Логотип
Проза

Исемсез

Исемсез бер күзен генә кысып ачкан килеш дөньяны күзәтә. Гаять зур бит ул дөнья, бигрәк тә менә шулай, керфекләр арасыннан, ярым ачык күз белән караганда. Син менә шушы кысык күз ярыгына сыеп бетәсең, син бүтән юк, ә ул шундый зур, шундый киң. Бер ярыкка да, бер акылга да сыя торган түгел. Бигрәк тә эт акылына. Ул гаять көчле, кодрәтле! Мәрхәмәтенә ирешсәң, алдыңа сөяк ташлар. Нәфесеңне тыя алмасаң, тозакка эләгерсең. Тозак бәласе – гомер бәһасе! Бары бер гомер. Исемсез, токымсыз гомер. Арзанмы, кыйммәтме, һәркем үзенчә бәяли, һәркемнең үз үлчәме. Күпләрнең бит исемнәре бар, хәтта токымнары да. Аларның гомерләре кыйммәтрәктер, мөгаен. Үз токымын белмәгән кадерсез урам этенең гомере кыйммәтме икән? Үз токымыннан баш тарткан йортсыз адәмнең, гаиләсез ялгыз башның гомере ни бәя икән?! 

Буылып йөткергән тавышка колакларын торгызып торып утырды эт. Кеше канлы төкерекләрен какырып төкерде, тагын азрак ютәлләп алды. Башлыгы астыннан тузгып таралган коңгырт чәчләре, укмашып, гел Исемсезнең йоннарына охшап калган. Кеше керләнеп беткән йон свитеры өстеннән элгән  юеш сырмасын салып, чык тамчыларын кагып төшерде дә  кабат өстенә киде. 

Эт белән кеше куыш тапкан аланга таң яктысы белән машина тавышы таралды. Газель фараларының яктысы, күзләрне камаштырып, алан киңлегендә биеште. Шул яктылыкка машинадан урта яшьләрдәге ерык авызлы бер ир сикереп төште.
– Монда гына булырмын дигәнең кырык чакрымга сузылды, ахирәт. Исәнме? – дип, якын туганнардай күрешергә кулын сузып килеп тә җитте теге адәм.
– Әлегә исән.... – дип, көтелмәгән кунакка көрсенеп куйды Кеше. 
Таныды ул машина хуҗасын. Җәй башында кыргый этләр авызыннан йолып алган төнге урам тоткыны. Мескеннең тере җире калмаган иде, тереләй эт ризыгына әйләнә язган. Ул мәхшәрне күрү белән теге этләр өстенә беренче булып Исемсез ташланды, сыртларыннан гына селкеп ташламакчы иде. Ләкин ул хәшәрәтләр күп һәм җүнсезләр, көчле, тук та... Урамнан узып баручы кешегә дә, ачлыктан түгел, дуамалланып бер көчеге өрә башлаганнан гына ташланган булганнардыр, мөгаен. Берсе өрә башласа, бөтенесе ыргыла! 
 
Кан исенә тагы да котырынып, мескен ирне талаган этләр Исемсезне дә аямады. Бер яманы бугазына ук ябышты. Шунда зур күсәк тотып, ярдәмгә Кеше дә килеп җитеште. Үзенең этен аралапмы, бәлагә тарыган бәндәне коткармакчы булыпмы, бар көченә кизәнеп, этләр төркемен кыйнарга кереште. Ниһаять, котырган җанварлар, шыңшып, кайсы кая таралды. Ләкин коткарылган бәндәнең җирдән күтәрелерлек рәте калмаган иде инде. Тәнендә ярасыз җир юктыр кебек, кай төшенә кагылсаң да, шарлап кан ага. Урамда үлеп ятмасын дип, Кеше яралыны хастаханәгә кадәр үз иңендә сөйрәп барды. Ул үзе дә урамда үлеп, җир өстендә исраф булып ятудан гаять курка иде.  Тиешенчә җеназа кылып, ясин чыгып озатучы булмаган тәкъдирдә дә, җир өстендә аунап ятмаска иде дип борчылды ул. 

Хастаханә каравылчысы, тиз арада дежур табибларны табып, эт авызыннан алып калган ирне хирургия бүлегенә озаттырды. «Коткаручыларны» да каравылчы тиз генә җибәрергә ашыкмады. Яралы кешене Исемсез талаган дип уйлады ул. 
– Алладыр дип әйтәм, ул миннән алдан кешегә ярдәмгә ташланды. Үзенең дә исән җирен калдырмадылар бит... – дип, этнең кан саркып торган яраларын күрсәтә башлады Кеше. 
– Мондый токымлы этне каян алдың соң син, агай, бу бит чын овчарка. – Эткә карап, эре генә «Сидеть» диеп боерган булды каравылчы. Маэмай шунда ук буйсынды. 
– Бу бит өйрәтелгән чын овчарка! Каян алдың син моны, – дип сабыйлар кебек ихлас гаҗәпләнеп, соравын кабатлады каравылчы.  
– Алмадым, үзе тагылды. Токымлы дип тормаганнар әнә, кирәге калмагач, урамга атканнар. Урам эте ул да, мин дә. Урам этләре без. Башка сүзең булмаса, начальник, китик әле без моннан... – Кеше шлагбаумга таба атлады.
– Тукта, ашыкма әле. Начальник түгел мин сиңа, Марс абзаң булам! Синең атың ничек? 
–  Кеше – минем исемем. Калганы мөһим түгел. 
– Ярый. Аңлашылды. Ә этеңнеке? 
 Каравылчының  көр-тук тавышы, таза гәүдәсенә килешеп, гөрелдәп тора. 
– Ул да исемсез... – Нидер эзләгән төсле, як-ягына карана Кеше. Сабагын оныткан укучы кебек, тотлыгыбрак сөйли. – Исемсез аның кушаматы. 
– Кара әле, энем, син бит бомжга бер дә охшамагансың. Күптәнме урамда?
– Түгел. Өч-дүрт ел гына... 
 Кеше авыр сулап, күңел йозагын ачып җибәргән төсле:
– Авылдан мин. Районнан, – дип куйды. 
– Алай икән. Качып йөрисең инде, димәк. 
– Шулайрак дисәк тә була. Ләкин үзеңнән качып булмый икән.

Авыр уйлар хастаханә тирәсен караңгылыгы белән чорнаган төн эченә түгелде. Эх, шул уйларга берәр төрле укол салып, дәваларга иде үзләрен. Менә һәркайсын тотасы да, авырттырып, олы гына бер энә белән кадыйсы бит! Күзләреңнән кайнар яшьләрең коелып төшәрлек итеп, шул зәһәр уйларның барысына да укол салып чыгасы. Файдасы тимәс идеме?
– Кара әле, бүген сменада минем карчык эшли. Китми тор. Ул хәзер ипләп кенә үзеңне бульнискә алып керер, юынып, ашап чыгарсың. Бу сәләмәләреңә дә алмашка кием бирер.  – Марс абзый Кешегә якынрак килеп, авыл картлары кебек көрсенеп, иңнәрен ипләп кенә кагып, аны хастаханәдә кунарга күндерде. – Борчылма, синең көнгә калганнар безнең күздән күп үтә, шуңа күрә җыештыргалап куйган әйберләр бар анда. 
– Син теге чакта нигә киттең? – дип, чакырылмаган кунак төпченә башлады. Үзенең авызы шыксыз ерык, ертылып киткән диярсең. Йөзендә этләр талаган төннән мыскыллы сәлам булып тегелгән җөй эзләре җыерылып ята. 
– Җавап алырга килдеңме? Ничек эзләп таптың мине?
– Юк инде, рәхмәт әйтергә дип килүем иде. Мин сине җәй буе эзләдем.
Марс абыйга монда гына булырмын, шушы тирәдә йөрим мин дип киткән булгансың. Безнең «бу тирә» – фатирдан тукталышка кадәр...  Бу шул минем  коткаручыммы инде? – Кунак елмаеп эткә ымлады.
– Әйе, үзе! – дигән булды Кеше.
 – Рәхмәт сезгә, дуслар. Ярдәмгә килмәсәгез, талап үтерәләр иде. Сез килгәндә аңымда идем әле. Этеңнең тегеләр өстенә ыргылганын да күрдем. Башта курыктым, шушы хәерсезләргә кушылып мине таларга килә дип уйладым. Мине гәүдәсе белән ышыклап, теге этләр белән сугыша башлагач кына эшнең нәрсәдә икәнен аңладым.            
Исемсезнең колак артларын кашып алды кунак. 
 – Яраларың төзәлдеме әле, друг?!
  Эт колакларын торгызып, койрыкларын болгап куйды. Аның дәртләнеп китүен ирләр үзләренчә аңлады. Кунак буш кул белән килмәгән. Машинасыннан ипи, тәмәке алып килде. Термос белән кайнар чәе дә бар булып чыкты. Танышларыннан шушы тирәдә зур эт белән бер бомж йөри дигәнне ишеткәч, эзләп килүе икән.  
– Кара әле, кем диим соң үзеңне. Көннәр суытып килә, ни эшләргә исәп соң?
Болай урамда кыш чыга алмассыз бит. 
–  Синең анда ни эшең бар?
– Эшем юк та, сезнең алда бурычым бар. Эчмәсәң, кышка урнаштыра алам  үзеңне. Малайлар бер абзыйга шәһәр читендәге бакчасына каравылчы кирәк дигән иде. Этең белән үзеңне эшле-куышлы итә алсам, азрак бәхилләгән төсле булырмын. Болай да кулдан килгән кадәр ташламабыз. Марс абый янына да килеп йөр, ашап, юынып, киемнәреңне алыштырып кит. 
– Минем документлар юк бит. 
– Аларга документ кирәк түгел. Ризамы?
– Эш белән торыр җир ярап торыр иде шул. Ләкин овчарканы калдырмыйм. 
– Юк! Аны калдырмыйбыз! Әйеме, друг?!  
Исемсез дәртләнеп өреп куйды.  
– Кара әле, туган. Атың кем, абый дип дәшимме, энем буласыңмы?
– Юныс дип кушканнар иде бугай. Яшькә килгәндә, бер тирәдер без.
– Димәк, Юныс туган! Риза. Мин Риза булам, – дип, туганын тапкан баладай куанып көлеп җибәрде кунак. – Аллага шөкер, таныштык та! Утыр машинага. Миңа кайтабыз хәзер, ашап-эчеп, мунчалар кереп чыгабыз да теге абзыйга барып кайтырбыз. 

...Бомж турында сүз чыккач, бакча хуҗасы берара шикләнеп торган иде дә, Юнысны нәселле овчарка белән күргәч, көлеп җибәрде. 
– Бомж дип, котны алдыгыз, егетләр. Нинди бомж булсын... Торыр җире булмаган бөтен кеше бомж булса, безнең ил, гомумән, зур бомжатник инде!

Түләү мәсьәләсендә дә бакча хуҗасы отты. Юныска артык акча кирәк түгел, бары кышлау урын белән аз-маз тамак ялгарлыкка бернинди шартсыз риза булды ул. Аның бөтен курыкканы: урамда җан-тәслим кылып, тәне туфракка иңдерелми калуы иде. Ипләп кенә үтенечен Ризага да җиткерде.
– Кит, әле! Карчыклар сүзе сөйләп утырасың монда.
– Мин әйттем, син ишеттең. Әллә ирләр бу җиргә мәңге килә дип беләсеңме?! Безнең дә карчыклардан артык җиребез юк. Алар яшенә дә җитүең икеле.
– Яшь турында...  Анысы белән килешәм. Хатынга да гел әйтәм, калырсың, әнә инәй кебек, еларсың да, булмам шул инде дим... Синең белән торырга башка тиле Ризалар да булмас дим. – Мәзәк сөйләгән кеше кебек үзе шаркылдап көлгән була, ерык авыз. – Алай усал карама инде, туган. Ишеттем, үтенечеңне аяк астына ташламам. Ләкин иртәрәк әле бу хакта уйларга, иртәрәк. Без бит туганнар хәзер. Сүз бирәм, туган, динебез шартларын үтәп, соңгы юлга шәригать кушканча озатырбыз сине. Ләкин син дә башка бу хакта уйламаска, сөйләшмәскә сүз бир.
– Килештек. Үлемнән куркасыңмы әллә? – Юнысның мыскыллы усал елмаюы да үлем хакындагы уйлар кебек куркыныч, шыксыз шул. 
– Курку да түгелдер инде ул. Яшисе килә бит, туган. Кара әле, синең карчыгың исәнме? Балаларың бармы синең, Юныс? – дип, Риза сүзне башка юнәлешкә бормакчы булды. Ләкин әңгәмә килеп чыкмады. 
– Бу хакта куеп тор. Исән түгелләр. – Булган җавап шул иде.
     Күпме чакрымнар, еллар кичсәң дә, авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөрсәң дә, үзеңнән кача алмыйсың икән. Хатирәләр, кылган хаталар, үкенечләр төялгән авыр йөгеңне бер юл чатында да ташлап калдырып булмый. Баш чүмечен ачып, аның хәтер казанын тимер кашык белән кырып-кырып чистартсаң да, каядыр тирәндә, күкрәк, йөрәк түрендә каладыр кебек ул тамчы-тамчы хәтер. Үч иткәндәй, аның балан кебек ачылары калып, күмер төсле кайнарлары бәгыреңне көйдерә. Шул хәтер тамчыларыннан дәва булсын иде. Шулардан котылырлык берәр чара!  
   
...Розалиядән дә чибәр кыз булмагандыр авылда. Биленә тиң кара калын толымнары бөдрәләнеп, кемнәрнең генә хыялына үрелмәде икән. Ул аларны  әле олы апалар кебек баш өстенә өеп, матурлап куяр, әле икегә бүлеп төсле тасмалар белән үрер, йә гел һуштан яздырып таратып җибәрер. Ирләр күзен иркәләгән төз сыны, авыз суларын корытып йөргән авыл малайларының төшенә кереп саташтыргандыр. Үзе кыю, үзе чая бу кызыйга гыйшык тотмаган ир-егет булдымы икән авылда. 

Менә шул асыл кош Юныска гашыйк булуын игълан итмәсенме. Ике ел йөргән егетен бер көн салмыш килгән өчен ташлап, кеше күзенә бер дә аек күренмәгән сугыш чукмары, холыксыз Юныска алыштырды да куйды авылның йөзек кашы. Әниләре, туганнары үгетләгән саен, Юнысның дуамаллыгы, тупаслыгы хакында сөйләгән саен, Розалия үз сүзендә ныграк торды. Никах укытып кияүгә чыгарга ашыкты. «Сәбәбе бардыр әле. Чаялыгы белән уеннан уймак чыгаргандыр бу бала, гөнаһысын яшерерлек мөмкинлеге дә бар, егете дә алам дип торганда, кавышсыннар», –  дип биреште ата-ана. Бирнәләр хәстәрләп, никахлар укытып, авыл читендәге яңа йортка, башка чыгарып куйдылар үзләрен.  

Юныс та, үз чиратында, авыл егетләренең борынына чиерткәненә канәгать, асыл кош аның читлегенә ябылуы белән горур булды. Шулай итеп, Дошман малае да гаилә корып җибәрде. Авыл картлары гына уфтанып: «Хәерлегә булсын инде», – дип, яшьләр тарафына теш-тел тидермәскә, Дошман малае хакында ялгыш сүз куертмаска тырыштылар. Холкын беләләр.  

Яшь кәләшне ире яратмады түгел, ул аны ошатып алды. Бигрәк тә үзен кире кагып, кызларын башкага биргән гаиләдән  шулай үч алуы иде Юнысның. Аның орчык кадәр кечкенә гәүдәле, бөтерчек  сылуын Мулла малаена кияүгә бирделәр. Яман хәбәр колагына ирешүгә, егет атын җигеп Айсылуларга чапты. Йорт эче шау-гөр килә, ата-ана, туган-тумача туй мәшәкатьләре белән йөгерешә. Юныс кызның әтисе янына килде:
– Сәлим агай, Айсылу белән бала чактан яратышып йөргәнебезне беләсез. Кызыгызның кулын бу көздә сорарга ниятләп йөри идем. Әткәй белән авыл башында матур гына йорт салып куйдык, туйга дип малларны ишәйттек. 
– Йорт дисең инде алайса. Яхшы. Авылыгызда кызлар бетмәгән, алып кайт та тор! Минем Дошман йортына килен төшерерлек кызым юк. 
– Сәлим агай, Айсылуның үзеннән сорыйк, аңа нинди тормыш кирәк икән?
– Атасы әйткәне кирәк булыр минем кызга! Шуны бел.  
– Сәлим агай, нинди калым түлим? Нәрсә дисәгез, шуны китерәм! – Бу сүзләрдән соң картның тәмам ачуы кабарды.
– Мине кыз сата дип белдеңме әллә? Олак моннан! Авылыбызда  күренәсе булма, сопляк! – дип, Юнысны куып чыгарды кызның әтисе. 

Егетенең килгәнен ишетеп, Айсылу атылып кына чыкмакчы иде дә, кечкенә гәүдәсе әнисе кулыннан ычкына алмады шул. Аны тавышы чыкмасынга авызын-кулын бәйләп базга яшерделәр. Янә егет йортка бәреп кереп, эзли-нитә калса, кыз юк инде, тю-тю. 

Шуңа күрә Юныс Мулла байлыгына кызыккан Сәлим картка, кызын кызгана белмәгән Сәкинә карчыкка, җебегән чебеш Айсылуга үч итеп авылларының иң гүзәл, иң күркәм сылуына өйләнергә ашыкты. Розалия ташлаган егет умартачы Сәлимнәр нәселе булганын белгәч, егетнең нияте тагы да ныгыды... 

Бакча тормышы җае белән генә ялганып китте. Көннәр суыткач, хуҗалар сирәк килә торган булды. Хәер, аларның килүе Юныска артык кыенлык та тудырмады. Ул үзенең кечкенә каравыл өендә, вак-төяк эш белән мәш килеп, килүче-китүчеләрне күрмәде дә диярлек. Үзе дә кеше күзенә артык күренеп йөрмәскә тырышты, ахры, аның бу ягы бакча хуҗасына да бик ошады. Каравылчысы да бар, шул ук вакытта янәшәдә чит кеше булганлыгы да сизелми. Акчаны да күп сорамый. Кайчан һәм күпме биргәнгә риза булып тик йөри шунда. «Җәйгә дә калдырырга кирәк бу кешене. Бер арада ипләп сөйләшәсе булыр», – дип, күңелендә бер ният яңартып куйды бакча хуҗасы.  

...«Шәһәрдән шәһәргә йөрүләрнең ноктасы шушы булырга охшаган. Шулкадәр гөнаһлы була торып, Аллаһы Тәгаләм ник бу кадәр игелек күрсәтә икән үземә» дигән уйлар тынгылык бирми иде Юныска. Аның ризык та, баш өстенә түбә дә сораганы булмады Ходайдан. Ул бары тик соңгы сәгате җитеп, җаны күкләргә ашкан чакта, гәүдәсенең җир өстендә исраф булып ятмавын, тиешенчә җеназа кылып озатуларын гына үтенде. Тормыш белән андый хушлашуларга лаек булмаган тәкъдирдә, һич югында туфракка иңдерелүен, шушы тәненең, гәүдәсенең җансыз килеш җир өстендә тузып ятмавын ялварды ул. Күкләрнең шулай игелек күрсәтеп гөнаһлы җаныңны җәзалавы әллә... Читен икән ул, үз гаебеңне тоеп, кешеләрнең күзенә туры карый алмый яшәүләре.  

Ютәле генә тынгы бирми менә. Дүрт ел буе теләсә кайда кунып, туңып йөрүләрнең нәтиҗәседерме. Әллә әнисе әйтеп килгән каргыш дигәне шулай эчтән, күкрәк турыннан акрынлап кимерәме? Кем каргады икән Юнысны?! Розалияме, әллә теге бәдбәхет Мәгъсүмме? Әллә шуларның ата-аналары күз яше тоттымы икән... Үзенең әнисенеке генә булмасын, Ходаем. Калганына Юныс түзәр. Үз әнисе генә каргамасын.

Тагын кара җиргә ак ямаулыгын чигеп кышка кереп бара табигать. Әнә, кисәтеп, рөхсәт сорап тормаган, челтәрләп маташкан ямаулыгыннан ак юрганнар да күпертеп куйган үзе. Көтсәң дә кыш, көтмәсәң дә. 

Ишегалдын киң итеп көрәп, карны бакча ягына ташый Юныс. Ай яктысында, кеше булмаганда эшләп гадәтләнгән. Үзенең артык тавышы да чыкмый. Бары шул ютәле генә. 

Ап-ак бакча юлына күмер кисәкләредәй кан тамчылары тәгәри. Көрәк эзеннән шомарып  калган кәгазь төсле тигез сукмакны яндырып, кызыл чокырлар уя. Соңгы арада Юнысның кан төкерә-төкерә ютәлләвенә борыныннан кан китүләр, кан косулар кушылды. Көннән-көн көчәя барган бу зәхмәт, тәүлекләрне түгел, сәгатьләрне санап куйган диярсең. 

Розалиянең яңагына сугып җибәргәч тә, яңа явып үткән беренче кар өстенә тамчы-тамчы алсу мәрҗәннәр тәгәрәде. Хатынның күз яшьләре белән кушылып, кайнар кан тамчылары күпереп торган йомшак карны эретеп, ишек катында шыксыз кара эзләр калдырды. Авылның асыл кошын Дошман малаена кияүгә чыгарга ашкындырган  хак сәбәпләр ачыкланды. 

Зөфаф киче мәхшәр төненә әверелде. Кәләшенең саф булмавына төшенгән ир котырды. Башта идән буйлап типкәләп тәгәрәтте хатынын. Соңыннан чәченнән сөйрәп торгызып, җавап таләп итте. Үзенә кирәген ишетте, калганында гаме булмады. Ишек катына кар өстенә яланаяк, юка бер күлмәктән чыгарып ташлады. Ул төнне Розалия мал абзарына кереп кунды. Ярый әле маллары бар иде. Икенче көнне үк хатынын кире илтмәкче иде Юныс. Кире уйлады. Аның саф кыз булмавы хакында бары бер кеше белә. Менә шул имгәкнең авызын гына томалыйсы.

Атна-ун көн узгач, авылда умартачы Сәлимнәр нәселеннән Мәгъсүм атлы егет югалган икән дигән хәбәр таралды. Имеш, күрше авылга барган җиреннән аты, буш чана тартып, капка төбенә кайтып туктаган. Егетне озак эзләделәр. Тере килеш тә, үле гәүдәсен дә табучы булмады.

Розалия  иренә бу хакта сүз кушарга курыкты. Бу эштә Юнысның каты кулы уйнаганын сизенде ул. Ләкин ни дә булса сорарга, төпченергә батырлыгы җитмәде. Иренең сырма җиңендәге кан эзләрен сабын белән генә түгел, кайнар күз яшьләре белән юды яшь хатын. Үзенең ялгышын, төзәтеп булмаслык хата кылганлыгын шунда төшенде ул. Ике ел йөргән егете, бер көн салмыш килеп бөтен дөньяның астын өскә әйләндерде дә куйды бит. Башта Розалиянең чаялыгы аркасында туган имеш-мимешләр белән теңкәсен корытты. Нык көнләшә иде ул. Кабат тәмам тилереп кызның өстенә ябырылды. Саф иде Розалия, саф кыз иде. Вәгъдәләшеп йөргән егете алдында тамчы гына да гөнаһысы, гаебе юк иде. Ләкин Мәгъсүм вәхшиләрчә кыланды: күз яшьләренә буылып, ертылган киеме белән җәберләнгән тәнен ничек тә булса яшерергә азапланган кыз баланы мәсхәрәләп көлде. 

Ул төнне Розалия бакча артлап, янәшәләрендә ялгыз яшәгән Гайшә карчыкның бусагасына кайтып егылды. Әбекәй барын да аңлады. Артык сорау биреп газапламады. Төн уртасында мунча өлгертеп, Розалияне өшкереп юындырды. Шунда икенче көнне әти-әнисенә дөресен генә сөйләгән булса... Кызганды аларны Розалия. Юныска кияүгә чыгып оятын яшермәкче булды. Аннан соң Юныс аның намусын яклардай, әрсез бай-морзаларга каршы торырдай авылда бердәнбер ир булып тоелды аңа. Артка юл юк инде. Ничек булса да алга таба яшәргә, Юныс белән тормышын көйләргә кирәк. Ни генә дисәң дә, Розалиянең никахлы ире бит ул. 

Киленнең бәхетеннән кайната белән кайнанасы ипле, йомшак кешеләр булып чыктылар. Сәмәт картка Дошман кушаматы да теленә күрә генә тагылып калган икән. Бабай дошманнар турында, сугышта булган имеш-мимешләр хакында мәзәк рәвешендә әкәмәтләр сөйләргә   оста, көр күңелле бер зат булган. Юнысның әтисенә шул үзе мәзәк итеп сөйләп йөргән дошманнары тагылып калган. 

Исемен җисеменә туры китереп, авыл кешесен хәйран калдырып, Дошман нәселе Юныс та буй җитте. «Ата-анаңа бер дә охшамагансың, җен алыштырган бала», – дип, авыл карчыклары тирги иде үзен. Өлкәннәр әйткәне бер колагыннан ничек керсә, икенче колагыннан шулай төшеп кала торган булды. Бары әнисенең күз яшьләреннән генә курка иде  ул. Әнкәсен фәрештә урынына күрә иде сабый. Егет булгач та анасы алдында теле дә ипле, үзе дә гамьле кешегә әйләнә иде. 

Тормышын җайларга, Юнысны ничек тә булса йомшартырга азапланган хатынның башына тагын бер кайгы төште. Ничә ел буе бала таба алмый йөдәде ул. Баштарак ире кыйнаганнан карыны төшәдер дип фаразлады. «Аякларыма, кулыма сук, башымны төй, Юныс, эчемә генә тимә, зинһар», – дип, иренең аякларын кочаклап үкседе хатын. «Теләсәң ни эшләт, чәчемнән сөйрә, берүк карыныма гына кагылма. Хатының кысыр дип көләләр бит. Бер ул булса да табыйм инде үзеңә», – дип  ялвара торгач, иренең аңына барып җитте, ахры, бер мәл кул күтәрүдән тыелды Юныс. Карашы белән көйдерде, берсеннән-берсе усал сүзләр белән телде бәгырен, ләкин кагылмады бүтән. Ә бала тумады. Розалия йөккә уза, ләкин күтәрә алмый. Иң озак күтәргәне алты ай чамасы булгандыр. Үле туган ир баланы күз яшьләренә буыла-буыла кайнанасы белән алмагач төбенә күмделәр. 

Кинәт бер-бер артлы картлар авырый башлады. Урын өстендә озак ятмадылар гөнаһсыз җаннар, бер ел эчендә чиратлашып фани дөньядан китеп тә бардылар. Менә шуннан соң көн бетте хатынга. Юныс бәйдән ычкынган кыргый җанвар төсле кыланды. Хатынның кара көймәгән җире калмады. Сафлыгын җуеп иргә барган кысыр хатын исеме күтәрү шул кыйналулардан да авыр булгандыр аның үзенә. Һичьюгы, ата-анасы, авыл кешесе белә күрмәсен, гайбәтен сөйләп туганнарының җанын көйдермәсеннәр иде дип теләде ул. Шуның өчен иренә рәхмәтле булды. Никадәр мәрхәмәтсез кыланса да, Юныс гаиләдән гайбәт сөйләрлек бер сүз чыгармады. Хәтта үзенең ата-анасына да хатынына булган салкынлыгының сәбәбен аңлатмады. Шуңа күрә Розалия иренең әнисенә бөтен дөресен үзе сөйләп бирде. Улын гаепләп, рәнҗеп китә күрмәсен дип, үзенчә акламакчы иде инде Юнысны. 

Бу мәхшәр бер дә бетмәс, үлми котылып булмастыр дип уйлап йөргәндә, бер көн өйләренә Айсылу килеп керде. Юныс эштә. Розалия кеше күзенә күренергә куркып өйдән чыкмый, каралты арасында  йорт эшләре белән мәшгуль. 
– Хәерле көннәр. Керергә мөмкинме, – дип, ягымлы тавыш йорт хуҗасын өнсез калдырды. Авыл башында, Айсылу белән яшәргә ниятләп салынган йортта үткән бәхетсез елларының санын югалткан хатын кунак көтми иде. Розалия һушына килгәнче, Айсылу түргә узып өлгергән. 
– Танымыйсыңмы? Юныс өйдәме?
– Озакламый кайтыр. Ни йомыш? – Хатынның тавышы тамак төбеннән коры гына киселеп чыкты. 
– Мин синең яныңа килгән идем, Розалия. Таныйсыңмы мине?
– Ник танымаска! Син таныганны, ник мин танымаска тиеш соң әле, Айсылу? Миннән ни кирәк сиңа?
–  Син Юныска кияүгә чыкканчы, Мәгъсүм белән очрашкан идең. Безнең абыйның югалуы хакында да ишеткәнсеңдер дип уйлыйм. Гәүдәсен дә табып җирли алмадык. Аңлыйсыңмы?! Аның белән нәрсә булганына төшенәм. – Айсылу җитди булырга тырышса да, куллары калтырый, тавышы өзелеп-өзелеп китә. Үзе карашын тәрәзәдән алмый. Юнысның кайтканын күзли, ахры. Ләкин бер дә курыкканга охшамаган.
– Төшенгәч соң. Нигә килдең?
– Абыйның кылганы өчен синнән гафу үтенергә килдем, барысын да беләм. 
– Миңа синең гафу үтенүең кирәкми. Юлыңда бул.   
– Абый синең алда гаепле, Розалия. Ләкин Юнысны да аклап булмый. Абый хакына түгел, аның картаеп беткән әнисе хакына сорыйм, ирең кылган гамәле өчен җавап бирергә тиеш. Аны җаваплылыкка тартырга ярдәм ит. 
– Юк. Айсылу, башыңа бәла эзләп йөрмәвең хәерле булыр. Кит син моннан.  
Розалия ашыгып, ире кайтканчы кунакны озатмакчы итеп сөйли.  Каршысында басып торган кечкенә буйлы ябык хатын аңа кызганыч, мескен булып тоелды. Аның дөреслек эзләп йөргәнен Юныс белсә, ни эшләтер икән. Үзен дә, нәселен дә юкка чыгарырга мөмкин. Уйлап эш итми бит ул, күзе тонган. Тәмам үгеткә күчеп:
– Айсылу, сүземне тыңла. Монда килүең беренче һәм соңгысы булсын. Яңа бәла булдыра күрмә, өстәмә кайгылардан саклан син. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп, белеп тора, тиешле җәзасын һәммәбезгә дә бирер. Кит, Айсылу. Тизрәк кит моннан. 
– Розалия, син куркасыңмы?
– Минем курка торган күлмәгем тузган инде. Ә синең балаларың бар. Мәгъсүмнең анасы турында түгел, улларың хакында уйлар идең! 

Айсылу чыгып китте. Хушлашмады. Карашы белән йорт эчен күзләп чыкты да, Розалиянең әйткәннәренә күнгән төсле чыгып китте. 

Ул көнне Юныс йоклый алмады, төнозын саташып чыкты. Төшенә әнисе елап керде. «Балакаем, чыннан да җен алыштыргандыр сине», – дип елый. Кочып юатасы килә үзен, һич якын китерми. «Канлы кулларың белән кагылма миңа. Бар, юын. Гөнаһыңны юарга кирәк, балам», – дип китеп бара. Ничә көн рәттән иренең саташканын, йоклый алмавын күреп торган хатын түзмәде, кабат кыйналасын белсә дә, сүз кушарга ниятләде. 
– Безгә Айсылу килгән иде, – дип ярып салды ул. Бу сүзләр иренең башына күсәк белән орган төсле тәэсир итте. Ул агарынып калды. 
– Кайсы Айсылу?
– Умартачы Сәлим кызы. Абыйсының гәүдәсен ничә ел эзлиләр инде...
– Син нәрсә дидең? – Юнысның карашы таркау, тавышы төксе.
– Әйтмәдем  бер сүз дә. Әниең төшеңә юкка керми. «Адәм баласының мәете җир өстендә исраф булып ятарга тиеш түгел. Шартын китереп җирлисе иде бичараны», – дип, исән чагында да бик өзгәләнде ул. 
– Тагын шул балык башы... 
– Юныс, анаң хакына дим. – Розалия иренең янына ук килде. Бергә яшәлгән гомер дәверендә беренче тапкыр күзләренә туры карап, иңнәренә кагылды. – Һичьюгы, аның кайдалыгын әйт. Мәетен зиратка илтеп күмсен туганнары.  
– Теге чакта Сәлим агай кызын миңа биргән булса, бу хәлләрнең берсе дә булмый иде. Әнкәйнең күпме күз яшен койдырдылар, нәселләрен корытасы!
– Әйе, алар хаталангандыр. Ләкин анаңның яшен түктерүче син үзең!
Тәнемдәге ул яраларны яшереп бетерерлек ялган булмагандыр дөньяда. Әле сыер сөзде дидем, чыбыкка төртелдем, таеп егылдым, тегендә яндым, монда бәрелдем дип гел ялганлап, чынбарлыктан аларны сакларга тырыштым. Әти-әниең килеп кергән саен, көн эссе булуына карамый катлы-катлы киендем.  Вәхшилегеңне нәрсә белән дә булса акларга тырыштым. Ә ул елады. Мескен, кичерүемне сорап, чәчләремнән сыпыра-сыпыра әллә ниткән догалар укып елады. Авырым төшкән саен, миннән дә ныграк ачынып, әниең елады. Айсылуга карап тордым. Аның да күзләре гел әниеңнеке төсле икән. Шулай ук мөлдерәмә тулган. Чәчләрен дә, синең әниеңә охшатып, ике якка үреп салып, яулык бәйләгән. Абыйсының гәүдәсен җеназа кылып соңгы юлга озата алмауларына өзгәләнәләр. Йөрәгендәге мәхәббәте ачы нәфрәткә әверелүенә түзә алмый елый ул. Юныс, Мәгъсүмнең кайдалыгын бер син генә беләсең! 

Розалиянең тавышы сөйләгән саен көчәя бара. Еллар буе үзен тыеп торган хатын, шашкан төсле ачынып, ярсып вәгазь җебенә вакыйгаларны тезә, кылынган хата-ялгышларны күтәреп, яраларны актара. Аның үз яралары төзәлмәслек җөйләр хасил иткән инде, ул күптән яшәүдән ваз кичеп, тән асрауга күчкән. Бәлкем, ул теге төнне үк, ике елдан артык яратышып йөргән кешесенең мәрхәмәтсезлегенә түзә алмый үлгән булгандыр... Бүген бу хатын авыртуны да, куркуны да белмәс тере мәеткә әверелгән. Шуңа күрәдерме, ул кыю. Җанварга  аның вәхшилеге хакында сөйләү ансат түгелдер дә, бу дөньяга адәм баласы булып туганын  исенә төшерү мөһим шул. Йә бүген Розалия Юнысның дошман түгеллеген, ә Кеше булуын, анасының газиз улы булуын дәлилли, йә бу аның соңгы тапкыр җиһанга оран салуы. Курка торган күлмәкләр тузган. Әти-әниләр күптән зиратта көтеп ята үзен.

Юныс танымаслык булып үзгәрде. Айсылуның әнисенә охшаганлыгы турында ишетүе тетрәндердеме аны, анасының көн дә төшенә кереп саташтырганы миңгерәүләндереп җибәрдеме. Розалиягә дәшмәде ул. Аны бөтенләй күрмәс, ишетмәс булды ир. Теге Мәгъсүм белән ни эшләргә соң? Унбиш елдан артык колхоз гаражының каравылчы йорты идәне астында ята бит. Анда җирләрлек нәрсә дә калмагандыр инде. «Яшергәнеңне тапмасыннар дисәң, күз алдына куй», – дигәнне карчыклардан ишетеп калган Юныс. Кирәкмәгәне шулай хәтеренә чорналып барды аның. Мәгъсүмне дә авылга алып кайтып, ташландык гараж йортының идән астына күмеп куйды ул. Шул тирәдә гел сасы ис килә дип зарланды авыл халкы. Бер-ике эт, мәче үләксәсе  таптылар. Начар иснең чыганагын шуларга юрадылар. 

Хатирәләргә бирелеп, төшләрендә әнисе белән саташып берәр айлап йөрде Юныс. Розалия иренең кинәт үзгәреп китүен үзенчә юрады. Котырып йөри торгач, акылына берәр зыян килгәндер дип уйлады. 

Бер төндә авыл  колхоз гаражы яна дигән куркыныч хәбәрдән уянды. Бәхеттән, янгын гаражның бер почмагындагы ташландык каравылчы йортында гына булып чыкты. Икенче көнне янгын калдыклары арасыннан т кеше сөякләре таптылар. Авылда Дошман малае Юныс югалган дип тә сөйләделәр. Табылган кеше сөякләрен аның җәсәде булгандыр диеп фаразладылар. 

Бары  Розалия генә Юнысның исәнлеген, гараж йортының янып китү сәбәбен белде. Күрше авылдан Айсылуны чакыртты хатын.

Бу хәлләрдән соң ярты ел да тормады, йөрәк өянәгеннән Розалия дә дөнья куйды. Айсылу аны ахыргы көннәрендә тәрбияләп, бәхилләп соңгы юлга озатты. Көндәшенең  әйберләрен җыештырганда аның еллар дәвамында алып барган көндәлеген тапты. Саргайган дәфтәр битләрендә бу гаиләнең бөтен фаҗигасе, күп серләрнең җан өшеткеч хакыйкате ярылып ята иде. 

«Җен алыштырган бала, ничек дәваларга соң аны?! Әнисенең карашыннан, бигрәк тә күз яшеннән курка иде эчендәге шайтан. Тынып кала иде. Ул иблискә каршы торырдай ике фәрештә булган җир йөзендә. Берсе әнисе. Икенчесе - тәүге мәхәббәте, ике тамчы судай әнисенә охшаган күрше авыл кызы Айсылу. Алар янында ул Кеше иде. Фәрештәсеннән аермаган булсалар, аның Кеше булып калырга өмете бар иде. Һичьюгында, иблисен тыярдай сафлык, пакьлек кирәк иде аңа. Ни кызганыч, мин аның эчендәге шайтанын уятучы, җенен котыртучы гына булдым. Иблисне тыярлык сафлыгым урланган иде шул. Талап алдылар аны! Сафлыгымны гына түгел, бөтен җанымны, бәхетемне, кешелегемне талап алдылар. Үкенечле булды бу гомер. Дәваларга кирәк Юнысны, коткарырга кирәк. Анда Кеше югалмаган, мин күзләреннән күрдем. Буш карашында бәхетсез Кеше шәүләсе бар иде... Коткарырга кирәк Юнысны», – дип язылган иде көндәлекнең соңгы битенә.  

Тагын кар ява. Буранлап, усалланып килә быелгы кыш. Башына ак яулыгын каплап, бүлмәсендә ут яндырмый гына төнне күзәтә Айсылу. Хатынның йокысын качырып ыңгырашкан җил авазы, катланган тәрәзәләр аша авыру кеше тавышына охшап, күңелне өшетә. Кемдер тәрәзә артында авыртуына түзә алмый, ютәлли-ютәлли ыңгыраша диярсең. Беркемне дә чакырмый, ярдәм дә сорамый үзе. Җен алыштырган тәненә төшкән каргышны кабул итеп, күкрәк турыннан көйрәгән җанын төкермәкче булып, Кеше йөткерә төсле. Аңа бу дөньядан бары тик фәрештәсенең бәхиллеге генә кирәк. Дару да, дәва да эзләми инде ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И Аллам! Узен сакла! Нинди тетрэндергеч эсэр, барысы да кызганыч!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Берэрегез кыскача анализ азып бирэлэме?

      Хәзер укыйлар