Логотип
Проза

Бәхетләрең булсын, кыз бала

 (хикәя)

 
 (хикәя)


 Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады. Флүрә, авылдан йөреп, шәһәрнең зур кибетендә тауар үлчәп торучы булып эшли. Эше җиңел түгел түгеллеген, шулай да эшләргә була. Хәтта бүген эш хакына өстәп премия алуы да хатынның күңеленә әллә ни шатлык өстәмәде. Үтереп эч пошарлык, борчылырлык бер сәбәп тә юк кебек югыйсә, ә җан дигәнең үзе дә белмичә нигәдер сызлый да сызлый. Барысы да үз урынында, барысы да исән-сау: ире Мират эшендә дә, өйдә дә тырышып эшли, укып та, эшләп тә йөргән кызлары Әнзимәнең шәһәрдән ялга кайткан чагы, мәктәптә укып йөргән уллары Азаматның җәйге каникулда трай тибеп рәхәтләнгән мәле. Бер көйгә салынган тормышның үз җаена баруына шөкер итеп кенә йөрерлек кебек, ә нәрсәдер күңелне суыра, шул нәрсәдер сөенергә ирек бирми, тынычлыкны ала. Кибетнең арткы бүлегендә сыр кисәкләрен бүлеп үлчи-үлчи, Флүрә үзалдына дәртле җыр көйләп төшенке кәефен җиңәргә тырышкан була. Тик күңелле җыр, күкрәгеннән бәреп чыккан авыр көрсенү астында калып, ярты урында өзелде. Үзе дә сизмәстән Флүрәнең ачык йөзеннән тагын нур качты. Үз-үзенең кәефен аңламаган хатын күңел халәтен бары тик эшеннән аруына юрарга тырышты – ни дисәң дә ялсыз эшләвенә ел тулып килә. Менә тиздән аны алыштырачак хатын эшкә чыгар, ә Флүрә ялга китәр, Алла бирса. Сменалы эшеннән автобуста соң гына өенә арып-талып кайтып барган Флүрә үзен шулай юатты.
 Тик арып-талып кайткан Флүрәнең, өемә кергәч тә ятармын, рәхәтләнеп ял итәрмен, дигән өметләре бүген акланмады. “Чибәр апа, чибәр апа! Туктале! Бу мин – Илнара!” – Флүрәнең капка келәсен ачарга үрелгән кулы елый-елый кычкырган тавышка һавада эленеп калды. Ни булган бу балага? Кичкырын ник урамда елап йөри? Сеңлесенең кызы Илнара апасын йөгереп куып җитте дә, кулларын болгый-болгый, ашыгып нидер аңлата башлады: “Чибәр апа, анда ... Камил... аръякта... Әнзимә апа елый...” Флүрә күпме генә тырышса да, елаудан сулкылдаган кызның ни әйтергә теләгәнен аңламады: “Илнара кызым, ни булды? Аңлат миңа, зинһар, тизрәк.” Илнара тотлыга-тотлыга җаваплады: “Апа, Әнзимә апаны Камил урлады. Машинага утыртып алып киттеләр... өч егет... Сөйрәп машинага утырттылар. Камил мине этеп кенә җибәрде...” Көтелмәгән бу хәбәрдән Флүрәнең кинәт хәле бетте. Аяклары калтыранган хатын егылмас өчен капка буендагы эскәмиягә түнде. Күкрәгеннән бары тик бер-ике сүз генә чыкты: “Йә Аллам! Бу ни хәл бу, ә?!” Куркуыннан коты алынган Илнара хәле мөшкелләнгән апасына карап тагын да курка төште, ныграк үкси башлады. Флүрәнең зиһене чуалды, уйлары буталды. Әнзимә балакай!.. Әтисе... Нишләргә? Кая барырга? Каян эзләргә? Янында чәбәләнгән Илнарадан чак сорый алды: “Кайда булды бу хәл?” Унбиш яшьлек Илнара, кич чыгарга әнисе яңа гына рөхсәт иткән кызый, үзен дә гаепле санады, ахры, үкси-үкси җаваплады: “Аръякта йөри идек. Алар кинәт кенә килеп чыктылар. Машинасы безнең авылныкы түгел...” Кинәт кенә шулай йомшап китүенә Флүрәнең үз-үзенә ачуы чыкты һәм урыныннан сикереп торды. Баласының язмышы хәл ителгән бу минутта аңа эскәмиядә җәелеп утырырга түгел, ә кызын коткарырга кирәк ләбаса! “Кайда алып киттеләр Әнзимәне?” – апасының бу соравына Илнара башын гына иде. Белмим мин, янәсе. Флүрә кабалана-кабалана сумкасыннан телефонын эзләп тапты да тизрәк кызының номерына басты. Тик дерелдәгән бармаклары белән телефонны колагына күпме кысып торса да аны алучы булмады. Флүрә ашыгып иренең номерына басты. Төнге эшендә булса да, Мират телефонны тиз алды. Хатыны бутала-бутала кызларының югалуын хәбәр иткәч, Мират дә телдән язды, ахрысы, озак кына дәшми торды. Бераздан аның кырыс тавышы ишетелде: “Эзлә! Тап! Алып кайт баланы! Ишетсен колагың!”
 Флүрә, өенә дә кереп тормыйча, Илнараны ияртеп аръякка чыгып китте. Аръякта ун-унбиш йортлы кыска гына урам. Аулак урын дияргә дә була. Кызларның шул якка борылуын көтеп артларыннан ияреп килгәннәр дә мәкерле гамәлләренә ирешкәнннәр болар! Җитте генә бу адәм актыгы Камил балакайның башына! Караңгыда абына-сөртенә Илнараның артыннан калмаган Флүрәнең башына кылт итеп кызының сүзләре исенә төште: “Камил мине урлый-нитә калса, барып алып кайт яме, әни!” И Аллам! Ул чакта Флүрә кызының сүзләрен чынга да алмаган иде! Ә ул сизенгән булган! Ул-бу буласын уйласа, кызын беркая да чыгармас иде! Балакай, күрәчәкләрең булмасын! Зиһенен хәвефле уйлар чорнаган ананың аңына Илнараның сүзләре чак барып җитте: "Чибәр апа, менә бу төштән алып киттеләр Әнзимә апаны! Басу ягына”. Җил капкага тотынган Флүрә кызы артыннан йөгерердәй булып караңгы басуга төбәлеп торды. Кайларда син, газизем? Кемнәр кулындасың? Чәчәктәй матур булып үсеп җиттең дип куанасы урында, кара кайгыларга салуыңмы? Урланган кызны басуда йөртәсе түгел, ә кайдадыр төшерәсе булыр бу өметсез Камил. Үз йортына алып кайтмас булыр. Флүрә чарасыздан ни кылырга белмичә уйланып басып торды да утлары сүнә барган урамга борылды. Илнара белән караңгы урам буйлап ашыгып атладылар. Тыкрыктан борылып бераз баргач, бар тәрәзәләрендә дә ут янган йорт янында тукталдылар. Бу зур гына йорт – Камилнең туган апасы Мәликәнең йорты иде. Флүрәнең йөрәге сизенде – монда аның балакае! Монда гына! Якынрак килеп тәрәзә каккач, Флүрә чынлап та кызының тавышын ишетте: “Җибәр мине! Тимә миңа!” Флүрә бар көченә тәрәзә кагарга һәм кычкырырга тотынды: “Кызым, кызым! Бу әниең! Мин бу! Мин сине алырга килдем! Кызым!” Аның тавышын ишетепме, эчтә бер минутка тавыш тынды, ә бераздан тагын ыгы-зыгы, кычкырыш башланды. Бахыркай Әнзимә, әнисенең якында икәнлеген ишетеп, тагын да ныграк сөрәнләде: “Әни, әни, калдырма мине монда, зинһар. Әни! Әни!” Тик Флүрә урам яктагы пластик тәрәзәне дөбердәтеп кагудан башка берни дә кыла алмады. Кыйбатлы тәрәзәне ватарга җөрьәт итмәде. Шулай да, бәлки, Камил аны ишетер, кызны чыгарыр дип өметләнде. Тик Камил киренең дә киресе иде, ахры, кыз күренмәде. Бераздан Әнзимәнең тавышы өй эченнән түгел, ә җәйге бүлмәдән килә башлады. Флүрә, койма буендагы кычытканнарны ялан кулы белән аралый-аралый, бакчаның эченә үтеп керә алды һәм җәйге бүлмә тәрәзәсен какты. “Кызым, кызым! Мин монда! Камил улым, җибәр аны!” Бәхеткә, Илнара урамнан үтеп барган Азаматны шәйләп алды. Әнисенең, апасының тавышын ишетеп, Азамат бакчага керде һәм җәйге бүлмә тәрәзәсенә шак-шок кага башлады. Тәрәзә чыбылдыгын тартып кына куйдылар, ә эчтәге тавыш тынмады. Эчтә Әнзимә үкереп елый, Камил аңа кычкыра иде: “Йә инде дим, елама”. Азамат җаен тапты: тәрәзә пыяласын алып, җәһәт кенә веранда бүлмәсенә үтеп керде. Камил булачак “кайнешен” әтәчләнеп каршыласа да, уналты яшьлек егет куркып калмады: “Камил, син аны көчләп тотма. Апам сине яратса, үзе теләп калыр”. Алар сөйләшкән арада Әнзимә өй эченә йөгереп керде һәм урам як тәрәзәсен ачып, әнисе кочагына шуып төште. Флүрә киеме ертылган, беләк-кулы кара көйгән кызын кочаклады да, ул-бу булганчы дип, аналы-кызлы тизрәк үз өйләренә табан йөгерделәр. Аларның артыннан тизрәк Азамат та кайтып җитте. Ишектән керү белән Флүрә йөзе качкан кызыннан сорады: “Балам, ул сиңа тимәдеме?” Тоткынлыктан көчкә котылган Әнзимәнең карарлыгы калмаган иде. “Ул мине көчли башлаганда сез килеп тәрәзә кактыгыз, әнием!” – кызның тавышы яшь аша калтырап чыкты. Юынып алгач, Әнзимә бераз тынычланды, йоклыймы-юкмы, урынына барып ятты. Ә Флүрәнең бүгенгә йокысы качты. Менә бит, көне буена эче пошкан иде! Ана күңеле сизмиме соң баласына киләсе бәлане! Күзгә ташланырлык артык чибәр булды шул бердәнбер кызлары. Егетләрнең ушын алырлык артык чибәрлек кирәкмәс иде дә бит. Анысы Аллаһы Тәгалә бүләгеме, сынавымы, кем белсен. Дулкынланып торган озын толымнар, шомырттай кара күзләрен каймалаган куе керфекләр, озынча зифа аяклар... Шуның барысына өстәп, Әнзимә акыллы холыкка ия. Гөл чәчәгеннән билгеле – әнисенә ияреп бәләкәйдән эшләп үскән кызның кулыннан килмәгән эше юк. Телиме-теләмиме, шул матурлыгы һәм күркәм сыйфатлары белән егетләрнең башын әйләндерсә әйләндерде, үзе генә белгән хыялын көттеме, моңа хәтле беркемгә дә күзе төшмәде, беркем белән дә йөрмәде. Укуымны бетерәсем, һөнәр аласым бар дип исәпләде. Артыннан калмыйча тагылып йөргән Камилгә Әнзимә артык игътибар итмәде. Ә тегесе аның саен әрсезләнә барды. “Син бары тик минеке булачаксың!” – егетнең бу сүзләренә Әнзимә әллә ни әһәмият бирмәсә дә, күңеленә шөбһә керде – булыр бу үҗәт нәрсәдән! Йә,үземнеке итәм, дип бозып куяр, Аллам сакласын. Әнзимә егеттән ераграк булырга тырышты. Ә Камил уйнап әйтмәгән, ахры. Әнзимәнең кичен Илнараны озатырга киткәнен генә көтеп торды да дус малае белән иптәш егетенең машинасына кызны көчләп утыртып алып та киткәннәр. Эз югалтырга бераз басу буйлап йөргәч, Камилнең әнисенең апасы Мәликә йортына кайтканнар. “Берни белмим, минем эшем юк”, − дип, Мәликә төнгелеккә йортыннан чыгып киткән. Дәрте почмакланган Камил, эш барып чыкты, кыз минеке, дип тантана итә-итә, тизрәк кара эшен эшләргә ашыга, Әнзимәне көчли башлый. Кыз бар көченә карыша, тешләшә, тибешә. Әнисе бик вакытлы килеп тәрәзә какмаса, Азамат ярдәмгә килмәсә, эш ни белән бетәр иде, билгесез.
 Таң белән ире эштән кайтып керүгә, Флүрә аңа барысын да сөйләп бирде. Мират, кызының бүлмәсенә кереп, йоклап яткан Әнзимәнең башыннан яратып сыйпады. Бергә утырып киңәшкәч, ял көне узу белән полициягә барып гариза язарга булдылар. Үз балаларын ата белән ана якламый, кем якласын? Әнзимә дә ризалыгын бирде. Урлап алып китәргә, ул бит песи баласы түгел, ә ата-анасының күз карасыдай саклап үстергән газиз кызы. Флүрә Әнзимәнең калтыравык кунган тәнен имче-томчы әбигә барып өшкертеп кайтты. “Бик курыккансың, балакаем”, − әбекәй бахыр кызның халәтен дөрес аңлады.
 Егерменче җәенең бу көнен Әнзимә үз гомерендә дә онытмаячак. Кызларының башын ашаган бу көнне Флүрә дә, Мират та, хәтта Азамат та исләрендә калдырачак. Шушы бер көн алдагы киләчәген астын өскә китерер, бар бәхетсезлегенә сәбәпче булыр дип Әнзимә уйладымы соң?
 Флүрә белән Әнзимә әниле-кызлы йорт эшләре белән мәшгуль булып йөргәндә көтмәгәндә капка шакыдылар. Иртәдән башлап Миратның капкасын Камилнең туганнары бер-бер артлы шакый башладылар. Тик хуҗаларның алар белән сөйләшергә теләге артык юк иде. Кичкырын тагын капканы кактылар. Мират чыгып ачса, кертергәме-юкмы белмичә башын кашыды. Хәер, чакырылмаган “кунаклар” рөхсәт тә сорап тормадылар, сезгә бик зур сүзебез бар, дип, өйгә үттеләр. Камил, ата-анасын, бер көтү туганнарын ияртеп, кыз сорарга килгән иде. Сүзне Камилнең туган апасы Мәликә башлады: “Әнзимә, җыен без сине алырга килдек!” Башта Әнзимә бармыйм, адым да атламыйм, дип, аяк терәп каршы торды. Камилнең ата-анасы, Зөфәр белән Хәлифә ялындылар-ялвардылар: “Эшне зурга җибәрмик. Кәләшне урлап алып кайту була торган хәл. Әнзимә, әйдә җыен. Улыбыз сине бик ярата!” Әнзимә: «Ә мин улыгызны күралмыйм», – дип каршы төште. Флүрә кызын яклады: “Кая ди әле аңа тормышка чыгу! Укысын, һөнәр алсын!” Яучылар, бер-берсен бүлә-бүлә гөрләделәр: “Укытабыз! Үзебез түлибез укуына да!” Кикриге шиңгән Камил “батыр” Әнзимәнең алдына тезләнердәй булып үзенә чыгарга үгетләде. Аның ата-анасы үз тормышларының җитеш булуын да искә алмый калмады. Яучылар хуҗаларны кысканнан-кыса барды. Мират, кызының бирешә барганын күреп, аптырап: «Безнең бит туйга акча юк, әле генә йортны сипләдек, әзер түгелбез», – дип карады. Зөфәр белән Хәлифә күкрәк какты: “Үзебез! Үзебез ясыйбыз туйны. Сездән берни дә кирәкми!” Дистәдән артык шома телле яучыларга тормышны белмәгән-күрмәгән бер кыз бала каршы тора аламы соң инде?! Димчеләр берничә сәгать буена үгетли торгач, таудай вәгъдәләр биргәч, Әнзимә үзе өчен купкан бу шау-шудан ояла башладымы, ата-анасын кызгандымы, кунакларның тасма теленә ышандымы, Камилгә һәм аның туганнарына ияреп чыгып китте. Җиңделәр Әнзимәне Камилнекеләр. Кызлары чыгып киткәч, өй эче кинәт ямьсезләнеп бушап калгач кына сөмсерләре коелган Флүрә белән Мират, ни эшләдек без дигәндәй, бер-берсенә төбәлделәр. Кыз биргәндә була торган шатлык-бәхет тойгылары берсенең дә күңелендә юк иде. Берничә көннән, рәтен-әмәлен китереп, яшьләргә никах укыттылар. Бу көннәрдә каяндыр ишеткән җыр сүзләре генә Флүрәнең җанын туктаусыз тырнады: “Кыз бала шуңа бәхетсез – үз башын үзе ашый...”
 Кулыңнан килмәгәнне телең белән сүз бирмә! Кодалар, туйны үзебез ясыйбыз, дип күкрәк каксалар да, бәйрәм көне якынлашкан саен, чыгымның зур гына икәнлеген сиздерә башладылар. Кызны укытабыз, дигән вәгъдәләрен дә тиз оныттылар. Бердәнбер кызлары кадерле – Флүрә белән Мират бурычка батып булса да, фәлән меңгә азык-төлек тә алдылар, тартма-тартма эчемлек тә юнәттеләр. Туйга дип башмак суйдылар. Ашханә чыгымнарын да күтәрештеләр. Кияү йортын да киендерделәр. Тик туй якынлашкан саен, Әнзимә белән Камилнең арасы суынганнан-суына барды. Әнзимә бахыркай үзенең бу адымына үкенә иде инде, ахры. “Әни, дөрес эшләдемме икән Камилгә чыгып? Ул мине санга сукмый. Туганнары аны миңа каршы котырта. Ә ул аларны тыңлый. Эчә, эшкә керергә дә уйламый”, – кызының бу сүзләренә Флүрә ни киңәш бирергә дә белмәде. Кода-кодагыйларының йөзе көннән-көн сүрелә баруын күрмәскә Флүрә сукыр түгел. Теге вакыт көтүләре белән кыз сорарга ялынып килгәннәрен тиз оныттылар, кайткан саен киленнән ризасызлыкларын күрсәтергә торалар, мыскыллыйлар. Шулай да, туй-туй, диеп, күпме бурычка батты Флүрә белән Мират. Тырышулары юкка гына булып чыгамыни? “Никах булды, туй булмыйча адәм көлкесенә калабызмыни, балам? Туй үткәч тә чыгып китәрбез, ди бит кияү. Башка чыгарсыз, үз оягыз булыр. Кысылучы булмас”, − дип, анасы кызын үгетләргә алынды. Кеше күрке – акыл, акыл күрке – сабыр, дип, кызын түзем булырга өндәде. Тик Флүрә бу хәлләргә үзе дә шат түгел иде инде. Авылда кем белән генә сөйләшмәсен, барысы да Әнзимәне Камилгә биреп җибәрүләрен башбаштаклык дип саный: “Алар бит нәселләре белән каруннар. Бер тиен өчен үләргә торалар! Улларын төрмәгә утыртмас өчен генә килеп җитте бит алар кыз сорап! Шул хөрәсән белән кызыгызны бәхетле булыр дисезме?!” Бераздан Әнзимә Камилнең унөч-ундүрт яшьлек кыз бала белән йөргәнен ишетте. Әнзимә алдында Камил, күлмәк изүен ертып, мин гаепле түгел, дип кычкыра-кычкыра кәмит уйнады.
 Ничек булса булды, ә туйлар үтте. Туй чыннан да бик матур булды. Читтән караганда ак күлмәкле кәләш һәм аның янында бөтерелгән кияү егете бик бәхетле күренделәр. Алып баручы да үз вазыйфасын яхшы үтәде. Матур-матур теләкләр әйтелде, бүләкләр җыелды. Яшьләр рәхәтләнеп күңел ачты. Флүрә белән Мират бурычка чумып булса да яшьләргә бүләккә шактый гына акча салды. Хәлифә белән Зөфәр дә алардан калышмаска тырышты. Туй беткәч, Хәлифәнең, бүләккә кергән акчаны санап, машина алырлар, сорагач та бирермен, дип шапылдатып сандыкка бикләп куюы гына Флүрәнең кәефен кырды. Кызына туй бүләгеннән бер тиен дә эләкмәячәген ул аңлый иде инде.
 Аккоштай ак киемле, ак җанлы, ак теләкле кыз бала үз туенда бәхетенә ышанмый буламы соң?! Әнзимә дә туенда бәхетле иде. Кыз баланың бәхете туйдан гына торса икән! Туйлар үтте. Мәшәкать-борчу, сынау тулы гадәти тормыш башланды. Тик ата-аналары этә-төртә, тарта-суза кыз белән егетнең тормышын күпме төзергә тырышса да, алар балалары өчен яши алмый. Сөеп-яратышып түгел, ә ялгышып кына кавышкан Әнзимә белән Камилнең тормышы баштан ук бармады. Камил, өйләнүен өйләнсә дә, гаилә тормышына әзер түгел иде әле. Күп акчалы урын гына эзләп, үзенә эш таба алмады. Бензинга да хатыныннан суырды. Эчәргә бирмәгәндә кул күтәрә башлады. Машинасында чыгып китеп теләсә кайда йөрде. Хатын сүзен санга сукмады. Киленнәре ничек уңган булса да, кайнана белән кайнатасына ярый алмады. Камил дә гел генә аларның сүзен кабатлады: “Син шундый, син мондый!” Туйны да Камил хурлап кына искә төшерде: “Бөтен чыгымны минем як күтәрде. Сезнең як әзергә генә килде!” Хәтта туйда кем күпме эчте, күпме ашады, күпме бүләк салды – барысын да санап чыкты. Әнзимә башта иренә карап, колагым ялгыш ишетәме соң, дип өнсез булып хәйран калса, соңрак аның күзләре ачыла башлады. Әнзимәнең Камил белән бәйләнгәннән бирле бердәнбер матур көне – туй көнен дә ире шакшы сүзләре белән юкка чыгарды. Камил холкын туйдан соң ук күрсәтә башлады. Бик тиздән Әнзимә, Камилгә тормышка чыгарга ризалашканы өчен үкенечкә калып, ялгышын күз яшьләре белән юса, анасы Флүрә үзен тагын да гаеплерәк санады. Нигә биреп җибәрергә иде шуларга кызны көчкә чак алып кайткач?! Ничек тә алып калырга иде, бирмәскә иде теге чакта! Әнзимәнең Камилне яратмаганын белә торып! Кыз йөрәген наз белән, гамәл белән яуларга тиеш ир-егет, ә урлап яки көчләп түгел! Нинди яхшы ягы, нинди егетлеге белән Камил үзен күрсәтә алды? Күрә торып киләчәге булмыйча чыкты Әнзимә тормышка. Кыз бала ата-ана йортында кунак кына. Әнкәм йорты алтын бишек булса да, бер көнне барыбер газизеңне очырып җибәрәсе. Тик күз карасыдай кадерләп үстергән балаңны теләсә кемгә биреп чыгарганнан да артык булды бит бу! Камилнең Әнзимәгә холкы-акылы ягыннан да пар түгеллеге көн кебек ачык иде бит! Ата-аналары улларына өрлектәй буй биргәннәр, ә акыл бирергә онытканнар, ахры. Күрәчәге булдымы Әнзимә балакайның? Булса булды, булмаса юк дип яшәгән бу ышанычсыз нәрсә белән кушылу Әнзимәгә дә, аның ата-анасына да кайгы-хәсрәттән башка берни дә бирмәде. Һәр ата-ана баласына бары тик бәхет тели. Ә баласы бәхетле булмаганда, әлбәттә, үзен гаепле тоя. Флүрә дә соңлап булса да кызының язмышы өчен үз гаебен тоеп ачынды. Кемгә дә үз баласы кадерле – Камил авырга калган хатынын канга батырганчы тукмагач, Флүрә белән Мират кызларын аерып алып кайттылар. Баштан ук төбе булмаган гаилә көймәсе комга килеп терәлде. Кызларының бәхете булмаячагы баштан ук ачык иде ата-анасына. Ә алар ниндидер әкияти могҗиза көтте. Мәхәббәтнең сукыр хәрефе дә юк иде кыз белән егет арасында. Кыз сорап килгәндә үк борып кына җибәрәсе бар иде бу имансызларны. Артына гына тибеп чыгарасы бар иде бу адәм актыгы Камилне! Юк бит! Кыз күңелен урлап түгел, ә яхшылык аша, мәхәббәт белән яулау кирәклеге Камилгә билгеле түгел иде, ахры. Булачак кәләшне урлап алып кайтып та бәхетле булган парлар юк түгелдер. Тик, Камилдән аермалы, алар йөрәкләрендә бер-берсенә карата сөю хисе, хөрмәт үстерә. Яратам, дип чаң сугу аны исбатлауга караганда, күпкә җиңел. Тел сөяксез шул. Туганнары еландай шома телләре белән беркатлы Әнзимәнең күңелен йомшарта, алдата алдылар. Кеше сүз пәрдәсе астында. Ул пәрдә артында кем торганын әз генә дә чамаламыйча, ышанды шул балакай. Үзе кебек намазлы булгач, Флүрә дә ышанды шул бу тасма телләргә. Тик һәр намазлы адәм иманлы булмый икән шул. Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзеңә, димәсләр иде.
 Әнзимә тупылдап торган матур кыз бала тапты. Аны күрергә әтисе дә, теге яктагы дәү әтиләре дә килмәде. Ә кечкенә Гөлүсә, бернигә дә карамыйча, әнисен, әби-бабасын сөендереп, ай үсәсен көн үсә. Әбисенә охшап иманлы бала булып үсә. Әнзимә шушы бәхет төенчеге өчен генә дә элекке ирен кичерә алды. Ялгызлармы соң бәхетсез? Камилдән аерылгач кына Әнзимә үзен кеше итеп тоя башлады. Ул таза-сау, акыллы сабые белән бәхетле. Үзен хаксызга кыерсыткан, аска сөйрәгән ир дигән хәсрәттән аерылгач кына аның тормышы алга китте. Укуы да, эше дә гөрләп бара. Ялгызмын дип моңаерга вакыты юк. Яңа машина алып утырды. Камилгә алдануына килгәндә, нишлисең, дүрт аяклы ат та абына. Чибәрлеген югалтмаган, уңган-булган яшь хатын ир-ат игътибарыннан мәхрүм булмаса да, әлегә кемнедер йөрәгенә кертергә ашыкмый. Йөрәк дигәне яралы шул әле һаман да. Кем белә, бәлки, шул яраларны чын сөюе белән дәвалар җан очрар да тормыш юлында. Кем дә кем, ә Әнзимә мәхәббәт атлы олы бәхеткә бик лаек. Ә Камил эзләгәнен тапты, эчкән килеш машина йөртеп, юл фаҗигасенә эләкте. Инвалид креслосында утыра. Бәләкәч Гөлүсә, иманлы әбисеннән өйрәнеп, аның белән намазга басканда үзалдына кабатлый: “Әтиемә-әниемә тазалык-саулык бирче, бер Аллам!”


 Һәр кыз бала үз бәхете белән дөньяга килә. Шулай ук аның бәхете ата-анасыннан, ә үсеп җиткәч, хатын-кыз бәхете иреннән тора. Һәм, әлбәттә, үзеннән. Язмышларына ялгышларын үрмичә кем генә гомер юлын үтә икән бу дөньяда?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хм... Кыйбат тэрэзэ... А үҙ ҡыҙы арзан мы?!!!!

    Хәзер укыйлар