Логотип
Проза

Хатын-кыз бәхете

 (хикәя)



 − Әни, сөйлә әле, мин бәләкәй чакта нинди идем? – кызының еш кына биргән соравына әнисе үзалдына серле елмая да, күңелендәге газиз истәлекләрен барлагандай, күзләрен бер ноктага төби. Хәтта кулындагы бәйләмен дә беразга бер читкә куя. Кызыксынуы арта барган Сәкинә, тыңларга әзерләнеп, аны, әни, йә инде дип ашыктыра. Ә Җәмгыя карчык кызының кыбырсынуын игътибарга алмый; аның мондый татлы минутларда кабаланасы, җанын биләгән җылы бер халәттән чыгасы килми. Иреннәрендә үзенә генә билгеле сәбәптән кабынган елмаюны сүндермичә, ул вакытны суза. Әйтерсең лә, ашыкса, ниндидер бик кадерле, бик матур, бик кирәкле истәлеге озын-озак гомерендә булып үткән вакыйгалар катламы астында күмелеп калыр, югалыр кебек...
 – Синме?.. Син һич тә тик тора белмәс бөтерчек идең. Зырылдавыктай көне буена бөтерелә-әйләнә идең дә, арыгач, баскан җиреңдә авып, йоклап китә торган бала идең...
 Сәкинә дә хәтерендә нидер күзаллап, рәхәтләнеп елмая.
 − Ә корсагыңда чагымда мин нинди идем? – дип  сорый ул, диванда утырган әнисенә якынрак елышып.
 Җәмгыя карчык кызына гаҗәпсенү катыш назлы караш ташлый. Әйтерсең дл, алдында идәнгә аякларын бөкләп утырган, утызны куып килгән кызын кайчандыр карынында йөрткәненә үзе дә ышана алмый.
 − Син нәни тәпиләрең белән туктаусыз тибенә идең. Әтиең дә, мәрхүм, кулын корсагыма куя иде дә, карчык, кара тагын туп куып йөртә минем улым, футболист булыр дип көлә иде. Малай көткән иде әтиең бик тә...
 − Әни, ә баланы карында күтәреп йөрткәндә ул авырттырамы берәр җирне? Минем белән йөкле чакта мин сине авыртырдыммы?
 Җәмгыя әби хәтта, тешсез авызын каплап, кеткелдәп көлеп тә куя.
 − Тилекәй, бер җиремне дә авырттырмадың. Йөкле булып үз эчеңдә бәби йөртүе рәхәт кенә бит ул.
 Сәкинә, нәүмизләнеп, кызыксынуын дәвам итә:
 − Әни, балага ничек, кайчан җан керә?
 Җәмгыя карчык бу өлкәдә үзен зур белемле санамаса да, сорауны җавапсыз калдырмый:
 − Кайчан дип ни... Дүрт ай үтүгә керә инде. Фәрештә килеп җан өрә.
 Сәкинә үз чиратында уйларына бирелеп, күзләрен билгесез бер почмакка төби. Күзләрендәге наян елмаю әкренләп сүнә бара. Әнисе дә, кызының йөзендәге үзгәрешне тоеп, җитдиләнә. Балачагы хакында кызыксынган мең дә бер сорауның юкка гына бирелмәгәнен Җәмгыя карчык аңлап тора. Әйе, сабый чаклар – гомернең иң бәхетле, иң ваемсыз, иң матур кабатланмас мизгеле. Балачагы бәхетле үткәннәр аны сагынып искә ала. Тик бүгенгедәй еш кабатлана торган истәлекләр барлауның сәбәбе икенчерәк шул. Төптәрәк. Үз балам булса ниндирәк булыр иде икән дип җаны телгәләнә бит кызының. Җәмгыя карчык алдында тезләнеп утырган Сәкинәне кулларыннан тотып якынрак тартып китерә дә, аның башын тезләренә сала:
 − Кайгырма, кызым. Алла кушса, булыр балаң да. Кайгырма, бәбкәем...
 Күңеле тулышкан Сәкинәнең тәүге кайнар күз яшь тамчысы, яңагын көйдереп, тозлы чишмәгә юл яра...
 − Әни, нигә һаман да минем балам юк? Мин бит инде ни генә эшләмәдем авырга калыр өчен...
 Әнисе кызының чәчләреннән сыйпый:
 − Димәк, вакыты җитмәгән, кызым. Ходайдан вакыты җитмәгән. Чират җитмәгән... Елама, балам. Елама. Әйдә, чәй эчеп алыйк булмаса. Кыстыбыем да суынгандыр.
 Сәкинә бераз тынычлангач, аналы-кызлы кара-каршы утырып икәү чәй эчәләр. Көзге караңгыда юл табып, тәрәзәгә яңгыр тамчылары сак кына шакый. Бүген Сәкинә өенә кайтмый, әнисе янында кунарга кала. Иртәгә моннан гына эшкә китәсе. Ире Данияр да төнге сменада эштә. Беркем дә булмаган буш өйгә Сәкинәнең кайтасы килми. Балалы өй – базар, баласыз өй мазар (зират) димәсләр иде. Ярый әнисе бар янында. Ярый ул еракта түгел. Ярый юатырга ул бар. Сәкинә, нәни кызчыктай, әнисенең кочагында изрәп йокыга китә...
 Күзләрен йомып күпме генә ятса да, Җәмгыя әбине бүген йокы алмый. Янында йоклаган кызын уятмас өчен кыймылдарга да куркып, уйларына бирелеп ята. Ана кеше, балаларына ничә яшь тулса да, алар турында уйлаудан туктамый. Аларның шатлыгы өчен сөенә, кайгысы өчен көенә. Менә бит, кече кызы Рәсимәнең ике баласы тупырдап үсеп килә. Нинди куаныч. Ә Сәкинәсе, алты ел элек тормышка чыгуына карамастан, һаман да авырга уза алмый. Хатын-кыз бәхете балада шул. Нишләмәк кирәк... Ходайдан сорарга гына кала. Кем әйткәндәй, берне таптың – көенечең артты, икене таптың − бурычың үтәдең, өчне таптың − сөенечең артты, күпне таптың − җәннәткә юл ачтың да бит. Берне дә таба алмыйлар бит әле...
 Иртән торып, Сәкинә әнисеннән генә эшенә китте. Әйе, эше дә начар түгел. Югары белем алып, башта берничә ел гади белгеч булып эшләгәч, аны күптән түгел бүлек мөдире итеп күчерделәр. Җаваплылык артса да, хезмәт хакы да күбрәк чыга. Карьерасы, дәрәҗәсе үсә баруы да начар түгел. Сөеп-сөелеп кавышкан ире Данияр белән артык зур булмаса да зәвыклап җиһазланган фатирлары да бар. Машиналары да юк түгел. Дөньялары тулы, барысы да яхшы кебек. Барысы да... Тик барысы дамы соң? Юк шул. Балалары юк аларның Данияр белән. Менә шул юклык булган бар тулылыкны күзгә күрсәтми. Тормышның сөенечен ала. Сәкинә белән Данияр инде алты ел бала көтәләр. Егерме сигез яшьтәге Сәкинә үзен бала таба алмаган булдыксыз, кысыр хатын итеп сизә.
 Бәләкәйрәк чакта да Сәкинәнең кызыксынучан зиһене төрле сораулар белән әнисенең “башын бетерә “ иде. Кызының: “Ә мин синең корсагыңа кайдан килеп эләктем? Кайда идем мин элек?” − дип диварга терәрлек итеп биргән соравына Җәмгыя, ни дияргә дә белмичә, минем эчемә эләккәнче, синең җаның элек Ходай бакчасында иде, дип җаваплый. Кечкенә кыз ул Ходай бакчасын кайдадыр бик ерактагы матур бер балалар бакчасы итеп күз алдына китерә. Шуннан алып  бәләкәч бәбиләрне ата-аналарга өләшәләр. Чиратсыз кертмиләр. Инде үсеп җитеп, үз оясын корган, үз кошчыкларын чыгарырга хыялланган парлы аккош әле булса әнисенең шул сүзләренә ышана. Ходаем, кайчан бирерсең миңа бала? Кайчан чиратым җитәр минем? Аналык бәхетенә ирешеп, сөекле сабыемны кулларыма алып күкрәгемә кысарга кайчан үз вакытым җитәр, үз сәгатем сугар? Минем дә бит Даниярым белән катышкан үз нәселем, үз тамырым аша җирдәге бу тормышны дәвам итәсем килә. Вакыты җиткәч, үземне балаларымда калдырасым килә. Бир миңа шундый хокук, Ходаем?
 Бәхетенә ирешер өчен ни кылырга тиеш тагын Сәкинә? Шуны эшлә, моны эшлә дип, кулына әллә ничә биттән торган тулы тезмә тоттырсалар да, ул барысына да әзер. Хәер, кәгазьләр күтәреп, аз тапамады ул хастаханә юлларын, халык белгечләренә дә йөрде. Дәваланып та ятты. Даруын да эчте. Шифаханәгә дә барды. Ире Даниярны да тикшертте. Икесен дә күпме карасалар да, бала булмаслык бернинди чир-сырхау да тапмадылар кебек. Данияр... Аның сөеп, яратып кушылган ире. Бишектәге бишкә төрләнсә дә, нәкъ үзеңә охшаш бер малайны, улыңны ничек бүләк итәсем килә сиңа! Белсәң икән! Бала ул ир белән хатын арасындагы мәхәббәтнең гүзәл дәвамы, үсеше икән бит. Ә аларның сөюе бер ноктага килеп тукталгандай булды... Дәвамсыз... Соңгы айларда араларындагы киеренкелек тә шул дәвамны зарыгып көтүдән килә. Мөнәсәбәтләренең үзгәрешен салкынлык та дип санап булмый. Алар бер-берсенә карата һаман да бик тә игътибарлы. Тик әллә ни җитми аларга. Дөресрәге, әллә кем җитми... Бәби җитми. Мәхәббәтләренең җимеше җитми. Бөреләнеп чәчәк аткан сөюнең җимеше җитми. Кешеләрне дә бит Ходай яраткан. Яраткан. Иң башлап кеше – ярату җимеше.
 Бер ял көнендә Сәкинә Даниярны үзенең сеңлесе Рәсимәгә алып китте. Иренең дүрт яшьлек Лениза һәм аңардан беразга кечерәк Илдар белән ду килеп уйнавын күреп, Сәкинәнең йөрәге тагын сыкранды. Үз балабызны кайчан кулларыңа алырга насыйп булыр инде, җаным?! Сеңлесенә килеп, еш кына аның бәхетенә сөенеп, бу тулы гаиләгә бераз көнләшеп тә китә Сәкинә. Нигә Ходай аны бу бәхеттән мәхрүм итте? Даниярының ни гаебе бар? Бала кирәкмичә авырын төшерткән хатыннар юк түгел. Аларга бирәсең, Ходаем, миңа юк. Шулмы дөреслек? Өйләренә кайтканда алар икесе дә үз уйларына чумып, юл буена машинада сүзсез-өнсез генә кайттылар. Хаклымы-хаксызмы, икесе дә бер-берсенә карата ниндидер гаеп тойдылар. Карашлары белән очрашмаска тырышып, күзләрен юлга төбәсәләр дә, бер-берсенең уйлары бер тирәдә чуалганын икесе дә аңлый иде.
 Өйләренә кайткач та араларындагы бу киеренкелек дәвам итте. Душта юынып чыккач, Данияр озак кына хоккей карады. Күкрәгенә башын салып яткан хатынын чәчләреннән сыйпады. Соңгы арада төннәрен йокысызлык борчыган хатын барысын да сизеп-тоеп ятты. Даниярым, яратам бит мин сине... Өзелеп яратам. Син дөньяда иң матур, иң батыр, иң акыллы ир минем өчен... Кил яныма... Чит типмә мине... Барысы да яхшы булыр... Кил яныма... Әллә үзалдына кайнар пышылдады, әллә иренең колагына... Чынбарлык белән татлыдан татлы төшне аера алмаган хатын иренең кочагындамы, мәхәббәт күкләрендәме исереп ләззәт кичерде... Бар дөньясын онытып, яратты, яратылды, иркәләде, иркәләнде... Йокысызлыктан интеккән хатын бүген иренең кайнар куенында арып-талып татлы йокыга талды.
 Ир белән хатын үз эчләренә бикләнеп кенә ятмаска тырыштылар. Бергә еракка ял итәргә бардылар. Култыклашып театрга да, кинога да йөрделәр. Кафе-ресторанга да кереп утырдылар. Дусларын, туганнарын үзләрендә кабул иттеләр. Кунакка йөрделәр. Тик соңгы арада Сәкинә бу чараларның араларындагы бушлыкны тутыру өчен кылынган адым икәнлеген аңлый иде инде. Әллә аңа гына тоела, әллә чыннан да, бу бушлык арта, киңәя бара кебек... Ике өзелеп сөйгән җан бер-берсенә газапланып тартыла, бер-берсеннән нидер көтә, нидер өмет итә, сөюләренең дәвамын көтә. Бала гына һаман юк... Шул сәбәпле күпме гаиләләр таркалганын Сәкинә белми түгел. Ул бу турыда уйларга да курка. Даниярын ул гомерлек пары итеп сайлады. Аңардан башка ул тормышын күз алдына да китерми. Ә әлегә алар, бергә җитәкләшеп барган җирдән каршыларына үтеп булмаслык тау-кыя үсеп чыккандай туктап калдылар. Алар нидер көтеп, туктап калдылар...
 Язның җылы бер көнендә Сәкинә эштән соң кичкырын гына әнисенә керде. Җәмгыя карчык юл уңае гына яши, әллә кая борыласы да юк. Телефоннан сөйләшеп торсалар да, әниләр магнит белән тарткандай, үзләре янына тарта беләләр шул алар. Әнисе дә кызын күреп бик сөенде:
 − Әйдә, кулыңны юып ал да, ашарга утыр. Син яратканча кәтлит пешердем.
 Тик, кызының элек бик ошатып ашаган кәтлитен бер-ике кабу белән кире ванна бүлмәсенә йөгереп кереп киткәнен күреп, карчык чал башын кашыды. Бу ни хәл булыр бу? Аптырарсың да...
 − Рәхмәт, ашыйсым килми. Нигәдер косасым килә, − дип диванга барып утырган кызының бераз агарынган йөзенә Җәмгыя карчык сынабрак карап торды. Түгәрәк йөзе дә ябыгып, суырылып киткән кебек... Йә Аллам! Бу бит!.. Кызының иңенә килеп кунган бәхет кошын өркетмәскә теләгәндәй, башындагы фикерләренең очы чуалган карчык уйлаганын әйтмәде. Кызының янына килеп утырды да маңгаена кулын куйган булды. Аннан, кеше ишетмәсен дигәндәй, сак кына сорады:
 − Кызым, күремең кайчан килде соңгы тапкыр?
 Сәкинә, сорауны аңламагандай, әнисенә бераз карап торды да, нидер исенә төшерергә азаплангандай, кашларын җыерды. Кайчан килде?.. Төрле дару эчә торгач, аның циклы да бозылып бетте бит инде... Хатын кинәт кенә урыныннан сикереп торды да, әнисенә берни дә аңлатмыйча, пәлтәсен эләктереп, тиз генә каядыр чыгып йөгерде. Ул бераздан әйләнеп кайтканда өйдә тынлык урнашкан, ә әнисе үз бүлмәсендә, иреннәрен пышылдатып, дога укып утыра иде. Берникадәр вакыттан соң Җәмгыя карчык, гаҗәпләнеп, кызына күзләрен күтәреп карады. Ванна ишеге янына сөялгән Сәкинә, үзе дә ничек ышанырга белмәгәндәй, әни, авырым бар, тест балам булачагын күрсәтте, әнием, ишетәсеңме, минем балам булачак... дип кабатлый иде. Үзенең керфекләреннән бәхет тамчылары тама... Карчыкның кинәт көч-куәте әллә кая булды. Аның хәле, чак урыныннан кузгалып, кызын кочып алырга гына җитте...
 Бераздан Сәкинә, очардай булып, язгы шәһәр урамы буйлап өенә табан атлый иде инде. Агачларда күксел-яшел бөреләр уянган. Шәһәр яшел нәфислеккә күмелә башлаган. Кышкы салкыннардан җиләгән, туйган кешеләрнең дә күзләрендә елмаю чагыла кебек. Кыш ничек кырыс, көчле булмасын, яз аны әкренләп җиңә. Кесәсендә шалтыраган кәрәзле телефон Сәкинәне сискәндереп җибәрде. Данияр икән. Данияры... Аның иң кадерле кешесе... Булачак баласының әтисе... Сәкинә бу сөенечле хәбәрне телефон трубкасына гына түгел, шәһәр урамындагы бөтен халыкка яңгыратып әйтәсе килсә дә, тыелды. Кайткач үзенә генә әйтәчәк ул бу турыда Иренең колагына гына... “Матурым, кадерлем, син әти булачаксың Алла бирса...” Шушы икесе дә көткән кадерле сүзләрне якын кешесенә берничә ел аша тагын ике тапкыр әйтәчәген бәхетле хатын белми иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар