Логотип
Проза

«Киек каз юлы». № 1.

Романнан өзек

I.
Ир бала, Гөлзизә, ир бала тудырдың. Ходайга шөкер, исән-сау котылдың бит,— диде кендек әбисе, озак яшәүдән кечерәеп үзенең оя-чокырларына сеңгән күзләрен әлҗе-мөлҗе китереп.— Тәүфыйгы белән булсын, бәхете үзеннән ерак йөрмәсен, ходаем... Тавышы көр моның, әллә кайларга китәр, пәйгамбәр күрмәгәннәрне күрер-кичерер, язган булса...— бераз тын алгач тагын өстәп куйды.— Мондый сүзләрем өчен кичер, ходаем, тик күңелем нидер тоя...
Үзенең туксанга җиткән гомерендә Кармәт башындагы барлык ир һәм кыз балаларның кендеген кискән бу карчык, билгеле инде, фани дөньяга яңа гына пәйда булучыларның барысына да изге теләкләр тели торгандыр. Ләкин ул, тормыш тәҗрибәсе туплаган, аның ачысын-төчесен күп татыган карчык, барысына да: «Әллә кайларга китәр бу, пәйгамбәр күрмәгәннәрне күрер-кичерер»,— дип әйтми, билгеле. Бу карчыкның әүлиялыгы булгандыр, күрәсең...
Мөгаен, кендек әби Кама белән Чирмешән елгалары эрасындагы чишмәләрнең суын юкка гына эчмәгән. Мөгаен, аның алла каргаган бу авылда — Кармәт башында узган гомерендә хурлау-мәсхәрәләүләрне, үз телендә сөйләшүдән, үз динен тотудан, үз җырларын җырлаудан кыюларны күп кичерсә дә, борынгы әби-бабаларының рухын саклап килгән җан булгандыр. Югыйсә, ул салам гүбәле өч тәрәзәле бу йортта, дөньяга яңа гына килгән эалага шундый олы максатлар юрап куймас иде.
Тулгак тоту газапларыннан әле генә арынган, дөньяга үзенең унынчы баласын тудырган Гөлзизә агарынып калган иреннәрен ялап-ялап алды. Карчык аның бу хәрәкәтен бик дөрес чамалады һәм тиз генә почмак ягыннан җылы сөт алып килеп кашык белән килененә каптырды. Аннары тагын почмак ягына юнәлде. Бу юлы инде аның кулында чынаяк тәлинкәсенә куелган май һәм кашыкның очына гына эләктерелгән бал иде. Карчык әле генә үзе кендеген кискән, алдан ук әзерләп куелган ак киндер тукымадан ясалган искедә ятучы бала өстенә иелде. Әби тирә-ягына күз төшергәләп алды да авыз эченнән генә тиешле догасын укыды, чынаяк тәлинкәсендәге кашык белән малайның ирененә бал, аннары май тидерде.
— Авызың балда да, майда гына булсын, канәт,— диде ул.— Ата-бабаларың, әни-әбиләрең күргән кыерсытылуларны күрмә, җаныңны-рухыңны мәсхәрәләүләрдән котыл, ходаем...
Карый Өммәт бабай үзенең унсигез баласын ияртеп кеше күзе күрмәгән, аяк басмаган кара урман эченә килеп утырган. Әмма бабайны урыныннан кузгаткан, ят җирләргә китәргә мәҗбүр иткән тәрегә табынучылар аны барыбер күздән югалтмаган. Аның балалары урманны кисеп, үзләренә туенып торырлык җир ясап бетер-бетермәс борын бу бәхетсезлек аларның артларыннан тагын килеп җиткән.
Атлы казаклар белән бергә әрхәрәй рәвешендә килгән ул дәҗҗал. Явыз Иван патша дәһшәтле Казан ханлыгын харап итү белән генә чикләнмәгән, әлбәттә. Аның халкын, үзенең бер хатыны шулар токымыннан булуга карамастан, ни өчендер, бөтенләй күрә алмас дәрәҗәгә җиткән. Казан янындагы суешларда һәлак булганнарның да иге-чиге, саны-хисабы булмаган бит инде, югыйсә. Әмма... җиңелгән халыкның язмышы бәхетле язмыш була алмый икән шул...
Кармәт башындагыларның бөтен күргәннәре әнә шушында барып тоташкан. Зөләйха әби әнисенең әнисе сөйләгәннәрне, бабалары сөйләгәннәрне ишетү генә түгел, байтак кына бәла-казаны үз күзләре белән күргән кеше. Аның хәзер явызлык кылу, мәсхәрәләү-көчләүләр белән исен китерә, һушын ала алмыйсың...

