Логотип
Проза

Габде талак


(Хикәя)

Урамда яз иде. Ул һәр тарафта: пыяладай үтә күренмәле саф-чиста һавада да, очсызкырыйсыз күк зәңгәрлегендә дә, урам өстенә сибелгән вак-вак күлдәвекләрдә дә, терт-терт басып килүче биек үкчәле чибәркәйләрнең ашкынулы адымнарында да. Кая карама, яз, яз, яз!
Айбарның кәефе дә шушы кыбырсык язгы көндәй ярсулы иде. Түзмәде, кылгандай аксыл-сары бер чәчбинең каршысына елмаеп-көлеп килеп басты да:
– Мин сезне вальс биергә чакырам, рәхим итеп... – диде.

Сылукай башта аптырабрак калды, аннан мул итеп буялган иреннәре арасыннан сүзләрен очырды:
– Җенле, котырдыңмы әллә?
Айбар: «Ләйсән синнән матуррак», – дип кычкырасы иде дә җитешмәде, кесә телефонының таләпчән чылтыравы барысын да үзенә йотты.
– Ләйсән, матурым...
– Матурым, матурым, – дип бүлде аны эфир очындагы зат, – кайчанга кадәр матурыңны шулай тилмертеп яшәргә уйлыйсың соң син, бер-беребезгә күлмәк булыр чак лабаса. Бу тәгаенсезлекнең чиге бардыр ич?
Айбар сөйгәненең ымсындыргыч алка иреннәрен күз алдына китерде. Үпкәләгәндә Ләйсәннең иреннәре шулай алка рәвешенә кереп, боҗраланып кала. Нәкъ менә шушы халәте аңарда шашкын хисләр уята да инде. Әле дә бөтен тәне буйлап кайнар дулкын таралды.
– Матурым, беләсең ләбаса, бүген-иртәгә Казаннан тауар кайтырга тиеш, шуларны урнаштырмыйча беркая да кузгала алмыйм, – дип акланды Айбар.
– Синең шул инде, эш тә эш.
– Борчылма, барысы да безнеңчә булыр.


* * *

Айбарның «бер-беребезгә күлмәк булу»ны сузып килүе тауар әйләнешенә генә бәйләнмәгән иде, билгеле. Әүвәл иске күлмәкне салырга кирәк бит әле. Моның өчен исә атасының хәер-фатихасын алу зарур. Ирзаһид, гадел адәмнәргә хас булганча, искиткеч четерекле кеше. Дененнән дүнәр, дигәненнән дүнмәс.
Бервакыт Айбар мәрхүмә әнисе мөгаллимә Назилә исемендәге мәчет салырга ниятләгән иде.
– Нинди акчага? – дип сорады әтисе.
– Бизнес акчасына, – диде Айбар, – әллә улыңның эшмәкәр булуын исеңнән чыгардыңмы?
– Шуңа күрә белешәм дә, – диде Ирзаһид, тәрәзә яңагына сөялгән рәвешен үзгәртмичә генә, – әгәр шулай икән, бел, авыл мужикларына әҗәл алып килүче арзанлы хәмер сатудан килгән шакшы акчаларың белән әниеңнең сафтан-саф исемен пычратырга рөхсәтем юк!

Мәчетне авыл белән күтәрделәр. Ә бу мәсьәлә авыл белән күтәрә торганнардан түгел. Шуңа күрә шикләнә-шикләнә генә кайтты. Өйгә дә сугылып тормады, туры Сөн буена юнәлде. Чөнки бу – атасының су коена торган мәле. Аның һәр минуты исәптә. Кайсы вакытта ни белән шөгыльләнәсе алдан ук хисаплап куелган. Ул – режим колы.

Айбар берара Бөркет тавыннан тирә-якны күзәтеп торды. Моннан искиткеч гүзәл манзара ачыла. Кош ояларыдай рәт-рәт тезелешеп киткән күркәм авыллар, дәрьядай җәелгән куе әрәмәлекләр, ямь-яшел болыннар, борма-борма юллар, чуалчык сукмаклар, әйтерсең лә, уч төбендә генә, телисең икән, тотып та карый аласың. Һәм боларның барысын да Сөн-ана үз кочагына сыйдырган. Ул сиздерми генә әтисенең судан чыгуын көтеп торды. Сөбханалла, коеп куйган Аполлон!
– Кыенсынма, якынрак кил, мин сине тау башында ук абайлап алган идем инде, – диде Ирзаһид, – ашыгыч йомышың барга охшый, монда сөйләшәбезме, өйдәме?
– Мин Зәйтүнә белән аерылышам, – диде Айбар бар батырлыгын учына йомып, – шуны әйтергә кайттым.
– Аяк өстендә генә сөйләшә торган сүз түгел икән, киттек.

Әңгәмә чәй табынында дәвам итте. Айбар сүзне кыскарак тотарга өмет итә иде, шуңа күрә башта ук карарын саллы багышлама белән ныгытып куюны кирәк тапты.
– Мин бу хакта җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт белән дә сөйләштем, – диде.
– Әлъгаязе билла, әнтә нурун фәүка нур...
– Мин башка кешене яратам, әткәй.
– Җиңел сезнең эшләр, бизнесмен әфәнде, хәзрәтнең киңәше белән «талак» әйтергә дә өлгергәнсең булыр, мөгаен, – дип, юка иреннәрен кыйшайтып алды Ирзаһид, – ялгышмасам, сезнең Зәйтүнә килен белән уртак кызыгыз да бар бит әле. Әллә ул исәпкә кермиме?

Айбар маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен учының кырые белән сыпырып төшерде дә әйтте:
– Мин кызым Дәһинәгә дә, Зәйтүнәгә дә мал-мөлкәтемнән гадел өлеш чыгарам. Коттеджны да аларга калдыр...
– Калдырдыңмы, калдырырга гына уйлыйсыңмы?

Айбарның үпкәсе ачыган катыктай бүселеп чыкты.
– Әткәй, миң-а-а, у-у-тыз яшь инде, – диде тотлыга-тотлыга, – ничек телим, шулай яшим...
– Бик хуш, – диде Ирзаһид шул ук мыскылгарак тартым ясалма итагатьлек белән, – Казандагы Вьетнам базарыннан алган очсыз Кытай чүпрәк-чапрагына француз этикеткаларын беркетеп сата икән Айбар дигән сүзләрне гайбәткә саный идем...
– Әткәй!..
– Акча бозды сине, юкны юк итеп бар ясарга өйрәтте, – диде ата үз-үзенә сөйләнгәндәй, – шөкер, әниең күрми бу хурлыкларны.
– Әткәй!

Ирзаһид салкын чәен корышкан иреннәренә тигезеп алды да карарын ирештерде.
– Каты бәрелгәнем өчен гафу ит, улым. Моны яхшылыгым дип кабул ит. Ихлас. Инде киңәшнең үзенә килгәндә, иң элек никах таныклыгына ышаныч имзаларын куйган рәсми шаһитларыгызның ризалык-ларын ал, аларга аерылышуыңның бердәнбер хак гамәл икәнен исбат ит. Шуннан соң мин шәрәфле сүземне әйтермен.
– Кит инде, әткәй, дөньяда булмаганны...
– Гаилә таркату уен эш түгел, улым.


* * *

– Тау Мөхәммәдкә килмәсә, Мөхәммәд үзе тауга барыр, диләрме әле? – дип, кунакны дусбикә һәрвакыттагыча җорланып каршы алды, – кичә генә Испаниядән кайтып төштем, шул сәяхәттән алып кайткан затлы шәрабны кем белән башларга белмичә аптырап тора идем, әйдә, бәхетле авыз икәнсең.
– Минем күчтәнәчләр артык алайса? – диде Айбар.
– Ялгыз хатын күчтәнәчләр исәбенә яши инде ул, хөрмәтлем, – дип, ханым чүмәкәй тулы пакетны тиз генә шкаф эченә шудырды.
– Гафу, калагызда чәчәк кибетләре юк икән, һәрхәлдә, юл уңаенда очрамады, – диде Айбар.
– Мин үзем чәчәк, хөрмәтлем, Гөл плюс Зифа, килеп чыга Гөлзифа.
– Кара инде бу Гөлзифага, чибәрлеге нәкъ дастаннардагыча ич:
Кашларына карасам,
Каләмнән пәйда булгандай,
Күзләренә карасам,
Күгеннән пәйда булгандай,
Буйларына карасам,
Нурдан пәйда булгандай...

– Синең Зәйтүнәң дә ким-хур түгел, кешегә күренерлеге бар, ләкин...
– Нәрсә ләкин?
– Авыл кызы иде, авыл кызы булып калды.
– Бар кеше дә синең кебек талант иясе булып тумый шул.

Гөлзифаның сурәттәгедәй нәзек кашлары карлыгач канатларыдай талпынып, дулкыны ияк очына кадәр төшеп җитте.
– Беләсең килсә, мин сәхнәгә йөзем белән җир ертып мендем.
– Һәм син хәзер танылган актриса. Шуңа күрә...
Гөлзифа капылт кына аның җөмләсе арасына керде:
Мин димен мин, мин дидисәм
Миңа бер зур көч керә.
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.

– Сәгыйть Рәмиев шәп әйткән бит, шулаймы? Ә тел төбеңә килгәндә, хөрмәтлем, син, шиксез, олпат егет, әмма Бөркет түгел. Мин олы танаулыларны яратам. Ферштейн? Гөлзифаның озын бармаклары пианино телләре өстендә биешеп алды да, аккорд җыемында тукталып калды. Шуннан соң ук бүлмәдә шаян-шук җыр яңгырады:
Сызылып киткән кара мыек
Йөрәгемә ут салды.
Бер көн озата килде дә
Әллә кая югалды.

– Әллә сине дә ташлыйлармы? – дип көлде Айбар.
– Мине ташлап булмый, хөрмәтлем, мине фәкать югалтырга гына мөмкин. Ферштейн?

Гөлзифа янә аккорд алды. Бу юлы аккордтан сагышлы моң сытылып чыкты.
Нигә, нигә синең шаян күзләр
Күзләремә болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр
Керфек очларыңнан тамалар?

– Мин түземсезләнеп Такташ мәхәббәте турында драма язуларын көтәм, Гөлчәһрә ролен уйнарга хыялланам, – диде актриса, уйнавыннан туктагач.

Үзе башлаган сүзенең очын да югалтмаган икән әле, бераздан яңартып җибәрде.
– Миңа, хөрмәтлем, дәвамлы мәхәббәт тә, тотрык-лы мөнәсәбәтләр дә кирәкми, – диде тәкәббер кыяфәттә, – беренче урында – иҗади карьера һәм дә рольләрем.

Айбарга үтенечен җиткерергә вакыт җиткән иде инде. Чөнки актриса телефон аша кем беләндер очрашырга сүз куешты. Гөлзифа аны бүлдермичә генә тыңлады. Аннан соң баскан килеш кенә койрыгы кысылган песи баласы авазлары чыгарып, пианиносын чыелдатып алды. Ни көй, ни моң. Хәер, йөзе дә башка иде инде. Сөйләп китте:
– Айбар, син минем чик-чама кысасыннан чыккан шапырынуларыма кирәгеннән артык әһәмият бирмә, – диде үтә бер җитдилек белән, – хатын-кыз бәйсез дә, ирекле дә була алмый. Хатын-кыз кемнекедер булырга тиеш. Ходай шулай яраткан. Минем дә гап-гади ир хатыны сыйфатында яраткан кешемнең күкрәгенә башымны салып онытыласым, иркәләнәсем, елыйсым килгән чакларым еш була. Бала да табасым килә. Бәхет ул ике канатлы. 

Әгәр мин күрә-белә торып, аерылышуыңны хуплыйм икән, бу тагын бер туганыбызны бәхетсезлек сазлыгына этеп төшерү булыр иде. Ферштейн?



* * *

Айбар Минзәләдән туры сабакташы Басыйр янына китте. Күрше районда төзелеш идарәсен җитәкли башлавына елдан артып китте бугай инде, әле һаман күрешергә вакыт таба алганнары юк иде. Җә аның мәшәкате тоткарлый, җә дусты каядыр китеп бара. Кирәк тирәкне егар, ди, хәзер менә чигенергә урын калмады. Басыйр дустын яшел койма белән әйләндереп алынган офисының капка төбендә каршылады.
– О-о, «Тоyota», – дип, иң әүвәл машинасын хуп-лап алды. Шунда ук, гадәтенчә, мәзәк сөйләргә дә җитеште. Ничек табып өлгерә, һәр тәгъбиренә – ике-өч мәзәк. Ул аларны тәмләп, шикәрләп-баллап сөйли дә белә, йотылып тыңлыйсың. – Юл чатында бал кашыгына салып йотардай чибәрдән-чибәр ике туташ гәп корып тора икән, – дип тезеп китте әле дә, – машиналар тыз да быз. Шунда яннарыннан конвейердан гына төшкән чем-кара джип выжылдап узып китә. «Менә бу «Audi» минем арттан ай ярым йөри инде, – ди туташларның берсе, – һич тынгы бирми». «Нигә ялындырасың соң? Нормальная тачка». «Боже упаси, «Audi»га ризалашырга башыма тай типмәгән лә», – дип кулын селти чибәркәй. «Ә син нинди маркага исәп тотасың соң?» – дип белешә ахирәте. 
«Ким дигәндә, «BMW». Менә шулай, дускай, кызлар хәзер егетләрне машина маркасына карап сайлый.
– Минекенә ия юк, димәк ки, – дип көлде Айбар.
– Борчылма, Япон автоларының да абруе югары.
– Ык суы килешкән сиңа, – диде Айбар, бүлмәдә икәүдән-икәү генә калгач, – түгәрәкләнеп киткәнсең.
– Мул кешенең һәммә җире мул булырга тиеш, – диде Басыйр калын иреннәрен җәеп. Тик чынлап торып җәелеп китәргә генә ирек бирмәделәр, телефон шылтырады.
– Тыңлыйм, җанашым, рәхмәт, рәхмәт... Килеп җитте, сәлам әйтә, синең рөхсәт белән без Ык буйларыннан ураштырып кайтырбыздыр, мөгаен. Кич күрешербез. Кара аны артык тырышып ташлама, иртән чыраең юк сыман тоелган иде, берүк чирләп китә күрмә. Ярар, ярар... Хуш. Үбәм.
– Җәмиләмени? – дип белеште Айбар.
– Әйе, безнең турыда кайгырта, җанашым.
– Ә мин Зәйтүнәне аерам, – диде Айбар.

Басыйрның салынкы ияге йөзенә тартылып менде, иреннәре җыелды.
– Җүләр!
– Мин башканы яратам.
– Ул башканың әшрәфләре алтыннан коелган дип уйлыйсыңмы әллә? – дип, дустына текәлеп бакты Басыйр. – Бел, хатын-кызларның барысы да бер чыбыктан сөрелгән. Әгәренки аш төрләндерәсең килә икән инде, мәрхәбә, сине кем тыя? Чын ир-егетнең вакыт-вакыт уҗымга кереп чыккалавын китап та мактый. Гомер бакый. Ханнар юкка гына хәрәм тотмаган бит инде. Ханнар гынамы? Рәсәйнең йөз аклыгы саналган Пушкинны гына ал. Баксаң, княгиня Наталья Гончарова шагыйрьнең йөз унөченче мәхәббәте булган икән ләбаса. Мин үзем дә чибәркәйләрсез тормыйм.
– Ә Җәмилә?
– Яши-яши хатын әнигә әйләнә ул, дускай. Ничек итеп әнине яратмыйсың, ди.

Басыйр сәгатенә күз төшереп алды да, курткасын йомры җилкәсенә элде.
– Киттек, безне көтәләр анда, – диде, – калганын шунда сөйләшеп бетерербез.

Көн кичкә авышып килә иде инде. Кояш, сүрән нурларына төренеп, таудан түбән төшеп бара. Агач-куакларга кадәр тынып калган, яфраклары да селкенми. Иң садә вакыт, күңелнең илаһи сәгадәтлеккә, самимилеккә тартылган мәле.
Машина кечерәк кенә бер түгәрәк күл янына килеп туктады.
– Кызлар-йолдызлар, Хәлимә, Галимә, бу – без, ау-у-у! – дип аваз салды Басыйр. Шунда ук каршыларында ике асыл кош пәйда булды. Басыйр килә-килешкә икесен ике култык арасына кертте дә:
– Бу азамат егет солтаны Айбар булыр, минем иң якын дустым, институтта бер табактан ашап укыдык, – диде, – прошу любить и жаловать.
– Бездән эш калмас, – дип чытлыкланды Хәлимә дигәне, – үзе ошатырмы менә?
– Кара инде, дускай, бу аккошларга, кашы кара, күзе кара, карасам, күзем кала, их, баксаң, шушы гөнаһсыз ярларыбызның чиреге генә оҗмахка керә икән ич, – дип сайравында булды Басыйр, – нинди гаделсезлек!
– Бар хатын-кызлар да оҗмахка керсә, ул тәмугка әйләнер иде.
– Хак, валлаһи, хак! – дип, Басыйр Галимәнең бит очыннан әп итеп алды.

Өзелеп-өзелеп Айбарның кесә телефоны чыелдарга тотынды. Бу Ләйсән иде. Ул аны ишетмәмешкә салышты.
Табын мул һәм иркен иде, ятып аунарлык.
– Күп сүз – чүп сүз, җәмәгать, минем тост мәгълүм фильмдагыча кыска, әмма дә мәгънәле булыр, – диде Басыйр. – Жить хорошо!
– Хорошо жить еще лучше, – дип күтәреп алды Галимә.
– Шуның өчен!

Басыйрның касәсендә су иде, әмма ул хәмерсез дә күңел ача белә. Инде менә фәлсәфәгә кереп китте.
– Мине бәгъзе адәмнәр чуар йөрәкле дип гаеплидер, – диде чираттагы тирадасында, – ә бу минем юмартлыгым. Әйе, әйе. Әнә, яңгыр да бер басуны гына сугармый, бал корты да бердәнбер чәчәккә генә кунмый. Шуның кебек, минем дә мөмкин кадәр күбрәк сылукайларга ләззәт бүләк итәсем килә. 
Җә, моның нинди начарлыгы бар?
– Браво!
Баксаң, алар инде парлашкан икән. Хәлимә Айбарның куенына ук кереп сыланган, йөрәк тибешләренә кадәр ишетелеп-сизелеп тора. Мәҗлеснең кызып килгән чагында гына машина гөрелтесе ишетелде. Басыйр ашыга-кабалана киенергә тотынды.
– Берәр үтеп баручы гынадыр, – дип юатты аны Айбар.
– Бу – миңа. Монда үтеп-сүтеп йөрмиләр.

Басыйр шунда ук урап та килде.
– Объектта ЧП, дуслар, бер эшчене ток суккан, – диде, – мин китәм, табын, кызлар, Айбар, сиңа кала, җыештырып алып кайт.
Айбар барысын да дусты кушканча эшләде. Кунарга гына калмады.
– Мин сиңа сабак бирергә тырыштым, мыек очыңа чорнап куйгансыңдыр, шәт, – диде Басыйр озат-канда. – Зәйтүнәгә күп сәлам.
– Без бит инде аеры яшибез.
– Ир-ат аеры яшәгән саен хатынын ташлый башласа, Рәсәйдә бер генә төзек гаилә дә калмас иде, – диде Басыйр, – мин, шәхсән, хатын аерып уңган кешене белмим. Исәрләнмә. Үкенерсең.
 


* * *

Закирлар Йолдызга каладан кайтып урнаштылар. Һөнәре буенча ул нефтьче, Әлмәт–Бөгелмә төбәген аркылыга-буйга иңләгән кеше. Хәзер дә шул шөгыльдә, вахта ысулы белән Көнбатыш Себергә йөреп эшли: унбиш көн – анда, унбиш көн – өйдә.

Йолдызга утызынчы елларда тирә-як авыллардан аерылып чыккан күмәк хуҗалык тарафдарлары нигез салган. Инде таралып бара, ун-унбиш йорттан ары узмый. Әмма табигате искиткеч матур. Нәни генә бер инеш кочагында чәчәккә-чукка төренеп утыра. Мал-туар асрарга, умарта тотарга менә дигән урын. Закирлар да монда шул максат белән яшиләр иде булса кирәк. Айбар машинадан төшү белән үк ихата эченә узмады, берәрсе күренмәсме, дип, койма аша ишегалдын күзәтеп торды. Беркем дә күзенә чалын-магач, капканы ачмак итте. Ләкин келәсе хикмәтле иде, күрәсең, җаен таба алмыйча азапланды. Ул арада келәт артыннан бозау кадәрле эт килеп чыкты да, өрә-өрә, аңа таба атылды. Әле ярый, койма бар, югыйсә өзгәләп ташларга әзер, валлаһи.

Ниһаять, алма бакчасы түрендә таныш сын шәйләнде.
– Кем бар анда, нәмә кирәк? – дип кычкырды.
– Башта этеңне тый, – диде Айбар, – өскә ыргый бит.
– Аның вазыйфасы шул, нәмә...

Закир дустын әле генә танып алды.
– Айбар?! Әйдә, сабакташ, әйдә, – дип сөйләнә-сөйләнә этнең чылбырын муенчагына каптырды, – хәзер буе җитмәс, авылда этсез булмый.
Закир аны бакча эчендәге җыйнак кына такта өйгә алып керде.
– Бу минем дачам, – диде авызын ерып, – коттеджларың бер якта торсын.
Ул, беренче эш итеп, почмакка өелгән иске тарт-малар арасыннан бер ярты аракы тартып чыгарды. Шешә башланган иде. Касәләре иске кожан кесәсендә икән, алар да өстәлгә кунаклады.
– Күрешү хөрмәтенә, сабакташ, иңдерәек.
– Мин пас, – диде Айбар.
– Исеннән куркасыңмы, хәзер җайлайбыз аны, – дип, Закир шул ук иске тартмалар арасыннан чи бәрәңге табып алды, өстәл өстенә канәфер бөртекләре чәчте, – гаишникларның үз ысуллары.
– Миңа карама, – диде Айбар, – синең ял вакытың.

Закир хәмерен чи бәрәңге белән йөкләп, теш арасына канәфер бөртеге кыстырды. Айбар гозерен җиткерде. Закир сүзсез генә янә бер касәне бушатты да дустының кулын кысып:
– Афәрин, сабакташ, чын ирләрчә бу, котлаем, – диде, – менә мин үзем дә ике хатын аердым, монысының да янбашына чәчәк үсмәгән, әнәтрәк, өч мәртәбә талак әйтәсең дә, бетте-китте вәссәлам: талак, талак, талак! Ир кеше хушлануына кадәр никахын яңарта ала, хет ун-унбиш хатынга җитсен.
– Син инде бигрәк...
– Мин түгел, Ходай үзе шулай яраткан.
– Мәхәббәтне кая куясың?
– Мәхәббәт ул шагыйрьләр чыгарган ялган уйдырма гына. Дөньяга ир-ат баш. Ир кеше әйтә, ир кеше өзә, ир кеше суга, ир кеше ега. Баҗа әйтмешли, вә илайһи торҗагун.
– Син хатыныңа кул күтәрәсеңме әллә? – дип сорады Айбар.
Закирның бияләй авызы колакларына җитеп җәелде, йөзендә ләззәтле вә горур елмаю дулкыннары биешеп алды.
– Әлбиттә, атны сыйлап, хатынны кыйнап үрәтәләр. Бу аларга файда гына, әнәтрәк, ир йодрыгы тигән җир тәмугта янмас, ди, хи-хи-хи!
Искәрмәстән генә бу каһкаһәле көлү авазы арасына эт чинавы кереп кысылды.
Закир, дошманның ут ноктасына капланган солдаттай, шунда ук аракы шешәсенә ташланды.
– Фәрзанә! – диде ул куркынып, – Фәрзанә!
Айбар аңышмыйчарак торды.
– Нинди Фәрзанә?
– Хатын!

Ишек уемында озынчарак буйлы, кырыс йөзле, чибәр генә хатын басып тора иде инде.
– Әстәгъфирулла, эше беткән берәүнең, җәелеп кәеф-сафа корып утыра, – диде ул иреннәрен чалшайтып, – әшнә дә тапкан.
– Җукны сүләмә, нәмәдәй...
Гөнаһ шомлыгына, өстәлдә чи бәрәңге кисәге калган икән, Закир ашыгычлык белән яшерергә җитешмәгән, бәгырь. Фәрзанә шуны үрелеп алып, иренең борын төбенә төртте дә:
– Бу нәрсә? – дип ысылдады.

Закир яңгырга эләккән тире бияләйдәй куырылып катты. Әле генә мин-минлекле, шаталак, дуамал вә телмәр егет солтаны иде. Инде аларның эзе дә калмады. Аңа карап торулары кызганыч иде. Кая барып бәрелергә белмичә әйләнгәләгән карашы, ниһаять, Айбарга килеп сыланды.
– Са-а-бакташ, – диде сүзне икенчегә борып җибәрү җае чыкканга сөенеп, – бизнесмен...
– Көпә-көндез эш бүлеп йөрүче андый бизнесменнарыңнан гарык инде, – диде Фәрзанә, кашларын сындырып, – элекке хатыннарың шикелле мин дә кул селтәсәм, бетәсең бит, аңлыйсыңмы шуны, Алла колы?
– Мин сине генә яратам...

Бу тылсымлы җөмлә дә көткән нәтиҗәне бирмәде.
– Бар, таналар янына ычкын, инвестор болынына керсәләр, штрафларыннан баш чыкмас, – дип, Фәрзанә колак өстеннән генә очырып җибәрде.
Закир, борынын тарткалый-тарткалый, өстен алыштыра башлады.
Фәрзанә, ниһаять, тезгенен йомшарта төште.
– Ашарыңа үзем төшерермен, чәй ал, анда кызу, кабынырсың, – диде.
Айбарны озата чыгучы булмады, әле ярый эт бәйдә иде.


* * *

Зәйтүнә иренең нинди мәшәкатькә юлыгуын ишеткәч:
– Афәрин, Ирзаһид Әкрәмович, – дип, кайнатасын хуплавын белдерергә ашыкты.
– Син кыюлангансың, – диде Айбар үпкә катышрак.
– Тол хатынның югалтыр нәрсәсе юк, шуңа күрә кыю була ул.
– Тол булырга, әле мин исән.
– Минем өчен син юк инде, – диде Зәйтүнә җитди генә. Айбар сөзеп кенә хатынына карап алды. Чәчен кистереп әрәм иткән, дип уйлап куйды. Нинди матур иде толымнары. Калын, шома, озын толымнар. Аны – үз кибетен ачкан киң җилкәле, төз гәүдәле егетне Сабантуйда шул толымнар әсир иткән иде дә инде.
– Кара, Зөһрә айдан төшкән ич, – дип Басыйрның кабыргасына төртте.
– Кадими зат, – диде дусты исе китми генә, – борынгы заман. Хәер, ырулары шундый. Атасы Нурислам агай, әнә, авылдан-авылга тире җыеп йөри, кырыктартмачы.
– Ә кызы?
– Белүемчә, Казанда укый.
– Таныштыр!

Сабантуйның иң кайнар өлешен алар бергә үткәрделәр. Аннан, кичке яшьләр уены сылтавы белән, Айбар иң якын дус-ишләрен үзләренә алып кайтты. Һәм һәммәсен таң калдырды.
– Әткәй-әнкәй, башлы-күзле бул, дип колак итемне ашый идегез, менә ул сәгать тә сукты, – диде, – инде киленегезне кабул итегез, исеме Зәйтүнә булыр. Зәйтүнә, итәгенә ут капкандай, сикереп торды да ишеккә атылды. Ләкин Айбар алданрак җитеште. Кызны кочагына алып, дустына әйтте:
– Басыйр, тиз генә Нурислам агайларны алып кил, – диде.

Зәйтүнә шул ук көнне никах шәле бөркәнде.
– Бер хатын – малың өчен хатын; бер хатын – даның өчен хатын; бер хатын – балаң өчен хатын; бер хатын – җаның өчен хатын, дигән борынгылар, – диде Зәйтүнә, әңгәмәне дәвам итеп, – мин фәкать балаң өчен генә хатын булдым. Нәсел-нәсәбем үрнәгендә мин иремә олтан булуны кирәк санадым. Ялгышканмын, әлбәттә. Синең ише дөньяның артына тибеп яшәүче яңа заман җилкуарлары арбасында миндәйләргә урын юк. Хатын-кыз гаилә хакына мәхәббәтсез дә яши ала. Син аны аңламадың.
– Әле без ир белән хатын, – диде Айбар, – пәйгамбәрләр дә абына, якын затыңны кичерә белү – кешенең иң бөек сыйфаты.
– Бер киселгән икмәк кире ябышмый, Айбар Ирзаһидович, – диде Зәйтүнә, – йөргән кызыңның хыянәтенә ачу итеп кенә миңа өйләнгәнсең бит син. Кәримә үзе әйтте. Бүгенге сөяркәң дә гайбәтеңне сата икән дип ишеттем әле мин.
– Араны өзүемне өнәмәгән, күрәсең.


* * *

Айбар шаһитларын йөреп чыкты, әтисе белән генә гәпләшергә өлгерә алмыйча калды. Ул капылт кына үлеп китте. Хәзерендә Әкрәмовлар гаиләсенең язмышы Ирзаһидка түгел, Зәйтүнәгә, Зәйтүнәдән дә битәр, кызлары Дәһинәгә бәйле. Икегә ярылган гаилә икмәген бербөтен итеп укмаштыра алырмы бу бала – монысы әлегә хөсне ният кенә. Һич уйламаганда, Айбар урамда янә теге аксыл-сары чәчбине очратты. Бу юлы чибәркәй үзе сүз кушты.
– Синдәй асыл егетләргә моңсулык килешми, – диде күзләренә туры карап, – бер-бер хәлгә юлыктыңмы әллә?

Айбар серен ачты.
– Хәлең, чыннан да, мөшкел икән, егетем, – диде тегесе, – габде талак хәлләре минем башымнан да үтте, мәхәббәт ул үзе таба, ә менә ышаныч яулап алына. Ир-егетләр арасында гына үз-үзләрен җиңәрдәй гаюранә затлар кимегәннән-кими.
Кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чэчэктэн чэчэккэ кунучы кубэлэк козге жиллэргэ, кышкы салкыннарга тугел, жэйге янгырга да тузэ алмый. Оянны топле корырга, бер беренне хормэт итеп, саклап яшэргэ кирэк. Кадер белеп.

    Хәзер укыйлар