Логотип
Проза

Гөлйөзем

Гөлйөземне колхоз идарәсенә чакыртып алдылар. Ындыр табагына бригадир килгән иде, аның артыннан әйтеп җибәргәннәр, ашыгыч, хәзер үк кайтып җитсен дигәннәр. Чөй дә сыймас чакта нинди идарә инде ул, дип ризасызланды Гөлйөзем. Чөнки сугылган ашлыкны глубинкага сала башлаганнар иде. Заготзернодан килеп колагына киртләделәр, бу дәүләт ашлыгы, дымлылыгын да, чүбен дә әйбәтләп тикшер, башың белән җавап бирәсең дип кисәттеләр. Шуларны без әйткәнчә башкарып чыксаң, акчалата хезмәт хакы да түләячәкбез, диделәр. Бу хәбәр Гөлйөземнең күңеленә аеруча хуш килде. Заһит белән ярәшешеп куйсалар, туй чыгымнарына, бүләк-мазарга бик ярап куяр иде ул акча. Колхозда сукыр бер тиен дә төшми ич. Акча түгел, икмәге дә юк.

Шуңа күрә бу төшемле эшне ярты гына сәгатькә дә кешегә калдырырга бик шикләнә иде Гөлйөзем. Тик ни хәл итмәк кирәк, идарәдән узып булмый, урап килми ярамас.
Юлга чыккач кына чигәсенә кан бәрде: кем чакырта икән соң аны, ни хаҗәткә? Әллә теге тимер теш бер-бер тозак корамы, милиция белән янаган иде ич. Шул мәләкә белән чакырсалар, ни әйтер ул, ничекләр ерып чыгар? Үтерсәләр дә Заһитны бутамыйм, дип тәкърарлап куйды Гөлйөзем күңеленнән. Авырын гына сизмәсеннәр. Врач-фәлән дип тотынсалар нишләр икән? Юк, юк, ходай сакласын, башын кистерсә кистерер, әмма да итәк астына чит кеше кертмәс, Заһиттан ары бер адәмнең дә аңа сүкөлергә хакы юк.
Әнә шулай шомлану, икеләнүләр белән ачты ул идарәнең ишеген. Ә анда күзлеген борын очына гына элеп, колхоз бухгалтеры бер ялгызы гына чут тартып утыра иде.
— Әйдүк, кызым, әйдүк,— дип каршы алды ул аны.
— Кешеләр юк мени Мәгъсүф абый?—диде Гөлйөзем аптырабрак.
— Бәй, апай, мине кешегә дә санамыйсыңмы әллә? — дип бухгалтер алдындагы кәгазьләрне өстәл читенәрәк этеп куйды.
— Гаеп итмә инде, Мәгъсүф абый, әллә нигә каушап киттем,— диде Гөлйөзем.
— Аңладым, кызым, син, мөгаен, персидәтел-мазар чакырткан диеп уйлагансыңдыр, шулаймы?
— Әйе шул...
— Бүген йокыңнан кире ягың белән торгансың димме, кызым, үзеңә охшамагансың, — дип бухгалтер аның ярасына тоз чеметте.
— Төрле чак була инде, Мәгъсүф абый.

Бухгалтер күзлек өстеннән генә кызга карап алды да, сүзен дәвам итте:
— Ярый, сеңлем, күп сүз бозау имезә ди, эшкә керешәек, менә нәмәстә, үзең күреп торасың, минем арба сүтелеп бара, иншалла, эшләмәдем түгел, эшләдем, инде тезгенне яшьләр кулына бирергә дә вакыт җиткәндер. Кыскасы, Пучыда чутауатлар курсы ачыла икән, сине шунда укырга җибәрергә булдык. Уку ук-тәбердә башлана, дәкүмитләрен бүгеннән үк сорыйлар.

Гөлйөзем идарәдән атлап түгел, очып чыкты, әйтерсең лә канат куйдылар. Ул элек тә уку турында хыяллана иде, күрәсең фәрештәнең амин дигән вакытына туры килгәндер. Ул, әлбәттә, тегеример теш кебек масаеп йөрмәс, кешеләрне ихтирам итәчәк, тиң күрәчәк. Илла да мәгәр татар марҗасына үз өстеннән көләргә ирек бирмәс. Син безнең тирә кешесе түгел дигән була, янәсе культурный. Алайга калса, культурный кешенең авызында шундый кабахәт сүзләр була ди мени. Әнә, укытучылар, ничек иттереп сөйләшәләр. Гафу итегез, хәерле көн...

Хәзер менә Гөлйөзем дә шундыйлар рәтенә керәчәк, алла боерса. И, Заһит сөенер инде. Сөенмичә. Авылда укымышлы хатын-кыз күп түгел бит ул. Укытучылар, клуб мөдире, филшер — шуның белән бетте. Заһит—персидәтел, Гөлйөзем— чутауат. Ничек пар килгәннәр.
Теге тимер тешкә әйтәсе иде, нишләр иде икән? Укытучылар шикелле гафу үтенә белер идеме икән?
Гөлйөзем ул көнне әнә шундый ләззәтле хыял корабында йөзде. Элеккечә чыпчык шикелле чыркылдады, җырлады, шаярды, көлде. Иртәгәсен генә акылына килде. Дөресрәге, төше сагайтты аны. Имеш, ул ниндидер түгәрәк аланда җиләк җыеп йөри. Как кою икән исәбе, чутауатлар мәктәбеннән әйтеп җибәргәннәр ди, каксыз килмәсен, кыш көне каклап чәй эчсәң, укуы җиңелрәк була ди. Мәгъсүф абыйга шулай дип хат язганнар икән.
Җиләгенең күплеге! Эреләр, үзләре мәмрәп пешкән, кап та йот. Гөлйөзем ник берсен авызына алсын, Пучыга күбрәк как белән барасы килә аның, кеше алдында оятка калырга ярамый.

Җыя да сала тырысына, җыя да сала. Бер арада тырысына күз салса, чак артына аумады. Аннан бөтерелә-бөтерелә кара елан калкып чыкты. Гөлйөзем куркуыннан тырысын җиргә бәрде. И, йөгерә, и йөгерә. Елан да калышмый.
— Миннән котыла алмассың,— дип ысылдый, имеш. Тавышы нәкъ теге ирдәүкәнекенә охшаган. Баксаң, елан түгел, шул тимер теш үзе икән. Теге көндәге кебек толымнарыннан умырып тотты бу Гөлйөземнең.
— Мин укырга китәм, җибәр,—дип ялварды Гөлйөзем.
— Менә сиңа уку,— дип ят җирен күрсәтте теге.
— Китәм булгач, китәм, Заһит абыйны да алып китәм!
— Абзар артынамы, ха-ха-ха,—дип көлде тимер теш.
— Син кабахәт сүз сөйлисең, культурный түгел...
— Аның урынына минем көмәнем юк, укырга корсаклы кешеләрне алмыйлар, ха-ха-ха...
Тимер теш янә еланга әверелеп, аның муенына уралды... Гөлйөзем тыны кысылудан уянып китсә, җәймәсе буталып муенын кыскан икән.
Укырга китә алмыйм ич мин, дигән уй аның йөрәген сызып үтте, авырым бар ич минем!
Аның көмәне бар, авыры бар. Ул уйнаштан бала табачак! Теге вакытта үзен-үзе белмичә Нәфисәгә нинди усал сүзләр әйткән иде. Көлке әнә аны да куып җитте. Имештер ки, чүмәлә ышыгында кылган гыйшык-мишыкның мәхәббәткә бернинди катнашы юк, янәсе, аның гына мәхәббәте саф, эчкерсез, чиста.
Кисәтте бит аны Нәфисә, кисәтте, ә ул егет куенында җебеде дә төште. Шуның белән мәхәббәте дә бу булып күккә күтәрелде. И, Нәфисә апа, җаным...
Бәлкем, гафу үтенергә кирәктер аннан? Бер-бер киңәш тә бирер иде, ачу саклый торганнардан түгел бит ул. Аның башка барып егылыр кешесе дә юк, боларны әбекәенә сөйли алмый ич инде.

Их, әлеге хәлләр төш кенә булсачы. Уянып китәсе иде дә, элеккечә бер кайгысыз, бер хәсрәтсез кәҗә бәтие шикелле сикергәли-сикергәли эшкә китәсе иде, клубларга чыгасы, кешеләрнең күзләренә туры карап, оялмыйча, кимсенмичә сөйләшәсе, гәпләшәсе иде. Юк шул, бәхетсезлегенә, өн бу, өн!
Нәфисе аны якын туганы кебек ачык чырай белән каршы алды. «И, Гөлйөземкәем, күзләремә күренәме дип торам, әллә кайларга олактың бит, инәң күте,— дип тезеп китте. — И-и, җүләр димә инде бу хатынны, — дип бот чапты аннан соң, — мәхәббәтнең күзе сукыр бит аның, исәркәем, атлылар атыннан төшеп, җәяүлеләр ятып карарлык шушындый фирештә шикелле кыз минем янда чуаламы соң инде, тетер кебек асыл егете бар ич аның».
— Хәлләрем бик авыр минем, Нәфисә апа...
Гөлйөзем башын Нәфисәнең иңенә салды. Шул хәлдә алар идән уртасында шактый озак басып тордылар.
— Ташларга маташамы әллә?—диде Нәфисә, ниһаять.
— Бер филшер кыз белән чуала икән.
Нәфисә морҗа читенә барып сөялде дә:
— Гөлйөземкәем, бер дә исең китмәсең, киткән кешегә салауат, синең кебек чибәргә башкалары да табылыр, — диде.
— Минем авырым бар, Нәфисә апа...
— Китчәле, әй, тирес бит, тирес бит сыткан, әрәм иткән икән баланы, җүнсез,—дип хатын ишекле-түрле йөрергә кереште. — Алайса, Гөлйөземкәем, эшне кызу тотарга кирәк, бик шәпләп куркытырга үзен, пәртийни нәчәлник кешегә алай азып-тузып йөрергә димәгән, и, инәң күте, исәркәем...
— Укырга да җибәрмәкчеләр, чутаутлыкка.
— Алайса, бар, Гөлйөземкәем, Йолдызга элдерт, йөзенә бәреп әйт, җир бит диген, шулай-шулай диген, райком диген, испалкум. Авызыңа ни килсә, шуны әйт, кычкыр-бакыр, ела. Кешеләр дә ишетеп торсын, эшең оялудан узган, намус саклап торсаң, атасыз бала тотып калырсың.
— Бардым инде мин анда, Нәфисә апа, теге тимер теш кыйнап кайтарды.
— Ниндәй тимер теш ул тагын?
— Шул инде, филшер дигәне... күтләк ди, милициягә явит итәм ди, әллә нинди кабахәт сүзләр белән сүкте.
Нәфисә тиз генә чөйдәге пинҗәген кулына алып, аягына эрҗинкәләрен эләктерде дә, Гөлйөземгә әйтте:
— Сыерны сау, бозауын янына җибәрмә, бик нәфесле, сөтне кар базына төшереп куй, ачый күрмәсен, әнә анда самауыр, чәй куеп эч, бәрәңге пешер. Мин төн урталарында булса да әйләнеп кайтырмын.
Нәфисә бик болгавыр чорга туры килде. Заһит белән ничек күрешкәннәр алар, ничек сөйләшкәннәр — Гөлйөземгә сөйләп тормады.— Имәнкәебезнең эче черек булып чыкты, гөлкәем, онытыйк без аны, — диде, — түлке дә болай гына ычкындырырга да ярамый, терсәген тешләрдәй итәргә кирәк, җир битнең. Анысын мин үз өстемә алам, персидәтел дигәч тә, авызын ачарга да иренгән була.
— Алай ук түгелдер инде, Нәфисә апа...
— И, инәң күте, әйтеп торалар аңа онытабыз дип, ә ул һаман үзенекен тукый. Сиңа, гөлкәем, хәзер уку турында гына баш ватарга, буласы булган, буявы уңган.
— Ә ни...

— Анысы турында да уйландым, кызый, кат-кат уйландым. Бүген кичтән Бишбүкәнгә чыгып китәбез. Нигә икәнен әйтмим — сорама, баргач белерсең. Карышып та маташма. Апаңа рәхмәт әйтерсең әле. Укып кайтып нәчәлник булгач, кылтаеп йөрисе итсәң, чутаут дип тормам, арт сабагыңны укытырмын, моны Яхшылап колагыңа киртләп куй, җәме.
— Әбекәйгә ни әйтермен, Нәфисә апа?
— Син әллә апаңны аңгырага чутлыйсың инде, кызый,— дип кызып китте Нәфисә,— әйтеп торалар ич сиңа, алла бәндәсе, әбиеңне дә, бригадирны да көйләдем дип.
— Алай да син бар, Нәфисә апа...
— Җә-җә, нинди атлаган саен йом-май түгү ул, эчендә әллә фабригы бармы?

Кояш баеп, җиргә эңгер-меңгер иңгәндә алар Бишбүкән авылындагы салам түбәле, тавык кетәгедәй кечкенә бер өйнең тәрәзәсен кактылар. Көтеп кенә торган диярсең, өй хуҗасы йомран кебек ялт итеп ишектән башын гына күрсәтеп алды да, җәлт кенә кунакларны өйгә тартып кертте.
— Ешладың, Нафиска, — диде йорт хуҗасы. Тавышы тәмәкеченеке шикелле карлыккан иде. И, ходаем, әллә гүпчем марҗа инде, дип хафаланды Гөлйөзем.
— Үземнеке аллага шөкер, Мәрүскә,— дип кыткылдады Нәфисә, — киңәшләреңне тотам бит, инәң күте, хи-хи-хи...Гөлйөзем аларны аңлап та бетерми, әмма сүзнең кычкырып сөйләшү түгел, уйларга да кыймаслык гөнаһлы шөгыльләр турында барганын күңеле белән барыбер тоя, сиземли иде. Аның бу караңгы өйдән тизрәк чыгып китәсе, коштай очып авылга кайтасы, әбекәенең кочагына кереп үкси-үкси елыйсы, җанын бертуктаусыз көйдереп торган кайгы-хәсрәтләрен түкми-чәчми сөйлисе, бу алдашулардан арынасы, чистарынасы, пакьланасы килә иде.
Ул арада Нәфисә тәрәзәләрен иске чүпрәк-чапрак, кием-салым белән капларга кереште. Маруся казан астына ягып җибәрде, су җылытырга куйды.
— Гөлйөземкәем, бире кил әле, — дип Нәфисә аны өстәл янына чакырды.
— Сиңа хәзер, гөлкәем, менә шушы нәмәстәне тын да алмыйча, кабыккайда су эчкәндәй эчеп җибәрергә кирәк. Ишетсен колагың, ярты юлда бүленә күрмә, тончыгырсың.
— Нәрсә соң бу, Нәфисә апа? — дип сорады Гөлйөзем калай кәрешкәне кулына алып.
— Дару, гөлкәем, дару.
— Нишләтәсез соң сез мине, Нәфисә апа, куркам мин...
— Мин сиңа начарлык теләмим, Гөлйөземкәем.

Гөлйөзем күзләрен чытырдатып йомды да, кәрешкәне авызына каплады. Һәм бер мәлгә өнсез калды. Нәфисә тиз генә борын төбенә ипи катысы төртте, су эчерде.
Шуннан соң озак та үтмәде кан тамырлары буйлап кайнар дулкын таралды, тәне җиңеләеп китте, шөбһәле уйлары да каядыр китеп юкка чыкты. Нәфисә аны тотып сәкегә яткырды.
— Ышанычлымы, сатмасмы? — дип Маруся аяк очына килеп басты.
— Сорап торма, Мәрүскә, мине беләсең ич.

Шуннан соң ни булды, Гөлйөзем ачык кына белми. Ул авызы кибүдән, эчәсе килүдән уянып китте. Нәфисә янында утыра иде.
— Гөлйөземкәем, тор, көтү чыкканчы кайтып җитәргә кирәк, сүз чыгарлык булмасын...
— Нәфисә апа...
— Укуыңа китә аласың, гөлкәем, дух-тырны гына бәхилләтәсе булыр.

Марусяны уятып тормадылар, ул авыр эштән соң чалкан төшеп, гырлый-гырлый йоклый иде.
Атна-ун көннән соң Гөлйөземнең битенә элекке матурлыгы кайтты, тәне тыгызланып, гәүдәсе йомрыланып китте. Хәрәкәтләре ана аккошның канат җилпүенә охшап, үзенә бер мәгънәле төсмер алды. Үтеп киткәндә аңа борылып карамыйча мөмкин түгел иде. Гөлйөзем бал кашыгына салып йотардай ымсындыргыч хатынга әверелде.
Бала төшерүнең фаҗигасен йөрәгенә якын алмады, котылуына шатланды гына, гомумән, ул хакта уйламаска тырышты. Чөнки бала белән бергә күңеленнән Заһитны да сызып ташлады. Менә нинди сәер икән бу дөнья, ачуланышмыйча, үпкәләшмичә, күрешмичә аерылыштылар да куйдылар. Ә ничек яратышалар иде?!

Гөлйөземнең күңеле бушап калды. Мәхәббәт урын алырмы анда, нәфрәтме— монысын вакыт күрсәтер. Хәзергә бер генә уй, укырга китү уе белән генә яна. Тизрәк авылдан гына чыгып китәсе иде, урап кайтырмы-юкмы — билгесез, тик тизрәкләр генә чыгып таясы иде авылдан!
Менә шул рәвешле үрсәләнеп, ашкынып, киләчәккә зур өметләр белән яши башлаган иде Гөлйөзем. Беркөнне ындыр табагында сүз чыкты, имеш, авылга врачлар килгән икән, 16 яшьтән узган бөтен хатын-кызларны да тикшерәләр икән. Авыруым, сырхауым юк. нишләп йөрим ди мин анда, дип бармаска уйлаган иде дә, махсус чакыргач, китте тагын.
Берьюлы ике чиләк су куярлык зур артлы, самаурдай юан балтырлы хатын иде врач дигәннәре.
— Кәшәфиева Гөлйөзем син буласыңмы?— дип ул Гөлйөземне сынаулы карашы аша үткәрде.
— Әйе, мин апа.
— Чишендереп кушеткага яткыр,— диде ул шәфкать туташына. Гөлйөзем калтыранып китте һәм:
— Оялам мин, апа,— диде.
— Оялчанмы, түгелме — хәзер белербез, Кәшәфиева,— дип врач кулына үтә күренмәле перчаткасын киде.
Гөлйөзем куллары белән ятакның ике ягына чытырман кебек ябышты.
— Да, Кәшәфиева,— диде врач шактый кайнашканнан соң,— оялчан гына түгел, җинаятьче дә икәнсең әле. Син беләсеңме, безнең илдә аборт закон нигезендә тыелган, ә? Ну, эләккәнсең остасына, орчык белән каезлаган, варвар.
Гөлйөземнең тыны кысылды, и, ходаем, алчы гомерләремне, коткарсана бу мәсхәрәдән, йомдырчы күзләремне, дип ачынды йөрәге.
Врач тукый да тукый:
— Кем ул оста, анысының эзенә милиция төшәр, Кәшәфиева, мине бу моментта әхлак мәсьәләсе борчый. Күрер күзгә юаш кына кыз үзең. Әле районның күренекле кешеләренә яла якмакчы икәнсең. Гафур Сәлимович...

Врач, телбистәләнеп, бөтенләй чит-ят җирдә райком түрәсенең исем-фамилиясен әйтүенә офтанып як-ягына каранып алды, янәсе, озын колаклар юкмы? Чөнки Гафур аны бик нык кисәткән иде. Шул кызны медицина ягыннан тикшереп-белеп кайт, ләкин артык сүз ычкындырма, калганы безнең эш, бик җитди сигнал бар дип кисәткән иде. Авыл хатын-кызларын тикшерүне дә шул җәһәттән уйлап чыгарганнар иде.

Нәфисә каш ясыйм дип күз чыгарганын үзе дә белми иде. Алма кебек яшь кызны әрәм итеп, япа-ялгызын язмыш зилзиләсенә ташлавы өчен Заһиттан үч алу гына иде аның теләге. Иркәләнеп, назланып сорагач, күңел юаткычы бригадир Миңнәхмәт язуын да сырлап бирде. Шул кәгазь райкомга килеп төште. Билгеле инде, һәр хат, һәр документ иң әүвәл оештыру бүлеге мөдиренә килеп керә. Аларны кемгә бирергә, кайда җибәрергә, нинди чара күрергә — боларның барысын да Гафур хәл итә. Әмма атнага бер мәртәбә ул беренче секретарьга тулы информация ясый, бер генә хатны, бер генә сигналны да яшереп кала алмый. Андый очрак беленә-нитә калса, минутында эшеннән очачак.

Заһит өстеннән килгән жалу кулына кергәч, шактый вакыт башын тотып утырды. Чөнки аның өстеннән жалулар болай да килгәләп тора. Ләкин ул дустына җил-яңгыр тигезмәде. Армиядәгечә колхозчыларны сафка тезүләрен уен-көлкегә борып җибәрә алды. Сораусыз-нисез кешеләргә ашлык чыгаруы райком өчен хәтта файдалы гына булды.

Ә бу жалу тегеләреннән бик нык аерыла. Зәһәр жалу бу. Аморалька! Мондый эшләр, гадәттә, партиядән чыгару, эштән алу белән тәмамлана. Хатын-кыз назы әнә шулай бик югары бәяләнә партия даирәсендә. Дөрес, үчлек белән язылган жалулар да хәтсез килә райкомга. Ул чакта әле нинди дә булса чарасын күрергә була. Шуңа күрә Гафур чын хәлне ачыклау өчен авылга әлеге врачны җибәрде.

Гөлйөзем менә шушы капканга эләкте. Хәбәр сәгате-минуты белән бөтен авылга таралды: кайсы кызганды, кайсы гаепләде, кайсы шатланды. Әбекәе бер генә сүз әйтте, әмма берәгәйле әйтте: «Кызның исеме кыл өстендә, кыл өстеннән төшсә — ил өстендә»,— диде ул.

Шушы сүзләр Гөлйөземнең түземлелегенә соңгы тамчы агу булып тамды.
— Булса соң, — дип орылып бәрелде әбекәенә,— синең ни эшең бар анда. Бик күп тыңладым мин синең тузга язмаган лыгырдыкларыңны. Җитте, хәзер ничек телим, шулай яшим, кем белән телим, шуның белән йөрим. Ә синең ул тәти Заһитыңа ялыныр, дип уйлыйсыңмы әллә? Сәгать биргән булды бит әле, хыянәтче. Вәгъдә билгесе, имеш. Менә мин ул вәгъдәләрне нишпәтәм, карап тор!
Гөлйөзем мендәр астыннан Заһит биргән сәгатьне суырып алды да, чылбырыннан тотып әйләндерә-әйләндерә идәнгә бәрде. Сәгатьнең пыяласы вак кисәкләргә уалып тирә-якка чәчелде.
Икенче көнне Гөлйөземнең үле гәүдәсен яр буеннан табып алдылар. Ул Сөнгә ташланган иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше сузе кеше утерэ

    Хәзер укыйлар