Логотип
Проза

Күңелем кояшы

– Ә-ный! Ә-ный! Китмә, әный!!!
Олы юлдан бер малай чаба. Арган-талган, кызарынган-бүртенгән – сулкылдап елаудан үзәк өзгеч сүзләре дә «әный» булып чыга. Әный дигәне чит ил машинасында тузан туздырып билгесез тарафларга китеп бара. Ят бер абый белән. Кемнеңдер аннан иң кадерле кешесен алып китүе аның җанын телгәли, малай йодрыкларын катырак төйни, тешләрен катырак кыса. Юл тузаны утырган чәчләренә кара тир бәреп чыга, бирешергә исәбе юк аның.
Тугыз яшьлек малайның шулай чабып кына әнисен саклап калырлык егәре юк, ә менә ачуы бар.

Аның үрсәләнүен ымсындыргыч карашларга алданган ана да сизенә. Иренен буяган итенеп көзгегә күз салгач, кояш чагылышы арасыннан улын күреп йөрәге чәнчеп куя. Һай, улым, кая чабасың, нигә әбиең янында гына калмадың? Нишләргә? Альбертка эндәшергәме? Их, туктасын да, Зәлиянең газиз баласын үз итеп, чын әтиләрчә кочып алсын иде ул.

Аннан ерак шәһәргә бергәләп китәрләр иде. Өзгәләнеп калмас иде ана йөрәге. Тик Альберт алга барасы юлын гына яхшы белә. Себернең кырыс табигате эзен салган йөз җыерчыклары кымшанмый да, әнисе китәр юлыннан Айзатның өзгәләнеп чапканын ул да күрә булыр бит инде. Зәлия иркәләнеп кенә ирнең таза беләкләренә кагылды.
– Әү, матурым!
– Альберт, ни... мин...

Хатынның әллә ни өстәп әйтергә тагын хәленнән килмәде. Әнә бит ничек ягымлы итеп карый, шул карашларны тояр өчен генә булса да бу юлга чыгарга кирәк иде. Кирәк иде!
Ул гомере буе мәхәббәт көтте. Альберт кебек чын ирләр белән киләчәген үткәрергә хыялланды. Җитәр, исерек Раниска яшьлеген әрәм итәргә! Ялгышлык белән чыкты кияүгә.

Ә Альберт... Вәт ир дисәң дә ир! Чын Алып батыр. Буй дисәң – буй, көч дисәң, көч ташып тора. Яшьли яратып йөрдем ди. Миңа нәкъ синең кебек сылу хатын кирәк ди. Бер малай табып бирерсең ди. Күршеләргә шәһәрдән кайтып йөргән Алып батыр шундый сүзләр әйтер дип башына да китергәне булмады аның. Төссез тормышка бер атна эчендә ямь өстәде кунак егете. Кинолардагы кебек балдак һәм чәчәкләр биреп азапланмады, кайнанасы, ире, баласы белән гомер иткән өеннән бер кулы белән генә күтәреп чыгып, машинасына утыртты. Боларны искә алгач, тәне буйлап татлы кымырҗавык йөгереп үтте. Эреде Зәлия, тагын эреде. Бу мәхәббәт хәтле көчле хисне адәм баласы тоя алмый торгандыр.
– Матурым, яратам димәкче буласыңмы әллә?
– Әйе, үлеп яратам. Гомерем буе көттем мин сине, Альберт!

Хатын, назланып, иркәсенең чәчләрен тузгытып куйды. Әмма аналык инстинкты да үлеп бетмәгән иде әле. Яңа ире җилкәсенә башын салган булып, арткы тәрәзәгә күз салды һәм: «Мескенем, һаман йөгерә...» – дип пышылдады. 
Айзат тәмам хәлдән тайды. Тезләре чүгеп-чүгеп китә. Чаба торгач, юлдагы кантарга абынып, резин башмагы өзелеп үк чыкты. Мәтәлеп китәргә шул җитте. Йөзе белән үк юл тузанына барып төште.
Тез башлары канаганга да, авызына туфрак тулганга да, майкасының иңнәре ертылып чыкканга да түгел, үз гомерендә беренче югалтуны кичергән ир-атлар хәсрәте белән юлга капланып елый иде ул: 
«Ә-ный!!!»
– Тукта, елама, улым. Кая, битләреңне сөртимче!

Газиз тавышны ишеткәч, бөтен үпкәләрен онытып, әнисе кочагына атылды малай. Бу минутта башка бернинди дә дөнья рәхәте булмас кебек иде. Әнә теге абый да машинасының ишекләрен ачып куйган. Күңеле киң икән!
– Тузанын яхшылабрак как, салонны пычрата күрмәсен!

Альберт бу сүзләрен Зәлиягә генә ишетерлек итеп әйтә. Хатын куырылып килә, ул барысын да аңлый. Тик машинага утырткач, бергә китәләр була түгелме? Аның күңелендә дә өмет чаткылары барлыкка килә. Айзаты бәхетле, әнисенең кочагындагы җәннәтне нәрсәгә алмаштырып була? Өчәүләп яши башласалар, уртак тел тапмый калмаслар иде әле. Әмма яшь ирнең каш арасындагы җыерчыкларны ул әле укый белми иде.
Берәр чакрым баргач, юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре күренде. Альбертның да йөзләре яктырып китте. Җитмәсә, танышлары икән. Джибыннан сикереп төшеп, формалы егетнең кулын кысарга ашыкты ул. Айзатның куркуы әле дә кимемәгән, әнисенең беләгенә чытырдап ябышкан. Зәлия дә югалып калган, нишләргә кирәген аңламый утыра бирә. Шулчак машина ишеге ачылды. Альберт, тәмле телләнеп, малайга эндәште.
– Карале, Айзат, син үскәч менә шундый полиция абыйлар кебек буласың киләме?
– Килә... – мышык-мышык борын астыннан булса да, теләк дигәнең үзенекен итә шул.
– Чын егетләр инде болар. Киемнәре дә нинди матур, әйеме? Мин дә малай чакта бик хыялланган идем шул уты янып торган машиналарына. Йә, ничек, утырып карыйсыңмы?

Айзат, күзләрен мөлдерәтеп, әнисенә бакты. Машинага утырып карарга түгел, ә тормышын көйләргә дип авылыннан, гаиләсеннән качып китеп баручы Зәлия елмаеп куйды. Альбертка шул гына кирәк – әнисеннән аерып, сабыйның учларын үз кулларына алды.
– Әле сиңа сыбызгысын да сызгыртып карарга рөхсәт итәчәкләр. Менә күрерсең! Кая, руль артына ук утыртып карыйк әле бу егетне! Булачак полиция хезмәткәренә хөрмәт һәм илтифат күрсәтергә кирәк! Фуражка да кигезик инде. Менә шулай. Ай-яй, ничек килешә. Койган да куйган тәртип сакчысы! – Машинага утырткач, Альберт малайга егетләрчә дәшеп куйды. – Айзат, син инде олы малай. Әниең итәгенә ияреп йөрү булдымы эш! Әтиең, әбиең синсез нишләр? Әниең дә вакыты җиткәч кайтыр, яхшылап көт кенә син аны, яме! 
Әле генә күз яшенә буылып чапкан малайга да егетләр чалымы кергән иде инде. Җавап бирүне кирәк дип тапмады ул. Тузан туздырып кузгалып киткән машина артыннан каш астыннан гына карап калды. Яше кипкәнме, белмәссең. Шуннан соң бер тапкыр да елап карамады. Бер тапкыр да! Әтисе исереп йөреп, тракторы белән капланып үлгәч тә керфекләрен чылатмады. Әнисен сагынган чаклары да булмады түгел, булды. Шул юл тузаны күз яшьләре савытын бикләп куйган иде, ахры – елый алмады. Әмма еллар узган саен әни ничек яши икән дигән уй башына килә торган булды. Бәхетлеме икән? Әнә үзе дә авылның иң матур кызы белән очрашып йөри. Гүзәлдән башка бер генә минут та яши алмас кебек. Әнисе дә шул хисләр ташкынында чыгып китте микән? Тик Айзат үз баласын беркайчан да җиде юл чатында калдырып китә алмаячак. Җае гына чыксын, әнисен алып киткән теге «амбал»ны акылга утыртачак! Ул көннәр дә килер әле!

Айзат иртәгә армиягә китәсе кичтә аларның өйләрендә телефон шалтырады. Яшьләр җырлаша, көлешә – шау-шу арасында аңа игътибар бирүче дә юк. Аш бүлмәсенә чиста тәлинкә алырга дип кергән Гүзәл генә узып китә алмады – кемдер өзгәләнә бит.
– Алло! Исәнмесез! Мин ерактан шалтыратам, миңа аның белән бер тапкыр гына сөйләшеп алырга кирәк иде...
– Апа, мин сезне аңламыйм. Начар ишетелә. Тавыш монда, Айзатның вечеры. Сезгә кем кирәк?
– Айзат армиягә китәмени?
– Китә шул, апа, иртәгә военкоматка чакырдылар. Але!! Але!!! Һ-м... өзелде. Ярар, тагын шалтыратырлар әле. – Гүзәл аның кабаттан шалтыратуын көтеп тормакчы иде, тик яшьләр чакыргач, бу бүлмәгә нигә керүен исенә төшереп, юлында булды.

Ә трубканың аргы башындагы хатын – улын ташлап киткән Зәлия күңелендә бу сөйләшүдән соң буран-зилзиләләр тынмаслык булып купты. Башка чыдап торырлык әмәле юк иде аның. Ул юлга чыгарга карар итте. Документлар кайда соң? Аның күзләрен дә шул документлар ачкан иде түгелме? 

Ширбәт ае өч көндә тәмамланды. Шуннан бирле иза чигеп яши ул, кайтыр юлы да бикле, алга атларга да көче җитми. Бу дөньяда һәрнәрсә өчен җавап бирәсе икән, менә шуңа түзә дә. Өч көннән Альберт аның паспортын сорады. Башы күккә тиде Зәлиянең: ЗАГСка алып барачак! Алып батырның законлы хатыны булырга кем генә хыялланмый торгандыр. Ә ул әнә тормыш пары итеп озын аяклы, сары чәчле, кызыл тырнаклы кыланчык бер шәһәр бичәсен түгел, ә авылдан җаны теләгән кешесен, аерып алып булса да, яр итте, инде пичәт куярга паспортын сорый.
– Матурым, әйдә, киен, документларга кул куярга барып кайтыйк. 
Бару гына түгел, оча. Ярар инде, ак күлмәкләр киеп тормады. Әй, кигәне булды бит инде бер тапкыр, Ранис белән тормышлары гына барып чыкмады.
Бу юлы кызылын кияргә ниятләде ул. Сабан туена дип алып куйган күлмәгенең бала итәкләрен сыйпаштыргалап ишек төбенә чыгып баскач, Альберт бер мәл пырхылдап куйды. Аннан Зәлиянең чәчләре арасына кыстырган кызыл чәчәген алып кулына тоттырды. 
– Монысы кайткач, матурым, яме! Чәчәкләргә төренеп яшиселәр алда әле.

Сөеклесе бит алмаларыннан үбеп алгач, хатынның дөньясы тагын түгәрәкләнеп китте. Иң элек банкка керде алар. Ниндидер кызлар чәй ясап бирде, аннан Альберт бармагы белән төртеп күрсәткән урыннарга имзасын куя барды Зәлия. Тагын ниндидер сюрприз әзерли булыр, сорамыйм, кызыгын бетермим, дип фаразлады гына. Чәчәккә төренеп яшәрбез, диде бит. Икебезгә дигән зур фатир турында сүз бара булыр, әнә кәгазьгә дә «торак яхшырту өчен кредит» дип язылган иде түгелме? Ул кул куйган саен, Альберт ныграк шатлана барды. Соңгы кәгазьне рәсмиләштергәч, Зәлиянең бармакларын берәм-берәм үбеп чыкты.
– Минем өчен синнән дә зуррак шатлык була алмый, каян гына килеп чыктың да караңгы көннәремне яктырттың соң син, кояшым? Син миңа ышанасыңмы?
– Әйе...
– Күзләрем нуры, алтын бөртегем!

Иркен фатирга түгел, төссез коммуналка бүлмәсенә кайткач та бу сүзләрнең сихере күзләрен томалаган иде әле.
– Зәлиям, күпмедер вакыт шунда яшәп торасы булыр, яңа фатирга ремонт ясап бетергәнче түзәрсең инде, яме, – диде Альберт.
– Мин синең белән шалашта яшәргә дә әзер, – Зәлиянең җавабы ихлас иде.
– Юк, шалашта яшәргә кирәкмәс, артык тавышланып йөрмәсәң, монда да оҗмах булып тоелыр, яме! Аннан, ни... Зәлия, эшкә урнашырга да кирәк булыр инде. Ремонт кыйбатка төшә, ипи-тозлык кына акча табыштырсаң, ярап куяр шунда.
– Эштән курыкмыйм мин, иртәгә үк эзләрмен.
– Эзләрбез, алтыным. Мин хәзер үк биржага барып килим әле.
Шулай диде дә Альберты эзен суытты. Баштарак өчәр көнгә югалып торды, аннан атналар, айлар буе кайтмаган чаклары да ешайды. Кайтуына бер сүз әйтергә дә ирек бирми, татлы үбүләре белән хатынның аңын томалый, аннан теләсә нинди әкият сөйләп, ышандырып та куя. Көннәрдән бер көнне бер миллионлык кредитка батканын белгәч, күз аллары караңгыланып китте Зәлиянең. Теге вакытта нинди кәгазьләргә кул куйганын суд приставлары килгәч кенә төшенде. Кредитны түләрмен дигән ышаныч кәгазе яздырып алгач, киттеләр тагын. Ә Зәлия бурычлары, алданулары белән бер ялгызы басып калды. Улын өзелеп сагынганын шул мизгелдә генә төшенде ул һәм мендәренә капланды. Кредитны түләп бетермичә беркая китә алмыйсы билгеле иде. Шуннан тагын бер эшкә урнашты, кичен мәктәп идәннәрен юды, көндезләрен хастаханәдә кер үтүкләде, урын өстендә яткан әби-бабайларны да, балалары акча түләсә, өйләренә барып карарга шатланып риза булды. Тапкан бар акчасын банк дигән убыр суыра барды. Җитмәсә, процентлары да артканнан-арта бара.
Инде ипи һәм сөт белән генә тамак ялгарга өйрәнде.

Шулай гомер иткән көннәрендә бүлмә ишеген шакыдылар. Көтелмәгән кунак – кино актрисаларына охшаган бантик иренле бер кыз иде.
– Ну барып чыккан икән!
– Аңламадым, – диде Зәлия. – Сезгә кем кирәк?
– Короче, – диде кыз, бүлмәнең уртасына ук хуҗаларча узып. – Альбертик кая?
– Мин каян белим?
– Ул миннән китте, өенә кайткан, дип уйладым. Аның адресы шушында бит.
– Альбертның бер ел күренгәне юк.
– Алдамыйсыңмы? Кара аны, ялганлап яшереп калсаң, башың бетте дип уйла. Ә менә монысы – бантик ирен идән уртасына бер пакет атты – аның барахлолары. Кирәге чыгар. Хәшәрәт! Альфонс! Минем машинада җилдереп йөрде дә юкка чыкты. Мин моны болай гына калдырмам. Йөрер юлларымны чәче белән себертәм әле.

Кыз ничек керсә, шулай чыгып та китте. Аның бу бүлмәдә булуын ишек җиленә кушылган затлы хушбуй исе генә искәртеп тора. Зәлия куркып кына пакетны идән уртасына бушатты. Ике ыштан, бер майка, бер футболка, теш щеткасы, кырынгычы һәм искереп беткән бер телефоны – иркәсенең бар бирнәсе шул икән бит. Күңеле дә шул тирәдә. Их, ярар, без авыл хатыны – назлы сүзләр ишетмәгән, кинолардагы кебек тормышка кызыкканбыз. Ә менә син, Бантик ирен, шул көнгә калдыңмы? Нәрсә, әллә без хатыннар барыбыз да шул назлы сүзгә гаҗиз булып, теләсә кем авыз ачса да ышанырга әзерме? Нинди заман бу? Әнә әбиләр сугышта үлеп калган ирләренә тугры булып яшәгән, мәхәббәт эзләп интекмәгән. Безнең кебек мескенләнмәгән. Үзенә үзе җирәнгеч тоелды Зәлиягә. Шуннан телефонны кулга алды һәм... еллар буе төшләренә кереп йөдәткән тавышны ишетергә теләп таныш номерларны җыйды. 
– Алло! Мин ерактан шалтыратам. Миңа Айзат кирәк иде...
Телефонны бер кыз алды. Улының армиягә китәсен дә ул хәбәр итте. Бу сүзләр бер утка, бер суга салды Зәлияне. Артык уйларга вакыт юк иде, юл өчен кирәкле әйберләрне аннан-моннан тутырды да телефоннан «911» номерын җыйды. Хатынның сүзләре кискен чыкты:
– Мәктәпкә бомба куйганнар!!!

...Олы юлдан бер хатын атлап кайтып бара. Йончыган, арган, талчыккан. Әнә авылының тау башындагы йорт түбәләренә беренче кояш нурлары кунарга да өлгергән. Арттан ниндидер машиналар да килә. Утырта кайтсалар ярар иде, йә улымны күрми калырмын, дип уйлап куйды ул. Авыл ягыннан да бер машина кузгалды – әрҗәсенә яшьләр төялешкән, җырлашалар. Ананың йөрәге тартышып куйды.
– Гражданка, пакетыгызны җиргә куеп, кулыгызны күтәрегез! – Полиция машинасыннан тавыш көчәйткеч аша әйтелгән бу сүзләргә аптырап калды Зәлия.
Якын тирәдә аннан башка беркем булмавын абайлагач, кулын күтәрергә мәҗбүр булды.

Барысын да аңлады ул. Телефон Альбертныкы булса ни, аны кулга алганнар да, гаебе юк икәнен ачыклап, кайтарып җибәргәннәрдер. Ә Зәлия шул номердан авылга шалтыраткан иде шул. Их! Телефоны да үзе белән икән бит. Аның кайдан хәрәкәт иткәнен ачыклау полиция хезмәткәрләренә ике минутлык эш ләбаса. Инде менә ялган хәбәр өчен дә җавап бирәсе. Алданган мәхәббәте, улыннан аерым яшәлгән еллары өчен үч алырга да хәленнән килмәде, ичмасам.

Яшьләр төялешкән машина да шул урында туктап калды. Гармун тавышлары тынды. Барысы да маҗара карагандай бу манзараны күзәтә. Яраткан кызын кочаклап уртада басып торган Айзат сагаеп кына эзәрлекләнүче хатынга күз салды. Шундук танып алды. Әный!!! Җәлт кенә машина кузовыннан сикереп төште ул.
Ана белән ул арасында тугыз гына адым.

Тормыш сынауларына укмашып беткән озын тугыз ел. Шуны үтәргә хәлләреннән килсә, моннан соң аерым торачак вакытлары тугыз минутта гына үтәрлек ара. Әнә, кораллы хокук сакчылары да мөмкинлек биргән-дәй сабыр итеп тора. Ничек кенә булмасын, беренче адым инде ясалган – ана белән баланы тоташтырган кояш нурларыдай җылы мәхәббәт җепләре ялганган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кутак житмэгэн паразитка бала ташлап атар идем кабахатне

    Хәзер укыйлар