Логотип
Проза

Хат

Көтмәгәндә-уйламаганда Зөбәер бабайның карчыгы үлеп китте. Беркем дә үләрен алдан белеп-чамалап тормый анысы. Әмма бигрәк кинәт булды Хәернисасының  китүе. Төшкә кадәр әле аягында иде. Иртәдән чыгып кош-кортларын туйдырды, вак чебешләренә кычыткан  ваклап бирде, күрше хатыны Вәсимә белән шактый вакыт капка төбендә гәпләшеп торды. Төш җиткәч, кара-каршы утырып, җылытып аш ашадылар. Шуннан Зөбәер бабай кулына яңа гәҗит алды, күзлеген маңгаена элде. Шулчак күрше бүлмәдән Хәерниса әби чыкты да,  гаепле елмайгандай,  картына карады:
– Менә шул төштән авырта, түзәр әмәл юк. Әллә үлемем шушы микән? Бер-бер хәл булса, миннән сиңа фатиха, хәер-сәдакадан калдырма... – диде дә идәнгә шуып төште җәмәгате. Зөбәер карт килеп янына тезләнгәндә суламый иде инде карчыгы.

Якты көннәре караңгы төнгә әйләнде Зөбәер бабайның. Хатынына бик тә үпкәли иде ул. Гел кирегә сукалады аның Хәернисасы, ир сүзен алга куймады. Ничә тапкырлар янына утырып сүз кузгатты карт:
– Карчык, син  миннән алда китәргә ашыкма, – диде. – Борынгылардан килгән гадәт: ирен кадерләп башта хатын-кыз озатырга тиеш ахирәткә, өчесен, җидесен укытырга анда, Коръән укытырга. Иреннән калган бурычларга исәп-хисап ясарга, авыл халкы алдында аның исемен акларга. Шуннан соң инде, җайлап, үз вакытың белән хушлашырсың фанилык белән. Башыңа сеңдереп куй: ир кешегә ялгыз калу авыр. Урын-җир сала белми ул,  пешереп ашарга кулыннан килми, кер юып киптерү турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бар яклап авыр була ялгыз калган ир-атка...
Гел елмайган булыр иде мондый сүзләрдән соң, һаман үзенекен сөйләр иде карчыгы:
– Кем белгән, Зөбәер, әллә каеш өзелә, әллә юкә өзелә. Әллә миңа язгандыр алдан сукмак салырга. Бер Алланыкы барысы, бер Алланыкы.
Кызып китә иде шундый чакларда карт, тавышын күтәрә иде:
– Бер Алланыкы икәнен барыбыз беләбез. Әле тагы алдан юрау дигән нәрсә дә бар бит. Татар юрап китерә, диләр. Нигә карга кебек каркылдыйсың, юкны юрап?.. – дип ишекләрне бәреп чыгып китә торган иде.
Әйткәне рас килде  карчыгының.

Озак еллар икәү генә яшәде алар. Пенсиягә кадәр колхоз эшенә йөрделәр. Хуҗа үзе пенсия ала башлагач та әле берничә ел фермада каравыл торды. Яшәгән өйләре нык иде әле, егерме еллап элек бу хуҗалыкны баштанаяк үз куллары белән торгызды Зөбәер, гел карап-ныгытып торды. Яшим дигән кешегә тагын чирек гасыр кыл кыймылдатмый гомер итәргә була иде бу нигездә. Абзарда терлек тә карадылар соңгы көннәренә каршы. Сыердан өзелмәде Зөбәер бабай, сөтсез чәйнең ни тәме, үз каймагыңа җитәме? Ун башлап сарыклары да печән күши иде лапаста. Тавык-үрдәк турында әйтәсе дә юк. Хәерниса әби иртәдән кичкә кадәр мәш килә иде шулар белән, тәм таба иде шулар белән сөйләшүдән, аралашудан.

Менә шул кайнап торган дөньяны тапшырырлык ышанычлы куллар да юк иде бит ичмасам. Габсәламов фамилиясен йөрткән бердәнбер варис бар иде. Яңа өйләнешкән елларда Хәернисасы малай табып шатландырды Зөбәерне. Гел урамның уртасыннан гына йөрде ул көннәрдә бәхетле әти. Шуның белән өзелде нәсел җепләре. Көзге урып-җыю  вакытында  Хәерниса  иген киптерергә җайланган биек сушилкадан как җиргә егылып төште. Бихисап сөякләрен ялгадылар, әллә кайсы җирләрен кисеп аттылар. Яшьлек галәмәте булдымы, исән калды шулай да. Әмма бала табу турында уена да кертмәскә кушты врачлар.

Язмыштан узмыш юк. Шул бер балага шөкер итеп яши  башладылар. Өф-өф итеп янында йөгергәләп кенә тордылар малайның. Ә баланы алай үстермиләр икән ул. Фирдәт бик тә иркә малай булып үсте. Гел төреп кенә йөрткәнгәме, чирләшкәрәк бала булды. Аның саен әти-әни  яныннан да китмәделәр, һәр теләген үтәп кенә тордылар.

Малайларның укуы йомшаграк була, гадәттә. Әмма Фирдәт тиңдәшләрен күпкә арттырды. Дәрес карауның ни икәнен белмәде, башын юләргә салды, чирлим дип куркытты. Ничек итсә алай, сигез класска таныклык алып чыкты инде.  «Бер һөнәр булыр, алдагы көндә үз тамагын үзе туйдырыр», – дип, район үзәгендәге тракторчылар курсына илтеп урнаштырды улын Зөбәер. Атна үтмәде, качып кайтты үсмер. Елап,  аяк терәп карышты  укуын дәвам итәргә. Ул елны диванда аунап кыш үткәрде.

Яше җиткәч тә, ниндидер сәбәпләр булып, армиягә алмадылар егетне. Колхоз бригадасында эленке-салынкы йөреп маташты әле. Бер көн эшләсә, өч көн ял итте. Шуннан аргы оч урамдагы бер  гидайга ияреп,  бәхет эзләргә шәһәргә чыгып китәргә булды. Зөбәер белән Хәерниса карт көнебездә таянычыбыз булыр, килен күрербез, оныклар сөярбез, дип үстергәннәр иде аны. Яхшылап кына әйтеп,  уйларын үзгәртмәкче дә булып карадылар Фирдәтнең. Кая инде, иркә уллары авыз ачып сүз әйтергә ирек бирмәде, гел үзенекен тукыды. Баш була алмадылар, чыгып китте Фирдәт. Улы киткәч, Хәернисаның күзләреннән яше китмәде, Зөбәергә дә бик авыр булды. Ниндидер Воткинск дигән шәһәрдән бер-ике хаты да килде әле баланың. Аннан соң аралашулар бөтенләй өзелде. Бәлки, кайтып керер әле дигән өмет белән яшәде алар.

Зөбәер бабай салкын түшәктә ялгызы әйләнгәләп төрлечә уйлады .Тормышның яме киткән иде аның өчен. Гадәт буенча кояшның беренче нурлары белән уяна, чыгып лапастагы терлекләрне туйдыра, кош-кортына җим сибә. Шуннан өйгә кереп ялгызы гына чәй кайнатып эчә. Ялгыз эчкән чәйнең дә тәме югала икән ул. Шуның белән эшләре бетә аның. Өйлә җиткәнче кайда барып сугылырга белми. Капка төбенә чыгып озаклап басып тора, уңга-сулга карый. Аларның урамы өч-дүрт өйле, авыл читенә урнашкан. Үткән-сүткән кешене күрмәссең, шылт иткән тавыш та юк. Караватына кырын төшеп, радиога колак сала ул. Ярый анысы бар әле иптәшкә, яңалыклар, фәһемле тарихлар сөйләп күңелне ача.

Төннәр озынайды карт өчен, йокысының да рәте китте. Дөм караңгыда чак кына агарып торган түшәмгә текәлеп, кырыкмаса-кырык уй уйлады Зөбәер бабай. Карчыгы Хәернисаны  юксынды, аның белән сөйләште, үпкәсен белдерде, фикерләре белән бүлеште, үткәннәрне искә алды. Ни дисәң дә, җитмеш ел гомер  үтелгән. Яшь чаклары исенә төшеп, йөрәге ешрак тибә башлады. Кайгы-хәсрәтле көннәр яңарып, күңелен телгәләде.

Шулай йокылы-уяулы яткан төннәрнең берсендә кинәт кенә сәер уй килеп керде картның башына: «Өйләнергә кирәк!» Үз уеннан үзе көлеп куйды ул. Карт юләр, самый туйлап йөрер чакларың шул синең, дип битәрләде үзен. Әмма бу уй көннән-көн ныгый барды. Хәернисасы кире кайтмас инде, әмма тереләргә яшәргә, көн итәргә кирәк бит. Яныңда иптәш булса, яшәүләре  җиңелрәк, менә шундый шомлы караңгылыкта бүлмәдә синнән башка тагын җан иясе барлыгын тою үзе бәхет.

Бу фикерен төрле яклап ныгыткач, хыялын тормышка ашырырга алынды. Вакыты күп иде аның, берәм-берәм яраклы кандидатураларны күз алдыннан үткәрергә алынды. Яше җитмешкә җитеп, кех-кех йөткеренгәләп, аякларын чалыштырып кына йөрсә дә, күңеленнән үзен әллә кемгә саный иде әле булачак кияү. Беренчедән, бу өй бусагасын атлап керәчәк әби Хәернисадан ким булмаска тиеш иде. Шуңа да чатанлап йөргән, колакка катырак булган, күзләре чамалы күргән әбиләр беренче көннәрдә үк исемлектән төшеп калды. Аннан соң холык-фигыльләрен җентекләп, энә күзеннән үткәрде Зөбәер бабай. Тавышлы булмасын, ялкау булмасын, күндәм генә кадерле карты кырында йөгереп торсын. Санап китсәң, күп иде шартлары бабайның. Шулай да авылда аңа пар килерлек ике-өч әби табылды. Берничә көн кайсысына тукталырга белми баш ватты әле. Аның уенча, бу әбиләрнең барысы да аның янына йөгереп килергә әзер торалар иде.

Үзеннән ерак тормаган бер әбигә сайланган  кандидатураның  тел төбен тарткалап карарга кушты ул. Шул ук көнне яучы кире җавап алып килде. Гаҗәпкә калган карт икенче кандидатурага хәбәр җибәрде. Бу юлы да җавап кире иде. Тагын берсенә өметен юллады. Шуннан авыл әбиләренең җавабы килеп ишетелде аңа.
– Комы коелган, бер аягы белән кабердә торган  бабайның, барып, дөньясын көтеп ятарга, тамагын карарга, керләрен юарга кайсы камил акыллы хатын барыр икән? Юк белән башын катырмасын, – дигән сүзләрне җиткерделәр.

 Кәефе китте картның. Тагын да ныграк үз эченә йомылды ул. Абзарындангы терлекләрен  бетерде: сыерын сатып җибәрде, сарыкларының бер өлешен игенгә алыштырды, берничәсен суеп элде. Кош-кортларыннан да арынды.
Тәмам үзенә бикләнеп, көн белән төнне аермый яши башлаган иде Зөбәер бабай. Язмыш җилләре бөтенләй икенче яктан исеп, канат куйгандай булды картка.

Бердәнбер көнне гәзит таратучы Зөбәер бабайның кулына хат китереп тоттырды. Хәзерге заманда да шулай хат язалар микәнни? Ашыгып-кабаланып кереп, өстен дә салмыйча өстәл артына утырды ул, күзлеген элде. Хат урыс телендә иде. «Уважаемый Зубаир  Абсалямов! – дип язылган иде хат башында хатын-кыз кулы белән. – Мы с Фирдатом, вашим сыном прожили десять лет вместе. Потом он умер от язвы желудка. Среди его документов был ваш адрес. До этого я не писала, простите, не было необходимости. Но сегодня такой час настал. Я умираю сама от рака. Останется круглой сиротой ваш внук Анатолий...» Хатын, үлем белән тартышып, үзенең хастаханәдә ятканын, санаулы көннәре  калганын, малайның әлегә бер ахирәтендә көн күргәнен тәфсилләп язган иде. Хат ахырында  дәү әтисеннән оныгын үзенә алуын үтенгән иде ул. «Никого нет на земле кроме вас для него. Пожалейте, он из вашей крови», – дип тә куйган әле, җитмәсә. Менә, өзелмәгән икән әле аларның нәсел җебе. Ә улы харап булган йөргән юлларында, яткан урыннары мамык булсын. Тәк, җыйган акчасы бар аның, арурак киемнәрне карап куярга кирәк. Иртәгә юлга, Аллага тапшырып...

Берсеннән-берсе яктырак уйлар кайнады башында, юка гына тәнендә көч-куәт артканын тойды ул. Әһә, онык, ызначит. Малай кеше булгач, яхшы, уртак тел табарлар, боерган булса. Мулла табып, татарчалатып исем куштырырга кирәк булыр. Бер оныгын аякка бастырырыга хәленнән килмәсме Зөбәернең? Тормыштан ваз кичеп, үлем турында гына уйлап утырган була. Тормышның матур  фасыллары алда әле, болай булса. И Хәернисасы шатланыр иде бу яңалыкка.

Төне буе юлга әзерләнде ул. Шуннан соң утын сүндереп, ничә айларга беренче тапкыр тынычлап йокыга талды. Төшендә ул колын булып үзенә таба чапкан оныгын күрде.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар