Логотип
Проза

Башсыз балан куагы. № 3.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4671

Малай бер тын берни сөйләшмичә балан җыя.
— Фаягөл апа әйтә, баланны пешәр-пешмәс җыярга кирәк, югыйсә, изелеп әрәм булып бетә ул, ди.
— Без бит аны әрәм булырлык җыймыйбыз. Алып кайтканын да, беләсең, өләшеп бетерәм. Бер-ике пешерерлек булгач, җитә инде ул.
— Чиләнеп ташыйбыз, аннан таратасың...
— Шулай кызык, улым. Кеше безгә рәхмәт әйтә.
— Әни! Бер сүз әйтсәм ачуланмыйсыңмы?
— Нинди сүздер бит.
— Хыялый Зарифә диләр бит сине. Безнең кушамат
— Хыялый Зарифә балалары.
— Бер дә борчылма, бәбкәм. Мәңгелек каршында без барчабыз тик тузан бөртеге.

Уртак малны эт җыймас, дия иде әбекәсе. Шуңа сер итеп саклады ул баланлыкны. Беркемгә әйтмәде.
— Әни, әйдә бер-ике төбен казып алып, өй артына утыртабыз, - дип карады улы. Ризалашмады Зарифә.
— Әни! Син миңа бүтән ул сүзне әйтмә. Башсыз балан куагы димә...
— Яратып кына әйтәм ич мин, улым. Әбекәң миңа да шулай әйтә ие.
— Бәлки син баланның башын сындыргансыңдыр.

Бала! Бала! Таянычым, терәгем булыр дип кадерләп үстергән улым бит син! Кыз бала — башкарак. Энҗесе иркә булды. Иркә, нәзберек. Гел бишлегә укыды. Врач булам дип хыяллана. Булыр, боерган булса... Кемнеке — аның балалары дигәндә, ким-хур булырлык булмасын дип ни тырышты, ни тырматты... Җилгә очтымы хыял-омтылышлары?! Бала, бала дия-дия үзе турында күптән онытты ул. Кием булса — балаларым бүтәннәрдән ким булмасын, дип, өс-башларын бөтәйтергә теләп җан-фәрман чапты. Тамакларын тук итим, без — ятим, шуңа ач дип кимсенмәсеннәр, дип, мең нужа белән сыерын асрады, курмысып, печәнен әзерләде, җәй буе кулыннан чалгы, урак төшмәде. Сыерлы кеше — сыйлы кеше шул.
Сыер дигәч Акмөгезе исенә төште дә күзе яшьләнде. Тик яшьләренә ирек бирәсе килмәде, хәер, елар иде дә, кипте инде яшьләре, күңеле катты. Бетә икән күз яше, күз мае да. Күз алдына өченче көнге ачы аңлашу килеп басты.

Бар гайрәтен-кыюлыгын җыеп идарәгә — колхоз рәисе Фаил янына китте ул. Ялгыз чагын очратырга теләп байтак йөрде, тик үч иткәндәй, Фаягөл — ул да кәнсәләрдә — бухгалтериядә эшли бит! — гел яшь рәиснең янында утыра. Әллә үз бүлмәсендә урын тар, әллә рәиснең якын туганы, киңәшчесе икәнлеген бөтен авыл алдында расларга тели, белмәссең. Ике көн йөрде Зарифә, бер барды, бер кайтты, идарә белән өйләре арасына сукмак салды. Түзмәде, шакып керде.
-   Апаем! — Фәршадының яшьтәше булганга Фаилне аеруча якын итә иде. — Фаил апаем! Зур йомышым бар ие сиңа. Тыңларсың микән?
- Сөйлә, Зарифә апа, тыңлыйм, — диде рәис.

Зарифә чыгып китмәс микән дигән өмет белән сүзен башламый да торды, әмма Фаягөлнең урыныннан кузгалырга исәбе юк, таш кыя булып утыруын белә.
- Син безнең хәлләрне беләсең инде, апаем. Казалы булдык. Нишлисең, каен башыннан йөрми кайгы, адәм башыннан йөри.
- Ялгышты шул Фәршад, — диде Фаил аска карап. Ипле егет — яшьтәше өчен әрнүе күренеп тора. — Дуамаллыгы бар шул, басынкы гына күренсә дә...
-   Елан койрыгын барыбер бер күрсәтә, — дип кыстырды Фаягөл.
Зарифә күңелендә кайнаган рәнҗеш-нәфрәтен җыеп, тозлап-борычлап Фаягөлгә җавап бирергә дә уйлаган иде, әмма, әлеге дә баягы, “Ярлы көнең ялыныч шул” — дигәне сиздерми генә җиңнән тартты.
-   Искене искә төшереп утырганның күзе чыксын, — диде тыныч кына. Сүзнең ямен җибәрмәскә кирәк иде аңа. Талашырга, үч алырга дип килмәде бит ул. Усалланып йөрмәячәк. Кем хаклы — кем гаепле, бер ачыкланыр әле. Дөнья ку ласа, бер әйләнә, бер баса.
- Гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр, — диде Фаил. — Без дә... — Ул сүзен әйтеп бетермәде, Фаягөл ата казсыман ысылдап куйды.
- Күпме зыян салды ул зимагур, шунысын сөйләсен...
- Апаем, - Зарифә аны юри ишетмәмешкә салышты, — үзең беләсең, балалар яшь, ата өчен сабыйлар җавап тоталмый. Сыерсыз интегәбез. Хәлебезгә кереп, әллә минәйтәм, кыш чыкканчы савардай берәр башмак танамы-мазармы биреп торасызмы? Бозауласа, бозавын алырсыз. Хакын, аз-азлап булса да хезмәт хак ымнан тота барыр иегез.
Минуты тәүлек булып тоелырдай авыр тынлык урнашты.
-   Ярар, апа, без уйлашын карарбыз. Киңәш-табыш итеп...

Ишекне япкач, алгы бүлмәдә шәлен бәйләп тора иде, ялгыш ачылып киткән ишектән Фаягөл тавышы аермачык ишетелде.
-   Уйлыйсы-нитәсе юк, хәерченең капчыгы тулмас аның. Төпсез була ул хәерче капчыгы.
Зарифә егылып китмәс өчен өстәл читенә тотынды. Ул күп кимсенүләр, әрнү-сызланулар, мохтаҗлыклар, мәхрүмлекләр аша узды, әмма мондый нахак бәлане, мондый мыскыл итеп хурлауны әле моңарчы тойганы булмаган икән. Ирсез калган бер хатын ун ирле хатынга көндәш була, диләр. Иреннән калганда ул күкрәп торган чибәр, яшь хатын иде. Тимерханның явымлы төндә сөт белән район үзәгенә киткән җиреннән үле гәүдәсен генә алып кайттылар. Утызга җитәр-җитмәс ул ялгыз калды, сабый балаларын зур газаплар белән күтәрде, кеше итте. Беркайчан зарланмады, беркемнән ярдәм өмет итмәде. Үз көченә, тырышлыгына таянды, харам мал аның йортына кермәде. Дөрес, кысынкы яшәделәр, ярлы да булсын ди тормышлары, әмма аны шулкадәр хурлап, хәерче дип мыскыл итәргә... Теле корышыр, баскан җирендә таш булып катар — ятимнәр яше тотар, дип курыкмый икән кеше. Әмма сүз - чыпчык түгел, очты — тота алмыйсың. Тәмле генә ашап та яшәмәде, чөнки хезмәт хакын тиенен тиенгә бүлә башлагач, балаларына кием-салымын, әйбер-карасын алгалый торгач, акчасы таралып бетә иде, әмма ул үзен беркемнән дә ким-хур тоймады, аныңча намусын саклау мөһимрәк иде.

Фәршады чыгып югалгач, аптырап Күҗем әүлиясенә — күрәзәче карчыкка барып кайтты. Тирән, ак эчле җамыякка әллә сөт, әллә су тутырган иде сукыр карчык, күз кабакларын күтәрми генә: “Ярдәм өмет итеп килгәнсең, күрәм, тик мин синең алдыңда көчсез, — диде. — Кодрәтле Ходай күңелеңә үзе аклык, ихлас җаныңа шәфкать салган. Нинди җәбер күрсәң дә, беркайчан да, беркемгә дә рәнҗемә, каргама. Үзеңә дә, рәнҗетүчегә дә яманлык килер. Яманлыктан, бәддогадан саклан”. Әллә черем итеп алды, әллә уйга батты — бик озак дәшми торгач кына:         “Агачлар    күренә — йөзъяшәр агач! Шул коткара сине. Бүтән берни сорама”, - диде.

