Логотип
Проза

​Икебезгә ике канат


(тормыштан алынды)

      Көз уртасының яңгыр катыш ачы җиле битне кисә башлагач, Әлфисә, туңа башлаган аякларында тапанып, җилгә яны белән борылыбрак басты. Офыкта күк бераз ачылган кебек аксылланып тора. Башка тиярлек авыр болытлар, әйтерсең дә, базар тирәсен сагалап кына йөзәләр. Салкын яңгыр аз гына туктап тора да, тагын камчылый башлый. Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт... 

       Хәерчегә җил каршы дигәндәй, кеше дә артык күренми. Сатып алучыдан сатучылары күбрәк, дигәндәй... Мондый көнне базарда халык аз йөри. Атна уртасы булуы да күпне сөйли. Ял көннәрендә генә базар бераз җанлана. Халык кием-салым, кирәк-яракны карый. Күбесе алуын алмаса да, элеп куйган товарыңны капшап, хакын сорашып китсәләр дә ничектер күңел була. Кайберәүләр, базар буйлап йөриләр-йөриләр дә, күңеленә яткан әйберне тапмагач, кире әйләнеп кайталар. Берәүләр куелган хак белән тиешле акчасын түләп сатып алалар да рәхмәт әйтеп китеп баралар. Андый чакта Әлфисәнең дә күңеле була. Бер әйбер сатканнан табышы да зур түгел, ә кемдер синең аша кирәкле, күңеленә ошаган әйберен тапкач, сатучыга да рәхәт. Берәүләр, тиенен булса да чикертергә тырышып, ду килеп сатулашалар. Нишлисең, базар базар инде. Кәефең, теләгең бармы-юкмы, яныңа килеп баскан кешегә елмаерга, тәмле тел, ачык йөз күрсәтергә кирәк. Башкача товарыңны сатам да димә. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың икән шул. Читтән караганда, бәлки, кемгәдер Әлфисә кебек прилавок артында товар сатып тору җиңел күренәдер. Әнә күпме товары ишелеп ята! Әнә нинди бай кебек. Юк шул. Рәхәт тормыштан монда, яңгыр-кар астында туңа-туңа, ачлы-туклы килеш интегеп беркем дә басып тормый. Күз алдында өелеп яткан товарын алыр өчен дә башта акча җыярга, аннан кеше яллап шәһәргә барырга кирәк. Юлына түләргә кирәк. Яндырып кыздырган кояшка, кар-буранга, җилле яңгырга карамый, авыр сумкаңны сөйрәп, шушында килергә кирәк. Бу товары да әллә сатыла, әллә юк. Акчаң бармы-юкмы, урыны өчен вакытында түләргә кирәк. Товарыңны, кеше хакыннан, хәрамнан курыкмыйча урлашып яшәгән, артка борылуың белән чәлдерергә әзер торган караклардан сакларга кирәк. Моннан өч ел элек Әлфисә дә, кеше кебек, җылы-якты урында хисапчы булып тыныч кына эшләп йөри иде дә бит. Бергә эшләгән коллектив та әйбәт кенә иде. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләр кебек тоела иде. Кая соң! Алда язмыш ниләр әзерләгәнне кем белә?! Үз аягында йөреп торган, җимереп дөнья көткән кырык биш яшьлек әзмәвердәй ире хатынының кулына калыр, дип кем уйласын ул вакытта? Яшәргә чара кирәк. Ике баланы үстерергә кирәк. Чирле ирне карарга кирәк. Монда  элекке эштәге кебек түгел, кайчан мөмкинчелегең бар, шунда эшкә чыгасың. Үз җаең белән эшлисең. 

       Әлфисә, болай да урынында тигез генә яткан товарын төзәтеп, яңгырдан саклаган целлофан кисәген юньләп япкан булды. Шулай селкенгәләп-кыймылдап торсаң, артык өшетми дә кебек, кадаклангандай тоелган вакыт та әзрәк урыныннан кузгала кебек. Иртәдән бирле ул бүген өч-дүрт кисәк товарын гына сата алды. Хатын анысына да канәгать. Элегрәк ул кәстрүл, таба, чынаяк кебек аш-су кирәк-ярагы сатыштыра иде. Ярый әле товарын балалар кием-салымына алыштырырга башы җитте. Ни дисәң дә, халык балаларын ярата. Балаңны үзеңнән өзеп булса да, киендерергә, үстерергә кирәк. Бу товары үтемлерәк сатыла. Әлфисә, янындагы хатынны кисәтте дә, якындагы кибеттән азык-түлек алып, бераз җылынып чыкты. Ире Галим элек кәбестә бөккәне ярата иде. Менә әле чирләп киткәч кенә бик ашавы юк. Кәбестәнең әле күп чагы. Балаларны да ач тотып булмый. Сәгатенә караштыра-караштыра, Әлфисә әйберләрен җыя башлады. Тиздән төштән соң укыган улы Ислам мәктәпкә китә. Әтиләрен әзгә дә бер үзен генә калдырырга ярамый. Кызы да укудан кайткандыр. Әлфисә товарын тутырды да, тәгәрмәчле, зур ике сумкасын тартып, өйгә кайтырга кузгалды. Район үзәгенең базары яшәгән йортларыннан ерак та түгел, ә яңгыр астында йөк сөйрәп атлый башласаң, якын күренми шул. Үзәк урамнарда ярый әле асфальт бар, атлавы җиңел. Ә Әлфисәләрнең урамы яңа. Асфальт салынмаган. Элегрәк булса, юл төзерләр иде дә бит. Кая соң, заманасы икенче. Яңгырда изелгән, ләпекле шушы ике йөз метрны үткәнче җан тирләре чыга.

       Әлфисә кайтып кергәндә улы мәктәпкә китәргә җыена иде. Тиз-тиз генә дәресләрен сорашып, ашарына салып, киемен төзәткәләп, Әлфисә Исламны озатып җибәрде дә, ашыгып, ире яткан бүлмәгә керде. Галиме иртән ничек утыртып киткән, бахыркаем, мендәргә сөялгән килеш телевизордан күзен алмыйча шулай утыра. Янындагы иртәнге чәен дә яртылаш кына эчкән. Ишектән кергән хатынын күргәч кенә карашы бераз җанланды кебек. “Хәлең ничек, җаным?” − дип кулларын сыйпаган Әлфисәгә карап, үзе генә аңлаган телдә ниндидер ымнар ясады. Хәер, өч ел эчендә хатыны чирле ирен аңларга өйрәнгән иде инде. Хатын иренә тиешле даруларын эчерде һәм, сак кына иңнәреннән кочып, көч-хәл белән коляскасына утыртты да, бәдрәфкә алып барды. Озын, таза буйлы ире чирләгәч шактый гына авырлыгын ташласа да, нәзек сынлы хатын-кызга ир-егетне күтәрү җиңел түгел. Ярый әле булышырга уллары үсеп килә. Ислам, унике яшьлек кенә булса да, әтисенә охшап, буйчан, таза, эре сөякле. Акылы да олылар акылы. Әтисе янында ышанып калдырырга була. 

      Әлфисә Галимне этеп кухняга алып чыкты да, аш-су хәзерли башлады. Бертуктаусыз сөйләнә-сөйләнә, камыр куйды, аш салды. Галим җәһәт кенә кыйланып аш әзерләгән хатыныннан күз алмыйча кайчак нидер ымлап, кайчак тын гына утыра бирде. Ә Әлфисә базар хәлләрен, базар хакларын, анда кемнәрне күргәнен, ниләр ишеткәнен сөйләде, яңалыкларны барлады, көн торышын әйтте. Баш миенә зыян килсә дә, үз акылын югалтмаган ире барысын да аңлый. Тик кешечә сөйләшә, җавап бирә генә алмый. Ә Әлфисәнең үзен элеккечә, ире таза чактагыча тотасы килә. Әйтерсең дә, ире сау-сәламәт. Менә хәзер хатынының тәтелдәвен тыңлап торыр да, элеккечә көлеп җавап бирер... Утырыр, утырыр да, үз аяклары белән атлап китәр... Кулга калган яп-яшь ирен ничек жәлләгәнне, аның өчен йөрәге ничек янганны гына күрсәтергә ярамый... 

     Кызлары Гөлия мәктәптән кайтып кергәндә, уңган куллы әнисенең аш-суы әзер иде инде. Кыз бала кыз бала шул инде. Күңеле бигрәк ягымлы. Кайтып керү белән чишенеп тә тормыйча әтисенә барып сарылды һәм мәктәп яңалыкларын сөйләргә тотынды. Иң гаҗәбе, әтисенең телен сигез яшьлек Гөлия әнисенә караганда да яхшырак аңлый. “Ике бала...” − уйлап куйды Әлфисә аларга карап. Ике сабый бала... Ачы хакыйкать... Чыннан да кайчандыр ял дими, бәйрәм дими гайләсен кайгыртып яшәгән булдыклы, тырыш гайлә башлыгы бүген кызганыч бала хәлендә иде. Башы авыртуга түзә алмыйча, башының тарайган кан тамырларына операция ясатканда, миенә кан китеп, шулай зарар гына алды аның ире. Табиблар үз гаебен танырга теләмәделәр. Ә баһадирдай ир җимереп дөнья көтәр урында хәрәкәтсез, аяксыз, телсез утыра. Алдагысы да билгесез. Өмет бармы алда? Терелерме ире? Ул терелсен өчен, аны аякка бастырыр өчен Әлфисә әллә ниләр кылырга әзер. Төшенкелеккә бирелеп, яшисе дә килмәгән иренең күңелендә ничек өмет утын сакларга? Ничек дәваларга аны? Кайдан көч алырга Әлфисәгә? Кемнән таяныч эзләргә? 

      Якында гына яшәгән ахирәте Гөлсинә тиз генә кереп хәл белеп чыккач, Әлфисәнең төшенке уйлары таралгандай булды.  Парлап, матур итеп яшәгәндә, икәүләп кунакларга йөргәндә, кеше белән аралашканда дуслар күп иде. Хәзер, Галиме чирләгәч, күпләр аларның йортына сукмакны онытты. Дус-туганнарның да иң тугрысы, иң якыны гына калды. Әйе, мондый авыр сырхауга каравы беркемгә дә җиңел түгел. Тик рәхәт чакта бергә булган дусларның авыр чакта онытулары гына кыен шул йөрәккә. Арадагы еллар буена сузылган  дуслык та чын булмаган кебек... Гөлсинә, Әлфисәгә ияреп, Галим янына керде дә иңнәреннән кочып ук алды: “Яратам бит мин сине, Галимкәем! Яратмасам, хөрмәт итмәсәм, килмәс идем!” Ярдәм кирәклеген-юклыгын сорады.  Шулай, Әлфисәне дә, аннан да бигрәк Галимне дә елмайтып, чыгып китте бу якты күңелле дус хатыны. Дуслык та туганлык кебек авыр чакта сынала шул. 

       Кызы белән ирен ашатып, табак-савытны юганчы, көзге кичнең эңгер-меңгере тәрәзәгә сарыла да башлады. Ире бераз ял иткәч, Әлфисә аны, аякларын хәрәкәтләндереп алсын өчен, велосипед тәгәрмәчедәй  җайланмасына утыртты. Ирен әз генә уңышы өчен дә мактап алырга онытмый хатын. Чыннан да, икәүләп шулай тырыша торгач, авыруда ниндидер алга китеш бар иде кебек. Соңгы арада кайбер сүзләрне ачык итеп әйтә башлады. Куллары да дөресрәк йөри сыман. Аннары, терелүгә ышану да бик кирәк. Ә Әлфисә иренең тереләчәгенә һичшиксез ышана. Һәм шул ышануын Галимгә күчерергә тырыша. Бераздан, ирен җайлап яткырып, Әлфисә аңа массаж ясарга тотынды. Табиб киңәше буенча башта иренә түләүле массаж ясап, соңрак Әлфисә үзе дә өйрәнеп китте. Хәрәкәттә бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Буыннар булсынмы, кан йөреше булсынмы, бөтен тәнгә хәрәкәт кирәк. Иренең тәнен ышкый-ышкый уалаган хатын күңелендәге көчле теләкләренең сүзләр булып агылганын сизми дә калды: “Җаным, матурым, терел инде, зинһар. Аякларың йөреп китсен. Тәнең элеккечә сәламәт булсын. Терел генә... Зинһар, терел генә... Без бит икәү. Без барысын да җиңәрбез. Бирешмәбез. Терел генә...” Тып-тын гына яткан ирен чалкан әйләндереп аркасына салгач, Әлфисә иренең күзләреннән тамган яшьне учлары белән сыпырып алды: “Барысы да яхшы булыр, матурым...”

      Бераздан мәктәптән Ислам кайтты. Әлфисә гәйләсен туйдырып, тегене-моны караштырганчы, кич җитте. Тагын бер авыр һәм мәшәкатьле көн узды. Тагын бер тынгысыз, тынычсыз төн туды. Иренең ятагы аерым булса да, Әлфисә шунда, аның янындагы диванда йоклый. Хәер, чирле иренең һәр сулышын, ул салган һәр авазны ишетеп, һәрбер кыймылдавын тоеп яту тирән йокы түгел. Кайчак төненә берничә кат торырга, ирен җайлап яткырырга туры килә. Әлфисә иренә кирәкле даруын эчереп, урынын җайлап яткырды да балалары янына чыкты. Сырхау ире яныннан китә алмыйча, балаларга да игътибар аз төшә кебек. Ярый әле аңлыйлар, ярый әле үпкәләмиләр. Әлфисә күңеленнән генә алар белән сөйләште: “Башкача мин булдыралмыйм шул, балакайлар, гафу итегез...”

       Йокы алдыннан бер мизгелгә тышка чыгып, һава сулап керү Әлфисәнең гадәтенә кергән иде. Элегрәк, Галиме таза-сау чакта, алар кичен болдыр башына чыгып утырырга яраталар иде. Кичке салкынча һавадан бераз өшегән Әлфисә Галимгә сыена. Галим аны кочагына ала... Әлфисә болдыр башында ялгызы бераз моңланып басып торды да, ут кабызып, мунча эченә керде. Галиме шоп-шома, ап-ак юкә тактасы белән тышлаган мунча эче ялт итеп тора. Мунча керергә яраткан ире шундый да яратып, көч биреп салган иде. Үз аяклары белән атлап берничә тапкыр гына керде яңа мунчаны. Ярый әле ире сау чакта шушы зур, биек, иркен йортны төзеп калдылар. Ике бала белән тузып беткән өйдә ничек яшәрләр иде... Икенчедән, ул сәламәт булмагач, дөньясы да бик куандырмый, булганы да бик күзгә күренми шул. Шушы төзек дөньясы бәрабәренә, йорты хакына ирен терелтеп булса, Әлфисә ике дә уйламас, йортыннан ваз кичәр иде. Тик, терелтәм, дип өмет бирүче генә юк шул! Ире алдында ничек кенә нык күренергә тырышса да, Әлфисә, кеше күзенә күрсәтмичә генә, шулай мунчага яшеренеп елаштырып ала. Көне буена җыелган авырлыкның бер өлешен шул яшьләр аша булса да юарга кирәк... Югыйсә, ничек түзәргә... “Бик иртә сынды шул канатларың, Галимкәем, бөркеткәем минем... Кайчан төзәлер канатларың?! Төзәлерме алар? Кайчан элекке кебек парлап иңләрбез күкләрне? Ә әлегә икебезгә ике  сынык канат кына шул. Сыңар канат... Кайдан сабырлыклар алырга?” Ә бит, уйлап карасаң, нинди зур хакы бар бәхеткә Галименең! Гайлә корганчы, ул, яшь ир, эшеннән китеп, кулдан төшермичә өч ел буена яман шеш белән авырган әнисен караган. Әлфисәгә өйләнгәч тә хатынына яхшы ир, балаларына кайгыртучан, ягымлы ата булды. “Ходаем, ни өчен газаплыйсың якын кешемне?” –  мунча сәкесендә утырган хатынның яңагыннан тозлы тамчылар акты да акты... Шул яшьләр белән күңелендә җыелган сагышның да бер өлеше юылды кебек. Бер мизгелгә аңа шулай яшеренеп елап утырган өчен бераз оят та булып китте. “Син дә бирешсәң, ничек яшәргә? Балаларың ничек үсәр? Иреңне кем карар? Кемгә таяныр ул, сиңа булмый?! Юк... ярамый болай! Ярамый сиңа бирешергә!” Хатын чандагы салкынча суны битенә сипте һәм бераз тынычлангач өйгә керде. Ислам белән Гөлия тыныч кына йоклыйлар иде инде. Әниләре аларның юрганнарын төзәтеп, битләреннән үбеп чыкты да ире янына юнәлде. Төнге утны кабызып, Галиме яткан караватка килеп утырды. Күзләрен ачып яткан ире хатынына башын борып карады һәм бармакларын Әлфисәнең яңагына тидерде һәм, елама, хатыным, дигәндәй битләреннән сыйпады. Әлфисә башын селкеде: "Юк, еламыйм. Тышта яңгыр ява бит... Тыныч йокы, бөркетем. Барысы да яхшы булыр, аллабирса...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Өметсезлеккә бирелмичә дөн*я каршылыкларын җиңәргә, язмыш сынауларын батырларча кичерергә әзер булган хатын кызларга мәдхия булган бу хикәяң, Физәлия! Рәхмәт сиңа!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем кебеклэр бар икэн эле, димэк ялгыз тугел, бирешмэбез, алла боерса. Рэхмэт авторга.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тормышта нинди генә сынауны да Әлфисә кебек сынмый каршылаучылар күбрәк булсын иде. Рәхмәт!!! Бу әсәрегез күпләргә яшәү өчен көч өстәрлек!!! Әлфисәгә... Ике канат бергә җилпи икән, Иңли алмас үрләр була( а)лмас. Шатлыкта да кайгыда да бергә, Тормыш нинди сынау бирә(а)лмас. Кайгы түгел шатлыкта да сына, Әгәр хисләр ихлас булмаса... Ышанычны югалтмаска кирәк, Үтә алмас үрләр булмас ла... Төшенкелек биләмәсен күңлең! Ышандыр син,ышан үзең дә... Тибә икән йөрәк,өмет сүнмәс, Аклар ышанычың,түз генә..! ,,Сабыр төбе сары алтын",- диләр, Халык әйткән сүзләр... Бер көнен: Өмет Ышаныч Тырышлык берлән Чигенер чир..!!! Килер , Шул көнең!!! 5.08.2019. Лилия Мурадова.

        Хәзер укыйлар