Хикәя
Мирхәт ХӨСНИМӘРДАНОВ
Сугыштан соңгы еллар иде. Минзәләдә курсларда укып йөргән чагыбыз. Авыр булгандыр, тик без яшьлегебез белән ул кадәр үк сизмәдек. Атналар буе авызга бер кабым ипи кисәге кермәсә дә, шат күңелле идек. Балалыктан инде чыгып барабыз, ә егет булып өлгермәгәнбез әле. Күңелебез очып китәр кош баласыдай талпына. Нәрсәдер канатландыра, күккә күтәрә, очырта, рухландырып, билгесез киләчәккә омтылдыра. Без барасы юллар зәңгәр офык томанына кереп югала. Аның теге ягында нидер бар, кемдер кул изи, үзенә чакыра сыман.
Гөләмзия белән безнең юллар бер якка иде. Мин аны авылына кадәр озата бардым. Ул елларда бик сирәк очрый торган «полуторка» автомобиленә шәһәр читендәге тимер күпер янында утырган идек, сизмәдек тә, инде илле чакрымлап җир киткәнбез. Машина юлдан сулга, Агыйдел ягына борылганда без төшеп калдык һәм уңга киткән ат юлыннан атладык. Басуларда арыш өлгереп килә. Июльнең кайнар җилендә саргайган тук башакларның бер-берсенә бәрелеп кыштырдаулары, инде баш чыгарып тугая барган бодай басуының калын яшел юргандай селкенүе, каршыга очраган атлы арбалар өстенә сузылып ятып, бахбайларын үз иркенә җибәргән дөнья картларының тыныч йокымсыраулары – без һәммәсенә сокланып балаларча куанабыз. Алты ай эчендә барысы да сагынылган, күрәсең. Җитәкләшкәнбез дә атлыйбыз да атлыйбыз. Юл бетмәс, гел шулай барырбыз төсле.
Ләкин, шулай тоела гына. Менә урманга җиттек. Аны да үттек. Җиләк, яфрак, чабылган печән исе аңкый. Гөләмзия кинәт туктады да, алга таба кулын сузды: «Әнә ул, минем авылым Чишмәбаш!» Ул нишләргә белмичә бөтерелеп алды, авыз эченнән генә нидер көйләде. Каршыда, күз күреме җирдә, басу зәп-зәңгәр ашъяулык япкан кебек. Ул җилдән аз гына дулкынланып тора. Дулкыннар, берсен-берсе куышып, басу түренә агылалар. Гөләмзия, басу читендәге ялгыз каенга сөялгән дә, шушы күренештән әсәрләнеп, ачкан авызын да ябарга оныткан. Карашы еракта. Каенның салынып төшкән озын ботаклары очындагы вак яфраклар аның битен иркәли.
Җыр тавышы ишетәм. Ул әллә кайдан, ерактан килгән шикелле.
«Читән аша чыккан чакта бүрәнәгә абындым...»
Таныш җыр, таныш моңнар... Кемгә, нигә җырлый ул шулай өзелеп?
«Минуты ай, сәгате ел, Хәлил бәгърем, сылуым иркәм,
Шул кадәрле сагындым...»
Шулкадәр моңны, кичерешне, эчке бер сагышны әлегә кадәр бүтәннәргә белдермичә ничек саклаган ул күңелендә. Моңа кушылмаска, җырны дәвам итмәскә мөмкин түгел. Үзем дә сизмәстән, көй шаукымына бирелдем.
«Тәрәзә төбем каты бал, ашыйсың килсә, ватып ал...»
Хәзер инде Гөләмзия хәйран калды. Күрәсең, аның да минем авыздан җыр чыкканны беренче тапкыр ишетүе булгандыр. Зәңгәр басуга караган да, уйчанланып, жырлап бетергәнемне көтеп тора. Мин туктагач, бер кулы белән ак каенны кочаклап, җырның икенче куплетын башлады.
Яшьләр арасында Галиябану белән Хәлилнең кара-каршы җырлашкан җырын ишетмәгән, аның сүзләрен белмәгән кеше юктыр. Без дә, бер-беребезгә сүз әйтешмәстән, җырны кабатлап чыктык.
Гөләмзия акрын гына атлап басу эченә кереп китте. Ул, таптала күрмәсеннәр диптер, билгә җиткән җитенне куллары белән аралап бара. Әйтерсең лә йөзеп бара. Туктый да, кочагын җәеп, башын югары күтәрә. Әнә инде ул шактый ераклашты, борылып карады, кул изи.
– Кил монда, Җирхәйдәр!
Менә без икәүләп зәңгәр чәчәк диңгезе эчендә басып торабыз. Гөләмзия дәшми, күзләрен йомган, йөзендә бәхет нуры уйный. Ялгыз каен төбенә чыгып баскач та әле ул татлы хисләреннән бик озак айный алмый торды.
Түбәндә – авыл. Аның бер генә урамы бар. Озын урам. Аны өч яклап урап, елга ага. Агач күпер өстендә ялангач тәнле берничә малай балык каптыра. Уң яктагы үзәнлектә сыер көтүе кыймылдый. Миңа урман читләтеп шул якка китәсе.
– Бар инде, – ди Гөләмзия, – югыйсә соңга каласың. Кайтыр юлың ерак...
– Үзем генә китәсем килми, – дим мин батыраеп.
– Мин сине күмелгәнче карап калырмын. Җырдагыча... яулык болгап. Күмелгәч тә үзеңне минем белән дип уйла. Уйларсыңмы? Тик син әйләнеп кенә карама...
Киттем. Күренмидер инде, дип, әйләнеп карамыйча барыбер булдыра алмадым. Баскан урынында ак яулыгын болгап, һаман тора иде әле ул.
Әмма бу «тиле яшьлек ярты гомерен биргән» мәхәббәт, Галиябану белән Хәлил мәхәббәте түгел иде әле. Хисләрнең кабынуы гына булгандыр. Ул тора-бара дөрләп китте һәм, озак вакыт күрешмәсәк тә, ерактагы якты йолдыз кебек, һаман үзенә чакырып торды.
Шул елны мин Казанга сәнгать училищесына укырга киттем. Хатлар язышу башланды. Тик беребез дә, кыюлыгыбыз җитеп, кәгазьдә генә булса да яратышу сүзләре әйтешмәдек, аларны бик каты яшерә идек. Гөләмзия бер тапкыр гына ачылып китеп, болай дип язды: «Нигәдер мине авылда иптәш кызларым «хыялый Гөләмзия» дип үчекли башладылар. Шул студентыңа ышанасыңмы, диләр. Син моңа ни дисең? Мыскыллаумы бу, әллә мин чыннан да тегеләйрәкме...» Аның соравына турыдан-туры берничек тә җавап бирә алмадым. Бары тик: «Мин барыбер кайтырмын, күрешербез», – дип өметләндерә генә идем. Үземне дә, аны да.
Өметләр өзелмәде. Теләгебезгә ел саен ирешә идек. Ел саен кайттым. Кайткан саен, олы юлдан кырык чакрым җир урап, алар авылы аша үтәргә омтыла идем. Кайсы көнне кайтасымны белеп, ул мине һәр ел басу читендәге теге карт каен төбендә каршылый. «Арыдыңмы, студент?» – дип, нәзек бармаклы йомшак кулларын суза. Алардан миңа җылы йөгерә. «Арымасаң, әйдә, урманның теге ягына чыгабыз», – дип, ризалыгымны да сорап тормыйча култыклап ала. Хәзер тартынмый кебек. Урман үтәсе озак түгел. Чыгуга, тагын иркен басу. «Быел, җитенне монда чәчтеләр. Җире дә килеште», – дип кулларын җәеп җибәрә дә бер бөтерелеп ала. Туктап, күзләремә туп-туры карап тора. Нәрсә эзләде икән ул алардан?
– Җырлыйбызмы? – ди ул, ниһаять.
– Җырлыйбыз, – дим, шуны гына көткән сыман.
Әмма без җыр куплетларының иң ахыргысына, «Ак атласым җитмәде, алмаз кайчым үтмәде...» – дигәненә барып җитмибез. Җитәсебез килми. Галиябану белән Хәлилнең шушы беренче пәрдәдәге җырларын гына йөрәгебез үзенә кабул итә ала...
Без өч елга алты тапкыр очраштык. Соңгы очрашуыбызда Гөләмзия мине күңелсез каршылады. Сәбәбен һич тә яшереп тормады ул. Агроном буларак, аны җитен чәчәсе урынга кукуруз чәчәргә мәҗбүр иткәннәр. Безнең өчен тамаша залы булып тоелган зәңгәр басу бүтәнчә шаулый. Аның каравы, кукуруз белән янәшә басуда ап-ак чәчәкле карабодай дулкынлана иде. Тик ул безне элекке басу кебек тартмады, җырларга рухландырмады. Хикмәт кукуруз яки карабодайда гына булмагандыр. Инде җитди сөйләшер чак җиткән иде. Чәчәк бәйләмнәре күтәреп, авылга таба атладык. Кояш баеп килә. Әллә нигә ямансу.
– Син үзеңнең Галиябануыңны онытмассыңмы, эзләрсеңме? – дип сорады Гөләмзия, юл уртасында туктап.
– Ә син – Хәлилеңне?
Ул да, мин дә «эзләрмен» димәдек. Соңгы тапкыр очрашу икәнлеген, күрәсең, икебез дә күңелебез белән тойганбыз, сызланганбыз. Ул елларда Гөләмзия Минзәләдә авыл хуҗалыгы техникумында укыды, агроном белгечлеге алып чыккан иде. Аны күрше районнарның берсенә җибәрделәр. Шул авылдан бер генә хаты килде. Ә минем солдат хезмәте үтәү вакытым якынлашкан иде. Хезмәт иткән җиремнән хәрби почта адресы белән беренче хат аңа китте. Бүтән якын кешем юк иде. Җавап алмадым. Яшьлекнең беренче көйдергеч сөю хисләре әллә кая томан артына яшеренеп сүрелделәр шикелле.
Еллар үтә торды. Шулай бервакыт урып-җыю башланган көннәрдә өлкә газетасы корреспонденты вазыйфаларын үтәп, Татарстанның ерак бер районына бардым. Мин аннан кыр эшләре турында берничә репортаж яздым. Килүемнең ничәнче көне булгандыр, атна азагы иде бугай. Кич белән кунак йортына кайтсам, бүлмә ишегенә бер конверт кыстырылган. Конвертка исем-фамилиям генә язылган. Бу мине һич тә гаҗәпләндермәде. Чөнки махсус корреспондент килдеме, кемдер жалоба яисә хәбәр белән мөрәҗәгать итми калмый. Шулай да дежурдагы апа янына чыгып, аннан: «Бу конвертны кем калдырды? Нинди кеше?» – дип сорасы иттем.
– Бер чибәр генә ханым, – дип, серле генә елмайды ул.
Конвертны игътибарсыз гына ачтым. Открытка. Анда берничә сүз язылган. «Чакыру. Иртәгә булачак көмеш туебызга килүегезне үтенәбез. Гөләмзия һәм ирем. Калганы турында очрашкач...» Адресы күрсәтелгән. Район үзәгеннән унбиш чакрым икән.
Шушындый минутларда кешенең нинди хис кичерүе мөмкин! Бу бит яшьлек дустым чакыруы. Минем беренче Галиябануым чакыруы. Егерме биш елдан соң. Күрәсең газета репортажларын укып, минем шушы районда икәнлегемне белгән. Туры килеп торуын әйт син! Бернинди икеләнү кичермәдем. Барырга!..
Тигез юл, кояшлы иртә, җитез машина. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, шофер ГАЗигын туктатты. «Менә, абый, шушы басу юлыннан биш-алты чакрым барасың да, түбәндә авыл күренер», – дип, хәерле юл теләп саубуллашты.
Кәгазьләр генә тутырылган кечкенә дипломатымны җиңелчә селки-селки, басу юлыннан атлыйм. Уңда – урман полосасы. Сулда – өлгергән арыш басуы. Әле бер-ике генә тапкыр ураган комбайн эзе. Урман полосасы бетүгә, авыл күренә дә башлады. Һай, җаныем, туктагыз, ашыктырмагыз мине. Ышыклагыч урманның икенче ягына күз салсам, сискәнеп киттем: ул якта зәп-зәңгәр чәчәкле басу. Күкрәп үскән җитен басуы. Аның шау чәчәктә чагы. Тез буыннарым хәлсезләнгәндәй булды. Туктадым. Җитен сабакларын аера-аера эчкәрәк үтәм. Әсәрләнеп тирә-ягыма карыйм. Карасам, урман почмагында ике кеше басып тора. Үз күзләремә үзем ышанмыйм. Берсе Гөләмзия ләбаса! Аякларым җиргә ябышкан кебек. Алар каршыма ук килделәр.
– Кире какмассыз дип ышанган идек, – дип, Гөләмзия күрешергә кул сузды. – Шулай бит... – ул мине уңайсыз хәлдән чыгарырга теләп булса кирәк, янында басып торган ир кешегә карады.
– Чакырылган җиргә бар, куган җирдән кит, диләр, – дип, шаяртуга бордым.
– Таныш булыгыз, – диде Гөләмзия, ир кешегә ишарәләп, – ирем...
– Җирхәйдәр.
– Хәлил.
– Хәлил? – дигән сорауны ничек биргәнемне дә сизми калдым. – Чын нан да шулаймы?
Ул арада Гөләмзиянең ире китәргә ашыкты.
– Мин кунакларны каршылый торам, – диде ул, гади генә итеп, – озакламагыз.
Агачка сөяп куелган велосипедын күтәреп кенә авыл ягына борып куйды да, яшьләрчә җиңел атланып авылга элдерде.
Икәүдән-икәү генә калдык. Гөләмзия кулындагы яфраклы каен ботагы белән җитен чәчәкләрен сыйпый. Элеккечә үк күзләре уйчан, тик бераз бата гына төшкәннәр. Менә-менә ул җырлап йә елап җибәрер төсле тоелды миңа. Бәхетлеме икән? Шул сорауны бирим дип авыз гына ачкан идем...
– Кирәкми, сорама, үзем, – диде ул кулы белән кискен хәрәкәт ясап һәм ашыга-кабалана сөйләргә кереште. Әйтерсең лә аны кемдер туктатыр, сүзе өзелер шикелле. – Кияүгә чыкканда, мин ирем буласы кешегә, иң беренче шарт итеп, яшьлегемдә булган бер истәлеккә дә тупас кагылмаска, аларны үзеңнеке кебек ихтирам итәргә, ул елларны сагынып сөйләсәм, мине битәрләмәскә, яшьлек дусларым белән очрашсам, көнләшмәскә ант иттереп чыктым. Хыялый бит, чыннан да. Шундыйны ук таптым да. Үзем кебек хис кешесе. Укытучы. Сарман ягыннан. Әдәбият укыта. Шигырьләр яза. Басылып чыкканнары да бар. Шикләнми, көнләшә торган яман чире юк. Тормышка, кеше хисләренә аек карый. Минем аңа җитен чәчәкле басу турында сөйләгәнем бар. Их, зәңгәр күзле яшьлегем! Мин бит агроном. Институтын да тәмамладым.
Иген игүнең күп серләрен беләм инде. Әнә, җитеннәр үсә. Чәчәкләрен койгач, аларда борчак кадәр генә кабырчыклар хасил була. Ул кабырчыклар төгәл биш бүлемнән тора, һәр бүлемендә берничә орлык, һәр орлыкта яшәү көче яшеренгән. Мин аларны кеше йөрәгенә охшатам! Их, җитен чәчәкләре! Яшьлегем истәлеге. Таптыңмы син, Җирхәйдәр, үзеңнең Галиябануыңны? Яшермичә генә әйт әле.
– Юк, – дидем мин, тыныч кына. – Эзлим әле һаман да...
– Шушы яшькә җиткәч тәме?
– Әйе, шулай.
Ул ышанмады, билгеле. Авылга төшкәндә без башка нәрсәләр турында сөйләштек. Күпме уңыш алына, нинди тәҗрибә кулланыла, рекорд куючылар бармы – корреспондентның гадәти сораулары...
Мәҗлестәге кунакларга мине журналист дип таныштырдылар. Гөләмзиянең ике ягында ике кызы утыра. Алар инде зурлар. Икесе дә зәңгәр борчак төшкән затлы күлмәктән. Кунаклар әз генә кәефләнә башлагач, гармунчы телгә килде. Шаулашып, шундый шарт куйдылар: кунакларның һәркайсы юбилярларны үзе теләгән җыр белән котласын. «Арча» да, «Сарман», «Минзәлә» дә калмады... Чират миңа җитте. Ерактан килгән шәһәр кунагы нәрсә белән шаккаттырыр икән, дигән сыман көтәләр иде, ахрысы. Җырга әллә ни сәләт юк югын. Әмма сынатырга түгел исәбем, гармунчыга «Галиябану» дип заказ бирдем. Урыннарыбыз ерак түгел иде, Гөләмзиянең сискәнеп китүен шәйләдем. Кызарып та чыкты, ахрысы, оялгандай башын түбән иде. Ире аңа карап елмайды. Кунакның нәкъ шушы көйне сайлавыннан канәгатьлеге күренеп тора иде. Гармун таныш аккордны бирде. Мин булдыра алганча тырышып җырны акрын гына башлап җибәрдем.
«Тәрәзә төбем каты бал, ашыйсың килсә, ватып ал...»
Мин юри Хәлилгә карап җырлыйм, «кушыл» дип ишарә ясыйм. Ә ул баш кына селки, тамагына күрсәтә. Җырның икенче яртысыннан мәҗлестәгеләр күтәреп алып китәргә теләгәннәр иде, Хәлил аларны шып туктатты. Комачауларга кирәкми, янәсе. Куплетның икенчесен Гөләмзия дәвам итәр, дип беркем дә көтмәгән иде. Ул иренә тутырып караган да, аннан күзен дә алмыйча, моңлы тавыш белән яшьлегеннән килгән таныш көйне суза. Өченче куплет – тагын миннән, һәм актыкка кадәр шулай, кара-каршы... Мәҗлестәгеләр көтелмәгән бу хәлдән аптырабрак калдылар. Ничек әле бу шәһәр кунагы шулай тыйнаксызлык күрсәтә? Ире нәрсә уйлар? Соңгы куплетка җиткәч, инде түзмәделәр, барысы да кушылдылар.
«Ак атласым җитмәде, алмаз кайчым үтмәде...»
Күз алдыма ерак Чишмәбаш басуы читендәге ялгыз ак каен озын ботакларын салындырып килеп басты. Миллион күзләрен ялтыратып, җәйге йомшак җилдә талгын гына тибрәлгән җитен басуы пәйда булды. Гөләмзия урыныннан торды да: «Кирәкми, кирәкми, бусын җырламагыз!» – дип, эчке бүлмәгә ташланды. Ире аның артыннан кереп китте. Бераздан чыгып ул: «Борчылмагыз, дәвам итегез», – дип үтенде дә, кем дә сизмәслек итеп, мине үзләре янына чакырды. Гөләмзия диванга утырган да елмая. Кулында ниндидер дәфтәр. «Таныйсыңмы?» – дип, миңа сузды ул аны. Ничек танымаска ди! Кайчандыр үзем бизәп биргән «Ядкарь» дәфтәре өр-яңа килеш сакланган…
Олы якта инде биюләр башланган. Ә без әле һаман хисләргә бирелеп утырабыз, яшьлектән килгән дәфтәр битләрен актарабыз. Рәхмәт сиңа, хыялый Гөләмзия! Рәхмәт сиңа, киң күңелле Хәлил! Карале, син бит үлмәгәнсең икән, Галиябануның Хәлиле. Мәңгелек икән сезнең мәхәббәтегез. Мин дә яшьлегем белән йөзгә-йөз очраштым. Әй, сагындырган да инде ул. Яшьлеген, үз Галиябануын сагынып искә төшермәгән егет күп нәрсәдән мәхрүм булыр иде. Кыз чагын, үзе генә белгән бердәнбер Хәлилен сагынып, яшерен күз яше түккән гүзәлнең бәхетле минутларыннан көнләшегез, кызлар. Гомер буе эзләп тә табылмаган Галиябанулар өчен яныгыз, егетләр. Табылмасын да. Эзләү, аның белән очрашуны көтү үзе бер рәхәт. Галиябану – мәхәббәт ул. Аның да ниндие әле! Аны бер генә сәгатькә югалтсаң да, бу тормышның, яшәүнең кызыгы, мәгънәсе калмас иде. Эшлисе, яшисе, иҗат итәсе килмәс иде. Дөньяны «матур» дип әйтергә тел әйләнмәс иде. Сугышта җиңү булмаса, тормышта нәселең калмас иде. Мәңге яшәсен минем табылмаган Галиябануым, гомер буе рух бирүче кайнар мәхәббәтем!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк