Логотип
Проза

Кайтуыңны көтәм

Хикәя

 – Капканы ачыгыз! Иннә лилләһи...
– Әни, әни, дим, нишләвең бу! Ачы таңнан нишлисең тагы?..
Алинәнең клубтан кайтып килеше иде. Дус кызларыннан аерыла алмыйча тыкрыкта күңелле генә чыркылдашып торалар иде юкса. Күз чите белән ишегалдында утлар кабынуын күрсә дә, әти тартырга чыккандыр йә булмаса берәрсе йомышын йомышлыйдыр дип, ирен чите белән генә елмаеп та куйган иде әле. Әнисенең карлыккан тавыш белән кычкырып җибәрүеннән ничек сискәнгәнен кызлар да күрде инде, күрде. Алинәнең йөзенә кызыл йөгерде, көтелмәгән хәлдән аякларының хәле китте хәтта! Шул ук вакытта җебеп торырга ярамаганлыгын да шәйләде. Кызлар белән саубуллашырга онытып, абына-сөртенә ихатага йөгерде.
– Әни-и-и...
– Ачы таң түгел әле, кызым, таң беленергә вакыт бар. Әзерләнергә кирәк. Азамат әйтте...
– Әни, һаман Азамат димә инде...
 – Беләм, кызым, беләм... Мин авышмадым, алма бөртегем, әмма... Иртәгә балаларга сабак укыта алмам. Барыбызны да олы эш көтә.
Таң беленгәндә Алинәнең дәү әнисе өзелде. Әнисе олы эш дип мәет озатуны әйткән икән, кыз моны соңыннан гына аңлады. Зәйнәп апа да кызына нинди авырлык китерүен олы эш тәмам булгач гына төшенде. Йорт хуҗасы исә хатынының сәер гадәтләренә күнә башлаган иде инде, сер бирмәде. Кызы төнлә булган хәлләрне сөйләп биргәч, хатыныннан ипләп кенә: «Тагын Азаматмы?» – дип сорады. Хатыны «ә» дә, «җә» дә димәде, җөпләп, сизелер- сизелмәс кенә баш какты. Күзеннән сыңар яшь тәгәрәп төште.
– Сагындым, Зөфәр, белсәң икән ничек сагынганымны...
Ир күз алдында кечерәйде. Зәйнәбен бу хәлдә күрмәс өчен әллә ниләр кылыр иде дә бит, тәкъдир дигәнеңнән узып булмый шул, булмый.
***
– Яшьти, трактор чыгымчылап тора, карап кара әле.
– Сулу алыйм инде, яшьти, Карга Хәмитләрдә үгез ектык, әле кайттым, өйгә дә кермәгән.
– Анда керсәң, Зәйнәп апа бүтән чыгармас сине, әйдә инде, карап кына чык. Син булмый бу дисәң, башка маташмыйм.
– Әйдә инде атуса. Кара аны, әнигә сездә маташканны әйтеп торма!
– Рәхмәт, брат, син чын дус!
– Бүгенгә бу соңгы пункт, яшьти, алайса өйгә кертмәсләр.
– Гәүдәң гөрнәдирдәй булса да, акылың юк инде, улым, юк. Авыл буйлап кем сызгырса, шуңа булышып йөрисең. Әллә бездә эш беткәнме? – дип каршы алды аны әнисе. Ничек кенә кырыс булырга тырышса да, тавышы йомшак, карашы борчулы иде аның. Тамагы ач түгелме, имгәнмәгәнме – дөньядагы барлык аналарның да күңелендәге борчуларның иң зурысы әнә шул. Ул артмый да, кимеми дә, бетми дә. Өстәвенә, ишектән иелеп керергә мәҗбүр булган ике метр озынлыктагы, 90 кг авырлыктагы гәүдәле бу улын ул аерым ярату белән ярата иде. Әллә күзләре белән дә елмая белгәнгә, бәрхет тавышлы, йомшак холыклы булгангамы икән? Әнә бит, кулларын җәеп, «Кичер мине, әнкәй, гафу ит...», – дип җырлаган була тагы. Шул арада хатынын биленнән кочып зы-ы-р итеп әйләндереп тә ала. Иренең балкып килеп керүеннән, өйдәгеләрнең һәрберсенә тигез игътибар күрсәтүеннән Гөлчәчәгенең дә турсайган иреннәре языла. Ул арада нәни Айрат әтисенең җилкәсенә менеп кунаклый. Менә ул гөр-гөр килеп улы белән сөйләшә, нәкъ бала-чага шикелле уйный. Бала шатлыгыннан әтисенең таза муенын йомры куллары белән кочаклый, нәни маңгаен иң якын кешесенең олы маңгаена тидереп тора. Ана бәхетле елмая. Елмаймый ни, нәсел дәвам итә, алыптай улы дәү үскәч үзе дә алып булачак баласы белән уйный бит.  Ана елмаеп Гөлчәчәккә борыла: «Әти кайтты, нинди шатл...» – дигән җөмләсе өзелеп эчкә йотыла. Ана мелтер-мелтер елаган килененә шаккатып карап тора.
– Минем әтиләрнең балалары белән шулай уйнаганнарын күргәнем юк, әни, күңелем тулды, – ди дә, килен тагын да катырак итеп үксеп елап җибәрә. Ир ул арада баласын самолеттай очыртып иңбашларын сикертә-сикертә тавышсыз гына үксегән хатыны янына килеп җитә.
– Гөлчәчәккәем, мунча өлгердеме?
– Өлгерде, баһадирым.
– Атуса юынып кайтыйк без булмаса. Җә балавызланып эреп юкка чыгарсың. Аннары мин нишләрмен?..
Ир белән хатын чәйләп тә тормыйча мунчага юнәлделәр. Әби белән бәби диванда әти уйлап тапкан уенны уйнап калдылар. Яшь пар мунчадан кайтканда бәби йоклап киткән, әби сыер саварга чыгарга җыена иде.
– Әни, чәй эчәм дә, сыерны үзем савам.
– Сине якын җибәрмәс ул, улым, ял ит инде.
– Ә мин синең халатыңны киям. Син дип уйлар да, саудырыр. Син ял ит, әни.
Ничек итсә итте, тәки сыерны үзе сауды егет.  Улын да үзе мунча кертте. Ял дип көндез ниятләгән бер эшен дә иртәгәгә калдырмады. Ярый әле калдырмаган, иртәгәсен, ялы булса да, төшкә кадәр генә дип егетне эшкә чакырып алдылар. Бу юлы килен дә, ана да чәпчемәде. Шулай кирәк, нишлисең. Мәскәүләрне якынайта торган олы юл салынып ята, печән чабасы бар дип кенә эштән калып булмый торгандыр. Хатыннар шулай уйлап калды, егет җәяүләп кенә эшкә кузгалды. Бу – Гөлчәчәкнең баһадиры, Зәйнәп ананың аерым ярату белән яраткан улы Азамат иде.
***
Көтү керер алдыннан авылны өнсез иткән хәбәр таралды. Акылга сыймаслык хәбәр булды ул. Бәлкем, шуңадыр, халыкның аңына башта «таптаткан» дигән сүз барып җитте. Авыл юл төзелешенә якын булганлыктан, кош-корт еш кына авыр техника астында калгалый. Таптаткан, тәкъдир… Ләкин бусы тәкъдирнең башка сыймаслыгы иде шул.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәйнәп апага бу хәбәрне авыл почтальоны Хатирәгә җиткерергә куштылар. Ул нишләптер иртән сатылмаган май, шампунь ише нәрсәләр тутырылган сумкасын да такты, нәрсәдер онытылмасын дигәндәй, кесәләрен дә капшап алды. Уң яктагы кесәсендәге телефон бертуктаусыз чыңлый иде. Хатирә телефонны алырга җөрьәт итмәде. Болай әле ул үзе дә теге хәбәргә ышанып бетми, телефоннан видео-мазары килеп чыкса, бөтен өметләре чәлпәрәмә киләчәк иде.
Хатирә әллә сумка, әллә хәбәр авырлыгыннан тирләп-пешеп капка ишеген ачып җибәргәндә, Зәйнәп телефонын тотып болдыр бусагасында утыра иде. Башындагы яулыгы җилкәсенә шуып төшкән, күзләре зур итеп ачылган.
– Кем бар анда, Хатирә синме, кил әле, кил. Кара әле моны, дөресме бу, башкайларыма әллә нәрсә булды.
Хатирә ни әйтергә белмичә әсәренгән Зәйнәп янына чүгәләде, кулына Зәйнәпнең телефонын алды, мең кат уйнатылган видеоны тагын кушты. Анда машина, күрәсең, нәрсәнедер өстерәп барганга, салулап-салулап китә дә, юл читендәге баганага бәрелеп туктап кала. Телефонга төшерүче яман сүгенә, машинага таба төрле яктан ирләр йөгерешә. Шунда берсе йөрәкне ярып «Азама-а-а-ат!» – дип кычкырып җибәрә. Тагын тавыш, шау-шу. Тагын кемдер «Азама-а-ат, синме бу?» – дип ярсып кычкырып җибәрә. Шул урында видео өзелә.
Ике хатын беркавым селкенергә дә куркып утыралар. Тынлыкны Зәйнәпнең пышылдап кына әйткән соравы өзә:
– Хатирә, чынмы бу?..
Хатын җавап бирә алмый, хатын илерә...
Шул арада йорт каршында чыелдап машина туктый. Кемнәрдер керә, кемнәрдер чыга. Ниндидер аңлаешсыз ыгы-зыгы куба. Кемдер акырып елап җибәрә, аңа сабый елавы кушыла. Капкадан картаеп киткән Зөфәр абый керә. Киереп капканы ачып куялар. Тәкъдир. Бүген бу йорттан мәет чыга.
***
– Әни, исәнме?..
Улының кырыгын үткәргәннән соң әти-әнисе янына җыенып кайтып киткән килененең Зәйнәпкә беренче шалтыратуы иде. Аралашмасалар да, аның кияүгә чыкканын да, бәби көткәнен дә ишеткәннәр иде инде. Гөлчәчәкне сагынган иде ул, оныклары Айратны бигрәк тә.
– Исәнме, кызым, исәнме, Гөлчәчәгем...
– Нәкъ Азаматча әйттең, әни...
Ике як та сүзне ничек ялгап китәргә белмичә азапландылар. Ана беренче телгә килде.
– Сине дә сагындым, кызым, Айратны да. Азаматымның төсе бит сез.
– Әни, Айрат та сагына, кунакка килегез, үзен кунакка алып китсәгез дә, бер сүзем дә юк.
– Рөхсәтме, кызым?
– Рөхсәт булмыйча соң, әни. Сезнең онык бит ул, Азаматның төсе...
– Рәхмәт, балам, рәхмәт, сөендердең...
– Әни, мин бит Азаматны төштә күрдем. Шундый да матур итеп күрдем, әни! Соңгы тапкыр күргәндәгечә, ап-ак футболкадан, ачык зәңгәр чалбардан. И, бигрәк пөхтә иде бит ул, эш киеме аерым, кешелекнеке аерым, ди торган иде.
– Әйе шул, балам...
– Нәкъ өндәгечә билдән кочып зырылдатып әйләндерде дә, сак кына итеп идәнгә бастырды. Аннары, Гөлчәчәккәем, әзерлән, бүген син әни буласың, диде. Менә бала табу йортына җыенабыз... Сиңа шалтыратып, бүлешәсем килде шушы хәбәр белән. Шөкер, өлгердем.
– Хәере белән булсын, балам! Исән-сау тупырдап торган бәби табып, тигезлектә үстерергә язсын!
Телефонны куйгач та ана нишләргә белми очынып йөрде әле. Әле ашъяулыкны барып алмаштырды, шул арада тәрәзә төпләрен сөртеп алды. Шунда капкадан кемнеңдер үзләренә кереп килгәнен күреп алды. Нишләптер ананың йөрәге чеметеп куйды.
– Зәйнәп апа, миннән ишет дип кердем.
Ишектән керүче хат ташучы Хатирә иде.
– Зәйнәп апа, Азаматны... – хатын җөмләне ничек дәвам итәргә белми туктап калды, – Азаматның башына җиткән Торна Хамис төрмәдә асылынган.
Ике хатын бер-берсенә карашып тын калдылар. Зәйнәп ни әйтергә дә белмәде. Торна Хамис та шушы авыл кешесе, эшлексез, булдыксыз дип тә әйтеп булмый, ул аның хәтта салгалый торган гадәте барлыгын да белми иде. Гөнаһ шомлыгы, фаҗига буласы көнне хатыны белән талашкан да, машинасын кабызып чыгып киткән. Азаматның өстенә бик зур тизлектә барып кергән. Судта гафу үтенгән, диләр. Зәйнәп бармады анда, Зөфәре авырып кайтты. Хәер, Зәйнәпкә улының тапталып, изелеп беткән гәүдәсен дә күрсәтмәделәр. Ул бер авыр төш кебек узды. Менә хәзер шул төшнең сөреме күңелен тагын биләп алды.
– Авылга кайтып ничек күреним, дигән...
– Алай икән... Сиңа кадәр килен шалтыраткан иде. Азаматны төшендә күргән, шуңа сөенеп йөри идем, Хатирә. Бер шатлыкка  – бер сагыш...
***
Быел Айрат онык мәктәпкә китте. Аңа кадәр җәе буе Зәйнәпләрдә яшәде. Азамат фаҗигасеннән соң кечерәеп калган Зөфәр күңеленә онык сары май булып ятты. Йөзләре ачылмаса да, атлап йөрешләре икенчеләнде инде. Шулай булмый ни, Айрат нәкъ Азамат бит. Төс-килбәте белән дә, холкы белән дә. Әмма Зөфәр белән Зәйнәп оныкларын мәктәпкә озата алмадылар. Үзләре дә укытучылар, нишлисең.
 Әнә ул, олы йөрәкле малайның әнисе чәчәккә күмелеп, баш очындагы каурый болытларга карый-карый кайтып килә.
– Көз матур килде, Зәйнәп, сөбханалла!
Асия карчык чәчәккә күмелгән Зәйнәпнең үз турларына җитүен күптән көтә иде инде.
– Матур килде, Асиятти, сөбханалла!
– Сүзем бар сиңа, Зәйнәп, янымда бераз утырып китче. Азаматны төшемдә күрдем, бәбекәм. Яшел чапан кигән, чалма чалган. Имеш, икәү машинада барабыз. Улым, син кая барасың, дим. Кукмараның 39 нчы йортына, ди бу. Шуннан уянып киттем. Улың бик яхшы күңелле иде, Зәйнәп, Хозыр кебек...
***
99 нчы яше белән барган Асиятти көзнең аяз көннәренең берсендә фанилык белән исәп-хисабын өзде. Аны гүргә иңдергәндә сеңдереп яңгыр яварга тотынды. Шул ук көннәрдә Кукмараның 39 нчы йортында дистә елдан соң көттереп килгән тәүге сабый аваз салды. Зәйнәп апа да, Зөфәр абый да моны белмәде, әлбәттә. Ә Азамат якыннарының төшенә керми башлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар