Логотип
Проза

Бәйрәм табыны

Колхозчы–хәрби диңгезче–журналист Җиһат Солтановның «Азат ханыт» журналында 1967 елның декабрь санында басылган шаян хикәясен тәкъдим итәбез.

Колхозчы–хәрби диңгезче–журналист Җиһат Солтановның «Азат ханыт» журналында 1967 елның декабрь санында басылган шаян хикәясен тәкъдим итәбез.

Бәйрәм саен чакырышып, кунак булыша торган идек без күршем Фәсхетдиннәр белән. Соңгы ике елда арабызга койма койган кебек булды. Күрше хатынының, алты айлык курс бетереп, повар дипломы алып кайтуы сәбәп булды моңа. Кунакка барган саен, кешеләр бу хатынның аш-суны телеңне йотарлык итеп оста әзерләве хакында сөйләделәр. Мин дә мактаган булдым. Мактадым һәм... Фәсхетдин хатынының даны никадәр артса, бичәмнең миңа булган ихтирамы шул ук микъдарда кими баруын тойдым. Күршеләр белән рәхәтләнеп кунакка йөрешүләр сирәгәйде һәм тора-бара төш сымак кына булып калды. Кунак чакыру, кунак өчен азык-төлек юньләү мәсьәләсе купкан саен, хатыным гомер дә кыланмаганын кылана башлады. Мәҗлес җитәрдән өч көн элгәре үк минем кәефем бозыла, уң күзем тарта. Күп тә үтми, хатыным каныма агу тамыза:
– Карале, кунакларны ни белән сыйларбыз икән? Син бер дә сый ягын кайгыртмыйсың әле.
Мин, җәзаның башлануын сизеп, кулыма газета алам:
– Сөеклем, мин кайгыртканнан сиңа ни файда? Барыбер яратмыйсың алган нәрсәмне.
– Эшләгән эшнең файдасы булмый калмас иде әле. Әнә базардан ит алып кайтыр идең. Ир кеше ир кеше инде ул, аңа итнең дэ йомшаграк, майлырак кисәген үлчиләр.
Хатынга каршы сүз әйтеп булмый. Көрсенүемне эчкә йотып, газетаны куям, беләгемә сумка эләм.
– Кая җыендың әле болай? — дип күзләрен түгәрәкләндерә хатыным.
– Соң, үзең базарга барырга кушасың лабаса.
– Әйдә алайса, мин дә барам, сайлый белмәссең...
Хатыным ашыгып киенә, минем белән базарга юнәлә.

Без ит базарын, берничә кат әйләнеп үтәбез. Хатыным, сумкадан чәнечке алып, һәммә итләрне дә төртеп карап чыга. Бәгьзесенең сум ите калын, бәгъзесе шулпасызлык.
Ахырда миңа борылып карый:
– Карале, нишлик соң? Кайсы кисәген алыйк икән?
– Әнә шул тоткан кисәгең ару бит инде, – дим мин.
– Кая ару булсын инде, – ди хатыным еламсыраган тавыш белән. Ул чәнечкесе белән иткә суккалый. – Әнә, ишетәсеңме, сөяге шык-шык итә...
– Ит сөяксез булмас инде.
Хатыным авыр сулый да шул кисәкне үлчәтә.

Кайтып барышлый гастрономга тукталабыз. Кергәч тә, хатыным ашамлык, мин эчемлек бүлегенә аерылышабыз. Йомышны йомышлап, чыгар юлда кабат килеп кавышкач, хәләл җефетем сумканы ачтырып карый:
– Уйлаган идем аны, бер-бер эш кыйратып йөрисендер, дип. Нигә кара шешәлесен алдың?
– Шешәсендә ни    хикмәт, эчендәгесе ак булсын,  – дип котылырга тырышам.
– Табынга караңгылык китерә бит ул. Ни йөзең белән аны кунаклар алдына чыгарасың.
Ай-ваема карамый, ул мине кара шешәне акка алыштырырга җибәрә. Сатучыны күндерә алмыйча мин кабат киләм. Хатыным юл буе дәшмичә, үпкәләп, миннән ике адым читтәрәк кайта.

Өйгә кергәч тә, аракыны шкафка, итне суыткычка тыгып, ул «күршеләрнең тынын тоярга» йөгерә. Мин газетага ябышам. Ярты сәгать үткәч, тәмам сөмсере коелып, ишекне ача:
– Фәсхетдинне күрсәң, менә дигән асыл билдәмә алып кайтты. Бөер майлары исең китәрлек, кисеп алырга карасы юк. Ә без, ике тиле, ит урынына коры сөяк сатып алдык.
Ул шартлатып суыткычны ача: 
– Моннан ни пешермәк кирәк. Синең сүзне тыңлаган мин юләр...
Хатын арлы-бирле йөргәли, минем ишетмәвемә, һаман газета кыштырдатып утыруыма ярсуы ташып, өстәлдә яткан журналларны арлы-бирле китерерә тотына. 
– Кешенең ире ир төсле шул. Фәсхетдин бөтен нәрсәне үзе сатып ала – ә хатыны мактала. Кеше хатыннары күргән кадер-хөрмәт юк шул инде ул миңа... Ир какканны мир каккан, дигәннәр...

... Быелгы Яңа ел ыгы-зыгысы да нәкъ әле сөйләгәнчә барды. Мин эштән кайтып керү белән үк, хатын элеп алды:
– Белеп тор: Фәсхетдин күршең бу юлы да танавыңа чиртәчәк. Без белмәгән әллә ничә төрле сый әзерләгәннәр, ди, табыннарына. Әллә соң берәр сылтау табып табыннарын карап чыгасыңмы?
– Кеше табынын барлау безгә нигә кирәк, үзебезчә эшлик, – дидем мин. Хатын эндәшмәде. Дөрс-дөрс басып, кухняга чыгып китте.
Мин дә аның артыннан кердем.
– Әйдә, бу юлы берәүне дә чакырмыйк, – дидем. – Үзебез генә түгәрәкләнеп каршы алыйк Яңа елны.
Хатыным борынын мышкылдатып елап ук җибәрде.
– Ятим кеше шикеллеме? Дус-ишсез кеше шикеллеме?
Мин аны юатырга тырыштым.
Хатын үкси башлады:
– Күршеләрдән ким-хур итмәкче буласың икән мине. Үземнең кулымнан эш килмәгәндәй, Фәсхетдин хатыны әзерләгән табынга барып утырыйммыни? Минем аңардан кай җирем ким?
– Ярый алайса, – дидем. – Синеңчә булсын. Әзерлә табыныңны. Мин күршеләргә кереп чыгам.
Хатыныма җан кергәндәй булды.
Мин: «Нигә бу дөньяда бәйрәм дигән нәрсә бар икән?» – дип сукрана-сукрана, күршемнең ишеген кактым.

Мин килеп кергәндә, Фәсхетдин, терт-терт атлап бәйрәм табыны җиһазландырып йөргән тәкәббер чырайлы хуҗабикәсенә арка биреп, сөмсере коелган хәлдә, диванда газета кыштырдата иде.
– Атак! Курше килгән бит! Бу күршенең дә бәйрәм көнне килеп ишек ачуы бар икән!– дип аптырады ул.
– Безнең күршеләр эре: бәйрәм саен чакырып та килмиләр, – дигән булды хатыны.
– Ә сез килдегезме соң безгә? – дип җавапладым мин. – Үзегез дә, ике атлап, бер килмисез бит.
– Үзебез кунак чакырабыз шул без.
– Без дә нәкъ шуны эшлибез инде.
– Утыр әле, күрше, утыр! – дип шатланды Фәсхетдин. – Юкса, монау хатын, синең хатын белән кем узардай ярышып кунак чакыра-чакыра теңкәгә тиде бит, малай. Син күршем белән соңгы ике елда бер рәхәтләнеп табында утырган юк: сез чакырган гына саен, үч иткәндәй, хатыным да кунак чакыра:
– Минеке дә нәкъ шулай итә, Фәсхетдин күрше.
– Күршемә сүз юк – маладис, – дип дәвам итте Фәсхетдин, – тик хатыны усал.
– Синең белән миңа калса, бер калактан ашар кешеләр дә без, хатының эшне боза шул, – дидем мин.
– Юньсезләр, хатын хурлап утыралар, үзләрен белмиләр, – диде күршемнең хатыны.
– Комачаулама, хатын, бердәнбер якын күршем белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга хакым бардыр бит минем?!
– Ә минем хакым юк, дисеңме әллә?
– Булса, кер дә күршең бюлән сөйләш.
– Керермен дә! Әллә кермәс дип белдеңме? – Хуҗәбикә ялт итеп чыгып та китте.
Без бераз әңгәмә корып утырдык. Хуҗабикәнең кайтмаганын күреп, минем эч поша башлады.
– Әйдә, киттек безгә, – дидем мин. – Хатыннарыбыз чәчләрен йолкышалардыр дыр, югыйсә.
– Киттек, күрше. Пычакка-пычак килешәләрдер.
Без кайтып кердек. һәм... ишек төбендә катып калдык. Минем хатын белән күршемнең хатыны, шырык-шырык көлә-көлә, авызга-авыз серләшеп утыралар иде.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар