Логотип
Проза

​Дәү-дәү әни

Кайтасы килмәгән иде Амалиянең бу авылга! Гомумән, бернинди авылга да кайтасы килмәде аның. Тик алар гаиләсендә диктатура. Авторитар режим. «Кайтасың!» – диде әтисе. Каршы килеп маташу файдасыз иде. Амалия инде белә: ирене кысылып, күзе шарланса, әтисе барыбер үз дигәнен итәчәк. «Киребеткән!» – дип, хәтта әнисе дә кулын селти аңа. Юкса кирелектә икесе бер иш. Амалия кайчакта уйлап та куя: өлкәннәрнең һәммәсе дә шундый бит! Үз сүзләре генә сүз.

Кичә генә мәктәптә кыңгырау чылтырады, бүген менә ул авылга китеп бара. «Кайтабыз», – ди әтисе. Ул кайта, әлбәттә, ул бит аның туган авылы, Амалиянең исә ул авылны күргәне юк әле. Дус кызлары белән бергә җәйгә әллә ниләр уйлап куйганнар иде югыйсә. Иң башта чиркәү янындагы җәйге мәктәпкә барасылар иде. Рухани атакай аларга инде мәктәп кирәк-яраклары да алып куйды: «Килгәч, спорт киемнәре дә бүләк итәрбез, нәфис гимнастика белән шөгыльләнерсез, – диде. – Рухи яктан да, физик яктан да сәламәт кешеләр булып үсәрсез!» Әтисе бу ниятләрнең барысын да чәлпәрәмә китерде. Башта бик нык аптырады, очкылык тота башлады. Авызыннан төкерек чәчеп, н-сс ди-ди нидер ысылдап, ишекле-түрле йөгереп алды. Аннары буасы ерылды: «Оятсызлар! – дип кычкырды ул. – Акча түләп укытабыз, ә алар шул акчага баланы чукындыра». Шакката Амалия. Әтисенең кыланмышы әнисен дә туйдырды, ахрысы, кулын гадәттәгечә күкрәгенә кушырды да торып басты, күзендәге ялкын теле керфеген көйдергәндәй булды. «Монда-а, – диде ул сузыбрак, – тавышланудан ни файда? Чебен дулап тәрәзә ватамы? Барып карадың бит шкулларына... Иле белән чукынгач, син генә нишли аласың?» Әтисе күкрәген уа-уа аш бүлмәсенә чыгып китте. Анда нәрсәдер шылтырап алды...

Ул вакытта Амалия, мәктәптән кайткач, нигә без­нең почмакта икона юк, дип, ата-анасын өнсез калдырган иде. Кызга аларның миңгерәү чырае көлке тоелды, тагын да шаккаттыру өчен ул уң кулын очындырып, маңгаена, түшенә төртенеп алды, хуплау кө­­теп бер әтисенә, бер әнисенә күз ташлады. Аларның телсез калуын үзенчә юрап, мактау өмет итеп елмайды:
– Молитва укып күрсәтимме?

Әнисе шаркылдап көлә башлады. Ләкин аның күзе көлми иде.

Икенче көнне әтисе мәктәпкә китте. Кызу кеше иде ул болай. Тиз кызып китә торган гадәте бар иде.

Шул гадәтенә күрә тиз генә директорга кереп, мәктәптә баласын чукындыруга үзенең катгыян кире мөнәсә­бәтен белдермәкче иде. Сүзләре дә тел очында: «Без­дә дин дәүләттән аерылган! Сезнең хакыгыз юк!», фәлән-төгән... һәм башка шундый кискен сүзләр.

Тик директорга алай ансат кына кереп булмый икән. Ишек төбендә утыручы кызыл авызлы кыз аның юлын бүл­де, директорның мәшгуль икәнен әйтеп, бераз көтәргә кушты. Беразга дигәне шактый озакка сузылды, ачуы сүрелә башлаганын тоеп, Роберт Замалиевич – аны үзе эшләгән төзелеш трестында шулай олылыйлар иде! – урыныннан калкынып, ишек түрәсе кызга үзенең һәмишә монда икәнен искәртте. Тик алдындагы компьютерга кадалган кыз, авыр керфекләрен кү­­тә­рергә дә иренеп, кулын күтәреп учын гына күрсәтте. Сезнең ишеләр монда күп килә, янәсе, ә директор берәү генә. Инде канына тарала башлаган ярсуы янә утлы төергә укмашып, Роберт Замалиевич кабинетка ыргылды. Артта кызыл авызлы кызның чинап алуы ишеккә кысылып калды.
– Сез кем? – дип чәрелдәде директор ханым, чәрелдәде... олы гәүдәсенә карамастан, буш мичкә эчендә калган тычканныкыдай хәтта чинабрак чыга иде тавышы. – Сез нигә рөхсәтсез бәреп керәсез? Полиция чакыртам хәзер!

Роберт Замалиевич сүзне нидән башларга белмичә каушап калды. Үзенең биредә укучы Амалия Айзатуллованың әтисе булуын аңлатырга маташты. Аны монда чукынырга өйрәткәнсез, ә без этник мөселманнар дип бытылдады.

Ишектә ярым хәрби киемдә сакчы күренде. Дирек­тор хатын, Роберт Замалиевичның өтек-төтек сүзлә­ренә игътибар итмәстән, шул сакчыга ябырылды:
– Син нигә мәктәпкә ят кешене керттең? Эшеңнән куам хәзер үк!
– Гафу итегез, туалетка киткән чагым иде... – Сакчы Роберт Замалиевичның җиңенә килеп
ябышты.
– Позвольте...
– Не позволим! – дип чәрелдәде директор хатын. – Православие культурасын өйрәнү бездә мәҗбүри. Культураны! Аңлыйсызмы? Оныттыгызмы кайсы илдә яшәгәнне?! Әллә сез мөселман экстремистымы? Яхшы, без тиешле урынга хәбәр итәрбез.
– Мин бит... мин, – дип тотлыкты Роберт Замалиевич, – киңәшергә дип кенә... – Хәер, бу сүзләрне мәктәптән чыгып киткәч үз-үзенә пышылдады бугай ул.

Шул көннән соң мәктәпкә эзе суынды Роберт Замалиевичның.
– Каникулга чыгуга ук авылга кайтарырга кирәк Амалияне, – диде ул хатынына. – Анда әле минем әбинең әнисе дә исән, мулла булып йөри, бисмилла булса да өйрәтер кызга.

Моңарчы авылны өнәп бетермәгән хатыны да иренә каршы төшмәде.
– Кайтсын шул, – диде. – Анда сөт-катык... башкасы. Барысы да натуральный.

Авыл Алатыр шәһәреннән әллә ни ерак түгел иде. Ике йөз чакрымнар булыр. Тик кендек күптән өзелгән, хатыны да шәһәрдән булгач, Роберт Замалиевич анда урык-сурык кына кайткалап китә, җәйге ялларда алар йә Анталиягә, йә якын-тирәдәге шифаханәгә баралар. Тормышлары шулай бер көйдә иде. Менә бит...

Авыл искә төште. Роберт Замалиевич та, институтта укытып йөргән Луиза Маратовна да, әлбәттә, моңарчы үзлә­ренең нинди диндә булулары турында уйланганнары юк иде. Әлепне таяк дип тә белмәгән килеш ничек уйланасың? Ләкин күз алдында бердәнбер баланы чукындырганда кайдадыр эчтә ниндидер кыл сискәнеп куйды. Бигрәк тә Роберт Замалиевич...

Ул мәктәптән кайтканнан соң төне буе йоклый алмады. Таң алдыннан төш күрде: зират капкасының баганасына сөялеп, мәрхүм әтисе елап тора иде... Амалия, иреннәрен кысып, әнисе белән салкын гына саубуллашты. Үзе шәһәрдә калды әнә, ә кызын – сөргенгә... Әтисе инде машинасын кабызган иде. Алатырдан чыккач, әтисе дә иркенлекне тансыклык авылларны узып, машина алга очты.
– Синең өчен бөтенләй яңа дөнья анда, – дип әтисе кызын юатырга маташса да, Амалия аны инде ишетми, йокыга оеган иде. Авылга килеп җиткәнен ул сизми дә калды.

Шифер түбәле тәбәнәк кенә өйдән ике әби ашыгып чыкты. Яшьрәге Амалиянең әтисен кочаклап алды.
– Руберт, кайттыңмы, таем!

Олырак карчык Амалияне җитәкләп алды, йомшак кына аркасыннан какты:
– Менә бит нибәрәбез дә кайткан, Алланың хикмәте. Киленнең быел да эше тыгыздыр инде...

Шаулашып өйгә керделәр.
– Дәү әби кайда соң? – дип, әтисе як-якка карады.
– Гөлҗиан әптәйнең килене ир олан тапкан. Шуңа исем кушарга китте анай, – диде олырак карчык. – Самавыр кайнаганчы кайтып җитәр. Әле торасыздыр бит?
– Иртәгә миңа эшкә. Бүген китәргә кирәк. Амалияне генә кайтардым. Ялга чыккач, иркенләп кайтырмын әле.
– Син шулай әйтәсең дә... – Яшьрәк әби күзен сөртеп алды. Амалия аны әтисенең әнисе дип юрады.
– Кызыңны апкайтуың яхшы булган, үзең дә беләсең, җәй көне бездә җан рәхәте. Тиздән җиләкләр өлгерер. – Олы әби елмайды. – Тик анай аны бездән тартып алыр инде.
– Барыгызга да җитәр, – дип әнисе белән әбисен юатты Руберт, үзе берни дә аңламыйча күзен тасрайтып утырган кызының, сөеп, чәченнән сыйпады. Самавырны өстәлгә куйдылар, куертылган каймак, сөт-катык, бал, бавырсаклар килде. Тик әбиләр самавырны борчырга ашыкмады. Кунак мәгънәле итеп сәгатенә дә караштырып алды.
– Хәзер кайтып җитә ул. Аңардан башка ризыклану килешмәс.
– Белә-әм... 

Капка шыгырдаганы ишетелде. Амалия җитез гәүдәле берәүнең ишегалдыннан үткәнен күреп калды. Шул мизгелдә үк ул ишектән дә килеп керде. Барысы да урыныннан торды. Амалия дә калкынды. «Дирек-тор» монда шушы әби икән дип уйлады. Бу әби өйдә-ге ике әбидән аерылып тора, өлкән булса да – юкса болары сикереп тормаслар иде! – күзе җемелди, җиңел сөякле, йөзе дә тәбикмәк сыман – бер җыерчык эзе күренми.
– Кемнәр, кемнәр ка-айткан... – дип көйләп сөйли-сөйли ул түргә үтте, андагы – күрәсең, аның өчен! – буш торган көрпә салган урындыкка утырды, ике учын йөзенә китерде, шактый гына озак мыдырдаганнан соң,«Аллаһ әкбәр!» дип битен сыпырды. Үзен гаҗәпләнеп күзәткән Амалиягә күз ташлап, торынына борылды:
– Руберт улым, кызың амин тота белми мәллә?
– Менә өйрәнергә кайтты бит инде, – дип кызганыч елмайды торын.
– Ярар, ярар, яхшы булган, соң түгел әле. Әйдәгез, чәйдән җитешегез.

Амалия сизмичә дә калган, чынаякларда инде чәй тутырык, бер әби аңа бавырсак салып маташа.
– Бездә шулай эчәләр, – диде әтисе.

Сездә эчсәләр соң... Амалия иренен турсайтты, чәйгә ирен тигерергә уйламады да. Башын күтәреп караса, «директор» әбинең күзе аңарда! Амалия ашыгып чәйгә иелде.
– Амилә кызыма бал ерак, – диде «директор», ике әби, каударланып, кыз каршына бал савытын шудырдылар. «Бик матур исем – Амилә», – диештеләр.
– Әле Гөлҗиан килене тапкан малайга Абдрахман дип кушып кайттым, анасы күзен терәп, Артурмы, Амурмы дип тик тора, адәм ыстрамы. Нишләп мин үз балама үзем исем куша алмыйм, беля-ясызмы, мин аны ниччек авырттырып тудырдым, ди бит әле, миңгерәү. Тилибизыр карап азынганнар. Ничауа, тәртип урнаштырып киләм инде. – Ул торынына карап елмайды. – Миңа кадәрге мулла бик йомшак иде. Халаякка тәртип куялмады.
– Хатын-кызга мулла булырга ярыймы?
– Нишлисең инде, – дип, иңен сикертте кортка, – безнең картларның җыенысыннан бер чырапычак чыкмый. Әлепне таяк дип белмиләр. Урыс арасы бит, бернишләп булмый.
– Авыр түгелме соң бу яшьтә?
– Яшемә ни булган? Аллага шөкер. Яшьләргә биргесез әле мин! – Ул янәшәсендәге әбиләргә карап алды. Тегеләре аны җөпләп ияк какты. – Шушы җәйдә йөз тирәсе була, әлхәмделиллаһи...

