Логотип
Проза

Галиянең бер көне

Иртә килгән коры, салкынча көз табигатьне генә түгел, кешеләрне дә ашыктырды. Авыл агайлары, кышкы озын кичләрдә җылы-рәхәт булсын дип, ишек-тәрәзәләрне ныгыта, пычкы чүбе яисә балчык салып, йорт-абзар нигезләрен төпли. Җәй буе диярлек ягылмый яткан мичләр, ниһаять, ялкын сулый башлады. Әнә, күп кенә морҗалардан төтен баганалары савылып чыга. Түбәләрдәге антенналарга тияр-тимәс булып агылган соры болытлар белән әлеге төтеннәрнең бер-берсенә тоташып, кушылып китүләрендә мәңгелек бер багланыш бар кебек.

Ферма юлыннан кайтып килүче тол хатын Галия, коймак пешерәсен хәтерләп, үзенең ничек итеп утынга чыгасын уйлады. Ярым караңгы абзар эчендә иң элек пөхтәләп өелгән утын әрдәнәсе төсмерләнер. Бераздан, күз ияләнә төшкәч, тонык кына яктырып, каен тузлары шәйләнә башлар. Кояш нуры сеңгән җәйләрне хәтерләтеп, борынга кайры исе, коры печән исләре килеп бәрелер. Аннары инде шылтырап кипкән эре, таза утыннарны берәм-берәм беләгеңә тезә башлыйсың.

...Санап-санап кына җиде пүлән утынны кочагына төйи дә йорт ишегенә юнәлә Галия. Көзгә кергәч, һәркөнне шулай, юкса, ягылмаган өйнең ләззәте, рәхәте юк. Бер кочак утын дөньяңны сары май итә дә куя! Өйнең һавалары җиңеләя, түшәмнәре биегәеп киткәндәй була. Галия өчен ягарга утын алып керүдән дә шатлыклы, шуңар- дан да куанычлы мәшәкать юк. Шул ук вакытта моның сагышлы бер шөгыль икәнен ул үзе генә белә...

Берәү... Монысы - мичнең урта бер җиренә аркылы салыначак. Икәү... өчәү... дүртәү... Болары - мич төбенә тезеп куелачак. Алтау... җидәү. Соңгы икесе... Чү! Галиянең дүртенче пүләнгә дип сузылган кулы, ниндидер тылсым көченә бирелгәндәй, һавада эленеп калды. Әрдәнәнең чокырланып килгән бер уентыгында, дөньядан бихәбәр булып, ярты литрлы шешә ята иде. Байтак посып ятканга охшый бу — өске өлешен тузан каплаган. Шешәнең ачылмаган калай бөкесе дә, бизәкле этикеткасы да Галиягә яхшы таныш иде. И аллам! Гайсаның исән чакта үз куллары белән яшереп куйган “ярты”сы лабаса бу! Яшерен-батырын түгел, салгалый иде Гайса. Әмма эчкәнен буена сеңдерә белде, гаиләдә һәм ил-көн каршында беркайчан да гауга чыгармады. Эштән соң, буыннар язылып китсен дип, тотка лый торган иде. Яшь хатын иренең әнә шул гадәтен өнәп бетермәде, кайчакта ачуланып та ташлый иде. Бу хакта күп тукый торгач, үзгәрде ире, шулай да сирәк-мирәк кенә “чеметкәли” иде. Монысы да кирәк-мазарга дип яшереп куйган нәрсәсе булгандыр, күрәсең.
 
Галия, мәрхүменең ниндидер серен тоемларга теләгәндәй, тырыша-тырыша, шешә пыяласын халат итәге белән сөрткәләде. Каушап калу галәмәте булдымы, шунда көтмәгәндә шешәсе кулыннан төште дә китте, ләкин ватылмады! Чистарып, яктырып калган әлеге табылдыкны, нишләрен дә уйлап бетермәстән, сак кына халат кесәсенә шудырды хатын.
Малайлар уенда иделәр. Өйдә тып-тын. Башка вакытта утынны, мич алдына чүгәли төшеп, берәм-берәм генә бушата торган иде ул. Бу юлы иелеп торасы итмәде - кесәдәге табылдыкның төшеп ватылуы мөмкин - кочагындагы утынны аягүрә килеш кенә мич алдына ташлады. Идәнгә дөбердәп төшкән пүләннәр урындыкта йокымсырап яткан мәчене һәм казан тактасы өстендәге чәйнекне сискәндерде. Мәче “лып” итеп идәнгә сикерсә, чәйнек капкачы исә сәер генә зеңләп алды... Күңел дә кайчакны шулай сискәнеп куя бит, онытылган нәни генә вакыйгаларга чаклы хәтернең кайсыдыр почмагыннан убылып төшә дә, елмаерга, йә моңаерга мәҗбүр итә сине.

...Каравыл өенең беркайчан да ирләрдән бушап торганы юк, тоз сипкәннәр диярсең. Эштән кайтышлый дистәләгән ир-ат шунда кереп тәмәке пыскыта, ил-көн хәбәрләрен, дөнья хәлләрен сөйләшә. Каравылчы аксак Закир карт “кунакларының озаклап утыруыннан шактый оста файдалана, хәтта кирәк чакта утынга чыгып торасы да булмый аңарга. Сыңар аяклы кешене йөртү уңайсыз — каравыл өенең мәңге тузмый, мәңге картаймый торган миченә утынны күпвакыт ирләр чыгып алып керәләр. Тик тора торган җан түгел бит, берсендә шулай утынны Гайса күтәреп керә. Күтәреп керә дә, дөбердәтеп, кисәк кенә мич алдына ташлый. Ирләр, әлбәттә, сискәнешеп куялар, нинди чебен тешләде сине дигәндәй, Гайсага текәләләр.
- Беләсезме, егетләр, кичә хатын белән юктан гына үпкәләшкән идек. Соң... мендәр җылысы ләкмәде, аерым ятып йокладык. Бичәм мине бүген йокыдан әнә шулай дөбердәтеп уятты... — дигән ул, ирләрне бәхетле елмайтып.

Авыл җире бит, Гайсаның бу кыланышын Галия икенче көнне үк озын телләрдән ишетеп белде. Әйе, булган иде шул андый хәл. Ә хәзер... Чиләктән чайпалып төшкән су тамчыларын, бар, җыеп-тергезеп кара син!

Бик тә гаярь, бик тә уңган кеше иде Гайса. Кушсалар, комбайнга утырды, тау башындагы иң хәтәр борылышларда ашлык суктырды. Кулына балта тотса, йомычка бураны уйнатты, кувалдага орынса, тимердән очкын чыгарды. Шулай да иң шашкан, җан аткан нәрсәсе трактор иде. Үзе салган нык, таза күпер бүрәнәләре өстеннән трактор белән дөбердәтеп узганда аның йөзендәге елмаюны күрсәң икән - бер генә актерның да шушы табигый, крестьянча елмаюны кабатлый алганы юктыр әле, валлаһи!

Кичләрен эштән кайткач, билгә кадәр чишенә дә ишегалды читендәге яшел юынгычны шылтырата башлый. Табигать биргән йомры, хәрәкәтчән мускуллары, күрегез мине дигәндәй, әллә каян күзгә бәрелеп, уйнаклап тора. Иренең су чәчрәтеп юынуын карарга вакыт тапкан хатын — бәхетле хатын ул. Гайса аркасы белән әнә шуны тоеп, рәхәтләнеп елмая, Галиясе кулындагы чуклы сөлгесенә үрелә. Үзе тәнен сөртә, үзе һаман тракторы турында сөйләнә:
- Беләсеңме, җаный, бүген сөт машинасын Бака сазлыгыннан тартып чыгардым. Тракторда әдәм акыллары бар анда. Сыйпап-җайлап сөйләшсәң, сазлыгыңның үзен дә төбе-тамыры белән суырып алыр ул. Сүгендеңме, тупас кыландыңмы -  бетте диген! Йә күпердән очасың, йә баганага сәлам бирәсең...
Өйләнешкән елны ук йорт җиткереп керделәр. Гыйнвар суыклары башлангач, эре йолдызлар чекерәеп янган кышкы кичләрнең берсендә, Галия игезәк малай тапты. Ул төнне Гайса йокламады, капка төбенә чыгып, бик озаклап тәмәке пыскытты, көрт эченә билдән күмелгән алмагачларга карый-карый, матур уйлар уйлады.
Гайса киләчәкне тоеп, ашкынып яшәде. Улларына җиденче яшь китте дигәндә, кыш башында ук район үзәгеннән икесенә дә пар мәктәп формасы, ак күлмәкләр, аяк киемнәре һәм ике “Әлифба” китабы алып кайтты. “Әлифба” китабы белән бәхетле йортның бусагасыннан аннары беренче сентябрь тантанасы да атлап керде. Кече бакчадагы өр-яңа такта чолан, абзар тулы кышлык утын - болары исә Гайсаның соңгы бүләкләре. Чолан түбәсен япканда да, урманнан төшкән утыннарны турап өйгәндә дә нигәдер ашыкты, ашкынды Гайса, әйтерсең, күңеле нидер сизенгән аның...
Үлем агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр бит. Дөньяның нинди генә ялгышы, хатасы булгандыр инде: Гайсаны урманда агач басып үтерде... Галиянең йөрәгендә, күкрәк турысында бертуктаусыз утлы күмер көйри хәзер. Пешерә, ялкыны җанны көйдерә, аяк табаннарына хәтле яндырып төшә. Әле дә ярый иренең төсе булып, игезәкләр калды - күпвакыт шуларга карап юанасың. Ләкин кайчак аларның гөнаһсыз күзләренә туры караудан да кыен нәрсә юк: малайлар гомер буе “әти” дигән иң куәтле сүзне әйтүдән мәхрүм булып үсәләр. Нинди рәхимсезлек!

Ә беркөнне...
Сумаладай караңгы бер кич иде, малайларның тимер караватта таралып йоклап яткан, ә әниләренең оекбаш бәйләгән чагы. Көтмәгәндә ферма ягыннан авылга төнге трактор килеп кермәсенме! Куәтле мотор тавышы урамнарны күмде, тәрәзәләрнең дымлы пыяласын зыңлата-зыңлата, өйгә бәреп керде.

Менә тимер аваз отыры якынайды, көчәйде. Куркынып йокыдан уянган малайлар, күзләрен уа-уа, саташулы сорау бирделәр:
— Әни, әллә әти кайттымы?
Утырган җиреннән сикереп торуын сизми дә калды Галия. Идәнгә атылган йомгагы, шарлы яшен сыман, өй бушлыгына тәгәрәде, болай да чайпалырга торган күңелен пыран-заран туздырып ташлады. “Йә аллам, әле кайчан гына колакны иркәли, күңелне назлый торган сорау иде бит ләбаса!.. И-и, балалар...”
Ана, йоклагыз дия-дия, улларының өстен япты, тамарга торган күз яшьләрен көч-хәл белән күңел төбенә йотты ул чакта...
Бу минутларда тагын да көчәеп, куәтләнеп киткән чынбарлык ачысы Галиянең күзләрен томалады, кул-аякларының хәлен алды. Юк, юк! Үзенең кылган эше, төсе-кыяфәте, елмаюлары белән исәннәр хәтерендә яши икән, димәк, андый кешенең тере, исән саналырга хакы бар. Моннан нибары өч ай элек кенә ышкыланган чолан такталарында, абзардагы утын әрдәнәләрендә Гайсаның кул эзе, күкрәк көче ярылып ята, үзләре салып кергән йортның сагызлы бүрәнәләрендә, тәрәзәләрнең челтәрле кәрнизендә аның елмаюы чагыла, мәңгелек рухы, җаны төсмерләнә. Хәтта әрдәнә арасыннан табылган әлеге гөнаһсыз шешәгә дә Гайсаның уч җылысы йогып калгандыр шикелле. Тазалык шәп иде аның, беркайчан да сәрхүшләнеп, кылтаеп йөрмәде. “Төшергән” чакларында мулрак итеп елмаер, сүзнең җеген-җеккө китереп тәмләп кенә сөйләшер иде. Тәмәке исе килеп торган кешеңне әрләп алуның: “Әйдәле, бер-беребезнең кадерен белеп кенә яшик”, - дигәнрәк мәгънәдә әйтелүен аңлый, бик тә аңлый иде Гайса.

Көтмәгәндә Галия шкафтагы стаканнар арасыннан бизәклесен, юка пыялалысын сайлап алды. Өч бармак калынлыгы салынган усал эчемлеккә баштарак кагылырга кыймый торды, ярамаган эш өстендә тотылгандай, чыгарган сулышын йота алмады. Аннары, тәвәккәл хәрәкәт ясап, стаканны иреннәренә тигезде... Уң кулының бармак араларыннан саркып, утлы эчемлек тамчылары клеенка өстенә тамды.

Күз яше белән кушылган бу тамчылар — хәтер тамчыларына әверелде.
Менә алар - егет белән кыз - табигатьнең гаҗәеп иркен, илаһи киңлегендә икесе генә канатланып йөгерәләр, арып-талып, чәчәкле болынга барып капланалар, бер-берсенец кайнар күкрәгенә баш куялар.
- Син мине нигә яраттың соң, Гайса?
- Йөрәгең яхшы синең, Галия!
“Йөрәгең яхшы синең...” Шушы сүзләрнең талгын кайтавазы ун тапкыр, йөз талкыр кабатлана, әкрен-әкрен генә ераклашып, офыклар артына күчә. Бөтен дөнья салмак кына йөзә, тирбәлә. Күге — диңгез, болытлары — дулкын... Кинәт, калын-калын болытларны ерып, саргайган чирәмле ишегалдына Гайсасы кайтып төшә. Өч ай элек кенә үз куллары белән юнган бүрәнәләрнең берсенә утырып тәмәке кабыза, моңсу күзләре белән Галиягә төбәлә.
- Йөрәгең яхшы синең, Галия! Сезне калдырып китүем өчен үз-үземне гафу итә алмый газапланам.
- Кирәкми, Гайса, безнең алда синең бернинди гаебең юк. Язмыштыр, күрәсең.
- Ялгызыңа кыен түгелме? Игезәкләрне укытасың, кеше итәсең бар.
- Ялгызлыкка ничек тә өйрәнермен, тик менә балаларның әтисез үсүен күреп йөрәк әрни. Рәхмәт инде, сыерны кышлату өчен колхоз бер трактор печән бирде. Малайларны сөттәп, майдан аермам.
- Дөнья куам дип бик бетеренмә. Саулыктан да зур байлык юк...
- Ә гомер?
- Әйе, исән чакта гомернең кадерен белмибез икән. Гомер ике килә торган булса, мин тагын да сине сайлап алыр идем, Галия! Кешеләр гомер буе дөреслеккә җавап эзлиләр. Без синең белән аны иртәрәк таптык шикелле.
- Утыз яшемнән тол калдым. Шулмы дөреслек?
- Безнең өчен шулайдыр. Ә менә дөреслекнең барлык адәм балаларына да бердәй дәрәҗәдә кагыла торган хикмәте бар, ул - яшәү мәгънәсе. Үзең үлгәннән соң да җирдә якты эзең, җан байлыгың калырга тиеш. Кызганыч, мин боларның күбесенә өлгерә алмадым.
- Ни сөйлисең, булмаганны! Син салышкан йортлар, күперләр, син сөргән басулар - җирдә калган эзең түгелмени? Мин аларга карал узган саен һәрвакыт кул җылыңны, игелегеңне тоям. Ә малайлар... Сөйләшүләре, хәрәкәтләре - гел син. Ал арда синең каның ага, Гайсә!
- Анысы шулай. Малайлар димәктән, чоландагы балта, ышкы, чүкеч, кул пычкысы, өтерге кебек эш коралларын шуларга дип саклап тот. Минем кал ага икән, балта эшен яратырга тиеш алар. Ниме... бозаулар торагын чистартырга дип ясаган агач көрәгем эшкә ярадымы соң? Юкса, байтак ич бозауларың, берүзеңә утыз.
- Фермага эшкә барган саен рәхмәт укыйм үзеңә, синең төсең дия-дия, дәртләнеп эшлим. Шул “өтер” борынлы бозаулар да юаныч кайчакта. Шуларның маңгаеннан сөйсәң, муен асларын кашысаң, бүген тагын җан ияләрен сөендердем, дип кайтасың.
- Эшеңнән юаныч табуың әйбәт. Ә менә мәхәббәттә нишләрсең соң?
- Син минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем. Күзләрем күрүдән туктаса да, телем сине сөйләр. Телемнән язсам, йөрәгем синең исемне кабатлап тибәр, Гайсә!
- Җан бар бит, җан. Син әле гомереңнең уртасында гына...
- Мин инде үзем өчен түгел, улларыбыз өчен яшим. Бәхетем - шуларда. Чөгендер Исмәгыйлен беләсең бит, күптән түгел аны ферма мөдире итеп куйдылар. Ирсез хатын дип уйлагандыр инде, берничә тапкыр аулакта сүз кушып, әрсезләнеп карады, кәнтәй. Башак болгаткыч таяк белән кундырдым үзенә. Ачу сакламый саклавын, шулай да электәге якты чырай юк аңарда.

...Ир белән хатын байтак сөйләштеләр. Әлеге хыялый сөйләшү җанда никадәрле яктылык, тәндә никадәрле җиңеллек калдырып китте! Агачлар һаман да шаулатып яфрак коя, ал арның сап-сары яфраклары карасу бәрәңге бакчаларын яктыртып җибәргән. Күктә һаман да болытлар йөзә, әмма алар инде бүгенгедән үткәннәргә таба агыла иде.

Болытларны җимереп кояш чыкты. Ничәнче көн инде кояш яктысы күрмәгән авыл өстендә, әйтерсең, күк калусы ачылды: йокымсырап утырган йортлар, урамнар, моңаеп калган ферма һәм басу юллары, юл читендә талгын гына гүләүче телеграмм баганалары бердәй уянып киткәндәй булдылар, тоташтан нурга күмелгән авыл киңлегендә табңгатьнең үзе кебек тылсымлы бер аваз тирбәлеп торды...
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар