Логотип
Проза

​ Кире кайтарып булса...


  Шакшы Халит,  сарыкларын ашатып, кош-кортларын япкач, өенә ашыкты. Газ плитәсендә гөбердәп бәрәңгесе пешеп ята, сыбызгылы чәйнеге кайнап сызгырып утыра иде. Кулларын чайкап, аш бүлмәсенә үтте ир, үзенчә өстәл әзерләде. Суыткычта сакланган балык консервасын ачып куйды, яңа чәй пешерде, калын телемләп ипи кисте.  Шул арада урамга караган тәрәзәгә еш-еш күз төшергәләде ул. Тагын юкка чыккан Салих, ялгызы утырып тамак туйдырырга кала инде. 

  Авызны өтеп барган ярмалы бәрәңгене консервадагы балык белән яратып ашады Халит, тирләп чыкканчы куе чәй чөмерде. Шуннан телевизор каршына барып утырды да берничә минут шул тартманы кабызмый гына  торды әле. Буыннарының хәле китте бүген. Көнозын яшелчә бакчасында маташты  карт, кура җиләге куакларын кисеп бәйләде, түтәл казыды. Көздән казылган бакча уңдырышлы була. Шуңа да оеп  утыра бирде, әмма бераздан түзмәде , өстенә курткасын элеп, капка төбенә чыгып басты. Өйдән чыгар алдыннан пычак, кайчы ише нәрсәләрне ераграк җыештырып куйды.     

  Улы Салих атнасына бер-ике тапкыр шулай югалып алуны гадәт итте. Яше уналтыдан узган үсмер Халитның  үгетләрен колагына да элми иде, башы суккан якка тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыга да китә. Бераз акылга җиңелрәк бала иде шул Салих, аның үз туксаны – туксан. Чыра калынлыгы гына  какча гәүдәле үсмер тыныч иде карап торышка, кешеләргә зыян салганы да булмады. Әмма кылган эшләрендә тәртип юк инде. Менә бүген дә Халит аны эшкә тартырга тырышып карады. Йомшак кына кишер түтәлен казырга күрсәтеп бирде. Әйләнеп килгәч шаклар катты. Малай бер урыннан казый-казый багана утыртырлык тишек казыган, тирләп-пешеп чыккан үзе. Артыңнан ияртеп йөртеп кенә нидер эшләтергә була иде аннан. 

  Урам буйлап үтеп барган землемер  Хәлимә,  Халитның борчулы  йөзен күреп алып, яңалык әйтеп куйды: 

– Салихың анда яшьләр күңелен ача, барып ал күз бәйләнгәнче. 

Җавап кайтармады Халит, борчагы пешми иде аның бу хатын белән. Землемер дип юкка гына кушамат такмаганнар аңа, кырык урый урамны көн эчендә, барысын белә, барысын күрә, дөреслекне кешенең йөзенә бәреп әйтә. Дөрес булса, башлап аның авызыннан чыккан диләр Халитның «Шакшы» дигән кушаматы. Әнә бит Салихның кайдалыгын да шәйләп алган... 

Балачагыннан клуб тирәсендә, кибет тирәсендә урала иде Салих. Кышкы көннәрдә, маңкасын агызып, кибеткә кергән-чыкканнарга нәүмизләнеп карап тора. Кемдер  җитлекмәгән баланы  жәлләп бер-ике конфет, ике-өч прәннек биреп куя. Авыл халкы читкә какмады Салихны, игелекле бәндәләр гел башыннан сыйпап узды малайның. Менә хәзер үсә төшкәч тә шул холкын куа, инде клуб тирәсендә кайнашкан егетләргә елыша. Моның сәбәбе бар, хәзер Салихка конфет-прәннек бирмиләр,  берничә йотым хәмер йоттыралар. Егетләр, гадәттә, кызмача булу өчен клуб артына чыгып яисә клуб котельныенда табын оештырып алалар. Әнә шуларны күзләп кенә тора Салих. Әмма бушлайга сыйламыйлар тегене, гадәтен төшенеп алганнар да биергә кушалар. Болай да ярты акыллы бала:  «Һайт, һайт, һайт», – дип, кычкыра-кычкыра  тыпырдарга тотына. Хәлләре беткәнче, егылганчы  биии дә бии, туктатканчыга кадәр. Ә яшь-җилкенчәккә кызык, үзенә күрә бер күңелле. 

   Халит мондый көннәрдә Салихны эзләп ала, алдаштырып өйгә алып кайта. Берничә  көнгә тынычланып тора әле биюче, аннан соң тагын чыгып югала. Башы эшләмәгән бала белән бер-бер хәл булып куймасын дип курка Халит. Эчкән кешеләр ни кыланмас? Бервакыт  Салихның битен-башын канга батырып та кайтардылар. Берәр исерегенә ошамагандыр кыланмышлары. 

  Клуб артында шаулашкан тавышлар ишетеп, шунда таба елышты  Халит.  Дөрес әйткән землемер, үзенә кирәген килеп тапкан Салихы. Егетеләр  түгәрәк ясап басканнар да ихахайлап көләләр, кул чабалар, ә уртада Салих зыр әйләнә. Тирә-якка  «һайт-һайт», дип, үз-үзен дәртләндергәннәре яңгырап тора. 

  Түгәрәктәгеләр кызмача иде. Халитның биючене туктатырга тырышканын төрлечә кабул иттеләр. 

– Тимә, биесен, тагын кайтарып йозак астына бикләп куярга телисеңме? 

–  Исенә төшкән хәзер... Вакытында адәмчә караган булсаң, йөрмәс идең болай урам киләпләп... 

– Шакшының үзен биетәбезме әллә, егетләр, арт ягын каезлап? Сикереп китсен штубы... 

Ярый әле чыбык очы туган тиешле Фәрит кысылып чыкты: 

– Ярар инде, ник каныктыгыз шуңа. Башы эшләмәсә дә, тере җан бит ул, йә егылып китәр... – дип, Салихны читкә тартты. Аның туган тиешле икәнен Салих чамалап белә иде, шуңа да берсүзсез артыннан иярде абыйсының. Бераз читкәрәк киткәч, Халит Фәриткә гозерләнде: 

–  Син, брат, өйгә кадәр озатып куй инде безне. Холыксыз бит ул, йә тагын ычкынып китәр.  Шешә төбендә калганы да бар иде минем... 

 Сыйлану турында вәгъдә булгач, Фәрит ризалашты тагын.  Әмма соңыннан ник бу егеткә ялынганына үкенеп тә бетә алмады Халит. Өстәл артына җәелеп кереп утырып, бер-ике чәркәне каплагач, тәмам йомшап калды Фәрит, холык күрсәтә башлады. 

– Син Салихны обижайт итмә, болай да артыгын күргән ул. Әнисеннән калып, апасын күрергә зар-интизар булып, үги атаның кырыслыгын татып. Мотри, обижайт итмә. Мин карап тормам. Ул безнең нәсел була. Если што, то мин... – дип, ярты сәгатьләп акыл сатты. Аннан, кызып китеп, Салих белән парлап биергә төшеп китте. Чак озатып куйды пырдымсыз кунакны Халит. Киткәненә инангач кына җиңел сулап куйды, капкага арата салды. Андый адәмнәр, гадәттә, кабат-кабат килеп тинтерәтә. 

   Өйгә керер алдыннан үрелеп кенә тәрәзәгә күз салды ул. Өстәл артына утырган Салих  комсызланып табындагы ризыкларны авызына озата иде. Тамагын туйдыргач,  үз урынына ята ул, йоклавын да тиз йоклап китә. Шул мизгелне болдырда утырып көтеп торырга булды Халит. Аннан соң үзе дә тынычлап йоклап китәр, язган булса. 

  Көзге көннең салкынча җиле бар иде. Шуңа  келәт буенда эленеп торган бишмәтне өстенә каплады, җил тимәгән урынны сайлап,  болдыр сайгагы өстенә чүмәште. Шырт иткән тавышка да колак салды ул, ә уйлары үткәннәрдә иде. 

  Хәдичәне ике баласы белән алды Халит. Армиядән кайткач, буйдак булып йөрде бер-ике ел. Ни галәмәт, аның белән сөйләшергә теләгән кыз табылмады. Килеш-килбәте һуш китәрлек түгел иде анысы, кем әйтмешли, чыккан да каткан, чак хәрби хезмәткә алдылар үзен, ике ел ипи кисеп торды кухняда. Үч иткәндәй,  йөзен дә шадра каплаган иде. Өстәвенә, өч чүмеч дигәндәй, армиядән кайткач, әллә салкын алдырып, бер колагы эренләп ага башлады егетнең. Врачларга да йөргәләде, әбиләр дә өшкерде – ипкә-сапка килмәде. Ул аккан сыеклык  түзалмаслык исле дә иде. Халит чиста мамыклар кыстырып, мул итеп хушбуйлар сибеп чыкты кич йөрергә. Әмма ләкин әллә кайдан урап үтте аны кызлар. Тәкате калмагач, тол хатын  Хәдичәгә йортка керде. Баштарак очраган берсенә шаярып җавап биргән булды: 

– Өе дә бар, балалары да бар, миңа нужаланасы калмаган, – дип авыз ерды.Чыннан да,  тракторында капланган Фатихтан төзек хуҗалык калган иде аңа: йорт-кура яңа диярлек, лапас тулы терлек, кош-корт, өй эчендә кирәк нәрсә – барысы бар. Фатихның кия алмый калган киемнәре дә тап-таман гына иде аңа. 

 Тора-бара карт хатын  тамакка  кадалган сөяк булды иргә. Һич күңеле тартмый иде таушала төшкән Хәдичәне. Үги балаларны да якын итә алмады, җен урынына күрде шуларны. Олы кызы  Гадилә  бик тә инсафлы, акыллы булып үсеп килә иде. Мәктәптә алдынгылар  рәтендә  йөрде, бер чара да аннан башка үтмәде. Әмма яңа әти чик куйды барысына. Рөхсәт сорамый ике адым да атлый алмый иде бала. Ишек төбендәге кадакта каеш чыбыркы эленеп торды. Нидер ошамаса, кайда эләккәнен карап тормый сыдыра иде Халит. Бала тәрбияләүне шулайрак итеп күз алдына китерә иде ул. Ел эчендә сулган чәчәк төсле булды Гадилә. Авызыннан чыккан сүзен аңлап булмый иде кызыйның, шулай коты алынган иде аның. 

 Хатынын да эссе табага гына бастырып торды ир. Аш тозсызрак булса яисә тозлырак тоелса – тәлинкә Хәдичәгә таба очты. Берәр нәрсә эшләгәндә хатыны җайсызрак кыланса, тибеп кенә очрыды. Йөзеннән-тәненнән күгәрек китмәде мескен хатынның.  «Авыл җирендә ирсез яшәп булмый. Кеше алдында авызың тулы кара кан булса да төкерергә ярамый», – дигән ялган фикерләр белән барысына түзде Хәдичә, балаларын да тәмуг утына салды. Бәләкәйрәк булган Салихка аеруча каты булды Халит. Беренче класска барган малайны үзе укытырга алынды. Табигатьтән чамалы гына бирелгән булгандыр балага, һич төшенә алмады малай алу-кушуларны, тапкырлау таблицаларын.  Колакларыннан борып түшәмгә чөйде бичара баланы үги әти, кан чыкканчы каешлады. Бу кадәр җәфалауларны баланың психикасы күтәрә алмады, күзгә күренеп идиотка әйләнде ул, акылга җиңеләйде. Шуннан соң гына тәрбия чараларын туктатты Халит. 

 Бу вакытта Гадилә тугызны тәмамлаган иде. Ул чакларда Кавказ халыклары безнең якка килеп сарайлар-амбарлар төзеп йөри иде. Халитларның авылына да бер төркем дагстанлылар килеп, сыер фермасы төзеделәр. Халитны аларга ярдәмгә билгеләделәр. Бергә ашап-эчеп йөреп, шактый дуслашып китте ул  тау халыклары белән. Тегеләр килеп мунчалар кереп йөрде Халитларда, кунак булып утырдылар. Шундагы егетләрнең берсе күз салды бит  Гадиләгә. Китәр вакытлары җиткәч, Халитны  нык сыйлады егет. 

– Миңа кияүгә бир кызыңны, – дип, Гадиләгә өйләнергә рөхсәт сорады. Киң күңелле Халит биш куллап риза булды. Җыелышып кич утырдылар да,  икенче көнне дагстан егете Гадиләне машинасына утыртып алып китте. Әниле-кызлы тузанлы юлда аунап еладылар. Хәдичә кызын калдыруын сорап Халитның итекләрен үпте, тубыкларыннан кочты. Әмма сүзен сүз итте ир кеше. Бернинди  язылышусыз-нисез  алып киттеләр кыз баланы, шул киткәненнән суга төшкәндәй юк булды Гадилә. Ул чакларда  бу тормыш Халит өчен көн дә бәйрәм, көн дә туй иде, сизмәде дә үги кызы гаип булганын. 

  Барысы бер йөрәккә җыела бит. Иреннән күргән хәсрәтләре, кызын юксынулары, улы өчен кайгырулары тәмам  таушалдыргандыр, ахрысы, Хәдичәнең йөрәген: бер көнне иртән ул йокысыннан уянмады. 

   Хатынын җирләгәч, үги улы белән икәү торып калды  Халит. Ничә еллар бергә көн итәләр. Хәзер инде Халит үзгәрде. Ашказанында язва табылганнан соң, эчүен дә ташлады, саулыгы да какшады. Тормыштан тәм тапмый башлады ул. 

 Менә Салих та, үсә-үсә, бүре булып карый башлады аңа. Үзе белән нәрсә булганын, янәшәсендә яшәгән кешенең ниндирәк икәнен белеп-күреп тора. Хәзер дә, холыксызланып, кулына таяк ала үсмер кайчак. Шул таягы белән сиздермәстән генә Халитның тубык башына китереп суга. Шатлана үзе, «һайт» та, «һайт» дип кабатларга тотына. Берәр вакыт саллы гына таяк белән башына китереп ормас дип кем әйтә ала? 

 Нинди язмыш язылган булган инде Халитның тәкъдиренә? Картлыгы да тынгысыз булыр, ахрысы. Уйлап китсәң, язмышларны бәндә үзе яза. Халит та шакшы булмый,  яхшы булып яши ала иде. Картлыгы да икенчерәк булган булыр иде, бәлки. Хәдичәсе белән чөкердәшеп балаларга, оныкларга карап шатланып утырган булырлар иде. Әллә дә башкача яшәгән булыр иде Халит, үткәннәрне кайтарып булса... 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узе эшлэгэн явызлыклар картайгач узенэ кайта кешенен .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ходай язмасын инде мондый язмышларны. Тэуфик, бэхет бирсен барыбызга да.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Берсе кансыз- Халит. Берсе томана- Хэдичэ. Кемнен нинди икэнен анлый белергэ тиеш инде бала анасы! Узен бэхетсез иттергэн, балаларынын нервларын ашаткан! Ул бэхетсез кызы да Дагыстанда харап кына булгандыр... Бар халыкларга тигез карыйм, эмма дагыстанлылар бик кызу, яман халык, ирлэре. Аллам Сакласын! Кеше узен узе яклый белергэ тиеш. Аллаh та сакланганны саклармын дигэн бит!!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Урыс әйтмешли, полная деградация.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Деградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин.

            Хәзер укыйлар