Логотип
Проза

Бармы андый бизмән?

НОВЕЛЛА

Яраткан кешемнең миңа хыянәт итүен белдем. Башта ышанмадым, чөнки ышанырга теләмәдем. Шу­нысы ачыкланды: гомер буе дус булып, кайгы-хәсрәтне уртаклашып яшәгән апам-сеңелем кебек сердәшем миңа көндәш икән ич! Түз, йөрәк! И табигать, миңа сабырлыклар бир!
Йөрәгемне ялкын чорный, ә мин үз-үземне тынычландырырга тырышам: мондый җәзага дучар ителгәнсең икән, димәк ки, тормышыңда рәхәт көннәрең артыбрак киткән. Бизмәнне алдап бул­мый, дөньяда рәхәт белән михнәтнең үлчәве тигез була диләр ич.
Йөрәк өзгәләнә, ни эшләргә белми. Мондый чакта ялгызың гына өйдә утырып буламы соң? Кышкы салкынга игътибар да итмәстән тоттым да дачама юнәлдем. Кешенең нинди генә борчу­лары, газаплары булмасын, табигать кочагына чыгу җанга җиңеллек бирә. Көн шактый салкын. Агачларга бәс сарган: урман ап-ак. Әйтерсең лә мин ниндидер серле-сихерле сарайга килеп кергәнмен. Күзләрнең явын алырлык күренеш. Күңелемнән газаплы уйлар болыты әкренләп тарала, аяк атлаулары җиңеләя, йөрәк тә кыршавын ычкындырды кебек.
Берсе янына берсе терәтеп үк дияр­лек салынган, төрле төсләргә буялган такта йортлар, үзләрен ялгыз калдыр­ганга үпкәләгәндәй, мине тын гына каршылыйлар. Ул да булмый, һау-һау өреп, каршыма эреле-ваклы биш-алты эт килеп чыкты. Аларның икесе таныш. Менә кечерәк кенә ана эт, Машка кушаматлы, безнең бакчаныкы. Җәен аның хуҗасы бар. Кышка гына аны үзләре белән шәһәр квартирасына алмыйлар. Кышны ул биредә, каравылчы янында үткәрә. Якындагы кара кө­чек — быел гына дөньяга килгән бала­сы. Калганнары, күрәсең, аларга ияр­гәннәрдер. Ябыклар, хәлсезләр. Арада берсенең кыяфәте бигрәк тә кызганыч, инде карт булса кирәк. Үзе аклы-сарылы көлли нәселеннән. Эче-эчкә баткан мескенкәйнең, әллә шуңа арт саны түбәнгә тарта.
Алып килгән ипи сыныкларын җиргә чәчтем, этләр дәррәү ташландылар. Әмма аларның нияте барып чыкмады. Машка тешләрен ыржайтып бер генә ырылдады. Аннан гәүдәгә шактый зур­рак күренгән әллә ничә эт шундук читкә китеп, арт аякларына утырдылар да, Машканың ипи кимергәнен карап тора башладылар. Машка бары үз көчеген генә сыныкларга якын китерде. Кара син аны, нинди усал!
Мин үз дачама юнәлдем. Исән-саумы син, минем юанычым?! Тагын сиңа кил­дем, җаным тулы кара кайгы, газап төяп килдем. Саф һаваң, агач, үлән­нәрең, җиләк-чәчәкләрең белән күңе­лемә һәр чак тынычлык иңдерәсең, са­быр булырга өйрәтәсең син мине.
Йортның ишеген ачып, эчкә кердем, һәрнәрсә үз урынында. Тизрәк яз җи­теп, безнең бирегә яшәргә килүебезне сабыр гына көтәләр сыман. Аксыл зәң­гәргә буялган тәрәзә-ишек яңакларын кулларым белән сыйпыйм, һәм аларның җылысын, миңа якынлыгын тойгандай булам.
Шулчак тышкы ишекне әкрен генә тырнап, шыңшыган тавыш ишетәм. Баягы аксыл-сары карт көлли минем
арттан килгән. Моңлы-зур күзләрен тутырып миңа карый, ашарга сорый. Ай, мескенем, ни генә бирим икән соң сиңа?!
Тиз генә шкафны ачтым. Әй, шактый гына ризык калган икән ич биредә. Суыткычта каткан колбаса кисәге, өсте ачулы куертылган сөт банкасы. Боларның барысын да баскычка чыгарып сал­дым. Этем, рәхмәт әйткәндәй, чиный- чиный ялый. Кызганып карап торам.
Менә ул ашап бетерде дә, ашыгып, сукмакка төште. Ач үлемгә дучар ител­гән, адаштырылган этне кызгану хисе йөрәгемне телде.
— Кайда соң синең хуҗаң? Бик акыллы, затлы эткә охшагансың ич?- дип, кычкырып сорадым аннан. Эт минем сорауны аңлады. Чынлап аң­лады. «Хуҗа» сүзе аңа таныш иде, бил­геле. Ул акыллы күзләрен тутырып миңа карады да башын- һавага күтә­реп, ярсулы итеп улап җибәрде. Мин дә аны аңладым. «Адаштырды ул мине, хыянәт итте»,— ди иде.
Эт сукмак буйлап юыртып китте. Әм­ма әйтәсе сүзе бетмәгән икән әле, та­гын башын өскә чөеп алды. «Синең хәлең дә җиңел түгелдер. Юкса бу сал­кында ялгыз башың бакчада нишләп йөрер итең!»— диюе иде бусы. Һәр­хәлдә шулай юрадым.
Юк, галимнәрнең хайваннарны ин­стинкт кына йөртә, аларның акылы юк, дип раслаулары белән килешмим мин. Бар аларда акыл, сөйләшергә телләре генә юк. Ә инде безнең, кешеләрнең, аларга мондый рәхимсезлегебез бер үлчәүгә дә сыймый. Хәер, җанварларга гынамы соң? Әйтик, дустым итеп санап йөргән кешенең арттан килеп йөрәккә пычак кадавын үлчәрлек бизмән бармы икән бу дөньяда?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормышчан новеллагыз очен рэхмэт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эт язмышы... Хатын-кыз язмышы... Уйландыра... Рэхмэт!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кеше уз язмышына узе хужа.Э хайваннар кешегэ бэйле шул,кешелэрдэ генэ этлэрдэге тугрылык юк,кызганычка каршы...

        • аватар Без имени

          0

          0

          БИК куплэр башыннан утэ торган хэллэр... лэкин бу хэл итмэслек проблема тугел, из любого положения есть выход, кабердэн генэ чыгып та, чыгарып та булмый... яхшылап уйларга, катгый карар Кабул итэргэ кинэш бирэм, ханым.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Автор кеше хыянатына каршы этлэрдэге тогролокно образ итеп куйган да ул. Ир бирмэк Жан бирмэк ди.. Кузгэ ак-кара куренмэстэй чакта эт кайгысыбулыр идеме икэн?

            Хәзер укыйлар