...Зарифә аруын-талчыгуын, башының зыңлап әйләнүен тойды. Бу карлары да... Бигрәк инде... “Соңга калдыгыз! Соңга калдыгыз!” дигәндәй бөтерелен-бөтерелеп очалар, әле аккош, әле ябалак сурәтенә кереп күз алдында каурый-каурый канатларын кагалар. Канат очлары Зарифенең бит очларын тырнап ала, күзләрен әллә нинди аклык — коточкыч аклык кисә, һәй! Адашты түгелме соң ул?!
Адашты бит! Бормалы сукмак аны Коры елга читенә үк китереп чыгарды. Ә аста — упкын! Юк баллы баланы, баланлы аланы? Бөтерелеп-бөтерелеп пәри туе кебек уйнаклаган бу өермә кая ташлый аны? Ник шулкадәр ашкынды дисә... Әҗәле чакырган түгелме? Әйе, Әҗәлен эзләп юлга чыккан, шушында табачак аны. Берни эшләр хәл юк — вакыты җиткәндер. Юк ялгыша, тагын ялгыша. Вакыт — мәңгелек. Ул беркайчан узмый. Сәхрә-дәрьялар буйлап без узып барабыз.
Агач тамырлары сыман бирчәйгән, тамырлары бүртеп чыккан кулларын ул күккә суза: “Тәңрем! Ярабби, ярлыка! Кичер! Кичер! Рәхмәт!”
Мәңгелек көрәш арытты аны. Риясыз, садә күңелле булып кала алмады, тапланды җаны, рәнҗеде, үпкәләде, шулар өчен түләр чак җитте. Үпкәләмәде бит ул сыер биреп тормага ннарына да, тик Фаягөл - Чөягөлнең сүзе генә авыр ишетелде. Өйрәнгән инде ул - бәхетең булмаса, көтү көткән акчаңны да бирмәсләр, дип һәрчак үзен тынычландыра килде.
Җиңел, шулкадәр җиңел аңа. Әллә оча инде. Балан чәчәкләре түшәлгән йоп-йомшак, ап-ак болын буйлап йөгерә икән, аяклары тигән җиргә тия, тимәгәненә юк!
— Әбекәй! — дип кычкыра аңа балачагы. Балачагы дисә... Нәни оныклары ич - малай белән кыз йөгерә бит! Алсу күбәләк кебек ап-актан киенгән кызы... Оныгы зуррак! Кулларын болгыйлар: “Китмә! Калдырма безне! Калдырма! Әбекәй!” Карасана, нинди матур сүз - әбекәй! Кар өермәсен туздырып ап-ак ат чабып килә. Сөт төсле ак ат, дөлдел диярсең! Томырылып чапкан байтал бер генә мизгелгә туктала, кемдер аны күтәреп ала, үрәчәле чанага утырта. “Аркаңны терәп утыр! Җылырак булыр”. Тәне буйлап рәхәт кайпарлык тарала, мондый рәхәт җылыны татыганы-тойганы булдымы икән?! Юктыр. Тимерхан түгелме соң бу? Тимерхан! Балалар кала бит. Ташлап китә алмыйм бит мин сабыйларымны! Бер ярдәмчесез, күзгә карап торалар ич! Нишләр алар миннән башка?!

Шулчак Тимерхан дилбегәне малай кулына тоттыра да, сикереп үзе чанадан төшеп кала.
Ак кар — бәлки ак чәчәккә баткан балан оясыдыр - тузгый, ак томаннарны тарата-тарата ак яллы ат чаба да чаба. Тояк асларыннан очкын булып йолдызлар чәчрәп кала.
Зарифә нарасыйларын кысып кочаклаган да бар дөньясын оныткан. Сабыйлардан сөт исе, тәмле хуш ис бөркелә, мамыклы, рәхәт җылы шулардай тарала икән!
 
* * *
Өлге-пыялаларны зыңгылдатып кемдер тәрәзә кага.
— Зари-ифә-әү-әү!
— Әни! Әни! Саташасың...
— Саташмыйм, бәбкәм! Чү! Аякка баскансың ич!
— И-и, әни, Фәршадны беләсең ич инде, җилтерәтеп торгызды. Ятма иркәләнеп, ди. - Килен сөенеп көлә.
— Фәршадым кайтты, алайса...
— Кайтмыйча! Бәрәч! Акташ таудан үзе күтәреп кайтты ич сине! Өч көн эзләдек бит!
— Ие, ие шул. Башым әз генә шаулап тора. Бая кем кага иде соң түр тәрәзәне?
— Идрис абзый. Биш керде инде. Фаягөл апа егылган.
Зарифә дәшмәде. Әйтерсең, ул бу хакта күптән белә.
— Ярты ягы берни сизми, ди. Бик елый Идрис абзый. Сине чакыра. Әнә, балан белән күмде инде, әллә биш капчык кертте. “Әйттем мин аңа — ботарлама, комагайланма дип”, — ди. Гел бер сүз сөйли. Белмәссең...
Зарифә ашыгып киенә башлады. Фаягөл күзләре чакыра, дәшә бит. Соңга калудан, кичегүдән курыккандай күңеле аңа таба ашкына... «Бәхил!» дияргә...
Жанын басып торган иләмсез таш инде эрегән иде.
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оч олешен дэ бер тында укып чыктым. Бик тээсирле хикэя.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хәерчелек һәм бәхетсезлек кулга кул тотынып йөриләр, алла сакласын аларны юлда очыратудан. Авторга рәхмәт шундый йөрәккә үтешле хикәя өчен

      Хәзер укыйлар