Логотип
Проза

Әгәр син булмасаң...

Ул аның тәүге мәхәббәте иде... Шулай да еллар буе аннан үч алу теләге белән янды Нияз...

– Хәерле иртә, Нияз Кашапович!
– Нияз Кашапыч, исәнмесез!
Кабинет ишегенә барып җиткәнче, әллә ничә кеше сәлам биреп үтә Ниязга, үзе исә иреннәрен генә кыймылдатып, ым кагып кына уза. Янына йомыш белән кергәннәрне дә тыныч кына тыңлый, зур вәгъдәләр бирми. Берәүне дә җәберләми, шул ук вакытта артык җылылык та күрсәтми, үзенә якын китерми. 
Кайвакыт эш сәгате беткәч, шоферын кайтарып җибәрә дә, зиннәтле машинасының руле артына үзе чыгып утыра Нияз. Андый чакларда өенә ашыкмый, башта балачагы узган иске, тар урамнарны урап кайта. Кайчак таныш йөзләр дә күзенә чалына – аларны караңгы тәрәзә пыяласы аша гына күзәтә. Күңеле белән генә үзе очратырга теләгән кешене эзли, тик берәүдән дә сорашмый.
Ул аның тәүге мәхәббәте иде... Шулай да еллар буе аннан үч алу теләге белән янды Нияз.
Ул дигәне – башта балалар бакчасына җитәкләшеп йөргән, аннары бер парта артында утырып укыган күршесе, сыйныфташы Гөлфизә. Малай аның җете зәңгәр күзләренә озаклап карап торырга ярата иде (ничек шулкадәр дә матур була ала икән ул күзләр?!). Аннары – дәресләрдән соң кызның сумкасын күтәрешеп кайтырга. Аркасында үзенең биштәре була, кулында – аныкы. Гөлфизә артыннан калмаска тырышып, тирләп чыга, шулай да сер бирми. Укытучы апалары малайлар шундый булырга тиеш дип өйрәтә бит! 
Ниязга төгәл фәннәр җиңел бирелде. Гөлфизә булдыра алмый, шуңа күрә кич җитте исә китап-дәфтәрләрен күтәреп керә дә җитә сыйныфташы янына. Алай гына да түгел, иртәнге якта башкалар да, тәрәзәгә ябырылып, Ниязның сыйныф ишеге төбенә килеп җиткәнен көтә. Үзеннән дә сорап торыш юк, математика дәфтәрен эләктереп, күчереп алырга дип ябырылалар. Нияз сүз дәшми – үзеңнең кирәклегеңне тою рәхәт ич ул!
Шулай булды башта... Тик җиденче сыйныфларга җиткәндә хәлләр кирегә үзгәрә башлады. Дөресрәге, математикадан күчерткәндә бөтенесенә дә кирәк булды малай. Аннары аны шундук оныталар, алай гына да түгел, бөтенләй кешегә санамыйлар иде – һәрхәлдә, Ниязга шулай тоелды. Исеме белән дә дәшмиләр – йә «очкарик», йә «ботаник» дип кычкыралар. Тәнәфестә ашханәгә таба чапканда юлларында Нияз очраса, бәреп кенә егалар – соңыннан гафу үтенү кайда ди ул! Мәктәп ишегалдындагы футбол, волейбол уеннарыннан да читләштерделәр – «мишәйт итәсең», дип көлделәр. Бүтәннәргә аптырамас та иде, күңелен иң нык җәберсеткәне – Гөлфизәнең үзен тотышы булды. Башкалар мыскыллаганда ул да аларга кушылып көлә, сүз кушсаң, ишетмәмешкә салыша. Хурлана инде, сизелеп тора. Ниязның математика дәфтәре кирәк булса, үзеннән сорап тормый, портфеленә тыгыла да ала үзе. Бер көнне түзмәде малай, ачуы бугазына килеп утырган иде – Гөлфизә дәфтәргә дип үрелүгә, портфелен шапылдатып ябып куйды:
– Әнә, башкалар булышсын! – диде. Гөлфизә аңа карап торды да:
– Абау, куркытасың ич! Шулкадәр акаеп карамасаң! – дип тезде. – Бар, көзгедән карап кил ичмасам үзеңне! Бакча карачкысы!
Ул көнне тагын берничә малай белән дә чәкәләште Нияз – моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде. Үртәшкән берен җавапсыз калдырмады, тегеләр аның саен үзен катырак дөмбәсләде. Өенә бүрек колакчыннары өзелеп, куртка төймәләре коелып, борын тирәсе канга буялып кайтып керде. Ярый әле әниләре өйдә юк иде, идән уртасына ятып, үкереп-үкереп елады. Үзе туктаусыз:
– Менә, мәктәпне генә бетерим әле! – дип тәкрарлады. Аннары Гөлфизәнең сүзе исенә төште дә, көзге каршына килде. Аннан зур, калын пыялалы күзлек кигән, кысык күзле, сипкел битле, йолкыш кыяфәтле, тәбәнәк буйлы берәү карап тора иде... 
Шул вакыйгадан соң Нияз бөтенләй үз эченә йомылды. Беркем белән аралашмады, килеп сүз кушсалар да, дәшмәде, үзе баш күтәрми укыды да укыды. Үртәшүләрен дә ишетмәде, каршы җавап алмагач, андыйлар да бераздан тынды.
...Мәктәпне бетерүгә, шәһәрнең төзелеш институтына керде Нияз, анда да башын юк-бар белән тутырмады, капланып укыды. Тегендә-монда йөреп вакытын әрәм итмәде, куйган максатына ирешү өчен бар булган көчен куйды. Ә максаты – зур да, бай да кеше булу һәм... Юк, калганы үз эчендә генә йөри, ул аны беркемгә дә кычкырып әйтми. 
Әйе, һәммәсенә дә үз тырышлыгы, үз белеме белән иреште Нияз. Бүген ул – зур гына төзелеш оешмасы башлыгы. Аның белән югарыдагылар исәпләшә, түбәндәгеләре ярарга тырыша. Шәһәр читендәге «байлар кварталы»нда зур гына йорты, анда аңа хезмәт күрсәтүче «ярдәмчеләре» бар... Кыскасы, ул бүгенге көн белән яши, үткәннәрен исенә төшерергә яратмый. Шулай да кайчак ул «үткәннәр» баш калкытып ала: эш сорап шалтыратучылар арасында элекке сыйныфташлары да очрый. Ул аларны бүлдерми генә тыңлап бетерә дә: «Юк, мин сезне кабул итә алмыйм», – дип, трубкасын куя. Шул ләззәтле мизгелләрнең кадерен ул үзе генә белә...
...Ниһаять!.. Машинасын әлеге балачак урамына таба борганда, ике кулына да авыр сумкалар асып, җай гына атлап баручы хатынны узып китте Нияз. Китте дә, акрын гына кабат кирегә чигенә башлады. Шул Гөлфизә бит бу! Ун-унбиш еллап вакыт узган, ә аның бөтен килеш-килбәте элеккечә калган! Нияз машинасын туктатты да каршы як ишеген ачты:
– Рәхим итегез, мадам! Кая теләсәгез, шунда илтеп куям сезне!
Шушы сүзләрне эченнән генә күптән кабатлап йөри иде инде ул. Күптән кычкырып әйтергә хыяллана иде.
Гөлфизә дә туктады, муенын суза төшеп, аны танырга азапланды.
– Нияз мин, Нияз! Бакча карачкысы...
Гөлфизәнең матур йөзе кып-кызыл булып чыкты:
– Танырлык түгел шул... Ишетә белә идем инде үзе...
– Күреп тә беләсең хәзер. Әйдә, товарларыңны арткы эскәмиягә ат та, экскурсиягә алып барам мин сине.
Хатын аңа моңсу гына күз ташлады:
– Рәхмәт... Экскурсияләргә йөрер чак узган. Өйдә ирем көтә...
– Соң... Әйтеп чык алайса, барып киләсе җирем бар диген. Көнләшмидер бит? Бер сәгатьтән кире кайтарып куям мин сине.
Гөлфизә аңа көлемсерәп карады, ишек төбенә җиткәч, борылып, нәрсәдер әйтмәкче булган иде дә, кире уйлады булса кирәк.
Ул арада Нияз рәхәт уйлар диңгезендә йөзде. Ул аны башта эш урыны белән таныштырачак. Кәнәфиенә чумып утырып, кирәксә, сиңа да эш таба алам, диячәк. Аннары «торган урынымны да күреп кит» дигән булып, өенә алып кайтачак. Анда аларны сакчылары, бакчачылары, пешекчеләре каршы алачак. Яшьлек мәхәббәтенең зәп-зәңгәр күзләренә карап, Нияз: «Бакча карачкысы менә шулай яши, Гөлфизә! Ә син һаман шул «шырпы тартмасы»нда интегеп ятасың!» – диячәк. Тагын... Уйлары шул урында өзелде Ниязның – подъезд ишеге ачылды. Аннан, инвалид коляскасын өстерәп, Гөлфизә чыгып килә иде... Нияз аңа карап катты, күзлек пыяласы тирләп чыкты. Хатын, колясканы җиргә төшереп утырткач, машина янына килде:
– Экскурсияне бу тирәгә генә ясыйбыз инде без, ачуланма, – диде. 
Нияз шактый гына аңгыраеп утырды. Еллар буе бөртекләп җыйган максаты бер мизгелдә челпәрәмә килде. Үч алырга өлгерә алмый калды... Алай дисәң, тормыш үзе үч алган булса кирәк Гөлфизәдән.
Рәхмәт сиңа, кызый. «Бакча карачкысы» өчен рәхмәт. Син булмасаң, бу кадәр үк үҗәтләнеп ябышмаган булыр идем әле язмышыма...

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар