Логотип
Проза

Кайтаваз

 Хикәя 
 
 Илгиз белән мин бер парта артында утырып укыдым. Начар малай түгел иде ул, кирәк вакытта ышанып таянырга була иде аңа. Укуга әллә ни алдыра алмады анысы. Урыс теленнән диктантны, математикадан язма эшләрне гел миннән күчерде. Сөйләргә дә артык осталыгы юк иде. Мәгәр хезмәт, физкультура дәресләрендә берәүгә дә ал бирмәде. Ярышларда гел беренче килде, ул юнган балта саплары кибетнекеннән һич тә ким булмый торган иде. 
 
  Тугызынчы классны тәмамлагач, мине әтинең Чаллыда яшәгән ике туганы  үзләренә яшәргә алды.  «Бер тамакка кимрәк булыр, файдам тисен бераз», – дип аңлатты ул игелекле эшен. Әти белән әни шатланып риза булдылар. Ник дигәндә, миннән кала тагын биш бала кысылып яшәп ята иде әле күгәрчен оясы кадәр генә өйдә. Әлбәттә, минем теләгемне сорап торучы булмады. Шундый шатлык ишелеп төшкәч, рәхмәтләр укырга, шатланырга тиеш идем мин. Дөресен генә әйткәндә, аяк терәп карышырга уемда юк иде минем. Күптән шәһәр тормышына кызыгып йөри идем. Ниһаять, мин дә чын тормышны күрәм. 
 
   Яңа җирдә бәхеткә тиендем дип әйтмәс идем. Җиңги тиешле кеше дә, абый да мине артык очындырмадылар, еш кына кырыс булдылар. Хәер, мин үз көнемнне үзем күрергә, эчке дөньямда яшәргә күнеккән идем. Миңа монда эш кушмадылар, буш вакыт күп, тамак тук, өс бөтен, шуңа да бар вакытымны укуга бирдем. Баштарак, өйрәнеп киткәнче , йөгереп качардай булдым мәктәптән. Тырышканымны күреп, укытучылар да яхшы мөгамәләдә булгач, классташларым белән дә якынаеп киттем. Хәтта бер сары чәчле марҗа кызына яшерен гыйшык тотып йөри башладым әле. 
 
  Яхшы укыгач, кулыма аттестат алып, медицина  институтына укырга керә алдым. Алты ел  акыл исраф итеп, стоматолог һөнәрен үзләштердем. Безнеңчә әйткәндә, теш врачы булдым, шул шәһәрдә төпләнеп калдым. 
 
 Югарыда сөйләгәннәр күбрәк үземә кагыла. Әмма мин хикәяләргә җыенган тарих Илгиз классташым турында. Әлбәттә, мин җай чыккан саен туган авылыма кайтып йөрдем. Әмма еллар үткән саен, аралар ераклаша барды авылдашларым белән. Өйдә үсеп килгән туганнарымны да яхшылап белми идем. Классташлар турында сүз дә юк. Аларның гамәлләре, уй-фикерләре миңа ят та, кызык та иде. Шулай да бер табында Яңа ел кичәләре үткәргәнебез булды. Бер классташ кыз белән шактый озак кына капка төбе дә каравылладык әле. 
 
  Классташларымның һәркайсы үз сукмагы буенча китте. Кемнәрдер училище, техникумнар тәмамлады, укытучылар, агрономнар булды. Класстан бер мин генә югары белем алдым. Ул вакытта укуга бик тартылмый иде яшьләр, белем дә кирәк иде. Хәзер генә ул ике үсмернең берсе югары белемле, авыл тулы дипломлы, укыган яшьләр. 
 
  Илгиз тегендә-монда барып белем эстәп йөрмәде. Гаиләдә мөмкинлек тә юк иде баланы укытырга, белем ягы да чамалы иде малайның. Армиядән кайткач,  Илгиз тракторчылыкка укып чыкты да, җир сөрде, иген урды.  Шуннан соң илдә теге хикмәтле үзгәртеп корулар башланды. Пыран-заран китерделәр Рәсәйне. Югары даирәләрдә авыл турында бөтенләй оныттылар, һәркем үз көнен үзе күрергә тиеш иде. 
 
  Илгиз югалып калмады. Теләсә нинди эшкә кулы ята иде аның, тырышлыгы җитәрлек булды. Әкренләп үз хуҗалыгын булдырды ул. Үз көче белән ферма салды, ул ферманы терлекләр белән тутырды. Пай җирләрен арендалап, иген чәчте, люцерна үстерде. Кыскасы, акча эшләү юлларын тапты. 
 
  Озак та үтмәде, авыл уртасында аның ике катлы кирпеч өе калыкты, анысын затлы җиһазлар белән шыплап тутырды. Егетебез инде хәзер иномаркада җилдерә, гәүдәгә калынайды, тавышы да икенчерәк ишетелә башлады. 
 
  Хәзерге көндә матур тормыш корган эшмәкәрләргә кире карашта булганнар да бар. Имеш, азыналар, ничек атлап йөрергә белмиләр, кеше кыланмаганны кыланалар, менә без яшь чакларда бөтенләй башка иде тормыш, диләр, булмаган гаепләр тагалар. Мин, шәхсән, үзем  башка төрле уйлыйм. Кешенең хәленнән килә икән яхшы яшәргә – яшәсен. Без барыбыз да бу җиргә бәхетле булыр өчен киләбез. Тик бәхет кошы барыбызның да иңнәренә төшеп кунмый, ни хәл итәсең... 
 
    Әнә  шулай, кешеләрне уздырып яши бирде классташым. Юллар кисешкәндә, аралашкан чакларыбыз да булгалады. Бер авылда  туып-үскәнбез ич! 
 
 Ничектер бер буш вакытымда ялга кайтканда, әнием яңалык сөйләп  куйды. 
 
– Илгиз бит аяксыз калды, иптәшең синең. Үгез кебек таза иде бит, ишектән дә кыры белән генә керә иде.  Хатыны зар елый инде, мескенкәем. Үзе урын өстендә сызыла. 
 
Илгиз үзебезнең класстан  Зәйтүнә исемле кызга өйләнгән иде. Зәйтүнә дә ишле гаиләдә үсте. Иң олысы иде, үзеннән соң килгән әллә алты-җиде энекәш-сеңелкәшләрен карап үстерде, аякка бастырды. Әти-әнисе көне-төне колхоз  эшендә. Бар авырлык кызның иңнәренә төште ул елларда. Бу ачыклык кертүем шуннан: теләсә нинди эшне сыдырып эшләгән, эштән курыкмаган, үҗәт холыклы кыз булды ул. Гаилә фермаларында иртәдән кичкә кадәр бил бөкте. Менә хәзер тагын бер сынау язылган икән аңа. 
 
– Барып хәлләрен белешер идең, ни дисәң дә, бергә укыдыгыз, – ди әни. 
 
– Врачларга күрсәтеп карадылармы соң? – дип сораша башладым, бу көтелмәгән хәл турында ишеткәч. 
 
– И йөртмәгән җирләре калмады шикелле. Алар бит акчалы кешеләр, Казанында да булдылар, Оренбург ягына бер күрәзәчегә алып барганнар, диделәр. Берсе дә ярдәм итә алмый, имеш, ни әйтергә белми, кулларын җәеп тик торалар ди... 
 
 Шул көнне күчтәнәчләр алып,  кичләтеп кенә классташларымның хәлен белергә юнәлдем. Кайгы кергән өйнең һавасы ук үзгә була. Авыр тынлык баскан иде иркен бүлмәләрне. Зәйтүнәнең йөзе сагышлы, ак япмаларга уралып яткан Илгиз дә суырылып киткән төсле. Озак кына сөйләшеп утырдык. Зәйтүнә врачлардан зарланып алды. Әллә нинди аппаратлар кулланып тикшерсәләр дә, чирнең нилектән булуын ачыклый алмаганнар. Бары тик организмны ныгытырга  кирәкле дарулар гына биреп торалар икән. Илгизнең дә күңеле төшкән. Бөтенләй югалып калган иде ул. 
 
– Шулай яшь килеш  кузгалмый ятарга тиеш микәнни инде мин? Үз аякларымда атлап йөрисе килә, эшлисе эшләрем күп иде бит әле. Кешегә хәсрәт  салып  ятудан, тегендә китү артыграк, – дип үрсәләнде ул җан ачуы белән.  Мондый сүзләрдән Зәйтүнәсенең күзләреннән яшьләре акты. 
 
– Сабыр итик әле, Илгиз. Алдагысын кем белгән, бүген болай, иртәгә сикереп торырсың, боерган булса. Әнә классташыбыз врачлар белән якыннан таныш.  Ул ярдәм кулы сузар, – дип өметләнеп карады миңа. Коллегалар арасында, әлбәттә, танышларым бар иде минем. Танылып, могҗизага тиң нәтиҗәләргә ирешкәннәре дә булды. 
 
– Без бит бушлайга түгел, – дип, үз сүзен әйтеп калырга ашыкты Зәйтүнә. – Күпме сорасалар шулкадәр түләргә ризабыз. Акчабыз бар... Җитмәсә, бар мөлкәтне сатарбыз. Терелсен генә Илгиз, аякка гына бассын... 
 
  Хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә  әзер идем мин. Киләсе атна башыннан  врачлар тарафыннан бирелгән  бар кәгазьләрен җыеп, туры фатирыма килергә куштым. 
 
– Сез килгәнче таныш-белешләр белән сөйләшеп куярмын. Клиникага салып дәвалап карабыз. Үз эшләрен яхшы белгән врачлар, файдасы тими калмас, – дип ышандырдым. 
 
 Бар да уйлаганча килеп чыкты. Илгизне, килгәч тә, әйдәп баручы врачларга күрсәттем. Аны дәваларга алып калдылар, җентекләп тикшереп, дөрес диагноз куярга алындылар. 
 
  Ике атналап үткәч, Илгизне дәвалаучы яһүд врачы  Миллер, телефон аша минем килеп  китүемне үтенде. Хлорка исе аңкып торган кабинетта без яһүд белән кара-каршы утырып кайнар чәй чөмердек. 
 
– Гаҗәп   вакыйга, – диде врач күзлеген сөрткәләп. – Беләсеңме, синең дустыңның бертөрле дә чире юк. Әйе-әйе, кан тамырлары, суставлар, мускуллар, нерв җепселләре – барысы тәртиптә! 
 
– Алай булу мөмкин түгел, – дип аптырашта калдым мин. 
 
– Мөмкин икән шул, – диде авыр сулап  врач. Һәм кинәт кенә сорап куйды. – Әйт әле, коллега, син югары көчләргә ышанасыңмы? 
 
– Ышанам, мин мөселман динендә, – дидем мин. – Ә бу очракта диннең ни катнашы? 
 
– Сәбәп  бары югары көчләрдә генә булуы мөмкин, – диде күренекле табиб. – Син дустыңнан сораштыр әле, аның язмышында аякларга бәйле бер-бер хәл булмадымы икән? 
 
Мин нәрсә дә әйтергә белмәдем, бу медицина фәненә мистика ялгап утырган врачка. 
 
– Бар-бар, иркенләп сөйләшегез әле авылдашыгыз белән. Миңа да бу  тема бик кызыклы! – дип озатып калды ул. 
 
Матди мөмкинлекләре булгач, Илгизне зур булмаган палатага аерым салганнар иде. Безнең сөйләшүгә комачаулаган кеше булмады. Мин уратып-суратып аның яшьлек еллары турында сораштыргаладым, уртак танышларны искә алдым. 
 
– Синең күз алдында үтте инде гомер, – дип кызып та китте, сораштырулардан ялкып булса кирәк. – Мәктәптән соң – армия, соңыннан – тракторчылар курсы, колхозда эшләгән еллар, аннан – үз хуҗалыгым. Нәрсә беләсең килә соң синең? 
 
– Армиядә кайда хезмәт иттең? – дип, өзми-куймый һаман сораштым мин. 
 
– Әфганга эләктем. Кандагар тауларына үрмәләдем. Шурави исемен күтәреп йөрдем, дошманнар белән күзгә-күз караштым. 
 
Минем уйларым яктырып киткәндәй булды. 
 
– Ә шунда аягың-фәлән яраланмадымы, бәлки, каймыктыргансыңдыр? 
 
– Яраланмадым мин, тырналган җире дә юк иде тәнемнең, – дип кычкыра ук башлады Илгиз. Һәм кинәт кенә шым калды. 
 
– Аяк дисеңме? Менә хәзер бер тарих сөйлим үзеңә.  Минем аякка  кагылышлымы икән, үзең шәйләрсең. Кышлактан чыгып килә иде безнең взвод. Барыбыз ике бронетранспортерның сыртларына сыенганбыз. Еш кына дошманнар юлга каршы чыгалар иде. Кышлактан берәрсе хәбәр итә тегеләргә. Ну югалтулар була, техника шартлый. Бик сак йөрергә туры килә. Ул чакта кичкә калмас өчен, иртәрәк кузгалдык. Шунда юл читендәге тауга бер чем-кара малайның җитез генә үрмәләгәнен чамалап калдык. Сержант Анохин бронетранспортерның люгын йодрыклары белән дөмбәсләп алды. Куәтле техника кырт туктады. Әйтә командир миңа: «Сираев, – ди, – озат бу дошманның җанын җәһәннәмгә. Югыйсә үзенекеләргә хәбәр итә бу, кайту юк базага, чәчеләбез юл буена», – ди. Ә мин взводта иң төз атучы санала идем. Командирның әмеренә карышу юк. Ну бит бала гына әле тау сыртында, унике-унөч яшьләр тирәседер күп булса. Бәлки, бертөрле гаебе дә юктыр аның. Йөридер үз уеннарын уйнап. «Давай, давай, вакыт юк», – дип, җилкәгә төртте Анохин. Башкалар да шаулаша башлады. Мин малайның тубык тирәсенәрәк чамаладым да тәтегә бастым. Автомат тырылдап алды, теге бала чабылган үләндәй  җиргә ауды. Без кузгалып киттек, исән-имин кайтып җиттек ул чакта базага. Бөтенләй онытылган да иде инде бу хәл... Әллә шул сәбәп булган дисеңме? –  дип кара янып  чыкты авылдашым. 
 
 Мин нәтиҗәләр ясамый чыгып китәргә ашыктым. Яһүдкә барысын түкми-чәчми сөйләп бирдем. 
 
– Что и требовалось доказать! – диде ул антаналы рәвештә. 
 
– Сез чынлап та аякларның авыртуында бу күренеш белән бәйләнеш бар дип уйлыйсызмы? –дип шаккаттым мин. 
 
– Без белмәгән күп нәрсәләр бар бу кояш астында, дускай, – дип, ул үз эшләре белән китәргә ашыкты. 
 
 Илгиз дә нәрсәләрдер уйлагандыр, фикерләгәндер үзалдына дип уйларга кала.  Ник дигәндә,  Зәйтүнә лапас җимерерлек ике үгезне суйдырып, итләрен балалар хастаханәсенә илтеп тапшырган, диделәр. Тагын бер детдомга яңа җиһазлар, уенчыклар, балаларга киемнәр алганнар, имеш.  Ни гаҗәп, Илгиз әкренләп тернәкләнә башлады, аякларына басты.  Әлеге балалар йортында үз кешегә әйләнгән, диделәр,  аена бер булса да, хәл белешергә барып чыга икән. Әлбәттә, буш куллар белән түгел. Әмма дә ләкин, мин үзем, медицина ярдәме булгандыр дип уйлыйм. Хәзер бит бик тә файдалы дарулар уйлап чыгарып кына торалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Донья кин, гажэеп, барысы да узара ничектер бэйлэнгэн, без белмэгэн бик куп нэрсэлэр бар... Ничек шуннан сон Алла юк дилэрдер... Э Ул гел билгелэр (знаки) жибэрэ.

    Хәзер укыйлар