Логотип
Проза

​Гомеремне сезгә багышладым


(тормыштан алынды) 
         “Гомеремнең иң матур, иң кадерле елларын сиңа бирдем!” Рәхәтен дә, кыенын да тигез бүлеп, гомер юлын бергә үткән парлар, күңел хатирәләрен барлаганда, бер-берсенә шулай диешәләр. Кемдер кабатланмас яшьлеген газиз балаларына бирә, алар өчен яши. Парлы булып та бәхетсез булганы гомеренең заяга үткәне өчен ачына. Һәркем тормышыннан, яшәешеннән үз мәгънәсен эзли. 
            Үз тормышы турында уйланганда ир уртасы яшенә җиткән Фәнүрнең акылына төрле уйлар килә. Кемгә бирдем яшьлек елларымны? Кем өчен яшәдем? Дөрес яшәдемме? Кайда ялгыштым? Ялгыштыммы? Иллене куып барган ирнең ни үз гаиләсе юк, ни балалары булмады. Бу бит дөрес түгел кебек. Ир-егет иң башта гаилә терәге, бала атасы булырга тиеш. Әйе, бу шулай. Шулай да Фәнүр үзен бәхетсез тоймый. Юкка яшәдем, дип ачынмый ул үткән тормышы турында уйланганда. Карашын түбән төшермичә, чиста намус белән кешеләр күзенә, дөньяга туры карый ала. Әти-әнисенең тыныч картлыгын үз бәхете бәһасе белән түләде уллары. Кеше җилкәсендәге иң зур, иң изге бурыч – ата-ана хакын кылган гамәлләре белән раслады. Еллар буена, үз тормышы турында уйламыйча, ата-анасына булган бурычын кайтарды. Шуңа күрә яшьлек елларым заяга үтте, дип әйтә аламы Фәнүр? Юк! Киресенчә, ул шушы язмышы җибәргән сынауларны күтәрә алып, азаккача кеше булып кала алуына, ата-анасының алты баласы арасыннан бердәнбер игелекле бала булып кала алуына сөенә. Ә гаилә бәхете килер ул бервакыт... Балалары да булыр. Менә бу йөрәктәге яралар гына әзрәк төзәлсен әле... 
    Фәнүр тугыз балалы зур гаиләдә, авылда туып-үсте. Әнисе Хәтимә, Аллаһы Тәгалә биргән һәр баланы шөкер итеп кабул итә-итә, үз бәхетен шул балаларны үстерүдә, кеше итүдә күрде. Әтиләре Галимҗан, көченнән килгәнчә, балаларның бәхетле балачагын тәэмин итәргә тырышты. Аяусыз чир өч балаларын алды. Хәтимә белән Галимҗан, алты бала үстереп, тигез тәрбия биреп, кеше иттеләр. Аллаһ һәр кешегә беркемгә дә охшамаган, кабатланмас йөз-бит, холык, күңел бирә. Алты бала арасыннан төпчек малай Фәнүр дә башка туганнарыннан аерылып тора иде. Бәләкәйдән үк нечкә күңелле, бала күңеле җыр-моңга сусап үсте. Кылдай нечкә күңеленә өстәп, Аллаһ аңа башкалар җанында нидер уятырлык моңлы тавыш та бирде. Йөрәгенә сыймаганны шигырь юлларына салды. Кешеләргә әйтәсе килгәнне, сәхнәгә менеп, җыр-моң аша әйтте. Хәрби хезмәттән кайткач, югары уку йортын бетереп, авыл мәктәбендә балалар укытты. 
     Алты туганы булып та, бу дөньяда ялгыз гына икәнлеген Фәнүр беренче тапкыр әнисе ныклап чирләп киткәч тойды. Моңа хәтле ару гына йөреп яткан Хәтимә карчык, кинәт кенә чиргә бирешеп, урынга диярлек ятты. Үз йомышына торып йөри алса да, елдан-ел сүнә барган әбинең тормыш көтәргә хәле юк иде. Фәнүр егерме ел буена сырхау әнисен карады. Егет кеше үз куллары белән әнисенең керләрен юды. Ашарга пешерергә өйрәнде. Анасын күтәреп алып барып, мунчада юындырды. Йөзен дә чытмыйча астын алыштырды. Бала урынына тәрбияләде. Арада бердәнбер кыз туганы, килеп, әнисенең яулыгын да юып бирмәде. Фәнүр гомеренең иң кадерле елларын әнисен тәрбияләүгә бирде. Үз бәхете, үзенә гаилә төзү турында уйламады. Дөрестән дә, ул үз гомеренең иң кадерле шушы өлешен әнисе белән әтисенә бирде. Алар өчен яшәде. Булдыра алганча әнисенең гомерен озайтты. 
       Үстергәндә тигез күргән кебек, үскәч тә ата-ана балаларын тигез ярата. Картайгач та ата-ана баласы турында уйлавыннан туктамый. Аларга балаларының барысыннан да тигез игътибар, тигез тәрбия күрәсе килә. Ата-анасы алдында һәр баланың биреп, түләп бетерә алмаслык бурычы бар. Тик шул бурычны алты туганның берсе генә үз өстенә алганда бик авыр шул. Хәтимә белән Галимҗан да, картаеп көчсез калгач, төпчек улларыннан гына түгел, башка биш балаларыннан да шәфкать, мәрхәмәт көтмәделәр түгел. Тик олыгайгач, гәүдәне сырхау баскач, кеше кулына калгач, хәлсез, көчсез ата-ана намуслы балага гына кирәк. Бик тә авыр чакларында Фәнүрнең йөрәге сулкылдаган чаклары да булды: “Мин генәме соң әти-әни улы? Ә апа-абыйлар аларга бала түгелме?” Шул сорауны туганнарына да биргәне булды. Тик аны ишетеп, ярдәмгә килүче булмады. Бердәнбер кыз туганы булган апасы никтер бәләкәйдән каты күңелле булды. Калган дүрт ир туганы да үз тормышларына чумып, картайган ата-аналарын оныттылар. Әйе, читтән караганда алар  кешечә яшиләр кебек – үз гаиләләре, балалары, үз тормышлары бар. Тик Фәнүр, үз бәхетен уйлап, туганнары кебек ата-анасыннан читләшмәде, соңгы елларында аларны ташламады. Сырхау әнисен карап, гаиләсез калса калды, кешелеген югалтмады. Ата-ана – уртак бәхет. Аларны соңгы көннәренә хәтле карап, тәрбияләү дә балалары өчен уртак бурыч булырга тиеш. Тик бу аңлаган кеше өчен шулай. Ә туганнары бу хакыйкатьне аңламадылар. Бәлки, аңларга теләмәделәр.
     Әнисен тиешенчә тәрбияләп, җир куенына биргәч, Фәнүргә язмыш тагын да зуррак сынау җибәрде. Картлыктан акылы зәгыйфьләнгән Галимҗан карт улы кулына калды. Туганнары аталарын карарга ярдәмләшмәделәр. Алай гына да түгел, гаиләсеннән аерылып кайткан абыйсы, башка барыр урыны булмагач, кайтып, минем монда яшәргә хакым бар, дип тавыш чыгарды. Туганга кул күтәрүне мөмкин санамаган Фәнүр чигенде. Башы суккан якка, Зәйгә чыгып китте. Тик абыйсының аталарын карамаганлыгын күреп, Галимҗан картны үзе янына алды. Биш ел буена Фәнүр тагын әтисен карады. Картайган әтисе белән йортсыз-нисез интегүләрен үзе генә белә Фәнүр. Ә туганнар, аталары үлгәч, ызгыша-ызгыша, судлаша-судлаша ата йортын бүлештеләр. 
       Ата-анага килгән чир аларга гына түгел, ә балаларга да сынау бирә. Һәркем шул сынау каршында үз йөзен күрсәтә. Тугыз бала табып, шуларның алтысын үстереп кеше иткән әти белән әни балаларының тик берсенә – иң намуслысына гына кирәк булдылар. Калганнары ул сынауны, имтиханны тота алмадылар. Ә бит барысы да бер ата-ана күзәнәгеннән яралган. Бер карында яткан, бер ана сөтен имеп үскән балалар иде. Һәркемнең дә картаясы бар, хәлсезләнәсе, соңгы юлга әзерләнәсе бар. Менә шул вакытта үзең ата-анаңа күрсәткән фигылең алдыңа килеп баса. Чөнки балалар барысын да күреп-аңлап, сеңдереп үсәләр. Үзенә калса, Фәнүр туганнарына күптән рәнҗеми. Ул үзен аларга хөкемдар санамый. Һәр кылган гамәлебез өчен безгә бары Аллаһ хаким. 
      Ә Фәнүргә әти-әнисе фатихасын, хәер-догасын тулысынча калдырып киттеләр. Ул иң кадерле елларын әти-әнисенә бирсә дә, калган гомерен тыныч күңел, үтәлгән бурыч тойгысы белән яши ала. Зәйдә күңеле теләгән эшне таба алды. Сәхнәдә ул – халык җырчысы. Эшли торгач, фатир сатып алды. Әйе, ярты гомерен Фәнүр әти-әнисен тәрбияләүгә бирде. Үз бәхете бәрабәренә гомерен әти-әнисенә багышлады. Тик ул үкенми. Туры килсә, тагын шулхәтле карар идем ди ул аларны “... Әти, әни, әткәй, әнкәй... Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен борчылган. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да − барысы да синең өчен дип, синең хакка дип эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде...” (Бу юллар Фәнүрнең язмаларыннан алынды.)
Җыр-моңлы, шигъри җанлы, чын йөрәкле ир-егетнең үз-үзен сурәтләве: 
“Авырлыклар китереп кыскан чакта
Йөрәгемнең иң-иң түреннән, 
Мин яшәргә дип алга атлыйм, 
Яшәр өчен гомер бирелгән. 
Сабырлык бар әле, миндә яши. 
Начар уйлар күптән күмелгән. 
Мин яшәргә дип алга атлыйм, 
Яшәр өчен гомер бирелгән. 
Нинди генә кыенлыклар килеп, 
Тотып алса тагын изүдән, 
Мин бирешми һаман яши бирәм.
 Яшәргә бит гомер бирелгән!” 

Физәлия Дәүләтгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар