Логотип
Проза

Иң якыным икәнсең

Иң якын кешеләрнең гомере аерым үтүенә кем яки нәрсә гаепле? Тормышмы, язмышмы, яки үзләреме? Бу сорауга Дилара инде теләсә дә җавап таба алмас...

Чыбык очы туган тиешле Зариф абыйсының ике бүлмәле фатирын язып калдыруы билгеле булгач, Дилара ничек ышанырга да белмәде. Кунакханә тибындагы фатир дип аталса да, чынлыкта уч төбе зурлыгы бүлмәле тулай торакта ике бала үстерде Дилара белән Зөлфәт. Анысын да бурычка сатып алдылар, әле булса ярты хакы түләнмәгән. Бу ялгыш кына хәлдер, бераздан бар да ачыкланыр, дип шикләнә-шикләнә көннәр узды. Берникадәр вакыттан Зарифның васыятьнамәсе үз көченә керде, һәм Дилара ике бүлмәле фатирның тулы хуҗасына әверелде. Зарифның гомере буена ялгыз яшәве, милеген калдырырлык якыннары – туганнан туган апасының балалары барлыгы хакында Дилара белә иде. Хуҗасы исән чагында барлыгын-юклыгын белмәсәләр дә, ул киткәч, иясез милеккә дәгъва кылучы тиз табыла. Тик фатир даулап Дилара янына беркем дә килмәде. Уйламаганда башына ишелеп төшкән сөенечтән исереп, шул ук вакытта бу көтелмәгән бәхетнең сәбәбен аңларга тырышып йөргән көннәре әле Дилараның. Тулай торакның үзәккә үткән шартларыннан соң ике бүлмәле фатирның хан сарае булып күренгән чагы. Шул хан сараеның башкаларга түгел, ни сәбәпледер үзенә тәтегәнен аңлый алмыйча аптырап йөргән көннәре. Карап торуга бүгеннән кереп яшәрлек булса да, фатирга күченер алдыннан Зөлфәт белән Дилара анда ремонт ясарга карар кылдылар.

Көннәрдән бер көнне Дилара эштән соң Зарифның фатирына (аның үзенеке икәнлеген аңы һаман да тулысынча кабул итә алмый иде әле) китте. Ремонт башлар алдыннан Зариф абыйсының әйберләрен барлыйсы, кирәген калдырасы, артыгын ташлыйсы бар. Киемнәрен, истәлеккә калдырырлык әйберләрен кая куярга икән? Аларны да сорап килүче юк. Кеше фани йортына берни дә алып китә алмый, бар нәрсәсе дә өелеп кала. Шулай да кайчандыр хуҗасына хезмәт иткән, аның кулы, тәне, гәүдәсе орынган шәхси әйберләрен чүплеккә ташлап, Дилараның үзенә зур изгелек кылган кешенең рухын рәнҗетәсе килеп тормый. Балачактан гарип – бер аягы кыскарак Зарифның бар чалбары да үзенә таманлап тегелгән. Алар беркемгә дә ярамас. Киелгән, тузган күлмәкләрен дә Дилара бер читкәрәк алып куйды — авылдагы мунча мичендә яндырыр. Өске киемнәрен, бәлки, мохтаҗлар алыр. Чират шкафта еллар буена җыелган гәзит-җурналларга, китапларга, төрле кәгазьләргә җитте. Китап хәтле китапны ташларга кулы бармады — булыр әле аларны йотлыгып укыр вакыты да. Китапларны бер читкәрәк алып куйгач, Дилараның кулы ике альбомга орынды. Зариф абыйсының бәләкәй чактагы сурәтләрен йотлыгып карады. Менә кулына кәнфит тоткан ике-өч яшьлек такыр башлы малай әнисенең итәгендә утыра. Менә ул мәктәп балалары арасында. Укытучы малайны үз итеп кочаклап төшкән. Менә ул – хезмәтендә. Кеше туган, үскән, яшисен яшәгән, олыгаеп, мәңгелек йортына кайтып киткән, ә аның бала чактагы чагылышы катыргы кәгазьдә калган. Кеше юк, ә син шул сурәтләр аша һаман аның карашы белән очрашасың. Әйтерсең, ул нидер әйтергә тели... Кешедән бары тик шул кәгазьләр генә кала шул. Һәм җирдә кылган эшләре. Эз булып, яхшымы-яманмы, истәлек кала. Калдырган эшләре аша кешенең рухы җирдә яшидер, бәлки, кем белә.

 Икенче фотоальбомның тәүге битендә үк үз фотосын күреп, пешергәндәй, кулын тартып алды Дилара. Бәй, Дилараның кечкенә чактагы фотосы Зариф абыйсының альбомында ничек барлыкка килгән? Бәлки, охшаган гынадыр, бәлки, бу фотода мин түгелдер дигән шиге акланмады. Үзенең балачак сурәтен кеше танымыймы соң инде?! Гаҗәпсенүе арта барган хатын альбомның икенче битен ачты. Өченчесен, дүртенчесен... Альбом тулысынча диярлек Дилараның фотоларыннан тора иде. Нигә әнисе Зарифка кызының һәр фотосын бирә барган, ни сәбәпле абыйсы аны кадерләп саклаган – аптыравы арта гына барган Дилара бу сорауга җавап таба алмады. Әллә ни якын кеше дә түгел, Дилара белгәнчә, туганлыгы да юк дәрәҗәсендә иде кебек. Бала җанлы булудан дисәң, ник башка балаларның сурәтләре ялгыш та килеп кысылмаган? Альбом өстенә иелгән Дилараның хәтерендә Зариф абыйсына, мәрхүмә әнисенә бәйле балачак вакыйгалары җанланды. Күргән саен Зариф абыйсы Дилараны кулына алып, күкрәгенә кысып, сөеп китә иде. Дилараның күргәне булды – Зариф абыйсы кызның әнисе Гөлсемнең кесәсенә акча да салыштыра иде. Энесе Камил белән очратканда да икесенә дә тәмле кәнфит суза. Икесен тә тигез күрә кебек, ә Диларага барыбер аерып карый сыман. Аеруча яратып, аеруча үз итеп. Бервакыт Дилара хәтта ике йорт аша гына яшәгән Зариф абыйсына кунакка да кергән иде. Зариф абыйсы кызчыкны тезләренә утыртып сыйлады, чәчләреннән сыйпады, туктаусыз елмайды. Бу хакта үз әтисе белгәч, бик ачуланды һәм кызчык башкача Зариф абыйсына кермәде. Диларага биш яшь тулган көнне әнисе, балаларын ияртеп, ял итү паркына алып китте. Анда алар, очраклымы-түгелме, Зариф абыйларын очраттылар. Абыйлары балаларны туйганчы төрле аттракционнарда йөртте, туңдырма белән сыйлады. Бу турыда әтиләре белгәч, ул әниләрен каеш белән кыйнады. Гомумән, әтиләре бик кырыс холыклы кеше иде. Ни сәбәпледер, Диларага карата бигрәк тә. Кызына уенчык, кием алганда да хатынын орыша иде. Әтисенең үзен яратып бетермәвен аңлаган бала күбесенчә аның күзенә чалынмаска тырышып үсте. Баракның бер бүлмәсендә дүрт кеше яшә дә, ничек бер-береңнең күзенә чалынма ди? Үсә төшкәч, Дилара әмәлен тапты – бер почмакка чаршау корып, әтисе өйдә чакта шунда утыра торган булды. Энесе Камилдән аермалы, әтисенең үзен яратмавының сәбәбен Дилара әлегә хәтле аңлый алмады. Уртак фатирларын да әтиләре ике балага бүлмәде, ә бары тик яраткан улы Камилгә язып калдырды. Үзенә карата гел дә җылылык, ягымлылык сирпелгән Зарифка Дилара җаны-тәне белән тартылды, тик аны күрергә, аның белән аралашырга ярамый иде шул. Аны күргәнен белсә, әтиләре бик ачулана, һәм әниләренә нык кына эләгә иде. Гомере буена эзләгән сорауларның җавабын Дилара бүген биредә – Зарифның өендә тапты. Фотоларның артын әйләндереп укыйсы иткән Дилараның йөрәге дулкынланудан хәтта туктагандай булды. Аның балачак фотосы артына Зариф кулы белән «минем бердәнбер кызым, бәбчегем Диларам» диеп язылган иде. Башка фотоларның артында да нәкъ шундый ук назлы, ягымлы сүзләр теркәлгән: «минем кызчыгым, минем акыллым, минем үскәнем»... Дилара Зарифның кызы? Бу ачыштан Дилараның гаҗәпсенүе күңеленә сыймады. Алдындагы фотолар, андагы язулар, хәтта балачак хатирәләре бу хакта раслый кебек, ә аңы моны һич кенә дә кабул итә алмый. Теләсә-теләмәсә дә, үзенең Зариф кызы икәнлегенә ышанырга туры килде. Дилараның бер фотосы артына әнисенең кулы белән «Зариф, синең белән минем сөекле кызыбыздан» дип язылган иде. Әнисенең яшь чакта Зариф белән төшкән фотоларын өйләрендә беркайчан да күргәне булмады Дилараның. Ә Зариф Гөлсемне кочаклап, бер-берсенә сыенып төшкән фотоларын кадерләп саклаган. Һәр сурәт артында сөю-ярату сүзләре теркәгән... Яшь чакта бер-берегезне бу хәтле яратып та ник гомерегезне Сак-Соктай аерым үткәрдегез соң, иң якын кешеләрем? Ирексездән, хисләре тулып ташыган Дилараның күз яшьләре кадерле сурәтләргә тамды. Зарифны чыбык очы туган санау да бары тик күз буяу өчен әйтелгән иде, ахры. Чыбык очы түгел, ә иң якыны икән бит ул Дилараның. Бары тик үз вакытында бу хакта белергә ярамаган. Ә дөреслек менә еллар аша шушы сурәтләр аркылы төртеп чыкты... Кайчандыр Диларага барысы да ачыласын Зариф белгән, ахры. Бер сурәтнең артына «Булдыра алсаң, кичер безне, Дилара кызым. Бәхетле бул» дип язган. Иң якын кешеләрнең гомере аерым үтүенә кем яки нәрсә гаепле? Тормышмы, язмышмы яки үзләреме? Бу сорауга Дилара инде теләсә дә, җавап таба алмас. Бу хактагы уйланулары бары тик үз якыннарын сакларга, якларга, бәяләргә этәргеч булыр.

Фото: Изображение от freepic.diller на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар