Логотип
Проза

Ике яклы хыянәт

(хикәя)


(хикәя)
      Нәзифә ике улын назлап-сөеп йокларга яткырган гына иде, балаларны уятырлык итеп, нык кына ишекне шакыдылар. Хатын кабаланып өстенә халатын гына киде дә ашыгып ишекне ачты. Ни күрсен – ишек төбендә,  кызын җитәкләп, бите-күзе күгәргән, шешенгән  ахирәте Рәмзинә басып тора! Нәзифә телсез калып дәшми торган арада, Рәмзинә  чакырганны да көтмәде, эчкә узды. Үзе сулкылдап елый, үзе нидер аңлатырга маташа: “Менә Рәлиф мине тагын  нишләтте! Күрәсеңме?! Алай, үзем дә бирешмәдем бу юлы. Табурет белән башына тондырдым!”   Нәзифә  ахирәтенә карап баш чайкаудан  һәм кабатлаудан узмады: “И Аллам! И Аллам! Бу ни хәл инде тагын?! Бер-берегезне үтерерсез бит берзаман!” Рәмзинә, бүген сездә генә куныйм инде, ату исә үтерә бит ул мине, дип чишенә башлагач кына Нәзифә ушына килде. “Әлбәттә, әлбәттә!” – дия-дия, көтелмәгән кунакларга урын-җир әзерли башлады. “Тамагыгыз ачтыр  бит?” −  диеп тулай торакның уртак кухнясына аш җылытырга  йөгерде. Уянган малайларны, кечкенә кунак кызын  йоклатканчы, ике хатын бер-берсенә чыш-пыш килеп  эчләрен бушатканчы төн уртасы җитте. Рәмзинә юкка да көнләшеп кул күтәргән иренә зарланды. Бер сәбәпсез көнли бит, бер сәбәпсез, дип ачыргаланды. Нәзифә ни әйтергә дә белмәде. Болай ит, тегеләй ит, дип, кеше тормышына ничек кысыласың? Ире Мөдәриснең  төнге сменада булуы да  бу юлы уңай туры килде. Тулай торакның кысан бүлмәсенә ахирәтен бер төнгә генә булса да сыйдыра алуына Нәзифә эчтән генә сөенде. Тик менә иртәгә кая барыр инде Рәмзинә алты  яшьлек баласы белән? Бу Рәлиф тәмам акылдан язгандыр шул!  Көнләшүен тыя да алмасын ди, тик нигә хатын-кызга кул күтәрергә  кирәк? Рәмзинә, ирен бу юлы төрмәгә утыртам,  дип яный. Сугышып-ызгышып яшәү тормышмыни инде?  Ни булып бетәр инде хәлләре?  Идәндә яткан Рәмзинә, күңелен бушаткач, бераз тынычланып йокыга китте, ә Нәзифә керфеккә керфек тә какмады.   
       Рәмзинә белән Нәзифә, ике ахирәт, авылдан бергә килеп, бер фабрикага эшкә урнаштылар, тулай торакның бер бүлмәсендә яшәделәр. Өйрәнчек  хезмәт хакына  ашарга, киенергә  акчалары җитмәгәндә  бер-берсенең киемнәрен киделәр, хәтта бер бәрәңгене яртылаш бүлеп ашаган чаклары да булды. Авылдагы ата-аналарына рәхмәт – кызларның ипиләре булмаганда да өстәлләреннән бәрәңге өзелмәде диярлек.  Кызлар, авызларыннан өзеп, әлбәттә, киенергә тырыштылар. Авылдан килгән киез итекләрен, сырмаларын, шакмаклы шәлләрен салып, шәһәрчә пальто, бәйләгән башлык, биек үкчәле итек киеп җибәргәч, чибәрләнеп киткән кызларга ир-егетләр карый башлады. Беренче булып Рәмзинә тормышка чыкты. Тик ахирәтенең  Рәлифкә  хатын аертып баруын гына Нәзифә бик өнәп бетмәде. “Ялгышмыйсыңмы, дустым?” – Нәзифәнең фәлсәфә сатуына Рәмзинә  ике сүз белән генә җавап бирде: “Мәхәббәт! Понимаешь?!“ Кая инде аңламау! Нәзифә  ул чакта үзе дә Мөдәрисенә үлеп гашыйк иде!  Күп тә тормады, Нәзифә дә Мөдәрисе белән чәчне чәчкә бәйләделәр. Ике яшь гаиләгә тулай торактан бүлмә бирделәр. Бишенче катта яшәгән Рәмзинә икенче катта торган Нәзифә белән Мөдәрискә үткән-сүткәндә дә кагылды, йомыш белән дә керде. Рәмзинәнең кызы, Нәзифәнең ике улы туып, кирәк чакта бер-берсенең балаларына күз-колак булуы да җайлы иде.  Нәзифә ире Мөдәрис белән матур гына яшәп китсә, Рәмзинә белән Рәлифнең тормышы баштан ук бармады. Өйләнешүләренә бер-ике ай үткәч тә Рәмзинә иренә зарлана башлады: “Көнләшә! Бер дә урынсызга көнли!” Ахирәтен яклап, Нәзифә Рәлиф белән сөйләшеп тә карады. Тик тегесе кырт кисте: “Синең эшең түгел!”  Мәхәббәткә нигезләнеп корылса да, Рәмзинә белән Рәлифнең тормышлары ызгышка әйләнде. Хаклымы-түгелме, Рәлиф, йөри, дип, хатынын гаепләде. Ә тегесе бу дуамал холыклы иргә  чыкканына чынлап үкенә  башлады. Ни  булса да, Рәмзинә ирен Нәзифәнең Мөдәрисе белән чагыштырды: “Синең Мөдәрисең әнә нинди!” Нәзифә белән Мөдәрис  ике малай үстереп, үзара матур гына яшәп ятканда, Рәмзинә белән Рәлифнең ызгыша-сугыша алты-җиде елы узды.  Инде  килеп, икесе дә мондый тормыштан гарык булганчы туйган булса кирәк: Рәлиф хатынын аеру турында сөйли, ә  Рәмзинә ирен,  төрмәгә утыртам,  дип яный. Соңгы арада Рәмзинә ахирәтен судта шаһит булырга үгетли башлады. Тик бахыркай ахирәте ничек кызганыч булса да, кеше хәтле кешене төрмәгә тыгарга күңеле ятмый Нәзифәнең. Үзенең күз алдында Рәлифнең Рәмзинәгә бармак белән дә чирткәнен күргәне булмады, ә ничек судка барып, кыйнаганын күрдем, дип ялганласын? Нәзифә дустының үтенечен ничек кире кагарга белмичә, судка барып, ялган шаһит буласы килмичә икеләнә. Үз тормышын үзе көйләсен иде бу Рәмзинә! Нигә ул тормышына көчләп-көчләп башкаларны кысылдыра? Тормыш булгач, Нәзифә белән Мөдәриснең дә  төрле чаклары була. Тик Нәзифә, коткарыгыз мине, булышыгыз миңа, дип,  дустан дуска, этаждан этажга чабып йөрми бит!      
    Бер төнгә кунарга дип кенә кергән Рәмзинә Нәзифәләрдә ике айга  калды. Үзебезгә дә кысан бит, дип ризасызлыгын белдергән Мөдәрисен Нәзифә ничек тә юмаларга, бәхетсезлеккә тарыган ахирәте хакына  ризалатырга тырышты. Тулай торакның унике метрлы бүлмәсендә кысан иде, әлбәттә. Төннәрен, Рәмзинә белән кызына идәнгә урын җәйгәч, басар җир дә калмады. Өчесенең өч төрле сменада эшләве генә бераз коткарды. Рәмзинә үзенә һәм кызына яңа бүлмә артыннан йөри башлады. Тик менә сиңа  буш бүлмә, дип, Рәмзинәне көтеп торучы юк. Аннары Рәмзинә,  Рәлифне чыгарып, аның бүлмәсен үзенеке итәргә өметләнде. Тик Рәлиф исемендәге бүлмәдән аны куып чыгару да  бик ансат  түгел. Шулай, телиме-теләмиме,  Рәмзинә баласы белән  Нәзифәләрнең кысан бүлмәсендә  кала килде. Ашарга алганда алды, алмаганда юк.  Рәлиф,  берничә кат төшеп, килешергә маташса да,  Рәмзинә аның белән сөйләшергә  теләмәде. Үч тотып, баласын атасына күрсәтүдән баш тартты. Баласын күрергә зар-интизар булган ир Нәзифәләргә кереп ызгышты. Кыскасы, Нәзифәнең  бу ызгышлы  гаиләнең шау-шуыннан җиләве җитте. Көчләп-көчләп үз проблемаларын башкаларга таккан дуслар та бервакыт җиләтә башлый. Үзең тудырган буталчыкны башкалардан чиштермә дигәннәр. Эчкерсез, риясыз дуслыктан инде  берни дә калмады кебек. Ә дус дигәнеңнең үзеңнән файдалануына ничек нокта куярга  белми аптырыйсың. Бер яктан, тормышын кора белмәгән ахирәтең жәл, икенче яктан аның аркасында үз тормышың тормыш түгел. Шулай да Нәзифә түзде, чыгып китәргә уйламаган Рәмзинәгә караңгы чырай күрсәтмәскә тырышты.
    Ә беркөнне барысы да ачыкланды. Төнге сменасыннан  бераз гына иртәрәк кайткан Нәзифә үз күзләренә ышанмады – Рәмзинә белән Мөдәрис, кочаклашып, идәндә бергә яталар иде!  Балалар уяныр дип оялу да юк намуссызларда!  Гарасатлы давыл купты бу мизгелдә Нәзифәнең түземле, сабыр   җанында. Башта ике хыянәтченең өстендәге юрган тулай торак коридорына очты. Аннары Рәмзинәнең киемнәре. Ә бераздан  кызып киткән Нәзифә Мөдәриснең дә әйберләрен ишектән ыргыта башлады. Киемнәре артыннан бу икәү дә ишектән шым гына чыгып сыздылар. Ни булды кышкы  бу иртәдә? Тормышының асты-өскә килгәнен Нәзифә берничә көннән соң – ушына килгәч кенә  аңлады. Яхшылык кылыйм, дип,  куенына үзе теләп елан кертте.  Ә ул елан, Нәзифәнең муенына сарылып, аны буды. Эшкә  барган чакларында бергә калдырып чыгып киткәндә күңеленә шик үрләсә дә, ул шик-шөбһәне басарга тырыша иде. Әллә ни уйлап гөнаһлы булма, янәсе. Берсе иң якын ахирәтең, икенчесе иң ышанган якын кешең, янәсе! Ә алар, Нәзифәдән аермалы, гөнаһ турында уйлап та бирмәгәннәр. Ике яктан китереп Нәзифәгә хыянәт хәнҗәре кададылар. Мәхәббәтнең угы – хыянәт, ә төбәү ноктасы – йөрәк.  Бер иртәдә Нәзифә балачак  ахирәтен дә, гомерлек санаган тормыш юлдашын да югалтты. Дусты булып дустының иренә үрелгәч, Рәлифнең хатынын көнләве урынсыз булмаган, ахры.  Ә Нәзифә, бер якны гына тыңлап, гел дә Рәлифне гаепли килде. Инде менә барысы да ачыклангач, Рәмзинәне түгел, ә Рәлифне кызганасы калды! Ә үзе кызганыч хәлдә түгелмени Нәзифә?! Мөдәрисенә үзенә ышангандай ышанды. Бергә-бергә балалар, оныклар  үстерербез, бергә олыгаербыз, дип хыялланды. Үзенең ирен яратуын белә, иренең үзен сөюенә иманы камил иде.  Яратам, дип әйтмәгән көне сирәк иде Мөдәриснең.  Димәк, аның сүзләре  ялган булып чыга? Ничек инде, хатыныңны чынлап ярата торып, башка берәү белән бәйләнеп була?!  
     Оятын югалткан Рәмзинә элекке ахирәтен тынычлыкта калдырырга теләмәде. Мин гаепле түгел, ирең мине көчләде,  дип күз дә йоммыйча  Мөдәрискә нахак ялган якты. Барлы-юклы намусын кайдадыр югалткан бу хатыннан Рәмзинәнең бизүе җитте – ул аны бусагасына бастырмый башлады.  Мөдәрис тә шул ук җырны җырлады: “Мин гаепле түгел, ул үзе килеп асылынды...” Кем гаепле дә, кем гаепсез – Нәзифәгә инде барыбер иде. Бик авыр булса да, бу икәүнең хыянәте  аның күзләрен ачты. Хыянәт хәнҗәрен сабына хәтле батырып, Нәзифәнең йөрәгенә кададылар һәм бу икәүгә булган хисләрен үтерделәр.  Нәзифәгә аларның акланулары кирәкме соң?! Бер явыз кеше дә үзен хәшәрәт дип санамый.  Шуның кебек,  бу икәүнең дә битләре кызарырлык түгел.
       Рәмзинә үтәсе авырлыкны, сынауларны үз өстенә алып, риясыз Нәзифә, әлбәттә, яхшылык кылганына ышана килде. Тик шул яхшылыгы үзенә яманлык булып кайтачагы хакында гына уйламады. Дус битлеге кигән еланны шул хәйләкәр  битлек астыннан кем генә таный ала икән? Нәзифә дә Рәмзинәне гомерлек ахирәте саный иде. Кешенекенә кызыкма, үзеңнекен урлатма да бит, урлатты шул Нәзифә, урлатты! Әрсез артык ала, бирмәсәң тартып ала.  Ә “акылга утырган”  Мөдәриснең антларына, вәгъдәләренә ышана алмый Нәзифә бер алдангач.  Үзенә килеп асылынган һәрбер хатынга ава башлаган иргә ничек ышанмак кирәк тә,  ничек таянмак кирәк?!  
       Балаларын ялгыз үстерүе Нәзифәгә җиңел булмады. Малайларны атналык балалар бакчасына бирергә туры килде. Җәйләрен алар дәү әниләрендә, авылда үстеләр.  Мөдәрис  түләгән алиментының һәр тиенен санады. Уллары үсеп кеше булгач кына Нәзифә тормышка чыкты. Туганнан туган апасы, ялгызың картаясың бит, дип, ышанычлы бер ир-ат белән таныштырмый торып, моңа хәтле беркем белән дә танышырга, очрашырга  күңеле бармады. Ир-атка гына түгел, бар дөньяга ышанычын алган иделәр шул аның. Рәмзинәдән соң  дус-ишләренә дә артык ышанмас булды Нәзифә. Эчемдәге – тышымда, дип яшәгән чаклары артта калды. Булышам, ярдәмләшәм, дип, үз тормышыңа беркемне дә артык эчкә кертергә ярамый икән шул. Ярдәмең өчен рәхмәт түгел, ә зәхмәт белән җавап бирүчеләр бар.
    Ә икенче ире  Рамазан белән Нәзифә төнбоек чәчәгедәй ачылды.  Иртә тол калган, акыллы холыклы  Рамазанга авылга тормышка чыккач, сагындырган туган нигезенә кайткандай, күңелен тансык тынычлык биләде. Яр табуы озак түгел, үз тиңеңне табуы кыен, дигәннәр. Хыянәт утында яна-яна, әкәм-төкәмдәй үз эченә бикләнеп,  ничәмә еллар заяга үткән! Үткәнне үзгәртеп булмый.  Бер уйласаң, Нәзифә түгел, ә Мөдәрис белән Рәмзинә янсын ул утта! Башканың бәхетсезлеге хакына үз бәхетләрен эзләгән бу ир белән хатын бергә кушылып яшәп тә карадылар, тик тагын берни дә барып чыкмады. Икесенең дә чәченә көзге кырау кунган, ә икесе дә һаман да эзләнүдән туктамыйлар. Бер михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, аларның ике яклы  хыянәте аркасында тормышы бозылмаса, Нәзифә Рамазанны очратмас иде, чын бәхет тәмен татымас иде. Тормыш ул – куласа, әйләнә дә бер баса...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рехмет авторга.Бик гыйбретле,поучительный повесть.

    Хәзер укыйлар