Ул мут кына каш сикертте.
– Бәрәкалла! – диештеләр әбиләр.
– Зур юбилей бит бу! Зурлап үткәрергә дә кирәк, – диде кунак. Блокнотына нидер язып та куйды.
– Авыр инде, авыр булмыйча соң. – Карчык торынының соравын онытмаган иде. – Тик хак юлга чыксаң, Алла ярдәм бирә ул.

Чәйдән соң әтисе китәргә җыенды.
– Ярар, кызым, сау бул, абикаларыңның сүзен тыңла.
– Нинди абика булыйм әле мин? – дип Рубертның әнисе ризасызлык белдерде. – Миңа дәү әни дисен!
– Миңа әбекәй дисә дә ярый, бик күркәм сүз, – диде уртача карчык.
– Ә миңа ярамый, – дип кинәт киреләнде «мулла» әби. – Миңа Амилә дәү-дәү әни дип эндәшсен! Пуняла, мин – дәү-дәү әни!
– Поняла, – диде Амалия... юк ла, Амилә!

Әтисе китте. Амилә калды. Бернишләп тә булмый!
Иртәгәсен дәү-дәү әнисе аны таң белән уятты. Кызның торасы килмәде, әлбәттә. Каникулда да рәхәтләнеп йокламагач! Тибенеп тә карады, тырнарга да маташты, шулай чәбәләнә торгач, йокысы
качты.
– Йокы чүлмәге булмыйлар алай, – дип сөйләнде дәү-дәү әнисе. – Кояш чыкканда йоклап ятсаң, беләсеңме ни була? – Ул кызның колагына иелде. – ... йон чыкмый кала!

Кыз, әйе, Амилә, урыныннан корт чаккандай си­ке­реп торды. Дәү-дәү әни нибәрәсен кочаклап алды.
– Үсеп беткәнсең бит инде, йөрәк маем, күкрәгең дә әнә бөреләнеп килә. Бераздан, һии...

Ул аны ашыктыра-ашыктыра, кыстый-кыстый чәй эчерде. Үзе һич тынмыйча сөйләнә иде. Амилә инде аны аңлый да башлады сыман. Сүз сөрешен чамалый кебек иде ул аның. Тик әле авыз күтәреп кушыла гына алмый.
– Хәзер урманга барабыз, – диде дәү-дәү әнисе. – Урман, пуняла?
– Поняла, – диде Амилә.
– Әнә ул урман, авыл өстенә егылырга тора.

Шунда бармыйча авылда яталармы, юләр? Өйдә, шәһәрдәге кебек, үз исеңне иснәп...
Чыннан да, урман авылга ерак түгел икән. Һавасын сулагач, Амиләнең башы әйләнеп китте. Чәчәкле аланга килеп чыктылар. Дәү-дәү әнисе иелеп үлән чемли башлады.
– Менә кузгалак, мәле-мәле, ашап кара әле... Тәмлеме? Һи, сез аның тәмен беләсезмени... Төкермә, юләр... Менә монысы юа... Йәле-йәле, кыр суганы да диләр аны.

Дәү-дәү әни артыннан йөри-йөри Амилә тәмам арыды, аяклары сыдырылды, черки талады.
– Бераз тамак ялгап алыйк, – дип, дәү-дәү әнисе төенчегеннән ипи телемнәре, ике пешкән бәрәңге, ике йомырка чыгарды. Андый тәмле ризыкларны Амиләнең беркайчан да ашап караганы юк иде! Тамак ялгаганнан соң ял итеп алдылар. Күк йөзе шундый тирән һәм серле иде. Болытта гына йөзеп, ак сакаллы Алла бабай килеп чыгар кебек. Дәү-дәү әнисенең Алла бабайны күргәне бар микән? Күрсә дә күргәндер, ул бит үзе дә бик карт икән, йөзгә җиттем, диме... Алланың улын да беләдер әле.
– Алла ул берәү генә, аның улы да юк, хатыны да. – Әллә Амиләнең уен укый инде ул? – Ул бит кеше түгел үрчергә. – Дәү-дәү әнисе торып басты, җыйган үләннәрен икегә аерып бәйләде. Кечкенәрәк бәйләмне Амиләнең җилкәсенә салды, зурысын үзе күтәрде. – Кайтыйк булмаса. Югалтканнардыр. Әле Хәйрүшләргә ашка барасы да бар.

Кайтуларына капка төбендә озын буйлы, ябык бер ир-ат көтеп тора. Ул тәмәке тарта иде, ахрысы. Урман­чы әби белән кызны күргәч, тәмәкесен каядыр яшерде.
– Нигә көттерәсез инде, муллаттәй, кунаклар күптән җыелды, Коръән укыргае, – дип каршы алды ул аларны. Үзе озын булса да, тавышы шактый сыек чыкты.
– Бар әле, монда моңаеп торма, кайта тор, менә нибәрәбез белән бик тиз килеп җитәрбез.
– Беләбез инде сезнең тиз дигәнне, – дип зарлана-зарлана, чакыра килгән адәм китеп барды.
– Үзегез укый белсәгез, көтмәс идегез! – дип әйтеп калды дәү-дәү әнисе аның артыннан.

Алай да бик кичекмәделәр, җәһәт кенә юынып, чиста киемнәрен киделәр дә мәҗлескә ашыктылар. Дәү-дәү әни Амиләне янәшәсенә түргә утыртты. Өстәлдәге ризыклар әле юка япма белән капланган; муллаттәй каршына нәни савыт белән тоз куйдылар. Ул җайлап утырды да, тамагын кыргалап торгач, дога укый башлады: Әгузу билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рәхииим... Амилә табын тирәсенә җыелган карт-корыга карады. Нигәдер монда барысы да ирләр, хатын-кызлар мәҗлесенә муллаттәйне кабат чакырасылар, имеш. Дәү-дәү әнисенә кара син, бер карт әби генә бит югыйсә, ә үзеннән ничек шүрләп торалар. Хөрмәт итәләр.

Әнә бит ул нинди кибарәнә, ничекләр матур итеп борын эченнән суза: Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмииин...
Амилә дәү-дәү әнисенә ияреп җәй дәвамында шундый мәҗлесләргә еш йөрде. Ул моңа шундый күнекте, мәҗлес озаграк булмый торса, күңеле
нык төшә иде. Сыйланып йөрү, матур сүзләр ишетү җанга сары май булып ятса, сәдака өләшүләре дә ошый иде Амиләгә. Муллаттәй белән янәшә утырган шәкерт кызга агайлар яхшы ук тамыза, әбекәе махсус тегеп биргән янчыгы тулып килә иде инде кунак кызның.

Беркөнне төш вакытларында алар өенә өч ир-ат килеп керде. Карчыклар шактый ук шомландылар да бугай. Нигә халыкка әфьюн таратасың, дип, элекке замандагы кебек алып китсәләр? Аллам сакласын, булыр да...
– Айнизямал Мухаметзяновна здесь проживает?
– Амиләне качыр! – дип кычкырды әбекәй.

Аның кычкыруында да мантыйк бар, бу вакытта инде Амилә «Колһуалла»ны өйрәнеп җиткән иде.

Бераздан аңлашылды, район үзәгеннән үк дәү-дәү әнине йөз яше белән котларга килгәннәр икән. Түшенә «Йөз яшь!» дигән медаль дә тактылар. «Алатырдан сезнең өчен махсус ясатып кайтарттык», – диде башлыклары депутат. Берсе медаль такканны черт-черт сурәткә төшерде. Гәҗиткә чыгарабыз, диделәр. Карчыкларның аңа исләре китмәде, авылда гәҗит алучы кеше юк иде. Озак тоткарланмады чакырылмаган кунаклар, саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп чыгып киттеләр. Дәү-дәү әни тагын нәрсәгәдер өметләнгән иде дә... нишлисең, медаль дә бүләк. Ак яулыгына төреп, сандыгына салып куйды.

Амилә авылдан китмәскә булды. Шәһәргә кунакка гына баргалап килер ул, әлбәттә. Әти-әнисен күреп... Тик кеше исәпли, тәкъдир хисаплый, диләр шул... Август аеның соңгы көннәре иде. Әтисе иртәгә кайтасын белдереп, телефоннан шалтыратты. Өч карчык та, тыз-быз килеп, кунак каршыларга әзерләнә башлады. Дәү-дәү әнисе йомыркалар алырга дип кетәклеккә менеп киткән иде. Шунда баскыч әйләнеп киткән дә... Дәү әнисе белән әбекәе аны, мыш-мыш килеп көчәнеп, өйгә алып кереп караватына салдылар. Амилә дә булышты. Дөресен әйткәндә, дәү-дәү әни авыр түгел иде. Җиңел иде ул. Ыңгырашмады, тып-тын гына ятты. Амилә аның чатнаган иреннәренә юеш сөлге тидереп, янәшәсендә утырды. Ул аны үләр дип уйламады да. Аның дәү-дәү әнисе бит ул!

Үлемне күз алдына китерә алмый иде Амилә.

Икенче көнне әтисе кайтып җитте. Ул Амиләне алырга кайткан иде. Дәү-дәү әнинең урында ятканын күреп бик пошынды. Нишләргә белми өйдә ары-бире йөренде. Өмет юк... өмет юк. Аны мондый хәлдә ташлап китәргә дә әллә ничек... Нишләргә?
Дәү-дәү әни аның гасабилануын аңлады, әлбәттә. Ишарәләп янына чакырды.
– Алып кит Амиләне, – диде ул газаптан чәрдәк-ләнгән авазларны өзек-өзек чыгарып. – Бәхил булыгыз.
– Торыйк әле бераз, – дигән булды әтисе.
– Әле мин берничә көн җәфаланам. Көтмә. Амиләнең исендә исән килеш калыйм.
– Тереләсең әле син, дәү әни. Моңарчы үлмәгәнне...

Дәү-дәү әни елмайган кебек булды.
– Сандыктан... мидалны... – Килене зур сандыкны ачып, теге депутат абый алып килгән медальне алып килде.
– Амилә, – диде дәү-дәү әнисе. – Менә бу сиңа...

Амилә медальне учына йомарлады.
– Йөз яшеңә җиткәч, син дә аны нибәрәңә бирерсең.

Машина моңаеп торган ташландык авылларны узып, киң кырлар аша Алатырга ашыкты. Әтисе: «Амалия, Амалия», – дип эндәшеп караган иде дә, кыз, йоклаганга сабышып, җавап бирмәде. Сөйләшәсе килми иде аның. Күңелен дәү-дәү әнисе турында уйлар биләп алган иде. Ничек икән аның хәле?
Тиздән Аллаһы Тәгаләгә нәрсә әйтер икән дәү-дәү әнисе? Амилә турында берәр сүз кыстырыр микән? Ул елмаеп куйды. Әллә ул дәү-дәү әнисен белмиме? Кыстыру гына түгел, авыз тутырып әйтер: Амилә бик тәрбияле, тәртипле кыз, дияр. Синең бер һәм бердәнбер булуыңа ышана ул, дип тә өстәр. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошады-уйландыра торган-бик матур хикэя.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Һәр басылган язма,хатмы ул,ниндидер әсәрме, тормышның ниндидер яңа бер яхшы ягын яки күләгәсен, кеше күңеленең шатлыгын яки тирән әрну-хәсрәтен, фаҗигасен яки өметен алып килә, һәм шулар белән бергә йөрәк серләрен дә алып килә,дигән сүзләрне укыганым бар.Шуның шикелле, бу хикәя дә әлеге заманның бик актуаль булган,дин мәсьәләсен кузгаткан бит.Ахыры булырмы икән,әйбәт булыр иде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт,Бик ошады. Дэвамын котеп калам

        Хәзер укыйлар