Логотип
Проза

Дару

(Хикәя) 

(Хикәя) 

 

Бу хатын, мөгаен, берничә төнен йокысыз үткәргәндер: күз төпләрендә күләгәләр. Бүлмәгә бик ашыгып килеп керде ул, аның белән дә бик ашыгып һәм кыю исәнләште: 

– Исәнме, Ирхан! 

– Исәнмесез... – Ирхан гаҗәпләнеп хатынга текәлде. 

Кайдадыр күргәне дә бар сыман... Бәлки, берәр мәҗлестә танышканнардыр? Тиктомалдан гына шулай үз итеп исәнләшмәс бит инде. Ләкин һич тә искә төшми шул, шайтан алгыры... 

Кайчан күрде соң ул бу сабыр, моңсу карашлы соры күзләрне? Юк, үтерсәң дә хәтерләми. 

– Әллә танымыйсың инде? 

Ирханның кашы өскә сикереп куйды. Нидәндер канәгать булмаса, кашы шулай тик тормый башлый аның. Бу дөньяда шактый яшәлгән, кырык яшь инде ул гомернең яртысы гына түгел. Күпме кеше очрамагандыр шул вакыт эчендә, һәммәсен ничек хәтердә саклыйсың... 

Әмма таныш, бик таныш иде бу хатынның йөз чалымнары. 

– Адилә бит мин, Адилә... 

– Адилә?.. 

Ирхан, авыр гына кузгалып, күрешергә ике кулын сузды. 

– Гафу ит танымый тордым. Син шундый үзгәргәнсең. 

Әлбәттә, ул аны онытырга тиеш түгел иде. Беренче мәхәббәт гомер буе йөрәктә саклана, диләр ич. Бу исем аңа яшен суккандай тәэсир итәргә тиеш иде. Мәхәббәт турындагы романнарда мондый очрашулар шулай тасвирлана бугай. 

Ә Ирхан тыныч кына килеп күреште. Чыраенда дулкынлануның әсәре дә сизелмәде. Сузылган куллары гына бераз кыенсына иде, ахрысы. «Ун ел бергә укы да, җитмәсә, яратып йөр! – һәм менә сиңа... Таныма! Әйе, бу индебернинди киртәгә дә сыймый», – дип татар телендә урысча уйлады ул. 

Адилә тыйнак кына киенгән, күксел кофтасы тәненә сыланып тора, күкрәкләренең сулыш алган саен хәрәкәтләнүе шуңа да аермачык күзгә ташлана иде. Нигә соң аның бармаклары җиңелчә дерелди, йөзендә мескен елмаю талпына? 

Ирхан борчылып куйды. Хатын-кызны белә ул, хатирәләргә бирелә күрмәсен тагын... Ул үзе үткәннәрне искә төшерергә яратмый, моны эшсез кешеләргә генә хас шөгыль дип исәпли иде. Бүгенге белән яшәргә кирәк. Нәрсә булган – үткән, һәм аны берничек тә кире кайтарып булмый. Кирәкми дә. Тормыш үзе белгәнчә ага бирә. Без фәкыйрьләр генә түгел, әллә нинди бөек затлар аның агышын үзгәртергә маташкан, тик бар да искечә, элеккечә... 

Шулай да хатирәләргә боерык биреп булмый, алар тышкы тәэсирдән гөлт итеп кабынды да Ирханның мәктәп елларын яктыртып алды. 

Беренче класста аларны бер юан апа укытты. Кара инде, беренче укытучының исеме дә гомер буе күңелдә саклана, диләр, ә ул оныткан... Искә төшереп тормасаң, барысы да онытыла. 

Күрәсең, ул апа балалардан туеп туеп беткән булгандыр, шуңа аларга бөтенләй игътибар итми иде. Укырга-язарга һәркем үзлегеннән өйрәнде. Ләкин арада шулкадәр киребеткән малайлар да бар иде (Ирхан хәтерли әле): кайберләре җиденче класста да укырга өйрәнә алмады. Хәер, бу аларга кирәк тә түгел иде. 

Укытучы апа аларга ошый, демократия кемгә ошамасын?! Апа да канәгать, рәхәтләнеп черем итә. Тик черем иткәндә дә аның күз кабагы ябылып бетми, шуңа малайлар артык онытылып китмиләр. Бу юан апа утыз ел эчендә акбурны шулкадәр төз атарга өйрәнгән ки, ул нәкъ маңгайга килеп тия иде.Акбур ату буенча дөнья чемпионаты үткәрелсә, бу апа, һичшиксез, авылга чемпион булып кайтасы... Ирханның дус малае, бик тә шаян һәм башлы малай, маңгаена беркөнне юри мәрәй ясап килде. Укытучы апа бу юлы да ышанычны аклады, маңгайдагы түгәрәкнең нәкъ үзәгендә кызыл эз пәйда булды. 

Өченче класста, ахрысы, аларга яңа укытучы керә башлады. Ул яңа гына педучилище бетереп кайткан һәм, табигый ки, аның укыту ысуллары бөтенләй башкача иде. Беренче эш итеп ул: «Малайлар белән кызлар бер партада утырырга тиеш!» – диде. Мәктәптә моңарчы күрелмәгән хәл иде бу. Кызлар белән янәшә утырырга? Мәсхәрә... Гарьчел малайлар төрлечә баш күтәреп карады: дәрестән качтылар, хәтта елап та күрсәттеләр. Тик яңа укытучының таш бәгырен күз яшьләре генә йомшартырлык түгел иде шул. 

Укытучы Ирханны Адилә исемле кыз янына утыртты. Ирхан баш күтәреп маташмады. Кушалар икән, димәк, шулай кирәк дип уйлады ул. Малай һәрнәрсәнең файдалы якларын күрә белә иде. Кыз яхшы гына укый, өй эшен һәр көнне эшләп килә. Ирхан исә, караңгы төшкәнче җил куып йөреп, күп вакыт дәреслекләрне кулына да алмый. Өйгә керү белән ястыкка аву ягын карый. Зыян юк дип уйлый ул, мәктәпкә баргач, Адиләдән рәхәтләнеп күчерермен әле. 

Кыз башта каршы килеп маташты маташуын. Ләкин Ирхан усал иде, аңа каршы торуның файдасыз икәнен кыз бик тиз аңлап алды. 

Беренче дәрестә үк, бөтен классны сискәндереп, кычкырып җибәрде Адилә һәм, партага капланып, мышык-мышык елый башлады. Укытучы, билгеле, шунда ук килеп җитте. «Нәрсә булды?» – диде ул, Ирханга карап. Малайның йөзе тыныч һәм салкын иде: «Эчем авырта, ди...» Кыз эндәшмәде. Ирхан ботымнан чеметте дияргә оялды. «Бар, алайса, өеңә кайт», – диде укытучы. Адилә сумкасын күтәреп елый-елый өенә кайтып китте. 

Бу беренче җиңүеннән соң Ирхан кызның тулы хокуклы хуҗасына әверелде. Тәнәфестән кергәндә китап-дәфтәрепарта өстенә алып куелган була, дәрес беткәч тә ул аларны букчага салып мәшәкатьләнми, барысын да Адилә башкара. 

Бүтән малайлар аңардан көнләшәләр. Әмма берсенең дә үзен шундый дәрәҗәгә куярга усаллыгы җитми. Хәер, алар шунысын да белә: Ирхан белән янәшә утырсалар, үзләре дә Адилә хәлендә калачаклар... Шуңамы, Ирхан мәктәпне соңыннан берүзе бер партада утырып тәмамлады. 

Икенче елны реформатор укытучы аларга керми иде инде. Моңа иң шатланган кеше Адилә булгандыр. Ул, ниһаять, Ирхан тираниясеннән котылды. 

Ә мәхәббәт соңрак килде. Алар бу вакытта тугызынчы класста укыйлар, Ирхан озын буйлы, киң җилкәле егет, мәктәпнең иң яхшы футболчысы. Көчне дә табигать жәлләп бирмәгән, гер күтәрү буенча да мәктәптә аңа җиткерүче юк иде. 

Ул һәрдаим үзендә Адиләнең карашын сизә башлады. Ләкин карашлар очрашса, кыз кызарып күзләрен читкә ала. Ирханның да андый чакта башына шаулап кан йөгерә. Йә, мәхәббәт дими нәрсә дисең моны? Кыз инде аның тиранисен оныткан. Бәлки, онытмагандыр да, кеше элекке тираннарга мәрхәмәтле була бит, тора-бара аларны хыялында яңадан пьедесталга менгерә. Кызның мәхәббәте дә шушы омтылыштан үсеп китмәде микән әле? 

Югалткан хакимлеген торгызу Ирханның уенда да юк иде. Кыз өстеннән андый басымчылык итү егет кешене бизәми, һәм кыз да элеккеге роленә риза булмас иде тәгаен. 

Нинди хакимлек ди ул, Ирхан үзе хәзер рәхәтләнепкызның вак-төяк йомышларына йөгерер иде әле. Һәр сүзенә буйсыныр иде, шул мизгелләрдә үзен бәхетле санар иде! 

Тамырларында шундый гаҗәеп хис уянуын ул яз көне сизде бугай. Гаҗәп тә түгел, яз табигатьнең уянган, суларның кар астыннан тибеп чыккан чагы, бөреләрнең шартлап ярылган вакыты. Кайсыбыз гына ул чорда гашыйк булмаган да, сөйгәненең күзләренә карап дөньясын онытмаган. Ирхан соңыннан күп кыз-хатын күрде, тик тойгыларының шулай рәхәт итеп йөрәген кымырҗатуын бүтән бер тапкыр да татый алмады. Мөгаен, аңарда мәхәббәт өчен талант та юктыр, бу беренче хисләре дә табигатьнең аның белән шаярып алуы гына булгандыр... Ирхан моңа борчылмый, билгеле, аның кебек талантсыз кешеләр бик күп бит җирдә, хәтта кирәгеннән артык күп. 

Озын тәнәфестә алар мәктәп каршында футбол уйнарга чыгалар. Тәрәзәләр ачык, Ирхан үзен Адилә күзәтеп торганын белә, андый чакта ничектер капкага да төгәлрәк тибә иде. 

Алар бер тапкыр да хисләрен бер-берсенә белдермәделәр. Беренче сүзне Ирхан әйтергә тиеш иде, ул булдыра алмады, кыюлыгы җитмәде. Югыйсә аларның яшерен мәхәббәте беркем өчен дә сер түгел иде бит. 

Кыз көтте, озак көтте. Гадәттә, андый чакта кыз-хатын мәхәббәте нәфрәткә әверелә. 

Чын-чынлап гашыйк идеме соң аңа Ирхан? Мәктәптән кайтканда ул аның эзләренә карап сокланып кайта иде. Әлбәттә, бу эзләр бүтән шундый ук эзләрдән берни белән дә аерылып тормагандыр, ә Ирхан аларның аерымлыгын таба, алар Адиләнеке, шуңа күрә бөтенләй башкача, бөтенләй үзгә иде. Ярата идеме соң ул аны чын-чынлап? Ирхан, билгеле, Фәрхад та, Таһир да түгел, тормышта андый кешеләрнең булуына ышанмый да ул. Болар барысы да әкият, хатыннар елап тыңласын өчен шагыйрьләр уйлап тапкан аларны. 

Ә ул яраттымы соң? Чын идеме соң аның яратуы? Шәһәргә укырга килгәч тә, Адилә турында бик еш уйлады бит ул... Аннары сирәгрәк уйлый башлады. Бераздан Адилә ерагайды, ерагайды, ерагайды... 

Кем белә, бәлки, шагыйрьләргә ышанырга кирәктер? Юк, үзе ярата алмаган кеше ышана алмый. Талант белән талантсызлык икесе ике якта... 

Ирханның ышанасы килә. Ул уйлый, төшенергә тырыша. Юк, мөмкин түгел. Барысы да әкият, синтементаль әкиятләр.Аларга хәзер мәктәп баласын да ышандырып булмый. Алар да хәзер мәхәббәтнең ни-нәмәрсә икәнен күреп белә. 

Илаһым, әкиятнең чынлыгына акыл белән ирешеп буламы соң?! Бәлки, кечкенә генә булса да йөрәк кирәктер аңа... 

Язмыш булган икән. Ирхан барыбер классташына өйләнде. Мәктәптә укыганда ул аңа югыйсә игътибар да итми иде. Аны чибәр дип әйтеп булмый, Адиләдә булган тыйнак матурлык та юк иде аңарда. 

Ир хатынының кыяфәте башка ир-атлар күзенә бәрелеп торырга тиеш түгел. Ирханның дуслары чибәр хатыннар белән яшәп карады. Җүнле булмады аларның тормышлары. Авылда, бәлки, мондый куркыныч янамыйдыр да... Анда барысы да күз алдында. Ә монда – шәһәрдә –теленә шайтан төкергән ир-егетләр шундый күп... Алар фәрештәңне дә юлдан яздырыр... 

Аның өйләнүе дә гади булды. Ул мәхәббәттә аңлашып, кәләшенә чәчәкләр таашып йөрмәде. Вакыты юк иде. Өйләнергә кирәк, яшь җитте. Шуны аңлаган егет ипи заводында эшләп йөрүче сабыр һәм астыртын кызга үзенең тәкъдимен әйтте. Сүзенә колак сала торган уңган хатын кирәк иде аңа. Ул ялгышмады. Ирхан беркайчан да ялгышмый иде. 

Адиләнең шулай кинәт кенә килеп керүе аны күнегелгән халәтеннән чыгара алмады. Аның дөньясы җиде йозак белән бкләнгән, аңа болай гына үтеп кереп булмый. Ул бу дөньяга үзе генә хуҗа, вак-төяк йомышларны үтәргә хәтта өченче класстагы Адилә дә кирәк түгел иде инде аңа... 

– Хәлләр ничек соң? 

Ирхан, игътибарлы булырга тырышып, Адиләгә текәлде. «Нигә мин болай соң? – дип гаҗәпләнеп уйлады ул. – Күңелдә берәр сөенечме шунда. Ниме булырга тиеш бит инде. Мин дә кеше ләбаса. Без бит аның белән бөтенләй үк ят кешеләр түгел». 

– Сөйлә әле, Адилә, синең турыда бик тә беләсем килә... 

Бернәрсә дә беләсе килми иде аның. Һәм шул чакта гына ул аңлап алды: яратмаган ул аны... Беркайчан да яратмаган... 

Ирхан бу уен башыннан куарга теләде. Күп сулар акса да, кайчандыр кемнедер ярата идем дип уйлау рәхәт бит! Ул аны оныткан гына... Вакыт дәвалый, вакыт үтерә. Эзләренә кадәр соклана иде ич. Бөтенләй үк боз җанлы түгел бит инде ул. Аннары, теге чактагы Адилә искитәрлек бүтән иде дип уйлады ул, аклангандай. Хәзер аның каршында башка Адилә утыра инде. Ят, чит... Бу ике Адилә арасында аерма җир белән күк арасы. 

– Сиңа үтенеч белән килгән идем, Ирхан. 

Шулай инде дип үртәлде Ирхан. Үтенеч белән! Башкача беркем бекемне беркайчан искә алмый. 

– Ирем бик каты авырып ята. Импортный дару кирәк. Менә... – Адилә аңа латинча нидер язылган кәгазь кисәге сузды. – Беркайдан табып булмый... Ярдәм итә алмассыңмы? 

Ирхан, әлбәттә, гафу ит, бер дә андый мөмкинлегем юк, дип әйтә ала иде. Һәм бу дөреслеккә дә туры килә, кайдан андый дефицит даруны тапсын ул, медицинага бернинди катнашы юк ич аның... 

Адилә, аның уйларын сизгәндәй, ашыга-ашыга сүзен дәвам итте: 

– Танышларың булса гына инде. Аптыраганнан килдем. Бик тә авыр ята бит. 

Хәзер мышык-мышык елап алачак дип уйлады Ирхан. Тагын балачагы искә төште. Чеметкәч ничек өзгәләнеп елаган иде бит... 

– Тырышып карармын... – Тавышы үзгәреп китте. Үзе дә сизмәстән борынын тартып куйды. Малай чактагы төсле... Халәтен Адиләгә сиздермәс өчен, тиз генә урыныннан күтәрелде. 

– Әйдә, андый эшне телефоннан сөйләшмиләр. Киттек. 

Дару сорап ни өчендер телефоннан сөйләшергә ярамаганны Адилә аңламады булса кирәк. Әмма Ирханнан сорарга уңайсызланды. 

Ул шоферга Бутлеров урамына борылырга куәты. 

– Бу яңа дару... – диде аңа танышы Рәүф абзый. – Белмим, табып булыр микән... Моны көндез чыра яндырып эзлиләр. Маде ин Япан! 

– Бик кирәк иде бит. 

Танышы көлемсерәде. 

– Даруны бик кирәк булганга гына эзлиләр дә инде, дустым. Хәзер, Марк Абрамовичка шалтыратып карыйм әле. 

Трубканы куйгач, ул кәгазьгә ашыгып нидер яза башлады. 

– Мә, шушы адрес буенча бар. Синең өчен генә... 

– Рәхмәт, туган, коткардың... – Ирхан хисләнеп Рәүф абзыйның кулын кысты. – Очрашырбыз әле. 

Машинага утыргач, танышы язып биргән кәгазьне шактый озак өйрәнергә туры килде аңа. 

– Нигәдер бу врачларның язулары алама була... – диде ул, Адиләгә борылып... һәм елмаеп куйды. Бу хатынга ярдәм итә алуына сөенгән иде ул... 

Адилә машинада утырып калды. Даруны алып чыгып биргәч, ул кечкенә сумкасында казына башлады. 

– Күпме? 

– Юкны сөйләмә, Адилә... 

– Юк, шулай да? Алай булмый... 

– Әйттем бит инде. – Ирхан ачуланган кыяфәт чыгарды. Һәм адилә, өченче класста укыган вакыттагы кебек, тынып калды. – Озатып куям... 

–  Горкига, – диде хатын җансыз тавыш белән. 

Машина тугыз катлы йорт янына килеп туктады. 

– Әйдә, күреп чык, Ирхан. 

Ирханның аларга керергә нияте юк иде, ләкин ул, үзе дә сизмәстән, Адиләгә иярде. 

– Үзен генә калдырып киткән идем, үпкәләп ятадыр инде... – дип сөйләнде хатын. 

Ирхан эндәшмәде. Авыр тынлыкта лифтның ыңгырашып күтәрелгәне ишетелә иде. Чирле кеше янында Ирханны һәрвакыт күңелсез уйлар биләп ала. Һәр кеше дә шулайдыр инде. Каты авыру кырына әҗәл елышкан була бит, салкын сулышы синең дә йөзеңә килеп кагыла шикелле. Ирексездән, үзеңнең дә киләчәктә шундый хәлдә каласыңны, дөнья белән иртәме-соңмы бәхилләшергә мәҗбүр буласыңны искә төшерәсең... 

Адилә озак кына ишекне ача алмыйча интекте. 

– Менә кайтып та җиттек. 

Фатирда үле тынлык иде. 

Борынга авыр ис килеп бәрелде. Авыру озак яткан бүлмәдә шулай була. Монда дару исе, бәвел исе, тагын әллә нинди исләр бергә кушылган иде. 

Ирхан түрдә яткан авыруның гадәттән тыш сары йөзенә игътибар итте. Ул ябык, борыны очлаеп калган, иягендәге төкләр сәер булып тырпаеп тора. Күзе йомык, тирән булып чокырайган... 

– Атасы... –Адилә кулы белән иренең маңгаена орынды. – Атасы... 

Идәнгә сыгылып төшкән хатынны күреп, Ирхан аңгыраеп китте. 

Шулай да бер мизгелдән аңа үз акылы кайтты. Нишләргә? Китәргәме? Килешмәс. Юатыргамы? Мондый чакта нәрсә дип юатасың? Мондый чакта су алып киләләр бугай. 

– Авызыңа су да сала алмадым бит... – Адилә илереп елый иде. 

– Адилә, үз-үзеңне бетермә... Мә, су... 

Хатын сулы стаканны этеп җибәрде: 

– Кит! 

– Үлгән артыннан үлеп булмый. Адилә, тынычлан... – Ннинди ахмак сүзләр», – дип уйлады Ирхан. Ә тагы нәрсә әйтсен соң ул? Башка сүзләрне Ирхан белми иде. 

– Су да сала алмадым... Берьялгызың бит... Соңгы сулышыңда... А-а-а... 

Адилә учындагы даруны Ирханга ыргытты: 

– Кит! Кит! Нәрсә сузаеп торасың монда?! Калдыр безне... 

Ирхан акрын-акрын артка чигенде. 

 

– Бүген нигәдер соңга калдың... – диде хатыны. 

– Җыелыш булды. 

Ашап алганнан соң, ул озак кына телевизор карады. Соңгы яңалыкларны тыңлаганда, йокы бүлмәсеннән хатынының тавышы ишетелде: 

– Ят инде... Иртәгә иртә торасы ич... 

Әйе шул, иртәгә ял, дачага барырга сөйләшкәннәр иде. Ирхан чишенә башлады. 

– Бүген Адиләне күрдем, – диде ул хатынына. 

– Нинди Адилә тагын? 

– Безнең белән укыды. Классташ... 

– Шулаймыни? Нәрсә сөйли? 

– Ире үлгән... – Ирхан юрган астына чумды. 

– Бәхете булмады инде аның да... – Хатын, учы белән авызын каплап, иснәп куйды. – Телевизорны сүндерергә онытмадыңмы? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин анламадым,нэрсэ эйтергэ телэде сон автор?

    Хәзер укыйлар