Логотип
Проза

Әбинең кошчыклары

(ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘНГӘН ӘКИЯТ)

Болай да карт Ада түти бөтенләй олыгаеп киткәч картлар йортына күченеп килде. Аны бәләкәй генә бер бүлмәгә урнаштырдылар. Бүлмәдә өч карават бар иде. Икесендә Ада түти­нең үзе шикелле үк тәмам бөрешкән ике карчык йоклый икән. Өченче кара­ватны Ада түтигә бирделәр. Тәрәзә янындагы кәнәфи бер күрүдә әбинең күңеленә хуш килде. Ул печенье алып ваклады да тәрәзә төбенә сипте.
— Ни кылануың бу? — дип сукран­дылар карчыклар.— Кырмыскалар кереп тулачак бит хәзер.
Әмма тәрәзә төбендә кырмыскалар түгел, бер кошчык пәйда булды. Ул бик тәмләп печенье вакларын чукыды да, фырылдап очып та китте.
— Менә, күрдегезме инде,— дип мы­гырданды карчыклар.— Сез тырышкан булдыгыз, ә ул ашады-ашады да, койры­гын күрсәтеп, очты да китте! Рәхмәт тә әйтмәде хәтта! Нәкъ безнең балалары­быз шикелле. Үсеп тә җиттеләр, кайсы кая таралышып та беттеләр, әти-әниләрен искә дә төшермиләр.
Карт әби җавап кайтармады. Ә икенче көнне ул тагын тәрәзә төбенә печенье ваклап сипте. Һәркөн иртән шулай итә торган булды. Кошчык та һәркөнне бер үк вакытта очып килә башлады. Кайчакларда әби иртәнге сыйны беразга соңарта калса, кошчык тынгысызлана, борчыла башлый иде.
Күпмедер вакыттан соң кошчык үзе генә түгел, балаларын ияртеп килде. Чөнки, шул арада ул оя корып өлгер­гән һәм дүрт бала чыгарган икән. Әби ваклаган печеньены кош балалары да рәхәтләнеп, тәмләп чукыдылар. Шулай итеп, хәзер иртәләрен тәрәзә төбенә бер көтү кош килә торган булып китте. Иртәнге сый соңара калса, кошлар коточ­кыч шау-шу кубаралар — төрле-төрле тавышлар белән чыркылдашырга-чутылдашырга тотыналар.
— Сезнең кошларыгыз килеп җит­кән анда,— дип искәртә карчыклар Ада әбине. Ә үзләренең бераз көнләшкәннәре сизелеп тора. Ада әби шунда ук барлык эшен ташлап, хәленнән килгәнчә каударланып, кыштыр-кыштыр атлап, үзенең тумбочкасы янына ашыга. Кәһва кабы һәм әнис кәнфитләре янында яткан печеньене ала, үзе сөйләнә:
— Хәзер киләм, хәзер!
— һай-һай-һай...— дип көрсенәләр карчыклар.— Менә шулай печенье белән кызыктырып кына кайтарып булса иде балаларыбызны. Ада түти, ә сезнең балаларыгыз кайда соң?
Ада әби үз балаларының кайда икә­нен белми. Австралиядәдер, бәлки? Әм­ма ул моңа оялмый, уңайсызланмый. Кошларга печенье ваклавын һәм кыстый-кыстый сыйлавын гына белә:
— Ашагыз, ашагыз, очарга хәлегез җитмәс, югыйсә.
Кошлар сыйланып туйгач, тагын әй­теп куя:
— Ә хәзер очыгыз инде, очыгыз! Та­гын ни көтәсез? Сезгә канат очар өчен бирелгән бит.
Карчыклар баш чайкый, Ада түти­нең акылы сыекланган ләбаса. Күрче син аны — үзе шундый карт, шундый фәкыйрь, ә үзе һаман кемне дә булса сыйларга җай гына эзләп йөри. Рәх­мәт тә өмет итми хәтта.
Ә аннары әби үлеп китте. Балалары бу хәлне бик күп вакытлар узгач кына ишеттеләр. Җеназага кайтып йөрергә соң иде инде. Ә кошчыклар кыш буена тәрәзә төбенә очып килә тордылар, үзлә­ренә печенье ваклап куймаганы өчен һаман Ада әбигә үпкәләп, чыр-чу кил­деләр.


Зифа МӨХӘММӘТҖАНОВА рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар