Логотип
Проза

”Безнеңчә белмиләр дә...”


– Әти, бармыйм мин анда.

– Киреләнмә инде, Айдар, әтиеңнең туган көне бит. Күңеле булыр, барып кайт. Анда кал дип әйтмим бит мин, бала, – дип уфтанып куйды Җәмил карт.  Котла да кайт, әниең дә шунда ла.

– Рәхәт түгел миңа анда, әтием, – дип сузды бабасының үгетләвенә каршы ни дияргә дә белмәгән яшүсмер. – Рәхәт түгел. Беләсең бит инде.

Белә иде карт, бала белән ата-анасы арасында боздай салкын пәрдә торуын да, кул сузымы гына арада мәңге барып җитәлмәслек тоелган ераклык ятканын да белә иде. Моңа үзенең сәбәпче булуын да белә иде. Үкенәме моңа? Карт уфтанып куйды. Оныгын да югалтасы килмәде шул.

Бердәнбер улы Маратның үскәнен сизми дә калды ул. Эш, эш... Фатир булдырырга кирәк иде. Авылдан килгән, әллә ни зур белемнәре булмаган кешегә шәһәрдә үз куышыңны булдыру җиңел мәллә? Туган ягыңнан җәһәннәм читенә килеп чыкма да бит. Шул инде... үзең урысчаны ипилек-тозлык кына белгәч, баланың гел урысча гына сөйләшеп йөрүенә дә җиңел каралды.

Беренче тапкыр улының туенда айнып китте Җәмил. Туйда авылдан килдән кардәш-ыру каршында бер кәлимә татарча сөйләшмәгән улын күргәч, бер уңайсызланса, киленнең туган-тумачасы: «Монда татарча белмәүче дус-иш тә күп, әйдәгез, авыллыкны онытыйк инде», – дигәч, икенче гарьләнде. Әлегә кадәр чәй-мәйләрне бердәй яратып тәмләгән авызына сугып җибәрделәрмени. Эчүен дә шул вакытта ташлады.

Ерак юллардан килгән агасы Әхсән әйткән, бәгыренә без булып кадалган сүзләрне дә дәшми генә йотып җибәрде:

– Усрак айгырдан туган аргамак булган бу, энем. Гаепләп калма, әнкәң мәрхүмәнең сездән башка дога өмет итәрдәй кешеләре әлегә бар да... без мәңгелек түгел. Кискәнсең тамырыңны, догачысыз калгансың.

Ул вакытта бик тирәннән уйлап бетермәсә дә, тора-бара килен белән улының «папа», «мама»лары колагына ярамый башлады, эчен пошырды. Үгет-нәсыйхәткә егерме биш елга соңарганын аңлау җанын кыйнады. Баланы бишектә чакта бөкмәсәң, бөгелми икән инде ул.

Көттереп кенә оныклы иттеләр. Оныгы Айдар аваз салган елны пенсиягә чыкты Җәмил. Улының карьера дип чабулап йөргән вакытлары. Килен дә бала караучыга шат иде: карачутыр малай әкрен-әкрен әби белән бабай карамагына күчте. Баланы имезгән вакытта әле килеп-китеп кенә йөрделәр. Бер яшьләре тулганда, имезүдән туктады Луиза. Ул арада ир белән хатын арасына кара мәче үтәргә дә өлгергән иде. Марат сулга йөрештерә башлады. Озак уйлап тормады килен, аерылды да китте. Юрист белеме алган малай ничек итсә итте, кечкенә Айдарны хатынына бирдермәде. Судлашып та рәт чыкмасын төшендерде баласының анасына: әллә нинди шаһитлар тапты, аракы белән дус, балага начар тәэсир итәчәк дигән дәлилләр китерде. Ни өчен эшләде ул моны? Ходай белсен инде. Балам дип өзелүдән түгеллеге генә ачык.

Айдар инде күптән әби-бабай өендә яшәүгә күчкән иде.

И-и тәмен белеп бактылар алар оныкны! Күңел сандыгында сакланган җырлар да искә төште, санагыч-такмаклары да. Әллә кайчан үзләре бала чакта ишеткән әкиятләрне дә казып чыгардылар. Җим көткән кошчык кебек, сузып кына «тагы-ы-ын киә-ә-әк» диюләр ешайса, Җәмил карт үзеннән чыгарып та сөйләп китә иде. Хи-хи... Йә карчыгы Зәйтүнәне дию урлаган икән, менәтерә, ә Айдар дигән батыр егет җиңеп алып кайткан, йә Җәмил картны Шүрәле урманга алып кереп адаштырмакчы булган да, йорттагы бөтен кош-корт аны эзләп юлга чыккан... Чистый әкиятчегә әйләнеп бетте карт. Балалар бакчасына киткәнче «минем әнием Тәйтүнә», «минем әтием бал», дип такылдап йөрүче бу сөйкемле малай тора-бара сирәк кенә килеп йөргән үз атасыннан бөтенләй ятсына башлады. Шулай итеп, әби белән бабай «әтием», «әнием»гә әйләнделәр дә куйдылар.

Дүрт еллап аерым яшәгәннән соң, Марат белән Луиза янә кушылып киттеләр. Бер-берсе өчен өзелеп тормаган көе нигә тагын бергә яшәргә уйладылар, кем белә инде. Әллә ялгыз гына чиләнгәнче, нинди булса да ирле булуны артык күрде, килен моннан соң юкка-барга тавыш күтәрми башлады. Ул үз эченә бикләнде. Ә ире һаман шулай сулга каергалап алгалады бугай инде, кайвакыт сүз ишеттерә иделәр. Шулай бер түбә астында ни чит, ни үз булмыйча яшәделәр алар. Ирнең ашарына пешкән, киеме чиста – шул җиткән иде. Айдарга Җәмилләрдә яшәп тору яхшырак дип килештеләр. Башта фатирда салкын, чирләр, диделәр. Аннары ияләнгән бакчасына йөрсен инде, диделәр. Икенчегә кызлары тугач та, малай анда ашыкмады. «Елак кызлалны үзләле каласыннал», дип, үзенчә төрле сәбәп тапкан булды. Ничек шулай килеп чыккандыр инде, ике бала аеры үстеләр. Кызлары Сабрина дип үлеп торган киленнәре улы белән якынаю юлларын эзләмәде. Кеше дә тавык чутыннан түгел дип кем әйтә? Тавыкның чебиен алсалар, янәдән кабул итми бит, читләтә башлый. Яшьлеге белән шулай иттеме инде Луиза, кем белә... Марат исә берара үз-үзен бөтенләй югалта язып калды әле, баш ташлап эчә башлады. Эчкән кешегә аракыдан башка ни кирәк?!

Җәмил карт улы белән булган ул чактагы сөйләшүне искә төшереп, уфтанып куйды.

– Булмый болай, Маратка (ата улына шулай дәшеп гадәтләнгән иде, урамдагыча), иртәгә хәзрәтне чакырдым. Беркая да чыгып китәсе түгел.

– Что за хазрат?

– Хәзрәт өшкерәчәк сине. Эчүеңнән туктамассыңмы дим? Болай барса, эшеңнән генә чыгарып калмаслар, кешелегеңнән дә чыгып бетәрсең.

– Что за ушкуру? Это больно?

– Нәрсә бульны булсын инде, өшкерү бит ул.

– Ну ты же говоришь ушкуру будут делать. Шкуру что ли снимать будут?

Өшкерде хәзрәт. Озаклап. Берничә тапкыр килде. Оеп-оеп китте Марат, калтыранды, ыңгырашты. Берара елый ук башлады. Ходаның рәхмәте, шуннан соң эчүен ташлады. «После ушкуру если пить будешь, сказали, коньки отбросишь», дип сөйләнеп йөргән улына карап сөенергә дә, көенергә дә белмәде ул. Нәрсә әйтсәләр дә, эчмәве кыйммәт иде.

Айдар чын ата-анасы йортына бөтенләй диярлек бармады.

Җәмил баланың беренче сыйныфка барырга җыенган вакытын искә төшерде. Гариза тутырганда, төртелебрәк калды карт.

– Малайның әбисе-бабасы дип язу ярамас бит инде? – дип, сораулы карашын мөлаем гына завучка төбәде ул.

– Баланың ата-анасы кемнәр соң? – сорауга сорау белән җавап бирде ханым.

Җәмил, ничегрәк аңлатырга икән, дип ыкы-мыкы килеп торган арада, Айдар чатнатып җавап биреп тә өлгерде:

– Әни –Зәйтүнә Билалова, әти – Җәмил Билалов. Тегеләр минеке түгел алар, алар... безнеңчә сөйләшә дә белми әле.

Карт елмаеп куйды. Завучка гаилә хәлләренең матавыкларын аңлату, кәгазь эшләрен ерып чыгу шактый вакытны алды инде. Тик малайның «безнеңчә сөйләшә дә белмиләр» диюе сары май булып күңеленә ятты. Айдар, әлбәттә, урысчалатып әйтте аны. Тирә-юньдә татар мәктәбе түгел, татар сыйныфы да юк иде. «А они по-нашему разговаривать даже не умеют» дигәндәге кыяфәтен күз алдына китерсә, әле дә көләсе килә. «По-нашему», диде бит балакай, безнеңчә, диде. Үз әти-әнисен «безнекеләр» чутыннан сызып ташлаган иде.

Көләсе микән соң? Яше сиксәнгә якынлашып килүче карт иптәшләре янына чыгып киткән ундүрт яшьлек улы артыннан карап калды. Күптән инде оныкларын уллары урынына күреп гадәтләнгән иделәр карт белән карчык. Айдар үзе дә аларга «әнием», «әтием», дип эндәшә иде. Ә үз ата-анасына... Берничек тә атамый иде ул аларны. Бармаячак иде Марат янына онык-бала. «Яшәгән кадәр яшәп булмас, без киткәч нишләрсең соң, бала?» Соңгы арада күңеле тиктомалга нечкәрергә торган Җәмил картның күзләре яшьләнде. «Үзеңнекеләр булалмаган үзебезнекеләр белән калырсың инде, бала. Какмаслар, шәт... Их, гаебем зур шул, гаебем зур».

Җетелеген югалткан күзләрдән үкенү ачысы булып яшь тамчылары тәгәрәде.

фото: http://www.pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Эш, эш... Фатир булдырырга кирәк иде.Авылдан килгән, әллә ни зур белемнәре булмаган кешегә шәһәрдә үз куышыңны булдыру җиңел мәллә? " Шулай.... Бераздан башыңны күтәреп як-ягыңа карасаң: ничә ел узган, балалар зур, һәм күпме ялгыш-хата...

    Хәзер укыйлар