Логотип
Проза

Их, Луиза фрейлин!

Без яшь чакта чишмә сулары да шифалырак, әрәмәлекләре дә куерак, болындагы печәннәре дә ат дугасы күмелерлек булып күтәрелә иде. Ул чакларда елга-күлләрен дә төшеп җитмәслек тирен, дип, хәтта урыны-урыны белән төпсез җирләре дә бар, дип сөйлиләр иде өлкәннәр. Дөрестән дә шулай, җәй җитте исә йә теге авылдан, йә бусыннан берәр кешенең, йә булмаса бала-чаганың батып үлүе, су анасы алуы турында күңелсез хәбәрләр килгәләп тора иде.

Мин үзем дә мәктәпкә укырга кергәнче, йөзә белмәгән килеш су коенырга кереп, бик аздан гына батып үлмәдем. Кызганды, ахрысы, мине су анасы. Бер гөнаһсыз сабыйны алмыйм инде, дигәндер. (Хәзер, мөгаен, кызганып тормас иде.)

Кызу, якты кояшлы көн... Эссегә түзеп булмый. Өлкәнрәк малайлар су коенырга төшеп баралар. Арадан берсе: “Әйдә, Хәниф, су коенырга барасыңмы?” — дип чакырды.
Йөзә белүчеләр, яр буена якынлашкан саен туарыла барып, кайсы трусик-майкадан, кайберләре анадан тума килеш чабып барып суга чумдылар. Мин дә су кырыена кердем. Бер-ике адым атладым. Тирән түгел, тездән генә. Тагын ике-өчне үттем — кендектән. Каршы ярга күп калмады. Егетләрнең берсе: “Кер әйдә, бәлкем, йөзеп тә китәрсең”, — дип кычкыра. Куркак булып күренмәс өчен тәвәккәлләдем. Тагын бер адым атлавым булды, тирән чокырына туры килеп, төшеп тә киттем. Күзләремне ачам: тирә-юньдә вак балыклар йөзә. Үлән араларыннан бакалар мине күзәтә. Ул да түгел, ниндидер зур гәүдәле җанвар миңа таба йөзеп килә. Бетүләрем шушыдыр инде, дим. Су анасы, ахрысы! Минем янга килеп җитте дө, башымнан сыйпап үтеп тө китте. Тагын тирә-юньгә күз салам. Өстә кояш балкыганы күренә. Яшисем килә бит! Сул яктагы ярга дүрт аякланып үрмәлим. «Хәниф батты, Хәниф!» — дип, мине коткарырга Шөет Госманы йөзә. Гаҗәп, мүкәләп, тәки үзем чыктым бит. Ничек авызга су тулып тончыкмадым. Ничек батып үлмәдем икән дип, хәзер дө аптырыйм.

Су астындагы гүзәллек күз алдымнан китми. Су анасының койрык болгап йөзеп китүләренә хәтле бүгенгедәй исемдә. Шуңа күрә ант итеп әйтәм: бар ул Су анасы... һәм башка сирәк күренә торган җан ияләре дә... Берәрсе эчеп, йә көзән җыерып батып үлсә дә, без су анасына сылтый- быз. Гаеп үзебездә түгел микән?
Тукта, нишләп бу турыда сезгә сөйлим соң әле? Исемә төште! Бүген бит мин Миләүшәмне үзебезнең авылга су коенырга алып килергә тиеш. Йөзәргә өйрөтәм, дип сүз биргән идем.

Ишегалдыннан бабай тавышы килә: «Улым, Хәниф, син кайда?” Мине эзли. Урам якка җәелгән печәнне әйләндерергә кушуыдыр инде. Көн эссесендә печән әйләндерүләре бер дә рәхәт эш түгел шул. Тизрәк кичке ярау җитсен дә, күрше авылга таясы иде.
Бабай дигәннән... Бик уңган кеше ул. Сугышта яраланып кайтса да, ат урынына эшли. Иң пөхтә ишегалды аныкы. Бөтен эш кораллары каралган, һәрберсе үз урынына эленгән. «Зәйнетдин бабай, тегене биреп тор әле, моны биреп тор әле», дип аңа кем генә килми!
Сүз нәрсә турында бара иде әле? Әйе! Без яшь чакта өлкәннәр безне урманга утынга, йә печән чабарга җибәргәндә: «Балалар, уяу булыгыз! Бисмиллагызны әйтергә, белгән догаларыгызны укырга онытмагыз. Бигрәк тә кара урманга керсәгез», — дип кисәтеп калалар иде. Кая инде ул! Укылган чакта укылгандыр, онытылганда — төшеп калгандыр. Мәктәптә, Аллаһы юк, дип өйрәтәләр. Картлар исә: «Алай димә, телең черер», — дип куркыталар. Нишләргә дә белгән юк. Бик яшь идек шул, ни сөйләсәләр дә, ышана идек. Тормышка җиңел карый торган, борынга кызлар исе кереп, иләс-миләс килеп йөргән чаклар. Ничек батыр булырга да, ничек матур булырга дип йөргән чак. Җәренгә дә колхозда хезмәт көннәренә түләсәләр, өскә-башка җүнлерәк кием алырга кирәк. Өлкәннәр алдында чын җегет булып күренәсе килә. Хәзерге заманда безнең ул кыланмышны «естественный отбор» дип атыйлар бугай. Менә шул нәрсә безне дә яхшырак яр сайларга, үзеңә насыйбын эзләргә этәргәндер, күрәсең.
Минем күңелдә үзебезнең авыл кызлары кайгысы юк хәзер. Миңа дигәнен Ходай Тәгалә ерактанрак билгеләгән. Кара урман уртасындагы авылда минем Миләүшәм. Аннан гайре күзгә беркем күренми. Бармы алар миңа, юкмы, чибәрме алар, чибәр түгелме, миңа барыбер. Уңган, уңмаганмы — кызыксындырмый. Күз алдымда Миләүшәм генә. Төз  буйлы, озын толымлы, кара кашлы, матур күзле Миләүшә генә. Барысыннан да чибәррәк, барысыннан да уңганрак минем сөйгәнем. Әкияттәгедәй сылу кыз инде менә.  Көнләштегеме? Көнләшүен көнләшегез, күз генә тидерә күрмәгез!

Ишегалдында яңадан бабай тавышы: «Улым, дим, кая соң син? Печән көймәсен, әйләндерергә кирәк», — ди. «Хәзер инде, бабай», — дип кычкырам.
Минем бабай Беренче бөтендөнья сугышыннан «тавык тәпие тагып кайткан кеше. Чын мөселман буларак, әлбәттә, ул аны авылга кергәнче генә күкрәгенә элгән. Юлда бу тимерне таккач, поездына, пароходына утыруы җиңелрәк булгандыр, күрәмсең. Герой бит! Әмма үзеңнең туган авылыңа тәре тагып кайту... Аллам сакласын!
Миңа ул үзе күргән, ишетеп белгән төрле кызыклы хәлләр, әкиятләр сөйләргә ярата. Әллә мин бирелеп тыңлаганга, әллә үзе дә сөйләргә яратканга, җае чыкканда, ул миңа берәр мәгънәле вакыйганы бик тәфсилләп сөйләп бирер иде.

—    Менә, улым, тыңла әле, — дип башлый торган иде ул сүзен. Мин, Советлар Союзы Герое булырга җыенып йөргән малай, күбрәк сугышта күргән хәлләр хакында сорашырга ярата идем. — Шулай окопта ятабыз, улым. Таң атып килә. Минем янда Арча җегете Мөхәммәтҗан. Каршыда — кара урман. Анда нимыч гаскәрләре тулган. Нәрсәдер эшләргә җыеналар. Кояш чыкканнан бирле урман әтәчләре кычкыра. Герман солдатлары исә бер-берсенә кыр кәҗәсе булып мәэлдәп хәбәр бирәләр. Димәк, ниндидер этлек әзерлиләр. Ике күзебез каршы якта булса да, шыпырт кына сөйләшеп ятабыз. Якташым бик хыялый җегет иде. «Әй, Зейни кордаш! Кайтасы иде хәзер туган якларга да үзебезнең кыр-басуларга чыгып, чабасы иде печәнен. Күтәреп эчәсе иде әнкәйләр әзерләп җибәргән әйрәнен. Кичен аулак өйгә кызлар янына чыгар идек. Анда мине Миңлесарам каршы алыр, бер почмакка елышып утырып, бер-беребезнең йөрәк тибешләрен тыңлар идек. Их, шуннан да зуррак бәхет булмас иде», — дип әйтеп бетермәде, дошман снаряды, килеп төшеп, җанкисәгем Мөхәммәтҗанны тетеп тә ыргытты. Минем сул кулым белән күкрәгемне чәрдәкләде каһәр суккан бомба. Якташымның кисәкләрен җыеп җирләделәр дә мине сырхауханәгә озаттылар.
Ике айдан соң тагын сугышка. Озак та үтмәде, чорналышта калып пленга да эләктек. Ләкин безнең бәхет булган икән. Башта, ниндидер шәһәр сыман нимыч авылына куып китерделәр дә концлагерьга кертеп яптылар. Ничә атна сон юынмаган, рәтләп ашаган юк! Үзебездән тәмуг исләре ките Өстебездәге хәрби киемнәр капчык кебек салынып төште... 
Көннәрнең берендә, Ходайның рәхмәте, таза гына гәүдәле бер нимыч крестьяны килеп, әсирләр арасыннан үзенә хезмәтчеләр сайлап йөри башлады. Үзенә тылмач та иярткән.
 —    Татарлар бармы? — дип сорый нимыч. Беткән баш беткән. Монда бетләп, ачлыктан интегеп үлгәнче дип: «Я татарин!» — дип кычкырам. Сафтан чыгарып та бастырдылар.  Шулай итеп, безне, дүрт өтек татар җегетен, нимыч әфәндесе үзенең хуҗалыгына алып кайтып та китте.
—    Бабай! Ул немецлар нишләп шулкадәр явыз икән соң?!
Сезне нык җәберләгәннәрдер инде алар. Кинода ни генә кыланмыйлар, кабахәтләр! — дип куям нәфрәт белән. Бабай авыр сулый.
—    Булгандыр, улым! Алар арасында да кансызлары булгандыр, тик безнең хуҗабыз андый түгел иде. Бик нык атлар ярата торган кеше булып чыкты ул. Безнең татар халкы кебек үлә дә китә иде инде шул бахбайлар өчен. Ике егетне - изге хайваннар карарга билгеләде. Калган икебез умарта кортлары карый, печән җиткереп тора.
—    Нимычлар ничек яши соң, бабай? Әйбәтме? — дим.
- Әйбәт, улым! Аның ике йөз гектарлап җире бар иде. Кырыклап аты. Унлап дуңгызы. Утыз оя умарта корты. Кечкенә генә сыр-колбаса заводы. Үзе, хатыны һәм кызлары фрейлин Луиза, — дигәч, бабай: — Их, — дип, көрсенеп тә алды. Нигә икән? Әллә теге фрейлин Луиза белән...
—    Бабай, бабай, ә теге Луиза фрейлин дигәнең матур идеме соң? — дип сорыйм. Бабай пөхтә итеп төзәтелгән ап-ак сакалын сыйпый. Күзләре ялкынланып китә. Бер ноктага текәлеп, нимыч кызын күз алдына китергәндәй уйланып торгач:
- Чибәр иде шул, улым, — дип куя, никтер авыр сулап. Ә мин үземнең дәү әни өчен әрнеп:
- Әбидән чибәррәкмени? — дип сорыйм. 
- Тәтәңнең, улым, үз матурлыгы бар, анысы хак. Ә фрейлин Луиза үзенчә бер гүзәл иде, — ди бабай моңсу гына. Шуннан нидер исенә төшкән кебек миңа таба борыла.
—     Кара аны, тәтәңә чишә күрмә тагын. Сер бу! Әйтсәң, тотам да матаеңны сарайга бикләп куям. Менә чабарсың аннары Миләүшәң янына, мич башына, — дип кисәтте. Мин бабайның бу кыланмышыннан рәхәтләнеп көлдем. Үз бабаңны ничек сатасың инде?! Гомумән, безнең нәселдә кешегә төртеп күрсәтүче юк. Авылда бездән башка да җитәрлек андыйлар.
- Юк инде, бабай, җегет кеше җегет хәлен аңлый. Кайгырма, беркем дә белмәс, — дигән булам, бабайны тынычландырам. Сүзен дәвам итте.
—    Безне беренче көнне үк мунча ягып кертте хуҗа кеше. Солдат киемнәребезне өеп яндырды. Чиста урында гына йоклыйбыз. Яхшы ашаталар. Айлар буе эт тормышы кичергән кешеләрнең халәтен аңлар өчен, улым, үзеңә шул юлны үтәргә кирәк. Тик Ходай Тәгалә сезгә без күргәннәрне күрергә язмасын, — дигәч, күзеннән бөреп чыккан яшьләрен кул яулыгы белән сөртеп алды.
—    Димәк, алар сине бик рәнҗетмәделәр?
—    Кая инде рәнҗетү! Аларның зур имән өстәлләре бар иде. Иң түргә хуҗа үзе чыгып утыра. Аның каршына — хатыны. Аннан фрейлин. Аннан без — дүрт татар солдаты. Үзләре нәрсә ашый, безгә дә шул! Бернинди кимсетү юк. Хәтта ул безне кызгана да иде. Төрле ымнар, хәрәкәтләр белән: «Борчылмагыз, исән булсагыз, туган илләрегезгә дә әйләнеп кайтырсыз», — дип юата да иде.
Үзебез дә хәл кергән саен тырышыбрак эшләдек. Ат сарае кайбер урыс туганнарның өеннән дә чистарак булыр иде. Бал да май, ите дә казылыгы, сыры да салаты өзелмәде безнең авыздан. Җәннәт инде. Илдә күрмәгәнне!
—     Ә фрейлин белән ничек аралаштыгыз соң? — дип сорыйм тыела алмыйча.
- Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты инде, улым! Башта өстәл артында күз карашлары... Аннан, сәбәп табып, безнең янга килеп, эшләгәнебезне карап тора иде. Кофе-чәен китерә үзенчә. Без дә ул арада яхшы тормыштан матураеп, көрәеп киттек. Кояшта янган чутыр кара тән. Дөрес, әтисе нидер әйткәли торган иде яшь кызга. «Алар кайтып китәсе хәрби әсирләр. Бик чуалып йөрмә, кызым», — дигәндер.
Солых төзелгәнче бер елдан артык аларда яшөлде. Киткәндә, елап, күз яшьләрен түгеп калды, җанкисәгем. Үз телендә: «Кире кил, көтәм, мәңге көтәчәкмен», — дип өзгәләнде. Әйбәт кешеләр иде. Киң итеп, үз кадерләрен белеп яшиләр алар, улым. “Кайтам да, туганнарымны күргәч, кире әйләнеп киләм”, — дип кенә саубуллашкан идем. Кая инде ул! Башланды ыгы-зыгы! Революция, гражданнар сугышы. Крестьяннарны талау! Күп кан коелды Рәсәйдө! Нимычлар да кирәкмәде. Үз-үзен суйды-куйды урыс. Котыра-котыра, ярсый-ярсый суйды! Ярый, улым, күбрәк сөйләп ташладым, ахры, керим әле мин, — дип, бабай урыныннан кузгалды.
—    Бабай, бабай, тукта инде, тагын ни дә булса сөйлә инде, — дип, бабамны урынына кире утыртам.
—    Менә, улым, син «бизбашка» тегендә-монда чабасың, тик тормыйсың. Бусы гыйбрәт өчен! Юлга чыкканда хәер-дога белән кузгалырга кирәк. Әгәр ышанмыйсың икән,  тыңла! Синең кебек дәртле, яшь чагым иде. Көз көне берүземе юлга чыгып китәргә туры килде. Әнкәй мәрхүмә артымнан: «Улым, бисмиллаңны әйтеп, белгән догаларыңны укып йөр», — дип кисәтеп калды. Мин: «Ярар», — дидем дә оныттым. Ул вакытта кул хезмәте бик күп иде. Арылган да... Ат арбасы шыгырдаган көйгә уйланып бара торгач, оеп кителгән. Болында әтиләр көтә. Алар әзер печәнне биек иттереп төйиләр дә мине кайтарып җибәрәләр иде. Бушатам, тагын өйләнеп килөм. Бу юлы да алар янына ашыгуым. Ара да ерак түгел. Ун-унбиш чакрым гына. Идел ярында. Бара торгач, әйтеп торам бит, йокыга талганмын. Берзаман ат кешнәгән тавышка уянып, тирә-якка күз салсам, адашканбыз. Дөм-караңгы урман эче... Нишләргә дә белмим. Кая килеп эләккәнемне дә төшенә алмыйм. Ниһаять, эзләнә торгач, арба эзләре калган юлны таптым. Атны авызлыгыннан тотып шунда чыгарам. Бара торгач, урман бетте, ниндидер кырга чыктык. Тик атым гына барырга теләми. Нидер сизенә. Еракта авыл утлары күренде. Озак та үтмәде, гармун уйнаган, марҗалар җырлашкан тавышлар колакка керә башлады. Атымның һич кенә дә барасы килми, үзе бертуктаусыз пошкыра. Мин аның саен бер гаепсез хайванга җи- керенәм. Ул да түгел, бер көтү урыс-марҗа килеп чыгып, жырлап-биешеп минем арбага менеп тә тулдылар. Атым кара күбеккә батты. Узем белер-белмәс урысчаларым белән тегеләргә эндәшеп карыйм, җавап бирүче генә юк. Җен-пәриләр шулай килеп чыгып юлдан яздыралар да, кешеләрне адаштырып үтерәләр икән, дип сөйли торган иде әти. Нишләргә соң? Искә төште! Аты-маты белән сүгенергә кирәк! Мин бөтен белгәнемне, өлкәннәрдән өйрәнгәнемне эшкә җиктем. Ышанасыңмы, җен-пәриләр ничек пөйда булсалар, шулай ук юкка да чыктылар. “Ты-ыр!” — дип атымны туктатам. Кайда икән без, дим. Яхшылабрак тыңласам, дулкын тавышлары да килгән кебек, бу вакытта атым да тынычланып, үлән уртламакчы... Мин алга атлыйм. Йә, Ходаем! Каршыда упкын! Иделнең текә ярыннан очарга биш-алты гына адым калган.
—    Әгәр аска очсагыз, ни булган булыр иде, бабай? — дим, мәгънәсез сорау бирүемне дә аңлап җиткермичә.
- Атаң башы булыр иде, — ди бабай. Аннан өстәп:
- Син булмаган булыр идең, синең атаң да тумаган булыр иде, — ди. — Сөякләребезне дә җыеп ала алмаслар иде. Менә шулай, улым, дөнья! Өлкәннәрнең сүзенә колак салмыйбыз шул без! — дип, бабай сүзен бетерде. Аннан җайлап кына урыныннан торды да: «Ярый, улым, тәтәң янына кереп, берәр чынаяк чөй эчеп чыгыйм әле мин, — дип өйгә юнәлде. Үзе әкрен генә атлаган көйгә: «Их, Луиза фрейлин, Луиза фрейлин»,— дип кабатлый иде. Тәтә кызганыч! Ниндидер нимыч марҗасына алмаштырсыннар әле.
Тәтә дигәннән... Безнең тау ягында өлкән яшьтәге әбиләрне, дәү әниләрне күбрәк «тәтә» дип йөртәләр. Бу сүз каян килгән, дисезме? Бабайның сөйләве буенча, әллә шунда гарәптәнме, әллә фарсыданмы... «Тат» ул — өлкән, зур дигән сүз икән!

Үзем печән әйләндерәм, үзем бабай сөйләгән фрейлинны күзалларга тырышам. «Их, барып бер күрәсе иде шул Луиза туташны. Җиткерәсе иде бабайдан чуктин-чук сәлам! Ул мине ачуланса! Синең бабаң алдакчы булып чыкты, килмәде, дисә! Мин дә әйтер идем аңа: «Ул күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын», — дияр идем. Аңлар идеме микән? Бабай йөргән урыннарны күрсәтер идеме икән?! Бәлкем аның да оныклары бардыр? Әбиләренә охшаса, чибәрләрдер әле! Фрейлиннар! Күз кырые белән генә булса да күрәсе иде шуларны. Юк булмый! Минем гүзәлем — Миләүшәм бар шул! Мин аны беркемгә дә алыштырмам... Тик шулай да бабайның фрейлинын кунакка чакырасы иде. Булмый икән! Әби кызганыч. Әби дә кызганыч, фрейлин да. Ярый, Ходай шулай язгандыр инде.

Кереп җыенырга кирәк. Миләүшәм көтә торгандыр. Их, Луиза фрейлин, Луиза фрейлин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар