Логотип
Проза

Кире кайта торган юл булса... 

Шау итәләр, берәү дә тик тормый. Алинәнең генә кәефе юк. Монда да атлыгып килмәде.

 

– Җәймәне болайрак тартыйк, урыны тигез түгел. 

– Каударланма, компотны түгәсең бит! 

– Наил, ашамлык тутырылган тартманы алып кил әле, табынны хәстәрли торыйк. 

Шау итәләр, берәү дә тик тормый. Алинәнең генә кәефе юк. Монда да атлыгып килмәде. Гадәткә кергән инде – халык җәйге ялга тарала башлаганчы, бүлекләре белән шулай табигать кочагына чыгып керәләр. Башка елларны мондый күңел ачуларда Алинә башлап йөри иде – быел сүрелде. Соңгы вакытларда ире белән аралары суынып китте. Шул күңелен кимерә. Әнвәр эшеннән соңарып кайта башлады – сәбәбен әйтми, шулай кирәк булды, ди. Әйтмәгәч, шикләнми хәл юк бит! Кичә хәйран тавышландылар. Әнвәр: 

– Ник канымны кыздырасың, болай да җайсыз вакытларым! – дип дулады. 

– Ник җайсыз? Ник мин аны белергә тиеш түгел? 

– Белеп нишлисең? Эш буенча бит ул! Җайга салынса, әйтермен. 

Алинә аңа карап тынычланмады. Иртән дә кара янып чыгып китте... 

х х х 

– Табынга утырганчы әллә бер чумып чыгабызмы? 

Кемнеңдер шулай дәшүе булды, дәррәү күл буена төшеп киттеләр. Алинә ялгызы утырып калган иде, үзен этә-төртә дигәндәй, ул да иптәшләре артыннан кузгалды. Коенырга дип әзерләнеп килмәгән иде, чүәкләрен генә яр буенда калдырды да, итәкләрен күтәрә төшеп, яланаяк суга кереп басты. 

Халык күл эчендә чыр-чу килә, бала-чага диярсең. Ни кызыгы бардыр инде! Алинә иптәшләренә күңелсез генә карап торды. 

– Ә син нишләп кермисең, чибәркәй? Йөзә белмисеңме әллә? Әйдә, үзем өйрәтәм! 

Алинә сискәнеп куйды. Чит ир икән. Коенып чыккан да, яр кырыенда ял итеп утыра. Бигрәк тәкәллефсез инде! Яратмый хатын шуның ишеләрне. Моңа да җавап биреп тормады, төксе генә карап куйды да, читкәрәк китте. Теге ир аңламый торганнардан түгел икән, кабат дәшмәде, йөгереп килеп суга чумды. 

Алинә аннан күзләрен алмый карап торды. Колачларын киң салып, ышанычлы итеп йөзә. Гәүдәсен дә кояш хәйран матур «ялаган». Үзе дә чибәр генә күренә... Судан чыккач, ир аның яныннан читкәрәк атлаган иде, Алинә үзе дәште – алдан тупасрак кыланганы өчен читенсенеп куйды: 

– Шәп йөзәсез! 

– Әйтәм ич, сезне дә өйрәтәм дип! 

– Кермим әле... Нәрсәдер кәеф китеп тора... 

– Сизендем инде... Узар. Вакыт үзенекен итә ул. 

Алинәгә әллә нәрсә булды – яңа танышы шундый да үз, якын булып тоелды. Якынрак килеп, янәшәсенә чүгәләде. 

– Ел саен шушы вакытта киләбез без монда. Кышкы тузаннарны кагабыз... 

– Кышын да тузан буламыни? 

Икәүләп көлештеләр. Ирнең көлүе ихлас, дәртле. Әнвәр гомердә алай булдыра алмый – соңгы вакытта чырае аеруча караңгы. Алинәнең күңеле йомшарды, яңа танышының иңенә башын саласы килеп китте – алай да түзде, үзен тотып кала алды. 

Табынга дәштеләр. Алинә теләр-теләмәс кенә торып басты. 

– Анда барып утырасым да килми хәтта! Иптәшләрнең ачуын гына китерермен кебек. 

– Килмәгәч, ник үзеңне азапларга? Теләсәгез, кайтып китәбез. Минем машина, әнә, тегендә генә. 

Алинә уйланып алды. Ә нигә шулай эшләмәскә? 

Шау итеп торган компания аның юкка чыгуын сизми дә калды. 

 

× × × 

Әнвәрнең кирле-мырлы сөйләшеп йөрүенә Алинәнең тамчы да исе китми хәзер. Дөресрәге, ул аны ишетми, йөзгә-йөз килеп сөйләшсәләр дә, күрми. Күз алдында да, күңелендә дә гел – Салихҗан. Аны уйлый-уйлый саташа бугай инде. Ярый очраттым әле мин сине, дип куана. Чын яратуның ни икәнен дә белми калган булыр идем, ди. Салихҗан да аны күрми түзә алмый шикелле. Көненә бишәр шалтырата. Эштәгеләр дә сизенәдер, чыш та пыш килешәләр. Алинәнең анысына да исе китми. 

Баштарак читенсенә иде – хәзер үзенең эштән соңарып кайтуына да аптырамый Алинә. Әнвәргә ярый, аңа – юкмы? Ирен әүвәлгечә килделе-киттеле сораулары белән дә йөдәтми, кирәген генә әйтә. Кичен тегесен-монысын тиз-тиз генә карый да караватына кереп чума. Элек Әнвәрдән алда кереп яту гадәте юк иде. Тегесе аптырый, хатынындагы үзгәрешне үзе аркасында дип аңлый. 

– Син ни... Минем кәеф юкка аптырама инде. Ходайга шөкер, проблемалар хәл ителергә тора... 

Алинә аңа елмаеп карый, дәшми. Дөресрәге, ул аны күрми, күңеленнән Салихҗаны белән сөйләшә. 

Хатын үз-үзен аңламый, аңларга да теләми. Кая китереп чыгарыр аны бу тилерткеч мәхәббәт? Алда аны нәрсә көтә? Мондый хәтәр уйлар аның башында озак тоткарланмый, Алинә алардан ераграк йөрергә тырыша. 

Бер көнне эш телефонына чит хатын шалтыратты. 

– Сезне минем ирем белән күргәннәр... Дөресме? 

Алинәнең бөтен гәүдәсе оеп китте. Тамагы кипте. 

– Ялгышканнар алар... – дип кенә әйтә алды. Шундук трубканы куйды. 

Ул көнне Салихҗан аны каршыларга килмәде. Хатынның дөньясы караңгыланды. Кайткач, тиз-тиз генә кичке ашын әзерләде дә, үзе кабып та карамады, караватына бөгәрләнеп ятты. Бәгыре каткан иде, елый да алмады хәтта. 

Әнвәр, гомер булмаганча, вакытында кайтты. Күңеле күтәренке иде. Алинәнең вакытсыз караватта аунаганын күргәч, аптырап китте. 

– Ни булды? Ә мин шатлыклы хәбәр белән кайттым! Сөенечемне уртаклашмассыңмыни? 

– Уртаклашам... Тик... башым чатный, чирләп киттем, ахры... 

– Соң, авыруыңны кочаклап ятсаң, аза гына бит ул! Аннан дәваланырга кирәк! 

Дәваланырга... Белмим инде, мәхәббәттән дәва юк диләр бит... 

Икенче көнне Салихҗан аңа әбәт вакытында шалтыратты. Гадәттә очраша торган бакчага килергә кушты. 

– Болай булмый... – диде, Алинәне кочагына алып. Хатын бу сүзләрдән өшеп китте, утыргычына ныграк сеңде. – Мин синнән башка яши алмыйм. Син дәме? Кайчанга хәтле качып йөрергә була? Кирәк кеше барыбер сизәчәк. Җиткерәчәкләр. Нокта куйыйктыр, мөгаен. 

– Нинди... нокта? 

– Синең бәйләп торучы балаларың юк. Минем малай үсеп беткән инде, минсез дә яши ала. Безгә... бөтенләйгә бергә булырга кирәк. 

Алинә бу сүзләрдән тәмам изрәде. Салихҗанның кочагына тагын да ныграк сеңде. 

– Кайчан әйтәбез? Әнвәргә, синең хатыныңа... 

Салихҗан бераз уйланып утырды. 

– Өч көннән минем малай лагерьга китә. Аның алдында аңлашасы килми. Дүшәмбе кич әйтик дисәм... 

Өч көн... күбрәк инде ул. Әнвәр алдында икейөзләнеп йөрергә кирәк бит әле. 

– Аңа хәтле күрешмичә түзәргә кирәк инде ничек тә. Тындылар дип уйласыннар. – Монысын Салихҗан үз-үзен үгетләгән шикелле сөйләнде. 

– Түлке шул дүшәмбедән дә калмыйбыз, яме, Салихҗан! 

Ир аны ике куллап кочаклап алды. 

Алинә өчен өч көн бик авыр узды. Әнвәр алдында үзен җайлы-җайсыз тотты. Әле башы, әле эче «авыртты»... 

Дүшәмбе көнне кичке ашны бик тырышып әзерләде. Өстәл артына матур күлмәген киеп утырды. Ире белән ягымлы сөйләшергә тырышты. Әнвәр аптырады: 

– Әллә берәр бәйрәмме бүген? Мин генә белмимме? 

– Белмисең... Ә син аша, аша. Аннары әйтермен. 

Әнвәр ашыга-ашыга ашады, үзе хатыныннан күзләрен алмады. Ни әйтергә тели икән соң ул? 

Алинә сүзен ерактан башлады – сөйләшүгә ныклап әзерләнгән иде. 

– Мин сиңа бик рәхмәтле, Әнвәр... Бер борчу күрми яшәдем. Яратканмындыр да... Тик яратуның икенче төрлесе дә була икән. Мин бүтәнне очраттым, Әнвәр... Кичерә алсаң, кичер, зинһар... Гаугасыз гына аерылышыйк... 

Әнвәр башка сүз көткән иде. Йөзе башта куе кызыл, аннары әкренләп зәңгәр төскә керә барган кебек тоелды. Көрәктәй куллары белән эскәтер читен йомарлап алды да чытырдатып кысты. Алинә каушап торып басты. Өстенә ташланмагае. Моңа кадәр кул күтәргәне булмады үзе, шулай да, белмәссең... 

Менә ир акрын гына кузгалды, хатынына авыр итеп озаклап карап торды. Алинә куырылып килде. Әнвәр йокы бүлмәсенә кереп китте, шактый вакыт тавыш-тыны ишетелмәде. Аннары ишекне каерып ачып килеп чыкты, ике кулына ике юл сумкасы тоткан иде, аларны зал уртасына атып бәрде: 

– Бүгеннән үк чыгып китсәң генә! Синең белән бер фатирда төн уздырачагым юк! 

Чыгып китеп... кая барырга? Торыр урыным бар дигән иде Салихҗан. Ник анысын да алдан сөйләшеп куймадылар соң? Ул да бүген хатыны белән сөйләшкән булырга тиеш, аңа да бүген китсә була бит! 

Күтәренеп, ишек төбенә чыгып баскач кына шалтыратты Салихҗанга. Әллә ничә тапкыр тырышып карады. Тегесе йә трубкасын алмый, йә телефонын бөтенләй өзеп куя. Сөйләшкән вакытларыдыр инде, җае юктыр. 

Такси тотып, әнисе яшәгән йортка килеп җиткәндә төн уртасы җиткән иде. Әнисе ишекне бик озак ачты. Каушаган, борчылган. Борчылмыйча! Төн ярып, кисәтми-нитми килеп керсеннәр әле өеңә! 

Аннары да тиз генә ятып булмады, икесенең дә йокысы качкан иде инде. 

– Нәрсә дияргә дә аптыраш! – Әнисе кулындагы тастымалын бер куя, бер ала. – Нәрсә җитмәгән иде соң сиңа! Әнвәрдән юньлерәген табам дип уйлыйсыңмы? 

– Юньле дип... Сөйләшкәнебез дә юк бит безнең. Мин биш җөмлә әйтсәм, ул бер сүз белән җавап бирә... 

– Шул да булдымы сәбәп! 

– Яратам дигәне дә булмаган икән ничә ел торып. Яшәлгән дә яшәлгән инде. 

– Әйтмәсә! Яратуын эше белән күрсәтеп тора ич! Гел гаилә дип яши. 

– Яшибез инде... Уен-көлке юк, кунакка да сирәк йөрибез... 

– Әйсәнә! – Әнисе кулын селтәп китеп үк барды. 

Икенче көнне эшенә барып җиткәнче телефоны кулыннан төшмәде Алинәнең. Салихҗаннан хәбәр юк – нәкъ кичәге кебек. Икенче, өченче көнне дә шул хәл кабатланды. Хатын үз-үзенә урын таба алмый өзгәләнде. Бер-бер хәл булмагандыр бит инде?! Исән-имин генә була күрсен, Ходаем! 

Түзмәде, Салихҗанның эшләгән җиренә китте. Эзләп тапты, кочагына атылудан үзен чак тыеп калды – исән икән, җае гына чыкмаган, күрәсең! 

Салихҗанның йөзе сүрән иде. Башын аска иеп кенә сөйләште. Киң җилкәләре дә тараеп калган кебек тоелды. Озын зифа буена, куе бөдрә чәчләренә сокланып туймый иде Алинә – хәзер аның янында әнә ничек бөкрәеп басып тора, чәчләрен дә юньләп тарамаган... 

– Беләсеңме, Алинә... Әйтә алмадым мин аңа. Алмаячакмын да... Китә алмыйм мин гаиләмне ташлап. Юләрләнеп алдык, җитәр дип уйлыйм. 

...Их, баскан урыныңда эреп кенә юкка чыга алсаң икән! Һич булмаса, Салихҗан белән танышканнан соң булган вакытны сызып атып булса икән! Алинә аңа күзләрен тутырып-тутырып карады. Әнвәре белән чагыштырырлыкмы – Салихҗаннан да ямьсез, аннан да мәхәббәтсез кеше бармы икән бу дөньяда?! 

Хатын үкчәсендә зырылдап әйләнде дә, төз атларга тырышып, ишеккә таба юнәлде. 

Гәүдәсе генә төз, бәгыре өзгәләнә, җаны айкала иде. 

Ике якын кешесен гомергә әйләнеп кайтмаслык итеп берьюлы югалткан булып чыкты ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эдам баласы михнэткэ чыдый,рэхэткэ чыдый алмый дилэр ,дорес сузлэр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе юнтле ир гаилэсен беркайчае ташламый

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кычытмаган җирне кашып йөрмәскә иде. Сөйләшми имеш, сөйләшә торганын тапкансың да....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Уйнашына ышанган-ирсез калган, икедэн - берсез калган...

          Хәзер укыйлар