Логотип
Проза

Хәлимә туташ

Г. Исхакыйның “Хәлимә туташ” хикәясе, тагын дүрт әсәре белән бергә аның 1909 елда чыккан хикәяләр җыентыгына кергән.
1914 елда Исмәгыйль Гаспринскийның вафатына “Ил ” гәҗитендә бастырган мәкаләсендә Г. Исхакый хатын-кыз иреге, азатлыгы идеясен шул чорда шималь төрекләре әдәбиятының ныклы бер нигезе диеп күрсәтә. Гаспринский үрнәгендә ул үзе дә туктаусыз шушы идеяне тормышка ашыру өчен көрәшә. Күренекле тарихчы һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Г. Газизның аны “хатын-кызларны азат кылырга ты­рышучы баһадир” дип атавы юкка түгел. Бу чынлап та шулай. Моңа ышану өчен Исхакыйның әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк: алар арасында хатын-кыз мәсьәләсенә бөтенләй кагылмаганнары бик сирәк булыр.
Әлеге проблеманы Гаяз әфәнде хикәя, повесть, романнарында гына түгел, кайбер мәкаләләрендә дә күтәргән. Мәсәлән, “Ил”нең 1914 ел, 2 гыйнвар санында әдипнең тулаем шушы мәсьәләгә багышланган бер язмасы басылган. Бу мәкалә бер мөгаллимә ханым тарафыннан язылган һәм “Сөембикә ’ журналында дөнья күргән язмага җавап рәвешендә туган. Ханым язмасында ирләрне ерткыч җанварларга тиңләгән һәм хатын-кызның бәласе иренә артык баш июдә дип күрсәткән.
Әлеге мәсьәләгә әдипнең карашы башкарак:    “Мин дә мөгаллимә ханым“ ерткыч җанварлар дип йөртә торган бер ир булганга, ханым әфәндегә кечкенә генә бер сүз әйтеп үтмәкче булам. Ирләр белән хатыннар арасындагы мөнәсәбәтнең табигый булмавының сәбәпләре хатыннарның башларындагы “ир хакы — пәйгамбәр хакы дигән касиянең булмавында түгел, ирләрнең башында хатын хакы — Хауа ана хакы” дигән мәгънәнең җитешмәвендәдер. Без — ирләр, менә шуны җирләштерергә тырышабыз, әдәбиятыбыз, матбугатыбыз шуңарга хезмәт итә. Шул эшкә элек без — ирләр, “җанварлар” башладык. Иң әүәл шул мәсьәләне карт “җанвар” тәрҗеман баба чыгарды; шул эшкә Риза казый дигән бер ‘җанвар' шәригать төсе бирде. Шулар артыннан мин “җанвар” да чыгып шул ^ мәсьәләне мәйданга аттым. Безгә иярүче әллә никадәр Тукай, Сәгыйть, Фатыйх дигән “җанвар”лар чыктылар...”
Р. ХӘМИДУЛЛИНА

Хәлимә туташ уянып киткәндә көн бик иртә иде. Камыш пәрдә аша үтә торган кояш нуры да әле көнгә өйрәнмәгән кебек, көннән оялган кебек кенә, зәгыйфь кенә яктылык берлә бүлмәне яктырта иде. Пәрдә ашасыннан салкынчарак чык исе исә иде.
Бер тәрәзәдән ерак кына чишмәләрнең чы­кырдаулары ишетелә иде. Тирә-яктагы тынычлыкны сирәк-сирәк кенә мөңри торган сыер тавышы да бераз боза иде.
Хәлимә туташ акыртын гына торып, тәрәзә яны­на килде, тавышсыз гына иттереп камыш пәрдәне күтәрде. Тыштан салкынрак кына бакча һавасы ашыга-ашыга Хәлимә туташның бүлмәсенә ага баш­лады. Бу саф һава Хәлимә туташны бик тиз кочаклап алганга, аның тәннәрен чымырдатып алды. Хәлимә туташ авызын тутырып-тутырып саф һаваны сулый башлады. Ул тәрәзә төбенә утырып, тирә-якны карарга тотынды. Зур каен агачы үзенең ярты шар кебек түгәрәк яфраклары, ботаклары берлә генерал алдында басып тора торган николайский солдат кебек селкенмәенчә-нитмәенчә басып тора иде. Өске яф­раклардагы энҗе бөртекләре кебек чык тамчылары яңа кояшта ялтыр-йолтыр итеп каенның матурлыгын арттыралар иде.
Аннан ары гына шомырт агачы үзенең зәмруд кебек яшел яфраклары берлә, үзенең түм-түгәрәк асылган шомыртлары берлә, үзенең өстенә тезелгән энҗе бөртеге чыклары берлә каеннан да матур күренә иде. Ул туйга зиннәтләнгән хатын кебек, киенеп-бизәнеп үзенең сөйгәнен көтә торган кыз кебек селкенмәенчә-нитмәенчә тора иде. Аның янындагы акация агачы да үзенең башыннан аягына кадәр сары чәчәкләренә буялып, янындагы һичбер агачка илтифат итмәенчә үзенең матурлыгы, үзенең сафлыгы берлә ләззәтләнгән кебек була иде. Аның артыннан тагы шундый агачлар, тагын шундый чыкка бизәлгән яфраклар, тагы төрле төстәге чәчәкләр күренә иде. Алар артыннан көзге кебек тип-тигез тора торган күл дә, гүя йоклаган кебек, аз гына да селкенмәенчә үзенең бар буена сузылып яткан иде. Аның артында гына томанлар берлә капланып аз гына күренә торган урман да хәрәкәтсез-нисез тора иде. Җирдәге үләннәр дә, өсләренә төшкән чыкларны күтәрә алмаенча бер якка сыгылып кына берсе өстенә берсе сөялеп йоклаган кебек тик торалар иде.
Һәммә җир тыныч. Һәммә җир моң, һәммә нәрсә хәл җыя. Һәммә нәрсә киләчәк озын көндә эссе кояш берлә тартышырга хәл хәзерлиләр кебек күренә иде.
Менә акрын гына җил исте. Күлнең көзге кебек шома өсте шадраланып китте. Агачларның тик тора торган һавалы яфраклары да бер-берсенә өерелешеп үзенә бертөсле матур гына тавыш чыгара башладылар. Энҗе бөртеге кебек чык бөртекләре берәм-берәм җиргә коела башладылар. Үләннәр дә аз гына урыннарыннан кузгалдылар. Алар да бер-ике мәртәбә башларын селкеп, авырырак чыкларын төшереп, кояшка каршы башларын күтәрделәр. Бу җил Хәлимә туташның күңеленә дә тәэсир итте, аның йоклаган уйларын уятты, ул да үзенең хәлен уйларга, үзе турысында фарыз кылырга тотынды. Үзен-үзе белмәенчә генә, үзе ни эшләгәнне сизмәенчә генә, зур авыр сачын алдына алып салып, аның берлә уйный- уйный, үзенең үткән гомерләрен тикшерә башлады. Алар арасында татлы минутларын эзли башлады. Әнисенең үлеп, моның үги әни кулына калуыннан башлап бу көнгә кадәр килеп җитте. Үзенең
“рәхәтләнеп тордым” диярлек бер минут та гомерен таба алмады. Үзенең рухани тормышын, үзенең моңарчыга кадәр ниләр уйлап, нинди фикерләрдән ләззәт алганын эзләргә тотынды. Анда да яшь күңелне канәгатьләндерерлек, ут кебек кызу табигатьне риза­ландырырлык бер нәрсә дә таба алмады. Үзенең укыган нәрсәләрен уйларга, үзенең театрларда күргән манзараларын күз алдына китерергә тотынды — анда да искитәрлек бер нәрсә таба алмады. Күңеле киләчәкне уйларга тотынды, киләчәк өчен планнар корырга башлады. Үзенең кыз булуы, үзенең татар кызы булуы, үзенең — үз тормышы хакында эшләргә түгел, уйларга да хакы юклыгы хәтеренә төште. Тагы киләчәк планнары җимерелде, тагы озын-озын уйларга чумды. Тагы үзен-үзе онытып, иркен дөньяда, иркен яланнарда, иркен шәһәрдә, иркен өйләрдә ирекле кеше булып, кешенең кәефен китерер өчен ясалган курчак кына булмаенча торуларын уйлый башлады. Аның бу өйдән, бу үги ана идарәсеннән чыгасы, бу зинданнан котыласы килә башлады. Аның чын кеше булып, беркемнән дә сорамаенча, беркемнән дә ризалык алмаенча киенәсе, йөрисе, торасы килә башлады. Ул башка халык кызлары шикелле үзе сөйгәнне генә сөясе, үзе яратканны гына яратасы, үзе теләгән тормыш белән генә торасы килә башлады. Ул анасының кушуы берлә йөри торган, атасының әмере берлә генә сөя торган, әллә нинди курчакларның димнәре берлә әллә кемнең хатыны була торган, әллә нинди мулланың бер-ике авыз сүзе берлә аерыла торган машиналыктан чыгасы, ул дөньядан әллә кая еракка-еракка китәсе, ул дөньяны бөтенләй ташлыйсы, мәңгегә шул зиндан өйләрдән китәсе, гомерлеккә шул “ярамый”, “килешми” богауларын өзәсе килде. Матур, киң дөньяда, шундый матур бакчада, шундый тигез күлләрдә, шундый томанлы гына урманнарда үзенә үзе хуҗа булып, үзе теләгәнчә йөрисе килде. Тагы үзенең кыз идеге, үзенең татар кызы идеге, үзенең болай уйларга, үзенең тәрәзә төбенә утырырга да правасы юклыгы хәтеренә төште.
Хәзер анасы уянып, кыямәтләр куптарачагы, хәзер атасы моның шул фикерләрен белсә, моны “дөнья вә ахирәт рәхәтенә ирештерер өчен”, бу бозык фикерләреннән коткарыр өчен хәзер үк кем очраса, шударга кияүгә бирәчәге хәтеренә килде.
Күз алдына караңгы уйлар, ямьсез тормышлар килә башлады. Әллә нинди: “мин ирең — мин падишаһың” дигән тавышны ишеткән кебек була башлады. Хәлимә туташ калтырый башлады. Тагы җил исте, тагы күл шадраланды, тагы агачлар бер-берсе берлә бәрелештеләр, сөйләштеләр, тагы чыклар шыбыр-шыбыр коелдылар, тагы Хәлимә туташ үзен- үзе бүлмәсендә, үги ана ихтыярында бер кыз идеген хәтеренә китерде. Андый иркенле, ирекле тормышлар моның кебек мең-мең татар кызлары өчен хәрәм идеге күңеленә килде дә, күзләреннән мөлдер-мөлдер энҗе бөртек яшьләре ага башлады.
Шул яшьләр белән бергә аның өмидләре, киләчәк өчен корган планнары да бергә китте. Ул тагы үзен-үзе шул үз өендә үзенең тормышының колы итеп, шул иске гадәтләрнең корбаны итеп күрә башлады. Үзенең шул тормышыннан котылырга хәле юклыгын уйлап, тагы пәрдәсен төшерде. Тагы бүлмә карадгыланды, тагы Хәлимә туташка караңгы уйлар килә башлады, тагы Хәлимә туташ үзен-үзе правасыз татар кызы итеп хис итте.

Гарәп графикасыннан Р. ХӘМИДУЛЛИНА күчерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар