(тормыштан алынды)
(тормыштан алынды)
Шәһәрдән кайткан күчтәнәч белән күңелләре хушланганчы кичке чәйне эчеп табынны җыйгач, карт белән карчык йокларга әзерләнделәр, ә кунакка кайткан кызлары Гөлфирә әти-әнисенә комачауламас өчен олы якка чыгып китте. Әзерләнделәр дип, урын-мазар җәясе юк, туксан яшьлек Сәгыйдулла картның ятагы да, аннан бераз гына яшьрәк Әминә карчыкның караваты да вакыт-вакыт ятып алганлыктан көндез җыелмый, бары тик җәймә белән каплап кына куела. Көзнең кыш белән борышкан мәле – көннәр кыска, кичләр озын. Йокысызлыктан интеккән картлар бик иртә дә ятарга тырышмый. Авыртынган карт сөякләре, сызлаган буыннары җай сорый. Инде алар күптән икесе ике урында йоклый. Керфек тә какмый мамык түшәктә тәгәрәп чыккан озын төннәрне йокы дип атау урынлы да түгел кебек тә. Шулай да олы гәүдә ял сорый. Икесе ике урында мендәргә баш терәгәннәр генә иде, кемдер урам капкасын шакыды. Колакка саңгыраурак карт, көзге җил көчен кая куярга белми шаяра, дип уйлады, ахры, игътибар итмәде. Ә Әминә карчык сискәнеп башын күтәрде һәм урам тәрәзәсенә капланды. Кичке эңгер-меңгердә капка янында ят ир сыны шәйләнә иде. Гомере буена Әминә карчык ят кешенең капыл гына капка шакуыннан өркеп яшәде. Тамырларга, канга сеңгән бу курку инде заманалар үзгәрсә дә бетми, җан тынычлыгын алып тора. Таныш булмаган кеше заты капкаңны шакый икән, бәла киләсен көт тә тор. Әминә карчык борчылуын баса алмыйча иренә кычкыра төшеп дәште: “Атасы дим, кемдер килгән әнә. Бу караңгыда ни кирәктер. Көн беткән диярсең”. Сәгыйдулла картның кушуы буенча кызлары Гөлфирә чыгып капканы ачты. Ул ят кешене ияртеп ишектән кергәнче, карт белән карчык, урыннарыннан торып, олы якка чыктылар. Шәһәрчә киенгән, урта яшьләрдән бераз гына олырак күренгән ят ирне карт танымады. Ә Әминә карчык, саулармысыз, дип сәлам биргән иргә күзләрен кысып карап торды да, таныгандай баш селкеп куйды. Тик килгән кешене түргә узарга чакырырга ашыкмады. Уңайсызлануы йөзенә чыккан чакырылмаган кичке кунак соң йөргәне өчен гафу үтенде. “Бик кирәк иде, иртәгә китәм...” − дип аңлар-аңламас кына авызында ботка пешерде. Кергән кешене ишек тупсасында тотып булмый, әнисе якты чырай күрсәтмәсә дә, Гөлфирә кунакны үтәргә чакырды. Узаргамы-юкмы белмичә икеләнгән ир карчыкка сораулы караш ташлады да кыюсыз гына чакырган урынга үтте. “Сугыш елларында эшләгән өчен имзаң кирәк иде, Әминә апа. Пенсиягә кирәкле белешмәләр җыя идем...” – диде ул карчыкка карап һәм кулындагы төргәктән кирәкле кәгазь битен чыгарды. Әбинең йөзе җитди, карашы хәтта бераз кырыс иде. “Әә, Талип, каптыңмы?” – сорады ул кинәт кенә. Берни аңламаган Сәгыйдулла карт белән кызы күзгә күз карашып алдылар. Кәефе төшкән Талип уңайсызланып чал чәчле башын иде: “Сиңа килгәндә уйлаган идем лә ул имзаңны куймассың, каршы килерсең, дип...” Әминә карчык аңа текәлеп карап торды да өзеп-өзеп әйтте: “Ә теге вакытта безне ничек интектерүеңне онытмадыңмы?” Талип гаепле карашын идәнгә күчерде, баш киемен салып тирләгән битен сөртте дә акланды: “Соң, Әминә апа, заманасы шундый иде бит. Үзең беләсең”. Әминә әби ни хакындадыр уйланып торды да, бер карарга килеп, күзлеген киде һәм кәгазьгә кулын сузды. Талип күрсәткән җиргә имзасын куйгач, рәхәтен күр пенсияңнең, дип теләк тә теләде. Йөзе яктырып киткән ир ашыгып кулындагы сумкасын бушатты: “Әминә апа, Сәгыйдулла абый, менә бераз шәһәр күчтәнәче сезгә. Авыз итәрсез”. Аны, ай-ваена карамыйча, Гөлфирә яңарткан чәйне эчәргә утырттылар. Ясаган чәйне эчеп әдәп йөзеннән бераз утыргач, кичке кунак рәхмәтләр укый-укый чыгып китте.
“Кем улы булды бу?” – урынына барып яткан Сәгыйдулла карт карчыгыннан кызыксынды. “Талип бу, Шәмсия малае. Исеңдәме икән? Атасы сугышта үлде”. Карты нидер хәтерләргә маташты ахры, озак кына дәшмәде. Ә Әминә әби хәтер төенчеген сүтә башлады: “Сугыш чорында бу малай бригадир иде. Үзенә дә унбиш яшьләп кенә булгандыр. Ни дисәң дә, бәләкәй булса да түрә бит. Эшкә камчы белән куа иде. Каршы дәшеп кара! Беркөнне, мин сиңа әйтим, бердәнбер сыерыбызны ябып куйган бу. Балаларым ач, җибәр сыеркаемны дип моңа елый-елый ялвардым. Бирми генә бит сыерны. Өч көн ябып тотты. Йон китерсәң, бирәм, ди. Фрунттагы солдатларга оекбаш, бияли бәйләргә кирәк, ди. Балакайларыма дип җыеп кына тоткан йоным бар иде, шуны кочаклап илттем моңа. Шуннан соң малкайны чыгарды бу. Ә кичен йонымны амбарга илтмәде, култык астына кыстырып өенә алып кайтып китте. Өч көн савылмаган сыерымның шартлардай булган җелене шешеп чыкты. Канлы сөт савып эчә башладык”. Сәгыйдулла карт дәшмәде, тамак кырып куйды, теге якта Гөлфирә тирән итеп көрсенде. Әминә карчык баягы кырыслыгы өчен аклангандай дәвам итте: “Нишлисең соң, заманасы шундый иде шул. Авыр вакытлар иде. Аның өчен хәзер үч алып булмый. Аннары, бала гына иде бит әле ул. Өч бала атасыз да калдылар”. Көтмәгәндә килеп кергән кичке кунак Сәгыйдулла картның күңелендә дә вакыт томанында калган ерактагы вакыйгаларны, шомлы еллар шаукымын кузгатты, ахры, күзләрен билгесез бер ноктага төбәп, ул уйга чумды.
Сугышның беренче көненнән үк бик күпләр белән бер рәттән Сәгыйдулла фронтка китте. Баланлыда үксеп озатып калган якыннарына, еламагыз, дошманны бик тиз җиңеп кайтырбыз, дип чыгып китсәләр дә, бу өметләре акланмады. Немец көчле иде, ә безнең гаскәрләр сугышка әзер түгел булып чыкты. Солдатлар чигенде дә чигенде, ә дошман ил эченә торган саен ныграк үтә барды. Август башында, тигез булмаган бер алышта бихисап күп сугышчыларны немецлар камап алды һәм чолганышта калган бик күпләр әсирлеккә эләкте. Алар арасында утыз бер яшьлек солдат Сәгыйдулла да бар иде.
Егетнең яшәү өчен, исән калу өчен дүрт елга сузылган газаплы көрәше башланды. Дүрт елдан артык гомерен Сәгыйдулла немец тоткынлыгында үткәрде. Ничә тапкыр Газраил аны богазыннан алды, ничә тапкыр ул үлемнең күзенә карады фашист зинданында. Җәһәннәмнең үзеннән исән чыга алуына үзе дә әле булса ышанып бетә алмый. Картының уйларын укыгандай карчыгы көрсенеп әйтеп куйды: “Ничекләр исән калдың! Ничекләр исән кайттың!” Бер түгел, йөз үлеп терелде Сәгыйдулла тоткынлыкта. Германияне буйдан буйга узып, биш лагерын үтте. Крематорийда яндырырга торганда, алар төркеменә чират җитмичә, әсирләрне башка лагерьга алып киттеләр. Беренче тапкыр Сәгыйдулла үлемнән шулай котылды. Ә икенче кат Газраилдан аны бергә пленга төшкән күрше авыл егете Сергей коткарып калды. Ачлыктан хәлсезләнгән егетне мәетләр өеменә чыгарып аттылар. Танышы Сергей аны күреп алды һәм мәетләрне этәргә трактор килгәнче кире баракка сөйрәп кертте. Ашарга үз паегын биреп, чыкмаган җанын саклап калды. Өченче тапкыр аягында чак басып торган Сәгыйдулланы немец пулеметыннан бер поляк әсире коткарды. Тук немецлар шул рәвештә күңел ачалар иде: алар эткә ташлагандай бер кисәк ипи ыргытуга, ачлыктан шешенгән кешеләр шул ипигә ташланалар, ә шуны гына көткән фашист пулемат чираты сиптерә. Җирдә яткан ипи кисәген күрүгә, Сәгыйдулланың да аяклары үзеннән үзе алга ыргылды. Әмма янында басып торган поляк тоткыны аны кулыннан кысып тотты да җибәрмәде. Шулай Сәгыйдулла өченче кат үлемнән ычкына алды. Азаккы хәл турында Сәгыйдулланың хатынына да, балаларына да сөйләгәне юк иде. Ә бүген түзмәде, сөйләде. Бик күп еллар буена куркып яшәде ул әсирлектә күргәннәре турында сөйләргә. Эчендә тотуы ничек кенә авыр булмасын, ярамый иде ачылырга. Төрмәдән курыкты. Әминә карчык түзәлмичә яткан урыныннан торып утырды, үзалдына догаларын кабатлады: “Йә Раббем, сугышлар күрсәтмә. Йә Раббем, сугышлардан сакла...” Әйе шул, сугышның барлык михнәтен үз иңнәрендә күтәргән бу буын өчен иң мөһиме – бары тик сугыш булмасын. Калганына түзеп була. Бары тик сугыш булмасын! Сугышлар күрсәтмә... Бу дога – Әминә карчыкның бәгырь түреннән иңрәп төшкән өмет авазы, ялваруы, үтенүе... Сугыштан да әшәке, кирәкмәгән нәрсә юк җир йөзендә. Теге якта әтисен тыңлап яткан Гөлфирәнең тын гына елаганы ишетелде. Йокысы качкан карт йөрәгенә кан белән уелган хәтирәләрен сүтте...
Салам түшәлгән җир идәнле баракка көн саен ничәмә мең яңа әсирләрне китерә тордылар. Ә иртән торуга исән калганнар бинаны тәгәрәп яткан мәетләрдән тазарталар. Ничәмә мең тоткыннан иртәнгә ике йөзләп кеше исән кала. Иртән барлык тоткыннарны бараклар алдына күлмәкчән генә чыгарып тезәләр. Яһүдләрне шунда ук атып үтерәләр. Фашистның үлем тегермәне ничәмә миллион кеше гомерен үзе аша үткәрә тора. Иртән күзләрен ачуга, тагын исән калдык, дип чыкмаган җаннарына әллә сөенергә, әллә көенергә белмиләр. Кол булып яшәүгә караганда үлем мең кат җиңелрәк кебек. Өметләрен югалткан тоткыннар электр тогы үткәргән чәнечкеле тимер чыбыкка күпләп ташланалар. Ә Баланлы малае Сәгыйдулланы кан-үлем тулы бу вәхши герман җирендә бер сүнеп бер кабынган өмете яшәтте. Бәләкәйдән ятим калып үсүе, балачактан тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татуы да рухын чыныктырдымы, исән калуына ышанычы бик зур идеме, Сәгыйдулла бу дәһшәт эчендә дә сынмаска үзендә көч тапты. Кечкенә чакта ятлаган догалары да үзе белән иде тоткынның. Язмышы моңа чаклы аны саклап килде. Дүрт бала ятим калгач, бөтен авыл янып бетте, Сәгыйдуллалар йорты белән тагын бер өй генә торып калды Баланлыда. Егерме беренче елның ачлыгыннан исән калды. Фин сугышыннан исән -имин кайтты. Шулай да ачы баланнардан да мең кат ачырак иде шул Баланлы улының язмышы әсирлектә. Дүрт ел буена аның гомере кыл өстендә булды. Сират күперен ул җирдә чакта үтте.
Бер лагерьдан икенче лагерьга күчкәндә мәхшәр арасында әсирләргә качарга җай чыкты. Сәгыйдулла дусларына качарга булышты, тик үзе качарга өлгерми калды. Качкыннар арасында якташы Сарман егете Мансур да бар иде. Сәгыйдулланы һәм тагын берничә тоткынны уштан язганчы кыйнадылар, үтергәнче этләрдән талаттылар.
Яз килүгә, кыш буена таудай өелгән мәетләрне җыеп, газ җибәреп яндыралар иде. Таркалган, исләнгән гәүдәләрне – кемнәрнеңдер газиз балаларын, сөекле ирләрен тере калган әсирләр көрәксез-нисез, ялан кул белән ташыйлар иде.
Ничек авыр булса да, кеше барысына да түзә икән. Түзәрлек чара калмаганда да кешене өмет яшәтә. Утыз яшьлек Сәгыйдулланың да өлешенә йөзьяшәр карт та күрмәгән сынаулар төште. Дүрт ел буена үлем белән яшәү арасында тартышканда да Сәгыйдулла өметен югалтмады. Аның күз алдыннан Баланлысы, аның болыннары, елга буйлары китмәде. Монда, вәхшиләр коллыгында, аңа авылының кешеләре әүлияләр булып тоелды, иң әшәке дигәннәре дә җәллад немецтан әйбәтрәк иде. Туган илнең эте дә яхшы димәсләр иде. Авылының кызыл алка элгән баланнары төшенә кергәндә Сәгыйдулла зинданда да бәхетле иде. Әсирлектә яки бик еракта гына туган җиреңнең кадерен ныклап аңлый башлыйсың икән шул. Сәгыйдулланың тулышкан күңеле үзеннән-үзе сагышлы юллар үрде:
“Сине юксынудан, газиз җирем, ачы хәсрәт белән тулы мин. Кайда йөрсәм, ни күрсә дә башым, Баланлының газиз улы мин...”
Аларны әсирлектән кырык бишенче елның язында Америка солдатлары коткарды. Тоткыннар ачык капкадан чыгаргамы-юкмы белмичә башта югалып калдылар. Иреккә чыгуларына әле тиз генә ышана алмадылар. Капкага якынлашсалар вышкадан автомат чираты яңгырар кебек тоелды. Тик иреккә чыгу теләге барлык куркулардан да көчлерәк иде. Һәм әсирләр ташкыны тышка ургылды...
Мең михнәт белән әллә күпме чит илләр, җирләр үтеп, Сәгыйдулла туган авылы Баланлыга кайтып төште. Кайту шатлыгы, исән калу сөенече бик тиздән юкка чыкты. Аның урынына күңелен туктаусыз курку, шик-шөбһә биләде. Үз илендә аңа сатлык җан ярлыгы тактылар. Канга батырып кыйный-кыйный, типкәли-типкәли көненә биш-алты кат сорау алдылар. Хәрби киемле, пеләш башлы, “тоз” күзле НКВД кешесе элекке тоткынның чигәсенә ничәмә кат пистолет терәде: “Илеңне саттыңмы?” Аннан бар көче белән сугып җибәрә. Үләсеңме, каласыңмы, аның анда эше юк. Фашистның үлем тегермәненнән исән чыккан тоткыннарның күбесе илендәге газаплауларга түзә алмыйча үз-үзенә кул салды. Күпләр сынды, эчүгә сабышты. Сәгыйдулла тоткынлыктан качарга булышкан Сарман егете Мансурдан да сорау алдылар: “Ул сине куркытамы?” Әҗәл тырнагыннан мең кат ычкынып та исән калганнарына үкенерлек иттеләр. Сәгыйдулланың үзе теләп дошман алдында кул күтәреп әсирлеккә төшмәве беркемне дә кызыксындырмады. Аларны гаскәре белән камап алдылар. Аның иле алдында да, халкы алдында да энә очы хәтле дә гаебе юк. Илгә килгән бәланы аның кебекләр үз иңнәрендә күтәрделәр. Ул бу язмышны сайлап алмады. Ил язмышы белән ир язмышы бер булды. Сатлык җан түгел Сәгыйдулла! Аклану бик озак, елларга сузылды. Иреккә чыкса да Сәгыйдулла озак еллар буена хурлыклы сатлык җан мөһере белән кимсенеп яшәде. Аны беркая да юньләп эшкә алмадылар. Шулай үз ватанын якларга чыгып киткән балаларын кайткач үз иле чит типте. Искиткеч көчле рухлы булуы гына аны үлемнән йолып калды. Иле алдында үз гаебе юклыгын белү яшәтте. Чит-ят кешеләрнең капка шакуыннан хатыны Әминә шул хәвефле еллардан бирле куркып калды.
...Карт белән карчык та, кызлары Гөлфирә дә бүген йоклый алмадылар. Сәгыйдулла карт йөрәге сызлавына түзә алмыйча торып даруын эчте. Бераз исәңгерәп утырды да тагын ятты. Гөлфирә чыгып икесенең дә өсләренә япты, әтисенә эчәргә су салып бирде. Ул дәһшәтле елларда күргәннәре хакында күпме сөйләсәләр дә, баштан үткән хәтирәләре бетәрлек тә, онытылырлык та түгел шул. Картының чәчләр үрә торырлык кичергәннәрен тыңлап, Әминә карчык бу михнәтләрне үз башыннан үткәргән кебек булды. Аның да карты белән дә, балалары белән дә бүлешерлеге бар иде. Ирләрен, аталарын сугышка озаткач, тылның бөтен авырлыгын хатын-кызлар, балалар күтәрде. Карчыкның күз алдына әлегә хәтле онытылмаган вакыйга килеп басты. Уракка төшкәч, бервакыт эшкә барышлый балаларга ашарга булыр дип юл буенда үскән бодайны сызырып бушлат кесәсенә салды. Бераздан өстен салды да урак ура башлады. Шул чакны басуга тикшерү белән район вәкилләре килеп төшмәсенме! Әминәнең бер уч башак салынган бушлаты күз алдында гына ята. Кесәсе дә каптырылмаган, башагы күренеп кенә тора. Урак урып яткан хатын арка миләре белән тойды – аның янына тикшерүче якынлаша! Шыбыр салкын тиргә батты Әминә! Куркуыннан җанкайлары чыга язды! Ят ир җирдә яткан бушлатны кулына алды да кесәсен каптырып куйды һәм, менә шулай, дип басу буенча китеп барды. Хатын ни тере, ни үле халәттә басып калды. Алып китсәләр балакайларым кемгә калыр инде, дигән уй җанын айкады. Тикшерүчеләр киткәч хатыннар белән кочаклашып елаштылар. Алар, Әминәне алып китәләр инде, дип калтыраганнар. Аннары, тентү башланса, һәрберсенең кесәсендә бер уч башак бар. Ярый мәрхәмәтле бәндәкәй туры килде балалары бәхетенә... Бер гаепсезләрнең башларын ашаучылар күп иде ул заманда. Түрәләрнең дә кеше булып калганнары бар иде шул ул куркыныч елларда да ...Әминә карчык урыныннан җай гына торды да яклау эзләгәндәй карты янына барып аркасы белән аңа сыенып ятты. Сәгыйдулла карт аның өстенә юрганын япты, арык аркасыннан сыйпады... Алар бер-берсенә сыенып йоклап киткәндә еракта таң беленеп килә иде инде.
Тантаналы Җиңү бәйрәме уңаена ел саен үткәрелгән шау-шулы кичәләрдә Сәгыйдулла бик озак катнашмады. Башта аны чакыручы да, искә алучы да булмады. Яу кырында ятып калган иптәшләре, тоткынлыкта һәлак булган дуслары өчен өендә ялгызы гына тустаган күтәрде, авыл аксакалына әйләнгәч, алар рухына дога кылды. Тоткынлыкка эләкмәсә, аның да каһарманнарча орден-медалләр тагып, күкрәк киереп йөрер чагы да бит. Сугыш үлемсез дә, әсирсез дә булмый шул. Кемдер иле өчен гомерен бирсә, кемгәдер тоткын булу насыйп. Бу язмышын Сәгыйдулла теләп алмады. Ә изге Җиңү көнен башкалар белән беррәттән билгеләргә аның да хакы бар иде. Ул дошман ягына күчмәде, илен сатмады. Биргән антына тугры калды. Нинди генә шартларда да кеше булып кала алды. Аның намусы чиста. Үлем белән яшәү арасында үтмәстәй сузылган һәр минуты газаплы дүрт ел буена сәгатьләрне саный-саный көтте ул бу көнне. Ул да миллионлаган сугыш корбаннарының берсе. Шушы изге көнне күрү бәхете аңа эләкте. Тик бик күпләр аны көтеп-көтеп тә күрә алмады. Вакытсыз корбан булган иптәшләре – Сәгыйдулланың җуелмас йөрәк яраларының иң тирәне.
Бер-берсенә яшьтән күз атып йөрсәләр дә, Сәгыйдулла белән Әминә чәчләрен чәчкә тиз генә бәйли алмадылар. Бәләкәйдән дүрт туганы белән ятим калып, тормышның ачысын-төчесен күреп үссә дә, егетнең ата-анасы ышаныч уята алмадымы, Әминәнең әнисе аңа каршы килде. Бер-берсенә насыйп пар булганнардыр, ахры, язмыш аларны урау-урау юллар аша булса да кавыштырды. Вакыты җиткәч, Сәгыйдулла солдатка китеп барды, фин сугышына эләкте. Ата-ана ирегенә каршы бара алмыйча, Әминә икенче бер кешегә чыгып куйды. Дүрт балалары туды. Ул арада Бөек Ватан сугышы башланды. Әминәнең ире дә, Сәгыйдулла да сугышка киттеләр. Ачлык елларында Әминә ике кызын югалтты. Ире сугыштан кайтмады. Сәгыйдулла тоткынлыктан кайтып шактый еллар үткәч кенә Әминә белән язмышын бәйли алды. Әминә “сатлык җан” мөһере тагылган егеткә тормышка чыгарга курыкмады.
Озак яшәде җирдә Сәгыйдулла карт. Тулы бер гасырдан артык яшәде. Тоткынлыкта вафат булган булган иптәшләренең гомерен Аллаһ аңа өстәп бирдеме, җирдә кыласы гамәлләре күп идеме, кылган изгелекләренең әҗереме, бик озак яшәде. Азаккача янында гомерлек юлдашы – хатыны Әминә булды. Озын гомерле булуын да Сәгыйдулла сабыр күңелле әүлиясе – Әминәсеннән күрде. “Син янымда булмасаң, син мине сакламасаң, кадерләмәсәң бу хәтле яши алмас идем”, − дип еш кына әйтә килде. Уртак дүрт кызлары туды. Әминәнең беренче иреннән калган ике улын үстерделәр. Илле өч ел аңлашып бергә гомер кичерделәр. Гомер сукмакларын барлаганда Әминә үзалдына әйтеп куя иде: “Сәгыйдуллам белән илле өч ел бергә бер-беребезне кадерләп яшәвебезне белсә, әнкәй ни дияр иде икән?!” Яши-яши авылның Ак әбиенә, Ак бабаена әверелделәр. Балалары барысы да игелекле булып үсте. Кайтып дөньяларын көтәләр, җимертеп эшләрен эшләп китәләр. Ата-аналарын ихтирам иткән, аталарын ил агасы, аналарын шәфкать әбисе итеп зурлаган өчен балалары авылдашларына бик рәхмәтлеләр. Ничә кат үлемнән калып, күпме михнәт аша үткән Сәгыйдулла тыныч тормышның да, гаиләсенең дә кадерен белеп яшәде. Башыннан ни үтсә дә, язмышына да үпкәләмәде Сәгыйдулла, беркемнән дә үч алмады. Бу михнәтләрне сорап алмаса да, ул аларны иле хакына кичерде. Илнең утына ян, бозына туң...
Туган туфрагына булган олы бурычын тулысынча түли алды Сәгыйдулла. Олыгайгач дин юлына басты. Туксан җиде яшенә хәтле мәет юарга керде. Соңгы көненә хәтле кешеләргә изгелек кенә кылды. Авыл аксакалына әверелде. Баланлы халкы олылап аңа киңәшкә йөрде. Кешеләр алдында аның намусы чиста. Ил буенча сугыш тоткыннарын аклау башланганчы ук, бик күп еллар алдан халык аны үзе аклады. Заманалар үзгәреп сугыш тоткыннарын акларга карар чыккач та Сәгыйдулла ун ел буена ветеран акчасын ала алмады. Ай саен артырмы дип көтсә дә, артыннан йөрсә дә, аны тыңлаучы-ишетүче булмады. Кайда гына барса да, ишекне ябарга гына куштылар. Хаклык эзли-эзли ничәмә суд инстанциясе аша үтеп, түләргә дигән карар чыгаргач та ветеран акчасын түләмәделәр. Мыскыллап, инде срогы чыккан, вакытында йөрергә кирәк иде, дип сәбәп таптылар. Балалары да, Сәгыйдулла да гаделлекне таба алмадылар. Шулай да авылында, гаиләсендә Сәгыйдулланың урыны түрдә, йөзе ак булды. Соңрак, сугыш ветераннарына тигезләп, алар белән бер хокукта Сәгыйдуллага да Зәйдә бер бүлмәле фатир бирделәр. Фатирыннан да бигрәк, Сәгыйдулла карт өчен юк гаебе юылуы, исеме аклануы хак иде.
Йөзьяшәр картны – авылның Ак бабаен соңгы юлга озатырга бөтен тирә-як халкы килде. Лаеклы хөрмәт, изге дога белән Сәгыйдулланы җир куенына салдылар. Баланлыда туды Сәгыйдулла, Баланлыда үсте, шушы авылның суларын эчте. Шушында гомере үтте. Баланлының кочагына кереп ятты. Газиз җире өчен гомерен дә бирергә әзер иде, башкача килеп чыкты. Башыннан ни үтсә дә, Кеше булып калды. Үзеннән соң игелекле буын калдырды. Исемен ташка түгел, ил йөрәгенә язды. Баланлы халкы үзенең каһарман улын әле бик озак еллар хөрмәт белән искә алыр.
Ә тормыш дәвам итә. Баланлы авылы гөрләп утыра. Җиргә балалар туа, яңа тормыш башлана. Авыл уртасындагы клубтан ишетелер-ишетелмәс кенә җыр моңы килә:
“...Кайда йөрсәм, ни күрсә дә башым,
Баланлының газиз улы мин...”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк