Логотип
Проза

​Бер кияүгә ике кәләш


(хикәя) 
 
“Фыранцуз” яулыгын бәйрәмчә иңнәренә төшереп бәйләгән, кешелеккә кия торган вак бизәкле сатин күлмәген кигән Сәхибәттәйнең эшлекле кыяфәттә капкаларыннан килеп кергәнен тәрәзәдән күреп калган Мәрзия кулындагы чәшкесен төшереп җибәрә язды: “Кит лә... булмас ла...” Өстәл артында, самавыр ышыгында яңа килгән гәзитне җентекләп укып утырган ире Хәсән, башын күтәреп, хатынына карады: “Нәрсә булмас ла?” Мәрзия ни дә булса аңлатканчы, Сәхибәттәй ишектән кереп килә иде инде. Хатынының гадәттән тыш гаҗәпләнүенең сәбәбен Хәсән шунда гына аңлап алды. Яучы корткасы даны чыккан Сәхибәттәй кызлы йортка юкка гына керми иде... 
− Исәннәрмесеееез, хәлләрегез ничеееек? – гөрли-гөрли сузды Сахибә карчык ишектән керә-керешкә. 
Хуҗабикә, йөзен булдыралганча ачык итәргә тырышып, авызында калган берничә теш төбен күрсәтеп, рәхәтләнеп елмайды: 
− И Ходаем, рәхмәт яугыры. Сәхибәттәй, безнең ишекне дә ачарга вакыт җиткән икән сиңа. Изге сәгатьтә булсын инде килүең. Әйдә, рәхим итеп, түрдән уз. 
Кунак карчык кырында өтәләнеп йөргән хатыны янына, ир-егет дәрәҗәсен артык төшермәскә тырышып булса да, хуҗа кеше дә кушылды: 
− Исәнлектә, саулыктамы, Сәхибәттәй? Әйдә, утыр әле менә монда. Әйдә, уз. 
Кергән уңайга кулларын күтәреп, дога укып алгач, бераз дөнья хәбәрләрен барлагач, самавыр яңартып, булганы белән тәмләп чәй эчеп алгач, Сәхибәттәй төп вазыйфасына күчте: 
− Миңлемәрзия сеңлем, Хәсәнҗан энем, килүемнең сәбәбе шунда. Ишетүемчә, сезнең буйга җиткән, бүген тормышка бирерлек кызыгыз бар. Менә шул кызыгызны Ташлы авылыннан Малик малае Газим сората бит әле. Егетебез асылдан да асыл. Ни диярсез икән?  
Күңеленнән генә җавабы күптән әзер булса да, Мәрзия, ризабыз, ике куллап ризабыз, риза булмаган кая ул, дип тизрәк кычкыруны әрсезлек санап, тәртип өчен генә булса да карашына сорау иңдергән булып, гаилә башлыгына төбәлде. “Син ни уйлыйсың?” − янәсе.  
Ата кешенең дә җавабы Сәхибәттәй ишектә күренү белән зиһенендә туган, авызыннан ычкынып китәргә тора иде инде. Шулай да ул йөзенә уйланган төс керткән булды, шатлыгыннан авызы ерылып китәргә торса да, карашына булдыра алганча җитдилек салды. Бер тын дәшмичә, үзеннән күзләрен алмаган хатыннарны көттергән булды һәм сөенгәнен яшерергә тырышып: 
− Сәхибәттәй, без ни... риза инде, үзләре бер-берсен ошатканнар, үзләре килешкәннәр икән, ризабыз − дип сабыр гына җаваплады.  
Эшнең тиз генә уңай чыгуына, еллар буена чарланган яучылык тәҗрибәсен бу юлы кулланырга туры килмәгәнгә, ягъни тарткалашып-бәхәсләшеп артык көч салырга туры килмәгәнгә Сәхибәттәй дә бик канәгать иде. Еракта эшләгән кияү буласы егетнең отпускасы тиздән бетәсе икән. Тиз арада никах укытырга, аннан хәләл җефетен үзе белән алып китәргә исәбе бар икән. Бәхетле ата-ана балаларның теләгенә каршы бара алмадылар, әлбәттә. Фәлән-фәлән көндә, кияү егетенең йортында мулла вазыйфасын үткәргән Сибгатне чакыртып, никах укытырга булдылар. Егетне күрмичә, туй турында әлегә сүз кузгатмаска булдылар.  
Сәхибәттәйне озаткач, әти белән әни кеше шатлыкларын яшерергә кирәк санамады. Сөенмәслекмени? Инде олыгаеп барган карт кызлары Минзиләгә дә кияү чыкты! Артыннан куып килгән сеңлесе Зөбәйдә, әлегәчә тормышка чыкмаган апасыннан узып кияүгә чыгуны килешми санап, күптән инде пошаманга калды. “Әйдә, чык берәрсенә, югыйсә мине тоткарлыйсың. Тиздән укуым да бетә. Синең аркада мин картаям, − дип, Минзилә белән сүзгә килгәне дә бар иде. Яшьрәк чагында Минзиләнең дә артыннан йөргән егетләр булмады түгел. Тик әллә кемгә охшап, бераз һавалырак холыкның иясе Минзилә авыл егетенә чыгарга теләмәде, ә шәһәрдән аны эзләп килүче булмады. Егерме тугыз яшен тутырган кыз соңгы арада шактый гына юанаеп та киткәч, аның чынга ашмас хыяллары сүрелә башлады. Инде ул кем соратса, шуңа чыгарга риза иде. Бүген эштән кайтуына әти-әнисе кияү егете “әзерләп” куйгач, ул берсүзсез риза булды. Егетне моңа хәтле күргәне булмавына да ул борчылмады. Күрер әле, күреп туяр гомере буена. Яучы җибәргән икән, димәк, кияү буласы кеше аны үзе күргән. Ошаткан. Шул җитмимени? Менә, сеңлесенең борынына чиртсен әле! Кайчан чыгасың инде тормышка, дип күпме канын суырды. Шәһәрдә укып йөргән сеңлесе апасының тиз арада кияү тапканын белеп шак катсын әле! Шушы яшенә җитеп, ир чыкмаган исемен күтәрүдән дә җиләде инде Минзилә. Авыл телчәннәренең авызы да ябылыр. Соратканда чыгып калырга кирәк... 
 
