Логотип
Проза

Бүген аның туган көне...

– И-и Ходаем, әфлисуннарым пычранып бетә инде. Нишләп егылып ятам соң әле мин? Һич торып булмый бит... Ой, билем... Менә инде... Беркем дә күренми дә, ичмасам.
Хәмидә карчык култык таягы белән, җимешләрне үзенәрәк тартып китермәкче булып, селтәнә башлады. Җайсызрак кымшанды бугай, аягы каерылып китте дә күз аллары караңгыланып алды. 
– Бәй, күрше, син түгелме соң бу, нәрсә булды, ник җәелеп ятасың болай? – Әлфинур карчык Хәмидәгә торырга булышты, чәчелгән әйберләрен җыештыргалап, пакетларына тутырды. 
– Бу кадәр күтәрмәсәң соң, авырткан аякларың белән.
– Баргач-баргач алыйм дидем инде, Әлфинуркаем. Гел-гел базарга йөрүләре авыр бит. Теге ач авызларны көн дә туйдырырга кирәк ләбаса. 
– Тагын колхоз базарына ук баргансыңдыр әле. Бу тайгакта. 
– Унбиш-егерме сумга булса да арзанрак бит анда, шуңа йөрү инде. – Карале, күрше, дөге пакетың ертылган икән, яртысы чәчелгән, җыеп ала алмассың инде.
– Шул инде, хәерчегә җил дә каршы, ди бит. Әфлисуннарымның барысы да исәнме? Төп-төгәл тугыз булырга тиеш. Атна буена җитсен дип алдым. Бер-икесен тегеңә дә бирермен дигән идем.
– Сигез генә монда. Үләсең инде шуны ашап, нәрсәсен яратасыңдыр. – Яратам шул, ни хәл итим. Кайчак буталып бетәм, тегеләр күрмәсен дип яшереп куям да, кайда куйганымны онытам, аннары бозылып ята. Берсе кая булды икән? Йә, ярар ла, хәерле каза булсын.
– Әйдәле, күрше, безгә кереп, җылынып, ял итеп чык. Гөбәдия, өчпочмаклар пешердем, бергәләп чәй эчәрбез. Балалар килергә тиеш. Әле күренмиләрме дип карарга чыгуым иде.
Урын өстендә аны көтеп ятучы ирен күз алдына китереп, Хәмидә карышмакчы иде, болай да авырта торган аякларының каерылганнан соң сызлап торуын уйлап, бераз Әлфинурга кереп ял итеп чыгарга булды. Яшерен-батырын түгел, гөбәдия белән чәй эчәсе дә килә, анысы. Бик күптән ашаганы юк лабаса андый затлы таба ашын. Үзенең инде биш былтырдыр камыр ашлары пешергәне юк. Дөресен әйткәндә, инде ничек пешерәсен дә оныткандыр. Аннары теге исерек «шайтаннар» өчен бик тырышасы да килеп тормый. Барыбер кадерен белмиләр: үзенең дә, тырышлыкларының да, затлы ризыкларның да...

Ике карчык һава торышыннан, аяк астының тайгаклыгыннан, юньсез картлыкның төрле-төрле уңайсызлыкларыннан зарланыша-зарланыша Әлфинурларга таба атладылар. 
Ишектән керүгә Хәмидәнең борынына хуш исле яңа пешкән сәйлүн чәе, токмач басып пешерелгән тавык шулпасы, өчпочмак, гөбәдия исе килеп бәрелде. Өстәл дә мулдан әзерләнгән: ниләр генә юк! 
– Минем бүген туган көнем икән, күрше. И-и, бу картлыкны, балалар искә төшермәсә, бөтенләй оныткан идем, билләһи. Кичә Ринатым белән аның кызлары килеп, өемне җыештырып, өчпочмакка итләр турап киттеләр. Искәндәребез чит илдән кайткан икән, менә бүләкләр китергән.
Әлфинур карчык күршесе алдына аллы-гөлле чигелгән камзул, бәрхет күлмәк, өрфия яулык китереп салды. 
– Монысын оныгым – Гөлфирә кызым калдырды. «Беренче хезмәт хакымнан иң беренче бүләк сиңа, дәү әнием», – ди, рәхмәт төшкере.
Уч төбенә генә сыярлык кесә телефоны иде бу. 
– И өйрәтте, и өйрәтте, балакаем, аңламадым әле, файдалана белмим. Менә бүген килгәч тагын өйрәтерләр әле.
– Балалардан уңдың син, күршекәем. Берсеннән-берсе тәүфыйклылар, гел хәлеңне белеп торалар, ярдәм итәләр, бүләкләргә күмәләр үзеңне.
– Әле Динарым белән Зөлфия килен, туган көнеңә бүләк дип, санаторийга – ялга алып барабыз, – дип «куркытып» киттеләр. Бараммы соң, өемне ташлап беркая да чыкмыйм.
– Бар, күршекәем, бар. Бик әйбәт җир диләр бит аны. Гел яшәреп кайтырсың. И-и бәхетле дә инде син, ахирәткәем. Балаларың шулкадәр шәфкатьлеләр, рәхмәт яугырлары. Минекеләр генә менә җелегемне суыра. Ичмасам, теге хөрәсән аяксыз-кулсыз бүкән кебек ята, җитмәсә, бар да астында. Ә теле, теле! Элек тә бер рәхәт күрсәтмәде, инде картайган көнемдә дә тәмләп-тынычлап чәй дә эчә алганым юк. Ичмасам, үлми дә җир бит!
 – И-и-и, алай димә, күрше, парлы гомергә ни җитә! Менә минем Галимҗаным урын өсләрендә ятса да, исән булсын иде әле! – Әлфинур карчык берара күз яшьләренә буылып алды. Күрмәде шул бахыр бу рәхәт көннәрне. Гомере буе эшләде-эшләде дә, пенсиягә чыгып бер ел да яшәмәде, бакыйга күченде. Урыны җәннәттә булсын иде инде, Ходаем...
Ике карчык шулай сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәй эчтеләр. Ул да булмады, капка төбенә машиналар килеп туктаганы ишетелде. Алардан шау-гөр килеп Әлфинурның ул-киленнәре, оныклары, кодагыйлары коелышты. Һәрберсенең кулында күчтәнәч-бүләкле пакетлар. И гөрләшәләр, көлешәләр...

...Аларга карап соклана-көнләшә, Хәмидә карчык өенә атлады. Күршесенең оныгы Искәндәр, аның ай-ваена карамыйча, сумкаларын капка төбенә илтеп тә куйган иде инде.
 Бигрәк тә игелекле булып чыкты күршесенең балалары. Искәндәре әнә, яшь кенә булса да, чит илгә дә йөреп эшли. Хәер, Ринат үзе дә күп йөрде элегрәк чит җирләргә. Илнурны да үз янына алган иде дә, алкаш тәре, тагын эчүгә сабышты әнә. 

...Илнур белән Ринат бер мәктәптә, бер класста укыдылар. Берсе физика-математикадан көчле иде, икенчесе – химиядән. Ярдәмләшеп укый-укый институтка да бергә керделәр. Аны тәмамлагач, икесе дә «Оргсинтез» заводында эшли башладылар. Фатир алдылар, өйләнделәр. Ринат әнә менә дигән итеп яшәп ята, әнисен дә рәхәткә коендыра.
Динары да миһербанлы күршесенең, аның балалары да игелекле. Әлфинур карчыкның бөтен эшен килеп эшлиләр: идән дә юдырмыйлар, кер дә. Ашамлыкларны да машина белән генә китереп китәләр.
– Мать, дай 100 рублей!
Хәмидә карчык сискәнеп китте. Уйларына уралып кайтып та җиткән икән ләбаса. Илсуры сумкадан ипи умырып маташа. 
– Че, каймак не купила что ли? А-а, хорошо, тагын апельсин купила.
Илсур бер әфлисунны кулы белән генә сытты да, сутын агыза-агыза ипи белән ашый башлады. 
Әсәренеп калган әнисенең кыяфәтенә игътибар итеп тормады ул, күшәвен белде. 
– Ну, нәрсә торасың, гони 100 рублей.
Мондый чакта аның белән сүзгә килмәвең хәерле. Карт ана калтыранган куллары белән кесәсеннән акча эзләде.
– Хәерсез, кая гына булды соң, аерып куйган идем ләбаса. (Илсуры туктамый эчкән көннәрдә кесәләрендә гел әнә шулай иллелек-йөзлекләр йөртә ул.) – Мә, тыгын, бирән, күземнән генә югал.
Каян көч килгәндер, ул ачу белән исерек улының кулыннан сумкаларын йолкып алып өйгә кереп китте. 

...Шулай дип уйлаган иде аны, Нургали түзмәгән, тагын астына “пес” иткән, исе бөтен йортка таралган. Озаграк йөрелде шул. Әй, ярар ла, беренче генә мәртәбә генәмени, хәзер җыештырыр, менә аз гына ятып торсын да. Карты йоклаганда черем итмәсәң, ял күрермен димә. Сумкаларын өйне тутырган төрле ящик, капчыклар артына төрткәләп, Хәмидә диван почмагына чүмәште.
 Йокыга китә алмады ул. Тагын күз алдына күршесенең сый-нигъмәт тулы өстәле, карчыкны кочаклап үбәргә чират торучы ул-киленнәре, оныклары килде. Әйтәсең юк, бәхетле күршесенең картлыгы, бәхетле. Тамагы да сыйлы. Карты гына үлеп китте менә.
И-и, бар иде заманалар, элегрәк Әлфинур касә күтәреп әле шикәргә, әле ярмага күп йөрде Хәмидә янына. Әҗәткә 10, 20 сумлап акча алып торуны әйтәсе дә юк инде. Театр, концертларга, кунакка барганда Хәмидәнең күлмәгенә, туфлие, пальтосына кадәр кия иде Әлфинур.
Хәмидәдә алар җитәрлек иде, тик шуларны киеп, бизәнеп-ясанып, ирен култыклап концертларга, кунакларга гына йөрергә насыйп булмады аңа. Кем әйтмешли, ач-ялангач та булмады ул, тынычлык, рәхәт тә күрмәде. 

Әйе, Нургали акчаны күп эшләде, бар нәрсәне тапты-юнәтте. Танышлары, дуслары күп булу аркасында итәк астыннан гына сатылучы паласы да, төрле йорт җиһазы, бәллүр савыт-сабасы, кап-кап чәе, тушенка, куертылган сөте дә урамында бер аларда гына булды. Булуга карап, тәмләп ашый алмады аларны Хәмидә. Хәтерендә, бервакыт Илсуры кинәт салкын тиеп авырып китте. Температурасы 40 ка җитә язды. Нургалинең командировкада чагы. Ул калдырып киткән акча да, тушенка да бетте. Бар алар барын, тик овчарка кадәрле йозак астында. Ни булса шул булыр дип, Хәмидә йозакны каерып ачты да, Илсурына тушенка белән бәрәңге пешереп ашатты. Әллә шул бәрәңге килеште, үсмер шул көннән күзгә күренеп тернәкләнә башлады. 
Кайткач, Нургали генә утын түмәре белән кыйнады аны. Ник рөхсәтсез әйбер аласың, күршеләргә биреп әрәм-шәрәм итәсең, сөяркәләреңне сыйлыйсың, янәсе. Улының авырганына да ышанмады ул, аны да атна буе «ялкау хөрәсән», «чирләшкә», дип битәрләде.

Тавык-чебешне, каз-үрдәкне күп асрадылар. Шулар аркасында күпме әр ишетте әле. Үстерүен үстерде, ләкин рәхәтләнеп ашый гына алмады. Аларның күбесе кирәкле дус-ишләргә күчтәнәчкә «очып китә» барды. Калганнарының да йомшак тәмле ите – иргә, канатыдыр, тәпиләредер, муеныдыр гына үзенә һәм малайларга эләкте. 
Бервакыт өй каршындагы бакчада утыртылган кишер-суганнарны тавык-чебеш сынган рәшәткә аркылы кереп казый башлагач, Илнуры өеп куелган такталарны юнып, ремонтлап куйган иде. Буяп та алды. Монысының кулы эшкә ята, дип, и сөенде ана улының бу эшенә. 
– Атагыз да шатланыр инде, улым. Малайларың шуны да рәтләп куя белми, дип колак итемне кимереп бетергән иде. Булдыргансың, рәхмәт яугыры! 
Булдырырсың бар. Ата кеше капкадан ук юлында очраган әйберләрне типкәли-типкәли сүгенеп керде.
– Минем өр-яңа такталарымны бозарга кем кушкан сезгә, аңгыралар. Кем эше бу?
13 яшьлек үсмер куркуыннан шкаф артына сеңде. Аңа сугарга дип күтәрелгән авыр кул ананың уң як колагына төште дә, колактан шаулап кан китте. (Ул колагы шуннан бирле шаулый, ишетми торган булып калды.)
– Буявын каян алдыгыз?
– Теге савытны ачтык, үзең бит рәшәткәләрне буярбыз дигән идең, – дип ыңгырашты сыгылып төшкән хатын.
– Әрәмтамаклар, булдыксызлар, уйнаштан туган нәрсәләр! Өч-дүрт рәшәткә өчен кем банка кадәр банка ача, катып әрәм була бит инде ул хәзер, мәнсезләр. Үзегез тапмагач, шулай ул, мал кадерен белү юк. 
Андый әр сүзләрен күп ишетте Хәмидә. Унынчыны әйбәт кенә тәмамлап институтка укырга кергән Илнурына 2000 сумга джинсы алган өчен көн буе ишек бикләп кыйнады аны ире.
 Уйласаң уелыплар китәрлек: гел тукмалу-кыйналу, әр-сүгелүләрдән генә торган икән аның гомере. Салып кайта иде дә әллә нинди гаепләр табып, сүгенә, кыйный башлый иде. Пешерсәң дә ярамый («әйбер әрәм итеп»), мунча яксаң да («кортладыгызмы әллә»), берәр әйбер алсаң да («юкка акча туздырасың»)... Акчаны да тиененә кадәр санап бирде бит ул. Еш кына эшкә барганда трамвай-троллейбуска да түләргә дә булмый иде. Малайлар да кеше кигәнне кия, кеше алганны ала алмый кимсенеп үстеләр. Алар белән ата кеше буларак, ичмасам, бер мәртәбә ирләрчә сөйләшкәне булдымы икән аның? Хәер, малайлар да аңа тартылмадылар. Ул кайтып керүгә үк юкка чыга иделәр. Бөтен сөйләшү-киңәшүләре дә әниләре белән булды. 
1980 нче еллар иде бугай. Нургали, бөтен тирә-якны шаккаттырып, «Волга» машинасы алып кайтты. Кайтты да, сарайга бикләп тә куйды. Үзе дә йөреп рәхәтен күрмәде, малайларга да бирмәде. Әнә тора «Волга»сы череп-күгәреп. Беркемгә дә бушка да кирәкми ул хәзер. 

Малайлары да әллә нинди җебегән булдылар, ичмасам. Өйләнделәр, ипле генә яши башлагач, хатыннары куып чыгарды. Йортка кергән ирне кем санга суксын инде? Эчкән, эшләмәгән кеше кемгә кирәк? Әнә яталар хәзер ике 40 яшьлек хөрәсән авыру һәм пенсионер ата-ана җилкәсендә, әниләренең пешергән ашын, яшереп куйган җиреннән ризыкларын урлап ашап.
Илнуры башлы иде югыйсә. Институт тәмамлап, эшли башлагач, цех начальнигы урынбасары итеп тә куйганнар иде үзен. Балалары да үзенә охшаган, башлы, улы төзүчеләр институтын тәмамлады, кызы тәрбияче булырга укый. Илнур хәзер дә эчмәгәндә әллә никадәр акча эшләп ала. Балалары каян сизәдер, шундук килеп җитәләр. Башка чакта эзләре дә юк.
Илсуры эчкән килеш чатнама суыкта кар өстендә йоклап салкын тидерде. Инвалид хәзер әнә. Пенсиясен алган көннәрдә башын ташлап эчә башлый да, атна-ун көн котырып йөри. Бу көннәрдә аңа каршы әйтергә ярамый, буып үтерүе бар. Бервакыт, әнисе кибеткә киткәч, әтисен буып ташлаган. Көчкә рәткә керде тегесе. 
Аптырый инде Хәмидә, нишләп малайлары болай булып чыкты соң? Әтиләре кырыс, тупас булса да, үзе булдыра алганча кадерләп үстерде бит аларны юкса. Тәм-томын да ашатты, яшереп кенә кием-салымын да алды. Әллә ни эшләтмәде дә. Әнә Әлфинурлар малайларын ничек кырыс тәрбияләделәр. 10-12 яшьтә кышлык печәнне шул ике малай әзерли иде инде. Әтиләре янында һәр җәйне диярлек төзелештә дә эшләделәр. Бер дә балда-майда гына йөзеп үсмәделәр.
– Әй, дим, сиңа әйтәм, кулинариядән өчпочмак алып кайттыңмы әллә, исе борынны ярып керә. Әй, дим, үлдеңме әллә, сидек эчендә ятам иртәдән бирле. Кайларда олагып йөрдең?
 Ирен ишетсә дә, ишетмәмешкә салышты Хәмидә. «Ят әле юештә, – дип усалланды эчтән генә. – Күрсәттең инде күрмәгәнне, шайтан кисәве, шул әшәке телең белән малайларның да җаннарына агу яктың, минекенә дә. Кечесенә 14 яшь иде бугай. Чираттагы кыйнаудан соң, җан тилмереп: «Әни, ник яшисең шул фашист белән, ник аерылмыйсың?» – дип иңрәде.
Завод ашханәсе завхозы белән берәр капчык он, шикәр алып кайткан көн иде бугай. Башта бергә утырып эчтеләр. «Минем хатын күрче нинди чибәр, ә», – дип мактанырга ярата, һәрвакыт көчләп табынга утырта иде аны ире. Аннары тегеләр чыгып киткәч: «Нигә гел елмаеп утырдың, ул синең сөяркәңмени?» – дип, үзе хәлдән таеп егылганчы дөмбәсли иде. Аерырга дип кул арасына кергән Илнурга да эләкте. Кашы ярылды шунда балакайның. Эзе хәзер дә саклана. Шулчак инәлде ул әнисенә «аерыл» дип. 
– Баштарак сез әтисез үсмәсен, дип түздем, улым, – дип юатты улын ул чакта. – Хәзер менә укыйсыгыз, өйләнәсегез бар. Әтиләре ташлаган димәсеннәр дим. 
Карале, чынлап та, нишләп шулкадәр түзеп яшәде икән ул? Нәрсәгә иреште инде сабыр булып? Сигез ел урын өстендәге ирне, ике исерек улны багар өчен шулай гомере буе тешен кысып яшәдеме?
– Вәт, сөйрәлчек ә, дәшми бит бу. Хәмидә, дим, Хәмидә, нишләдең, әллә егылып ятасыңмы? Чирләп китә күрмә тагын, мин нишлим аннары? Мине кемгә калдырасың? Хакың юк! 
Соң дәрәҗәдә үртәлгән карчык:
– Минемме хакым юк, минемме? – дип, ничек сикереп торганын, кычкыра башлаганын сизми дә калды. – Үлсәм котылыр идем сездән, алай җиңел генә үлеп булмый шул. 
Ул илереп елый башлады. 
– Нинди гөнаһларым өчен болай тилмертәдер инде Аллаһы Тәгалә мине? Ә син, син, миннән соң да озак яшәсәң иде әле. Гомер буе, синнән башка рәхәтләнеп яшим мин, дип сөйләнә идең, яшә әле, яшә, кеше күзләренә, үзең кебек алкаш малайларыңның күзләренә тилмереп карап, «рәхәтләнеп» оза-а-ак яшә!
– Хәмидә, дим, әллә өчпочмак алып кайттың инде, исе килә.
– Акча бирдеңме соң, карун тәре. Ун сум да артык алып булмый бит синнән?
– Сорамадың бит, сорасаң бирә идем. Карале, 100 сум артык бирдем түгелме соң? Әфлисуннар алдыңмы соң, үзеңә ал, жәлләмә. Мин сүз әйтмим бит.
– Әллә әйтер идеңме, күзле бүкән? Болай да синнән куркып теләгәнемне ашамый яшәдем.
– Йә инде, әрепләшмик, үткән эшкә салават. Юештә ятам мин, читен болай. Ашыйсы да килә. Их, өчпочмак ашарга иде хәзер карчык, ә! Сарык итеннән пешергәнен! Юк, үрдәкнекен! И, хатын, гомер үтте, кеше төсле җиренә җиткереп пешереп ашата да белмәдең инде. Беркайчан да безнең өйдә камыр ашы исе, яңа юган кер исе булмады. Әллә ничек кенә яшәлде шунда...
– Әле син шулаймыни, мин гаеплемени? Пешерергә рөхсәт булдымы соң миңа? Капчыктагы онны, тушенкаларыңны, куертылган сөтләреңне көн саен карап-санап йөри идең бит син. Кара син аны, мин гаепле икән чолан тулы ризык була торып, коры-сары ашап яшәвебезгә, ә?
– Юк инде, син генә түгел, мин дә гаепле анысы, мин дә...
Иреннән мондый сүзләрне беренче ишетүе иде Хәмидәнең. Күңеле шуңа да йомшады да куйды.
– Хәзер, хәзер, чәй әзерлим. Син ярата торган мәкле булкилар алдым. Астыңны гына алыштырыйм да.

Ул арада чәй кайнап чыкты. Хәмидә керле клеенканы сөрткәләп, өстәл почмагына чәй әзерли, сумкасыннан алып сөттер, майдыр тезә башлады. Бераз уйланып торгач, үзенә дип алган әфлисунны кисеп куймакчы булып, сумкасына тыгылса, кулы җылы өчпочмакларга тиеп, әллә нишләп китте. Өйгә хуш ис таралды. Карасана, күршесе аңа да өчпочмаклар тыккан икән ләбаса. 
Әлфинур тастымалга өчпочмак төреп биргәндә ниләрдер әйтте дә бит әле. «Бүген синең дә туган көнең бит, күршекәем, сыйлан әле бер», – диде түгелме соң? 
Карале, чынлап та, аның да бүген туган көне бит лабаса. Йа Аллам, соңгы еллардагы көйсез тормышы күптән оныттырды шул инде аңа бәйрәмнәрне. Ул секунд эчендә күршесенең мул табынын, өендәге бәйрәм исен, балаларының шатлыклы авазларын күз алдына китереп, яшьле күзләре белән иренә карады. Күңел күзе белән генә аның иреннәренең «туган көнең белән», дип әйткәнен шәйләде. Ләкин, юк, тешсез авыз саран кысылган, ач күзләр йотардай булып өчпочмакларга текәлгән иде.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч! Тик, ничек яшэубез, узебезнен кулда гына! Шундый ир белэн яшэп узенен дэ, улларын да килэчэген бозган Хэмидэ! Тулы гаилэдэ яшэугэ житэмени диючелэр, укыгыз... Шулай шул ул гаилэ булса гына... Э исем очен гаилэ тугел!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алла сакласын, шаккатып укыдым. Тузсэдэ тузэр икэн бу хатын кыз.

      Хәзер укыйлар