Логотип
Проза

Чатнаган чәркә

(Хикәя)
                                                       
Әхәт  Казаннан киткән хәрби  отряд белән Чечнядан кайтып төште. Казанга кадәр сузылган озын юлда ул, Рәсәйнең таркау тормышын вагон тәрәзәсеннән күзәтеп барып, сөйгәне Камилә турында уйланды. Очрашуның ничек буласын төрлечә күз алдына китерде. Кайвакыт бу очрашу бик интим төс ала да, егет бөтенләй эреп китә, йөрәге ашкынып тибә башлый иде.
Сугыш барган илдә үткән шушы вакыт эчендә Әхәт бик күпне күрде, хәрби хезмәтнең ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыды, кырысланды^ катыланган күңеле күп нәрсәгә игътибар да итми башлаган иде. Һәр почмактан сиңа автомат көпшәсе карап тормаса да, ул хезмәт иткән ил – ят  һәм хәтәр ил иде. Анда тормыш та ят, тормышны аңлау да үзгә. Иң аянычы – кеше гомере анда бер тиен дә тормый, иртәгә исән-сау булуыңа бернинди ышаныч юк. Хәзер менә Әхәт шушы хәтәр дөньядан аерылып, үз Казанына кайтып килә. Анда егетне Камиләсе көтә. Көтә микән соң? Бәлки, Әхәт бу хисләрне  үзе үстереп, күпертеп, үз-үзен  шуңа ышандырып кайтып килә торгандыр. Асылда алар арасында берни дә булганы юк бит әле. Әйе, бер сыйныфта укыдылар, соңгы сыйныфта шактый ук якынаеп киттеләр, читтән караганда алар бер-берсенә тиң   матур пар иде.
Дөресен генә әйткәндә, Әхәткә Камиләнең уртак хисләр турында сөйләшергә яратмавы ошап бетми, армиягә дә аннан «сөям» сүзен ишетмичә китеп барды. Шуңа да карамастан, Әхәтнең Камиләдән якын кешесе юк. Диңгезчеләр: суднода кок хатын-кыз затыннан булганда, бер-ике айдан бөтен экипаж аңа гашыйк була икән, һәм теге үзен ирләр арасында королева кебек хис итә башлый, диләр. Әхәт белән дә шундыйрак бер хәл булмады микән – юкса бу кадәр ашкынуны, назга сусауны ничек аңлатырга?
Әхәт армиягә алынган елны Камилә, институтка керергә теләп,  имтихан биреп карады, тик артыннан йөрүче танышлары булмагач, үтә алмады. Кичкегә керде дә бер оешмага эшкә урнашты. Тулай торакта Зоя исемле бер кыз белән тора икән.
Әхәт Казанга кайтып, апаларында бер кичне кунды да иртәгәсен кичкырын   Камилә янына китте. Күп итеп ашарга-эчәргә алды, ә икенче кулына чәчәк бәйләме тотты.
Тулай торакка керү кыен булмады. «Армиядән кайттым, сеңлем янына киләм», – дигәч, матур букет тоткан солдатны вахтерша хатын тоткарлыксыз кертеп җибәhде. 
Менә Әхәт нык дулкынланган хәлдә Камилә торган бүлмә ишеге төбендә басып тора, йөрәге дөп-дөп тибә. Ишекне аңа Камилә түгел, бөтенләй башка кыз ачты.
– Камилә шушында торамы? – дип сорады Әхәт.
            – Ә сез кем буласыз?
– Мин – Әхәт. Кичә генә армиядән кайттым, – дип ярып салды егет.
          – Узыгыз, тоткарланмаса, Камилә ярты сәгатьтән кайтып җитәр, – дип, кыз солдатны бүлмәгә дәште.
Әхәт бүлмәгә узып, әйберләрен кая куярга белмичә аптырап торганда кыз аңа урын күрсәтте. Кулындагы чәчәкләргә игътибар итеп: 
    – Әйдәгез вазага утыртыйк, шиңмәсеннәр, – дип, аның кулыннан букетны  алды һәм вазага су салыр өчен кухняга чыгып китте.
Дөрес, Әхәтнең букетны Камиләнең үз кулына тапшырасы, биленнән кочып алып, маңгаеннан булса да үбеп аласы килгән иде. Бүлмәдәш кызы егеткә мондый мөмкинлекне калдырмады, вазага утыртылгач, чәчәкләр уртак була инде ул. Моңа егетнең бераз кәефе кырылды.
Ике кешелек бүлмә пөхтә итеп җыелган, күптән түгел ремонт та ясалганга охшый. Ике читтә ике агач карават тора, кием шкафы, стенада китап шүрлекләре, ике тумбочка һәм уртада түгәрәк өстәл. Тулай торак өчен тагын ни кирәк?
Бүлмәдәш кыз, кире кереп, сулы вазага розаларны утыртты да:
– Әйдәгез танышыйк, мин Зоя булам, – дип егеткә кулын сузды. Аның куллары йомшак һәм нәфис иде, тырнакларын да бик тырышып тәрбияли икән. 
Зоя шактый сүзчән кыз булып чыкты. Әхәтнең Чечняда хезмәт итүен белеп алгач, хезмәтенең ничек узуын, андагы хәлләр турында җентекләп сораша башлады. «Утыз яшьләр бардыр, буй-сыны күз төшмәслек түгел», – дип эчтән генә уйлап куйды Әхәт. Тулай торакта яшәп картаеп баручы сазаган кыз. 
Ул арада Камилә дә кайтып керде. Әхәт аны күреп алуга урыныннан сикереп торды, кызга якынлашты, аңа чишенергә дә ирек бирмичә, кочагына алды. Ул үсә төшкән, тагын да зифаланган. Камилә моны көтмәгән иде, уңайсызланып кызарып чыкты. Әхәт кочагыннан ычкынгач, тиз-тиз өстен салды, аннан:
– Кайчан кайттың? Бөтенләйгәме? – дип сорады.
– Бөтенләйгә! – Әхәт тә чит кеше алдында үзен ничек тотарга белми иде.
           –   Нигә хәбәр итмәдең, белеп торган булыр идем, – диде кыз. Ул әле һаман үз халәтенә кайта алмый, сүзне ничек дәвам итәргә белми иде.
Ярый әле Әхәт каушап калмады.
   – Кызлар, мин бүген сезнең белән бәйрәм кичәсе оештырмакчы булып килдем. Ашарга-эчәргә җитәрлек, әнә сумкада. Әйдәгез, бер матур итеп утырыйк әле. Все-таки солдат хезмәттән кайтты бит...
    – Ура! – дип кычкырып куйды Зоя. – Мондый тәкъдимне хупларга гына кала.
    – Син ничек, ризамы? – дип сорады Әхәт Камиләдән.
    – Сорап тора тагын... Әлбәттә, риза!
 Кызлар тыз-быз килеп кухня белән бүлмә арасында йөргәндә, Әхәт тә бер урында гына утырмады. Башта бүлмәне тикшереп чыкты, аннан коридорны бер әйләнде, кухняга да сугылды, анда плита янында торган Камиләнең биленнән кочып, ачык муеннан үбеп алды. Кыскасы, кызлар табын әзерләгән арада биредә тәмам үз кеше булып китте. Әхәтнең бүген Камиләнең ничектер серен ачасы, үзенә карата булган мөнәсәбәтен ачыклыйсы килә иде. Кызый тыштан бик шат күренә, егеткә ягымлы карашлар ташлый, кайтуына сөенгән кебек иде.  Эчендә ниләр бардыр, анысын бер үзе генә белә. Ара-тирә килеп торган хатларында да ул күңелендәгесен ачып бетерми, тышкы вакыйгаларны сөйләү белән чикләнә иде. Шушындый көнне дә кыз серен саклап маташса, аның кайдан, нинди җирдән, нинди хәтәр вакыйгалар аша узып, исән-сау килеш  кайтуын белә торып та ачылып китмәсә, димәк, Әхәтнең «Камилә... Камилә...» дип өзелеп йөрүләре «буш номер»,  юкка хыяллану гына булып чыга.
Әхәт үзе алып килгән аракы-шәрабларны өстәлгә тезеп куйды. Эчү табыны әзерли башлаганда ул, тиздән башына китереп сугачак рәхәт дулкынны күз алдына китереп, эчтән кытыклана ук башлады. Эш шунда: Әхәт армиядән эчәргә өйрәнеп кайтты. Ныклап торып эчә белә торган, тик акылын югалтмыйча эчә белә торган нык егет булып кайтты. Эчәргә аны гел сугыш, хәвеф халәтендә яшәү, даими киеренкелек өйрәтте. Андый шартларда башкача  була да алмый иде инде. Сине гел сагалап торган хәвефтән, стресстан, үлем куркынычыннан психиканы башкача ничек сакларга мөмкин иде соң... Шуңа күрә  Әхәт әле мәҗлес башланганчы ук күңел күтәренкелеге, ниндидер эйфория кичерде, янында шундый затлар бөтерелеп йөргәндә бигрәк тә.
– Ярар, кызлар, җитәр... Әйдәгез, утырышыйк, – диде ул, ниһаять.
Зоя өстәлгә өч нечкә билле чәркә китереп куйды.
– Бәллүр чәркәләрдән эчик әле, – диде.
Әхәт, кызлардан сорап, һәркайсының чәркәсенә эчемлек салып чыкты. Зоя акны гына эчә икән. Камилә исә үзенә кызыл шәраб салдырды. Ул әле һаман тәлинкәләр белән маташа иде.
– Беренче сүзне үзең әйт, – диде ул Әхәткә.
Әхәт торып басты, бик тә  бәхетле сизә иде ул үзен бу минутта.
        – Кызлар, минем өчен бүген икеләтә бәйрәм. Анда, таулар арасында ятканда, мин еш кына уйлый идем: нәрсә калган инде миңа, татар баласына, бу илдә, дип. Бик күпләр юкка һәлак булды, гарип булды. Мин менә сезнең каршыгызда сау-сәламәт килеш басып торам. Икенчедән, минем янәшәмдә сөйгән кешем утыра. Бу да минем өчен зур бәхет һәм сөенеч. Әйдәгез, башка безнең тормышта андый аерылышулар, сынаулар булмасын. Шуның өчен күтәреп куйыйк...
Чәкешеп эчеп куйдылар. Зоя беренче чәркәне төбенә хәтле бушатты, Камилә исә шәрабын бер-ике генә йотып куйды. Әхәт аны мәҗбүриләмәкче иде, кыз баш тартты. Шулай мәҗлес башланды. Ашарга-эчәргә мул иде. Бер-ике чәркәдән соң Зоя, Камиләдән һич тартынмыйча, Әхәтнең күзләренә керердәй булып, аңа туп-туры карап утыра башлады. Бергә яшәгәч, Камилә белә: Зоя үз тирәсендә берәр егет күренсә, аны ничек тә яулап алырга тырыша, кеше өлешенә керергә бик маһир. Тулай торакта бу яктан аның яманаты да чыккан иде.
Әхәт чәркәләргә сала торды, табын кызганнан-кызды, тик Камилә генә Зоя белән Әхәткә тиңдәш була алмады, ул чират җиткән саен бер йотым белән чикләнде. Бер-ике тапкыр Әхәтнең кабыргасына төртеп:
      – Син исереп китә күрмә тагын, – дип кисәтеп тә карады, тик егет: – Бүген шундый көн, бераз артыкка китсә дә ярый, – дип үз итеп Камиләне иңеннән  кысты.
Шулай да Камиләнең алай читләшеп утыруы егетнең кәефен кыра, ул ничектер компаниядән аерыла, мәҗлеснең көен боза иде шикелле. Ә менә Зоя...  Зоя исә Әхәттән һич калышмыйча бара, мәҗлескә җан өрә, кәефне күтәрә иде.
Сәгать ярымлап үткәч, мәҗлес сүлпәнәя төште, шунда Камилә магнитофонны җибәрде, Әхәтне биергә чакырды. Егет инде шактый салмыш булса да, үзен нык тота, чайкалмый, кирәкмәгән сүз сөйләми иде:
       – Әхәт, син кем янына килдең? – дип  турыдан-туры сорады аннан Камилә.
        – Ничек инде? Билгеле, синең янга...
        – Бер дә охшамаган.
         – Нәрсә охшамаган?
         – Үз-үзеңне тотуыңа караганда, бер дә минем янга килгәнгә охшамаган, дим.
Бу сүзләр Әхәтне кинәт айнытып җибәрде, ул үзенең, чыннан да, Камиләгә игътибарын киметүен аңлады.
– Синең яныңа, кадерлем, синең яныңа... Мин бит бу көнне шундый озак көттем. Аңлыйсыңмы?
Кыз дәшмәде.
Әхәт аны үзенә кыса төшеп:
–  Әллә үпкәләттемме үзеңне? Гафу ит, – диде.
Зоя бу вакытта бүлмәдән чыгып киткән иде. Ул бу сөйләшүне ишетмәде. Әйләнеп кергәч исә, Әхәт белән Камилә янына килеп:
      –  Миңа да батыр солдат белән бер әйләнергә рөхсәттер бит, – дип араларына  керде.
Камилә, ирексездән, Әхәтне аңа калдырды, юкса скандалга, тавышка китә иде. Үзе өстәлне караштырырга кереште.
Салмак музыка көенә Зоя егеткә елышып бетеп үк диярлек әйләнә башлады, хәйләкәр елмаеп:
    –  Сер итеп кенә әйт әле: хезмәттә вакытта берәр чеченканың кулларын тоткалаганың булдымы?
      –  Сорау провокационный, әлбәттә. Әмма шуны әйтәм – анда закон кырыс, андый егетләрнең башын кисеп кулына тоттыралар.
Зоя хахылдап көлеп җибәрде, кинәт башына бер уй килеп, Әхәтне өстәлгә таба тартты.
  – Әйдә, тагын берне җибәрик әле, шундый итеп чәкешик, стеналар калтыранып куйсын.
Ул үзе чәркәләргә аракы салды, берсен Әхәткә тоттырды да чәркәсен каты итеп егетнекенә китереп бәрде. Чәркәләр  каты итеп зеңләп куйды, эчемлекнең яртысы өстәлгә түгелде. Карасалар, Әхәтнең чәркәсе буйга чатнап киткән, тик ярылып ук чыкмаган.
– Тост әйтмичә эчсәң, шулай була ул, – диде Әхәт, кәефе кырылып hәм  чәркәсен өстәлгә куйды.
Зояның болай кылануын Камилә эчке чиркану белән күзәтеп тора иде.
 Төн килде. Әхәт кунарга Камилә янында калды. Карават ике кешегә кысанрак иде. Тик бу кысанлыкны алар тоймады. Шулай ярты төн пышылдашып, үбешкәләп, кочаклашып яттылар. Салмыш егетнең дәрте тәмам почмакланган, ул исерек баштан чаманы да оныткалап җибәрә иде. Аларның ыгы-зыгысын Зоя үзенчә юрап ятты. Әхәт артык кызып китсә, Камилә аны:
     – Нишләвең бу, Әхәт, акылыңа кил, – дигән сүзләр белән аны тыелырга мәҗбүр итә иде. – Әнә бит, Зоя барысын да тыңлап ята. Җитте, әйдә йокла...
Әхәт һаман үзенекен итә:
  – Мин сине шундый сагындым... Бу очрашуны шундый көттем. Ә сиңа барыбер, – дип үпкә белән пышылдый. Әмма кыз нык тора.
Ә Зоя, чыннан да, йокламыйча, боларның кыбырсынуын, пышылдашканын тыңлап, нәрсә булыр икән дип көтеп ята иде. Теләгәндә ул яшьләрне үзләрен генә дә калдыра алган булыр иде. Әнә күрше бүлмәдә бер карават буш тора, Наилә авылга кайтып китте. Тик Зоя анда кереп йокламады. Яшьләрнең кыбырсынуын  тамаша кылып ятарга булды. Әгәр дә Камилә күршеләргә кереп ятуын үзе үтенеп сораса, ул, бәлки, моңа риза да булган булыр иде. Тик кызый бу хакта сүз кузгатмады, артык горур, андый адымга барамы соң?.. Шуңа күрә Зоя, үч итеп, аларның бал мичкәсенә бер кашык дегет булып төшәр өчен юри бүлмәдә калды. Нигә әле тормышны рәтләп аңлап та җиткермәгән шул япь-яшь нәрсәгә шундый бәхет тә – аңа, Зояга юк. Нигә егетләр Зоядан бик тиз суыналар да ташлап китәләр. Ул кемнән ким? Кайсы җире җитешмәгән?
Яшьләрнең күзенә йокы кермәде. Менә Әхәт, торып, карават кырыена утырды, тирән итеп көрсенеп  куйды. Тәрәзәдән төшкән ай яктысы, ак тасма кебек, бүлмәне урталай бүлгән. Бу якта алар, теге якта Зоя ята. Әхәттә  үз-үзеннән канәгатьсезлек уянды, хәтта ачуы чыкты. Бүлмәдә ят кеше барында болай кыланырга ярамаганны, Камиләнең дәрәҗәсен төшерүен ул аңлый да үзе, тик эчкән аракы белән егетлек үҗәтлеге үзенекен итә бит, каhәр.
Зояга яшь, чибәр hәм горур Камиләне «кызык итәргә» җай чыгып тора бит әле. Карап карыйк, кызый,  нишләрсең икән? Һәм ул тәвәккәлләргә  булды:
     – Әхәт, азапланма шул бала-чага белән. Барыбер кадереңне белми. Кил яныма, тынычландыр арган җаныңны... 
Бүлмәдә тирән тынлык урнашты, өч җан хәтта сулыш алудан да туктаганнар кебек иде. Әхәт аркасы белән тойды: бу сүзләрдән Камилә катып калды. Ә Зоя, тантана кичергәндәй, мыскыллы елмаеп, Әхәт нишләр икән дип көтеп ята бугай. «Ялгышасың, кызый... Сугыш мәхшәре җанын имгәтә төшсә дә, Әхәт алай ук беткән кеше түгел», – дип уйлап куйды  егет. Ул бер карарга килеп, тиз-тиз киенә башлады. Әхәт мондый сүзләрдән соң бүлмәдә кала алмавын аңлый иде.
    Ул киенеп бетерде дә бүлмә уртасына, ай нуры төшкән якты  урынга килеп басты, кулына сумкасын алды,  борылып Камиләгә карады.
          
        Шул вакыт ниндидер көч Камиләне урыныннан торып басарга  мәҗбүр итте. Урындык аркасына салган халатын өстенә ябып та тормыйча, бер сүз әйтмичә, Әхәткә томырылды, хискә бирелеп, аны кочаклап алды:
– Иртәгә кил, Әхәт... Мин концертка билет алып куярмын...
Әхәт моңа каршы бер сүз дә әйтмәде, Камиләнең башыннан тотып, йомшак иреннәреннән үпте дә ишеккә юнәлде. 
Күктә, җир йөзендәге шушы тамашаларны күзәткәндәй, тулы ай йөзә иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...эйй, шокер генэ!.. гонах кылынмый калган бит... молодец Эхэткэ! вот егет тэк егет!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ЭХ ! Яшьллек ,яшьлек узасы иде шул яшь гомерне тагын бер тапкыр! Шул хятлле матур итеп язылган ,яшьлегемя кайткандай булдым , ряхмят!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Э бит Зоя кебеклэр дэ житэрлек! Алар чыннан да узлэренен ялгышларын анламыйлар, купме парларны бозалар...

        Хәзер укыйлар