Зөләйха әбинең яшь килен булып төшкән елында булды бу. Көннәрнең берендә Кармәт башын дер селкетеп: «Олы араларны чукындырырга киләләр икән» — дигән хәбәр йорттан йортка мич эчендәге каен тузын ялмап алган ялкындай таралды. Хәер, авылның мөселман-татар ягында яши торганнарның күпчелеге борынгы заманнарда ук чукындырылган инде анысы. Көчләп-мәсхәрәләп чукындырылган. Әмма авыл халкына нинди генә явызлык кылсалар да, ни генә вәгъдә итсәләр дә, нинди генә җәзаларга тартсалар да, аларны үз диннәреннән яздыра алмадылар. Хәтта көчләп чукындырылганнарны да... Авыл өстеннән көн күрүче жандармнар өй саен йөреп халыкны чуваш ягындагы чиркәүгә куып төшерә, муеннарына тәреләрен тагарга мәҗбүрлиләр. Нишләмәк кирәк, ирексездән кеше кыланганны кыланырга туры килә... Кыланмас идең, иртәгә үк җәзасын аласың, актык сыерыңны гына түгел, сыңар кәҗәңне дә алып чыгып китәләр... Әмма халык та үҗәт: чиркәүдән кайта-кайтышлый ук өчәр-дүртәр күрше җыелышым керәләр дә намазларын укыйлар, үз йолаларын башкаралар... Әмма барыбер андыйларны Кече ара кешеләре дип беркадәр кимсетебрәк йөртәләр. Ни генә әйтсәң дә, диннәре пычранган шул инде аларның...
Ә менә Олы аралар дип йөртелүчеләр, хәзергәчә үзләренең чисталыгын саклаганнар, диннәрен пычраттырмаганнар. Аларга бигрәк тә кыен, аларны икеләтә-өчләтә кыерсыталар, әмма ләкин ике йөз елдан артыграк алар әнә шулай яшәү җаен табалар, бирешмиләр. Нишләтсәң дә, чукынмыйлар. Менә тагын явыз җәберләүчеләр туларны чукындырырга киләләр икән...
Зөләйха ул көнне Әрәмә елгасы ярыннан, җир ярыгыннан килеп чыга торган Салкын чишмә суына барган иде. Ул чишмәнең суы авылда бер, үзе салкын, үзе тәмле, үзе чәйне менә дигән итеп пешерә. Каенаталарына-каенаналарына һәм иренең туганнарына охшарга тырышкан, аларны ихтирам итеп яшәүче яшь киленнәр, гадәттә, чәй эчәргә, аш пешерергә дигән суны бары тик шуннан гына алып кайталар иде.

Су күтәреп урамга килеп чыгуына күрде Зөләйха: Минуш бабай нәселе дип йөртелгән агайлар турында кара болыт кебек халык җыелган, атлылар да бар. Башланган, күрәсең, дип котлары очты Зөләйханың. Ләкин, нишләмәк кирәк, атларга, өйгә кайтырга кирәк. Атлады Зөләйха, көянтәләрен җилкәсенә батыра төшебрәк, җилкәләрен җыерыбрак атлады. Аннары, ни генә булса да, Зөләйханы күңелендәге кызыксыну да алга таба тартты.

Шау-шу, кычкырыш-елаш көчәйгәннән-көчәйде һәм Зөләйха барып җиткәндә инде тоташ бер ызгышка әверелгән иде.
— Кемнәр, нишлиләр?— дип сорады Зөләйха яшь бер хатыннан, яулык чите белән авызын тоткан килеш.— Нинди ызгыш инде бу, ходаем?..
— И, Зөләйха, ишетмәдегезмени? Тагын, теге каһәр суккан бәндәләр, урысларның тәреле әрхәрәйләре тыныч йоклый алмый ди бит. Шул Кармәт башындагыларны чукындырмыйча дөньядан китмим дибәйтеп әйтә ди. Олы араларын барыбер чукындырам, «отпавший»ларының да җанын алам, аларга килгән килен-килмешәкләрне дә чукындырам, барыбер үз динемә күчертәм, дип әйтә ди. Әнәгенәк, күрәсеңме, үзе белән дүртме-бишме атлы казак та алып килгән. Бездәгеләре өстенә...— диде тегесе һәм елап та җибәрде.— Бар икән, туганым, бар икән әле безнең күрәселәребез.
Зөләйха ни әйтергә дә белмәде, катты да калды. Чөнки ул белә, бабалары да кайчандыр чукындырылган булганнар, әмма алар бик күптәннән инде бары тик үз диннәрен генә тоталар, мөселманлыктан башканы белергә дә теләмиләр. Дуфан-Фәхретдиннең нәселе уңган-булдыклы, теләсә нинди эшне белә-булдыра торганнар, шуңа күрә аларга бик үк каныкмыйлар да. Алай гынамы, аның Дуфан-Фәхретдине үз очларының гореф-гадәтләрен башкаручы, халык үтенече белән мулла вазифаларын үтәүче дә... Шулай да ходай бит сакланганны саклармын дигән. Зөләйха чит авылдан, Ибрайдан килгән килен, аны да тотып алмагайлары, ходаем...
Шушы уеннан коты алынып, тизрәк кайтыйм әле дип, күршедәге бакчалар аша әйләнеп чыкмакчы булган иде Зөләйха, әмма теге якта кычкырыша ук башладылар. Бу хәл Зөләйханы туктарга, көянтә-чиләкләрен куймаган килеш борылырга, тагын шул ыгы-зыгы ягына карарга мәҗбүр итте.
Йә, ходай, йә ходай, анда, анда... чып-чын сугыш башланган иде. Анда инде казакларны атларыннан тартып-тартып төшергәннәр. Әрхәрәйне дә тарантасыннан тартып алганнар һәм аларны бакча киртәсенең казыклары белән, юан башлы чукмарлар белән тукмыйлар иде.
Бу кыйнаш ни белән беткән булыр иде, мөгаен, үтерешкә җитәр дә җитәр иде, әмма шулвакыт Зөләйханың ире Дуфан-Фәхретдине сугыш барган җиргә йөгереп килеп җитте.
— Туганнар, туганнар, туктагыз! Хәзер үк туктагыз, аңыгызга килегез! Бөтен авылны туздыртасыз бит, ян-дыртасыз-кудыртасыз бит!— дип кычкырды ул. Килә-килешенә кызып-кызып сугышучылар арасына ташланды, әле берсенең, әле икенчесенең кулындагы чукмарларын, киртә сыныкларын, бакча казыкларын алып-алып читкә бәрә башлады. Аның янында берничә аксакал да булгач, бәлки инде алар кигән яшел чапаннар да тәэсир иткәндер, сугышучылар әкренләп туктала башладылар.
Атлы казаклар исә шуннан файдаланып, әрхәрәйне тиз генә тарантасына алып салдылар һәм авылдан чыгып качу җаен карадылар. 
Халык җиңү тантанасын кичерде. Ул арада әллә кайдан гына урамга сибелгән малай-шалай кычкырышып-сызгырышып казаклар артыннан йөгерделәр.
Авыл тынды. Аның артыннан ук кызган канлы ир-ат та айный башлады. Әйтерсең, аларның өстенә Салкын чишмә суын сиптеләр. Хатын-кызлар янына ук килеп баскан Зөләйха ишетте:
— Туганнар, моның ахыры яхшылык белән бетмәс. Нигә болай ук кызып тузындыгыз, җыен кычкырырга иде, безгә дә сөрән салырга иде,— диде Дуфан.— Хәзер ул бәдбәхетләр бу эшне җәзасыз калдырмас бит.
Урамда аерата шомлы тынлык урнашты. Авыз-борыннарындагы канны да сөртергә өлгермәгән ир-атлар, сугышны башлап җибәрүчеләр, ни кылырга белмичә, мескенәеп башларын иеп басып тора бирделәр.
— Болай итик, кардәшләр,— диде Дуфан.— Хәзер үк азык-төлек юнәтегез дә ычкыныгыз Тирән елга ягына, урман-чытырманлыкка. Мондагы жандармнар башлап җибәрүчеләрне 6ел% бит, шуңа күрә китеп торыгыз, күзләренә күренмәгез. Ә без бик тиз генә киңәш-табыш кылырбыз да... Казанга, гөбернаторга вәкилләр җибәрербез. Бу ниткән хәл, әллә кайчан ук бит безнең ишеләрне кыерсытмаска дигән указ чыккан иде.
Дуфан сүзләре белән барысы да килеште. Башта ир-атлар, алар артыннан берән-сәрән һәм төркем-төркем булып җыелган халыкЧа таралды. Теге яктан килеп җиткән чувашлар да: «Ах туры, ах туры, якшы пулмас инде пу»,—диешә-диешә үз якларына таба чыгып киттеләр.
Алар китте, әрхәрәйне кыйнаучылар китте дә котылды. Ә мондагылар... Сугыштан соң өч-дүрт көн үттеме-юкмы, авылга Чистайдан тагын бер төркем, бу юлы инде баштанаяк коралланган, тулы бер әтрәд атлы казак килеп төште...

«Мондый куркыныч хәлләр белән мине куркытмагыз әле, әбекәем» дигәндәй Гөлзизә белән Фәхри-Таһирның яңа туган баласы нәрсәнедер ошатмыйча кычкырып елый башлады. Зөләйха әби көтмәгәндә ябырылган хатирәләреннән арынырга тырышып утырган урыныннан купты да бала өстенә иелде.
— Йә, нәрсә булды, нәрсә кирәк, тумас борын усалланасың?— диде Зөләйха карчык.— Төне буена сине көтеп күз йоммаганымны беләсеңме соң син, ә? Беләсеңме? — дип өстәде һәм хәзер генә бик мөһим нәрсәне исенә төшергәндәй: «Ай аллам, хәерлегә булсын, хәерлегә генә булсын, онытканмын лабаса, җарарга-сынарга онытканмын», дия-дия баланың өстенә япкан чүпрәк-искене сүтәргә кереште.
Малай үзе белән сөйләшкәннәрен ишетепме, әллә инде янәшәсендә кемнеңдер барлыгыннанмы — туктап калды. Зөләйха карчык шулай сөйләнә-сөйләнә искене сүтеп бетерде һәм үзенең коры ботак шикелле бармакларын баланың аяк астына таба сузды. Ләкин малай аяклары бушап калганны чамалап өлгерде, аларны селкетергә тотынды. Бу юлы инде Зөләйха әбисе сул кулы белән малайның ике тезеннән берьюлы тотып алды, искегә таба кыса төште һәм уң кулының баш бармагы белән урта бармагын сузып малайның аяк астын кытыклагандай итте. Малай моны ошатмыйча тартып-тартып алгандай булды һәм әбисе җибәрмәгәч, тагын кычкырып куйды.
— Аллага шөкер, аллага шөкер, кызым,— диде Зөләйха әби бу юлы килене Гөлзизәгә таба борылып.- Аллага шөкер, тулы акылында булыр бу... Күрәсеңме нишлиии? —диде ул һәм мәшәкатьтә узган төнне беренче тапкыр кеткелдәп көлгәндәй итте.
Бу елмаю аның йөзен ачып, нурландырып җибәрде.
— Әниии,— диде Гөлзизә күзләрен тутырып каен-насына карап.— Ничегрәк?
Зөләйха әби килененең «ничегрәк?» дигән соравын бик әйбәт төшенде. Чөнки аның үзенең дә бар курыкканы әнә шунда де. Чөнки Гөлзизәгә әллә нәрсә булды. Баштагы балалары пылдашып тудылар да исән-сау үсеп йөри башладылар. Монысына хәтле туган биш баласы, рәттән диярлек, төрле-төрле сәбәпләрдән егылдылар да үлделәр, яттылар да үлделәр. Алды-отлы Каенсарга, бабайлар йортына китә тордылар. Бу юлы килене йөккә узганны белгәч тә Зөләйха әби укымаган догасын калдырмады. Алай гына җитмәс дип, Гөлзизәнең үзенә әйтмичә-нитмичә генә Гыйльметдин байның күрәзәче анасына арып күгәрчен ташына өшкертеп алып кайтты... Бар теләгәне, бар укыганы шушы туачак бала хакына, аның яшәвен теләүгә агышланган булды. Ниһаять, көтеп алынган кош дөньяга туды, тавыш бирде. Зөләйха әби анда ук: «Бу бала тууын-туар, яшәвен дә яшәр, күрмәгәне калмас, белмәгәне булмас, әмма чәчләре вакытсыз агарыр, татымаган-кичермәгән авырлыклары да калмас»,— дип уйлап куйган иде.— Курыкма, Гөлзизә килен,— диде ул теленнән.— Бу бала хәерле сәгатьтә туды. Таң белән бергә туды... Үзе шулвакыт тагын «Кара әтәч тавышы белән бергә аваз салды» дип уйлап алды, тик уен йөзенә чыгармады, «килененә бер керфеге селкенү белән дә сиздермәде.
Туачак балага әтисе исемне алдан ук тапкан иде: «Хизбулла атлы булыр»,— дип өздереп әйткән иде.

Тышта суык, зәмһәрир суык үзенекен итә, үсеп утырган агачларны шартлап ярылырга мәҗбүр итә, кош-кортның үзәгенә үтә. Бары тик кешеләр генә суык бабайның сынауларына бирешми. Әнә бит, Дуфанның Фәхри-Таһиры да, Гөлзизәсенең бәбилисен белә торып, һаман кайтмый, кайдадыр куе урман эчендә бүре куа, Олы бояр эше белән йөри.
Унтугызынчы гасыр төгәлләнеп килә. Халыктагыча әйтсәң, Тычкан елы йомгаклана. Зөләйха әби белмидер, әмма сынамыш яши: бу елда туган балалар башка елдагылардан чибәррәк, үзләренә тартып тора торган сөйкемле сөякле булалар. Алар үз дигәннәренә ирешергә яраталар, хезмәт сөючәнлекләре белән аерылалар, нинди эшкә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкарып куялар, төгәллекне яраталар. Шул ук вакытта Тычкан елы кешеләре һәрнәрсәнең кадерен беләләр. Алар хис-тойгыларга бай, чыдамлыкка—чыдамның чыдамнары...

Алда — Егерменче гасыр.

Дәвамы бар.

фото: https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар