Логотип
Проза

Кирәксез җан

Хикәя

 

 

Көтмәгәндә-уйламаганда Зәки карт үлеп китте.

– Котылды, – диде картны җирләргә дип җыелган халык арасыннан берәү. – Ялгыз башың гомер итүләре җиңел түгел. Бигрәк тә ир-атка. Кирәксез җан иде инде, мәрхүм...

– Алай димә, Сәлим, – бусы авыл мулласының тавышы. – Барыбызның да гомере Алла кулында...

Капка төбендә шактый халык җыелса да, күз яше түгүче күренмәде. Әйтерсең лә үлем бу авыл кешеләре өчен гадәти хәл иде.

...Зәки карт дип йөртсәләр дә, яше 60 ка да тулмаган иде әле мәрхүмнең. Бу авылга алар әнисе белән каяндыр читтән күченеп килделәр. Берәр ел да яшәп калмагандыр, Зәкинең әнисе бакыйлыкка күчте. Ир тома ятим калды. Туганнары турында сорашкан авылдашларына «беркемем юк», дип җавап бирде дә башкача бу турыда сүз кузгатмады.

Якыннары чынлап та булмагандыр аның. Авылда егерме еллап яшәсә дә, кунакка килүче күренмәде. Зәки ялгызы гына гомер итте. Бәлки, кайчан да булса аның гаиләсе дә булгандыр. Бу турыда үзе сөйләмәгәч, каян беләсең. Авыл ирләре аны «капкан» вакытында да сөйләндереп карады – тик бушка. Зәки карт үткәнен җиде йозакка бикләгән иде. «Нәрсәсен сөйлисең инде аның», –  дип көрсенеп кенә куя иде ул.

Әнисе үлгәч, күрше авылның бер тол хатынына димләп тә карадылар. Тик Зәки, кыргый җанвар сыман, беркемне дә үзенә якын китерергә теләмәде.

Кыргыйлыгы, аз сүзлелеге өстенә, авыл кешеләре аңлап бетермәгән сәерлекләре шактый иде Зәкинең. Аның бер генә көн дә колхозда эшләгәне булмады. «Эшләмичә яшәп булмый бит инде, Зәки абый. Авыр эшкә куймыйм мин сине», – дип, ничә тапкыр ялынды яшь бригадир егет. Тик Зәки, «юк» дигәнне аңлатып, баш кына селкеде. Теләмәгән кешене бәйләп эшләргә мәҗбүр итәсең димени? Бераздан аңа бу турыда сүз катмый башладылар.

Колхозда эшләмәсә дә, бер көн дә тик тормады үзе Зәки. Авылдагы тол хатыннарга, ялгыз карчыкларга ярдәм итте. Җир казу дисеңме, капка-койманы төзекләндерүме – Зәкинең кулыннан бар да килә иде. Хәтта мич чыгарырга да оста иде ул. Хезмәте өчен бервакытта да акча сорамады. Авылдашлары булдыра алган кадәр үзләре бәхилләтте. Акчалары булмаган чакта ризыклата түләүчеләр дә булды. Зәки азсынып каш җыермады. Биргәненә канәгать булып, рәхмәт әйтә дә өенә теркелди иде.

Эшләгән акчасы тамагын туйдырырга һәм «чистай малае»на җитеп бара иде. Әйе, көндез һәрчак аек йөрсә, эштән кайтышлый һәр көнне диярлек кибеткә кереп, бер «ярты» ала иде Зәки. Исереп, ямьсезләнеп йөрүен күрүче булмады үзе. Тыныч кына өенә кайтып эчә иде дә, азрак капка төбендә тәмәкесен көйрәтеп, уйланып утыргач өенә кереп китә иде.

Кайчак эшләгән җирендә үк «сыйлап» кайтаралар иде аны. Авыл җирендә начар гадәтләреңне күршең үзеңнән дә яхшырак белә бит. Шуңа, «барыбер эчә икән, ичмасам, тук карынга эчсен», дип, мул итеп табын әзерләп, янына шешә дә куйгаладылар.

Үләсе көне дә шундый көннәрнең берсе иде. Мич чыгарырга чакырган Хәдичә карчык, юмартланып, эшен тәмамлаганчы ук азрак сыйларга булды Зәкине. Шәһәрдән оныклары затлы казылык алып кайткан иде. Кабымлыкка шуны да куйды. «Азрак ял итеп ал, Зәки, арыгансыңдыр», – диде ул, ризыкларын ишегалдындагы тәбәнәк өстәлгә тезеп. Үзе кичкегә аш пешерергә кереп китте.

Бераздан өстәлне җыештырыйм дип чыкса, ни күрсен: Зәки, күкрәген кысып, бусагада утыра.

– Ни булды? –  дип йөгереп килде карчык. – Кай җирең авырта?

– Эчтән чәнчә. Хәзер үтә ул, – диде Зәки, елмаерга тырышып. – Шулай булгалый минем. Әзрәк хәл алам да мичеңне чыгарып бетерәм, Хәдичә апа, борчылма.

Хәдичә карчык кайнап утырган ашын сүндереп чыкты да медпунктка йөгерде. Фельдшер кыз килеп җиткәндә Зәки суламый иде инде...

Авыл халкы җыелып соңгы юлга озатты Зәки картны. Беркеме дә булмагач, һәрберсе үзеннән әзрәк өлеш чыгарды. Үлемтекләр дә тиз арада әзер булды. Хатын-кызлар өен юып чыгардылар.

– Котылды, бичаракай, – дип кабатлады тагын кемдер, җеназаны алып киткәндә. – Беркемгә дә кирәгең булмагач, авыр шул бу дөньяларда яшәве. Ашларын уздыручы да булмас инде...

Икенче көнне Зәки өенең тәрәзәләрен аркылы-торкылы такталар белән кадакладылар да, авыл үз тормышы белән яшәвен дәвам итте. Әйтерсең лә Зәки карт бөтенләй булмаган.

Миче яртылаш чыгарылган Хәдичә карчык кына мунчасы ягына караган саен күңелсезләнде. Зәкинең үлемендә үзен гаепләде ул. «Бәлки, эчертмәгән булсам, үлмәс иде», – диде. Фельдшер кыз озак кына сөйләште аның белән, тынычландырырга тырышты. «Район бульнисендә ярдылар бит, апа. Йөрәге бик начар булган. Ничек шундый йөрәк белән ул кадәр яши алуына гаҗәпләнделәр дә әле. Гомере беткән булган, синең гаебең юк», – диде.

Азрак күңеле басыла төшкәч, мич чыгаручы эзли башлады Хәдичә карчык. Һәм хәйран калды: авылларында бер генә мич чыгара белүче дә юк икән. Күрше авылдан белешергә туры килде. Останы тиз таптылар табуын, тик бәяне югары куйды күрше авыл егете – Хәдичә карчыкның ярты пенсиясен кесәсенә салды.

Зәкинең күршесендә яшәүче Маһинур карчык та көн саен сагынып искә алды игелекле күршесен. Ялгыз кәҗәсенә дип үстергән печән, вакытында чабылмыйча, кояшта корып кибеп бетте. Тиздән бәрәңге алыр вакыт җитүен уйлап, тәмам пошаманга төште карчык. Шәһәрдәге балаларын көтеп утырса, бәрәңгесез дә калуың бар. Узган ел да Зәки өч  көн эчендә казып-чүпләп бирде. Балалары капчыкка тутырган бәрәңгене төяп кенә китте. Әле Зәкигә биргән ике капчыкны да күпсенеп утырдылар. «Ялгыз кешегә берсе дә җиткән инде. Артыгын сатасың бар иде, әнкәй», – диде олы улы, бәрәңге шулпасын чөмереп.

Кичләрен капка төбендә җыелган карчыкларның телендә гел Зәки булды. Ул булганда, алар үзләренең ялгыз, караучысыз калуларын сизмәгән дә икән бит! Дәшми-тынмый гына башкаргач, аның үз җилкәсенә күпме эшне алуын уйлаучы да булмаган. Ул эшләр эшләнми башлагач кына, Зәкине уңганлыгы өчен мактап искә алдылар. Хәзерге яшьләрнең комсыз булуы, акча түләмәсәң ярдәм итмәүләреннән зарландылар.

– Исән вакытында кадерен белмәдек шул Зәкинең, – дип уфтанып куйды шунда кемдер. – Балаларга шалтыратыйм әле, кайтсыннар. Иртәгә Зәкинең җидесе, ашын үзем уздырам...

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар