Логотип
Проза

Кич утырганда

Бәләкәй әбекәй баядан бирле мич алдында кайнаша. Гайшә аның башта ипи камырыннан юка көлчәләр ясап киндер ашъяулык өстенә тезгәнен күзәтеп утырды. Аннары алар икәүләп өсләренә он сибелгән йомшак камырның күтәрелгәнен көттеләр. Көлчәләр инде кабардылар дигәч, әбекәе тәмам кызуы килгән мичкә тагын бер-ике ярка каен утыны ташлады. Ялкын мич көймәсен дугалап, урап яна башлауга көлчәләрне берәм-берәм майлы чуен табага җәһәт кенә салып, дөрләгән утлы мич авызына юллый барды. Ялкын кызуыннан кызарып килгән көлчәләрнең өсте урыны-урыны белән күбәләнеп кабарды. Әбекәе көлчәнең кайчан пешеп чыгасын каян белә торгандыр, табагач белән табаны тегеләй-болай боргалаганнан соң, берара җитез генә хәрәкәт белән көлчәне кабат теге кызыл шакмаклы ашъяулыкка төшерә дә өстен тастымал белән каплап куя. Менә матур гына өем өелде. Әбекәй утлы күмерләр тылсымыннан сихерләнеп утырган оныгына да эш тапты:
– Кызым, Гайшә дим, көлчәләрне каз канаты белән майлый торасыңмы әллә!

И, бик рәхәтләнеп инде. Гайшә мондый эшләрне ярата. Әбекәе янында гел рәхәт аңа. Ул кушканны карышмый тыңлый кыз. Әбекәенең теле шушы май канаты кебек йомшак, ипле бит аның. Сүзен колак яныннан үткәреп җибәрсәң дә әрли торган гадәте юк. Бәләкәй әбекәйнең бала җанлы икәнен бөтен кеше белә. Синең әбекәеңнең кулы шифалы, дигәннәрен дә ишеткәне бар Гайшәнең.
– Әбекәй, хәтерлисеңме, ишегалдына күлләвекләр җәелгән бервакытны син миңа камырдан кошлар пешереп биргән идең.
– Онытмавың әйбәт, балам. Йоласы бар аның шундый. Сыерчыклар кайтканда быел да пешерермен.
– Икәү пешерербез, ярармы? Ә мин, әбекәй, бер әйберне дә онытмыйм. Синең, иске өегездә, күлмәкләреңне ике яклап кыстырып куеп, казан тазалаганыңны, шул вакытта ике малай турында кызганыч бер җыр җырлаганыңны хәтерлим.
– «Сак-Сок бәете»дер ул.  
– Мин сезгә бер килгәндә син мич алдында бәрәңге коймагы пешереп тора идең. «Кызык өчен генә ашап карарга язсын моны сиңа», – дип, миңа да соры коймак бирдең.
– Черек бәрәңге коймагы – кәлҗемә булган инде ул, балам. Син бәләкәй идең бит әле. Хәтерең иртә уянган икән ләбаса. Озын гомерле дә булсын, безнең хәтерләрне дә үзенә ялгап алып китсен.
– Әбекәй, син бүтән вакытта болай оста сөйләшми идең. Укытучы апа кебек...
– Остарырсың синең кебек тырбызык белән.
– Тырбызык ни соң ул?
– Бөдрә йомычка, бик тиз кабынып янып китә ул. Синең кебек җитез. Башымны катырып бетердең. Я, табышмак әйтәм, уйлап тап: бәләкәй генә бөкре, ерак җиргә төкерде!
– Мин моны беләм. Син менә үзең мин әйткән табышмакны табып кара. Мәдинәнең әнисе әйтте аны. Ике көн уйлап йөрибез инде, җавабын таба алганыбыз юк. Менә ул: әлмәлинки орчык баш, эче куыш, тышы таш!
– Менәтерә, эче куыш, тышы таш, диген, ә? Кызым, Шәмгыя әбиеңне кич утырырга чакырыйкмы әллә? Менә ул белә инде табышмакларны. Бер каз оясы ташбаш малайлар үстерде ул! Бар, өстеңә шәл генә бөркән дә йөгереп кенә кереп чык!
– Әбекәй, караңгы бит инде. Куркам мин.
– Нидән куркасың, балам?
– Караңгының үзеннән.
– И шушыны! Җиткән кыз булып барасың бит инде.
– Алай димә, әбекәй. Алайса, күрше Насиха апа кызы  Нәфисә кебек, клубка бара башлармын.
– Бәй, ниткән караңгы булсын. Ай яктысы яп-якты, кар яктысы яп-якты, күктә йолдыз калыкты.
– Әбекәй, син бит шигырь сөйлисең. Син миңа шигырь түгел, әкият сөйлә! Җен-пәриләр турында! Синең пәри күргәнең бармы?
– Юкны сөйләп утырма. Җен дә юк, пәри дә юк. Гел төнлә йөрдем, бер генә дә пәри очратмадым, инде йөзгә җитәм.
– И әбекәй, йөзгә кадәр йөз ел бар әле сиңа.
– Кара бу баланы! Сүз тыңламас өчен теленә салынып утыра. Бар, кереп чык, үзем тәрәзәдән карап торырмын. Курыкма. Көлчәнең күмерлесен ашатырмын әле мин сиңа, курыкмаска әйбәт булыр.
– Шәмгыя әби кергәч төрле кызык-мызыклар сөйләшеп утырырсызмы соң?
– Сөйләшми генә кич утыралар димени? Кич утырганда кул эше эшлиләр, сөйләшәләр, чәй эчәләр, балакаем. Менә, үскәч, үзең дә әле ахирәтләрең белән башта кич чыгарсыз, аннан кич утырырсыз. Без менә хәзер кич чыгып йөрмибез инде, – дип, Бәләкәй әбекәй кеткелдәп алды.
– Әбекәй, әбекәй, ахирәт кем була соң ул?
– Ахирәт – ул үлгәннән соң яши торган бакый дөнья. Ахирәт дус бакый дөньяда да аерылмый торган дустың була. 
– Шәмгыяттәй синең ахирәт дустыңмы?
– Шулай инде. Без аның белән мәңге дус булырга дип, шаһитләр алдында бүләкләр бирештек. Ахирәт дуслар бер-берсе турында начар сүз әйтергә дә, тыңларга да тиеш түгел. Минем ахирәтем сиңа да бик якын әби була инде ул.
– Мин Шәмгыя әбине болай да яратам. Ярар, чакырып чыгам. Тик син карап тор, яме. Мин аны ияртеп үк алып керәм.

Шәмгыя әби белән Гайшә ишектән салкын һава томанына уралып килеп керделәр.
– Исән генә торасызмы? Шәйхулла абзый бер көе генәме? – дип, күгәрчен кебек гөлдер-гөлдер килде күрше әби керә-керешкә. – И-и ахирәт, әле үзем сине кунача чакырырмын дип тора идем. Безнекеләр театр­га бармакчылар иде. Минзәлә театры килгән ди бит. Әллә нәрсәгә мыштырдадылар. Менә Гайшә кызымның керүе ярады. Тегеләр алай-болай уйлаганчы, кабамны алдым да, аяк-чабуыма абына-абына чыгып та киттем. Мә, кызым, кабак төше алып кердем сиңа. Безнең теш юк. Төшнең чәйгә җебетеп эчә торганы да ярар безгә. Төш пешердегезме?
– Пешермәдек. Элек пешергәне бетмәде әле. Бүген без көлчә пешердек.
– Бәрәкалла! Каз мае белән дә майладыгызмы?
– Әйе, мин үзем майладым.
– И бәхетең арткыры. Мә, жикетымны алып куй.

Шәленнән дә арынган Шәмгыяттәй шул арада кабасын сәке читенә көйләп куйды.
– Ашыкма, ахирәт, кабаңа тотынмый тор. Монда бианаң юк. Ничә орчык җеп эрләгәнеңне санарга дим.
– Биана түгел, менә, карт, бер орчык, менә тагын бер орчык, дип күз дә йоммый алдарга Вәли бабагыз да юк шул инде.
– Без чана шуа торган Вәли тавы әллә синең бабаңныкы идеме, ахирәт әбекәй? – дип сүзгә кысылды Тырбызык.
– Шуныкы инде, шуныкы. Тыкрыгы гына калды, үзе кайтмады, урыны оҗмахта булгыры!  
– Учак күмере салган идем. Әнә самавырым җыр­лап арып бетте инде. Өстәлгә якынрак утырыйк, – дип сөйләнә-сөйләнә, Бәләкәй әбекәй кабарып пешкән көлчәләрне сындыргалап, табын уртасына куйды.

Каз мае белән майланган көлчәгә тагын каймак та яга-яга ашагач, бигрәк тә тәмле була икән. Табын уртасына көн дә менми, шакмаклап киссәң, шикәргә охшап кала торган юкә балы да бик тәмле. Әбиләр дә, Гайшә дә ялындырмый ашады. Анысы әбиләр бала-чаганы кыстап ашатасы икәнне белмиләр иде. Нигә кыстарга  – табында ризык булу үзе бәхет бит инде. 
– Юкә балына тиенгәнсең икән әле, ахирәт.
– Саваплы бал ул. Әминәттәйләр бәләкәй малайларын бабага утырттылар бит. Мине дә дәшкәннәр иде. Сабыйны юмаларга дип. Сөннәт ашы бу, ахирәт.
– Әбекәй, синең кулың коймакка охшаган.
– И-и үскән кызым минем. Рәхмәт инде, коймакка диме? Чат карабодай коймагы инде, име, кызым!     
– Шушы тырбызыкны бигрәк яратасың инде, ахирәт. Өйләре урам аркылы гына булса да, синнән китеп тормый бу бала.
– Яратмаслыкмыни аны. Инәләре я эштә, я җыелышта, я укуда – кая барсын? Һәр сүзне йотып кына бара торган зирәк бала ул. Кызык-мызык сөйләшергә кушты бит әле менә.
– Һы, ни-нәстә генә сөйләшербез икән соң, ахирәт? Безнең синең белән сөйләшәсе сөйләнеп беткән, күз яшьләре кипкән. Нәрсә кызык икән бу балага?
– Аңа сүз табуы кыен. Бервакыт әкият сөйләгән идем. «Минем моны укыганым бар»,– ди.
– Андерсен әкияте иде ул. Миндә аның китабы бар. Ә сез миңа сөйләмәгез, үзегез сөйләшегез. Бала табулар, кияүгә китүләр турында...
– Вәт әйтте бу, ахирәт! Вәт тырбызык!  

Шунда мич башыннан кыштыр-кыштыр килгән тавыш ишетелде. «Инәкәй, кәлүшне кигер, чыгып керәм», – дип, тавыш иясе үзе дә хәбәр бирде.
– Уяндыңмы, атасы? Инәкәй булдым бит мин хәзер. Минем кызыгым шушы инде. И-и нәгъләт төшкерләре, харап иттеләр минем аргамагымны! Хәзер, ахирәт, картымны көйлим, чәен эчерим дә иркенләп утырырбыз. Йә, атасы, чыгып керик тә тамагыңа кабарсың. Бичаракаем, ул гомер мич башында ятуга янбашларың ничек чыдый торгандыр? – Бәләкәй әби шулай әле ахирәте, әле карты белән сөйләшә-сөйләшә, әвәрә килде. Аннары, тәҗел эшләрен бетергәч, сүзен, бер дә бүленмәгәндәй, җайлы гына ялгап алып китте. – Һи, бабайның хәзерге хәленә карамагыз сез!

Гайшә дә хәтерли бабасының аргамактай чагын. Борылышта  Йөгерек Шәйхулланың  ак җилфер күлмәге күренүгә мәйдан аның каршысына томырыла торган иде. Бер тапкыр шулай алдан килгән бабасының иңенә кемдер кызыл башлы сөлге салды, кемдер кулына сулы савыт сонды. Су дигәннәре зәһәр эчемлек булган, дип сөйләделәр. Бабасы шул көнне телдән калды, атлый алмас булды. Югыйсә Ык үреннән Гайшә белән узыштан йөгерергә ярата торган иде. «Аргамагымны җен сукты!» – дип өзгәләнде җен-пәриләргә ышанмыйм ди торган Бәләкәй әбекәй. Хәзер бабакай сабантуйдан кайтучыларны койма ярыгыннан гына карап утыра. «Йөрәге алгысый!» – дип, бәйрәм көнне әбекәе бабакаен жәлләп елый.
– Чаршау тишегеннән сыңар күзем белән карауга гашыйк булдым мин аңа. Түп-түгәрәк матур сакал, кара бәрхет түбәтәй. Гөр-гөр гәпләшеп утыралар болар минем әтәй белән. «Мине сорарга килгән кеше», – диделәр. «Барам!» – дидем, бер күрүдә, сөйләшмәгән дә килеш ризалык бирдем дә куйдым. «Хатыны үлгән икән», – диделәр. 
– Синең, ахирәт, үзеңнең беренче ирең исән идеме соң ул вакытта?
– Юк инде. Аннан аерылып кайтуым да кызык кына булды, менә син, әй, кызык-мызык дигәннән... Димскәйгә чыккан идем бит мин беренчесендә.

Садыйк атлы кешегә. Әйбәт адәм иде ул. Аннан балам булмады. Бик яшь тә идем. Сагынам гына бит Баулымны. Бер көнне үзем генә ян басуда арпа урам. Бил язарга туктаган саен урагымны баш очына күтәрәм дә авылым ягына карап торам. Шул якка таба сузылып кына ат юлы бара. Бер туктаганда урагымны җилкәмә элдем дә бака яфрагы тезелгән ат юлыннан атладым да киттем. Көтү кайтканда Баулыга кайтып кердем. Садыйк арттан юллап килмәде. Үзе дә тиздән акларга каршы сугышып йөргән җирдән югалды, дип сөйләделәр. Бабама кияүгә чыкканда утыз яшем тулып килә торган тол хатын идем. Аңа кырык биш булган икән.
– Чаршау тишегеннән генә күргән кешегә, бер дә белмәгән адәмгә иярдең дә киттеңме, ахирәт?
– И-и ахирәт, тирә-юньдә бер балта остасын, Йөгерек Шәйхулланы кем белмәсен инде? Әткәй дә кадерле кызын теләсә кемгә биреп җибәрә торган ата түгел иде.
– Хатыны вафат икәнен әйткәннәрдер инде. Балалары ничәү икәнен белеп чыктыңмы соң? – Шәмгыя әби, бу тарихны бер дә белмәгәндәй, кызый колагы хәтерләп калсын дип, юри сораштыра бугай.
– Кая ул! Көймәле чана җигеп килгән бу. Мине ошатты инде. Бәләкәй гәүдәле булуымны кызык күрде, ахрысы. Шунда ук кушамат та такты: «Күгәрчен!» Мин аның өчен шулай гомер буе кәефе килгәндә – Күгәрчен, кәефе киткәндә Чәүкә булдым. Ар-мукшыга, чуаш-урыска бура бурап, өйләр салып йөрде ләбаса бабам. Өйгә кайта-китә йөрде. Киндер капчыкка ышкы-өтергесен салып, балтасын иңбашына элеп, җәяүләп чыгып китәр иде. Кайтканда икенче иңбашында бауга тезгән крандил булыр иде. Араталы капканы ачып, ишегалдына үтәр иде, өйалды баскычы итеп куелган олы яссы ташка килеп утырыр иде: «Күгәрчен! Чабата киндерәсен чиш!» Аллакай гынам, юлы уңган, дим инде. Налогларны түлибез икән дип сөенәм.
– Ы-ы шул, налог шул, кәһаре. Шәйхулла абзый гомер буе кулыннан балта-пычкы төшермәде, кулына акча кереп торды, әмма саман өйдә торып калдыгыз. Үзенә бер бура бурап, яңа йорт җиткереп чыга алмады.
– Әйтәсең бармы, ахирәт! Җиде малай үстергән нигез бит бу! – Шатлыктан да, кайгыдан да җиңел елый торган Бәләкәй әбекәй яулык почмагы белән күзләрен сөртеп алды. Читкә киткән үз улларын я яу кырында ятып калган үги улларын уйлап куйгандыр инде. – И-и ахирәт, ни сөйлидер идем әле мин?

Шулай чыгып утырдык чанага. Баулы белән Кызылъяр арасы ун чакрым да юк. Хатыны соңгы бәбәен тапканда үлгән икән. Шуны гына әйтеп өлгерде, кайтып та җиттек. Ике улым бар дип әйткән икән әле. Алачык кебек өйнең ишегеннән кердек. Түшәмне терәткән терәүләр уртасындагы ыргакка бишек эленгән. Бишектә кыз бала ята, сабыем. Сәке өстендә тагын бер бәләкәй малай күреп алдым. Анысы кызышып чирләп ята. Ятимкәйләрне жәлләп үзәкләрем өзелде инде, – Бәләкәй әбекәй тагын елап алды. Югыйсә бу ятимкәйләрнең берсенең сугышта, икенчесенең тылдагы ачлыктан үлгәненә дә күп еллар узган инде. – Гайрәтле киявемнең ике бала дигәне шушылар икән инде дип уйлыйм.

Балаларның бишектәгесен – Мәрхәбә кызымны күкрәгемә кыстым. Ятактагысын сөйдем. Тамакларына нидер каптырдым. Инде тынычлап, сәке читенә дога кылырга гына утырган идек, ишектән чабулары бозланып беткән ике малай килеп керде. Балкып китте картым: «Менә минем улларым! Тегеләре үләр инде аның. Мантымаслар». Бәрәкәт, ике дигәне дүрт булды бит! Дүрт икән дүрт инде. Баулы ун чакрымда гына булса да, ата йорты сагындырмый. Картымны яратам. Киндер суга беләм, тегә беләм. Картым алтын куллы. Станымны көйләп куйды. Кәтүк җебем күп иде. Шул җептән күлмәклек тукыдым. Дүртесенә дә – Мәрхәбәгә дә, Мөхлисуллага да, Шәйхразый белән Шәйсолтанга да  алмаш кием тегеп кигердем. – Балаларның исемнәрен санаганда Бәләкәй әбекәйнең карабодай коймагын хәтерләткән куллары өстәлгә япкан ефәк  ашъяулык чукларын назлап-назлап сыпыра бирде, гүяки ул ятим сабыйларның йомшак чәчләрен аралый иде.
– Туктале, ахирәт. Ник син дүрт балалые дип сөйлисең? Шәрифулланы әйтмисең?
– Аталары Шәрифулланы бала-чагага чутламый иде инде. Укый, үз көнен үзе күрә, егет кеше. Бәгырькәйләрем, дүртесе дә егет килеш ут эченә керделәр. Шәрифулласының үлем хәбәре сугыш бетәргә ике атна калгач килде. Шунысы өчен картым аерата нык кайгырды. «Алтын баганам ауды», – дип елады, ак сакалын калтыратып. 
– И ахирәткәем, чәеңне бу кадәр үк үтүтләп ясама. Бигрәк каты итәсең, Майбәдәр кортка түгел лә.
– Җук-җук, чәенә күрә куе тоела. Чыгышы бик әйбәт. Майбәдәр кортка дигәннән, ул бит куе чәй белән кан басымын дарулый икән. Туксанын үткәненә дә байтактыр инде аның, таягын аркасына аркылы куеп, йөгереп торган көне әле аның. Сөннәт ашына да килгән иде. Чәйне бу баланың анасы – киленем Казаннан алып кайтты. Күчтәнәчләре тагын да бар. Аларын уразага кергәч, сәхәрдә ашарбыз синең белән. Яшеребрәк куйдым әле.
– Ашарбыз, Алла боерса! Менә безнең өйдә яшергәне дә тормый торган иде. Ун бала бит! Мич тутырып тегермән ташы чаклы ипекәйләр салам. Исәбем – берсен бер ашауга җиткерү. Тигезләп, төгәлләп бүлеп куям. Уникегә бүлгәч, күп тими. Үзебез дә бар бит. Көтүгә чыкканына, я кырга киткәненә күбрәк куясың. Туймый инде тамаклары. Туймасалар да, ач түгел. Ашау белән ашау арасында телемнәр югала гына бит. Рәхмәт төшкерләренең кайсысыдыр бүтәннәр өлешенә керә. Сәриясенең кесәсеннән ипи валчыгы чыкты. Ун арасында бердәнбер кыз бит. Кызлар күп ашамый дип, аның өлешен кыса төшкәнмен, күрәсең. Әмма күтенә чыбык төшердем. Шул кызым миңа «Прокурор» кушаматы такты. 
– Ул кызың дөньяда бер матур булып үсте инде, тәүфыйгы арткыры!
– Аллага шөкер әлегесе. Шул бала атасының Газзәдәге сандыгын алып кайткан. Үткенлеген кара син аның! Бер тапкырында сорый бу миннән: «Газзәттәй безгә туган тиешлемени ул, нишләп ул гел минем аркамнан сөеп кала?» – дип. Безнең авыл кешеләренең әдәбен генә күр! «Газзәттәй атаңның беренче хатыны бит ул», – дип теш агартучы табылмаган.
– Уйлаган да юк инде аны. Газзәдән баласы булмаган бугай шул Вәли абзыйның.
– Булмаган. Аннары безнеке читтә дә күп йөргән. Бер сандыгы булган икән аның. Шул сандыкның капкачына бөтен булган җирләрен яза барган. Ташкенты да, Бакуы да, Уфасы да калмаган. Һөнәрлие бит ул. Шәйхулла абзый белән пычкы ярырга да чыга торган иде. Андый эш булмаганда туннар текте.

Теле белән бөтен урам баласын авызына каратып тота торган иде. Укытучылар мәктәп балаларын аның сөйләгәннәрен язып алырга дип алып килә торганнар иде.
– Сине дә шул теле белән караткандыр инде, ахирәт?
– Мин сиңа сөйлим хәзер ничек булганын. Мин Вәлине күргәндә, ул Газзәсен, теге юл сандыгына әйберләрен тутырып, әниләренә озатып куйган иде инде. Боларны мин соңыннан белдем. Бервакыт әтәй миңа тун тектерергә уйлады. Тегүчегә, шушы минем карт янына инде, алып барды. Текте бу миңа тунны. Киеп карадым, таман гына, әйбәт кенә. Тик сул җиңен ялгамаган. Әткәй белән бер бардык, ике бардык, тун һаман әзер түгел. Инде әткәйнең һаман-һаман минем белән йөрисе килми башлады. Тора-бара тегелмәгән җиңнең сере дә чишелде. Бер заман әткәй тегүченең: «Кызыңны миңа кияүгә бирсәң, тун әзер булыр», – дигән сүзен алып кайтты. 
– Тун киеп карарга йөргән арада үзеңнең дә йөрәгең кузгалган булгандыр инде. Атаң кыстаганга гына чыкмас идең. Элек бит егет-җилән җитеш иде, кыз-кыркын азрак иде. Вәли абзый да синнән ару гына олы иде бугай?
– Унтугыз яшькә. Ярый әле олы булган. Болай да унике бала табарга өлгердем.

Дөньяның ачысын да, төчесен дә туя күргән ике әби, хәзер инде хикәятләрен йотлыгып тыңлаучы унбер яшьлек кызыкайның барлыгын да онытып, байтак серләштеләр әле. Берәм-берәм дөньядан китә барган улларын сагынып, сыктап та алдылар. Сүз җаена йокыга куерган бала әбиләрнең комган шылтыратып ишегалдына чыгып кергәннәрен туй атлары кыңгыраулары дип уйлап төшләнде. Йокыдагы кызның баш мие кич утырганда ишеткән иң зур яңалыгын аңлый алмый йөдәде. Гайшәнең әтисе Бәләкәй әбинең үги малае икән бит. Димәк, Бәләкәй әбекәй аның үги әбисе! Үги әйбәт дигән сүз икән бит! Әнә үги әбие кызның курчагына бөргән итәкле күлмәк тегеп утыра! Көне буе теккән иде ул аны, матур булган иде күлмәк. Әнә ак сакаллы бабае песиенең тәпиенә үлчәп чабата үрә. Бала җанлы бу икәү Гайшәнең күңелен күрү өчен тырышалар. Үз бабае белән үги әбие! Әнә әбекәе стан янында киндер тукый. Әнә ак киндер алъяпкыч бәйләгән бабакае Ык үреннән чана тартып менеп килә – тал төягән. Әнә әбекәе алъяпкыч итәгенә Гайшәнең күз яшьләрен сөртә. Әнә тагын ул күрше балалары җиләккә киткәндә нәүмиз булып өйдә калган Гайшәне ияртеп, бөтен эшен ташлап, Имәнлеккә җиләккә китеп бара. Әнә бабакае багана умартага оя корган бал кортлары янында кайнаша. Әнә әбекәе Өемташ артындагы урманнан чикләвек җыеп кайткан да өйалды каршындагы соры ташка утырып, чикләвекләрне кәшәнкәсеннән аралап утыра. Үзе урамда күренгән бөтен бала-чаганы кул изәп чакырып, кушучлап чикләвек тарата... Кыз  бала йөрәген сулышлары белән җылыткан бабакае белән әбекәен – гаҗәп тә якын кешеләрен әле бер сурәттә, әле икенче сурәттә күрә-күрә төн уздырды. Бала чагын гына түгел, бөтен гомер юлын нурландырып торачак сурәтләр иде болар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт. Менэ исмасам кунелем булды. Рэхэтлэнеп укыдым.

    Хәзер укыйлар