Логотип
Проза

ХӘЕРСЕЗ

Ял көне иде. Марат миңа ике сум илле тиен акча сорап керде.
— Курыкмагыз, мам эш хакы алгач түләрмен,— диде ул һәм, үзенә күрә бер тәкәбберлек белән зәңгәр күзләрен түшәмгә төбәп, сул аягын тирбәтә башлады.
Кыяфәтен әйтерсеңме? Безнең ише гади эшчене һич кенә дә санга сугардай түгел.
— Мамаң ала дисең инде?.. Ә үзең кайчан ала башлыйсың?
— Минем өчен кайгырмагыз,— диде Марат, гәүдәсен тир-бәтә-тирбәтә.— Грузчик булып йөрмәм.
— Бу гәүдәгә анысы да батар иде.
— Ике сум илле тиен акча таба алмыйсыз инде алайса?
— Кем әйтте сиңа, таба алмыйм, дип?— Мин кулымны кесәмә тыктым.— Акча бар, тик соңыннан шушы сумнарны әниең түләп йөриячәк.
Маратым авызын чалышайтты.
— Бер килмәсә килми икән! Кая барсам да — мораль!— Марат мине «ялындыра» дип уйлады ахры, чөнки:— Бирсәгез бирегез, бирмәсәгез, мин башкалардан сорыйм,— диде.
— Рәхим ит, җанкисәгем! Югыйсә үземне синең алда бурычлы ук сизә башлаган идем.
Марат кесәдән акчасыз чыккан кулга күз сирпеп алды да:
— Күптән шулай дип әйтергә кирәк иде аны. Мин монда вакыт әрәм итеп торам, понимаешь,— диде һәм «сау булыгыз»ны да әйтмичә чыгып китте, хәтта ишекне дә япмады, бастым да калдым: муенына бурзай ассаң, аягы җиргә тимәс егет бит!..
Хәтеремә аның балачагы килеп төште. Гомер ничек тиз үткән, ә! Без бу квартирага күчеп килгәндә, Маратка унике-унөч яшь кенә булгандыр. Бу йортта бала-чага күп иде, әгәр ишек алдында футбол, волейбол уйный башласалар, өйләр яңгырап торыр иде. Шулай булса да, малайлар арасыннан мин иң элек Маратны таный башладым: ул шул вакытта ук инде тәмәке тарта иде, тышкы ишек яңагына сөялә иде дә төтенгә чәчи-чәчи тарта торган иде; җәйге караңгы кичләрдә үзе күренмәсә, уты күренә, тәмәкесе җиң эчендә булса, йөткергән тавышы ишетелә иде. Мин генә түгел, башкалар да аны, авызыннан папиросын тартып алып, оялдырып та, куркытып та карадылар; әнисенә дә әйткәләдек, ләкин Әсма ханым безнең әйткәннәрне ничектер күңеленә авыр алып: «Кеше баласына кысылмагыз, үзегезнеке дә үсә, үзегезнекен белегез», — дигән кебегрәк итеп кабул итте.
 
Тагын бер нәрсә бик нык исемдә саклана: Маратны ничә генә очратмыйм, ул һәрвакыт карлыккан бер тавыш белән шыңшып, үзенчә моңланып йөри иде; соңра Марат, үсә төшкәч, «Бродяга» кинофильмыннан соң таралып киткән җырны авызыннан төшерми йөртте. Ләкин башка малай-шалай бу көйне яңгыратып җырлап йөргәндә, Марат «Аба-рая-а-а...» дигән җиреннән уза алмады.
Җиденче классны исән-аман гына төгәлләгәч, әнисе аңар велосипед бүләк итте, һәм малай, унынчыны бетерми торып, шушы ике тәгәрмәчле «арбадан» төшмәде. Ә төшеп каршыма басканда, ул әзмәвердәй бер егеткә әйләнгән иде. Өстендә иң соңгы стиль буенча тегелгән трико костюм, аягында ялтыр туфлиләр, ә туфлие белән кыска балаклы чалбар арасыннан чуар оекбаш күренеп тора иде. Анага бу киемнәр күпмегә төшкәндер, бу костюмнарны алу өчен ана үзенең хезмәт хакын ничегрәк йолыккандыр — анысын Әсма ханым үзе генә белә, ә малайга боларның бөтенесе дә өлгергәнлек аттестатын котлап бирелгән бүләк кенә иде.
Марат җәй буе әзерләнде дә укырга Казанга барып керде. Әсма ханым: «Улым химия-технология институтына керде, кырык сумга якын стипендия ала»,— дип, шатланып бетә алмый йөргән иде ул чакта. Ләкин ананың шатлыгы күпкә бармады — зарлана башлады.
— Сиксән сум акча алам, җиткерә алмыйм,— диде ул шулай бер очрашкач.
Ялгызыңа җитәргә тиеш, сиксән сум зур акча ул,— дидем мин аңа.
Кая ялгызыма!— диде Әсма ханым ачынып.— Маратка саен егерме-егерме биш сум җибәреп торам. Ашарга квартирына да түләргә кирәк. Киемен әйтәсе дә юк инде анысын.
Шунда күзем аның пальтосына төште: пальтоның тупас драптан ясалган тышлыгы кыршылып беткән иде. Әсма ханым минем күзнең нәрсәгә төшүен сизеп:
— Үзем алган акча үземә Генә булса, мин бу хөлләне күптән салып аткан булыр идем,— диде.
— Үзе дә күп кенә стипендия алгач, азрак салыгыз.
— Җитми ди бит! Кеше арасында үземнең дә ким-хур итәсем килми инде.
 
Аның каравы малай самолетта гына йөри. Бәйрәм җиттеме, Казан—Уфа—Казан һава трассасында Марат очып йөри. Җитмәсә, дусларын да алмаш-тилмәш Уфа күрсәтергә алып килә. Узган җәй, беренче курсны бетереп, каникулга кайтканда, үзе белән бер егет алып кайткан иде. Тегесен ниндидер бер зур кеше малае диделәр. Шулай да кулын буш кесәсенә тыгып килгән, ә исәбе — Агыйделдә су коенып җәй үткәрү! Ләкин аңа Агыйдел суыннан бигрәк икенче төрлерәк «су» кирәк булган, күрәсең, чөнки Әсма түтидән андый «суны» ярты литрдан арттырып булмавына ышангач, бу егет Агый-делнең шифалы комына ак тәнен тигезеп тормастан, үзенең «Аккош күле»нә кайтып китте.
Марат ни, билгеле инде, шәһәр буйлап бушка селкенеп йөрде. Берничә мәртәбә аны исерек килеш китереп ташладылар. Ә беркөн аның урам себереп йөрүен күреп кайттылар: Марат унбиш көнлеккә эләккән икән.
Утырып чыккач, ул миннән утын кисәргә сорады. (Мин яңарак кына кышка дип утын китерткән идем.) Үзенә ул чаклы ук мәхәббәтем булмаса да, килештем: әйдә, аз булса да әнисеннән акча сорамый торыр.
Иртә белән Марат бер иптәш тә алып килде.
Эшлекле бер төс белән үлчәгән-караган булып утын әйләнә урап чыктылар, «твердая порода» дип сөйләнә-сөйләнә, юкәгә типкәләп алдылар, аннан соң утырып тәмәке кабыздылар. Иптәше чарланганрак булса кирәк:
— Кубометры бер сум илле тиен. Килешсәгез, ике көндә аударабыз,— диде.
Һәм иртә белән, хәерле сәгатьтә, егетләрем утын кисә калды, мин эшкә киттем. Кич эштән ашыгып кайтам. «Яртысын кисеп бетергәннәрдер инде»,— дип уйлыйм. Кайтсам, исем-акылым китте: ярты кубометр утын киселгән.
Марат янына кердем. Күршем, тәртәсен каерып куйган арба сыман, ботларын стенага сөяп, караватта ята иде.
— Нәрсәгә кергәнегезне беләм, Шакир абзый,— ди бу, минем авыздан нинди дә булса сүз чыкканчы.—«Нигә бик аз кистегез?» димәкче буласыз. Иптәш егетем укырга керергә хәзерләнә икән, шуңа күрә иртәнге якта гына, көн кыздыра башлаганчы гына кисәргә туры килер.
— Мин синең белән уйнап сөйләшергә кермәдем, Марат...
— Мин дә уйнамыйм шикелле. Тик нәрсәдән куркасыздыр. Жәй озын, прогноз яңгыр булуын әйтми әле.
— Шулаймы? Әйтми дисең инде? Юк, җанкисәгем! Мин утынны сезгә иртәнге гимнастика ясау өчен китертмәдем.
Мин борылып чыгып китә башлаган идем, артымнан:
— Эй, карале! — дигән тавыш килде.— Кискән кадәресенә акча түләргәдер бит! Имей совесть...

...Менә шуннан бирле ул, очрашканда, миңа күтәрелеп карамый гына үтеп китә башлады...
Быел кыш Марат институтның икенче курсында укыган җиреннән. көтмәгәндә кайтып төште. Башта ул сораган кешеләргә: «Каникулга кайттым»,— дип җавап бирә иде, ә хәзер: «Бер елга отпускы алдым, башым бик авырта»,— дип, сыныкка сылтый башлады. Чынында исә аны институттан чыгарып ук җибәргәннәр икән. Әсма түти, бу кайгыны күтәрә алмыйча, больницада ятып чыкты...
Мин һаман Марат чыгып киткәндә калган урынымда басып тора идем әле. Ишек шакып тагын килеп кермәсенме бу!
— Нәрсә? Бирмәделәрмени?
— Бирделәр бирүен. Тагын илле тиен генә җитми...
Мин кесәмнән бумажник чыгардым.
— Мам бит,— диде Марат, миннән алган илле тиен көмешне учына йомарлап,— кеше саен кереп, улына акча бирмәскә кушкан. Тоже мать!
— Ә син анаңа сүз тигезмә, ул сине тапкан, үстергән... Мине Марат бүлдерде:
— Баланы тапкач, нигә акча бирми ул сораганда!..—  диде һәм бу юлы да ишекне ачык калдырып чыгып китте.
— Тфү, хәерсез!—дидем мин һәм ишекне шап итеп ябып куйдым. Тәрәзә пыялалары зыңлап торды.
 
X. ӘХМӘТҖАНОВ рәсеме.
 
Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов 1930 елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы, Иске Аю авылында туган. Үсмер чагында ук туган авылында колхозчы, аннары клуб мөдире булып эшли. 1951 елда Бөре педагогия училищесын тәмамлап, башкорт педагогия институтына керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, шунда ук тел һәм әдәбият укыта. «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталарында, «Һәнәк» журналын да әдәби бүлекләрне алып бара. Татарстанга күчеп килгәч, СССР Литфондының Татарстан бүлеге директоры булды, озак еллар Татарстан Язучылар союзы каршындагы проза секциясен җитәкләде, «Азат хатын» журналы редакциясендә эшләде.
Хәсән Сарьян үзенең иҗат юлын хикәяләр язудан башлады, аннары күләмле әсәрләр өстендә эшләде. Аның «Әткәм һөнәре», «Бер ананың биш улы» исемле повестьларын укучылар гаять җылы каршыладылар һәм алар, бик лаеклы рәвештә, әдәбиятыбызны бизәүче, укучылар кулыннан төшми торган әсәрләр рәтенә бастылар.
Язучы булу белән бергә, Хәсән Сарьян тел галиме дә иде, бу өлкәдә ул күп кенә гыйльми эшләр башкарды. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүдә катнашты, тел һәм стиль мәсьәләләренә кагылышлы китаплар бастырды. Шул ук мәсьәләләргә багышлап, радиодан әңгәмәләр алып барды.
Хәсән Сарьянның әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт телләренә дә тәрҗемә ителделәр.
Сарьян, язучы буларак, тәмам өлгереп, күпкырлы таланты тәмам ачылып җиткәч кенә арабыздан китеп барды. Безгә, «Азат хатын» журналы коллективына, ул аеруча якын иде. Чөнки аның байтак кына әсәрләре башлап шушы журнал битләрендә дөнья күрде. Үзе дә ул шушы коллективта озак еллар җаваплы секретарь булып эшләде, журналның абруен арттыру, аны укучыларга тагын да якынайту өчен зур тырышлык куйды. Инде тулысынча язучылык эшенә күчкәч тә, «Азат хатын» журналын гомеренең соңгы көннәренә кадәр якын итте, бай тәҗрибәсе, төпле киңәшләре белән һәртөрле булышлык күрсәтеп килде. Без аны хәзер дә үз арабызда итеп тоябыз һәм истәлеген кадерләп саклыйбыз.

фото: http://https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кешене кеше иткэн - хезмэт. Шэхэр балалары "гуляйт"тан башканы белмилэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ә нәрсәгә бирәсез акча, бирмагез.

      Хәзер укыйлар