Логотип
Проза

 БӘХЕТЛЕ КАРЧЫК

 Кәшифә карчык, сиксән сигез яше белән баруына, биш бала үстерүенә карамастан, авылдагы өендә ялгызы гына яшәп ята.


 (нәсер)

 Кәшифә карчык, сиксән сигез яше белән баруына, биш бала үстерүенә карамастан, авылдагы өендә ялгызы гына яшәп ята. Биш баласының берсенә дә кирәкмәвендә түгел моның сәбәбе. Киресенчә, әниләре газизләренең барысына да кирәк, барысы да аналарына чиксез рәхмәтле, һәрберсе аңа хөрмәт-ихтирам белән карый. Олыгаеп барган әниләрен кызганып, кызлары да уллары да аны үзләре белән яшәргә чакыралар. Бигрәк тә Уфадагы кызы белән улы: “Бөтенләй барырга риза булмасаң, кыш чыгарга булса да барыр идең”, − дип җиңелчә шелтәлиләр. Аяк терәп бармыйм, дип карышканы да юк алай карчыкның. Өен бикләп, бер-ике атнага балаларына кунакка барып та кайткалый. Тик шул ике атна үткәнче түземлеге бетә шул әбекәйнең. “Сезнең түр башында утыра-утыра бер җиремә сөял чыга инде”, − шаярта әниләре. Әйе, кайсы баласына гына барып керсә дә, аллагашөкер, урыны түрдә. Тик аяклары йөргәндә, күзләре күргәндә, куллары тыңлаганда әбинең түр башында гына (үзе әйтмешли, картайган туй курчагы кебек) кукраеп утырасы килми шул. Озын гомере хәрәкәттә үтте. Хәрәкәтләнеп, йөгереп, эшләп өйрәнгән гәүдәсе, карт булса да, шуның дәвамын сорый. Үзе өчен өзелеп торган балаларын үпкәләтәсе килмичә, атна-ун көн чамасы үтү белән карчык ерактан, урап-урап сүз башлый: “Бүген ничәсе әле, балам? Әәә, җидесе... Ярар... Кызым, тәрәзә төбендәге гөлләрең бигрәк матур чәчкә ата. Минекеләргә су сибүче бармы икән? Баздагы бәрәңгем туңмадымы икән?..” Иртәгәсен тагын җай гына сүз кузгата: “Кызым, кайчанрак буш вакытыгыз булыр икән мине кайтарырга?” Кызы да аңлый – сагына карчык гомере үткән нигезен. Сагына. Кыстый-кыстый тагын өч-дүрт көн кундыралар да, карчыкның елар чиккә җиткәнен күреп, өенә кайтарып куялар. Аннары атна-ун көн саен кайтып, азык-түлеген кайтарып, суын ташып, мунча кертеп, бетмәс-төкәнмәс йорт эшләрен эшләп китәләр. Шулай Кәшифә карчык, тыныч картлыгына шөкер итеп, бер ялгыз башы гына яшәп ята. Шөкер, гомеренең көзендә Кәшифә әби үзен бәхетле сизә. Балалары кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Моңа хәтле, шайтан колагы саңгырау булсын, чирләштерсә дә, ятып авырганы булмады. Аяк-кулы йөри, колагы ишетә, күзе күрә. Иң мөһиме − балаларыннан сөенечле хәбәр генә ишетеп тора. Шуңа карчык үзен бик бәхетле итеп тоя.
 Замана могҗизасын – кәрәзле телефонны − балалары хакына Кәшифә карчык бик тиз үзләштерде. Ничек яшәдек икән бу галәмәтсез, дип кайвакыт хәтта аптырап та куя. Көн саен биш баласының берсе шалтыратмыйча, әниләренең хәлен белмичә калмыйлар, рәхмәт яугырлары. Әбекәй дә берничә төймәнең икесен басарга өйрәнде алай. Кичә иртән иртүк уртанчы кызы Әлфирә шалтыратты. Әнисенең хәлен сорагач, үз яңалыкларын сөйләп китте. Яңа эшкә күчкән, аллагашөкер. Монысы җиңелрәк тә, акчалырак та. Ничек сөенмәссең? Кичкә табан ерактагы улы Айдар әнисен куандырды: “Әни, оныгың якында гына бик яхшы хезмәт итә. Көн саен шалтыратып тора...” Таза-имин генә хезмәт итеп кайтсын берүк, балакай. Ырымбурдагы кызы Әдилә белән улы Фәнәвис берьюлы аналарын исләренә төшерделәр, рәхмәт яугырлары. “Әни, мин абыйда кунакта...” Әдиләсе бигрәк туган җанлы анысы. Шулай бер-берсен туган күреп, терәк-таяныч булып, барышып-килешеп яшәсеннәр аллабирса. Кече улы Зөлфәт, карчыкның бар эшен җимереп эшләп, өченче көн генә китте. Анысы гаиләсе белән яңа фатирга күчәргә йөри. Анысы өчен ана йөрәге ничек шатланмасын?
 Әйе, бик яраталар әниләрен биш баласы. Олыгая барган әниләрен бик саклыйлар. Кителергә торган күңелен саклыйлар. Шуңа күрә Әлфирә, “яңа, төшемле эшкә күчкән” Әлфирә эш урынында кыскартылуга эләккәнлеген, эзләп-эзләп арыгач, югары белемле килеш идән юарга кергәнлеген әнисенә әйтмәячәк. Ничек кенә кыен булса да, түзәчәк, зарланмаячак. Белмәсен әни, кайгырмасын... Ә Айдар улының бик еракта, таулар арасында, куркыныч җирдә хезмәт итүен әнисенә сөйләмәүне хуп күрә. Борчылмасын әни. Төн йокыларын югалтмасын. Сакларга кирәк аның күпне күргән, теткәләнеп беткән йөрәген. Менә, мин кайттым, дип күкрәген киереп кайтып керер солдат егет. Анда әйтергә дә булыр. Ә әлегә кирәкмәс. Ә Ырымбурдагы кызы Әдилә белән Фәнәвис бер-берсендә кунакта түгел шул. Алар икесе бер хастаханәдә яталар. Бик куркыныч юл һәләкатенә эләктеләр шул алар. Үлем тырнагыннан чак котылдылар. Әниләренең догалары алып калды, мөгаен. Ә әни кешенең бу хакта белмәве хәерлерәк. Түзмәячәк аның беткән йөрәге. Терелерләр, аллабирса, бер кайтмасалар, бер кайтырлар. Көт, әни кеше. Догаларыңны укы һәм көт. Ә әлегә улың белән кызыңны тәҗрибәле табиблар дәвалый. Кирәкми, әни, сиңа бу хакта белергә. Ярамый сиңа бу хакта белергә. Яңа фатир аласы Зөлфәтең, республиканың атказанган төзүчесе, дистә-дистә еллар төзелештә эшләп, ике баласы һәм хатыны белән тулай торакта яшәп ятучы Зөлфәтең, мактаулы, данлыклы, тырыш, булдыклы Зөлфәтең, кулына яңа фатирның ачкычын тотып та, аңа керә алмыйча, хаклы фатирдан язуын, прораб үзенә тартып алуын бервакытта да сиңа сөйләмәячәк. Бәгыреңне телеп, бу дөньяда хаклык юклыгын сиңа исбатламаячак. Ул фатир өчен хатыны белән чәчләре агарса да, синең күңелеңне төшермәячәк, кайгыга салмаячак.
 Кәшифә карчык балаларына кечкенәдән алдашуның, ялганлауның бик начар гадәт икәнлеген әйтеп үстерде. Әйе, балалары бүген әниләренә чын хәлләрен ачып сала алмыйлар. Тик дөньяда “изге ялган” дигән төшенчә дә бар бит әле. Шул изге ялганнары белән балалары әниләрен кайгы-хәсрәттән, борчылудан саклыйлар, тыныч картлыгын тәэмин итәләр, гомерен озайталар. Әни кеше, кичер, зинһар, балаларыңның садә ялганын. Һәркемнең тормышында шатлык-сөенече булган кебек, үз борчуы, үз кайгысы да бар. Тормыш ансыз булмый. Биш балаңның һәрберсе шул бик җиңел булмаган сынауларны үзләре ерып чыга ала икән, әниләрен борчымыйлар икән, димәк, тырышканың юкка булмаган, Әни карчык, көчле балалар тәрбияләгәнсең. Синең изге догаң аша бар кыенлыкны җиңә алалар, синең фатихаң белән яшиләр. Үз кайгыларыннан, үз мәшәкатьләреннән сине сакларга тырышалар икән, димәк кешелекле балалар үстергәнсең.
 Олыгаеп барган Кәшифә әби язмышына бик шөкер кыла. Балаларыннан куанычлы хәбәр генә килеп тора. Ә яшен яшәгән, ашын ашаган карчыкның инде бар тормышы, бар булмышы, бар уе – балалары. Бар кәефе, үз-үзен тоешы, бар тазалыгы балалары белән бәйле. Алар бәхетле булса, карчык та бәхетле. Ак яулыгын иңнәренә төшереп бәйләгән, тиешле киемен кигән бәхетле карчык кичке намазыннан соң, бар шартын китереп, тыныч күңел белән балалары өчен, дөнья иминлеге өчен дога кыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле иртә Физалия,яна еллар бн сезне.Ижат чишмәгез саекмасын,тагында мәгьнәле,тормышчан әсәрләр язырга язсын.

    Хәзер укыйлар