Сөйләшенгән көнне Хәсән белән Мәрзия, никах тәртибе буенча үз якларыннан берничә туганнарын алып, җигүле арбаның түренә киенгән-ясанган Минзиләне кукрайтып утыртып, Ташлыга юнәлделәр. Басу юлы буенча унике чакрымны узганчы сәгатьтән артык вакыт узды. Алар авыл очындагы өченче йортка барып кергәндә, ишегалдында мондый тантаналы көндә генә була торган җанлылык сизелә, бәйрәмчә киенгән хатын-кызлар ишектән бер керә, бер чыга, шунда җыелышып торган берничә ир ни турындадыр күңелле генә гәп кора иделәр.  
 
Кунакларны бик җылы каршыладылар һәм түрдән урын бирделәр. Кияү егете Газим барысы белән дә кул биреп, бик ачык күреште. Булачак кәләш шул арада, Газимга яшертен караш ташлап, бәя бирергә дә өлгерде: “Ничава гына алай...” Шулай да кызны кияү егетенең үз янына килеп утырмавы бераз гаҗәпләндерде. Газим, хуҗа буларак, кунакларны каршылыйдыр дип, Минзилә үзен тынычландырырга тырышты. Әйе, Газим, ишектән күз алмыйча, кемнедер көтә иде. Менә чакырылган кунаклар да килеп бетте. Бик тә зур эш башкаргандай, ризалыгын яшермәгән яучы карчык Сәхибәттәй күптән түр башына кунаклады. Иң азактан бик рәсми төс белән мулла абзый да үз урынына кереп утырды. Тиешле догасын укыгач, ул хуҗалар белән пышылдашып алды. Газим һаман өстәл артына утырмады. Бераз уңайсызлык сизгән Хәсән белән Мәрзиягә көтеп утырудан башка чара калмады. Мулла абзый вакытны юкка уздырмады, халык җыелудан файдаланып, вәгазь сөйли башлады. Минзилә, борчыла башлавын йөзенә чыгармаска тырышып, кунаклар арасында йөргән Газимгә карап елмайган булды. Вакыт никтер кирәгеннән артык сузылды. Хуҗалар кемнедер көттеләр.  
 
Берникадәр вакыттан кияү егете тышка йөгереп чыгып китте һәм... җитәкләп, бәйрәмчә киенгән Зөбәйдәне алып керде... Шунда гына Мәрзия белән Хәсән ничек исәрләрчә ялгышканнарын төшенделәр. Яучы карчык Зөбәйдәне соратып килгән бит аларга... Ә олы кызларын кияүгә бирергә хыялланган ике исәрбаш ир белән хатын Минзиләне сората дип аңладылар... Ташлыда йөргән егетем бар, дип, Зөбәйдәнең сер итеп кенә әйткәне шунда гына Мәрзиянең исенә килде. Йә Аллам! Алар бит Минзиләне кәләш итеп алып килделәр! Кеше белсә ни әйтер?! Кияү белсә ни уйлар? Картайган кызыгызны миңа такмакчы буласызмы, диярме? Оят! Мәрзия белән Хәсән җир тишегенә кереп китәрдәй булып, бер-берсенә караштылар. Тик кунакларда да, Газимдә дә, хуҗаларда да алар кайгысы юк иде. Беркем берни аңламады. Минзилә дә ничек алданганын аңлап алган иде инде. Ул, елардай булып, бәхетле елмайган кияү белән кәләштән күзләрен алмады. Менә тиле! Бер күрмәгән-белмәгән егет яучы җибәрәме соң инде?! Бу бит элекке заман түгел... Шулай да ул үзен тиз арада кулга алды. Урыныннан торып, сеңлесе янына барды да, аны кочаклап: “Котлыйм, сеңлем. Бәхетле булыгыз”, − дип, сеңлесенең чәчләреннән сыйпады. Аны-моны сизенмәгән Зөбәйдә, һәрвакыттагыча ачык елмаеп, апасын кочты: “Рәхмәт, Минзилә апакаем”.  
Ниһаять, кияү белән чын кәләш үз урыннарына утыргач, никахны башлап җибәрделәр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар