Логотип
Проза

Җизнәй

(хикәя)


 
 (хикәя)
 Әниләре вафат булып, ике ай ярым үткәч тә эчкече әтиләре Сөләйман унбиш яшьлек кызы Зәмирәне һәм уналты яшьлек улы Мирасны өеннән куып чыгарды: “Мин ялгыз башым сезне карарга әбәзән түгелмен!” Моңарчы беркая да чыкканы булмаган авыл малае Мирас, шәһәргә китеп, вокзалда ачлы-туклы килеш куна-куна, тел белмәгән көенә бер ялгызы белешеп-сөйләшеп, һөнәр училищесына урнаша алды. Ә Зәмирәне еракта яшәгән гаиләле, балалы апасы Фәндәлия үз янына алырга мәҗбүр булды. Тулай торакның кысан бүлмәсендә генә яшәсәләр дә, Фәндәлия һәм аның ире Җәвит әнисен иртә югалткан, әтиле килеш әтисез калган туганнарына урын таптылар. Авыл мәктәбенең сигез сыйныфын гына тәмамлаган Зәмирәне, әлбәттә, беркая да эшкә алмадылар. Апасы белән уйлаша торгач, Зәмирә дә һөнәр училищесына керергә булды. Әзме-күпме стипендиясе дә, тулай торагы да бар. Пешекче һөнәре хатын-кызга бик тә кирәкле һөнәр. Укулар башланганчы, тулай торакка урнашканчы Зәмирә апаларында яшәде. Авылдан бер кат күлмәк белән чыгып киткән кыз апасының киемнәрен киде. Ул пешергәнне ашады. Матди яктан яшь гаиләнең хәле Зәмирәсез дә бик җиңелдән түгел иде, билгеле. Фәндәлия эшләми, улы белән декрет ялында утыра. Җәвит гаиләсен туйдырыр өчен көне-төне ике эштә эшли. Тик әтисенә кирәк булмаган кызны Җәвит күпсенмәде, балдызын үз сеңлеседәй кабул итте. Хәтта моңарчы идәндә йоклап йөргән Зәмирәгә беркөнне җыеп куймалы раскладушка да алып кайтты: “Минем балдыз идәндә ятып салкын тидермәсен!” Үзеннән сигез яшькә олырак булса да, йөз-сыны буенча яшүсмерне хәтерләткән Җәвиткә башта Зәмирә берничек тә “җизнәй” дип дәшә алмады. Аныңча җизнә кеше зур корсаклы, кара мыеклы, озын буйлы “авторитет” булырга тиеш иде кебек. Ә Җәвитнең кызларныкыдай шома битенә сакал-мыегы да яңа чыга башлаган. Буе да Фәндәлиядән чак кына калку. Шушы ябык кына гәүдәле, шулай да эшкә чыдамлы Җәвит абыйсы үз гаиләсен дә тартты, балдызын да канат астына алды.
 Яшь гаилә белән яшәүнең бераз уңайсыз яклары да бар иде Зәмирә өчен, әлбәттә. Яшь ир белән хатынның хисләре тулышкан, назга сусаган чаклары. Апасы белән җизнәсенең, йоклый бит ул, йоклый, берни ишетми, дип пышын-пышын килүләренең сәбәбе үзендә икәнлеген Зәмирә аңлый иде билгеле. Үзен артык сизеп, уңайсызланган, оялган чаклары да булмады түгел. Бераздан “акыл кергән” Зәмирә үзенчә хәйлә корды – йокыга ятар алдыннан нәни Рәдисне күтәре, һава суларга” чыгып китәргә гадәтләнде. Бераз рәхәтләнсеннәр әйдә тегеләр аулак өйдә... Тиздән Зәмирәгә тулай торактан урын бирделәр. Шулай да ул апасына еш кына килеп йөрде. Бәләкәч Рәдис тә шул арада үзенә шундый ияләштерде.
 Пешекчегә уку авыл кызына җиңел бирелде. Исән чагында әнисе балаларын кул астына кертеп калырга тырышты мәрхүмәкәй, эшкә өйрәтергә тырышты. Әнисен юксынуны гына баса алмады Зәмирә. Башка кызлар каникуллар җитү белән туган өйләренә, әти-әниләре янына кайтып китәләр. Капчык-капчык азык-төлек күтәреп килгәч, әти-әниләре, туганнары турында сагынып сөйлиләр. Ә Зәмирә тын гына тыңлап ята. Аның әтисе булса да, өендә сагынып көтеп алучы гына юк. Ә шулай да туган нигезгә кайтасы килә! Өзелеп кайтасы килә! Әти кеше дә уйландыра. Берьялгызы эчеп, кешелектән чыктымы икән инде анда? Мирас абыйсы ничек яши икән чит шәһәрдә берүзе? Ярый Зәмирәнең монда апасы, җизнәсе бар. Ә Мирас ят шәһәрдә берьялгызы. Фәндәлия энесенең хәлен сорашып-белешеп торса да, акчалата ярдәм итәрлек җае юк. Ачлы-туклы йөриме икән анда?
 Бер ел укыгач, Зәмирә җәйге каникулында авылга кайтып килергә булды. Апасы юлга акча юнәтте. Буйга җиткән, чибәрләнгән кызын әтисе Сөләйман башта танымый торды. Аны күрүенә шатлыгын артык сиздермәде. Бер ел эчендә өч хатын алыштырган Сөләйманның бер генә кайгысы бар иде: эчәргә каян акча табарга? Кайтуының икенче көнендә үк ул кызын көтү көтәргә чыгарып җибәрде. Эш күреп үскән Зәмирәгә мал көтү авыр түгел, киресенчә – аунап үскән болыннарда чыбыркы күтәреп йөрүе рәхәт кенә иде. Әтисенең эчүен ташламавы гына борчый. Әйтеп тә карады аңа Зәмирә: “Әти, эчмә, зинһар!” Сөләйман аңа күз агы белән акаеп кына карады: “Эшең булмасын миндә, маңка кыз...” Зәмирә әнисенең каберенә барып туйганчы елады. Бар зар-моңнарын сөйләде. Чәчәкләр утыртты. Хаклымы, түгелме, әнисе урынына әтисе үлсә иде, дигән уйлар да килмәде түгел кызның башына. Уналты яшьтә борын төртергә әни шундый да кирәк икән! Үсеп тә бетмәгән кошчыгыңны очырмыйча ташлап киттең, әнием...
 Бераздан авылга каникулга Мирас та кайтып төште. Тик әтиләре өчен өйдә ике бала баштан ашкан иде. Ашарга юк. Кием юк. Чәчелмәгән бакчаны чүп баскан. Зәмирә идәнне яңа гына кырып юып ала, аның артыннан диярлек аягында басып тора алмаган, бәвелен тота алмаган әтиләре чылатып-пычтарытп бара. Бер ел эчендә буйга-сынга ныгыган Мирас, әтисе яхшылап әйткәнне аңламагач, аңа кул күтәрде. Зәмирә араларына керде. Туган нигезләрендә башкача кала алмадылар абый белән сеңел. Укулар башланганчы тагын икәүләп апалары белән җизнәләренә юл тоттылар. Фәндәлия белән Җәвит кечкенә ояларына ике туганнарын тагын бер сүзсез кабул иттеләр.
 Укуын бетерер алдыннан Зәмирәне ашханәгә практикага җибәрделәр. Кыз күңел биреп, иренмичә эшләде. Бидрә-бидрә бәрәңге дә, кишер-чөгендер дә чистартты, эссе плитәләр янында да кайнашты, зур-зур чаннарны да юды. Беркөнне кызны аш-су таратырга куйдылар. Теге якта басып торган кара чәчле, килешле генә гәүдәле егет, елмаеп исәнләште дә чибәр кыз ашлы тәлинкәне үрелеп биргәндә аның кулларын үз куллары эченә алып, җибәрми торды. Кыз уңайсызланып, егеткә күтәрелеп карады. “Ашар өчен түгел, сезне күрер өчен киләм ашханәгезгә...” Шул көннән башлап Зәмирә дә егетне күрә башлады. Ашханәнең кешесезрәк бер почмагына урнаша да, кызга карап тик утыра. Аннары, сәгатенә күз төшереп, ашыга-ашыга чыгып китә. Менә шулай Зәмирә булачак ире Инсаф белән танышты. Бер-берсен бик яхшы белмәсәләр дә, карап торуга акыллы гына, тыйнак кына күренгән егет унсигез яшьлек кызга ошамады түгел. Алар ягына командировкага килгән Инсаф үз шәһәренә хатынлы булып кайтып китте. Тормышка бик яшь килеш чыкса да, Зәмирә үзен бәхетсез тоймады. Тыйнак кына туйларына әтисен дә чакырдылар. Тик ул килмәде, кызын котламады. Мирасның хәрби хезмәттә чагы туры килде. Туйда Фәндәлия апасы белән Җәвит җизнәсе генә булды. Апасыннан бигрәк, җизнәсе туйда дулкынландыргыч сүзләр әйтте: “Инсаф туган, сакла балдызны. Ул миңа үз сеңлем кебек...”
 Зәмирә белән Инсаф та бик күпләр кебек тормышларын тулай торактан башладылар. Ике кызлары үсеп беткәч кенә, еллар буе чират торып, фатирлы булдылар. Икесе дә тырышып эшли торгач, тормышларына әзме-күпме муллык килде. Зур йөк машинасы йөртүче Инсаф ерак юлга йөрде. Зәмирә мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләде. Аралары ерак кына булуга карамастан, алар Фәндәлия һәм Җәвит белән гел аралашып, барышып-килешеп яшәделәр. Кыз туганнарның тормышы бер җайга барса, Мирас кына үз оясын ныклап кора алмады. Өч хатын аерып, өч бала ятим булды. Зәмирә өчен тынычланган Фәндәлия белән Җәвит Мирас өчен борчылдылар. Зәмирә дә абыйсын күздән яздырмаска тырышты. Туган йорт терәгеннән язган өч туган бер-берсенә терәк булдылар.
 Шулай, тормыш мәшәкатьләренә чумып яшәп ятканда, Зәмирә әтисеннән кыска гына хат алды: “Кызым, кайт әле. Миңа күп калмады. Күрәсем килә...” Хатны укып чыккач та Зәмирәнең тәүге иң көчле теләге – әтисенә кискен генә эчтәлекле хат язып салу иде. Кары китсә дә, бозы китми икән... Унбиш яшьлек кызыңны, уналты яшьлек улыңны өйдән куып чыгарып җибәргәндә ни уйладың, әти? Кызың кырык дүрт яшькә җиткәнче кайда булдың? Балам, хәлең ничек, ничек яшисең, дип бер сорадыңмы? Кызыңның стипендиясен усаллар талап алганда кем яклады аны? Синме? Түгел шул, Җәвит җизни яклады. Кызың тулай торакта эчкән-тарткан кызларга иярә башлагач, кем аның зиһененә җитәрлек итеп аңлата белде? Үз итеп тирги, кисәтә белде, начар юлдан йолып кала белде? Шул ук Җәвит җизни. Ә Мирас кыйналып хастаханәгә эләккәч, аны яклап ерак шәһәргә кем чыгып китте? Шул ук “чит-ят” Җәвит. Ә үз әтиебез бу турыда берни белмәде. Белергә теләмәде. Берничә яшькә генә олырак апабыз безгә әниебезне, ә җизнәбез әтиебезне алыштырды. Иң авыр чакларда безгә җизнәбез терәк булды. Җизнәбез – язмышыбызның безгә биргән иң зур бүләге. Ә син балаларыңның ачлыгын-туклыгын да, барлыгын-юклыгын да белмәдең. Ничек теләдең, шулай яшәдең. Ә хәзер сиңа балаларың кирәктеме?! Мин синдәй эчкече әтием барлыгыннан гомер буе оялып яшәдем. Иремә сине күрсәтергә оялдым, гарьләндем. Син мәҗбүр иттең. Кайнанам белән кайнатама кода-кодагый була алмадыгыз айный белмәс хатыннарың белән. Балаларымның дәү әтиләрен күргәне булмады... Эх, әнием булса икән! Әни кеше уналтыда гына түгел, кырык дүрттә дә ничек кирәк икән... Әйе, беренче теләге йөрәгенә еллар буена җыелган рәнҗүләрен, кәгазь битләрен яндыра-яндыра, әтисенә җибәрү иде. Кайтмыйм да, көтмә дә... Иренә Зәмирә әтисенең хатын күрсәтүне кирәк санамады. Һәрнәрсәне апасы белән бүлешеп өйрәнгән Зәмирә Фәндәлиягә шалтыратты. Ул да әтисен күрергә атлыгып тормый иде. Бераздан трубканы җизнәсе Җәвит алды: “Зәмирә, тыңла мине яме, сеңлем, − диде ул сабыр гына. – Кыен булса да тыңла. Ачу йоту – тау йоту. Картка инде берни дә кирәкми. Аңа күп калмаган. Сиңа кирәк. Кайтып күрү кирәк. Кичерү кирәк. Соңыннан үкенеп яшәмәс өчен. Ачу-рәнҗүләрне җибәрер өчен... Бу аңа түгел, сиңа кирәк...”
 Икенче көнне Инсаф белән Зәмирә җыенып юлга чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэрвакыттагыча бик шэп булган, Физэлия. Жизни кеше аксакалларга торырлык. Тагын да хикэялэр котеп калабыз. Рэхмэт. Ижат чишмэлэрен саекмасын. Илхамын ташламасын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ни русча ни татарча тугел анлап булмый

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин татар телендэ укып чыктым! Бик эйбэт хикэя!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик фахемле

            Хәзер укыйлар