Логотип
Проза

Буш бишеккә карап эт елый

— Киткәннәр… 
Авыл очындагы әрәмәлектән чыгып, үз өйләренә таба күз салгач, гаҗизләнеп әйтеп куйды Габдерәшит. Бу минутта йөрәген-җанын кысып алган чарасызлыктан арыну өчен нәрсәдер кыласы, әллә кычкырып җырлыйсы, әллә тәгәрәп елыйсы килә иде. Юк, боларның берсен дә эшли алмый ул, эшли алмый. Дәшмәскә, сиздермәскә, моңа кадәр ничек яшәлгән, шулай дәвам иттерергә генә кирәк. Күпме гомере калгандыр… Бәргәләнүдән ни файда? 

Көрәк сабына таянып, тын гына торды ул. Берәр агач үсентесе казып алырмын дип килгән иде бит. Авыл чите булгач, бакчасындагы яшь алмагачларны кышкы бураннарда тирән кар күмеп, ботакларын сындырып бетерә. Шуларга ышыграк булмасмы дип, бакча читенә юкә, миләштер утыртып чыккан иде дә, күтәрелеп китәргә маллар ирек бирми,  гел яңа үсентеләр өстәп торырга туры килә. әнә бүген дә күршедәге яшь килен зур гына бозавын шул тирәгә арканлады. Монда чирәмлек иркен, югыйсә, бер ягы чак­рымга сузыладыр. Бүтән чак булса, Габдерәшит моңа үртәлер-рәнҗер иде, бүген илтифат итмичә генә карап үтте. Агач кайгысымыни соң! Кулына көрәк алуы да үзенчә бер сылтау гына. Иртүк өеннән чыгып китүенең бөтенләй үзгә сәбәбе бар ич. Алмагачлар да нәрсәгә соң аңа? Алмаларын барыбер ашый алмый. Әнә моңсу гына алланып утыралар. Тәмам өлгереп баллансыннар оныгыма дип, җыярга ашыкмаган иде. Бер хәерсезе көтеп алган беренче уңышны басып чыгарга да җитешкән. Этләре бар барын, әмма бик юаш, бакча басучыны өркетәлмәгән, димәк. Бар белгәне — өй ишеге төбен саклау. Киленнәре арба белән улын йөртергә алып чыкса, шулардан бер адым калмыйча әллә кайларга бара, үрелеп, бәбинең кулларын яламакчы була.

Беркөнне оныгын күтәреп бакчага алып чыкты да, алмаларны күрсәтеп йөрде Габдерәшит. Сабый, бабасының уйларын аңлагандай, эре алсу алмаларга карап, куанып, коштай талпынды. Миңа дип үстердеңме боларны, бабаем, дияргә теләде бугай. Сиңа, улым, сиңа, диде бабасы, күңеленнән. Аның бу минуттагы сөенече кабергәчә таралмас кебек иде. Килененә дә: «Кечкенә улыбыз бәхетенәдер, быел беренче тапкыр яшь алмагачлар алма бирә. Ходай кушса, кышка кырып ашатырлык булыр», — диде. ә килене, бу сүзләрне бөтенләй ишетмәгәндәй, актан-карадан бер җавап та бирмәде. Балалы арбаны Габдерәшит кулыннан тартып алып, үз бүлмәләренә кертеп куйды. Болай дәшмәүләренең сәбәбе тора-бара чишелде.

Башка нәрсә турында уйларга теләсә дә, зиһене аны тыңламый бүген. Ишек алларына сузылган кер бауларында Габдерәшит чыгып киткәндә генә шундый матур булып бәби киемнәре җилферди, алардан тирә-якка аклык таралгандай тоела иде. Хәзер бушап калган. Килене җыеп алган, күрәсең. Димәк, чынлап ук киткәннәр, сүзен сүз иткән килене. Кичтән юып элгән киемнәр кипмәгән, җыярга иртә иде әле. Габдерәшит бая гына аларны тоткалап карады, соңгы тапкыр кагылуын сизгән шикелле… Көтү куып кайтучы күрше хатыны шаяртып: «Бәбәй керләре элеп йөрисең түгелме, Габдерәшит абзый, үзең юдың мәллә?» — дигән булды. әнисе исән-сау ич оныгымның, кипмәгәннәрме дип  каравым гына, яңгыр чылатмасын тагын, дип сөйләнгән булды. Күккә карагач, җавабы өчен оялып та куйды, чөнки анда күгәрчен күләгәсе кадәр дә болыт кисәге күренми иде. Менә хәзер генә дөньясын көз караңгылыгы каплагандай булды. Бәби киемнәреннән бушаган кер бавы шушы кадәр ятим күренәдер, алардан салкынлык сибелеп торадыр дип беркайчан да уйлаганы юк иде Габдерә­шитнең. Карасана, йортына онык килгәнче тормышның мәгънәсен аңлап җиткермәгән икән бит ул.

Габдерәшит, көрәген арык җилкәсенә салып, әкрен генә өенә таба атлады. Адым атлавы да авыр иде аңа. Аптыраулы уйлары, гүя, зиһенен чуалталар да, алга барырга комачаулыйлар. әллә үзе ашыкмыймы? «Бәлки…» дигән өметенең өзелеп бетмичә, җанын аз булса да җылытып торуын телиме? өметләнсә дә, соңдыр, сагышлы бушлык кынадыр өендә. һәдиясе, Габдерәшитнең гомер иткән хәләле була инде, әнинең хәлен белергә барам дип калган иде, юлдадыр. Күңелен бушатып кайтырга теләведер инде. Болай да өйдә торырга яратмый ул, йомыш тапкан булып чыга да китә. Улы эшенә ашыккандыр, кичәге ызгыштан соң иртәнге чәен дә эчеп тормагандыр. Матур гына итеп корган тормышының көйсезлеге аңа да читен. Хатынының өзми дә куймый бер сәбәпсез «китәм, кайтарып куй», диюенә баштарак илтифат итмәде бугай. Китеп кая барыр, бераз тынычланыр да, элеккечә сагынып килеп җитәр, балалы, ирдән кайткан хатынны кайда көтеп торалар, дип фикер йөртте микән соң? Борынгыдан килгән гореф-гадәтләр бозылды шул инде, тәмам бозылды. Вазифалар да онытыла, күп яшь парлар бер-берсе каршында җаваплылык та тоймыйлар. Тормыш җайлый, учак җылысын саклый алмыйча, баласын әтисез калдырып ирдән кайтуны татар халкында элек бер дә килештермәгәннәр, зур гаеп санаганнар. җиңел генә аерылышучылар шулкадәр күп булуын Габдерәшит аңлап җиткерми, акылы кабул итми. Кызлары булмады, шуңа күрә киленне көтеп алды Габдерәшит. И-и, өеңдә ягымлы кыз бала үсүгә яисә уңган-ипле килен булуга җитмидер инде ул, дип уйлый иде элегрәк. Тик менә «килен»нәр «китен»гә әйләнеп бара икән шул: килеп берара күренүгә, китү җаен карыйлар, шуңа сәбәп эзлиләр икән. Әйбәтрәк дигән очракта, ирен йорттан алып чыгып китә, өлкәннәргә килен булып яшисе килми. Яшьләр — яшьләр инде, Габдерәшитнең һәдиясе менә киленнең «китәм!» диюен гомер уйламаганча җиңел кичерде: «Китсә китәр лә, телевизордан татарча «Мәхәббәттә гөнаһ юк» киносы бетте әле менә», — дип кенә куйды. һе, аңа телевизордагы чит дөнья, ят кавем әдәбе газизрәк икән. «әллә мин генәме, әнә Мәймүнә апа сыерын яртылаш саугач, бүленеп шул киноны  карарга керә, Рәйсә апа намазын укып бетермичә телевизор каршына йөгерә», — дип тезеп китә аннары. Бөтенесен каян белеп бетерәдер? Ялгыш ишеттеме соң, саташа башладым микән, Ходаем, берүк саклый күр, дип вәсвәсәләнә Габдерәшит. Менә аның килене дә бала тугач үзгәрде дә куйды бит, ышанасы да килми хәтта. Аңа кадәр «китәм» дигәне бер дә ишетелмәде. Яшьләрнең өйләнешүе дә ашык-пошык кына булмады, озак йөрешеп, никахлап-туйлап кавыштылар.

Габдерәшит кайтып та җитте. Келәт баскычына утырды. Каршыдагы бакчада миләш чыпчыклары мәш килә. Сәфәр алдыннан кошлар авыл миләшләренә зур яу булып ябырылганнар. Ә һавада… һавада чөй булып тезелгән торналар төркеме җылы якларга китеп тә бара инде. Авыл янындагы урман артыннан гына күтәрелгәннәрдер, берничәсе тезмәдә үз урынын табарга өлгермәгән әле. «Тор-рыйк, тор-рыйк» дигән авазлары, миләш чыпчыкларының чыр-чуын күмеп, кинәт кенә Габдерәшитнең бөтен игътибарын биләп алды. Ай Аллам, нинди көн булды соң бүген: бер хушлашуны күзем күрмәсен дип иртүк өеннән чыгып киткән иде, менә, торналар төркеме белән саубуллашырга туры килә. Торналар белән генәме, үз гомеренең тагын бер җәен дә озата ич ул. Алда бардырмы, булса, ничәдер мондый җәйләр? Күп түгел бит инде, кешегә бирелгән гомер чикле.

Теле ачылган булса, Габдерәшитнең оныгы да бүген әнисенә: «Торыйк шушында, китмик, әнием, минем китәсем, әтидән аерыласым килми», дияр идеме икән?! Сабый аңламый дип уйласалар да, бүгенге аерылышу аның күңелендә эзсез генә узмаячак бит. Балага  әни генәме, әти дә кирәк, әле тагын әби-бабасы да кирәк, яшьләр ничек шуны аңламыйлар икән соң? Хәтта олайгач та үз авылы зиратында әби-бабаларының кабере барлыгын белеп тору, үз тамырларын тою мөһим. Нәсел-нәсәпсез килмешәк түгеллеген аңлаган кеше шушы җирнең чын хуҗасы була. әти йорты дигән газиз урынны аңлап үссен бала. Шул киләчәктә кем булуына, кайсы юлдан китүенә зур йогынты ясый, чөнки туган җир шушы йорттан башлана. Габдерәшит аңлый моны. әтисе йортында сабый чакта берничә ел гына яшәргә туры килде Габдерәшиткә. өйләре тузып ишелде. Егет чагы җитеп, өй салу хәс­тәренә керешкәч, үзе дә абайламыйча, нәкъ менә әтисе нигезенә якын урынны сайлаган. Нәрсә тарткан аны бирегә? Төшенеп кара син бу могҗизага!

Габдерәшит бүген оныгының өйдән, туган авылыннан ничек чыгып китүен күз алдына китерергә тырышты, күңеленнән аның белән хушлашты. Алладан ялварып, аңа хәерле юл теләде. Оныгы өчен җаны тыныч түгел аның, түгел. Алты айлык, әле башланмаган гомерендә сабый икенче тапкыр авыр сынау узды  ич бүген. Беренчесен өч ай элек — әнисе имезми башлагач кичергән иде. Еламады үзе, ешрак авырый башлады да, күзләренә генә сабыйларга хас булмаган сагыш-моң тулды. Карарга авыр иде ул күзләргә. Юату сүзләре дә әйтеп булмый, төшенми әле нарасый. әй, әйтер кешесе бармы? әнисе сабыйны әбисе белән бабасы кулына тоттырмады диярлек. Нияте китү булгач, бала аларга ияләшмәсен, диде микән соң? Габдерәшит авыз ачып берни әйтмәде. Без белмәгән бер-бер сәбәбе бардыр, бу заман тәртибен аңлап бетермибездер, көйләнер әле, дип көтте. Ә Һәдиясе, хатын-кыз бит, алдын-артын исәпләп торамы, уйлаганын әйтми кала аламы бу заманда? Кичә дә ызгыш әни белән әбинең, килен белән каенананың сабыйны бүлешә алмавыннан чыкты. Бишектәге баланы кулына алып сөяргә рөхсәт итмәгәне өчен нинди авыр сүз әйткәндер Һәдия, аңа җавап итеп килененең: «Алайса мин дә бүгеннән чит кеше сезгә, бетте, иртәгә үк китәбез, безне бүтән күрмәссез!» — дигәнен генә ишетте Габдерәшит. Төнлә йокламадылар, китәргә әзерләнделәр. Ялгышты һәдиясе, каты ялгышты. Ул олы кеше бит, акыллырак булырга, яшьләрне аңларга тырышырга, сабырлыгын җуймаска кирәк иде. Кайчагында ахыргысын әйтеп бетерергә ашыга шул. Ярамый алай, әдәпкә дә, иманга да туры килми, туры сүзлелек түгел бу. Килен дә берәүнең кадерләп, өмет белән үстергән баласы бит, аның да ниндидер максаты-хыялы бардыр, әле яхшыдан яманны аерып кына бетерә алмыйдыр, тора-бара үзе үк аңлар иде, бәлки. Аңламаса, бик җайлап аңлатырга тырышу — өлкәннәр вазифасы ич. Нигә тиз генә ике күңел арасындагы тар басманы яндырырга? Хаталы уй-гамәлләре өчен дә килен үзе генә гаепле түгелдер. әнә бит: «әни безне әтисез үстергән әле, мин дә бер улымны  үстерер­мен», — дип ычкындырды. Табышмакның җавабын шушы сүзләрдән эзләргәдер бәлки? Ул әтисез үскән! Димәк, әти гаиләдә бик үк кирәкле кеше түгел. Шундый фикер белән тәрбияләнгән. әтиле гаиләгә сыя алмыйдыр, анда үзен җайсыз сизәдер, бәлки. Гаебе түгел, язмыш бәласе бу аның. Ни хәл итәсең, бер үк күренештән кемдер үрнәк, кемдер гыйбрәт ала. Габдерәшитнең кайсыдыр журналдан бер киленнең: «өйдә әтисез үстем, әтилеләргә кызыга идем, шуңа күрә тормышка чыкканда әтиле гаиләгә туры килсәм иде, дип теләдем», — дигәнен укыганы бар. Тик күпләр болай уйламый бугай шул. Байтак гаиләдә килен килгәч, андагы әти артыкка әйләнә. Аны, әүвәлдәгечә, хөрмәтләп табын түренә утырту, аннан алда кашыкка тотынмау кайда ул хәзер. әниләрдән тора инде бу, алар оя башына хөрмәт күрсәтсә, аның сүзен сүз итсәләр, балаларын да шуңа күнектерсәләр, өйдә генәме, илдә нинди тәртип булыр иде бит. әтине әти иткән бала әнисен дә хөрмәтли, тормышында ипле-инсафлы була. Хаталан­дылар безнең бәгырь яртылары, ирләр белән тигез хокуклылык дигәнне гаиләдә әти ролен, аның авыр вазифасын үз кулларына алу бәхете дип аңладылар, әтиләр сүзен әниләр сүзе алыштыра ала дип алдандылар. Борынгыдан килгән әйбәт гореф-гадәтләребез җимерелде. Ирләр дә гаиләдәге җаваплы урынны үтә җиңел бирде, байтагы аракы колына әйләнде. Балаларны «мондый әтиең булганчы…»  дияр хәлгә җиткергәч…

Габдерәшит үз алдына көлемсерәп куйды. Карасана, аны оныгыннан аерган киленен тәмам аклап бетерде түгелме соң, әкәмәт? Һе, шулай булмыйча, бергә торса да, аерым яшәсә дә оныгының әнисе ич аның килене. Габдерәшитләр нәселен ишәйтәчәк ул малай, чынлыкта, аның гомерен дәвам иттерәчәк, боерган булса! Бәхете-тәүфыйгы белән дәвам иттерәчәк, боерган булса! Бәхете-тәүфыйгы белән генә үссен, Ходаем! Бозык уй-гамәлләргә бирешмәслек көч бирсен. Миләшләрдә чыркылдашкан чыпчыкларга карап сөенә, көзен кошлар китүен күреп моңлана белсен, якты күзләр белән карасаң, бик матур бит дөнья! Караңгы чырай белән үзебез ямьсезлибез аны. Иншалла, оныгы аңлар, иманлы-миһербанлы булыр.

Чү, өйдә нинди тавыш ул? Бала елый дисәң дә… Ай, Аллам, әллә… Юктыр ла, бала тавышы түгел бугай. Ә бәлки… Кара инде карт юләрне, өенә кереп тә карамыйча, ни гомер саташкандай, үзалдына әллә ниләр уйлап утыра.

Ул каударланып, җиңел атлап өенә кермәкче булды. Болдырда килене чыгарып калдырган буш бәби арбасы тора. Мендәрләре ипсез генә алынган, туздырылган кош оясына охшап калган бәби урынына — тәгәрмәчле бишеккә үрелеп баскан да, сузып-сузып эт елый.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гыйбрэтле... Акыллы фикерлэре бик куп. Рэхмэт авторга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик актуаль теманы кутэргэн автор Шулай шул Атасыз ускэн кызларнын кубесе ире белэн торалмый Атасыз ускэн малайлар узлэренен балаларын яратмыйлар Менэ ни очен тулы гаилэ кирэк

      Хәзер укыйлар