Логотип
Проза

Күңел  көзгесе

Хикәя

Хикәя                    


   Төштән соң Марат самолетта Мәскәүдән Казанга очты. Аэропортта аны тән сакчылары, бер табактан ашаган  якыннары өч машинада  каршы алдылар. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, машиналар тезелешеп шәһәр урамнарыннан җилдерделәр. Нәкъ тамакны кайгыртыр вакыт иде, иң  яхшы ресторанны сайладылар. Мул кыланып, төрлесеннән ризыклар китерттеләр. Ашау-эчү, уен-көлке башланды. Марат тамак туйдырган арада үзенә терәлеп утырган,  сүзе  үткән бер-ике әшнәсенә  башкалага сәяхәте турында кыскача сөйләп алды.
– Юллар уңды, егетләр, – диде ул кәефләнеп. – Барысы да без уйлаганча килеп чыкты. Спонсорлар да табылды. Озакламый безнең кесәләргә акчалар агыла башлар, санап кына өлгер.
 Ул арада Маратның вакытын планлаштырырга  билгеләнгән Хома шефның колагына шым гына алдагы гамәлләр исемлеген барлап чыкты.
– Идел буендагы  торакта мунча ягулы. Кичә генә атылган болан итеннән деликатеслар әзерлиләр. Теләсәгез,  балык кармаклаларбыз, хе-хе...  Катердан бераз тротил тондырсаң, ике-өч чиләге корсакларын ялтыратып калкып чыгалар су өстенә... Ике егет эзләп таптым. Икесе дә хәрби әзерлек үткәннәр, үлгәнче сугышырга ризалар. Бәлки, аларның алышканын карарсыз? Әлбәттә, кызлар чакырылган, күренекле бер җырчы көтә. Тагын нидер үзгәртергә теләсәгез, әйтегез генә...
 Күңеле көр иде Маратның, шуңа да кул гына селтәде:
– Ярый ла, мин риза әйткәннәреңә. Әйдә, җитәкчелекне үз кулыңа ал. Артык шушераларны ияртмә, мин арыганмын юлдан.
 Ярты сүздән хуҗасының теләкләрен аңларга өйрәнгән Хома ваграк сабакларга калырга боерды, иң якын исәпләнгәннәр генә үз машиналарында шеф артыннан иярделәр.
  Бу төн  искиткеч булды барысы өчен дә. Авыз суын корытырлык ризыклар белән сыйландылар, тирләп-пешеп мунча керделәр. Татар сәхнәсеннән төшмәгән бер елгыр гына җырчының моңланганын тыңлап хушландылар. Ныклап караңгы төшкәч, сеткалар белән уратылган  сугыш мәйданына ике егет кара-каршы чыгып басты. Икесе дә симертелгән үгезләрдән ким түгел иде, валлаһи. Кыяфәтләре үк куркыныч, баш кадәрле йодрыклар, куна такта  киңлеге аркалар, мускуллары ташып чыккан күкрәкләр, күзләрен кан баскан үзләренең. Хома сигнал бирүгә, бу ике гыйфрит бер-берсенә ташланды. Бу алышта бертөрле дә чикләүләр юк иде. Тибеп, сугып, тешләп, каерып, бер-берсен газапларга тотынды тегеләр. Тәмам канга батканнан соң, берсе хәлсезләнеп тубыкланды, үлеменә әзерләнде. Җиңүче дигәне котсыз кычкырып дошманына ташланырга тукталды. Күз ачып йомганчы тегесенең башын борып ала иде ул. Әмма бу тамашаны игътибар белән күзәткән Марат урыныннан калкынып, кулларын селтәде.
– Ярар соң, – дип, хуҗасының теләге белән килеште Хома. – Бераз ипкә-сапка килсен дә, тагын алышып карар. Әллә уңыш аңа елмаер ул чакта...
  Бераз тамак чылатып алырга утырганда, чырык-чырык көлешеп, бүлмәгә берсеннән-берсе чибәр кызлар кереп тулды. Күңел ачулар озак кына дәвам итте әле.
  Иртән Марат үз бүлмәсендә уянып китте. Янында борын сызгырткан бер чәчбикәне куалап чыгарып җибәрде дә, сырлап эшләнгән түшәмгә күзләрен төбәде. Барысы да уңышлы иде кебек, әмма нидер тырный күңелен. Тормышыннан уңды ул. Гел уңай туры килеп торды Маратка. Кирәкле кешеләр юлында очрап торды, бормалы-сырмалы юлларның кирәклесен сайлый белде. Яше 40 ка барган ир  зур байлыкка ия булды, бизнесы гөрләп бара. Яхшы гаиләдән чыккан укымышлы, чибәр кызга өйләнде. Изольдасы аңа кыз табып бирде. Дөньясын онытып ярата иде кызын Марат. Тормышы җитеш, ни теләсә шул бар, иптәшләре аның өчен үләргә әзер, сәламәтлеге ташып тора, шөкер. Әмма...
   Үз уйларында уралып ятасы килмичә, урыныннан сикереп торды. Тиз-тиз генә ваннада юынып алды,  дару өчен генә бераз кабул итеп, иртәнге ашны ашады. Хатыны белән кызы Болгариягә сәяхәткә киткәннәр иде. Ялан кебек өйдә ялгызы иде Марат. Хезмәтчеләрне исәпкә алмаганда. Кайдадыр барырга, кемнәр беләндер аралашырга теләге юк иде аның.  Юри кесә телефонын өстәлдә калдырды, җиңелчә киенеп, кулына таяк алды да Идел ярына терәлеп үскән нарат урманына юл тотты.
   Көз  фасылы иде табигатьтә. Аякка саргайган үләннәр уралды, кошлар тавышы ишетелми иде инде. Борынына гөмбә исләре килеп бәрелде. Хәзер тырыслар күтәреп йөридер халык...
  Өч-дүрт сәгатьләп арганчы-талганчы урман сукмакларын буйлады ул. Тәмам язылып кына кайтты өенә. Тамак туйдырып алганнан соң, йоклап киткәнче, үз кинотеатрыннан комедияләр карап күңел ачты.
  Төн уртасында сискәнеп уянып китте. Әйтерсең кемдер төрткәләп уятты: йокысы сыпырып алгандай юкка чыкты. Кирәкмәгән уйлар килеп, җанын җәфалады. Юк-барны уйлап ята-ята, ныклы карарга килде: иртәгә туган авылга кайтып килергә кирәк! Төгәл сәбәбен дә белми иде үзе. Әмма бу уй башына килгәч, тынычланып калгандай булды.
   Башкаладан ерак, Ульян якларында урнашкан иде аның авылы. Беркемгә әйтеп тормады, якыннарын да кисәтмәде, тән сакчыларын да алмады. Артык күзгә бәрелеп тормаган бер машинасына утырды да ялгызы чыгып китте. Дөресен генә әйткәндә, авылда күз терәп кайтыр кешесе дә юк иде Маратның. Әти-әнисе күптәннән гүр ияләре, бер апасы – хәрби ире белән ерак Калининградта, энекәше Мәскәүгә үк барып урнашты. Әле генә күрешеп кайтты  үзе белән. Ерак чыбык очы туганы булган Сайма апасына кайткалый иде ул сирәк-мирәк.
  Сәгать ярым машина рулен боргалаганнан соң, ниһаять, таныш капка төбенә килеп туктады. Күзләре юньләп күрми башлаган Сайма апасы кулын каш өстенә куеп, болдырга чыгып басты. Маратны танып алганнан соң, үксеп, күкрәгенә кысты кунагын.
– Кайтып та күренмисең, балакаем. Мин бит гел уйлыйм сезне. Бүген бармын, иртәгәсен кем белгән. Җир астыннан юллар юк бит. Онытма мине, онытма.
  Икәүләп кара-каршы утырып, күчтәнәчләр белән озаклап чәй эчтеләр, авыл хәлләре турында сөйләштеләр. Сүз арасында Марат сорагандай итте:
– Заһидә ничек яши? Һаман ялгызымы?
Сайма апасы авыр сулап куйды.
– Тырыша инде, наныем, тырыша.  Авыл җирендә ялгыз кешегә авыр инде. Мәхмүте дә шулай булып киткәч. Мәктәптә дә эшли, сыерын да карый, ике бала аның өстендә. Әни карчыгы булыша инде, анысына сүз юк. Бер чама үстегез бит, кереп хәлен белер идең. Тегеләй,  ир-атның  аның капкасын какканы турында ишеткәнем юк. Бик тәртипле тота үзен, авыл халкы да ярата, хөрмәт итә аны. Балаларны да  бик килештереп укыта, диләр. Маладис, бирешми... – дип сөйләде хуҗабикә.
  Бераз хәл алганнан соң, күчтәнәчләр төреп, Марат классташының хәлен белергә китте. Классташ кына түгел иде Заһидә аның өчен. Кайчандыр ул аның беренче мәхәббәте  булды. Ничекләр өзелеп яратты аны Марат! Сарыларга сабышты, йокылары качты, уйлары иләс-миләс килде. Ә Заһидә Мәхмүтне сайлады. Тик гомере генә булмады сөйгәненең. Агроном Мәхмүтне бер исерек тракторист кырда таптатып китте.  Күрми кылдымы ул җинаятьне, әллә белеп бардымы шул адымга... Кара эчле җаннар бик өнәп бетермиләр иде белгечнең гаделлеген. Ничәдер ел утырып кайтты да, урамга сыймый йөреп ята. Мәхмүтне генә кире кайтарып булмый инде...
  Марат килеп кергәндә, әни кеше балалары белән бер өстәл булып язгалап-сызгалап  утыралар иде. Иртәгәсе дәресләргә әзерләнүләре булгандыр, күрәсең. Маратны күргәч, Заһидә җиңел генә кузгалып аңа каршы басты, икенче  бүлмәгә әйдәп, ишекне ябып куйды. Сынап карады хатынга Марат. Шул ук җилбәзәк Заһидә төсле, бары бераз дулкынланып торган чәчләре көмешләнә төшкән, йөзләрендә вак кына сырлар барлыкка килгән...Их, кочакка суырып аласы иде аны. Башка беркем дә кирәкмәс иде Маратка.
– Хәлләрең ничек, Заһидә?  Менә мин кайттым әле хәл белешергә, – диде Марат, бүлмә эченә күз йөгертеп. Үзенең хан сараеннан соң  бу бүлмә бик хәерче тоелды аңа.
– Ярыйсы, Марат, зарланмыйм, җиткәне җитеп бара, җитмәгәне торып тора, – диде гади генә итеп Заһидә. – Чәй куйыйммы, чәй эчәрбез.
– Рәхмәт, кирәкми, – дип баш тартты Марат. –  Ничә ел булып китте инде Мәхмүткә?
Төгәл биш ел иртәгә. Коръән  ашы уздырырга  уйлыйбыз, килерсең, бәлки? – дип сораулы карашын төбәде хатын.
– Юк, булмый , ашыгам, – дип алдашты Марат. – Ничә еллар ялгызың. Син беләсең, Заһидә, мин синең өчен утка керергә риза. Балаларың да үз балаларым кебек булыр... – дип тагын сүз катты ул.
– Кирәкми, Марат, башлама, – дип кулларын селекте Заһидә. – Беләсең бит, миңа Мәхмүттән башка беркем дә кирәк түгел...
Бу җавапны ишетәчәген алдан белгән иде Марат. Ничә тапкырлар ялынып карады ул беренче мәхәббәтенә...
 Машинада кире җилдергәндә, күңеле урынына утырган иде инде. Сокланып, Заһидәнең саф карашларын кабат исенә төшерде, күңеле тулышты. Бар бу җирдә чиста күңелле, саф намуслы адәмнәр. Аның беренче мәхәббәте нәкъ шундый кеше бит. Яратса – ярата мәңгелеккә. Үлгән иренә хыянәт итмәячәк ул. Гомердә алдашмаячак, кешенекенә кул сузмаячак, гел гаделлекне яклаячак, башкаларга мәрхәмәтле булачак. Ире дә шундый иде бит аның, Мәхмүте дә. Тәңре каршына гөнаһсыз барып баскандыр. «Мин каршыңда, Раббым, ләббәйкә», – дип, чын күңеленнән әйткәндер.
Марат үзе күп гөнаһлар кылды бу җирдә. Талады да, алдады да, урлады да, адәм балаларын тапалап, кояш яктысына омтылды. Сүз юк, акчасы күп аның. Әмма акчага сатып алып булмый мәхәббәтне дә, намусны да. Кем белә, кайчан, ничек китәр бу җирдән. Бәлки, берәр дошманы атып үтерер, әллә чиргә тарыр, әллә башка афәт килер башына. Аның ишеләргә ни булса да очрап тора. Әмма җирдә Заһидәгә, Мәхмүткә тиңнәр булганда, күңеле тынычлана аның. Бар әле, шөкер , Аллаһ бәндәләре, әйләнә әле үз күчәрендә бу Җир шары. Яшиләр әле кешеләр. Әгәр шундый ышаныч булмаса, күптән юкка чыгар иде тормыш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы әсәр күңелгә сары май булып ята инде ул. Җитмәсә, киеренкелектә дәтота

    Хәзер укыйлар