Логотип
Проза

Ике елга арасы...

(ИСТӘЛЕК)

Көньяк Урал таулары итәгеннән тугайлар буйлап бормаланып Әй елгасы ага. Ерак та түгел «Лачын таш» дип аталган кыя ташлы текә яр күренеп тора. Еланлы авылы әнә шул якта. Бүген иртән авылның ике кешесе — әби белән кыз җәяүләп юлга чыкты. Алда, Әйнең теге ягында, Ылаклы авылы. Әдиянең кечкенә вакытында әтиләре белән ул авылда булганы бар иде. Зурларның Шыңгырт суын мактап сөйләүләре хәтерендә калган. Әле ул шуны искә төшерде. Бүген әбисе: «Шыңгырт елгасы менә шул була инде»,— диде. Мактарлык та икән шул. Таулар күкрәгеннән кайнап-ыргылып чыккан чишмә шундук елгага әверелә. Берәр чакрым чамасы ага да, сап-салкын суларын Әйгә илтеп тапшыра. Әдиянең моңарчы бу кадәр салкын сулы, тавышланып челтерәп аккан елга күргәне юк иде әле.

Мәгърифә әби оныгының елгага сокланып та, гаҗәпләнеп тә каравын күреп: «Кызым, ә Юрүзән моңа караганда гүзәлрәк, без шуны күрергә барабыз»,— диде.

Менә алар Насибашка да якынлашалар.

Алар табигатькә сокланып, эндәшми генә атлыйлар. Тик бу тынлык озакка сузылмый.

— Сөйләшеп барсаң юл кыска була,— дип сүз башлый Мәгърифә әби. Ул тирән итеп сулыш ала да үзенең башыннан үткәннәрне исенә төшерә. Ә Әдия бер генә сүзне дә ычкындырмаска тырышып тыңлый. Сөйләүгә караганда, тыңлау яхшырак диләр. Табигать кешегә күп сөйләмә, күп тыңла дип, бер тел, ике колак биргән.

Мәгърифә әбинең шомырт төсле кап-кара күзләре тагын да уйчанлана.
— И-и, бу гомер,— ди ул,— күзләрен кыса төшеп.— Үземнең туып-үскән Юрүзән буйларын, тугайларын калдырып, Әй буйларына килен булып төшәрмен дә, ун бала анасы булырмын дип, кем уйлаган... Язмыштан узмыш юк шул. Дөрес, Еланлыны яраттым, әмма торган җир күпме генә ямьле булмасын, туган җиргә җитми. Менә Еланлы-да 45 ел торам, ә күңелем һаман Калмакларда.

— Дәү, әни, Сез ничек Еланлыга килен булып төштегез соң?
— Дәү әтиең, мәрхүм, бик яхшы кеше иде, урыны оҗмахта булсын. Аның кебек киң күңелле, йомшак табигатьле, тыйнак, сабыр, тормыш көтәргә тырыш кешене көндез ут яндырып эзләсәң дә табарга мөмкин булмас шикелле.

Ул үзе укымышлы татар егете булса да (татарларның язуы да, китабы да булган), миңа, әлифне таяк дип белмәгән башкорт кызына, өйләнгән.

Мәгърифә әбинең сөйләвенә караганда аның тарихы болай: Гыйниятулла Еланлы кешесе Хәкимҗан абзыйның тәүге баласы була. Урта хәлле игенче генә булса да, әтисе улын Троицк мәдрәсәсендә укыта. Аның белән бергә энесе дә укый. Ләкин ул күп тә тормый, эч авыруыннан үлеп китә. Монысын да югалтыр хәлем юк инде, дип әтисе Гыйниятулланы Троицкидан барып ала. Бәхетсезлек куш килә диләр, шул вакытны Хәкимҗан абзыйның бердәнбер аты да зыянлап куя.

Хәкимҗан абзый зур кыенлык белән ат алырга дип акча туплый. Аны, Юрүзән буйларындагы башкортларда затлы атлар күп, хакны да артык күп сорамыйлар, дип ышандыралар. Ул шундый изге ният белән, Гыйниятулласы белән юлга чыга. Баралар болар, баралар. Юлда боларга бик моңлы җыр тавышы ишетелә. Җыр искиткеч матур була. Бу тавышның иясен күрәсе иде, диләр ата белән ул. һәм куак артыннан торып күзәтәләр. Менә тавыш якынлаша. Кызның тавышы гына түгел, үзе дә бик чибәр була. Акбүз аргамак өстенә утырган кыз турсыкларга тутырып җәйләүгә бия сөте алып кайта икән.

Җибәрәем җырлап, китсен яңгырап
Мату кай гына үзән буйлары;
Ишетелсен ерак, таралсын, әй,
Халыкларның лә хәсрәт-уйлары,

дип җырлаган кыз.

Шул чак кинәт кенә кызның аты боларны сизенеп, пошкырып туктаган. Сылукай курка төшеп: «Әллә бүре бармы?» — дип тирә-якка карана башлаган. Ләкин ни күзе белән күрсен: ике ир заты басып тора икән. Ул көч-хәл белән генә аргамактан чак-чак егылмыйча калган, һәм йөзен яулык белән ябып, атына эндәшкән: «Малкай нигә туктадың, кешеләр бит, бүре түгел куркырга»,— дип аны куа башлаган. Ләкин юлчылар аңардан үтенгәннәр: «Зинһар, бер генә мизгелгә туктагыз. Сезнең якларда ат саталар, дип ишеткән идек? Дөресме, кем сата икән?»— дигәннәр. Кыз тынычланган. «Мин кемнәр ат сатканын белмим, әйдәгез безгә, атаем өйдә, ул беләдер», — дип аларны үз җәйләүләренә алып кайткан.

Кызның атасы Габдулла абзый көтелмәгән кунакларны, башкорт гадәтенчә, ачык йөз, тәмле тел белән каршылаган.

Габдулла абзый кунакларны атлар янына алып килгәч:
— Атларым күп тә түгел, үземнән дә артмас иде, әлеге дә баягы, тормыш көтәргә кирәк бит, гаилә дә зур, ике улым солдатта, аларның балаларын карау, малларыннан да өзмәү минем өстә, ясакны түли-түли очына чыгарлык түгел, — дип сөйләнә-сөйләнә, аларга ике ат тәкъдим итә.

Атлар көр, матур, кем әйтмешли, бер урында гына басып тора алмыйлар.

Хәкимҗан соңгы айларда кичергән бәлаләр турында түкми-чәчми Габдулла абзыйга сөйләп биргәч, ат хуҗасы тирән уйга чума.

— Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Хәлегезгә керми ярамас, ат хакларын кыйммәт сорамыйм, әнә туры һәм җирән атларны алыгыз, игелеген күрегез, хәзергә бер ат хакын түләсәгез, җитәр, хәлегез җайлангач, калганын ризалатырсыз әле, — ди.

Җәяү килгән юлчылар шулай итеп, шатланып ат өстендә кайтырга юлга чыгалар. Гаҗәеп киң күңелле Габдуллага эчтән мең-мең рәхмәтләр әйтәләр. Беравык баргач Гыйниятулла әтисенә сүз куша: «Әти, сез мине көзгә башлы-күзле итәргә ниятлисез. Шул Габдулла агайның кызы Шәри-фәгә яучы җибәреп карасак, ярар микән?» — ди. Әтисе: «Әй улым, әллә синең әүлиялыгың бармы, мин дә шул хакта уйлап килә идем»,— дип җавап бирә.

Алтын көз көннәренең берсендә Хәкимҗан трантаска пар ат җигеп Габдуллаларга башкода булып бара.

— Олы башыгызны кече итеп килүегезгә рәхмәт. Улыгызны бик ошатып калган идек. Шәрифә кызым каршы килмәсә, мин риза, ди. Бу хакта Габдулла хатыны Шәмсениса белән дә киңәшләшеп ала. Ана ана инде. Зәңгәр күзләреннән яшь ага башлый.

— Бик ерак бит. Җибәрәсе түгел иде, атасы,— ди ул.

— Урыны яхшы булгач, ераклыкның ни зыяны бар. Ат үз кулыбызда, барып йөрербез, кияү буласы егет әйбәт булырга ошый. Кыз баланы, урыны туры килгәндә, урнаштырып калу изге эш. Әлкәнең Ишморза бае: «Шул Габдулланың сылу кызын дүртенче хатынлыкка алмасам, башыма бүрек киеп йөрүем корысын», — дигән хәбәр тараткан. Аңардан әллә нинди явызлык көтәргә була.

Шәрифә Еланлыга килен булып төште. Аны халык бик ошатты. Сылу килен дип тә, уңган килен дип тә атады. Яшьләр бер-берсен яраттылар. Тиздән аларның ир балалары дөньяга килде.

Гыйниятулла бераз акча эшләргә дип, кыш көне читкә чыга. Моны Габдулла абзый да белә. Кияү өйдә юкта, дип ул имчәк баласы белән Шәрифәне үзләренә кунакка алып китә. Аны әниләре, туганнары барысы да сагынган. Күрше-күлән дә кунакка дәшә. Ә көннәрнең берсендә Шәрифә баласы белән чак-чак өйгә кайтып сәкегә егыла. Йөзләре агарган, күзләре йомылган, тәннәре калтырый, аяклары-куллары тартыша, авызыннан сап-сары күбек килә, тыны кысыла башлый. Бер-ике сәгатьтән соң яшь хатын да, аның нарасые да бер-бер артлы дөнья куялар.

Мулланың яшь хатыны Гыйльминур остабикә агулады микән? Алай дисәң, кыюсыз, кешегә күтәрелеп карарга да ояла. Үзе дә муллага өченче хатын итеп, көчләп бирелгән. Әмма шунысы мәгълүм: Шәрифә алардан агуланып кайтты.

Мәҗлестә чәйне кем ясады, кемнәр самовар тирәсендә кайнашты, кем нәрсәләр сөйләде, кем кемгә ничек карады — Хәбибҗамал карчык үзенчә әнә шуларны тикшерә башлый. Шуннан соң ул үзенә сорау куя: «Ишморзаның акылга беркатлы кызы нишләп хатыннар арасында буталып йөрде соң? Моңа кадәр аның Гыйльминурларга аяк та басканы юк иде, ни өчен чәйне ул ясады икән?» «Берәр хәбәр белә алмаммы»,— дип Хәбибҗамал әби Әлкәгә кызы Гөлйе-мешкә китә. Гөлйемеш — тирә-якка дан тоткан тегүче. Ма-тур-матур күлмәкләр кисәргә һәм тегәргә аны Казан якларыннан килгән Бәдринур апа өйрәткән иде.

— Кичә генә Гөләйшә күлмәк тексәңче, дип кергән иде, тиздән үзе дә килеп җитәр инде, ди Гөлйемеш.

Озак көттерми, Ишморза бай кызы килеп тә җитә. Сүз иярә сүз чыгып, Хәбибҗамал әби Шәрифәне кызганып сүз башлый.
— Кеше каны ерак җибәрми ул, сабый каны бигрәк тә, моны эшләгән кеше мәңгегә тәмугның иң кызу утында яначак инде. Үлгәнче дә эт типкесендә йөриячәк. Әби үзе Гө-ләйшәнең йөзен күзәтә. Кызның йөзе башта кып-кызыл, соңыннан ап-ак була.
— Нигә аны миңа карап әйтәсең Хәбибҗамал әби, агу икәнен белсәм мин аны бирер идеммени?! Әти мәхәббәт даруы диде, миңа хатынлыкка килергә риза булсын өчен дип, Шәрифә апаның чәенә салырга кушты,— дип акырып елап җибәрә.

Габдулла абзый Ишморзаны хөкемгә тарту хакында йөреп караса да, берни килеп чыкмый. «Карга күзен карга чукыймыни», — дип уфтанудан уза алмады.

Габдулланың Гыйниятулланы югалтасы килми. Бервакыт сөйләшеп китеп, ул Шәрифәнең шундый ук чибәр сең-лесе Мәгърифәне искә төшерә. 16 яшьлек Мәгърифә апасы килен булып төшкән йортка килә. Гыйниятулла белән алар бик тату яшәгәннәр.

Насибашның Терке урманын узгач та Калмаклар җире башлана. Тауга күтәрелгәч искиткеч гүзәл булып Юрүзән күренә. һәм Мәгърифә әби бөтенләй үзгәреп китә. Ул адымнарын бик нык кызулата. Я туктап кала да юл буендагы ак каенны кочаклап ала.

Төшләремдә күрдем ак каенны,
Өннәремдә күрдем ак каенны,
Сагындым ла сине, ак маемны,
Фида кылам сиңа җанкаемны,

дип тәкърарлый.

Беренче көн күргәндәй, үлән-чәчкәләрне исни, үбә. «Бигрәк тәмле инде исләре, күкрәк киңәеп китә»,— ди. Ниһаять, юлчылар Калмакларга килеп керәләр. Ләкин Мәгърифә әби туган өенә борылмады, Юрүзәнгә йөгереп төшеп китте. Ул яр буенда аяк киемнәрен салып, яланаяклап суга керде, битләрен, кулларын юды. Кояш нурларында уйнаклаган көмеш тәңкәле балыкларга, бөдрә талларга карап соклана, бер сүз дә кушмый, исе китеп онытылып утыруын белде.

— Дәү әни, син нигә берни дә эндәшмисең? — ди Әдия аптырашта калып.

Мәгърифә әби аны ишетми. Ун баласы — ун канаты турында иде аның уйлары. Язмыш аларны аямады...

Культ чоры Нигъмәтулласын төрмәгә илтеп тыкты. Күренекле галим Нигъмәтулла Хәкимов шул китүеннән кайта алмады... 1958 елны гына тулысынча аклай^ы, халкыбызга аның якты исеме генә кайтты.

1920 елны Блюхер белән ак чехларга каршы батырларча көрәшкән, Көньяк Урал тауларының күкрәгендә ятып калган егәр егет, кызыл партизан Рәхимҗан Хәкимов та аның улы иде.

Хәзерге көндә орден-медальләргә лаек булган тырыш Хәкимҗан Хәкимов исеме дә күпләргә таныш.

Игелекле булды балалары, хезмәтне яраттылар.

Мәгърифә әби бераздан төенчеген чишеп, таллар арасында өстен алыштырды.

— Кызым, сер сандыгым, менә хәзер Морзакамал абзыеңнарга барсак ярый инде,— диде ул искиткеч мөлаем елмаю белән. Чыннан да, ул бу минутларда яшь, матур еллар йөген иңеннән төшергән сыман иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мэгърифэ Гыйниятуллага кияугэ чыккан,э Нигъмэтулласы кем булды сон?Анлашылыпбетмэде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нигматулла-ул буладыр анын

      Хәзер укыйлар