Логотип
Проза

Чәчкә абый

Җәяүләсәң, каршы искән җилгә чыдамаслык. Япан кырда, ышыкланыр җир булмагач, тик торсаң да — эңгер-меңгер салкыны үзәккә үтәрлек. Юлда бер җан иясе күренми дияр идең, оясына кайтырга соңлаган ике-өч ата карга нәрсәдер чүпләнеп йөргән була. Иптәшләре зур бер төркемгә оешканнар да авыл өстендә бөтерелә. Авылга моннан шактый ерактыр, ахрысы, кош өере умарта күче кебек кенә шәйләнә, әмма бер урыннан икенчесенә күченгәндә салган авазлары тын һавада аермачык ишетелеп тора.
Рита киң фасон белән тегелгән күлмәгенә төренеп куйгандай итенде дә, ике күзен дүртләп, Арча ягына карап тора башлады. Юлның аргы башыннан ут шәүләсе биетеп нәрсәдер килә иде.
Чүмәләләп кирпеч төягән йөк машинасы — КамАЗ икән. Машина көтеп, тәмам талчыкканга, Рита кул күтәреп маташмады. Хәлемә керегезче дигән кебек, кабина эчендәгеләргә текәлде.
Алпан-тилпән су буеннан кайтып килүче йорт үрдәгедәй, тырт-пырт килеп кенә якынайган машинадагылар аңлады булса кирәк. Әле Рита янына җиткәнче үк, ябык йөзле, кара тутлы, сирәк мыеклы бер адәм, ишекне ачып:
- Сәлам, кызый, утыр әйдә! — дип кычкырды.
Өч-дүрт сумкасын кабинага дыңгычлап тутыргач, үзенә
урын калмады диярлек. Рита юлдашы белән әйберләре арасына кыймылдамаслык итеп кереп кысылды.
Мыеклыга шул җитә калды.
- Ай-яй кайнар кызый булып чыктың әле син, — диде ул, эчке бер ләззәт белән һәм тагын да кысарга теләгәндәй аңа табарак елышты.
- Андыйлар белән туп-туры мунчага керергә инде, — дип өстәде шофер да.
- Чәчкә абыеңнан ычкынган кыз юк әле, өлгерербез...
Ир-атларның кыланышы кәефенә бер дә хуш килмәгәнне
белдереп, Рита читкәрәк этелгәндәй иткән иде, терсәкләре Чәчкә абый дигәненең кабыргаларына ук төртелде.
- Әйттем бит, кайнар кызыйга ошаган дип, әнә ничек итеп, кабыргаларымны кыздырырга тотынды! — дип күз кысты мыек көзге аша елмайган булып.
Шоферның да карашы — бер анда, бер — юлда. Машина тагын да әкренәйде.
Ирләрнең сүзе кыз-кыркын тирәсеннән ерак китә алмады. Аның матурлыгын кушып, тамак ялгадылар, су эчтеләр, мәзәкләр сөйләделәр. Рита тора-бара бу сөйләшүләрнең хатыннары рөхсәтеннән башка күршегә керергә дә курыккан авыл агайларының тел чарлавы икәнлеген аңлады һәм хәвеф көтүдән арынып, үз уена батты. Үзләреннән йөз чөергәндәй аның ян тәрәзә аша кырга карап баруын юлдашлары өнәп бетермәде булса кирәк, Чәчкә дигәннәренең кап-кара майга баткан куллары, кызга шоколадлы вафли тоттырды:
- Шудыр! Исемең ничек соң, чибәркәй?
- Биктимер, — диде Рита, аныкына төрттереп.
- Менә бит ничек, миңа — кыз, сиңа — малай исеме кушканнар. Тәмам пар килгәнбез.
- Мунча керергә генә инде, — дип өстәде тагын шофер.
- Түлке минем исем икәү бит. Монысы — үземнекеләр өчен. Казанның бөтен танылган кешесе Чәчкә дип йөртә мине! Хотя... в прошлом. Татарча әйтсәк.
Рита, кызыксына башлавын аңлатып, йөзен көзгегә таба борды.
- А как же! Абыең — гел шагыйрьләр, рәссамнар тирәсендә генә чуалган нәрсә! В убшым-то, шушындый чибәр кызның үзебезнең якта яшәгәнлеген белмәгәнгә ул.
- Сезнең як дигәнегездә бөтен чибәр кызлар утыздан узганмы? Үзе кадәр баласы бармы? — дип көлде Рита.
- Укытучыдыр әле син?! Телгә бик оста.
- Әйе шул. Укытучы.
- Нәсел-нәсәбең дә укытучыдыр әле... — диде ул тагын төрттеребрәк.
- Булса соң, аның нәрсәсе яман.
- Алар артык тәртипле була. Менә синең шикелле. Шухыр-мухырга юл куймый. Ир-ат халкы бит ул әзрәк читтә тити-мити уйнарга ярата.
- Мунча керергә диген, — дип өстәде шофер үзеннән.
- Тити-мити, агайне, авыл җирендә шул мунчада инде ул! Чәчкә абыең төшеп калганнардан түге-е-ел... Тити-митине Казан общакларында күп уйнады! И притом — шагыйрьләр дәрәҗәсендә!
- Менә мин дә — шагыйрә...
- Сиңа тагын! Укытучы инде. Тач укытучы. Бөгештермә! — дип кырт кисте шофер. — Түлке мин үзем нәкъ менә укытучыга өйләнер идем. — Аннан, янып, иреннәренә кадәр килгән тәмәкесен теш арасыннан тартып чыгарды да, эре бер кыяфәт белән лачкылдатып төкергәннән соң, тәрәзә ачыгыннан юлга ыргытты.
- Өйләнүен мин дә өйләнер идем. Хатының тәртипле булса, мишәйт итми анысы... — диде Чәчкә.
- Тәртип беркемгә дә мишәйт итми!
Әмма эченнән Рита башкачарак уйлый иде. Кычкырып торган укытучылыгы аның үзен дә туйдырды. Ул, әллә нинди бер үчлек белән, моңа кадәр кагылырга да җөрьәт итмәгән вафлиның шоколадын умырып алды да тел артына тәгәрәтте.
- Ну ирегезнең бәхет бар инде!
- Шушындый чибәр, акыллы хатынны үзеңнеке ит тә, ничек бәхет булмасын?!
- Ашыктык шул, брат, өйләнеп ашыкты-ы-ык! Әллә ул ир куенына иртәрәк сеңгәнме?
- Ничек итеп, шушындый чибәр хатынны юньле ир кара төнгә каршы юлга чыгарып җибәргән диген әле син?
- Үзе төнлә йөрергә курыкмаганга инде, — дип авыз кыйшайтты Рита.
- Син дә курыкма: акыллы, матур хатыннарны өенә кадәр кайтарып кую — безнең гадәт... — Чәчкә сүз уйнатудан әле һаман туймаган иде.
- Мунча керергә җай чыкты, — диде шофер.
- Иренә кирәк булмагач та, бездән арткан кеше юк...
Эче пошканлыкны Рита үзенчә басты:
- Менә шулай. Мактыйсыз да мактыйсыз. Ә бит матур да, акыллы да түгел мин. Иремә дә кирәгем юк икән. Һәм, әйтсәм дә, урталай өзәм: һам!
Чәчкәнең ике арада, һавада, хәрәкәтсез калган кулын эт тешләдемени — дертләп куйды да, айнып киткәндәй, каршысындагы тотынгычка үрелде.
Дәррәү көлешеп алдылар.
- Минем шаяртканнарга үпкәләмәгез инде. Бәлки, күңелегезгә тигәнбездер, — диде Чәчкә, кинәттән үзгәреп.
Ә бит Рита Чәчкәгә һич кенә дә үпкәләмәгән иде. Аның бердәнбер хәсрәте — тизрәк авылда калган кызы янына кайтып җитү. Сагынуына, ялгызлыгына түзә алмыйча, төнгә каршы юлга кузгалды шул. Уйламаганда-нитмәгәндә төенчекләрен төйнәде дә ерак юлга чыгып китте.
- Балагыз бармы? — дип сорады Чәчкә нигәдер моңсу гына.
- Бар. Кызым. Әле шуның янына кайтыш.
- Без сине өеңә кадәр илтеп куярбыз. Но юлыбыз — Балтачка гына.
Рита, кирәкмәс, дигән сыман, баш чайкады.
Шофер сүзне башкага күчерде:
- Сендем, машина сатучы танышларыгыз юкмы? Базарга сугылган идек тә, бер рәтлесе дә күренмәде. Бәяләр дә юнь түгел.
- Үзем сатам. Йөрергә кешесе дә юк, — дип җавап бирде Рита. — Жигули. Җиделе.
- Сезне каян табарга соң?
- Кәгазегез булса, адресымны язып калдырыр идем дә. Телефон юк шул.
Беркемдә бер кисәк кәгазь табылмады. Аптырагач, Рита, сумкасындагы бер китабын алып, адресын шунда язды.
Чәчкә абыйсы, китапны күргәч, беравык сүзсез калды. Әле тышындагы сурәткә, әле Ритага карап, нидер әйтергә азапланды.
- Ә бит минем синең исемне кайдадыр ишеткән бар! — диде ул бераздан, тәгаен ниндидер фикергә килеп.
- Иремнәндер инде, — дип куйды Рита битараф кына.
- Туктале, кайда гына ишеттем соң?..
- Кызлар яратам дисез, бергәләп кызлар янына баргачтыр инде, — дип көлемсерәде ханым.
- Сез нәрсә-ә-ә... Минем иптәш шагыйрьләрдә мондый чибәр хатын бар идемени?! Җыенысы, аңгыра-ахмакка өйләнеп беткәннәр дә йөриләр шунда теләсә кайда кайгы бушатып...
- Гадел Кутуй урамындагы общагаларда, дип тә өстәгез инде, — дип көлде Рита.
- Ә син аны каян беләсең? — Чәчкәнең күзләре маңгаена менде. Куллары, кыбырсып, кайракланган чалбар балагының тез башларын ышкырга тотынды.
Рита һични белештермәстән сөйләшә иде. Әйтерсең, аның теле белән кемдер җавап бирә, әйтә. Ул боларга Чәчкәдән битәр аптыраган.
- Исеме Рәистер инде аның? Шагыйрь дустыгызның...
- Әлбәттә! Әйт — аны каян беләсең? Точно! Мин бит исемеңне аннан ишеткән!
Чәчкә шофер тәрәз төбенә ыргыткан пачкадан үзләре кебек таушалып беткән бер сигарет тартып чыгарды. Бик озак әвәләгәннән соң, кабызып та тормыйча, кире урынына кыстырды.
- Әйт, кызый, син каян беләсең?
- Ә нәрсә дип әйтәсең...
- Кызый, син юри туктаткансың безнең машинаны. Мине оялтыр өчен!
- Оят — мунчада гына, — дип, шофер сүзне кабат уенга борырга чамалаган иде, Чәчкә аңа кул гына селтәде.
- Ә бит миңа, чыннан да, оят...
Юллар, күк, агачлар — барысы бергә буталды. Батып
баручы кояштан һәр нәрсәгә күчкән кызыллык әлеге бөтерчектән шомлы, серле бер күренеш ясаган. Шул бөтерчекнең уртасында — шундый ук хәвеф төсендәге Чәчкә.  Үзе сөйли дә сөйли.
- Чәчкә абыеңа синнән оят. Синең булдыксыз, ямьсез, аңгыра һәм тагын әллә нинди начар якларың барлыгына ышанып яшәгән өчен оят! Эх, үзем күреп гашыйк булмасам икә-ә-н...
Ниһаять, эңгер-меңгерле кыр үз урынына утырды. Сөяркәләрдән ир хатыны турында яман сүз ишетү бик тә гади бер нәрсә бит ул. Чәчкәнең соңгы сүзләренә Рита әллә ни илтифат та бирмәде. Әгәр Рәис... Әгәр Рәис тә шулай алдаган булса...
- Сезне тетеп, күпме шәраблар эчелгән! Хатыннар куенында, сезне каргап, күпме уртак төннәр кунылган. Билләһи, оят!
- Һе, минем иман дип сөйләнгән шагыйрем...
Чәчкә Ританың үзалдына әйтелгән сүзләрен ишеткәч,
бик үк өнәп бетермәгән булса кирәк:
- Бушка аракы эчертүченең күңелен күреп, нәрсә сөйләнмәс... Эш андамыни? И-и... шагыйрьләр турындагы дөньямны үзеңне күрсәтүең белән җимердең син, кызый.
- Әйт — белеп туктаттыңмы? Юри юлыбызга чыгып бастыңмы? — дип сорады ул кабат.
- Юк. Мин туктатмадым да бит. Үзегез ишек ачтыгыз. Аннан... Кешене ертыкка ямау итеп буламыни? Тормышның җөе үзе китмәсен икән ул...
- Балконнарга чүпрәк буйлап менәбез бит. Адәм көлкесе. Шундый хатыным булсамы? Минме? Хәер, үземнеке өчен үкенмим. Без гөрләтеп яшибез. Менә синең алда оят. Шагыйрьләр диген, ә?.. Гашыйклар диген, ә? Дөресен сөйләүчеләр диген. Имеш, кеше карамаслык хатынга өйләнгән дә артымнан чаба дип сөйли бит әле чәчбие дә,
— дип, торган саен ныграк өзгәләнде Чәчкә. — Без — нәрсә?! Без — кара халык. Безгә дә килешеп бетми әле ул, менә болай, чит бер хатынга, гашыйк булдым дип сөйләнеп утыру. Гаепләмә инде. Уеннан уймак чыкты.
Шофер сүздән арыды. Ул болай ук буласын көтмәгән иде, ахрысы.
- Без сине хәзер... Өеңә кадәр үк, — дип сөйли башлаган иде, Рита аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
- Кирәкми! — дип бүлдерде дә машинаны туктатырга кушты. Оялаган бушлык йөрәген урталай ярсын өчен, тагын бер сүз җитә иде.
Олы юлдан, әйберләрен күтәреп, кара төнгә кереп китте ул. Кешесез кыр, хәсрәтсез төн, уйсыз адымнар һәм бердәнбере — кызы гына кирәк иде җанына. Күпмедер киткәч, тау башында басып калган машинага таба карады. Ул әле кирегә, үз юлына таба борылмаган, кызыл күзләре белән Рита киткән якка текәлгән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар