Логотип
Проза

​Итек кыйссасы

Газизә бүген итек алды. Гомердә булмаганча, бөтен акчасын җыйды да, күне елкылдап, балкып торган итек сатып алды. Бер тиенсез калса калды, әмма затлы итек алып киде. әллә ничек кенә күңеле уйнаклап китте шул: гомере үтеп бара, шул көнгә кадәр аягына бер юньле итек тә алып кия алмаган икән әле.  

Ул йөгереп, йөгереп кенә түгел, очып-очынып кайтты да баш-башлары, ян-яклары кыршалып беткән, күптән чын йөзен югалткан иске итеген почмакка салып атты, каушап, кабаланып, яңа алган итеген кияргә тотынды. Озак азап­ланды — итек биленә аяк балтырларын сыйдыра алмый интекте. Иске, җәенке итеккә күнеккән аяклар зифа, кысан  итек  кунычына  керергә  теләмичә  шактый тартыштылар. Бүген куллары да буынсыз, егәрсез иде Газизәнең. Затлы әйбер тотып күнекмәгән шул бу «чытырман» бармаклар. Төзелештә көне буе кирпеч, таш ташып, көрәк, лом тотып сөялләнеп каткан алар.
Ниһаять, яңа күн итеген киеп, Газизә ишек төбендә торган зур көзге каршысына килеп басты.

Бу гүзәллектән, бу шатлыктан, бу матурлыктан Газизәнең җаны җылынып китте, күңеле бәйрәм итте, йөрәге, мәхәббәткә, бәхеткә юлыккан кешенеке кебек, ярсынып типте. Бәхет шул! Ул бит күптәнге хыялына иреште — итек алды, чын күн итек! Кү-ү-үн   ите-е-ек!
Бусы нәрсә инде? Кара, кара, итеге затлы булу беләнмени?!  Өс-башы бигрәк кылка ласа!       
                                        
Капчык сыман асылынып, салынып төшкән бу күлмәгенә бер дә килешми инде яңа итек...

Икенче көнне үк Газизә кассага салган азмы-күпме акчасын барып алды. Кайтышлый ук кибетләрдән кием-салым җыеп чыкты. Кайту белән, баштанаяк киенеп, көзге алдына килеп басты. Яңа күн итегенә яңа кием шулкадәр килешеп тора иде, Газизә хәтта: «Рәхәтләнеп киенмичә, моңа кадәр нишләп йөргәнмендер», — дип, үзен-үзе битәрләп тә алды.
Ләкин барыбер күңеле китек иде аның. Юк, итек тә, киемнәр дә тәртиптә, бөтен сәбәп — бу матурлыкны сискәндереп, хәтта рәнҗетеп торган, ян-яклары бозылып, кутырлап беткән иске көзгедә иде. Бу котсыз нурсыз көзге Газизәнең яңа гына алып кигән итеген дә котсыз, нурсыз итеп күрсәтә сыман иде.

Ипи-сөт өчен калдырылган актык акчасына көзге алып куйган Газизәдән дә бәхетле кеше юк иде. Эштән кайтып керүгә, сәгатьләр буе яңа киемнәрен, яңа итеген киеп яңа көзге каршында бөтерелде, хәтта биеп тә алды, җырлап та җибәрде. Һәм... башланган җырын җырлап бетерә алмыйча, кинәт туктап калды: ул бүген беренче мәртәбә үзенең шыксыз, буш һәм ярлы фатирына игътибар итте. Шаклар катты. Шулкадәр дә ямьсез, җансыз күренде бүлмә, яңа алган көзге дә бу күңелсез дөнья түрендә, ничектер, кыенсынып, чирканып басып тора. Газизә, әллә ничә кеше аша сөйләшеп, ссуда алуга иреште. Бер атна дигәндә акчалы булып, өенә ремонт ясады, җиһазларын яңартып чыкты. Аның бу мәшәкатьләрен яңа көзге каршында кәпрәеп утырган яңа итекләр дә хуплый иде кебек.

Яңа фатирда, яңа көзге каршында яңа киемнәр киеп басып тору рәхәтнең дә рәхәте, бәхетнең дә бәхете икән! Бигрәк тә яңа итекләре ошый иде Газизәгә, иелеп: «И-и, минем бәгырькәйләрем!» — дип сөеп тә алды әле үзләрен.
Озаклап бизәнде... Йөзенең һәр күзәнәген назлап, керфекләренең һәр бөртеген иркәләп чыкты, чәчләрен сөеп-сыйпап тарады. Ул бүген аеруча матур, чибәр иде. Бүген ул бер бик матур, әйбәт кеше белән театрга бара.

Кичә эштән кайтканда очраштылар алар. Газизәнең кәефе шәп иде. Шәп булмыйча, аны бит эшендә дә «күтәрделәр» — бригадир итеп куйдылар. Участок башлыгы — төзелештә гомер буе эшләп, ачысын-төчесен татыган Хәләф абзый: «Син, Газизә, соңгы вакытта әллә нишләдең әле, матураеп, үсеп киткәндәй булдың, сыныңны турайттың. Эштә дә үсәргә вакыт сиңа», — дип, аркасыннан сөя-сөя, бригадир папкасы тоттырып китте. 

Шул ук көнне Газизә, эштән кайтканда, бер бик матур кеше белән йөзгә-йөз очрашты... Әлеге дә баягы, трамвайга кергәндә инде. Кичке якта трамвайга эләгүләре — мәхшәр газаплары белән бердер! Бу юлы бөтенләй башкача булды — кемнеңдер көчле куллары аны, халык агымыннан аерып алып, биленнән кысып тоттылар да, күтәреп диярлек трамвай баскычыннан алып менеп киттеләр, шул ук көчле, юк-юк, йомшак,  назлы  куллар  Газизәне  салон  эченә  алып  керделәр,  түрдәге  йомшак урындыкка илтеп утырттылар.
Яңа итекләрен тирә-яктагыларның тупас ботинкаларыннан яшереп куйгач кына әлеге серле-сихерле кулларның иясенә күтәрелеп карый алды Газизә. Аның каршында ыспай киенгән, чиста, матур йөзле, зәңгәр күзле мөлаем ир басып тора иде.
— Рәхмәт сезгә...
— Үзегезгә рәхмәт.
— Ни өчен?
— Сез булмасагыз, мин керә алмас идем, чын менә! Яшьлегемне искә төшердегез. Кыюланып, әрсезләнеп китүем дә шуннан гына. Мин бит үзем көннәр буе руль артында. Трамвайга беренче утыруым. Шулай туры килде инде... ә хәзер үкенмим. Менә бит нинди гүзәл туташ белән очрашырга насыйп булды.

Шулай сөйләшеп киттеләр. Күптәнге танышлар кебек, һич кыенсынмыйча, оялмыйча сөйләштеләр, аерылышканда, очрашырга күз куештылар.

...Газизә тагын бер мәртәбә матур итекләренә карап: «Бәхет теләгез миңа, кешеләр!» — дип эндәште дә, йөгереп диярлек, тышка — затлы машинасында көтеп утыручы яңа танышы янына чыгып китте.

Газизә ишек уемында күренү белән, ир кеше җәһәт кенә машинасыннан чыкты, йөгереп килеп, кыз утырасы ян ишекне ачты, аннары, эчке якка үрелеп, бөтен утыргычны тутырып яткан розалар бәйләмен алды... Шул вакыт Газизәнең күзе ирнең аякларына төште. Бу, заманча, затлы, ыспай киенгән чибәр кешенең ботинкалары гайрәт чигәрлек дәрәҗәдә таушалып-кыршылып беткән иде!

Газизә шундук үз итекләренә карады. Алар гүя нурлы чырайларын мөлдерәтеп: «Син безне нигә рәнҗетәсең?» — дип әйтергә телиләр иде.

Кыз ир кешенең чәчәкләрен алды алуын… Аларның бит дөнья каршында, бу яңа итекләр каршында бернинди дә гаебе юк. Ләкин Газизә театрга барудан баш тартты.

Бүген минем һич вакытым юк. Шуны әйтергә генә чыккан идем. Зинһар, ачуланмагыз, ә чәчәкләр өчен  рәх­мәт, — диде дә, ничек чыккан булса, шулай ук ашыгып кереп тә китте. Ишектән аның затлы, матур итекләреннән төшкән нур бөртекләре генә балкып күренеп калды.

«Сөембикә», № 2, 2007.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Табылган икэн "королева"! Узенен берничэ атна элек ни кыяфэттэ булганын тиз оныткан!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минемчә, бу кыйсса хәләл көчен түгеп яшәгән кешенең никадәр ярлы тормыш көтүен, хәтта итек алырга да, юньләп киенергә дә мөмкинчелеге булмавын, безнең җәмгыяттә кеше хезмәтенең никадәр түбән бәяләнүен тәсвирлый. Икенчедән, үз-үзеңне ярата калсаң, башкалар да сине ярата - шул хаклык хакында сөйли. Тик без үзебезне ярата белмибез шул - башкача тәрбияләнгәнбез. Ә Газизәнең яңа танышы белән аралашудан баш тартуы, әлбәттә - хата.

      Хәзер укыйлар