Логотип
Проза

Хыянәт

Хикәя 

 

 

Хикәя 

 

«Ай!» – Балалары йоклаганчы дип үзе дә алар янында ятып торган Равия, изрәп киткәнлеген сизеп, тизрәк урыныннан кузгалырга ашыкты. Иренең эштән кайтасы бар ич. Хатынының йокысыннан уянып ишек ачканын яратмый ул. Сәгать ничәдә генә кайтса да, Равиянең ашы, чәе әзер булып, Җиһангир кайтып керүгә үк өстәленә куелырга тиеш. Кара инде, сәгать тугыз да тулып киткән ләбаса. Тагын соңарды инде. Димәк, төн уртасыз кайтып кермәячәк. 

– Әхмәт Ясәвиевичны ресторанга алып бардым әле, – дияр. – Майламыйча таба да купмый. Гомер буе шушы тулай торакта яшәмәбез бит. Цех начальнигы ярдәм итмәсә, ничек фатир алмак кирәк. 

– Соң, әле үткән атнада гына... – дип, ризасызлык күрсәтергә маташыр Равия, ә тегесе... 

– Әй, син нәрсә аңлыйсың соң? Сиңа – алма шалкан, чумара талкан, – дип кырт кисәр. 

Тәрәзәдән, нурланып, тулган ай карады. Әй, хыялый да инде син, Равия, шулай гел начарга гына юрамыйлар инде. Күңелсезлекләр дә гел-гел кабатланып тормас, дия кебек иде. Күптәнге бер мәзәк хатынның хәтеренә килеп төште. Бер яшь бикәч, соң гына әнисенә телефоннан шалтыратып: «Ирем һаман кайтмады, мөгаен, үзенә сөяркә тапкандыр», – дип зарланган, ди. Әнисе исә: «Юк, кызым, алай начарга юрама әле, аның берәр машинага тапталуы да ихтимал бит», – дип юаткан, имеш. Ха-ха-ха, хи-хи-хи... Әмма ничәмә-ничә көннәр, атналар, айлар буе шул халәттә яшәп кара әле! 

Равия күмәч йөзле ай карап торган тәрәзәнең пәрдәләрен төшерде, радиоалгычны әкрен генә тавышка көйләп җибәрде, иртәгә иртүк бакчага озатасы ике улының күлмәк-ыштаннарын хәстәрләргә тотынды. 

...Ниһаять, кыңгырау тавышы! Инде йоклаган күрше-тирәләрне уятмаска тырышып, хатын оекчан гына тышкы ишекне ачарга йөгерде. 

– Җиһангир? 

– Ач! 

Ире тагын салып кайткан. Их, тизрәк йокларга гына ятса иде. Әмма ул ашамыйча йокламаячак һәм, гомумән, тиз генә йокламаячак. Равия, күнегелгән гадәт буенча, өстәлгә тәлинкә белән аш куйды, ипи кисте, чәйне кайнарлады. 

– Ярарга тырышасың, ә? – диде ире. –Син, мөгаен, миңа хыянәт иткәнсеңдер. 

Равия өчен монысы көтелмәгән яңалык иде. Хыянәт? Каян башына килә диген син. Югыйсә өйләнешкән чакта ук гомергә бер-берсен яратырга, беркайчан да бер-берсенә хыянәт итмәскә дип сөйләшкәннәр иде түгелме? Һәм... ахыргача бер-берсенә ышанырга дип... Шуңа күрә Равия Җиһангирына ышана да, аны ярата да. Эштән соң әнә шулай исереп кайтып тавыш чыгарган чакларында да ул аны аңларга, кичерергә тырыша. Чөнки иртәгәсен үк ул, һичшиксез: 

Равиям, бәгырем, мин сине үлеп яратам. Кичә эчкәнмен, нишләгәнемне хәтерләмим. Кичер, яме, – дип өтәләнәчәк. Шуңа да Равия мондый күңелсез кичләрне, йокысыз үткәргән төннәрдән соң килгән авыр көннәрне вакытлы күренешкә санап, күкләрнең бер аязасына өмет итеп яши дә яши. 

– Өметләнмә юкка, – дип, вәгазь укый дус хатыны Венера. – Яраткан ир көне-төне әллә кайларда йөрми ул. Әле кичә генә урамнан бер чибәр кыз белән кочаклашып барганын күрдем... 

– Китче, ялгышкансыңдыр, – ди Равия көлә-көлә. 

...Җиһангир кабат шул соравына кайтты. 

– Ник эндәшмисең, хыянәт иттеңме? 

– Китче, нинди сүз... – Равия аптыраганнан елмаеп куйгандай итте. 

– Ә нигә гаепле кебек елмаясың? 

– Нишлим соң? 

– «Нишлим соң, нишлим соң?» Юк, дияр идең. Мин бит сине үтәли күрәм. Әйт, кем белән? 

Равия, чыннан да, мондый очракта нишләргә кирәген белми иде. Төшме соң бу, өнме? Чынлап әйтүеме, шаяруымы? 

– Әйт дим сиңа! Син бит уңайсызланып елмаясың. 

Булса да булыр икән кеше. Тагын исереклек галәмәтедер бу. 

–Җиһангир, әйдә, бәгърем, йокларга ятыйк. Иртүк торасыда бар... 

–Җаваптан качасыңмыни? Минем иртүк торасым юк. Икенче смена... Әйт... 

– Әйе инде, әйе! Хыянәт иттем! Әйдә, йоклыйк... 

– Ә-ә, юк! Шулай җиңел генә котылырмын дидеңме? Әйт, Равиям, кем икәнен, аннары бер сүз дәшмим. Үзем генә белермен, мин сине бик тә кадерләп кенә яшәрмен. Син бит теләсә кем яратырлык кеше, үзем дә белеп торам. Әйт инде... 

Хатынның иренә каршы торырлык хәле дә калмады, әйтер сүз дә таба алмады. Әлеге халәтеннән чыгу юлы булмаудан ул тәмам гаҗиз иде. 

–Нигә куркасың инде, мин бер сүз әйтмәячәкмен, дидем ич. Надирдыр ул, мөгаен. – Ир Равиянең хезмәттәшен атады. 

– Юк. 

– Алайса, күрше Харис. Сиңа кызыгып йөргәне әллә каян күренеп тора иде. 

– Юк. 

Җиһангир тагын әллә кемнәрне исенә төшерде. Йокысызлыктан һәм көтелмәгән сорау алудан тәмам арыган Равия битараф кыяфәттә: «Юк, юк», – дип кабатлап утырудан узмады. 

– Белдем, белдем! Венераның ире Нурислам ул! Яшь чакта сез йөргәнсез дә түгелме соң әле? 

– Булса, – дип сыкранды хатын, соңгы сорауга җавап бирәм дип уйлап. Әмма... әйтеләсе сүз әйтелгән, Җиһангир тарафыннан нәкъ үзе теләгәнчә кабул ителгән иде инде. 

– Әһә, шулаймы? Аһ, шулаймы?.. 

Тагын бер йокысыз төн узды. Улларын бакчага илтеп куйган хатын, тәненең күгәргән урыннарын хезмәттәшләреннән яшерердәйрәк киемнәрен киеп, эшенә ашыкты. 

Күпмедер көннәрдән соң Равия көтмәгәндә «үз хыянәтенең сәбәпчесе» Нурисламны урамда очратты. Һәрвакыттагыча ачык йөз белән исәнләшергә теләде. Ире әйтмешли, яшь чакта «йөргән» саналсалар да, мөнәсәбәтләре капка төбендә эскәмиядә йолдыз санап утырудан узганы булмады аларның. Аннары бер-ике тапкыр матай белән күрше авылклубына чыктылар бугай. Кулга-кул тотынышырга да оялдылар хәтта. Язмыш бит бу: еллар үткәч, Равия Җиһангирга кияүгә чыкты, Нурислам Равиянең дус кызы Венерага өйләнде. 

...Әйе, Равия Нурислам белән берни булмагандай исәнләшеп узарга теләде. Әмма... Нурисламның сүзләре аның өстенә баштанаяк бозлы су койгандай итте: 

– Беләсеңме, нәрсә? Әгәр дә бозык хатын икәнсең, үз бозыклыгыңа мине катнаштырма! Беткәнме шунда үзең кебек... 

Калганын ишетмәде Равия. Хәер, ишеткәне дә бик җитәрлек иде. Тик ни өчендер күз алдыннан яшь вакыттагы капка төпләре, шомыртлары ап-ак чәчәктә утырган хуш исле бакчалар, тулган айлы, якты йолдызлы зәңгәр кичләр гөлт итеп кабынып узды да гөлт итеп сүнде. 

Шулай да Равия үз тормышыннан балачак дусты, туры сүзле, зәңгәр күзле Венераны сызып ташлый алмый иде. Тик инде аның янына юллар ябык. Ире белән әнә ничек «хыянәт ит тә», дусларча аралашып яшә, имеш.Венера мәсьәләне үзенчә хәл итте. Дустының эшенә телефоннан шалтыратты да: 

– Кара әле, Равия, күптән күрешкәнебез дә юк. Бүген төшке ашка безгә кил әле. Үзем генә. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, – диде. 

...Венера бик тәмле итеп гөбәдия пешергән. Авызда эреп тора. Сыйлый да белә инде үзе: 

– Йә, йә, тартынып утырма. Синең өчен генә пешердем. Көн дә гөбәдия ашап тормыйсыңдыр, – диде. 

Тора-бара сүз Равиянең тормышына , ире белән мөнәсәбәтләргә күчте: 

– Ни диим, элеккечә инде, – дип әйтүдән уза алмады Равия. 

– И, ник яшерәсең инде аны? Җиһангирың бит, сине көнләп, минем Нурислам янына барган. Нурислам белән хыянәт иттем, үзең әйткәнсең ич. 

Равия акланырга дип авызын ача башлаган иде, дусты өлгеррәк булып чыкты. 

– Әйттем Нурисламга, менә белдеңме инде Равияңнең кем икәнен, дидем. Йә инде, йә, аша син, аша, табында сынык калдыру явызлык теләү була ул... 

Равия берәүгә дә явызлык теләми иде... 

 

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нәрсә булды инде бу: ни башы, ни ахыры юк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Азагы бармы? Ни селу ни городу диган кебек булды бит бу.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ахыры ничектер "чыктым аркылы купер" кебегрэк булды монын.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Автор нинди мэгьнэ салды икэн бу эсэренэ?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ахыры ни белэн беткэнен белэсе килэ, эсэрнен озеге кебек булды бу

            Хәзер укыйлар