Логотип
Проза

Ике ярда ике гомер

 Мендәргә әзрәк баш терәгән хатынын ярым исерек Айрас  битәрләүдән туктамады.  Рәисә аны ишетмәскә тырышып,  юрганын баштан бөркәнеп ятты да,  әзрәк черем алырга тырышып, күзләрен йомды.  Бик әз булса да йоклап алырга кирәк аңа. 


(хикәя)
 – Йоклама әле  бик тиз генә! Үлгәч туйганчы йокларсың. Тыңла мине. Мин кем сиңа?! Ир түгелмени? Нигә мине санга сукмыйсың?
      Күз кабаклары  үзеннән-үзе йомылып, әзрәк изрәп киткән Рәисәне ире  Айрас тагын янбашына төрткәләп уятты:
–  Йоклама дим, йокы чүлмәге!  Мин кем белән сөйләшим? Мин син уйлаганча андый-мондый  вак-төяк түгел. Безнең нәсел аксөякләр тамырыннан. Әткәйнең карт әтисенең әллә ничә ялчысы булган.  Синекеләр генә ул әтрәк-әләм...
     Моңа хәтле түзеп яткан  Рәисә, үзенең ата-анасына сүз тидергәч, түзмәде:
 – Нигә өйләндең соң минем кебек хәерчегә? – дип,  ире яныннан торып ук китте.  Яңа гына йоклап киткән бер яшьлек  уллары Илмир аларның тавышына тагын уянып китте.
– Бәбекәем, бигрәк елаксың шул. Йокла инде, матурым минем,  йокла, – дип гүелди-гүелди,  Рәисә баланың юеш урынын алыштырды, су эчерде һәм көйләп яткырды.
 – Бала да карый белмисең!  Карый белмәгәч,  нигә таптың ул балаңны?
 Мендәргә әзрәк баш терәгән хатынын ярым исерек Айрас  битәрләүдән туктамады.  Рәисә аны ишетмәскә тырышып,  юрганын баштан бөркәнеп ятты да,  әзрәк черем алырга тырышып, күзләрен йомды.  Бик әз булса да йоклап алырга кирәк аңа.  Бер яктан, төннәрен елап, улы  җанны суырса, икенче яктан  әзме-күпме эчкән ире йоклатмыйча теңкәгә тия.  Вакытында ял тимәгән хатынның  йөзе суырылды, гәүдәсе, ябыгып, бәләкәйләнеп калды.  Иртән башы исәңгерәгән килеш ирен эшкә озатып җибәрә дә, бала имезгән килеш кенә әзрәк черем итеп алса ала.
 – Получканы кая куйдың? Эшләдең ни, эшләмәдең ни синең  белән!  Акча тота белмисең!
Тына белмәгән иренең  хаксыз сүзләре Рәисәгә йокы аралаш кына барып җитсә дә,  урынсыз  битәр күңелен айкады.
–  Алып кайткан биш тиенеңне гаиләң өчен дә кызгангач,  нинди әти син, нинди ир?..
 – Бар, аракы тап! Тапмасаң, үзеңә үпкәлә! Теге  көнне суккан кебек кенә тукмамам!
Беразга гына күзен йомган хатынын Айрас бу юлы дорфа итеп караватыннан тибеп үк төшерде. 
– Акылыңа кил. Төнлә мин сиңа кайдан аракы алыйм? – дип караса да, Айрас  ярым ялангач хатынының өстенә пәлтәсе белән итекләрен генә ташлады да, ишектән төрткәләп чыгарып җибәрде. 
      Еларга җитешкән Рәисә ишекне шакып караса да,  яман сүзләр белән сүгенгән ире ачмады.  Хатын,  кая барырга белмичә, төнлә урамга чыгып китте. Төнлә каян алсын ул аракы? Күршеләр күптән йоклый. Алар да  бу тавыш-гаугалы гаиләдән бизделәр, читләштеләр.  Бурычка акча биргәндә дә Рәисәне кызганып кына бирәләр. Әти-әни ерак...  Рәисә кышкы урамда туңганчы каңгырап йөрде дә,  бер йортның подъездына кереп, җылыткычка  сөялде. Тиздән таң атарга тиеш. Ире  эшкә китәргә тиеш.  Шуңа чаклы гына монда түзәргә кирәк...  Бала  гына уянып еласа, таш йөрәкле әтисе карармы? 
      Рәисә туңган кулларын  подъезддагы җылыткычка терәде.  Күзләреннән аккан яшьләре яңагы буйлап иреннәренә тозлы ерганак ерды һәм  күңел хатирәләренә сукмак ачты...
        ...Менә шулай,  үз ире куып чыгарып, төнлә урамда йөрермен дип һич кенә дә уйламаган иде ул Айраска чыкканда.  Өч абыйсының иркәдән-иркә сеңелкәше булып  кына, күз өстендәге каш булып кына  үскән кыз, танышкач та чәчәкләр, бүләкләр алып килеп йөреп,  үзенә ияләштергән  Айраска тагын бер абый тапкан кебек сыенды.  Махсус белеме булмаса да,  авыл мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән, өйләнергә күптән вакыт җиткән Айрас кызның  үскәнен өч ел көтте. Әнисеннән дөрес  тәрбия алып үскән кыз үзенә кагылдырмады.  Исәп-хисап буенча уку бетергән  Рәисә банкта хисапчы булып эшли башлады.  Мәхәббәт тә булгандыр алар арасында.  Башны исерткән, күзләрне сукыр ясаган  шул тойгы булмаса, туйлап-никахлап, бөтен шартын китереп,  чыкмас иде Айраска.  Озын буйлы, таза гәүдәле, кара чәчле егет башын әйләндерде шул моңа хәтле беркем белән дә үбешмәгән саф күңелле авыл кызының.   Башта матур гына яшәп киткән  кебек иделәр.   Айрас, килеп, шофер булып эшкә урнашкач, район үзәгендә тулай торактан бер бүлмә бирделәр.  Башта “авызга да алмыйм”, дип мактанган ир, тора-бара, үзен күрсәтә башлады.  Йөк машинасы йөртеп,  көн дә юлда йөрүенә карамастан,  көн аралаш салгалады. Эчкәнен буена сеңдерә белмәгән  ир өенә кайтып тавыш-гауга чыгарды.  Рәисә, кешеләрчә тормыш корам, балалар үстерәм, дигән исәп белән  тормышка чыкса, Айрас ник өйләнгәнен үзе дә аңламады булса кирәк.  Бәлки, шушы тавыш-гаугалы тормыш аның өчен  гадәти  хәлдер?  Хатын – муен, ир баш та бит. Тотып торырлык булса, тотасың ул башны.  Булмаса,  нинди нык муен да иелә... Түзәрлеге калмаганда, Рәисә якында яшәгән ике туган апасына барып кунгалады.  Тормышлары бармагач,  әтисе, кызганып,  баласы белән  үзләренә алып кайтты.  Сабыр, түземле холыклы  әнисенең, кысылмыйк тормышларына, үзләре табышкан-кавышкан, бәлки,  әйбәт кенә яшәп китәрләр,  дигән өметләре акланмады.  Артларыннан гафу үтенеп килеп җиткән Айрас, эчкән баштан булды, башкача кабатланмас, дип антлар итә-итә,  тагын гаиләсен алып китте.  Тик шул ук гауга-ызгыш кабатлана торды. Кем генә үгетләп караса да, Айрас акылга килмәде.  
        Төнлә  чит-ят  йортның подъездында басып торган килеш, уйланды да уйланды Рәисә.  Мәхәббәт кая була?  Йөрәкләргә  татлы өмет-хыяллар  салып кавыштырган, әллә кайларга, якты офыкларга чакырган мәхәббәт кая була?  Ул менә шулай,  үз өеңә керә алмыйча туңып торганда юкка чыга икән... Исереп кайткан ирең кул күтәргәндә күзгә күренеп эри икән... Кайчандыр якын саналган кешеңә,  гарьләнә-гарьләнә  күршеләрдән бурычка акча сорый-сорый,  аракы эзләп чыгып киткәндә югала икән... Ир дигәннең төннәр буена йоклатмыйча, алып кайткан тиеннәре өчен отчет сораганда  хушлаша икән мәхәббәт...  Яшь гомернең заяга үткәнен уйлап ачынганда   күз яшьләре белән бергә юыла  икән мәхәббәт...  Элекке  җор-шаян күңелеңә сагыш үрмәләп, эчкә сыя алмыйча, бүре булып улыйсы килгән чакларда  ул  саф тойгының эзе дә калмый икән. Аның урынына  йөрәкне, түзә алмаслык булып нәфрәт, ачыну, үкенү биләп ала... 
     Рәисә өенә кайтып кергәндә ире эшкә киткән, ә  караватында  басып торучы  улы елап шешенгән  иде.  Баласы алдында үз гаебен тоеп, Рәисәнең йөрәге әрнеде. “Балакаем, атаңның эчеп-исереп тавышланганын  күреп түгел, уйнап-көлеп, тәгәрәп үсәр чакларың.  Һай, бәхетле балачак бирә алмыйм гына бит сиңа!..” Атасы улы өчен өзелеп торса, баласы хакына түзәр дә иде ана кеше. Тик ире, үзе аңлапмы-аңламыйчамы, улларын да бәхетле балачактан мәхрүм итә. “Кем булып үсәрсең син, улым, боларны күреп?”– дип өзгәләнде Рәисәнең җаны.  Төн буена черем дә итмәгән хатын, бала киемнәрен генә җыйды да,  алданган өмет-хыяллары аша атлап, тагын ата-анасы  бусагасына  кайтып егылды.  
      Киявенең кем икәнлеген аңлаган әнисе дә инде кызын тагын кушылырга өндәмәде. Артыннан кичерү сорап килеп җиткән Айрасны атасы кертмәде.  Үзләренә җиңел булмаса да, авыр чакта кызларын читкә тибәрмәделәр.  Аның кайгысы алар кайгысы булды, аның шатлыгы – алар шатлыгы.  Кызы ире белән аерылышырга карар кылгач, Сафа карт хуплады гына. Ирсез булса да, башы тыныч. Мондый ирнең булуыннан булмавы артык.  Тик аерылышулары гына озакка сузылды. Башта Айрас ризалык бирмичә җәфалады. Аннан,  судлашып, өй җиһазларын бүлде.  Рәисә банкта эшләгән вакытта алган үз бүлмәсеннән  буш кул белән диярлек, бала күтәреп чыгып китте. Бергә алган суыткычка хәтле  ире бирмәде. Кирәкми, суыткычы да, бернәрсә дә кирәкми!  Туйды ул  җелегенә үткән бу тормыштан. Алиментка биргән Рәисә, аның тиеннәрен ала  башлагач, аннан да баш тартты. Үстерәм мин сине, бердәнбер улым! Атаңа үч итеп үстерәм!   Аңа әйтерлек бер рәхмәтем булса, ул бары синең өчен генә, улым!  Син туган өчен генә...
     Ата-ана канаты астына яраланган кошчыктай  йомылган  Рәисәнең  туңган, өшегән җанына әкренләп  җылы үрләде.   Кем аңлый ала сине үз әниеңнән башка?  Кемгә кирәк синең күз яшьләрең?  Әниеңдәй  кем кичерә ала сине ялгышларың өчен?  Шундый изге күңелле  ата-анасы өчен Рәисә язмышына мең  кат рәхмәт укыды.  Дәү әтисенең тыныч йортында сөекле оныклары күзгә күренеп ныгыды, үсте.  Бала,  үсә барса да, күзгә күренмәгән  тыгыз җепләр  аша әнисе белән бәйле. Ул һәрвакыт аның кәефен, күңел торышын сизә.  Йөзендә әз булса да  елмаю күренгән әнисенә карап,  Илмир да элекке кебек буылып еламый, төннәрен тыныч кына йоклый башлады. Шулай, үзләре дә алар белән юана-юана,  язмыш кыерсыткан ике кечкенә кешене  дәү әтисе белән дәү әнисе үз канаты астына сыендырдылар. Атасы белән анасы тормышына карап, аларның  мөнәсәбәтләрен чагыштырып, Рәисә үз тормышы турында уйланды. Кайда ялгыштым мин, әти, әни?  Ник тормышка чыкканчы Айрасны ныклап белеп чыкмадым? Ире аны баштан ук,  баш бирмисең миңа, дип гаепләде.   Әйе, әнә  басынкы холыклы әнисе   әтисе сүзеннән чыкмый.  Бервакытта да аннан узмый.  Тик кайчак “керпе бияләйле” булып күренгән  әтиләре ачуланса да,  хаклы ачулана.   Гаилә башы дигән дәрәҗәсен төшермичә, ир булып кала белә. Урыныңда баскан  килеш җир астына убылырлык итеп  әйткән сүзе туры, гадел.  Ә Айрас? Баш бирмим дип, югалтыргамы шул япь-яшь башны?!   “Әнием, бер тапкыр миңа гомер биреп, кадерләп үстерсәгез, инде сүнә башлаган яшәү теләгемне кабызып, тагын бер кат мине  гомерле иттегез. Ниләр белән кайтарырмын сезгә бу бурычларымны?..” Күңелендәге яралары,  вакыт-вакыт сулкылдап алса да, тирән җәрәхәт җөйләнә башлады. 
     Бер яктан изге күңелле әти-әнисенең җылы терәген тойса, икенче яктан улы яшәү көче, тормыш дәрте  бирде. Шушы  нәни кулларын  сузып,  ”әннә, әннә”, дип елмайган бер гөнаһсыз кечкенә генә  сабыйның   дөнья алдында бер гаебе дә юк.  Аны булдыра алганча, көч җиткәнчә тәрбияләп,  яхшы кеше итеп үстерергә кирәк.  Улына яшь ярым тулуга,  эшенә чыкты Рәисә.  Артыннан йөри торгач, үз тырышлыгы  һәм үҗәтлеге аркасында тулай торактан тагын бүлмә  юллап алды.  Ял көннәрендә, бергә эшләгән  Шакирга ияреп, шәһәрдән  товар  ташып, аны авылларга йөреп сатыштырды.  Тырышкан ташка  таш кагар. Бердәнбер улын башкалардан кәм үстермәс өчен  шушы бәләкәй генә буйлы, ләкин нык тырыш хатын  ял димәде, бәйрәм димәде, тырышты-тырмашты.    
***
     Рәисә әкренләп кеше арасына чыга башлады.  Карале, үз кайгысына йомылып ятып, ничә язның матурлыгын күрми үткән!  Бергә эшләгән хатыннар белән беренче майда  яңа яфрак чыгара башлаган каен урманына баргач,  Рәисә, хисләнүдән елардай булып,  нәфис  челтәр шәл ябынган агачларны кочаклап йөрде. “Барлык сынавыңа, барлык авырлыгыңа  карамыйча, нинди матур син, дөньякай!”  – дип, кулларын күккә сузып кычкырасы килде аның. Тик  үзеннән күзләрен алмыйча, артыннан  ияреп килгән  егетне күреп, хатын оялып куйды.  Белмәгән-нитмәгән кеше ни уйлар?  Шакирга ияреп килгән бу егетнең монда очраклы гына түгел икәнлеген ул белми иде әле.  Җор телле, шаян күңелле булса да,  хатын-кыз халкыннан үлеп курыккан  егетне җизнәсе юкка гына алып килмәде бәйрәмгә.  Үзе генә белгән  бер исәп белән ияртте.  Үзе күптән гаиләле Шакир, кырмыска кебек үзеннән дә зур дөнья йөген сөйрәгән бу Рәйсәнең  тормыш көтәр өчен бик тырыш, акыллы хатын булуын күптән  мыегына чорнап куйган иде инде.  Ул, хатыны белән киңәште дә,  аның өйләнмәгән энесе  Маратны Рәйиә белән  шулай “очраклы гына” рәвештә таныштырырга  булды.  Мондый хатыннар аяк астында ятмый. Кадерләрен белмәгәннәр терсәген тешләсеннәр, янәсе.  Үзеннән күзләрен  алмаса да, күңелендә кайнаган хисләрен әйтергә кыюлыгы җитмәгән егетне тиз аңлап алды Рәисә: “Ошыйсың син миңа,  Рәисәкәй. Бик ошыйсың...” Үзе дә  Мараттан  карашын алмады Рәисә: “Кем син? Нинди син?..”  Кеше арасында шулай күзгә-күз карашып утырган яшьләрнең  туа гына барган якты мөнәсәбәте  җыелган иптәшләренә уч төбендәгедәй күренеп торса да,  аларга комачаулаучы булмады.  Танышсыннар... Якынлашсыннар... Аларга да бәхет кирәк...   
      Егетнең кыюсызлыгын күреп, Рәисә үзе кыюлана төште.  Аркама суык бит әле, дигән булып, аның янына арка терәп диярлек килеп утырды.   Егет,  “чабата хәтле” мыегы астыннан  ап-ак тешләрен күрсәтеп, рәхәтләнеп елмайды гына.  Кыскасы, яше утызга якынлашып килгән оялчан егет  Рәисәнең  дилбегәне үз кулына алуына шат кына иде. 
      Шул көнне үк кичен  Марат,  Рәисәнең ишеген киң итеп ачып килеп керде дә башка... чыкмады.  Мәхәббәтсез ничек яшәп булыр икән, дип  күңеленнән генә хәвефләнсә дә,  язмыш Рәисәгә  җибәргән  сынауларын җитәрлек дип санады, ахрысы.  Марат, хатынының күңелен чәчәкләр биреп  түгел, башкача яулады. Күптән үз оясын корырга хыялланып йөргән  егет тырыш, уңган, язмыш какса да  бөгелмәгән бу хатында үзенең хыялын таныды.  Менә нәкъ шундый хатын кирәк иде аңа. Тормыш көтәрлек, ышанычлы.   Хатын-кыз затына якын барырга тартынып, еллар буена  Рәисәсен эзләгән бит ул!  Ялгызы гына яшәгәндә дөньяны бар дип тә белмәгән егеттә, үз гаиләсе булгач, әллә каян  тырышлык сыйфатлары барлыкка килде.   Хәзер ул – гаилә башлыгы.  Хатын ире. Балалар атасы.  Аның тормышында хәзер яшәү мәгънәсе бар! Аңа хәзер   улы турында, яңа гына туган кызы турында кайгыртырга кирәк.  Яраткан хатыны турында кайгыртырга кирәк.  Яратмаслыкмыни аның хатыны? Кулыннан килмәгән эше юк. Пешермәгән аш-суы юк.  Төнбоектай боеккан күңеле, чәчәк таҗлары  сыман,  иренең назлы кочагында ачыла барды. 
     Ике балалы гаиләгә  тулай торакның кечкенә генә бүлмәсендә инде кысан иде.  Артыннан йөреп-йөреп, район үзәгенең бер читендә  йорт салыр өчен урын алдылар.  Гаиләсеннән бик аерыласы килмәсә дә,  Марат,  себергә китеп,  айлар буе эшләргә мәҗбүр булды.  Икешәр ай буена минсез  ничек яшәрсез инде, дип кайгырган ире, хатынының ирләрчә тырышып дөнья көткәнен күреп,  тора-бара тынычланды.  Өч малайлы йортта  туып-үскәне юкка булмады Рәисәнең. Кирәк чакта, ирем  еракта, дип тормады, чүкечен дә тотты, казыгын да какты. Шөкер, уллары Илмир атасы күрсәткәнне сеңдереп кенә тора. Җитмәсә, мәктәптәге  уңышлары белән әти-әнисен сөендереп кенә тора.  Ире  калдырып киткән акчаны Рәисә урынлы гына туздыра торды: яңа йортка сайлап-сайлап материаллар алды, кирәк-ярагын юнәтте.  Яши башлауларына алты ел дигәндә, алар ярыйсы гына зур йорт салып та керделәр.  Гел генә җиңеллек белән генә дә яшәмәделәр алар. Тик ялгызлыктан алҗыган ике җан рәхәт  тормыш эзләп кенә  түгел, шул киләсе авырлыкларны бергә җиңәр өчен кушылдылар бит.
     Тормыш булгач, ир белән хатынның төрле чаклары булмый калмады. Тик ду килеп тиргәшеп алгач, Рәисәнең  күңеле  Мараттан бизмәде, ә киресенчә,  тизрәк ире белән татулашасы, аның күкрәгенә барып сыенасы килде.  Балаларча үпкәләп йөрергә яраткан иренең җаен табарга тырышты. Еракта икешәр ай ял күрмичә арып-талып эшләп кайткан ирен  кызганып,  үзе  диванга сузып салып ял иттерде.  Әзрәк салгалап алган чакларында Маратның кызыклы бер гадәте бар иде.  Хатынын тез алдына утырта да: “Хатыным, син минем белән бәхетлеме?”  – дип сорый.  Хатыны,  бу сорауның ярты сәгатьтән тагын кабатланасын белеп, елмая да,  иренең “чабата  хәтле” мыек очыннан тарта.  Чын яратканнарга  шулай үзләре сөйгәннәрнең бәхетле булуы  кирәк шул.  Марат та хатынының  үзе белән бәхетле булуын бик тә тели иде.   Рәисә дә бервакыт,   аңа  ияреп, иреннән: "Бәхетлеме син минем белән?" – дип сорады. Ялан хәтле өенә,  шат-көр ике баласына, аннан хатынына карады да Марат, күз тидерергә курыккандай:  “Ә син җавапсыз да аңла”, –  дигән  булды.
      Шунысы кызык күренә иде Рәисәгә: Марат өеп акчасын кайтарып бирә, күчтәнәчләр алып кайта. Тик бервакытта да хатынына: “Менә сиңа, хатыным, чәчәкләр!” – дип чәчкә тоттырганы булмады.  Аның бу кимчелеге Рәисәне әзрәк үпкәләтсә дә,  иренең башка яхшы якларына сөенеп, аның бу гадәтенә ияләште.  Марат чәчәксез дә сөюен исбатлады. Эше белән.  Якты карашы белән.  Шулай да бервакыт иреннән бу турыда сорады. Җор телле ире югалып калмады: “Кызым белән син барлык чәчәкләрдән дә матур бит...  Чәчәк бүләк итсәм, алар да көнләшер”, – дигәч, Рәисәгә авызын бәхетле ерудан башка чара калмады.  Ярар, сөйләсен әйдә, шаяртсын. Кая инде ул чәчәк кебек чаклар?! Шулай да эш чәчкәләрдә түгел. Беренче ире әнә,  чәчкә бүләк итә-итә,  аның чәчкә кебек чагын таптады... 
      Беренче ире белән үткән ике елны Рәисә онытырга, тормышыннан сызып ташларга теләсә дә, андагы тормыш (?), сирәк булса да, йөрәк турысын яндырып искә төшә. Рәисә ишетүенчә, инде ничә еллар үз оясын төзи алмыйча, йорттан йортка кереп-чыгып, хатыннан хатынга йөри. Теләсә-теләмәсә дә, Рәисә гомер елгасындагы үзенең кара-каршы ярдагы ике тормышын чагыштыра. Ике ярда – ике гомер... Тик теге ярда калган бәхетсез тормыштан ваз кичкән  хатынны танымый да кебек бу яктагы карашында бәхет елмайган ирле, ике балалы, әтиле-әниле хатын. Әти-әни дигәннән, бәхетенең төп өлешен алар барлык, алар исәнлек тәшкил итә.  Шунысы да чиксез сөендерә: Маратны әти-әнисе яратып кабул иттеләр. “Кияү балакай” да, “ әби-бабай”, дип өзелеп торалар. 
        Ә гомер елгалары,  су астындагы ташларга  бәрелә-бәрелә – бер  ургып-ургып, бер тын гына, яшел үзәннәргә җәелеп ага тора...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк искиткеч тормышчан хикэялэр язасыз Физэлия апа ,Рэхмэт сезгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч,суз дэ юк.Физэлиянен кайсы эсэрен,шигырен алсан да укыйсы гына килеп тора.Тирэн эчтэлекле,тормыштан алынган алар.Ижадый унышлар Сезгэ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэйсэ- молодчина! Уз тормышын узе ясаган! Куп вакытта хатын-кызлар булганына риза булып яши бирэлэр...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искиткеч!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сокландыргыч матур эсэр! Рэхмэт, Физэлия!

            Хәзер укыйлар