Логотип
Проза

Безнең апай королева

«Азат хатын»да эшләүче кызлар турында, мәгълүм халык җырын бераз үзгәртеп, «Асиясе, Мәдинәсе, Диләрасы, Саҗидәсе – бар да эшне ярата» дип, җиңелчә шаяртып кабатлый торган булганнар. Саҗидәсе ди­гәннәре – әлбәттә инде, күренекле татар шагыйрәсе Саҗидә Сө­ләй­манова. Әйе, ул Әлмәттә яшәп, шунда иҗатта, эштә кайнап йөрсә дә, Казан өчен дә үз, кадерле икән! Шулай булмаса, хатын-кызлар журналы «Азат хатын»ның редколлегиясенә үк сайлап куймаслар иде аны! Үзе яшәгән нефть яклары хатын-кызлары турында очерклар, очрашулардан, әдәби атналыклардан алган тәэсирләр, ерак гарәп илләренә сәяхәттән ияреп кайткан истәлекләр, шигъри тәлгәшләр, романтик хикәяләр...  Йотлыгып укыганнар аны! 

Журналыбызның бүгенге укучыларын да шул халәткә күчерәсебез, Саҗидә Сөләйманованың «Безнең апай королева» хикәясендәге ихласлыкка төрәсебез килә. 



Мәскүрәләр ягында Казан татарлары сыман «бармыйм», «чыкмыйм», дип кырт кистермиләр. «Бармаем», «чыкмаем», «булмай», дип, сузыбрак, башкортларга хас назлану беләнрәк сөйләшәләр. Башкортстан татарлары алар. Сөйләмнәрендә башкорт алымнары очрый. Үзләрен башкорт дип йөргән авыллар да бар. Ләкин болар әле чын башкортлар түгел. Сөйләшү, нигездә, татарча, мәктәптә уку татарча. Газета-журналларны Уфадан башкортчаны алдыралар. Пионер газеталары укый башлаганнан бирле бераз үз, бераз ят телгә мәхәббәте уянган иде Мәскүрәнең. Вузны бетергәч, эшкә билгеләү комиссиясе тәкъдим иткән башкорт авылына китәргә риза булды. Район үзәге. Унъеллык мәктәп. Башкортча укыта алмам, булмый, диебрәк караган иде дә кыз, әдәбият буенча гына белгән чын башкортларны күрү теләге икеләнүне җиңде. Тагын бер сәбәп бар иде бугай. Теге, Агыйдел буенда очраган егет. Узган җәй Мәскүрә Агыйделне кичеп чыкканда очрашканнар иде. Очраштылар дип, Мәскүрә хәл җыеп утырды, егет шактый читтә йөренеп торды. Мәскүрә аңа хәтта күтәрелеп тә карамады. Ярым ялангач килеш егетләр белән танышып йөрмәссең ич инде. Гомумән, егетләр кайгысы юк иде Мәскүрәдә. Берсекөнгә имтихан. Теге ярда калган кызлар да китапларын күтәреп кайта башларлар. Комда кызынып яту рәхәт тә бит... Мәскүрә кайтыр якка чыкканда, егет якынлашмый да, ераклашмый да, «алай-болай була калса, монда мин бар» дигәндәй, бераз ара калдырып йөзде. Мәскүрәне «ә» дигәнче калдырып китү аңа берни тормый иде югыйсә. Колачлары ярыш көймәсенең ишкәкләре кебек. Ярга аяк баскач, һәркем үз юлыннан китте. Кызык, шул ук көнне кич фәнни китапханәнең уку залында очраштылар. Мәскүрә китапларын тапшырырга тора иде.
– Кешеләр кояшта кызынган, – ди берәү.

Мәскүрә аны бөтеркәч кара чәченнән таныды.
– Ах, ул сез идегезмени?

Кулындагы китап исемнәренә караганда, егет авыл хуҗалыгы институтында укый булса кирәк. Механика факультетыннан, мөгаен. Баскычтан бергә төштеләр.
– Сез яхшы йөзәсез.
– Ә сез татарча да яхшы беләсез икән.
– Нәмәһе бар уның? «Һ»ны «с» менән, «с»ны «ч» менән алмаштыраһы: «Сандугачлар сайрый савада...»

Көлештеләр. Менә шул. Бүтән очрашмадылар. Диплом, дәүләт имтиханнары. Эш урынын сайлаганда Акъярга китү турында сүз чыккач, әлеге башкорт егете искә төште. Акъярның текә ярлары мәһабәт буй-сынлы шул егет белән бергә күз алдына килде.
– Язмыш безне көтмәгәндә җирдә очраштыра, тагын очрашырбыз әле, – дигән иде егет китапханәдән чыкканда.
– Агыйделнең аръягында, – дигән иде Мәскүрә эре генә. «Агыйделнең аръягы», бәлки, шул Акъяр булыр әле? Егет үзен Акъяр ягыннан дигән иде бугай. Ах, барыбер түгелмени? Егетләр кайгысы юк әле монда. Бөтен укыганнарың өчен сынау тотасыларың алда әле.

Мәскүрә инде Акъярда. Авылга юл дала ягыннан килеп керә. Ике якта биек-биек таулар тезмәсе, өченче якта – текә ярлы елга. Ярлары биек булса да, йөгерек елгасы тар гына, өч-дүрт адым атласаң, теге ярда буласың. Авылның нәкъ уртасында иске мәктәп белән янәшә яңасы салынып ята. Ихата тулы таш, бүрәнә. 

Уку елы башына яңа бина өлгерергә тиеш булган, күрәсең. Кызганычка каршы, укуны иске бинада башлап җибәрергә туры килә.

Башкортча китапларны су кебек эчсә дә, сөйләшүе алай җиңел түгел икән. Тел күнекмәгән. Уку башлан-ганның беренче көнендә алты сәгать буе гел сөйләп торудан тел кыймылдатып сүз әйтер хәле калмады Мәскүрәнең. Квартира апасы бик сүзчән булып чыкты, җитмәсә, бераз саңгырау. Бар икән күрәселәрем, дип торганда, җае табылды. Рус теле укытучысы Вера Васильевнага аерым квартира биргәннәр, ул Мәскүрәне үз янына чакырды. Вера тау-тау дәфтәрләр алып кайта, көне-төне чекрәеп шулар өстендә утыра. Мәскүрәнең бишенчедән унынчыга чаклы тарих дәресләре, әзерләнеп кенә өлгер! Хаммурапи законнарыннан алып Потемкин восстаниесенең көне-сәгатенә чаклы яттан белергә кирәк. Университет бетереп килгән башың белән шпаргалкага карап сөйләп булмый бит инде. Һичнинди китап-дәфтәр алмыйча, кулына күрсәткеч таяк кына тотып керергә карар итте Мәскүрә беренче дәрестән үк. Университетта тарих укытучысы шулай керә торган иде. Очлы җиз башлы указкасы бар иде аның. Бер кулы белән шуңа таянып, икенче кулын селтәп керер иде. Карт кеше инде ул. Дөньяның кай почмагында ни бар, барысын белә. Мәскүрә дә үзенең белеме белән Акъяр укучыларын берьюлы яулап алмакчы булды. Өлкән классларда моңа иреште дә ул.

Малайлар тарихны яраталар. Аларга сугыш булсын да революция булсын. Кызлар иң башта яңа укытучыларының килеш-килбәтенә, киеменә карап тын калдылар. Кулбашларына тияр-тимәс дулкынланып торган сары чәч. Куе зәңгәрдән тегелгән жилет белән итәк, ак нейлон блузка. Сәхнәгә генә чыга торган биек нечкә үкчәле ак туфли. Чирәмле урамнардан бу кадак үкчәләр белән килүе бик ансат булмаса да, укучылар алдында калкурак күренү теләге көчле иде шул Мәскүрәнең. Озак әзерләнде ул беренче сентябрь көненә. Узган җәй эшләп алган акчалары да, соңгы стипендияләре дә шуңа китте. Әйбәт тәэсир калдырды Мәскүрә өлкән классларда. Үзенә булган кызыксыну тора-бара аның сөйләгән сүзләренә күчте. Хәзер бу кызыксынуны югалтмаска гына кирәк. Их, менә бишенчеләр булмаса! Ичмаса, шунда Мәскүрәне класс җитәкчесе итеп куймасалар! Класска килеп кергәндә үк гөжләшеп каршы алдылар. Биек үкчәләр дә, сырлы указка да ярдәм итмәде. 

Усал тавыш белән тәртип урнаштырырга туры килде: тегеләрнең мәш килгәннәрен телсез кешедәй карап торып булмый бит инде. Тавышны калынайтып кычкыра төшәргә туры килде шул. Кычкырдыңмы – бетте, көчсезлек билгесе инде бу. Ярый ла күк күкрәгәндәй берьюлы өнсез итә торган тавышың булса! Андый тавыш юк шул Мәскүрәдә. Салмак кына, басынкы гына сөйләп җанны эретә торган ягымлы тавыш аңарда. Болар бит әле сиңа сөйли башларга да ирек бирмиләр. Булмады, баштан ук үз итмәделәр бишенчеләр класс җитәкчеләрен. Чүп өстенә чүмәлә, бер ялгыш сүз дә ычкындырды Мәскүрә. Инде классны тынычландырып сөйли башлагач, әледән-әле кыбырсып утырган чандыр малайга:
– Бәлки, һинең посмакта басып тораһың киләдер? – диде.
– Апай, нәмә ул посмак?
Белә бит Мәскүрә, «посмак» түгел, «мөеш» бит. 
«Ч» урынына «с» куеп кына башкортча булмый бит, «сандугачлар сайрый савада» килеп чыга. Ябылырга да өлгермәгән авызларын ерырга җитә калды тегеләргә. Безнең якта шулай сөйләшәләр дип кенә котылып булмады. Сүз нәкъ танышуга терәлеп калган иде:
– Апай, һез кай яктан?
– Апай, нисә яшьтә һез?
– Ун ете лә юктыр әле?
– Апай, ул туфлидең үксәһе нисек һынмай?

Мәскүрә урынында уен-көлке белә торган кеше булса, бу мәзәк сорауларга аннан да мәзәгрәк сүз әйтеп балаларны көлдерер иде. «Синең белән минем яшьне бергә кушып урталай бүлсәң, нәкъ унҗиде була», – дияр иде. Бәлки, шулай аңлашып та китәрләр иде. Юк шул, кешесе бит җитди. Укытучы бит ул, университет тәмамлап килгән, нишләп мәзәк сөйләүдән башласын ди шул чаклы җитди эшне.
– Бу сүзләрнең берсе дә дәрескә кагылмый, эшкә күчәбез, – диде Мәскүрә. Дөрес тон алмаган җырчы сыман азапланып, борынгы кешеләр турында сөйли башлады. Балалар яшь кызны кәмит иткән кыяфәттәрәк утырдылар. Шулай итеп, беренче дәрестән үк аралар бозылды. Өлкән дә итмәделәр, дус та күрмәделәр бишенчеләр Мәскүрә апаларын.

Ят итүнең сәбәбе «посмак» кына түгел икән. Башка сәбәпләре дә бар икән. Класс җитәкчесе буларак, Мәскүрә берәр эш оештыра башласа, «безнең апай алай итми иде», – дип тотыналар. Бигрәк тә Айрат исемле чәтерчән малай күз дә ачырмый. Класста аның сүзе үтә, күрәсең, үзен гаскәр башлыгы кебегрәк тота. Класс активына сайларга кирәк Айратны, сәләтле, иптәшләре ихтирам итә үзен. Класс җыелышында шушы турыда сүз чыккач, әлеге Айрат:
– Безнең Таңсылу апай... – ди башлаган иде, Мәскүрә аны шундук туктатып урынына утыртты.
– Хәзер сездә Таңсылу апай түгел, ә Мәскүрә!
Үзалдына мыгырданып бер-ике сүз кыстырды Айрат Мәскүрә сөйләгәндә. Бу таркатучыдан ярдәмче чыкмас-тыр. Активка кермичәрәк торсын әле Айрат, үзе үк читтә аерылып калачак.

Ялдан соң Мәскүрә дәресләр башланганчы класска керсә, тагын шул сүз:
– Таңсылу апай беренчеләрне походка алып барды. Мин юл күрсәтүче булдым, – ди Айрат.
Балалар белән тауларга чыгып керергә дигән уй килгән иде инде Мәскүрәнең башына. Таңсылу апайлары өлгергән дә икән. Җитмәсә, Айратны да алып барган. Кем соң ул телдән төшмәс апай? Озын кара толымнарын баш түбәсенә өеп куйган зифа буйлы, көмеш тавышлы сылу башкорт кызы итеп күз алдына китергән иде Мәскүрә үзенең «көндәшен». Бакса, Таңсылу дигәннәре Мәскүрәдән дә бәләкәйрәк, сипкелле генә бер кыз булып чыкты. Алай игътибар итәрлек бер җире дә юк. Аны хәтта күрми узарга мөмкин. Дөрес, озын кара чәчен, Мәскүрә уйлаганча, түбәсенә өеп куйган. Аягында тәбәнәк үкчәле туфли, өстендә кара трикотаж костюм. Яше Мәскүрә чамасы булыр.

Мәскүрә университетта укыганда Таңсылу дүрт ел буе быелгы бишенчеләрне укыткан, хәзер беренчеләр белән эшли. Китапханәче кыздан
сорашып, көндәше турында кайбер мәгълүматлар да алды Мәскүрә. Гаиләләре ишле икән, Таңсылу иң өлкәне. Унны бетергәч, мәктәптә пионервожатый булып эшләгән, читтән торып педучилище тәмамлаган, хәзер пед-
институтка заочно кергән. Балаларны шаккаттырырлык белеме дә юк үзенең. Мәскүрәнең бит Мәскәү, Ленинград музейларында экскурсиядә булганы, Мисыр мумияләрен үз күзе белән күргәне бар. Ничаклы күргәзмә әсбаплар җыйды ул вузда уку дәверендә. Һәркемне җәлеп итәрлек итеп сөйли белә. Психологиядән дә «бишкә» генә укый, хәтта шул фән буенча аспирантурада калырга тәкъдим иттеләр. Үз өеннән ары бернәрсә дә күрмәгән кызый чаклы да булдыра алмас микәнни Мәскүрә?

Беркөнне Мәскүрә балаларга мәктәптә тарих музее оештыру нияте барлыгын әйтте. Тирә-як белән танышу өчен якшәмбедә тауларга чыгып керербез, диде.

Экскурсия көне бик уңышлы сайланмаган булып чыкты. Сентябрь урталары узуга бәрәңге казу башлана, безнең бишенчеләр бу эштә бик кирәкле халык икән. 

Бер ният иткәч, планны бөтенләй сүтмичә, теләгән балаларга гына килергә кушты. Әйбәт тә булды әле, күмәк халык белән озаклап йөреп булмас иде. Менмәгән тау башы, кермәгән тау куышы калмады. Бер куышта Салават батыр кешеләре яшеренеп яткан дип тә сөйләделәр. Бәлки, арттыралардыр, белергә кирәк булыр. Акъярның тарихын язарга, альбом төзергә сөйләшеп кайттылар. Айрат башта ук: «Беренчеләр сугыш уены уйныйлар, Таңсылу апай мине командир итеп чакыр-
ды», – дип игълан иткән иде, Мәскүрә ишетмәмешкә салынды. Әйдә йөрсен әле Таңсылу апае белән. 
Артык игътибар итмәскә булды Мәскүрә аңа. Үзе үк бер көйгә килер, ахмак малай түгел, кызыксынучан. 
Дәрестә иң күп сорауны ул бирә:
– Кытайлар нишләп борынгы культураларын югалтканнар?
– Чехлар славяннармы?
Тема буенча да, темадан ерак сорауларга да җаен табып җавабын бирә Мәскүрә.
– Башкортстаннан кала иң күп нефтьне кайсы республика таба?

Моның ише сораулар борынгы кешеләрнең шөгыле турында сөйләгәндә сүз уңаеннан килеп чыга.
– Хәзер безнең илдә иң күп нефтьне Татарстан бирә: елына йөз миллион тонна!
– Ә безнең апай әйтә...
Әһә, боларның апайларында мәгълүматлар шактый искергән икән. Балаларга моны сиздерү зыян итмәс иде дә, кеше дәрәҗәсен төшерү исәбенә абруй аласы килми.
– Башкортстанның нефтьтә беренче чаклары бар 
иде, – ди ул тегеләрнең апайларына кагылмый 
гына. – Хәзер аны Татарстан узып китте. Татарстанны озакламый Төмән узып китәчәк.
– Аларның Салават кебек батырлары юк, – ди Айрат, ниндидер тармакта Башкортстанның артта калуына кәефе кырылып. Таңсылу апайлары балаларда үз рес-публикалары белән горурлану хисе уяткан икән. 
Бу хисне дә үстереп, башка халыкларга ихтирам тәрбияләргә кирәклеген сизеп ала укытучы.
– Һәр халыкның үз батыры бар, – ди ул. Ләкин Айратка чак кына булса да төрттереп китүдән тыела алмый. – Агыйделнең аръягында да тормыш бик кызыклы, бик катлаулы. Без өйрәнә торган тарих фәне – гаделлек белән гаделсезлек көрәше аша кешелекнең алга барышын тасвирлый. Көрәш дәва-мында дөньяда күп батырлар булган, батырларның иң батырлары белән без дә танышырбыз.

Үз темасына ипле генә кереп китүенә сөенеп, сүзен дәвам итә Мәскүрә. Дәрестә хәзер балалар шым гына утыралар. Ләкин Мәскүрә теләгән тынлык түгел бу, күңелне аңлау юк. Күзләреннән күренеп тора: ят итәләр. Таңсылу белән башта ук сөйләшергә кирәк булган. 
Ни әйтсәң дә, ул Айратларның беренче укытучылары. Дүрт ел аз гомер түгел. Дүрт атнасында гына да ниләр күрмәде Мәскүрә мондый яу белән. Ул кыз үзе дә киребеткән, килеп дәшми дә бит, ичмасам. Мәскүрәне читләтеп, балалар белән генә эш йөртә. Мөгаен, белә инде ул Мәскүрәнең бишенчедәге хәлләрен. Уңышсызлыкка очрагач кына барып баш исенмени Мәскүрә шул кыз алдында? Башта ук киңәшкән булса бер хәл иде. Хәзер инде үзең ерып чыгарга тиеш. 

Бәп-бәләкәй Айратны җиңмәскә соң! Ә сораулар ява тора. Сынап та, кызыксынып та:
– Апай, нишләп шахматта королева корольдән шәбрәк йөри?
Һиндстан темасы буенча бу. Шахмат уены Һиндстаннан чыккан, атлар, филләр һинд гаскәр-ләреннән кергән дип сөйләгән иде Мәскүрә. 
Ә менә королева сугышта нишләп йөри? Җитмәсә, 
иң шәп йөрүче шул королева! «Белмим» дип әйтергә 
һич ярамый. Башка класста ярар иде дә, монда 
ярамый.
– Сугыш барганда король күзәтеп, киңәшләр биреп торган. Гаскәр башлыгы, гадәттә, корольнең якын кешесе, улы яки энесе булган. Легенда буенча, сугышларның берсендә король дә, гаскәр башлыгы да каты җәрәхәт алганнар. Король белән бергә сугыш барышын күзәткән королева чигенә башлаган солдатларны үзе һөҗүмгә алып киткән. Король янәшәсендәге королева шахматка шулай килеп кергән...
Үзе уйлап чыгарган легендага Мәскүрә үзе дә ышанды. Нигә, бик табигый хәл. Индира Ганди ил белән идарә иткән кебек.
«Безнең апай» әкренләп сирәгәйде. Аның урынына Мәскүрәнең җанын өткән бүтән сүз барлыкка килде.

Мәскүрә белән Вера яшәгән квартира галәмәт салкын булып чыкты. Элекке хуҗалары да җылыту ягын карамаганнар. Мәскүрәләр турында әйтәсе дә юк. Мәскүрә тормыш итүнең рәтен аз-маз белә әле, авыл кызы. Вера авыл тормышына бөтенләй яраклашмаган. Суга буяу тәме чыга торган бер чиләкләре бар, шуны тотып чишмәгә үзе генә бармый, Мәскүрәне дә ияртү ягын карый. Вакыт болай да тар, минут араларына кыл сыярлык түгел. «Алай булгач, суга мин барам, син мичкә яга тор, – ди Мәскүрә. – Бераз утын чапкалыйсы булыр», – ди. Верамы соң утын чапкалар кеше! Сыңар чиләк тотып суга китә. Утын дигәннән, кызык иткән кызларны завхоз абыйлары.
– Сезгә нинди утын китерим, каенмы, усакмы? – ди бу бер көнне.

Вераның мондый эштә нейтраль икәнен аңлап, Мәскүрә белән алып бара сөйләшүләрне. Мәскүрә үскәндә, әтисе һәм ир туганнары булганлыктан, утын мәшәкатьләре аңа төшми иде.
– Кайсы әйбәт соң аның?
– Кайсы әйбәт дип, усак кисәргә йомшак инде ул, каен катырак.
– Усак китерегез, – ди Мәскүрә, эшне җиңеләйт-мәкче булып.

Бер җылысы да юк икән ул усакның, мунчала кебек яна да бетә. Кызларны кызганып, бераздан каен утыны китерткән тагын завхоз. Анысы киселмәгән әле. Шуларның нәзегрәкләрен балта белән чапкаламакчы Мәскүрә, өйләре бераз җылынмасмы. Электән болай балта тотканы булса да, утын кисәргә ул чаклы осталыгы юк икән. Утынга батмый балтасы, өскә сикерә.
– Каягыз әле, бераз ял итеп алыгыз.

Эш белән мавыгып, янына кеше килгәнен дә сизмәгән Мәскүрә. Булат исемле егет бу, редакциядә эшли. Лекторлар бюросында танышканнар иде. Редакция Мәскүрәләр өенең каршысында гына. Тәрәзәдән Мәскүрәнең булдыксызлыгын күреп, эче пошып чыккандыр. Мәскүрә ун чапканны бер чаба егет, балтаны нәкъ аркылыга төшерми, кыйгачлатып кистерә. «Ә» дигәнче бер өем утын өелде. Кискән утыннарны кертеште дә әле Булат. Дөнья хәлләре турында фәлсәфә корырга да нияте юк түгел иде, Мәскүрәнең кәефе башкачарак булды. Өй салкын, карын ач, комсомол җыелышына барасы бар, кичкә тагын төне буе утырсаң да, эш бетәрлек түгел.
– Физзарядка өчен рәхмәт! – дип, чыгып китүдән бүтән җай калмады Булатка.

Иртәгесен дәрес башланганчы класска керсә, әле ул мөештә, әле бу мөештә «Булат» та «Булат». Дәрескә керсә, кара тактага акбур белән шул исем язылган. 

Җен ачулары чыкты Мәскүрәнең. Дәресе дәрес булмады. Ир заты белән сөйләшергә ярамыймыни инде Мәскүрәгә, укытучы булдым дигәч тә? Ә Таңсылу ничек икән? Ул да кыз кеше бит, балалар үртәрдәй беркеме дә юк микәнни?
Кышкы каникул җитте. Җитте дә, узып китеп тә бара. Чаңгыда чыгарбыз, шәһәргә барып кайтырбыз дигәннәр иде, берсенә дә өлгерешле булмады. Отчет, педсовет, ярты елга план төзү, конференция... Алай да Вера өч көнгә Уфага кайтып килде. Мәскүрә бер тапкыр чаңгыда чыкты. Булат ике пар чаңгы күтәреп килгән. Үзенә, Мәскүрәгә. Урамда бер очрашкач, тауларга чыгасы иде дә, чаңгы юк дип ычкындырган иде Мәскүрә. Булатның кайгырткан булуы инде бу. Вера жәл калды, аңа чаңгы җитмәде.
– Чаңгы булса да чыкмас идем, секция утырышына докладым әзер түгел, – дип калды тагын үзе.

Мәскүрәнең дә доклады әзер түгел дә, чыгып китте бит әле, кеше чаңгы күтәреп килгәч. Бик хәтәр чаңгычы сыман кыланган иде Мәскүрә, таудан шуганда әллә ничә егылып адәм көлкесе булды. Мәктәптә укыганда әйбәт шуа иде, онытылган.
Мәскүрәләр яныннан гына Айратлар выжт итеп узып киттеләр. Каһәр генә төшсен, тагын Булат белән күрделәр инде. Балалар күңеленә якынлашам дигәндә генә...

Мәскүрәнең кәефе кырылды. Кайтыр якка юнәлделәр. Кышкы көн кыска бит, кичкә дә авыша башлады. Булат белән сөйләшеп йөрү күңелле генә. Горькийга гашыйк икән ул, Вера да Горькийны ярата. Кызык, Вера Блокка гашыйк, Булат та Блокны ярата. Мәскүрә Есенинны өстен күрүен әйткәч: «Деревенщина», – дигән иде Вера. Булат менә авыл егете, Блокны якынрак күрә.
– Сезгә Вера белән сөйләшү күңелле булыр, зәвыкларыгыз тәңгәл килә, – диде Мәскүрә. – Мин сезне таныштырам әле.
– Миңа сезнең белән дә күңелле.

Икенче көнне кичләтеп тагын килгән Булат. Чаңгысыз гына. Мәскүрә егетне ишек яныннан уздырмый гына:
– Вера өйдә юк, – диде. Үзенең кичәге сүзенә ишарәли, янәсе.
– Сезнең янга килергә ярамыймыни? – диде егет, уңайсызланып, кызарып кына.
Яравын ярый ла ул, бишенчеләр тагын «Булат» та «Булат» дип җанны кыярлар инде, соңгы вакытта 
тыныбрак торалар иде. Мәскүрәне үз итә башлаганнар иде инде. Авылның кай тыкрыгында ни бар, барысын да күреп торалар бит шул елгырлар...
– Эшкә утырырга тора идем, иртәгә секциядә минем чыгыш, бер әйберем дә әзер түгел...
– Гафу итегез... Кич кинога да бармыйсызмы? – диде егет, китә башлаган җиреннән Мәскүрәгә карамый гына.
– Бармаем, – диде Мәскүрә назландыргандай итебрәк.

Булат ник керүенә үкенгән кыяфәттә чыгып китте. Уңайсызрак булды да, нишлисең, егетләр кайгысы юк Мәскүрәдә. Болай җанга ятышлы кеше ул Булат үзе. Ләкин Мәскүрәнең идеалына туры килми. Буйга озын түгел, талчыккан йөзле, күзлекле. Җиргә карап йөргәнгә буе булганнан да тәбәнәгрәк күренә. Әнә тагын башын иеп чыгып китте, бичара. Мәскүрә үзенең гыйшкы төшәр кешесен горур, көчле итеп күз алдына китерә. Агыйдел буенда очраган башкорт егете сыманрак. Сирәк булса да Мәскүрәнең исенә төшеп куя ул егет. Агыйдел аша чыкканда Мәскүрәне саклап барган сыман йөзүе һаман-һаман күз алдына килә. Шундый көчле дусның ихтыярына язмышны тапшырасы килгән чаклар була. Теге вакытта якыннанрак танышасы калган да бит. 

Түлке ул чибәр егет йөгерек күңелле түгел микән, шәһәр җирендә сылу кызлар күп бит? Шуны сизенеп тә якынлашасы килмәгәндер, бәлки. Булат белән дусларча сөйләшеп йөрергә була. Тик менә бишенчеләр...
Мәскүрә бер җыелыштан кайтканда Таңсылу белән юлын бергә туры китереп, аны-моны уйламагандай гына сорап куйды:
– Таңсылу, синең сөйгән егетең бармы?
– Бар. – Бу сорауга күптән әзер сыман җавап бирде Таңсылу.
– Очрашасызмы?
– Монда юк ул... Хат алышабыз.
– Ә-ә... Күптәнме?
– Хат алышумы?
– Күптән танышсызмы, дим?
– Бәләкәй чактан. Күршеләр без.
– Ә-ә...

Таңсылуның эше башка. Күрше белән очрашсаң, сөйләшсәң дә гаеп итмәсләр.
Сүз бишенчеләргә күчте. Зарланыбрак та алды югары белемле укытучыбыз. Айрат турында сүз чыккач:
– И шул йән көеге! – дип көлемсерәп куйды Таңсылу. Шундый җылы итеп әйтте бу сүзне, яраткан баласы турында сөйләгән ана кебек. Яратмаслык бала түгел ул. Үзе генә Мәскүрәне яратып бетерми.
– Яраталар алар сезне, – диде Таңсылу, – телләрендә сез генә. Сезне бүтән класслардан көнлиләр алар, үзләренә генә каратып торасылары килә. Өйрәнгәннәр башлангычта...

Бишенчеләргә игътибар азрак шул. Тарих дәресләре дә атнага ике генә сәгать. Күбрәк булырга иде алар белән. Таңсылу бит дүрт ел гомерен гел аларга багышлаган. «Көндәше» белән шулай гади генә итеп сөйләшкәч, Мәскүрәгә җиңел булып китте. Эчен тырнап торган көнчелектән арынды ул.

Февраль аеның кояшлы бер көнендә класс активы белән күрше авылдан йөреп укыган өлгермәүче балаларның өйләренә барырга булдылар.

Чаңгыда барасы булгач, активка кермәгәннәре дә активлашып киткән. Мәктәп ихатасына байтак укучы җыелган. Айрат чаңгысын кими генә шул тирәдә урала. Үзен махсус чакырганны көтә. Мәскүрә юри игътибар итми моңа. Таяк бауларын беләзегенә киеп кузгалырга торганда мәктәп капкасыннан кергән ак бүрекле берәүгә күзе төште Мәскүрәнең. Теге башкорт егете ич бу, әнекәем, шул! Каникулга кайткан! Әнә, ап-ак тешләрен елтыратып көлеп килә. Мәскүрә чаңгы таякларын ике якка кадап колачын җәйгәндәй хәрәкәт ясады, ләкин кузгалмады. Күрде бит, үзе килә! Чү, башка якка китте түгелме? Мәскүрә балалары белән бер читтә калды, кунак егет мәктәп ишегенә таба юнәлде. Баскычтан Таңсылу төшеп килә ич! Әнә алар ике куллап күреш­теләр. Гади күрешү генә түгел бу. Кара-каршы биегән сыман кулларын кулларына тотынып, бер-берсенә карашып торалар. Әнә алар җитәкләшеп бәләкәй капка ягы­на киттеләр. Елмаешып, бер-берсенә карашып алалар.
Менә сиңа очрашу!.. Агыйделнең аръягында... Мәскүрә аңына килеп тегеләрдән күзен алды, йөзендәге үзгәрешне балалар күрмәсен дип, чаңгы бавын яңадан чишеп бәйләргә тотынды. Кайда икәнеңне онытма әле син, укытучы иптәш!

Бәхетле пар артыннан күзен алмый карап калучы тагын берәү бар иде. Тилмерепләр караган күзләрне күреп, таң калды Мәскүрә. Күптәнге сердәшенә дәшкәндәй әкрен генә:
– Айрат, ки чаңгыларыңны, кузгалдык, – диде.
Кузгалдылар. Мәскүрә алдан китте. Кырга чыккач, Айрат, классташларына карап, указ укыган тавыш белән игълан итте:
– Безнең апай королева, гаскәрне һөҗүмгә алып 
бара!

«Безнең апай...», «Королева...» Мәскүрә турында бит бу! Айрат үзе, димәк, гаскәр башлыгы яралы...
– И йән көеге! – диясе килде Мәскүрәнең, Таңсылу сүзләрен искә төшереп. Әйтмәде, Айратка беренче тапкыр елмаеп карап куйды. Җиңү тантанасы да, бала өчен борчылу да, кешегә ихтирам да бар иде «королева»ның карашында.

1970. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар