Логотип
Проза

Гөлҗиһан өянкесе

Кызы эштән кайтканда Гөлҗиһан әби тәрәзә янында уйланып утыра иде. Уйлары еракка, яшьлек елларына ук кайтып киткәнгәме, ишек ачылып-ябылганын да, кызының түргә узганын да ишетмәде. 
– Исәнме, әни! Ни хәлләрең бар?

Гөлҗиһан әби күңелдәгесен яшерү өчен чәчләрен яулык астына керткәндәй итте. Дөньясын онытып уйга батып утыруыннан уңайсызланып:
– Әтиеңне уйлап утыра идем әле, кызым, – дип әйтеп куйды. – Бүген төшемә керде, үзенә чакыра.
– Юкны сөйләмә инде, әни.
Кызы әнисенең иңнәреннән кочты, сабый баланы сөйгән кебек аркасыннан какты:
– Ашыкма әле, әни, бер киткәч, кайтып булмый бит аннан, – Ләйлә бу сүзләрен әнисеннән бигрәк үзен тынычландыру өчен әйтте. Төш аның үз күңелен дә кузгатты.
Кызының тынычландырырга теләп әйткән йомшак сүзләреннән соң Гөлҗиһанның йөзе яктыра төште. Төсен җуймаган кара күзләре нурланып китте. 
– Анысы шулай инде, анда киткәннәрнең әле берсенең генә дә кайтканы юк. – 
Ул бераз гына икеләнеп торды да тагын баягы сүзләрен кабатлады. – Шулай да әтиең янына барырга вакыт инде, кызым. Бик вакыт. 

Кызы, өс-башын алыштырып, кухняга узды. Аннан зал ишегеннән башын тыгып, әнисенә сүз катты.
– Әни, бүген дә бернәрсә дә ашамадыңмыни? Һичьюгы чәй куеп эчәр идең.
– Эчмәдем инде, плитәгезнең дә рәтен белмим.
Электр чәйнегенең төймәсенә генә басасы булса да, суының тәмен тапмый иде ул.

Ләйлә әнисенең авылны сагынганын, җирсегәнен бик яхшы аңлый. Сигез дистәне тутырган ананы ялгызын гына авылда да яшәтеп булмый. Аны алып килгәнгә дә ун ел. Ә ул һаман бу ыгы-зыгылы шәһәр тормышын үз итә алмый. Җай чыккан саен авылны, үзенең яшьтәшләрен сөйли. «Кифая исән микән?» «Гөлсем нишләп ята икән?» – дип ахирәтләрен барлый. 

Көн саен диярлек күңеле белән Ык буйларына кайта. Яз саен ап-ак шомырт, балан чәчәгенә күмелгән, ә көзләрен кызыл карлыган, бөрлегән пешкән әрәмәләрен юксына.

Соңгы вакытларда еш кына ирен искә ала башлады. Әнә бит: «Әтиеңне төшемдә күрдем, янына чакыра», – ди. Әтисенең үлгәненә дә 45 ел. 
Ләйләгә нибары дүрт ай чагында биш бала белән утыз биш яшендә тол кал­ган әнисе. Кырык яшен тутырган әтисе хатынын, берсеннән-берсе кечкенә балаларын калдырып дөнья­дан киткән. Күпме сулар аккан. Тик һаман төшенә керә. Ире үлгәч, сылу хатынны биш баласы белән дә сорап килүчеләр булган. Ризалашмаган, ире рухына тугры калып яшәгән. 

Вакыт дәва, диләр. Ләкин дәвалап бетерә алмый торган яралар да бар, күрәсең. Көндез әнисе сүзен башлап кына куйган икән әле. Кичке аштан соң, кызы дәфтәр тикшергәндә, Гөлҗиһан әби ипләп кенә янына килеп утырды. Ләйләнең әнисе серле сандык кебек. Эчендәгесен тиз генә түгеп сала торганнардан түгел. Авызында кара кан булса да, төкермәс, ятларга сер бирмәс. Нәкъ менә аның кебекләргә «эчендә җигүле ат ята», диләр. Бүген исә аңа нидер булган, ул сер тутырылган сандыгын аз гына ачарга ниятләгән. Ләйлә әнисенең сүзе барлыгын аңлады. Дәфтәрләрен бер читкә өеп, елмаеп әнисенә борылды. Гөлҗиһан әби кызының йомшак карашыннан эреп китте, уйлар йомгагын сүтә башлады. 
– Кызым, безнең бакча башында, Ык буенда тал бар иде, хәтерлисеңме?
– Хәтерләмичә! Ул талга без әле көймә дә бәйләп куя идек, – дип искә төшерде Ләйлә. – Ник әле кинәт кенә шул тал исеңә төште?
– Кызым, – Гөлҗиһан әби тавышына тагын да серлелек өстәде, – ул тал берәү генә түгел, парлы иде. Өйләнешкән елны утырткан идек. Язгы ташу аның берсен, әтиең утыртканын алып китте. Шул җәйне әтиең үлде. Ул хәлләрне син белмисең, бик кечкенә идең, – ул тынып калды. 

Дулкынланудан битләре алсуланган кызы әнисенең уйларын бүлде. Кайнарланып, ярымпышылдап сорау бирде:
– Әни, нишләп бу хакта моңа кадәр сөйләгәнең булмады?
– Апаларың, абыйларың бу хакта белә. Сиңа никтер сөйләнелмәгән. Гомер бит ул тормыш вак-төякләренә алдана-алдана тиз уза. 

Гөлҗиһан әби кызына якынрак килеп утырды, аның үзенеке кебек үк кечкенә кулын учларына алды. 
– Кызым, – Гөлҗиһан әби, гаепле кешедәй, бөтенләй пышылдауга күчте, – бер җәйне әтиең күршебездәге яшь хатынга гашыйк булды бит... 
Ләйләнең бу сүзләрдән сулышы тукталгандай булды. Мондый хәлләр киноларда, романнарда яки башка кешеләр белән генә була дип уйлый иде ул. Гаҗизләнеп, әнисенә текәлде. Бу хәлләрне күңе-леннән мең дә бер кат кичергәндер әнисе, хәзер исә шул күренешләрне кинокадрлар кебек кенә күз алдыннан уздыра булыр. Ләйләнең күңеле урыннан купты.
– Әтиеңне минем өстән йөрер дип уйламадым да. Бу хакта белми дә калыр идем, күрше апа күземне ачты. «Гөлҗиһан, иреңә бераз күз-колак бул. Ул бит күрше­гез белән чуала», – ди. «Ничек инде чуала», – дим, андый сүз акылыма барып җитми. «Ничек икәнен белмим – анысын үзең кара, болай да ярамаган эш эшләдем», – диде дә, мине янып торган утка салып, китеп тә барды. – Гөлҗиһан әби тамагын кырып куйды. Кипшеп киткән иреннәрен ялап алды. Бер генә йотым су йотты да сүзен тагын дәвам итте:
– Әтиең йөрер дигән уй исемдә юк иде... 
Күрше апа ялгышмаган булып чыкты. 

Ул инде бу хәлләрне күптән белгәндер, әйтергә генә батырчылыгы җитми йөргән­дер. Ничек соң мин әтиең­дәге үзгәрешләрне сизмәдем икән? 
Иренең читтәге хәлләрен иң соңыннан хатыны белә, диләр. Хак икән. Ничек шулкадәр сукыр булганмын? Әтиең бөтенләй үзгәргән, икенче кешегә әйлән­гән икән ләбаса, танырлык та түгел. 
Аны гүя алыштырып куйганнар: эче-тышы балкып тора. Егерме яшен­дәге кебек җитез, дәртле. Күзләре генә моңсу, мәхәббәт утын кешеләргә сиздер­мәс өчен эченә йотып, шул күзенә моң булып саркып чыккан.

Гөлҗиһан әбинең тавышы аз гына калтырап китте. Ләйлә янә әнисенә күтәрелеп карады. 
Әнисе елыйдыр кебек тоелды. Юк, еламый икән, битенә генә алсулык йөгергән.
Аналы-кызлы тын утырдылар. Икесенең дә күңел­ләре урыныннан кузгалган иде. 
– Кырык яшькә җитәрәк ирләрнең янтыгына шайтан төртә диләрме әле. Әтиең белән дә нәкъ шул хәл. Ул яшь егетләр кебек үк гашыйк, ә мин көнчелек утында янам. Үзе газаплана, мескенем. Теге хатынны да ярата, безне дә ташлап китә 
алмый.
– Әни, – Ләйлә, әнисенә ничек җайлап әйтим икән дип, бераз уйлап торды да, – авыр булса сөйләмә, – дип куйды.
– Юк, кызым, авырлыгы аның теге елларда ук калды. Миңа хәзер алай ук авыр түгел. 

Ләйлә бераз икеләнеп торды да кинәт башына килгән сорауны бирде:
– Ничек уйлыйсың, ә? Әти белән теге хатын арасында мәхәббәт иде микән бу?
Гөлҗиһан әби гүя кызының сүзен ишетмәде. Ләйлә андый сорау биргәненә үкенә башлаган иде инде, әнисе ишетмәде бугай дип, сөенеп тә куйды. 
– Бәлки, бүгенгә җитеп торыр, калганын бүтән көнне сөйләрсең, – дип, Ләйлә бу авыр сөйләшүгә нокта куй­макчы иде, аннан үз уеннан үзе куркып куйды. Алай итсә, әнисе нәүмизләнеп калыр. 

Ул бит бу сөйләшүгә күптән әзерләнгән, җай чыкканын көтеп торган.
– Мин сине төн буе тыңларга да әзер, әни.
Гөлҗиһан әби кызының баягы соравын ишеткән иде. Ләкин тиз генә җавап таба алмады. Мондый сорауны бит ул үз-үзенә дә әллә ничә мәртәбә биреп карады. Җавабын да тапкан кебек иде. 

Ә менә кызы сорагач, янә югалып калды. Мең дә бер мәртәбә уйлаган, ничәмә-ничә тапкыр бизмән-нәргә салып үлчәгән уйларын исенә төшерде.

Иренең яшь күрше хатыны өчен болай янып-көюе мәхәббәт идеме икән соң? Юк, ул, бәлки, олы мәхәббәт тә булмагандыр. Булганның кадерен белмәү – адәм баласына хас сыйфат. Кеше кулдагы чыпчыкка гына риза түгел, күктәге торна кирәк. Ирнең бу эшләрен ничек атарга соң? Аңа ир булса, әтисен бер генә тапкыр да күрмәгән кызы өчен изге җанга тиң, фәрештә кебек әти иде бит ул. Уйлап-уйлап та, уйларының очына чыга алмаганда, нинди нәтиҗәгә килгән иде соң әле? Әйе, шул чакта бу халәткә исем тапкан иде ул.
Гөлҗиһан аны уен дип атаган иде. Чыннан да, ире белән күрше хатын арасындагы мәхәббәт уены гына иде бу. Андый гыйшыктан туган балаларны «уйнаштан туган» дип әйтмәсләр иде. Ире белән икесе арасындагы мәхәббәт чын мәхәббәт иде бит. Шул мәхәббәттән биш бала туды. Ә монысы мәхәббәт уены гына. Дөрес, үз вакытында андый «уеннар» уттан да кызурак була. Кайда чын мәхәббәт, кайда ва­кытлы мавыгу икәнен аерып та булмый. Үтә кызыл тиз уңа дигән кебек, андый кайнар мәхәббәт тә тиз сүрелә. Кемнәрдер бу уенда озак яна. Кемнәрдер ни­чек тиз кабынып китсә, шундый ук тизлектә сүрелә дә. Вакыт уза. Томаланган күз ачыла. Шул вакытта «тәртә» җимергәннәр бик үкенә. Чөнки якын кешең – хаты­ның күңеленә төзәл­мәслек яра ясалган, гаилә таркалган, балалар әтиле килеш ятимлек ачысын татыган. Күрше хатыны белән ире арасындагы мәхәб­бәт уены кабызган ут Гөлҗиһан­ны аз көйдер­мәде. Йөрәген кара күмергә әйләндерде. Ул түзде. Уенның ахырын көтте. Утның иртәме-соңмы сүреләчәгенә өмет итте. Уйнар, уйнар да туяр, ирем гаиләгә тәне белән генә түгел, җаны белән дә кайтыр дип яшәде. Мәхәббәт уты яндырып аны көл иттеме, балалары, хатыны, яшь-яңа мәхәббәте арасында икегә телгәләнгән йөрәге түзмәдеме...

Ничә еллар күңелендә йөргән әлеге уйлар Гөлҗиһан хәтереннән сызылып кына узды. 
– Әни, ул мәхәббәт тарихы ни белән бетте соң?
– «Мәхәббәт тарихы» дип дөрес әйттең. Шушы тарихны дөрес итеп сөйли алсам гына ярар иде. 

Гөлҗиһан әби караңгы тәрәзәгә төбәлде, аннан нәрсәдер күрергә теләгәндәй озак кына карап торды.
– Теге хатын да әтиеңне яраткандыр инде. Юк-юк, мавыгу, азгынлык кына түгелдер, үзенчә чын ярату булгандыр. Ул да ике ут эчендә янгандыр. Ул миңа караганда яшь. Арада киртә булып торырлык балалары да юк. Нәрсәдер хәл итү әтиеңнән генә тора иде. Тик әтиең утта янса да, үлчәү тәлинкәсенә мәхәббәт белән балаларын сала алмый. Мин беләм, әтиең мине дә ярата иде бит. Башка урамдагы, чит җирдәге кеше белән буталса да, ул кадәр авыр кичермәс идем. Күр­шеләр генә бит. Бергә гомер иткән кешеләр. Әти-әни­сен, туганнарын беләм. Аштан-судан калдырышкан юк иде. Гомер бакый, күрше хакы – Алла хакы дип, тату яшәдек. Никадәр качып йөрергә тырышсаң да, күрше белән күрешми-очрашмый булмый. Ара-тирә очраганда, ул миңа күтәрелеп тә карамый. Мин дә аңа бер сүз әйтми үтеп китәм. Бергә була алмасларын уйлаптырмы, минем алда гаебен сизепме, белмим, тагын ниләр кичергәндер, бер төндә, туганнарына да бер сүз әйтми, адрес-мазар калдырмыйча, авылдан чыгып китте, бахыр. Аның шулай юкка чыгуын әтиең авыр кичерде. Озак тынычлана алмады. Ябыкты. Төннәрен йоклый алмый көрсенеп чыга. Миңа да авыр. Әтиеңнең һаман аны уйлавын, януын карап тору – икеләтә авыр.

Шул язда Ыкка су күп төште. Язгы ташкын әтиең утырткан талны алып китте. Җәйдә әтиеңнең йөрәге тибүдән туктады. Бәлки, ул мәхәббәтен сагынып, аны уйлап йөреп саргайгандыр. Бәлки, яшәүнең ямен җуйгандыр. Ике арада талпынган йөрәге арыгандыр. Со­ңа­­рып килгән мәхәббәт бигрәк көчле, газаплы була торгандыр.

Ләйлә әнисен юатырга да, ни әйтергә дә белмәде. Әнисенә сыена төшеп, аның кулларын учына алды.
– И әнием, күрмәгәнең калмаган, җаннарың телгә­ләнгән икән. «Ир бирмәк – җан бирмәк», димәсләр иде аны.
– И кызым, телгәләнү генәме... Мин аны ике тапкыр югалттым. Беренчесе – күрше хатынга гыйшык тотканын белгәч, икенчесендә – инде ташлап бакый дөньяга күчкәч.

Әнисен кызганудан Ләйләнең йөрәге кысылды. Ятим килеш биш баланы аякка бастыру җиңел булмагандыр. Әнисенең ул вакытта киңәшләшергә, сыенырга ни әнисе, ни әтисе юк иде бит. Ялгыз башың биш бала белән тормыш итеп кара син!
Әтисен күрмәсә, белмәсә дә, ятимлекне тоймады – әни белән үсте. Ниләр генә булса да, әни кирәк. Ничә яшьтә булсаң да, әни кирәк. Әни янында гына адәм баласы һәрчак бала булып кала. Әнидән башка син ятим.
Ләйлә үзен сабый баладай хис итте. Әнисенең йомшак тавышына оеп, дөньясын онытып утырды, әледән-әле әнисенең кулларын сыйпады. Чәчләренә, аркасына кагылып алды. Әллә соң әнисенең бәхилләшүеме бу? Ничә еллар эчендә йөрткән хисләрен нигә әле бүген генә түгеп салырга булды? Гөлҗиһан әби сөйләде дә сөйләде.

Әтисе күрше хатын белән йөргәндә ничек көнчелек утында янганын да, алар артыннан Ык буйлап көймәдә барганын, куып җиткәндә генә кире борылып, ишкәк­ләр­не каерып-каерып, Ык суына каршы ишкәнен, хәл­дән таеп яр буена чыгып ауганын, аннары балалары хакына сабыр итәргә булганын да яшермәде.
– Яңа гына: «Ир бирмәк – җан бирмәк», дидең. Авыр булгандыр инде, кызым. Мин бит әтиеңне 
бик ярата идем. Йөрешеп, яратышып өйләнешкән идек. Кая аны кемгәдер бирү, кем беләндер аны бүлешү! 
– Ничекләр түздең, әни?
– Сезнең хакка түздем.
– Әти белән бу хакта сөйләшкәнегез булдымы соң?
– Юк. Ул үзе ут эчендә яна иде. Янган йөрәгенә ничек ялкын өстисең. Әтиең миннән биш яшькә зур иде. Мин бит аңа унҗиде яшемдә үк чыктым. Бик яратып чыктым, яратып яшәдем. Һаман да яратам. Аны алыштырырдай, аңа бераз гына охшаган бер генә кешене дә очратмадым.

Залдагы сәгать «даң» итеп бер тапкыр сукты да тынып калды. Төн икенче яртысына авышты.
– Кызым, – әнисе өстәлдәге касәне алып тагын бер йотым су эчте. – Сез мине кияү белән бик яхшы тәрбияләдегез.
– Бала әнисенә уч төбендә тәбә пешереп бирсә дә, бурычын түләп бетерә алмый, ди. Ә уч төбендә тәбәне ничек пешермәк кирәк. Сиңа бурычыбыз биреп бетергесез, әни.
– Бүлдермә, кызым, рәхмәтемне әйтеп каласым ки­лә. Моны минем бәхиллегем дип кабул ит. Кияү дә үз балам кебек булды. Ун елга бер генә тапкыр да караң­гы йөз күрмәдем. Эштән елмаеп кайтып кереп, иң элек хәл-әхвәлемне сораша. Минем хәлемне белүе алтын-көмештән дә кадерле. Рәхмәт аңа. Мин сезгә мең-мең бәхил. Үзегезнең балаларыгыз сезне шулай куандырсын... Соңгы әманәтемне дә үтәрсез инде. Бик авыр булса да, мине авылга алып кайтып җирләгез.
– Әни, андый сүзләр сөйләмә әле син.
– Кызым, бүлдермә. Тыңла.
– Шәһәр зиратында да урын табылыр анысы. Кайда ятсаң да, җир куены бердер. Шулай да шәһәрдә үлеп, шәһәрдә күмсәгез, җена­замны күтәреп барганда очраган кешеләр: «Кем үлде икән?» – дип сорарлар. «Бер әби үлгән», – дияр­ләр дә онытырлар. Ә авылда җирләсәгез, авылдашлар: «И-и,

Гөлҗиһан әби дә китеп барган», – дип сөйләр­ләр. Кемдер яхшылыкларымны искә алыр. Дога кылыр. Сезнең, авылдашларымның күңелендә булу мине салкын гүрдә җылытыр. Ә шәһәрдә нәрсә инде ул? Күрше белән күрше бер-берсен белешми. Кемнең ничек яшәгәнен, кемнең үлеп киткәнен дә белмиләр.

Гөлҗиһан әби тынып калды. Ләйләнең дә бу тынлыкны бозасы килмәде. Ул, кечкенә чагындагы кебек, әнисенә елышып утырган иде. Әнисенең тән җылысы аңа да күчте. Әниле-кызлы алар бергә елышып, бер-берсенең җылысын тоеп, үз уйларын уйлады.
«Җигүле ат ирләр күкрәгенә генә түгел, менә шушындый күбәләк кебек җыйнак гәүдәләргә, изге җаннарга да сыя».
«Төпчегем дә ике бала анасы булды. Киявем яхшы, кызыма терәк, ышанычлы кеше. Балаларым өчен җа­ным тыныч. Хәзер инде әтиләре янына китсәм дә була».

...Быелгы яз да иртә килде. Урман-кырлардагы кар язгы кояш нурлары астында тиз арада эреп, кечкенә елгалар булып Ыкка төште. Ык ярларыннан чыгып ташыды. Язгы ташу Ләйләләрнең бакча башындагы ялгыз талны алып китте. Шул җәйдә әнисе фани дө­нья­­дан бакыйга күчте. Әбинең васыятен истә тотып, аны авылга алып кайтып җирләделәр. Мәрхүмәне оза­тырга бөтен авыл җыелды. Гомерен балаларына багышлаган, кеше өчен яшәгән Гөлҗиһан әби берәүгә дә авырлык китермичә генә соңгы юлына китеп барды.
Әнисен җирләп кайткач, Ләйлә, күңеле тулып, Ык буена төште. Ятим калган беренче сәгатьләр авыр иде. Йөрәк тирәсендә – салкын бушлык. 
Шул бөтен күңелен туңдырып, өшетеп торды. Күзләрен әледән-әле яшь пәрдәсе каплады. 

Елга буендагы аулакта күңелен бушатасы килде. Бакча башлары буш. Анда талның эзе дә калмаган. Ләйлә куллары белән битен каплады. Кайнар күз яшьләре битен өтеп яңагы буйлап тәгәрәде.
Якында гына сөйләшкән-көлешкән тавыш ишетелде. Кемнәр булыр бу? Су буенда кеше-мазар күренми иде бит.
Аларның бакчаларыннан бераз гына читтәрәк яшь кыз белән егет, яңа өйләнешкән пар, ахрысы, яр буена агач утырта. Бу киң дөньяда бары икесе генә бар кебек хис итәләр, як-якларына да карамыйча, нәни үсентеләр белән мәш киләләр. Үз сүзлә-реннән үзләре кызык табып, Ык буен яңгыратып көләләр.

Тормыш дәвам итә.

Пар өянкегез гомерле булсын, ныклы агачлар булып үссен, яшьләр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер генэ дэ кызганмыйм шундый ирлэрне! Ничек инде бергэ ойлэнешеп яшэгэн (яратып бит!!!), ничэ балаларыгыз булган, сезнен чуалганыгызны белеп торган, белсэ дэ, орышмыйча сабыр иткэн!!! кешене шулай газаплап була??? Шулай кадерле кешегезнен газапланганын белэ торып, ничек анын янында монаеп йореп була??? Житмэсэ, куршедэге кеше белэн? Оятсызлык, таш бэгерълек дип саныйм! Балаларын да уйламыйча! Бишэу бит алар! Э теге курше хатыны ни уйлаган? Кеше, бала куз яшлэреннэн курыкмыйча, бэхет тозермен дип уйладымы икэн? Эгоистлар куп, кызганыч...

    Хәзер укыйлар