Логотип
Проза

«Китмә!» (3)

Башы: 1 - http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7591
2 - http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7599

Миләүшә, белгән догаларын эченнән генә укып, читтә утырган берничә карчык рәтенә урнашты. Каршы яктагы ике хатын чыш-пыш килеп Миләүшәнең гайбәтен чәйнәп алдылар:
– Ничек килгән ә, ояты да юк икән! Ирен даулап йөри торгандыр әле, Сабирә буклы себерке белән куып чыгарсын үзен! – дигән сүзләр акрын әйтелсә дә, бүлмәдә утыручыларны сагайтты. Чебешләрен тилгәннән саклаучы ана каз сыман, Сабирә аларны сүзләре белән «чукып» алды:
– Кызыбызның җеназасы өстендә гайбәт чәйнәп утырырга килгәнсез икән, чыгып китә аласыз. Урыны да, вакыты да ул түгел!
Хатыннар шым булдылар. Чыңгыз Сабирә белән киңәшләшеп алды да, кабер казырга тиешле кешеләрне ияртеп, зиратка китеп барды.
Вакыт тиз уза. Мәет юучы хатын килгәч, залдан барлык кешене икенче бүлмәгә чыгардылар, кайсылары урамга ук чыгып китте.
Мәетне юып, эшен бетергәч, ишек алдына алып чыктылар. Сабирә, чынлап та, бик сабыр хатын икән! Миләүшә шушы кадәр авыр хәсрәттән дә сыгылып төшеп акырып еламаган көндәшенә сокланып карады. «Нинди көчле бу хатын! Чыңгыз, күрәсең, аны шул көчле булуы өчен якын итәдер, юкка гына егерме алты ел торгач та, гаиләсен ташлап аңа китмәгәндер! Акырмый-бакырмый, акрын гына үксеп. мәет озату эшләрен башкарып йөри. Янында тагын бер ир-ат та булышкалый. Йөзе таныш кебек булса да, Миләүшә ул ирнең тәгаен генә кем икәнен төсмерли алмады.
Җеназаны күтәреп киттеләр. Алдан колашаның бер сабын Чыңгыз күтәргән.
Иренең йөзе кызарган, күзләре дымлы. «И җаным, кечкенә чакта кызыңны күпме күтәрү насыйп булды икән сиңа? Иңбашларына утыртып, тезләреңдә сикертеп уйната алдыңмы икән соң? Синең «командировка»дан кайтканыңны шушы йорт тәрәзәләреннән әллә ничә тапкыр карап, көтеп алгандыр бу Айсылу! Өйгә керүгә муеныңа сарылып, сөенгәндер... Үзенең һөнәрләрен күрсәткәндер. Син алып килгән кечкенә генә бүләккә дә тау чаклы шатлангандыр! Хәзер менә эндәшми кызың. Синең җилкәдә мәңгелеккә китеп бара... Кайтмаска... Син әйтергә хыялланган сүзләрне ул инде ишетмәс, Чыңгыз!»
Миләүшә зиратка китүче төркемне шундый уйлар белән озатып калды.
– Миләүшә, сине энем илтер. Бүген Чыңгыз бу эшләрдән бушамас инде. Рәхмәт килүеңә, миңа рәнҗемәвең өчен рәхмәт сиңа! Миңа бәхетле булырга язмаган, күрәсең! Ходаем ир биреп, газиз баламны алды... Марс, Миләүшә апаңны өйләренә илтеп кайт, энем! Миләүшә таныш чалымлы ирнең Сабирәнең энесе булуын шунда гына аңлады. Марс хатынны култыклап диярлек машинага кадәр озата килде.
– Әйдә, Миләүшә апа, тиз генә илтеп килим, – диде.
Юлда берара сөйләшми генә бардылар, тынлыкны Марс бүлде.
– Миләүшә апа, апага рәнҗемәгез сез! Чыңгыз абыйны ул чакырып китермәде бит... Чыңгыз абый үзе... Айсылуның Соңгы кыңгырау бәйрәменә барган ул. Айсылу чакырган. Анда апа да булган. Шунда Чыңгыз абый: «Әйткән сүземдә торачакмын, сезгә күченәм», – дигән. Сабирә апа бик уңайсызланды башта: «Миләүшә мине каргар инде, мин бит әле үз аякларымда йөрим, аңа ир кирәгрәк», – дигән. Ә Айсылу бик сөенгән иде: «Вузга әти белән бергә барырмын мин дә – башкалар кебек. Әти бит миннән сораган иде. Мәктәпне алтын медальгә тәмамласаң, сиңа ни бүләк итим, кызым?» – дип. «Әти, миңа иң зур бүләк – син үзең!» – дип әйттем, дип шалтыратты ул миңа, шатлыгыннан үзе туктаусыз көлә. Чыңгыз абый аңа вәгъдә биргән. Менә шул: Сабирә апаларга килеп кергән Чыңгыз абыйга Айсылу алтын медален тоттырган.
Тик менә шатлыгы гына озакка сузылмады сеңелемнең. «Архитектор булам, матур йортлар төзим, анда гел әтиле сабыйлар гына яшәр», – дип хыялланган иде. Миләүшә Марска берничек тә җавап бирмичә, тыңлады да тыңлады. Менә ире ни өчен көтмәгәндә генә җыенып чыгып киткән икән! «Вәгъдә – иман!» – диләр бит. Ул кызына биргән сүзендә торасы килгәндер.
Марс гаҗәп итагатьле егет икән – Миләүшәне машина ишекләрен ачып, култыклап чыгарды да өйгә кадәр үк озата керде. Ишек төбендә басып торучы яшь килен аларны елмаеп каршы алды:
– Менә, кайгырып торасы юк ир китте дип, яшьрәге дә табылган әле!
Гөлира, Марска карап, чытлыкланып көлеп куйды. Миләүшә килененең бу сүзләрен чит кеше янында ишетмәгәнгә салышса да, өйгә кергәч, эчендәген әйтми булдыра алмады.
– Гөлира, балам, безнең йортка аяк баскансың икән, эчтән булмаса, тышыңнан булса да ихтирам итәргә өйрән. Булат бит детдом баласы түгел, аны шушы ике култык таягыннан башка аякка баса алмаучы инвалид анасы табып үстерде. Шуны онытма!
Килен каенанасының шактый кырыс әйтелгән сүзләрен күтәрә алмады бугай, йокы бүлмәсенә кереп китте. Булат эштән кайтканчы башка чыгып күренмәде. Бүлмәдән телефон аша кемгәдер кычкырганы, шаркылдап көлгәне генә ишетелеп торды.
«Менә сиңа килен! Әле арты җылынып өлгермәгән, йөрәккә укларын кадап кына тора! Төн йокыларымны калдырып, абалана-тезләнә үстергән улыма лаек хатын була алырмы бу кыз?»
Миләүшә бүгенге хәлләрне кабат бер хәтереннән кичереп, кухняга кереп, чәй куеп җибәрде. Соңгы арада тамагыннан чәйдән гайре берни үтми, ризыкка кагыласы да килми. Чыңгыз өйдән киткәннән бирле шулай. Ул барында парлап матур итеп ризыкның тәмен, яшәүнең, авыр булса да, ямен табып, табын янында озаклап утыралар иде. Чыңгыз үзе эшләгән һәр эше турында хатынына сөйли, аның белән киңәшә иде. Хәзер кухняда тынлык. Элек гел чиста тора торган өстәл өсте генә килен төшкән көннән бирле шапшакланып китте: ашап төкерелгән көнбагыш, чикләвек чүпләре, эчеп бетмәгән чәйле әллә ничә чынаяк, бөгәрләп аткан салфеткалар.
Хуҗабикә мондый хәлгә күнмәгән иде. Миләүшә абаланып йөрсә-йөрде – өйне дә, кухняны да бик пөхтә тота иде. Идәннәрне шуышып юган чаклары да күп булды. Ире аның бу сыйфатын аеруча яратып, ихтирам итеп яшәде. Йортның матурлыгы хатын-кызның уңганлыгыннан тора шул! Ә монда Гөлира аяк басканнан бирле, кухня хуҗасыз ташландык бүлмәгә әйләнде. Әнисе, күрәсең, кызны хатын-кыз эшенә өйрәтмәгәндер, югыйсә, ашаган табак-савытын гына юып калдырыр иде.
Чәй кайнаган арада Миләүшә килене калдырган савыт-сабаны юып куйды. «Булат белән ничекләр генә яшәп китәрләр икән? Улы бу баланы нинди сыйфатлары өчен сайлап, гаилә корырга булган? Бәлки, өйдән чыгып китәргә бер сәбәп кенәдер бу кыланмышлар?» Миләүшә үзенә йөз кат сорау бирсә дә, җавапларын таба алмады. Ванна бүлмәсенә идән юа торган чиләкләрен алырга кергәндә, килененең телефоннан сөйләшкәнен ишетеп, туктап калды:
– Мин монда торырга җыенмыйм, мама! Ошамый бу хатын миңа. Шак-шак таяклары тавышыннан аллергия миндә, мама. Еле терплю, мам, Булатка квартира эзләргә куштым инде.
Миләүшә колакларым дөрес ишетәме соң, дигәндәй, баскан урынында катып калды. Әле өйдә бер атна да торырга өлгермәгән килен, әнә ниләр планлаштыра икән! Телефоннан әнисе белән сөйләшә, ахры.
– Әйтмим мин аңа «әни» дип, беркем дип әйтмим, апа да, димим! Нет, мам, әйтмим булгач, әйтмим инде! Все, не уговаривай меня!
Бүлмәдә музыка тавышы ишетелә башлады. Гөлира телефоннан сөйләшеп туйдымы, әллә үзенә шулай эш табуы идеме, Миләүшә анык кына чамалый алмады. Култык таякларын душка сөяп куйды да, чиләкне кухняга таба этеп, шуышып китте.
Тормыш күренешләре гел үзгәреп торган сәхнә сыман. Төн пәрдәсен тартып, уңган кояш күтәрелә. Кояш тырыш, кызу хатын-кызлар кебек – һаман ашыга, кабалана... Пәрдәсе күтәрелгән тормыш-сәхнәдә, искеләре белән беррәттән, яңа геройлар да күренгәләп китә. Алар яшәешкә яңа төсмерләр өсти, тормышның гел бертөрле генә агуыннан туйганнарны айнытып җибәрә.
Кичке күңелсез уйлардан соң, яңа күтәрелеп килгән кояшка карап, Миләүшә дә үзенә, якыннарына борчусыз көн тели. «И Раббем, балаларыма, оныгыма, үзебезгә, туганнарыма исәнлек бир! Һәр көнне шушы якты кояшка карап, аның җылы нурларында сыннарыбызны җылытырга насыйп әйлә! Йортыма хәсрәтле хәбәрләр өчен юлны яп, киртәлә!»
Миләүшә киченнән эшләп арыган гәүдәсен көч-хәл белән кузгатып, әнә шулай таңны каршылый. Улы Булатның кич соң гына кайтуын, киленнең чәбәләнеп тавыш чыгаруын, барлы-юклы сәбәп табып, елап чыгып китүен, өйдә төн кунмавын, улы өчен газапланып бәгыре өзгәләнүен онытырга тели. «Я, Раббем, яңа гына тормыш башладылар, балаларга да, үземә дә сабырлык бир!» – дип, иртә таңнан дога катыш ялваруы, яхшылыкка өмет итүе юкка түгел.
Соңгы арада чәчләр үрә торырлык, йөрәк эшләвеннән туктарлык хәлләр булып кына торды, ләбаса!
«Кояш дустым, якты өметләремне берүк кисмә!» – дип, аякланды хатын. Киенеп, тышка чыкты. Култык таякларын эшкә җигеп, бакчага керде – өй каршындагы миләшләренә сәлам бирде. Пар миләшнең берсе боегып кына яфраклар лепердәвен күзәтте. Икенчесе – биегрәк үскәне – кул-ботакларын җәеп, кечкенәсен ачы җилләрдән, карлы-бозлы яңгырлардан ышыклаган төсле горур басып торуына сокланды. Миләшләре төймәләнеп килә икән, күр әле! Әле генә ап-ак хуш исле чәчәкләргә күмелеп утырган иделәр бит! Миләшләр бергә, аларны хатыны теләге белән сөенеп утырткан ире генә янда юк!
Чыңгызның башка өйдә, башка хатын-кыз белән яшәвен күңеле һаман кабул итеп бетерә алмый, бу хәлләр, әйтерсең лә, Миләүшә белән түгел, ә бөтенләй бүтән хатын белән булган диярсең! Ничек икән Сабирәнең хәлләре? Айсылуы бигрәк чибәр бала булган икән! Кызын югалту ачысын Чыңгыз гына киметә аламы икән? Миләүшә иртәнге чыкта коенып утырган агачларны, үләннәрне күзәтте. Миләшләр артында үсүче гөлҗимешкә соңарып кына ялгыз сандугач оя корган булган, ахры – чәнечкеле ботаклар эчендә басынкы гына утыручы кошны күргәч, хатын соклануын яшерә алмады. «Карале син моны, соң дип тормаган, нинди басып утыра, әле балалар да чыгарып куяр!» – дип, тел шартлатты. Бу кошны, нишләптер, үзен ирсез калдырган Сабирәгә охшатты.
Бераз шулай бакчада юангач, өйгә керде. Улы тормаган иде әле. Өй эче тыныч, ул-бу ишетелми. Кулы чәйнеккә үрелгән генә иде, тәрәз каршына җиңел машина килеп туктады. Чыңгыз икән! Иртә таңнан нишләп йөридер, өйгә керерме, әллә гараждан гына китеп барырмы – хатын сораулы карашларын ишеккә юнәлтте.
– Хәерле иртә, Миләш! Менә сезне уятып йөрим әле, эш коралларын алырга килгән идем. Бераз эш белән онытыласы килә. Син дә бик иртә торгансың, Кояш кызы! – дип, гөлдерәп килеп керде ире. Әйтерсең лә, Чыңгыз өйдән чыгып китмәгән, бернинди үпкәләр дә, күз яшьләре дә булмаган!
– Хәерле булсын, Чыңгыз! Тордым инде, иркәләнеп ятарга син юк бит хәзер... Үземә тартырга тормыш арбасын... – хатынның тавышы калтырап чыкты. Иренең күкрәгенә башын куеп, елап җибәрәсе, бөтен булган хәлләрне шул күз яшьләрендә агызып, юк итәсе килде. Әмма... Арада рәнҗүләрдән корылган ниндидер корыч дивар торган сыман.
– Ничек Сабирә? – дип кенә сорап куйды.
– Бик кызганам. Кичә төнлә бик саташты... Әллә ничә тапкыр торып утырды, Айсылу белән сөйләшкән төсле үзе. Әле бүген дә иртә таңнан зиратка илттерде үзен. «Кызыбызның каберен күреп кайтасым килә», – дип аптыраткач, илттем инде. Тимердән ялгыз аккош ясыйсым килә – Айсылу каберенә куярга... Шуңа менә эш коралларын алып китим, дидем.
– Ялгыз аккош? Син булдырырсың аны. Канатларын күккә каратып яса – оча торган итеп. Шундый канатлы чагында китеп барды бит сабый!
Чыңгыз бүлмәләрне карап чыкты. Әйтерсең лә, ул киткәч, нидер үзгәргән булырга тиеш.
– Килен өйдә юкмы әллә? Булат ник үзе генә?
– Кичә әниләренә китте бугай.
– Ялгызымы? Соң, Булат белән барсалар ни була?
Миләүшә иренә кичәге тавыш турында әйтергәме-юкмы, дип уйлап торды да, әйтмәскә карар кылды.
– Үзең ничек соң, Чыңгыз, яңа урынга ияләшәсеңме, дим?
Миләүшә иренә тәүге кабат күргәндәй, сокланып, яратып карады. Моннан бик күп еллар элек төсле маңгаена төшкән кара бөдрәләренә кагыласы, аз гына кытыршы битләреннән сыйпап куясы килде. Өйдән киткәненә атна да юк бит, ә нинди сагындырган! Их бу аякларны, әгәр йөгертеп йөрсәләр, ике дә уйлап тормыйча, Чыңгыз янына йөгереп килер иде дә, муенына сыланып, туйганчы, кысып-кысып кочаклар иде.
– Я, Миләш, буып үтерәсең бит, шулкадәр яратмаслар! – дип, ире шул муенга сарылган кулларның бармак башларын һәрберсен үбеп чыгар иде...
Миләүшә Чыңгызны кысасы урынга, култык таякларына ныграк сыенды.
– Юк шул, Миләш, нишләптер, ияләшә алмыйм. Югыйсә, Сабирә дә ризыкларны тәмле итеп әзерли, миңа мөнәсәбәте дә әйбәт, ә күңел ятып бетми.
– Кызыгызның үлеме шулай тәэсир итәдер!
– Юк, эш кызда гына түгел бугай! Сабирә ят бугай ул миңа. Ул өйдә син чыжлаткан әче коймак, шау чәчәктә утыручы синең гөлләр җитми, Миләш!
Чыңгыз, күрәсең, үзе дә хатынын сагынып өлгергәнме – аның һәр сүзендә, карашларында чарасызлык, үкенү ята төсле. Ире кухня ишегенә сөялеп:
– Миңа анда син үзең дә җитмисең, Миләш! Сабирә белән иркенләп сөйләшеп булмый, мин бит синең белән кибеткә генә чыксам да гел киңәшә идем...
Ир тынып калды. Берничә минутлык тынлык – әйтерсең лә бер көн – шулкадәр озак тоелды хатынга.
– Чыңгыз, әйдә әле, болай булгач, син көмеш туебызга алган самавырны куйыйк, чәе дә тәмлерәк булыр, әле кайчан шулай бергә эчәрбез, – диде Миләүшә.
– Ай, момент, Миләш, хәзер алам да, куям да, – дип, ире суыткыч башындагы бизәкле, алтын йөгертелгән самавырның колакларына ябышты.
Әллә уртак кабызган учакның уты бетмәсен, дидеме, бер-берсен сагынырга өлгергән ике кошның сусыннарын бастырырга кирәклеген чамаладымы, самавыр тиз кайнап чыкты. Миләүшә кар төшкәч кенә җыеп алып кайнаткан миләш вареньесын ире алдынарак этеп куйды.
– И, Миләш, Миләш, кем уйлаган мондый хәлләр килеп чыгар, дип? Бу гомер эчендә синең белән ниләр генә күрмәдек тә, нинди сынауларны гына җиңмәдек бит, ә?!
– О кемне күрәм мин?! Нинди җилләр ташлады, Әти, яңа хатының ашатмыймы әллә, иртә таңнан бездә чәй эчеп утырасың?! – кухня ишеге янында Булат күренгәч, Чыңгыз бераз уңайсызланып китте кебек. Миләүшәгә шулай тоелды.
– Син нәрсә инде, улым, әтиең эш коралларын алырга килгән ул, – диде Миләүшә, улы өчен гафу үтенгәндәй тавыш белән. Чәй эчәр дә китәр. Урамнан кергән чит кешене дә чәй өстәле янына чакыралар, ә бу монда гомер иткән әтиең!
– Гомер итсә, чыгып китмәскә булган, аны куучы булмады бит! Булат кухнядан чыгып китте.
– Чыңгыз, игътибар итмә, кәефсезрәк ул бүген. Килен өйдә кунмады бит, шуңа ачулыдыр...
– Соң әле яши генә башладылар бит! Мин туй кирәк-яракларын Инсаф белән сөйләшеп куйдым, җырчы дус егетләргә дә әйттем, алар үз тамадалары белән киләчәк. Әле монда туй итмәгән, ә болар инде аерым. Аңламыйм мин, Миләш, бу кәмитне!
– Кызма әле, Чыңгыз, җайланырлар, – дисә дә, Миләүшә кичәге елаш-талашны күз алдына китереп куйды. «Бер минут та тормыйм мин бу йортта!» – дип чыгып китте бит киленнәре. Булатның эштән соңарып кайтуы болай да кызган учакка чыбык өстәгән төсле булды, җитмәсә, улы бераз кызмача да иде.
Ир белән хатын башка сүз озайтмый гына чәй эчтеләр дә, Чыңгыз, Миләүшәгә рәхмәтләрен әйтеп, йорт эченә чыгып китте. Иренә: «Китмә, җаным, өйдә генә кал, син миңа хәзер аеруча кирәк, бик кирәк!» – дип әйтергә теләсә дә:
– Җаның теләгәндә, килгәләп йөр, Чыңгыз, онытып бетермә! – генә диде.
Чыңгыз чыгып киткәч тә, ирнең кырынгач сөртә торган затлы одеколон исе, Миләүшәнең борын яфракларын иркәләп, кухняда озак эленеп торды, Хатын ирен сагыну хисе торган саен көчлерәк була баруын аңлый, әмма берни эшли алмый. Ишектән чыгып барганда Чыңгызның аякларына сарылып еларгамы әллә дип уйласа да, ниндидер горурлык катыш сабырлык аны туктатып кала. Татар хатыннарына гына хас тыйнаклык та Миләүшәне ялгыш 

«Монда бер минут та тормыйм!» – дигән килен Булат эшкә китәргә җыенганда берни булмаган төсле кайтып керде. Матур итеп исәнләшәсе урынга, йөзенә мыскыллы кыяфәт кенә чыгарып:
– Көтмәгән идегезме? Кайттым менә! – диде дә, йокы бүлмәсенә кереп китте.
– Улым, Гөлираны да чәйгә чакыр. Бергәләп эчсәк, күңеллерәк булыр, бар, балам, дәш! – диде Миләүшә. Булат әнисен тыңлапмы, әллә башка уйлары булдымы, Гөлира артыннан бүлмәгә керде. «Яшьләргә комачау итмим, икәү генә сөйләшеп чәй эчәселәре килсә», – дип, Миләүшә култык таякларына таянды да йорт эченә чыгарга булды.
Гараж ишеге ачык иде, димәк, Чыңгыз да китмәгән әле. Хатын дулкынланып куйды. Ире белән сөйләшәсе, тагын бер-ике сүз булса да, алышасы килә аның.
Чыңгыз, чыннан да, гаражда иде, ниндидер нечкә тимер чыбыклар бөгеп кайнаша.
– Чыңгыз, аккошны монда гына ясап китмәкче булдыңмы әллә?.. – «җаным» дип иренә яратып эндәшә торган сүзе дә авыздан чак кына чыкмакчы булса да, Миләүшә тыелып калды. Ире дөрес аңламас кебек тоелды аңа.
– Карадым-карадым да, монда минем тимер чыбыклар җитәрлек икән! Ясап карарга булдым, Миләш! Кил әле, кил, кара әле, Миләш, син әйткәнчә, күккә карап оча торган аккош канатына охшаганмы менә бу канатлар?
Миләүшә ире янынарак атлады. Чыңгыз кулындагы вак тимер чыбыклардан җыелган каурый сыман канатлар бигрәк матур килеп чыккан. Хатын ирен мактамый булдыра алмады:
– Кулларың оста да инде, җаным! Коясың да куясың! – Чыңгыз үз эшенә сокланып, ике култык таягына таянып торган хатынын, элеккегечә төсле үк, кочып алды, әйтерсең лә, арадагы корыч дивар ауды – рәнҗешләр бер минут эчендә юк булды да куйды. Хатын-кызга күп кирәкмени – бер җылы караш, бер җылы сүз аның күңел юшкыннарын агыза да китә. Миләүшә дә иренең бу халәтенә каршы килмәде, бары тәне генә көтелмәгән бу хәлдән калтырап куйды.
– Ну куян да инде син, Миләш! Әллә минем кочаклауларны оныткансың да!
– Онытмадым да... Үземне алдыйсым килми... Аккошны ясап бетергәч, барыбер китәсең ич син! «Китмә!» дияргә дә телем әйләнми – Сабирәгә син хәзер кирәгрәк!
– Нинди кеше син, ә, Миләшкәем! Нинди йөрәк синдә! Берсе булса, көндәшен пыр китереп яманлар, иренә истерика тудырыр иде... Ә син? Син бит бөтенләй башка! Башка син! Шуңа сагынам да мин сине! – Чыңгыз көтмәгәндә генә Миләүшәнең чәчәк исе килеп торган чәчләреннән үбеп куйды. – Вәт җүләрләр инде без, ә, Миләш! Безгә мәхәббәт аңлатыр өчен гараж да җитә икән. Бу теге мәзәктәгечә килеп чыга инде: «Яраткан кешең белән шалашта да җәннәт», – дигән төсле. Булат киттеме әле эшкә?
– Юк, килен белән чәй эчәләр...
– И кайттымыни? Килеп җитмәгән килеш, кайтып-килеп йөргәч... белмим, ни килеп чыгар икән?
– Менә бит син дә кайтып-килеп йөрисең!
Миләүшәнең бу сүзләрендә сагыну сагышлары да, гомер иткән иренә үпкәсе дә чагылып китте, ире беразга дәшми торды. Үзе ясый торган аккошның муенын бөгәргә тотынды.
– Язмыштыр бу, Миләш! Менә аккошның муенын мин ничек теләсәм бөгә алам, ә тормышны алай тиз генә үзгәртеп булмый, булмый икән!
Өй ишегеннән гөрләшеп Булат белән Гөлира килеп чыккач кына, ир белән нидер булды.


дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7623

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар