Логотип
Проза

Кара төннең ак фәрештәсе

Ауру җанның бишмәте – тәнне дәваның төрлесе
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.
Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм.
                                              Г. Тукай

Петербург бу юлы да мине үзенең кабатланмас матурлыгы – сихри ак төннәре белән каршылады. Табигатьнең әлеге могҗизасы бу калага аерым бер ямь, илаһилык өсти бугай. Шуңадырмы, аның урам-мәйданнарыннан узган чакта, аяк очларына гына басып йөрисе, пышылдап кына сөйләшәсе килә. Шулай итмәгәндә бу мәгърур каланың серле аһәңен тоеп булмастыр кебек.
Петербургта җанга якын урыннар аз түгел. Бирегә килгән саен, шәһәрнең үзәк урамнарыннан саналган Казанский урамын урап кайтырга яратам. Исеме белән дә, җисеме белән дә игътибарны үзенә тартып торучы әлеге урам үзендә ничаклы сер, кадерле хатирәләр саклый. Заманында шушы урамның 39 нчы йортында бөек поляк шагыйре Адам Мицкевич яшәп киткән. Аның янына русның бөек шагыйре Александр Пушкин белән аның якын дусларыннан берсе, шагыйрь Антон Дельвиг килеп йөргәннәр. Соңрак бу йорт Петербургка сәфәрләрендә Николай Гогольнең сыену урынына әверелгән.
Казанский урамының сулъяк тыкрыгына урнашкан йортка (37 нче йорт) Мәскәүдән үзенең кардәше Ольга Фрейденбург янына яшь гашыйк шагыйрь Борис Пастернак килгәли торган булган. Күпмедер вакытлар  урамның 3 нче санлы йортында русның атаклы шагыйре Анна Ахматова яшәгән. Аның кабатланмас сурәтен таш диварлар әле дә хәтерлиләрдер сыман. Кыскасы, Казанский урамын, һич икеләнмичә, шагыйрьләр урамы дияргә мөмкин.

Архитектура ягыннан әллә ни үзенчәлеге абайланмаса да, бу урамның мин эзләгән 5 нче йорты да күркәм, нурлы бина. «Казанский» мосафирханәсе урнашкан әлеге йортта элек-электән танылган шәхесләр туктала торган булган. Моннан йөз ел элек, төгәлрәк әйткәндә, 1912 елның апрель азагында, шушы йортта татарның мәшһүр яшь шагыйре Габдулла Тукай яшәп киткән.

...Тукай яшәп киткән...

...Петербургның ак төннәренә төренеп, сагышлы-сагынулы хисләремнән эчем-тышым туңган, елаган бер халәттә кунакханә катын сүзсез-өнсез күзәтәм. Бары тынгысыз уйларым гына гасырларның нәни Габдулланы саткан, елаткан, Тукай итеп моңландырган, җырлаткан, милләтем дип җан аттырган, ачы язмыш, тәкатьсез авырулар белән тилмерткән тарафка юнәлә... Әнә уйларымның күпмесе күз алдымда чәчелеп «җирдә» ята. Берәмтекләп җыям. Рухына багышлардай, юатырдай, кабатланмас нинди дога-сүзләр табарга?! Бәгырьләрне телгәләп, шагыйрь җаны сыктый:
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

И мәхәббәт сакчысы! Син шулкадәрле таш бәгырьлемени соң?! Син әле дә булса биредә сакта торасың түгелме соң?! Бәлкем, синең өчен «үткән» дигән төшенчә дә юктыр. Димәк, әле син кулына ак ландышлар бәйләме тоткан ак күңелле кызны – Тукай өчен җан аткан татарның затлы бер гүзәле Өммегөлсем-Джоконданы да хәтерлисеңдер?! Хәтерлисең, билгеле! Җавап тоту җилләргә йөкләнгән, диярсеңдер. Искәртмәстән, уйларымны кысрыкларга тәләгәндәй, әнә шул җил, язмыш җиле искиткеч бер тизлек, куәт белән каракучкыл болытларны бирегә сөрә. Күз ачып йомганчы салкын, күшектергеч яңгыр коеп үтә. Ахрысы, бер гасыр моннан элек булган вакыйгаларны искә төшерер өчендер.

...Ни кызганыч, Рәсәй башкаласын иңләп-буйлап йөрү, аның зиннәтле сарайларын, музей-театрларын күрү насыйп булмый шагыйребезгә. Петербургка килгәч, аның үзәк-бәгыренә төшкән үпкә чире тагын да көчәя төшә. Шәһәрнең җелекләргә үтә торган дымлы салкын һавасы шагыйрьне көннәр буе мосафирханәдә утырырга мәҗбүр итә. Дөрес, биредә яшәүче дуслары аны ялгызын калдырмаска тырышалар. Шагыйрьне күреп калырга теләүчеләрнең дә саны көннән-көн арта бара.
Тик әлегә шагыйрь берәүнең дә ишек шакуын теләми. Аның, гадәтенчә, кулларын баш астына куеп, күзләрен йомып, Муса Бигиевләрдә* үткәргән кара төннең ак фәрештәсен генә күңеленнән кичереп, янә бер юанасы килә. Ни хикмәт, шушы яшерен-тансык хыялый бер мизгелдә каһәрле ютәлен, авыруын, туңуларын оныттырып торадыр кебек.

... «Дөнья читлегеннән» очып чыгарга җыенган чарасыз шагыйрь йөрәгенә кинәт кенә, сак кына ак фәрештә килеп «орынасы» итте. Фәрештә күзгә күренеп йөри башласа, билгеле инде... Төн фәрештәсе, «ак томан» эченнән «йөзеп чыгып», телгә килде. Нинди йомшак, моңлы, иркә тавыш.
– Тукай әфәнде, зинһар, кичерә күрегез. Башкача түзеп торырлыгым калмады. Ютәлегез бигрәк көчле. Сезнең өчен җаным парә-парә килә... Шушы мәтрүшкәле кайнар сөтне эчеп карагыз әле. Шифасы тимичә калмас. Савыга күрегез! – диде дә элгәре ничек гаип булса, шулай ук «эреп» юкка да чыкты.
Стена аша гына шагыйрьнең шул дәрәҗәдә газаплануын ничек тыныч күңел белән тыңлап ятсын Өммегөлсем. Аның тыю-чикләүләргә буйсынмаган, ни гомер сөю утында дөрләгән кайнар йөрәге бар бит әле. Яраткан Тукаен савыктырыр өчен аның бер уе, бер сүзе, бер сулышы җитәр төсле иде. Аһ, хыял белән чынбарлык арасы нинди тирән упкын икән.
Өммегөлсемнең кодачасы һәм дус кызы Мәрьямнең дә җаны үкси, тәне дерелди, ул шылт иткән тавыштан да сискәнеп, ишек катында кизү тора. Өммегөлсем өйдәгеләр күзенә чалынмасын да, Муса әфәнде генә уяна күрмәсен. Ходайның рәхмәте, ул бүген балалар янында йоклый. «Оят, гарьлек, син ничек җөрьәт иттең?» – дип күзен дә ачырмаслар. Тукайны да кыен хәлгә куярлар. Аңлатып та, акланып та өлгерә алмассың...
«Ихлас, фәрештәдер!» – дип уйлады Тукай, үзен яшәү белән үлем арасында тоткан бума ютәле басыла төшкәч. Ләкин шунда ук бу «кирәксез» тойгыга бар күзәнәкләре, вөҗүде белән карышты. «Күр бу курсистканың кыюлыгын, тәвәккәллеген! Жәлләгән... Сез түгел, туташ, мине язмыш үзе дә жәлләмәгән. Кирәкми дә. Минем максатым, юлым башка. Мине кызганганнарны сөймим мин, туташ. Сез нык ялгыштыгыз...»
Монысы ниткән өн тагын, язгы чирәм төсле кантарлы юл читендә баш калкыта?
– Шагыйрем, син үзең бу минутларда яныңда яраткан бер җан иясенең булуын теләгән идең түгелме соң?! Менә «мәхәббәт сакчысы» аны синең хозурыңа керүдән тыймады.
Бәхеткә, «хикмәтле төн» тагын кабатланасы итте. «Соңгы сулыш» алганда, тагын теге «ак фәрештә» иңде. Ниндидер тылсым өрде, иркә пышылдады. Һәм тагын шулай нур эчендә тиз генә эреп юкка чыкты. Янә каршылыклы уйлар бил алышты. «Хөкемдар мәхәббәт сакчысы» пәйда булды. Һәм әлеге шигырь битен «ачып куйды»:
Дәртемә минем дару бар: йә үлем, йә кавышу;
Боларның һәрберсе сораучыны шатландырыр.
Аңладыңмы, и гүзәл! Йә җаным бул, йә җанымны ал;
Мин яныңда үлү белән бәхеткә ирештер.

– Үлем фәрештәсе шулай ук якынмыни?
– Юк...
– Ә син ялгышасың, минем «җан фәрештәм» ул түгел ич.
– Беләм.
– Минем соңгы шигырем дә Күкләр аһәңе белән башкача яңгыраячак.
– Хәбәрдар. «Васыятең» дә үзең кебек изге һәм бөек шәкелдә. Син дөньяга елап килсәң дә, киткәндә җырлап китәргә җыенасың. Дөрес әйтәмме?
– Ихтимал. Мәхәббәт фәрештәсе, син соңгы көннәрдә бик үзгәрдең әле. Әмма мин тизрәк бу йорттан качу, синең тарафтан сөрелү телим. Син үз асылыңа хыянәт итмәссең бит инде?!
...Менә, ниһаять, Тукай үзе теләгәнчә «иректә». Дуслары аны, Бигиевләрдән алып, мосафирханәгә күчерделәр. Әмма ул биредә дә салкыннан, ютәлдән һәм фәрештәләрдән кача алмас, күрәсең.
– Шулай да, рәхмәт сиңа, кара төннең ак фәрештәсе...
Шагыйрь кинәт сискәнеп китте, менә тагын кемдер бүлмә ишеген шакыды.
– Ишек ачык. Керегез! – диде Тукай, ниндидер эчке бер моңсулык белән.
Ишектән елмаеп кереп килүче европача киенгән озын зифа буйлы кызны күрүгә шагыйрь бер мәлгә телсез калды. Ә кыз исә ул арада шагыйрьне сәламләп, түргә узды. Кулындагы яңа ачылып кына килүче ландышлар бәйләмен өстәлгә куйды да, Тукайның чәчәкләргә гаҗәпсенеп карап торуын күргәч:
– Чәчәкләр каян дисезме? Урам чатында финнар сатып тора иде. Бу чәчәкләр Сезгә дә ошый дип беләм. Баксаң, Петербургка да яз килеп җитә икән, – дип елмайды.
Үзе белән бүлмәгә яз исен, ургып торган яшьлек дәртен алып кергән бу кыз, төнге «ак фәрештә» шагыйрьгә яхшы таныш. Ул дусты Фатих Әмирханның* сөйгән кызы Шәмсенисаның бертуган сеңлесе, Чистай кызы Өммегөлсем Камалова иде. Апалы-сеңелле бу кызлар еш кына «Әль-ислах» газетасы редакциясенә Фатих янына кереп йөриләр**.

Кайчакларда аларга Шәмсенисаның уртанчы сеңлесе Хәтимә дә иярә. Берсеннән-берсе чибәр, укымышлы бу кызлар редакциягә килеп керсә, Фатих үзен күкнең җиденче катындагыдай хис итә башлый. Бигрәк тә сөеклесе, асыл зат Шәмсенисаның иҗатка тартылуын, рус, француз телләреннән хикәяләр тәрҗемә итәргә алынуын бөтен йөрәге белән хуплый иде.
Кызлар арасында чаялыгы белән аерылып торган Өммегөлсемнең үзенә җан атып йөрүен белә иде Тукай. (Казанның укымышлы кызлары арасында азмыни аңа җан атучылар?) Әмма кызны күрмәмешкә салынып, һәрчак бүлмәдән тизрәк чыгып китү ягын карый торган иде. Тик менә бүген, мосафирханәдә аның белән икәүдән-икәү, күзгә-күз калгач, күрмәмешкә салыну мөмкин түгел. Ишетүенчә, Өммегөлсем Петербургның данлыклы Бестужев курсларында белем ала. Күр, әнә ничек үзгәргән!.. Русның аксөяк кызларына биргесез... Юк, юк, аңа иң килешкәне – ак фәрештә сурәтендә йөрү.
Өммегөлсем дә Тукайны күзәтә. Шагыйрь бераз хәл алганга охшый. Ютәле дә элеккечә куркыныч түгел. Юкса теге көннәрдә Тукайны жәлләп күпме зар елады Гөлсем.
Бүлмәдә урнашкан уңайсыз тынлыкны Тукай боза:
– Сезне бирегә Муса әфәнде җибәрдеме? – ди шагыйрь шактый кырыс кына.
– Юк, юк. Муса әфәнде минем сезнең янга килүемнән хәбәрдар түгел. Мин сезнең алар фатирында онытып калдырган әйберләрегезне китердем, – дип, кыз кечкенә ридикюленнән өстәлгә портсигар белән чәч тарагы чыгарып куйды.
– Юкка мәшәкатьләнгәнсез, берәр студент кереп алган булыр иде әле.
– Һичбер мәшәкать түгел, Тукай әфәнде, – диде кыз, үзгә бер итагатьлелек белән.
Тик әллә каян сизелеп тора: кызның шагыйрьгә тагын нидер әйтәсе бар. Ниһаять, ул бөтен ихтыяр көчен туплап, сүз башлады:
– Әгәр дә сөекле шагыйребезнең өч төн буе Муса әфәнделәрдә газаплануларын күреп калмасам, бирегә килеп, сезне борчып йөрмәгән дә булыр идем. Сезгә кичекмәстән Кырымга китәргә кирәк, Тукай әфәнде. Кырым һавасы белән диңгез суы сезне бик тиз аякка бастырачак. Кырымда минем белән бер курста укучы Мәймүнә атлы кызның әти-әнисе яши. Алар гаҗәеп кешеләр, сезне бу көннәрдә үк кабул итәргә әзер, – дип, кыз шагыйрьгә телеграф кәгазен суза. – Әгәр риза булсагыз, без Мәймүнә белән сезне Кырымга озата да барыр идек...
Тукайның кинәт йөзе үзгәрүен күреп, кыз сүзеннән туктап кала.
– Нинди гадәт соң бу укымышлы бай кызларында! «Әфәндем» дия-дия эч пошырулары җитмәгән, берсен-берсе уздыра-уздыра мине дәваламакчылар, – дип, шагыйрь, ихтыярсыз, йодрыгын кысып куйды. Аннан тагы, кырысрак күренергә тырышып, сүзен дәвам итте:
– Юкка хафаланасыз, туташ. Миңа Кырым да, Швейцария белән Финляндиягез дә кирәк түгел. Кичә мине Петербургның иң абруйлы докторына күрсәттеләр. Ул миңа авыруымның узгынчы булуын әйтте.
– Бу хәбәргә мин чиксез шат, тик менә бирегә килүем генә сезгә куаныч өстәмәде, – дип, Өммегөлсем урыныннан кузгалды.
Тукайның: «Кара төннең ак фәрештәсе, рәхмәт сиңа, артыгын сөйләмә, кирәкми, хуш!» – диясе килде. Тик ул сүзләр тел очында калды.
Өммегөлсем янә ихлас дәлилләвен дәвам итәргә уйлады.
– Тукай әфәнде, сүз сезне җаныннан артык яраткан, шигырьләрегезне догага тиң күргән саф күңелле туташлар турында бара. Сез алардан йөз чөерәсез. Диңгездән баш тартуыгыз да гаҗәпләндерә. Ә бит диңгез үзе сезгә күпме шигъри илһам өстәр иде.
Тукайның күзендә зәһәр очкыннар күреп, Гөлсем тагын туктарга мәҗбүр булды.
– Туташ, Ходай сезгә Рәсәй башкаласында белем алу мөмкинлеген авыру шагыйрь янында утырыр өчен бирмәгәндер дип уйлыйм. Белем үрләрен яулаучы кызларыбызны мин башка уй-хисләр белән яналар дип уйласам, сезне күбрәк вак-төяк мәсьәләләр биләп алган булып чыкты. Милләтебезнең зур үзгәрешләр алдында торуын азмы-күпме чамалыйсыздыр, шәт? Халкыбызга хезмәткә күпме фидакяр мөгаллим-мөгаллимәләр кирәк хәзер.
– Кичерегез, – диде кыз ишетелер-ишетелмәс кенә. – Ни генә дисәгез дә, Сезгә ярдәм итәргә йөрүемне мин вак-төяк эш дип саный алмыйм. Серноводскидан Сезгә дустыгыз Фатих әфәнде Әмирхан аркылы җибәргән мәктүбемдә мин үземнең мөгаллимә булырга җыенуымны ачык итеп язган идем шикелле. Мөгаллимә булу – минем дә изге хыялым.
Кызның бу сүзләреннән соң үзен чамасыз бер киеренкелектә сизгән Тукай аңа текәп карамый булдыра алмады. Өммегөлсемнең бит урталарыннан тыелгысыз агучы күз яшьләре аны тирән гаҗизлеккә салды. Ул эчтән үзен әрләргә дә, акларга да өлгермәде, ишек шакыдылар.
– Керегез, – диде шагыйрь, үз тавышын үзе танымыйча аптырап. Һәм бүлмәгә шаулап-гөрләп Петербургта укучы бер төркем татар студентлары кереп тулды.
– Мөмкиндер бит, Тукай әфәнде?
– Әссәламегаләйкем, сөекле шагыйребез!
– Хуш кынамысыз, Тукай әфәнде!
– Саумысыз? Күрми калабыз дип шундый борчылган идек...
– Менә бит насыйп булгач...
Һәрберсе шулай үзенчә сөенеп, Тукайны олылыклап, кул биреп күреште, шигырь белән сәламләде:

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!


– Джоконда, син дә биредә?! Син һәрвакыттагыча өлгер инде... һәм чибәр, – диде егетләрнең чаярагы, игътибар үзәген бер мизгелгә Өммегөлсемгә күчереп. Тукай чак кына җиңел сулап куйды.
– Ә без сине шәһәр бетереп эзләп йөрибез. Муса әфәнделәргә дә кереп чыктык. Сенат мәйданында узачак «Ак чәчкә» акциясе иртәгәгә күчерелде. Мәрьям туташ белән икегезгә җаваплы эш тапшырыла. Беләсеңдер, шәт, – диде җитди кыяфәтле, өлкәнрәк күренгән егетләрнең берсе.
Өммегөлсем, беләм дигәндәй, баш кагып куйды да ашыгып ишеккә юнәлде. Әллә инде хушлашмады да...
– Ә нигә сез аңа Джоконда дип эндәшәсез? – дип сорады Тукай, кыз чыгып киткәч.
«Өммегөлсем» дип эчтән генә өзелгән, үзе дә хыялый елмайган егетләрнең берсе җавапны озакка сузмады.
– Нигә дип... Серле елмаюы өчендер. Гаяз ага Исхакый* Петербургта чагында аңа һәрчак Джоконда дип эндәшә иде. «Мәшһүр итальян рәссамының атаклы портретын хәтерләтә», – дигән иде ул.
– Әйе шул, Өммегөлсемне Леонардо да Винчи портретыннан төшкән серле сурәт диярсең, – диде күзлек аша зәңгәр күзләре көлеп торганы.
– Аның үз исеме тагын да килешлерәк, минемчә, – диде Тукай, егетләргә карамаска тырышып.
– Әйе шул, ант шулай!
– Чын татарча!
– Бигрәк матур исем! – дип гөр килеп, калганнары шагыйрьне куәтләде.
Тукайның да йөзе җанланып, алсуланып китте. Яшьләрнең телгә осталары, шагыйрьнең кәефен күтәрмәк булып, күбрәк сөйләде. Тыйнак-сабырлары бу саваплы очрашуга эчтән генә сөенде. Күңеле нечкәләренең йөрәгеннән кан саркыды. Тукай белән, шигырь белән төшләнгәннәре шигырь укыды:

Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.
................................................................................................
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби;
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моңы күрсәң, бөтен сауләтләре.
Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе.

Тукай аңлады: болар чын татар балалары, чөнки татар җаны беркайчан да моңсыз, сагынуларсыз була алмый. Алар әнә Тукайның үзен дә җылы, сагынулы-яратулы хисләргә төреп куйдылар. Шагыйрь бу яшьләргә рәхмәтле иде. Очрашуга йомгак ясап, аларга бүләк бер шигъри рух өстәргә теләве дә шуның өчен иде.
Сөям мин сезне – сез чын яшь егетләр,
Өмет бар сездә, сез – интеллигентлар.

* * *
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем:
Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.


Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле:
Дөнья бирсәләр дә, сатмам милләт, миллиятемне.

Тукай беравык алкышларга һәм сокланулы авазларга күмелеп торды...
– Тукай әфәнде, иртәгә сезне «Ак чәчкә» бәйрәменә чакырабыз.
– Без сезне иртән үк кереп алырбыз.
– Туберкулёз белән авыручыларга ярдәм йөзеннән оештырыла ул.
– Петербургның бөтен татар яшьләре җыелачак анда.
Студентлар Тукай белән очрашудан биһуш булып, иртәгәгә чаклы саубуллашып чыгып киттеләр. Шагыйрь бәйрәмгә барырга ризалык бирде.
Бүлмә тынып калды. Тик нигәдер һаман «Сагыныр вакытлар» тынгылык бирмәде:
Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң берзаман,
Як-ягың тып-тын – әле юк яктылык, таң атмаган.
Шулвакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып
Еглыйсың, Җан-Зөһрә берлән, Җан-Таһирны кызганып.

...Шагыйрь елый иде.
Оят, валлаһи! Петербургтагы журналист дуслары Кәрим Сәгыйд белән Кәбир Бәкергә шушы «фәрештәдән» зарланды түгелме соң инде ул? Имеш, Муса Бигиевләрнең болай да кысынкы фатирларын курсисткалар чорнап алган. Дөреслектә исә, шагыйрьнең эчке һәм тышкы халәте аларның артык илтифатын, артык олылавын кабул итәр дәрәҗәдә түгел иде шул.
Менә тагын аның каршылыклы җаны, холкы, авыруы, ачы язмышы, санаулы көннәре, мәхәббәт, бәхет хакындагы уйлары, сүз берләшкәндәй, күкрәгенә килеп ябышты... Тукайның җанында аяусыз тугыз баллы дулкын күтәрелде. Ак күбекле ярсыган дулкын-хисләр чайкалды, чайпалды, чәрдәкләнде.
– Кырым дисең син, табигать иркәсе. Ә бит син яхшы беләсең: ул – суның кояшлы, сай җирендә йөзүчеләр өчен генә җылы икәнен. Минем кебек хакыйкать диңгезендә йөзгәннәр өчен ул башкача. Тирәнрәк төшкән саен, аның суы салкынрак һәм басымы көчлерәк. Шагыйрь күңелендә купкан хисси давылларның куәтен дә, күпме уй-хыялларымны тормыш атлы иң кырыс диңгез йотканын да син әле соңрак аңларсың...
Бу мизгелдә күз яшьләренә күмелеп, баскычтан төшеп килүче Өммегөлсем-Джоконда бер генә нәрсә турында уйлый иде: тизрәк биредән китәргә! Тизрәк! Аяклары аны үзеннән-үзе Нева ярына тартты. Яз язлыгын итә. Невада боз кузгалган чак. Көзгедәй су өстендә берсеннән-берсе зиннәтлерәк сарайлар, йортлар чайкала. Бозлар эреп ята. Тик менә шагыйрь йөрәгендәге боз катламын гына кузгатырлык түгел икән.
Тәкъдирнең мәңгелек туңын-бозын эретергә Өммегөлсемнең кайнар хисләре генә җитмәс, күрәсең. Тукай зур бер айсберг төсле. Аңа синең ак җилкәнле корабыңа сугылып китү берни тормый кебек. Шулай түгелмени?!
– Юк-юк, һич алай түгел, – дип кайнарланып, күз яшьләре белән үз-үзенә исбатларга тотынды Өммегөлсем. Чөнки ул әле моңа чаклы Казанда

 Дворяннар клубында узган әдәби-музыкаль кичәнең татлы «төше» белән яши иде*. «Почта уены» ничек якынайткан иде аларны ул кичне. Гашыйк«почтальон Өммегөлсем», форсаттан файдаланып, Тукайга бер-бер артлы хатлар яза да, серле елмаеп, шагыйрьнең учына илтеп сала. Ник башка бер генә кызның хатын тапшырсын! Тукай да моңарчы күрелмәгән бер җылылык белән: «Мине «сәлам хатлары» белән сөендерүче гүзәл туташ шулай берәү генә булдымыни? – дип шаярта. – Сезгә почтальон булу бик килешә. Ә хатларыгызны уку – бәйрәм, – дип пышылдый һәм Өммегөлсемнең кулын йомшак кына тоткан килеш беравык җибәрмичә тора. Кызның бит урталары алланып яна, карашы өтә, елмаюы иркәли. Ул горур кыяфәт, нәфис буй-сын, нәни энҗе калфак, ак энҗе тешләр, чиядәй ымсындырган иреннәр...
Шагыйрь йөрәген ниндидер бер билгесез рәхәтлек хисе биләп ала.
– Тукай әфәнде, ә сез хатларны кычкырып укыгыз, – дип, яшьләрнең шау-гөр килүләре генә аны җиргә төшерә.
– Рөхсәт итсәгез, мин хат иясенә бер шигыремне генә укырмын.
Яшьләр, Тукай авызыннан әйтеләчәк могҗизаи сүзләрне көтеп, тын калды.


Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;
Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.
И Хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим;
Бу кызга гыйшкым сәбәпле диванамын, диванамын.

...Ә менә ул хәзер «шагыйрьне дәвалыйм», – дип бәрелеп-сугылып йөрүе белән көлке бер хәлдә. «Кырымга барырга акча туплыйм», – дип, үзенең бөтен бизәнү әйберләрен, затлы энҗеле калфакларын сатып җибәрде. Аннан күреп, тагын берничә кыз үзләренең яраткан алка, беләзекләреннән ваз кичте. Шагыйрь бу хәлләрне белә калса, аны бүлмәсеннән куып ук чыгарган булыр иде. Өммегөлсемдә нинди гашыйк җан яшәвен күрергә теләми шул шагыйрь. Ә бер атна элек кенә аннан да бәхетлерәк кеше юк иде ләса. Көтмәгәндә-уйламаганда Тукайның Петербургка килүен үз күзләре белән күргәч, ул сөенеченнән нишләргә дә белмәгән иде. Кемнәрдә тукталасы иткән диген әле? Өммегөлсемнең җизнәсе, Петербург мулласы, танылган дин галиме Муса Бигиевләрдә!

Тукайны Петербургка чакырып язучы Муса әфәнде булганга, шагыйрь вокзалдан туры аларга килә. 1912 елның башында Петербургның бер төркем зыялылары Петербургта «Сүз» йә «Хәбәр» исемле газета чыгарырга җыеналар. Яңа газетага мөхәррир итеп Тукайны чакырып хат язалар. Әмма газета оешып китә алмый. Тукай яз башында Петербургка килеп төшкәндә бу мәсьәлә инде көн тәртибеннән алынган була. Тик менә алдан хәбәр итмәгәнгә, бераз уңайсызрак килеп чыга. Табигый ки, өйдә ыгы-зыгы куба. Кунакка Муса әфәнденең эш кабинетын бушаталар. Күн диванда урын җәелә. Юлда авырып киткәнме, аңа чаклы ук булгандырмы, Тукай туктаусыз ютәлли. Тамагына берни капмый. Өммегөлсем шагыйрьне иртәнге якта юыну бүлмәсенә кергәндә күреп хәйран кала. Кызның күзләрен, ирексездән, яшь пәрдәсе томалый. Гадәттән тыш ябык, яшүсмер кыяфәтле шагыйрь бу минутларда аңа чиктән тыш якын һәм кызганыч булып тоела. Сөйләшәсе, юатасы иде үзен... Әмма Әсма апасы аны да, Өммегөлсемгә кодача тиешле Мәрьямне дә Тукай янына якын да җибәрми. Әсма ханымның әмере катгый: «Әдәпсезләнмәгез, шагыйрьгә комачаулап йөрисе түгел!» Апасының тыюлары гына туктата алса икән Өммегөлсемне? Ул инде шагыйрьнең игътибарын җәлеп итәрлек планнар кора, аны дәвалау юлларын эзләргә керешә. Әйтик, шагыйрь хәлләнү белән, ул аңа хәзрәти Пушкин йөргән урыннарны күрсәтәчәк. Тиздән мәшһүр җырчы Шаляпинның концерты көтелә. Ул да таң белән билетка чиратка басар... Дәресләрдән соң шундый матур хыялларга чумып, Бигивләргә барып керсә, ачык ишектән буш диванны күреп, Өммегөлсем өнсез кала.
– Кая ул?
– Кая?.. Баязитов* кешеләре килеп алып китте аны, – ди Әсма апасы. – Җизнәң кайтканны да көтәргә теләмәделәр. – Күренеп тора: апасының кәефе нык кырылган. – Юкка гына борынгылар: «Ит яхшылык, көт яманлык», – димәгәндер шул...
– Апа, ни сөйлисең? Нинди яманлык тагы? Тукай нык сырхау. Алар аны, мөгаен, докторга алып киткәннәрдер...
– Ә җизнәң ни белән шөгыльләнә? Өченче көн инде ниндидер яһүд профессоры артыннан йөгереп йөри. Менә ул хәзер профессор белән кайтып керсә, ни эшләрбез? Кунагыбыздан җилләр искән.
Җайсызрак килеп чыга икән шул. Җизнәсенең олуг кунагын аякка бастырыр өчен җанын бирердәй булып йөрүен Өммегөлсем күрмимени? Петербург татарлары арасында Муса әфәнде кебек укымышлы, итагатьле кешене табуы кыендыр. Шәһәрдәге татар студентлары өчен ул алыштыргысыз киңәшче, остаз. Аның мәхәлләсенә галимнең вәгазьләрен тыңлар өчен шәһәрнең иң ерак почмакларыннан җыелалар. Тукай, бәлки, аның ни дәрәҗәдәге гыйлем иясе булуын төшенеп җитмәгәндер? Юкса Муса әфәнде белән киңәшмичә бу эшне эшләмәс иде. Их, Гаяз абзыйның Петербургта чагы булса! Өч бөек затның очрашуы бөтенләй үзгә төрле булыр иде бит. Әле берничә ай элек кенә Исхакый  барында Петербург кайнап-гөрләп торды. Шәһәр чын татар тормышы белән яшәп алды. Язучының яңа язылган әсәрләрен бергәләшеп уку дисеңме, музыкаль кичәләр оештырумы... Төрмәдән качып, Петербургта яшеренеп
йөрүче Гаяз Исхакыйны күптән түгел янә кулга алдылар. Төрмәдән ул
 Өммегөлсемгә хатлар язгалый. Петербург хәбәрләрен сораша. Ай, бу татар язмышлары! Ай, бу ачы язмыш җилләре!..
Өммегөлсем, буш диванга утырып, үксеп-үксеп еларга тотынды. Нигә, нигә
аның изге уй-ниятләре җимерелә дә тора? Нигә болай бу? Ул бит авыру шагыйрь өчен җанын фида кылырга да әзер. Аңа хәзер бер генә чара кала: «Нур» газетасы идарәсенә барып, Тукайның кайда тукталуын белешү. Аның ашыгып чыгып китәргә җыенуын күргәч, ахирәте Мәрьям аңа шагыйрь онытып калдырган портсигар белән чәч тарагын суза. Сизгер җан бу Мәрьям. Тукай янына бару өчен болар менә дигән сылтау ич.
Сылтау... Менә ул Тукай белән күрешеп, гарьлегеннән үләргә җитешеп, янә Бигиевләргә кайтып бара. Мәрьям белән Әсма апасына ни әйтер икән инде ул хәзер? Тукай мине ишетергә теләмәде диярме? Ярый әле өйдәгеләр аның халәтен күреп, кирәкмәс сораулар белән аптыратмадылар.
– Тынычлан, иркә таем. Тәкъдиреңә язылмаган булса, әллә нишләсәң дә булмый. Чистайда Тукай турында: «Безнең Хәйдәр абзый кызы Зәйтүнәне сөя икән», – дигән сүзләр йөрде. Бер дә колагыңа чалынмадымыни?
– Зәйтүнә?? Зәйтүнә дисеңме, апа? Кайчан, кай арада өлгергән соң әле ул кызый Тукайның күңелен яуларга?
– Бик чая кыз, синең кебек укырга да омтылышы зур, дип сөйлиләр. Әле Әгерҗе якларына Бубилар мәктәбенә белем алырга киткән, ди.
Өммегөлсем өчен тагын да үтергечрәк хәбәр иде бу. Туганнан туган сеңлесе Зәйтүнәне ул яшүсмер кызга гына санап йөри иде. Ә ул әнә үсеп тә җиткән, Тукай тиклем шагыйрьне үзенә гашыйк та иткән. Сөйкемле җан шул Хәйдәр абзыйның төпчек кызы. Аның укырга һәвәслеген күреп, Өммегөлсем аңа әледән-әле китап-журналлар биргәли иде. Чамадан тыш ярлы яшәүләрен белгәнгә кием-салымнан да өлеш чыгаргалый иде. Соңгы кайтуында алар туйганчы Камада су коендылар. Күр әле, Тукайны ник бер тапкыр телгә алсын! Нәрсә-нәрсә, тик мондый борылышны көтмәгән иде Өммегөлсем.
Икенче көнне ул Сенат мәйданына барыргамы-бармаскамы дип, озак икеләнде. Мондый халәттә берәүгә дә күренәсе килми иде аның. Тик үзе башлаган эшне азагына җиткерергә өйрәнгән кыз ничек бармыйча калсын?
Туберкулёз белән интегүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр күп була ул көнне. Тукайны да алып киләләр. Европача киенеп куйган шагыйрьне бүген танырлык та түгел. Үзен сырып алган студентларны ул тыныч кына тыңлый. Ара-тирә ютәлләп ала. Өммегөлсем ягына ялгыш кына да күз салмый. Аннан аны тагын каядыр алып китәләр. Тукай белән соңгы күрешү кыз өчен әнә шулай гадәттән тыш моңсу тәмамлана.
Берничә көннән Өммегөлсем Муса әфәнде Бигиевтән Тукайның Петербургтан китәргә җыенуы турында ишетә. Муса әфәнде шагыйрь тарафыннан үзенә карата күрсәтелгән илтифатсызлыкны онытып, Тукай янына барып, күрешеп йөри икән. Шагыйрьне озату мәҗлесендә дә катнаша. Әмма, ни сәбәпледер, аны озатырга вокзалга төшми кала. Дус кызлары ничаклы гына өндәп карасалар да, Өммегөлсем дә вокзалга бармаска була. Соңрак Невский урамында очратып, Тукайны Петербургтан Мәскәүгә чаклы озатып куйган журналист Кәбир Бәкер:
– Тукай үзен озатучылар арасында сине күрмәгәч, нәүмизләнеп калды. «Бик горур кыз булып чыкты сезнең Джокондагыз», диде, – ди аңа.
– Башка берни дә әйтмәдеме?
– Аның көннәре санаулы. Догада тор... Моны доктор да раслады.
– Ничек? Догада?.. Әйт, зинһар? Ходай хакы өчен әйт. Аны ничек табарга була?
– Син соңладың, Джоконда. Без барыбыз да соңладык...
Шушы сүзләре белән Кәбир Бәкер, кызны урам уртасында, йөзләгән кеше арасында япа-ялгызын калдырып, китеп тә бара. Мондый хәбәрдән соң ничек итеп институтка барып утырмак кирәк? Янәшәдә генә почта бинасы күреп, Өммегөлсем шунда керергә була. Тиз генә хәлне аңлатып, Фатих Әмирханга хат язып салыргадыр. Ул ни дә булса уйлап тапмый калмас. Тукта, нигә Фатих Әмирханга? Дөньяда саф чык тамчысыдай Зәйтүнә бар бит әле. Урасын үзенең кайнар мәхәббәте белән шагыйрь йөрәген. Бөтен барлыгын биләсен. Шагыйрь җанындагы барлык үпкә-рәнҗүләрне юып алсын! Тик Тукай гына исән була күрсен! Ак кәгазь битенә «Зәйтүнә, иркә таем» дигән сүзләрне язуга Өммегөлсем күз яшьләрен тыя алмады. Юк, яза алмый икән ул бу хатны. Хатны ул иң якын сердәше – апасы Шәмсенисага юллый. Аңардан тиз арада Зәйтүнәне әзерләп, юлына һәм яшәренә акча биреп, Тукай янына Троицкига озатып җибәрүен үтенә. Шәмсенисаның җавабы озак көттерми. Ул Өммегөлсемгә Зәйтүнәне Чистайдан да, Казаннан да таба алмауларын хәбәр итә. Язмышның мәкерле уйнавымы соң бу? Сенат мәйданында Тукайны соңгы тапкыр күрүе идемени соң Өммегөлсемнең? Юк, юк, алай була алмый...

Гүя гыйшкың – бер чиркәү, ә мин – аның чаңымын;
Аһ-ваһ итеп, мин ул тавышны көчәйтергә тырышамын.
Безнең арабыз аерылышу пәрдәсе белән капланган;
И Аллаһ! Күтәр син бездән бу караңгы пәрдәне.

Шагыйрь шулай ачыргаланып язган. Өммегөлсем аларны шулай өзелеп-өзелеп кабатлый, Тукайча ялвара. Һәм «мәхәббәт сакчысы» бу юлы, язмышның йомшак җиле булып, Өммегөлсемнең матур коңгырт чәчләреннән иркәләп сыйпап кына үтәсе итә.

* * *
...Көннәрдән бер көнне бу караңгы пәрдә чынлап та күтәрелер. Мәңгелек сәфәргә җыенучы шагыйрь алдында ерак сәфәрләрдән зарыгып сагынып кайткан ак фәрештә пәйда булыр. Һәм...
Тик әлегә алда соңгы бәянгә илтүче сынаулы озын юл һәм кул сузымы гына еламсак ел көтәр.       


____________________________________
* М. Бигиев. Күренекле дин галиме, язучы, философ.  
* Ф. Әмирхан. Язучы, публицист.  
** Р. Әмирхан. Әмирханнар. –Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2005
______________________
* Г. Исхакый. Күренекле сәясәтче, язучы, драматург, нәшир.
* Казанда беренче тапкыр үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә Гөлсем Тукай белән очраша. Тукайның замандашы, язучы, дин белгече, публицист Галиәсгар Гафуров-Чыгътай үзенең көндәлегендә бу вакыйганы төгәл вакыты белән язып куя. 1908 елның 8 март киче була ул. Ул кичне Чыгътай шагыйрьнең Чистай ишаны кызлары тирәсендәрәк чуалуын яза. Икенче көнне иртән Тукай тарафыннан язылган «Кулың» шигыренең шул кызларның берсенә аталуын да искәртә. (Галиәсгар Гафуров-Чыгътай. «Сайланма әсәрләр». «Ихлас». Казан 2013 ел. 331–333, 342–345 битләр.)
Г. Тукай белән Зәйтүнәнең беренче очрашулары 1908 елның май башына туры килә. Ә. Алиева, Ф. Ибраһимова төзегән «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат елъязмасы» (Татарстан китап нәшрияты, 2003).

* С. Баязитов. Петербург ахуны, «Нур» газетасының нәшире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар