Логотип
Проза

Гөлсинә китабы

Айтуган!.. Бу исем, Гөлсинәнең иңрәүле ыңгырашуы булып, ишетелер-ишетелмәс генә иреннәреннән  төште... Ханымның дерелдәгән бармаклары китапны  идәнгә төшереп җибәрә язды. 

Алтмыш яшен билгеләп, ишетәсе котлауларны, теләкләрне ишеткәч, тараласы кунаклар таралып беткәч, тансык мәшәкатьләр бераз тына төшкәч, икенче көнне Гөлсинә бүләкләрне барларга кереште. Өстәлдә таудай өелгән бүләкләрне караудан да  бигрәк, күңелен дулкынландырган ихлас теләкләр, рәхмәт сүзләре язылган котлауларны тагын бер кат укып чыккач, йөрәген әйтеп бетергесез рәхмәт хисләре биләп алды хатынның. Күзләре дымланды. Үзен бәхетле тоярга күп кирәкме соң инде хатын-кызга? Шушы яшеңә җитеп, кемгәдер кирәклегең, кемнеңдер кадерен-хөрмәтен тоеп яшәвең – шул түгелме соң тормыш яме? Гөлсинәнең кулы зур булмаган төргәккә төртелде. Кичә, шау-гөр килгән халык арасында аны кем  калдырганын искәртми дә калды Гөлсинә. «Кара әле, рәхмәт тә әйтелми калды микәнни?» − дип үзалдына сөйләнде ул, төргәкне сүтә-сүтә. Кысып бәйләгән бау астына чәчәкләр гөлләмәсе дә тыкканнар иде. Кичә үк шәйләнмәгән шул, суга утыртмагач, шиңә үк төшкәннәр! Гөлсинә ал розаларны тизрәк суга утыртырга ашыкты. Төргәкне ачкач, китап күреп, артык гаҗәпләнмәде. Китап яратуын күпләр белә – бәйрәмнәргә булсынмы, туган көнгәме, якыннары ни бүләк итәргә дип баш ватмыйлар, тизрәк китап кибетенә йөгерәләр. Ханымны шунысы аптыратты  – китапның тышкы битендәге исеме «Гөлсинә» иде... Бәлки, фотоларымны куеп, истәлек альбомы рәвешендә кемнеңдер котлау  бүләге  бирүедер дигән фикер килде. Ни уйларга да белмәгән ханым китапның тәүге битен ачты. Анда, нәкъ ул көткәнчә, үзенең фотосы иде. Тик  яшь чактагы сурәтен күреп гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачылды. «Менә шундый чагың да бар иде!» дип үчекләгәндәй, яшьлекнең гүзәл шәүләсе озын-озак еллар аша олы яшьтәге ханымга төбәлде... Бәй, бу сурәте үзендә дә юк бит Гөлсинәнең! Каян килеп эләккән ул монда? Куллары, ирексездән, яшьлек хатирәсен назлап сыйпады... Бу фотоны кайчан, кайда төшкәне хәтеренә килде. Уфада яшәгәндә Айтуган белән бергә төшкән иде бит алар! Ашыгып авылына кайтып киткән кыз бергә төшкән фотоларны фотоательедан Айтуганга алырга кушкан иде. Айтуган алган, тик никтер фотоны үзендә калдырган. Ләкин нигәдер фотода Гөлсинә ялгызы... Уфа урамнарында адашып калган яшь чагына карап, ханымның йөрәге татлы сулкылдап куйды. Тизрәк кулындагы китапның  серен беләсе килеп, Гөлсинә икенче битне ачты һәм андагы юлларны йотлыгып укый башлады: «Гөлсинәм! Кадерлем! Күркәм бәйрәмеңә шушы тыйнак кына бүләгем, бакчамда үскән чәчәкләрем барып ирешер, ышанычлы кешем Сиңа илтеп тапшырыр дип бик тә өметләнәм. Соңгы айларымда, бары тик өлгерергә иде, китабымны бастырып өлгерергә иде дигән теләк белән генә яшәдем. Бу хыялым гомеремне озайтты. Һәм, ниһаять, сиңа әйтер сүзләремне әйтә алып, тыныч күңел белән китә алам... Кулыңдагы әлеге китап – гомерем буе йөрәгемне биләгән кичерешләремнең кечкенә генә бер чагылышы. Гомерем буена Сине генә өзелеп яратканымны белеп яшәдең. Ничәмә еллар буена йөрәгемне  искиткеч татлы тойгыларда тибрәттең. Әйтелмәгән рәхмәтләрем чиксез Сиңа, кадерле кешем! Мин Сиңа бәхет кенә теләдем һәм телим дә! Һәр көнеңә куанып яшәрлек тазалык-саулык телим сиңа, бәгърем! Туган  көнең белән Сине! Яшьлек дустың Айтуган».  Айтуган!.. Бу исем, Гөлсинәнең иңрәүле ыңгырашуы булып, ишетелер-ишетелмәс кенә иреннәреннән  төште... Ханымның дерелдәгән бармаклары китапны  идәнгә төшереп җибәрә язды. 
Китапның алдагы битен ашыгып ача алмады бу юлы Гөлсинә. Китабы да гадәти түгел иде шул! Кинәт кенә Гөлсинә китап битләрен  җил-җил актаргалый башласа, Айтуганның дөньясына бәреп керер, аның рухын рәнҗетер сыман тоелды. Алда үзенә багышланган шигырьләр икәнлеген белә иде Гөлсинә. Айтуган гомере буена Гөлсинәгә шигырьләр язды. Башта, Уфада укыганда, студентлар кичәсендә кесәсенә тыгып китте. Якынрак танышып, урамнарда бергә җитәкләшеп йөри башлагач, күзләренә карап сөйләде. «Җиһанда син, әгәр, юк дисәләр, китәр идем мин дә дөньядан! Барлыгыңны әгәр синең белсәм, мин терелер идем яңадан!» Менә киткәнеңә дә бер ел була, Айтуган... Айтуган юк, ә Гөлсинә үзен аның белән кара-каршы сөйләшеп утыргандай тоя. Күптән онытылырга тиешле хатирәләрне уяттың, Айтуган! Күңелдәге күптәнге кичерешләрне кузгаттың... Уфаның шау юкә чәчәкле урамнарыннан Гөлсинә каршына тагын яшьлеге йөгереп чыкты... Китапның битләрен сак кына ача барды, андагы юллар яшьлекнең кадерле истәлекләренә үрелә барды...
Артык хыялый, артык илаһи күңелле иде шул Айтуган. Чынбарлык тормышта түгел, үзенең бер илаһи дөньясында яшәде ул. Агачлар белән сөйләште. Йолдызлар белән серләште. Тел һәм әдәбият укытучысы булырга теләве дә китаплар  белән мавыгудан иде. Бу дөнья баласы түгел иде ул. Гөлсинәнең күңеле бу хыялый егеткә бер тартылды, бер читсенде. Урам буйлап җитәкләшеп барганда егет тирә-яктагы халыкны күрмәде, илһамланып, Гөлсинәгә шигырьләрен укыды. Артларына  борылып карый-карый үткән кешеләрдән кыенсынып, кыз башын иде. Аның оялганын күреп, Айтуганның күңелендә шунда ук шигырь туды: «Кыенсынма, бәгырем! Оялмачы! Урап үтәр безне сүз-гайбәт. Бармы димсең, бу дөньяда тагын безнекедәй олы Мәхәббәт?!» Гөлсинә икеләнде –  лаекмы соң ул бу бөек хисләргә? Айтуганның югары пафосы артында ни ята? Гөлсинә бит шигърияттән ерак торган гади авыл кызы. Нигә Айтуган  илаһи образны нәкъ менә аңарда күрә? Гөлсинә бит идеал түгел. Кызга үлеп гашыйк булган егет бары тик үзе теләгәнне генә күрә. Егет аның турында бер төсле уйлый, ә Гөлсинә бит бөтенләй икенче – кыз шуңа борчыла. «Мин бит гади авыл кызы. Мин син уйлаганча илаһи түгелмен!» – Кызның бу сүзләренә Айтуган тагын үзенчә шигырь юллары белән җаваплады: «Бездән әйбәтрәкләр юк түгелдер. Бардыр бездән күпкә шакшырак. Син – алиһәм минем! Мин бит сине үзеңнән дә беләм яхшырак!» Аның шундый гадәте бар иде шул – минутында күңелендә  язып, шигырь белән җавап бирә иде ул. Ә Гөлсинә егеткә карап тагын икеләнде – яратамы ул Айтуганны? Ярата да кебек. Аның  шундый «дивана» булуына кыенсына да кебек.       
Җәйге каникулга икесе ике районга авылларына кайтып киткәч, Айтуган, дәфтәр тутырып, Гөлсинәгә кайнар хатлар язды. Ул хатлар шундый да хисле иде, кызга гади тел белән җавап бирүе хәтта бераз уңайсыз да иде. Әйтерсең лә икесе ике телдә аңлашалар... Артык хисле иде Айтуган. Егетнең чиктән тыш әсәрләнүе урынсыз кебек тоелды кызга. Ул тагын икеләнде. Кешеләр Айтуганнан көләләр сыман тоелды. Бу чыннан да шулай иде. Илаһилыктан  ерак торганнар Айтуган кебекләргә чынлап та көлеп, хәтта мыскыллап карыйлар. Бу тиледән тормышта ни көтәсе, янәсе. Әйе, андый хыялыйлар яшәү рәтен бик белмиләр,  матди як аларны бик кызыксындырмый, тормыш ыгы-зыгысыннан  читтәрәк торалар. Ниндидер үзләре генә белгән серле дөньяларында яшиләр. Башкаларга ят булган ниндидер мәҗүсилек бар кебек аларда. Гөлсинә Айтуган кебек нечкә күңелле дә түгел иде түгелен. Телен дә нәфис дип атап булмый. Айтуганның үзенә ни өчен гашыйк булганын Гөлсинә гомере буена аңламады. Әйе, чибәр иде, сөйкемле иде. Тик болын җиләгедәй җитешкән матур кызлар белән Уфа тулы! Ә Айтуган Гөлсинә дип яна. Бу тормышта кемгә кем кирәген кем белә икән?!  Бергә булырга вәгъдәләр бирешмәсәләр дә, Айтуганның Гөлсинәгә өмете зур иде: «Син алда укып бетерәсең. Бер генә ел көт минем укып бетергәнне», − дип үтенде. Гөлсинә «ә» дә, «йә» дә димәде. Укуын бетереп, район үзәгендәге мәктәпкә эшкә урнашты да бераздан... кияүгә дә чыкты. Динас – тормыш көтәргә менә дигән  егет, Айтуганнан гадилеге, җир баласы булуы белән аерыла иде. Гөлсинәнең дә җаны әллә кая, хыялый дөньяга түгел, чынбарлыкка тартыла. Бу яктан алар Динас белән охшаш иде. 
Гөлсинәгә әрнү тулы исемсез хатлар килә башлады. Кулларны пешерерлек хатларның кемнән икәнлеген ул белә иде, әлбәттә. Хатлар иренә эләкмәсен, бер сәбәпсезгә тормышлары бозылмасын дип,  хат ташучы каршына йөгереп чыга торган булды. Ә үзе Айтуганның хатларын йотлыгып укыды. Динас белән ике бала үстерәләр, тормышлары талгын гына бара – бар да яхшы кебек. Ә нидер җитми... Айтуганның хисчәнлеге «йогып» өлгердеме, иреннән наз җитмәве булдымы, Гөлсинә ул хатларны көтеп ала иде. «Башкалардай кыю булалмадым – һаман булса күңел үкенә.Үзең белән әгәр әйдәсәң син, китәр идем җирнең читенә!» Әйе шул, кыюлык җитмәде сиңа, Айтуган! Бәхет кыюларны ярата шул. Ир хатыны, ике бала анасы Гөлсинә ике дөньяда яши башлады. Көндезләрен балалар укытты, йорт карады, ә төннәрен шигырь укыды... «Бар гына бул – беләсең бит үзең башкага мин өмет итәлмим. Синең шушы җирдә барлыгыңнан олырак мин бәхет көтәлмим...» Сагындымы Гөлсинә  Айтуганны? Ул үзе дә белмәде. Шулай да Айтуган гына бирә алырлык хисләр җитмәве хак иде. Динас – яхшы ир, аның белән тормыш көтәргә җайлы. Тик кырысрак холыклы ир бер генә тапкыр да хатынының иңенә, яратам, дип кулын салмады. Төнге назлары да юк диярлек иде. Айтуганның хисчәнлеген күпсенгән Гөлсинәгә  Динасның корылыгына түзәргә калды. Айтуган исә тынарга уйламады да: «Куанамын җәйләр килгән чакта, сөенәмен кышлар туганда! Минем өчен дөнья  чиксез матур, син булганга гына җиһанда!» Ике ут арасында янып, түзәрлеге калмаган Гөлсинә, бергә укыган дуслары аша Айтуганның адресын белеп, беркөнне аңа кисәтүле, ялварулы хат язып салды: «Айтуган, зинһарлар өчен, тукта мине эзәрлекләвеңнән! Минем сөйгән ирем, ике балам бар! Мин син уйлаган хатын-кыз түгел. Син гашыйк булган образ белән бер уртаклыгым да юк! Явызлыгым, начарлыгым баштан ашкан. Син миңа эләксәңме әле, ничек качарга белмәс идең!» Ә Айтуган җавапны озак көттермәде: «И юләрем, бизәр мәллә диеп тиргә әйдә, тиргә үзеңне! Бизәмме соң! Әгәр, очрый калсаң, үбәр идем  баскан эзеңне!»
Хатлар килә торды, Гөлсинә аларны яшерә торды. Шулай да җавапсыз хатлар аңа кыенлык китерми калмады. Бер тапкыр исемсез хатны почта тартмасыннан кызы  Гөлшат алып укыды һәм хәйран калды. 16 яшьлек кызына  яшьлек мәхәббәте хакында ачылырга туры килде. Әтиләрен борчымавын үтенде кызыннан. Гаебе булмаса да, кызы алдында уңайсызлык тойды. Иреннән, балаларыннан сере булган өчен, нидер яшергән өчен. Яшереп хатлар алып яткан әнисе турында кызы ничек уйлар? Әтисе бу хакта белерме-юкмы? Гаилә  тынычлыгына куркыныч яный башлагач, Гөлсинә Айтуганны эзләп табып ныклап сөйләшергә булды. Ничектер җае да чыкты. Алдан сөйләшмәсәләр дә, Уфада укытучылар җыелышында очраштылар. Икесе дә  инде хисчән егет белән җилбәзәк кыз түгелләр – Гөлсинә Айтуганның акылга килүенә өметләнде. Хатын тәкъдиме буенча озак кына  кафеда сөйләшеп утырдылар. Вакыт аяусыз − чәчләренә бер уч чал кергән Айтуган да үзгәрми калмаган. Гөлсинә дә элеккеге талчыбыктай сынлы, беркатлы кызый түгел, ә иңнәренә мәктәп директоры  йөген өйгән хөрмәтле ханым. Айтуган да өйләнгән, улы бар. Мәхәббәт хакында берничә  шигырьләр җыентыгы чыккан. Сүзләренә шактый гына җырлар язылган. Аны-моны сөйләшкәч, Гөлсинә тавышын күтәрмичә, салмак кына үтенечен әйтте: «Айтуган, синең алда гаебем булса, кичерә күр мине. Яшьлек исәрлеге белән башыңны әйләндердем. Тик без бергә була алмый идек бит, икебез  ике җиһан кешесе. Син – хыялый күк баласы. Ә мин – җир кызы, чынбарлык кешесе. Син миңа кыенлык китереп,  башкача язма инде, яме?» Айтуган  мәктәптә «икеле» алган үсмердәй башын иеп өнсез генә тыңлады. Кайткач аңардан тик бер генә кыска хат килде: «Догаларым куеп китәм сиңа – Аллакаем сине якласын. Җирдә инде үзем булмасам да, мәхәббәтем сине сакласын».
...Һәр сүзе, һәр өтере, һәр күпноктасы үзенә багышланган китапны укый-укый, әллә кайчан онытылырга тиеш истәлекләр тагын яңарды Гөлсинә күңелендә. Айтуган Гөлсинәгә багышлап китап язган! Зур бер китап чыгарган! Бары тик Гөлсинә турында, бары тик Айтуганның аңа булган чиксез мәхәббәте хакында олы бер китап! Димәк, Айтуган Гөлсинәне чынлап торып яраткан! Айтуган кебек берәрсен ярата алдымы Гөлсинә? Ирен яратты да кебек. Тик ул аны терәге итеп, иң кирәкле кешесе итеп яратты. Менә аны югалтуына өченче ел китте. Динасын  югалткач бик тә, бик тә авыр яшәүләре! Айтуганча хыялый мәхәббәт белән түгел, үзенчә яратты ул ирен. Ә Айтуганча ярата белү бары тик  «күк балаларына» гына хастыр ул. Шулай да Гөлсинә аңа бик тә рәхмәтле. Тормышының төссез дигән чагында төс кертте. Кайдадыр кемнеңдер сине яратып яшәвен  белү бәхет түгелмени? Һәрхәлдә, кемдер кебек «яратам» сүзен ишетергә зар булып яшәмәде Гөлсинә. Әнә бит, китабында да ни дигән: «Синең өчен тибәр юләр йөрәк, соңгы талпынышы бетмичә... Рәхмәтләрем әйтми китәм инде, кулларыңны тотып үпмичә...»
 «И исәрем, и Айтуган! Нигә китәргә ашыктың соң? Синдәйләр булуы белән дөнья матур бит! Шулхәтле ярлы бит дөнья синдәй хыялыйлар булмагач! Гөлсинәнең бармаклары ирексездән тезләрендә яткан китапны сыйпады. И Айтуган! Исән чагыңда очрашып, кешечә бер аңлашып та булмады! Әллә нигә кеше сүзеннән курыктым. Ирем белүдән шикләндем. Соңгы вакыт авырып ятканыңны да ишеткән идем. Хәлеңне барып белергә и талпындым, и талпындым. Һаман кеше сүзеннән курыктым. Синең гөнаһсыз мәхәббәтеңне күпсендем. Сөюеңне бәяләмәдем... Тар каберкәйләреңне рухыңның кояштай яктысы яктыртсын инде! Гомерең мине уйлап үткән. Ә мин сине уйладым...  Миңа атап китаплар язгансың! Гафу ит мине, Айтуган. Тиң булмадым мин синең эчкерсез  сөюеңә». Гөлсинә, сыкрап, сыгылып, эчтән генә шулай уйлады. 
Ханымның  яңагыннан аккан яшьләре китапка тамдылар – китаптагы «Гөлсинә» дә чыланды. Эчкерсез, саф, олы Мәхәббәт елатырлык көчкә генә ия дисеңме?! Ханымның карашы китапның соңгы юлларына төште: «Сиңа булган сүнмәс мәхәббәткә  тагын ода яза дисеңме? Минем гомерем ул – үзе китап. Ул китабым синең исемле...»
Фото: https://pixabay.com/

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч.Рэзмэт авторов.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди эчкерсез сою хислэрен гомере буе саклап,мэнгелеккэ алып киткэн.Эчтэлекле хикэя,Рэхмэт авторга.

      Хәзер укыйлар