Логотип
Проза

Китү. № 1.

Соңгы көн... соңгы көн... дип, җиде мәртәбә сукты стена сәгате.
Күптән инде уянган сыман иде Нәфисә әби, көнге кушылырга җөрьәт итмичә, ястыгына чумып, калгып ята иде. Менә хәзер, шыгырдап кына күтәрелде дә, үрелеп, тәрәзә пәрдәсен шудырып ачты. Өй эченә яктылык ургылып керде. Сөбханалла... көне лә көне!.. Тышта гәрәбә көз кинәнә. Койма араларында пәрәвез җепләре җемелди. Очарга дип талпыналардыр, урамда казлар тук тавышка кыйгаклап ала.

Тәрәзә төбендә бер-берсе белән ярышып, кушучка сыярлык чәчәк аткан яран гөлләрен кояшка таба борып, Нәфисә әби сокланып карап торды:
— Миңа ышанып үстеләр бит инде болар... ничекләр калдырып китим...
Кичәгенәк авыл Советы рәисе Сәрмән Нәфисә әбинең ишекләрен бөреп ачып, ыргытып ябып, килеп керде. Йөз-кыяфөте, атлап йөреше — бөтен килбәте ирләрчә аның; оста төкеренеп тәмәке тарта, сүгенә, ирләрчә киенә. Борын астында йомшак кына мыегы да шәйләнә сыман. Авыл халкы аны Сәрмәдия дип түгел, ә Сәрмән дип йөртә. Исемен ирлөрчөлөтү аның үзенә дә ошый иде бугай... Менә шул Сәрмән килеп керде дә:
— Йөри торгач, бөтен кәгазьләр дә әзер булды, җыенып куй, Нәфисәттәй! Иртәгә сәгать өчтә кузгалабыз! — диде. — Кирәк-яракларыңны гына ал. Картлар йорты дигәч тә... Анда бар да бар. Ике кешелек бүлмә сиңа. Патшабикәләр яши торган инде, күрсәң, исең китәрлек. Гыйбадәт кыла торган урыны да үзендә. Клубы да менә дигән, дөбердәтеп танцылар оештырырсың. Сине бит, Нәфисәттәй, заманында район конкурсларында биеп, беренчелекне алган кыз, диләр! Җил белән узышып йөри дип, синең турыда әйтәләр иде бит!
— Узыша торгач, шушы көнгә калдык инде... — диде Нәфисә әби.

Юлга җыену куркыта иде аны, Сәрмәннең күзләренә туры карамыйча гына, юаш кына әйтеп куйды: 
— Улым кайтып төшсә, ишектә йозак...

Сәрмән аны ишетмәмешкә салынып: “Ике сөйләшү юк, җыенуыңны бел!” — дип кырт кисеп чыгып китте.
Нәфисә әби, ни кылырга белмәгән чарасызлыкта, менә тагын бер таңны аттырды.
Сул аягын караваттан җиңел генә идәнгә төшерде. Шешенгән уң аягын кулы белән ышкый-ышкый: “Артка калып, өстерәлеп йөри-йөри дә, бераздан языла ул...” — дип кем каршындадыр аклангандай, үзалдына сөйләнеп, аягын юата-юата идәнгә бастырды. Менә хәзер, бер-ике адым атлауга, мич почмагына тотынасы, аннары мичкә аркадаш барып, ишеккә дә ерак калмый. Иң авыры — бусага аша атлап чыгу. Үз гәүдәңне йөртү өчен дә көч-дәрман кирәк икәнен белгәнмени яшьлектә.

Улым кайтса... дигән өмете көн саен бер сулкылдап куя да... Кайтмый шул, Себер якларына китте дә гаип булды.
Менә өч ел инде... Шамил улым, дип күпме өзгәләнеп, ник бер хәбәр бирсен...

Баскыч култыксасына таянып ул кояшлы көннең йомшак нурларыннан күзләрен учы белән каплады. Шул мәлдә җил капканың шыгырдап ачылганын ишетте. Шунысы гаҗәп, күзләрен йомган килеш тә Нәфисә әби бөтен тирә-юньне ап-ачык итеп күрә иде сыман. Әнә, күрше кызы Тәнзилә йөгерә-атлый сукмактан килә. Саргая башлаган бәбкә үләне арасыннан шытып чыккандай каз мамыклары, кызгылт өрәңге яфраклары да аермачык шәйләнә.
— Исәнме, Нәфисә әби, матур төшләр күрдеңме бүген?

Нәфисә әби, күзләрен ачкач, киресенчә, дөньясы караңгыланып киткәндәй булды, баягы сары-йомшак нурга өртелгән якты хәят чынбарлык, ә бусы караңгы төш иде сыман. Шул караңгылык пәрәнҗәсен, ярый әле, Тәнзиленең эчкерсез елмаюы таратып җибәрде.
— Минем дә ял көне. Мунча ягам, әби. Соңгы тапкыр кайнар ләүкәдә әйләндерә-әйләндерә чабам үзеңне!
Соңгы тапкыр... дигәч, Нәфисә әбинең күз-керфекләре нәүмиз калтырап куйды; елдам кыз шуны сизеп алды, күрәсең, иңеннән кочып: “Соңгы тапкыр, дип, болай гына әйтәм, әби, үзең дә кайткалап йөрерсең, без дә баргалап торырбыз яныңа... Йөз чакрым — арамыни!” — дип әбине яратып сөеп куйды.

Самими әйтелгән җылы сүз түгәрәклеге юлга җыенасы мәшәкатьләрне алгарак чигереп, шушы нигездә сугасы минутларга мәгънә өстәде сыман.
Кай арада чөкердәшеп чөй эчелде. Аннары, көзге саф һаваны ярып, мунча төтене әчкелтем-әремле исе белән ишегалдында уйнаклый-уйнаклый, дөньяның кадере хакындагы уйга килмәс хисләрне уятып, күккә үрләде.
Нәфисә әбинең җаны тарыга иде. Үз-үзен кая куярга белми кыбырсына, нидер әйтергә теләгәндәй, мөлдерәп күзгә карый, тагын уңайсызланып, өметсез төшенкелеккә бирелә. Аның бу халәтен, әйтелмәгән гозерен тәки сизеп алды бит Тәнзилә, әгәр сизмөсө, Нәфисә әбинең хәл-әхвәлен һәр туган көндә белешеп торган күрше кызы булыр идемени ул!
—    Әйдә, әби, мунча өлгергәнче, кыр-болыннарны өйләндереп кайтарам үзеңне! — дип бер бөтерелеп кенә алды да...
Нәфисә әби әйтмешли, бу “Ука” машинасы, койгырыш кына булса да, бер кузгалгач, туктатам димә. Каеш кебек ялтырап яткан юллардан элдертә генә. Нәфисә әбинең бу рәхәт мизгелләре «машина колынын» иярләгән Тәнзилә кулында: йотылып тәрәзәдән карап бара: бу кырлар, бу үзәннәрдә аның аяк эзе, кул җылысы, тир бөртеге таммаган бер карыш җир калды микән?
—    Әнә теге Чишмәле тау түбәсендә куна-төнө ашлык суктыра идек. Сабан туе кебек гөр килеп тора иде кыр ыстаны. Ачлы-туклы яшәсәк тә, нинди күңелле булган...
—    Шул чакларга кире кайтырга теләр идеңме, Нәфисә әби?
—    Ике дә уйламыйча!
—    Кызык... Ачлы-туклы... дисең үзең...
—    Яшьлек — кайда да яшьлек шул, кызым, ызанда да, зинданда да...

Бу хозурлыкларны кочагыңа алып китеп булмый шул, бар да кала, бар да кала... Урманга кергәнче Нәфисә әби үзалдына тәэсирләнеп барды. Батый тарлавыгына җиткәч, машинаны туктаттырды. Текә яр кырыендагы ялгыз имән кәүсәсенә учларын куеп озак басып торды. Шундый да җылы, рәхәт, мәҗүси кояшлы көн, көз изүеннән адашып чыккан җәй фасылы, гүя бөтен төсләренә елмаеп табигать белән хушлаша иде. Нәфисә әби дә яшәреп киткән кебек, йөз җыерчыклары арасында эчке балкышыннан алсу рәшәләр уйный.
—    Ниһатым белән шушы имән төбендә тәүге тапкыр кочаклаштык. Печән өмәсе көнне... Унсигез яше тулуга, кырык өченче елда сугышка алдылар үзен. Никах укытып, бер ай яшәп калдык. Улым тугач, бүтәннәр кебек, буен үлчәп, тегәрҗеп салмадым, “җидегә тапкырласаң, малаеңның буе килеп чыгар”, дип шушы имән яфрагын салдым.
Тәнзилә, каян хәстәрен күргән диген, имән төбенә ашъяулык җәйде. Уртага термос белән чөй, тәм-томнар куйды.
Нәфисә әбине бәрхет тышлы машина мендәренә утыртты.
—    Рәхмәт инде, кызым, — диде Нәфисә әби. — Кырлай якларыннан килеп, авылыбызга фельдшер булып урнашмаган булсаң, кем йөртер иде мине кадерләп...

Тәнзилә өлкәннәрдән ишетеп тә, китаплардан укып та белә иде: Ватан сугышы чорында татар хатын-кызлары фронтка киткән ир-егетләренә шулкадәр тугры булганнар ки, хәтта, үле хәбәре алгач та, дистә еллар буе хыянәт итми көткәннәр... Шушы хакта сорагач, Нәфисә әби:
— Яшьтәш егетләре сугышта үлеп беткәч, ялгыз утырып калды кызлар. Төрлесен күрдек инде... Фәрештә кебекләр алай күп булмагандыр. Мин үзем дә... — дип чөйгә үрелде. Хәтерне гаҗизләп, үткәннәрне кабаттан кичерү никадәр газаплы икәнен белсә дә, нәкъ менә бүген, хушлашу көнендә, күңел изүен ачарга булды. Күз-карашына сагыш-моң канаты кагылмаган күрше кызына карап, ул: “Бу кыйссаны тыңла да күңелеңә күм, кызым”, — дип эчтән ялвара иде сыман.
— ...Сугыш бетәсе кышта авылга налог агенты килеп төште. Котлыкаев. Утыз яшьләрдә булыр. Бер аягына аксап йөри иде. Авылны дер селкетеп чыкты бу. Иллә дә усал иде. Йонлач йодрыгы белән өстәлгә китереп кенә ора — дөньясы йөзтүбән әйләнә инде. Булмаган акчаны сава бу бездән. Кешеләрне төннәр буе кәнсәләргә чакыртып сүгә... Менә шул бер көнне... төнге сәгать уннар булды микән... өйгә килеп керде. Чакырылмаган кунак булса да, түр якка кертеп утырттым инде. Үзем ал якта самовар хәстәрен күрәм, кулларым калтырый... Шешә чыгарып утыртты бу өстәл уртасына. Елмаеп кына, юха сөйләшә. Кара, минәйтәм, бу төмсә адәм елмая да белә икән, дип аптырап утырам шулай. Үзе эчеп куйды, мине дә кыстый башлады. Кая ул, авызыма да алган нәрсә түгел. “Син — авылның иң чибәре, — ди... — Балаң барга да карап тормыйм, үзем белән алып китәм, балда-майда гына йөздерермен”, — ди. Мине тәмам туйдырды моның төчеләнүе, кырт кисеп, тавышымны күтәрә башладым. Шуннан... бугаз төерен уйнатып, тагын эчеп куйды да... кинәт өстәлгә китереп сукмасынмы!
— Илле градус салкыннарда, билдән кар ерып, Себер урманын кисәсең килдеме?! Бер айда бөкләнәсең бит син анда! Синдәй кәнтәйләрне комендантлар чиратка салалар анда! — дип кычкыра башлады... Мин чәй хәстәрен күргән арада өй эчен иснәнеп чыккан, күрәсең... Мич башыннан алып килеп, анда өч-дүрт кило булыр, арыш бөртеге салынган төенчек тора иде, шуны өстәлгә утыртты, аннан бер уч алып минем борын төбенә китерде:
— Фронтка дигән быелгы икмәкне урлаган өчен, башыңны төрмәдә черетәм бит хәзер! Балаңны да, өеңне дә кабат күрмәячәксең, мин моны болай гына калдырмыйм! — дип чөйдәге пәлтәсенә тотынды. Ул арада бишектәге бала чырыйлап кычкырып җибәрде. Мин ике ут арасында калдым. Баланы кулыма алыргамы, бу җаһилне туктатып калыргамы?
— Абый җаным, Котлыкаев абый! — дип, сыгылып төштем дә, тезләрен кочаклап, ишеккә җибәрмичә, җылый-җылый ялынам, — чабатага ияреп кайткан бөртекләр генә бит ул, кесә төбенә эләккәне генә... балага имезлеккә дип... ачтан үтериммени мин аны! Зинһар, тимә, гөнаһын гомер буе җуя алмассың! —дип өзгәләнәм. Шуннан бу пәлтәсен кире чөйгә элде. Мине торгызып бастырды да:
— Балаңны имез! — диде. Мин баламны имезеп бишеккә салгач, өстәл янына утырырга ымлады да: “Эч!” — дип, аракылы стаканны үзе тотып, көчләп диярлек эчерде. Ут йоткандай бермәлгә тынга капланып торганым хәтердә. Мин инде ул ни дип кычкырса да, балам хакына, буйсынырга әзер, бөтенләй чарасыз калган идем. Аннары караватка күтәреп салганы төш кебек кенә хәтердә. Күпме вакыт үткәндер, төнемә юеш, лайлалы еланнар уралган кебек, саташа-саташа уянып киттем. Иреннәрне тешләп түздем... Таң беленгәндә, корт чаккандай, сикереп тордым. Янәшәмдә таралып, гырлап ята бу. Берни уйламыйм, берни белмим, кемдер кулымнан тоткан кебек йөртә үземне; өйалдына шыпырт кына чыктым да, — бик салкын, чатнама суык төн иде ул, — балтаны алдым да өйгә кердем... Сап-салкын сыкылы балта йөзен муенына терәгәч, ул, сискәнеп, күзләрен ачты, башын күтәрә алмый, мин бит балтаны басып торам. “Нишләттең син мине, чабып үтерәм бит хәзер! — дип балтаны күтәргән идем, куркудан, караваттан егылып төште бу, тотлыга-тотлыга ялвара башлады. Мин, читкәрәк тайпылып, салкын балтаны моның баш түбәсендә тотам. Ә ул ялвара: “Берни дә булмады дип уйла. Хаталандым... Тимә... Бармак белән дә чирттермәм. Налогыңны да хәл итәрмен...

Бүген үк авылыгыздан китәм... Бүтән мәңге күренмәм!” — дип өзгәләнә. Шулай итеп, балта белән озатып җибәрдем моны. Өч көн куркып йөрдем, кулга алырлар дип... Өч көн рәттән мунча кердем. Чирканып, урын-җирләрне юып киптердем. Күңелдә калганын гына юып булмады...

Нәфисә әби, йөзен учларына алып, куз төпләрен сыпырып, бер тын утырды да Тәнзиләгә карады. Шунысы гаҗәп, күзләре аның яшәреп киткән кебек, эчтән сагышлы нурланып тора иде сыман.
— Менә шулай, кызым. Илле сигез елдан соң, беренче тапкыр сиңа сөйләдем бу вакыйганы. Имән дә ишетеп калсын. Ниһатның рухы да, ихтимал, шушы тирәгә килгәндер...
— Ә Ниһат абый бу хакта белми киттеме?
— Белде... Авылда киртә казыклары да күзле була. Тегенең таң туганда минем капкадан чыгып барганын кемдер искәреп калган. Ниһат, сугыштан исән кайтып, бәхетле генә яшәп китүебездән көнләшкәндер инде... Ул кырык тугызынчы елда гына армиядән котылып кайтты. Мин — кырчылык бригадиры. Көне-төне эштә. Гәзитләрдә рәсемнәрем чыга тора. Медальләр белән бүләкләп торалар. Сизәм... Ниһатым үзгәрә башлады, гел пошаманда, гел нидер эчтән кимерә моны. Беркөнне түзмәде, кызыбрак кайткан иде, ярып салды.
— Булмады! — дидем. Ипи тоттырып ант иттермәсә генә ярар иде, дип эчтән Ходайга ялварам. Юк, алай итмәде. Ышанды да шикелле, ышанмады да кебек. Барыбер ике арада юшкыны калды. Беркөнне төш турына кайтып керсәм, агач караватыбызны утынлыкта турап өйгән, яндырып маташа. Бер сүз дә әйтмәдем. Ул да аңлатмады. Хәзерге биек артлы тимер караватны шуннан соң алып кайтып куйды. Аннары бер-ике көнгә югалып торды. Теге Котлыкаевны, — Бөгелмәдә яши икән, — эзләп тапкан. Үтерәм, дип бугазыннан алып сораган. Миңа карата берни дә әйтмәгән ул да. Мин бөтен өйләргә дә кереп йөрдем, налог агенты идем бит, дигән. Ниһатым миңа бу хакта үләр алдыннан гына әйтте...

Нәфисә әби имән ябалдашына, аяз күк йөзенә карап бераз тын гына утырды. Хәтер йомгагын сүтү аңа җиңел түгел иде.
— Син инде, кызым, ничек алай килеп чыкты, бу хәлне иреңнән яшереп өстеңә нинди зур гөнаһ алгансың, диясеңдер, әйеме! Күзеңнән күреп торам, шулай уйлыйсың, — дип Нәфисә әби кет-кет көлеп куйды. Әмма күзләре көлми, сагыш белән мөлдерәмә тулы моң иде күзләрендә. Ул еламас өчен көлә иде бугай.
— Мин ни әйтергә дә белмим, әби, — диде Тәнзилә кызарып.
— Мин дә белмим, — диде Нәфисә әби. — Фараз гына кылам. Әгәр мин бүтәнне яратып, иремә хыянәт кылган булсам, әйтмичә калалмас идем. Ә минем хәлдә: бер якта сабый бала, икенче якта — үлем. Себергә озатылган хатын-кызлар берсе дә исән кайтмады. Ә мин яшь идем, яшисем килә иде! Шул халәткә үзе тарып, җаны тетрәмәгән кеше моны берничек тә кичерә дә, аклый да алмас иде.
— Ә теге... кем дисең әле... Котлыкаев белән бүтән бер дә очрашмадыгызмы?
— Бер генә тапкыр күрдем. Туксан беренче ел иде булса кирәк. Бөгелмә базары капка төбендә хәер сорашып утыра. Бетәшкән, картайган, киеме дә сәләмә. Куе кашыннан да, кылыч борыныннан танып алдым. Беркемгә дә күтәрелеп карамый. Күпме йокысыз төннәрдә мин аны каһәрләп, каргап чыккан кеше, югыйсә, шул минутта, нишләптер, кызгандым үзен. Алдына акча салып киттем...

Дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5286
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэфисэ эбием,юк син гаепле тугел.Улын гына кайларда йори икэн сине ташлап,син бит аны ташламагансын,устергэнсен шундый авыр вакытларда да.

    Хәзер укыйлар